ТАТ РУС ENG

Исламова З. Тукай мирасын математик лицей шартларында куллану тәҗрибәсе

 Исламова Зәйнәп Насыйбулла кызы, Татарстанның Әлмәт шәһәре 2 нче номерлы лицее укытучысы


 

В школе по программе изучается много произведений татарского поэта Г. Тукая. Не только творчество, но и жизнь поэта поучительна. Великий Тукай — и педагог, и глубоко понимающий детей психолог. Его стихи и сказки учат думать, радоваться, сопереживать, вводят в мир прекрасного и доброго, обогащают чувства детей. Учителя татарского языка и литературы в педагогической деятельности используют творческое наследие поэта в воспитательных целях с учётом возрастных особенностей и возможностей, словарного запаса учащихся. В статье предлагается разработка урока по творчеству Г. Тукая с использованием современных педагогических технологий.

 

Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф (нечкә вә гүзәл) булып, анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр

Г. Тукай

Бай иҗади һәм фәнни мирас калдырган шәхесләребез аз түгел. Алар мирасы безне авыр шартларда да үзебез булып калырга рухландырып, көч-дәрт бирә. Балаларга әхлак тәрбиясе бирү, шәфкатьлелек, миһербанлылык кебек уңай сыйфатлар, яхшы гадәтләр тәрбияләү хәзерге тормыш шартларында бик мөһим бурыч булып тора. Белем һәм тәрбия юнәлешендә кулланырлык әсәрләр калдырган бөек шагыйребез Г. Тукайның мирасын өйрәнү һәм гамәлдә активрак куллану кирәк. Мәшһүр шәхесебезнең 125 еллыгына әзерлек барган чорда бу бигрәк тә актуаль. Шагыйрьнең укыту-тәрбия юнәлешендәге хезмәтләре үз заманында ук халык арасында бик киң тарала. Халык аларны бүген дә укый, укытучылар, тәрбиячеләр үз эшләрендә кулланалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының вазифалары балага ана телен укыту, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнми. Шуның белән бергә гүзәл холык, яхшы гадәтләр тәрбияләү вазифасы да йөкләнә. Андый сыйфатларны тәрбияләү бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнгәндә эзлекле рәвештә алып барыла.

Олуг Тукаебыз балалар күңелен, эчке дөньясын, уй-фикерләрен тирән аңлаучы психолог та, оста педагог та. Ул үгет-нәсыйхәт укымый гына балаларга үтемле тәрбия бирә. «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләрендә балаларны серле, гүзәл табигать дөньясына алып керә, табигатькә, матурлыкка соклану, гүзәллеккә омтылыш хисе тәрбияли. «Су анасы» әсәрен укыгач, иясез әйберләргә дә тияргә ярамый, дигән нәтиҗәне балалар үзләре ясый. «Шүрәле» әкиятендәге Былтыр — кыюлыгы, тапкырлыгы белән сокландыра.

Мәшһүр шагыйребезнең мирасын өйрәнүгә, аны укучылар күңеленә җиткерүгә без дә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Методик берләшмә утырышларында шагыйрьнең бай мирасын яшь буынга җиткерү тәҗрибәсе өйрәнелә. Укытучыларыбызның барысы да дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда шагыйрьнең бай мирасын гыйлем һәм тәрбия чарасы буларак кулланалар, Г. Тукай иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтергә тырышалар. Укучыларга мәгълүмат бирүне, әсәрләрне өйрәнүне сыйныфтан тыш уку дәресләрендә аерым тема итеп тә алалар, дәрескә өстәмә итеп тә кулланалар. Укытучылар фикер алышу өчен шигырьләрдән өзекләр китерәләр, укучыларда кешенең эчке дөньясына кызыксыну уятып, үзара мөнәсәбәтләрнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итәләр. «Туган тел», «Бала белән Күбәләк», «Эшкә өндәү» һ. б. га нигезләнеп, әңгәмәләр, әхлак турында сөйләшүләр алып баралар. Мондый дәресләр уздырганда укучыларның яшь үзенчәлекләре, тел байлыклары, мөмкинлекләре исәпкә алына. Укытучыларыбыз мондый әңгәмәләрдә балаларга әзер әхлакый нормалар биреп кенә калмыйлар, иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, балаларны фикер йөртергә, әхлакый нормалар турында уйланырга этәрәләр, сыйныфташларының, яшьтәшләренең теге яки бу сыйфатына, анализ ясарга өйрәтәләр. Шуның нәтиҗәсендә баланың әхлак сыйфатлары гына түгел, фикер йөртә алу сәләте дә, сөйләм теле дә үсә. Бигрәк тә, дәресләрне заманча технологияләр кулланып, мультимедиа чаралары, презентация программалары файдаланып оештырганда укучылар актив эшчәнлеккә тартылалар, ирекле фикер йөртергә, үз фикерләрен телдән татарча дөрес әйтергә өйрәнәләр.

Бу хезмәттә Г. Тукай иҗаты буенча 7 нче сыйныфта информацион-коммуникатив ысул кулланып уздырылган проблемалы дәреснең бер үрнәген тәкъдим ителә.

Дәрес темасы. Без — Тукай шәкертләре

Максат. Укучыларның Г.Тукайның тормышы, иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү. Фикерләү сәләтен үстерү, анализ эшенә тарту, үз фикереңне дәлилләргә өйрәнү, эзләнү-тикшеренү күнекмәләре булдыру. Г.Тукай шигърияте аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау. Китаплар күргәзмәсе; компьютер, проектор, экран; музыкаль бизәлеш; Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр.

Укытучы дәреснең темасы һәм максаты белән укучыларны таныштыра.

Укытучының кереш сүзе. Татар халкы Тукайны олылый, данлый. Тукай хакында татар шагыйрьләре генә түгел, башка халык шагыйрьләре, әдипләре дә үзләренең ихлас фикерләрен әйтеп калдырганнар, шигырьләр иҗат иткәннәр. «Мин Тукайга киләм» исемле җыентыкка аларның иң яхшылары тупланган. Традиция буенча, бүгенге дәресебезне дә шигъри мизгел белән башлыйбыз. Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Ә. Маликовның шул җыентыкка кергән «Тукай исән» шигырен тыңлап үтик:

Алдан әзерләнеп килгән укучы шигырь сөйли.

Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае белән

Тукай исән.

Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр юкка сөенгәннәр,

Карап шагыйрь яткан табутка, —

Аерылгысыз,

Тоташ бер көч булып,

Җаны яши аның халыкта.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа мәйданнарга

Халык йөрәгенең түреннән.

Проблема кую һәм сорау-җавап процессында укучыларның фикерләренә таянып аны чишү.

Укытучы балаларга түбәндәге сорауларны бирә: «Без — Тукай шәкертләре» Уйлап карыйк әле, ни өчен без шулай дип әйтәбез?

Г. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

«Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре нәрсәгә өйрәтә?

«Бала белән Күбәләк» шигырендә шагыйрь баланы ничек сурәтли? Сезнеңчә, ул нинди бала?

Су анасының тарагын алып малай дөрес эшләгәнме?

Г. Тукайның балалар өчен язган әсәрләре балаларны нинди булырга өйрәтә?

Бу сорауларга җаваплар ачыклангач, укучыларның Г.Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрен карау оештырыла. Укучы үз рәсемен күрсәтә, башкалар үз фикерләрен белдерәләр, рәсемнәрнең үзләренә ошаган һәм ошамаган якларын әйтәләр, сораулар бирәләр.

Төркемнәрдә эш. Слайдта Г. Тукай әсәрләреннән өзекләр күрсәтелә, укучылар төркемнәрдә эзләнә, тикшерә, фикер алыша, нәтиҗә чыгара, төркем җитәкчеләре йомгак ясый.

Биремнәр:

а)    сәнгатьле укы;

б)    шигырьнең исемен әйт;

в)    шигырь балаларны нинди булырга чакыра?

а)    Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!

(«Кызыклы шәкерт»)

б)    Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә…

(«Эшкә өндәү»)

в)    Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем

(«Туган авыл»)

г)    Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканны белсә.

Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхете аның шунда.

Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.

(«Бәхетле бала»)

Укучыларның индивидуаль үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү максатыннан «Йолдызлар сәгате» уены тәкъдим ителә.

Уенчыларны сайлап алу өчен сораулар.

1.    Г. Тукай үзе турында нинди биографик әсәр язган?

2.    Г. Тукайны Кырлай авылына кем алып китә?

3.    Г. Тукайның әтисенең исеме ничек?

4.    Кырлайда Габдулла тормышында нинди мөһим вакыйга башлана?

5.    Кечкенә Тукай Казан базарында нәрсәгә кызыгып карап тора?

6.    Бу юллар шагыйрьнең кайсы шигыреннән?

а)    «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем».

(«Туган авыл»)

б)    «Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

Я, иясе юк! — дип, әйберләргә тими башладым».

(«Су анасы»)

7.    «Су анасы» әкияте нәрсәгә өйрәтә?

8.    Әлмәттә Г. Тукайга һәйкәл кайсы урамда куелган?

9.    Аның скульпторы кем? {Садрый Ахунов)

10.    Анда нинди сүзләр язылган?

(Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!)

Иң актив 5 укучы уенны дәвам итә. Сораулар тест формасында компьютерда җыелган була, укучылар компьютерда эшли.

Соңыннан уенга йомгак ясау.

Укытучы: «Бүгенге дәрестә без Г. Тукайның тормышы, иҗаты турындагы белемнәребезне ныгыттык, тулыландырдык, әсәрләрен тирәнрәк аңлый башладык. Тукайга бару юлында бер адым ясадык. Без Тукайга якынайдык. Тукайга һәркем үзенчә килә», — дип дәресне йомгаклый.

 

(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына

125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция

материаллары. — Казан, 2011)


 

Комментарий язарга


*