ТАТ РУС ENG

Ризванова А. Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! (Мәктәптә шигырь бәйрәме сценариесе)

 


Ризванова Альбина Габдрахман кызы, Татарстанның Чаллы шәһәре МБББУ "26нчы гимназия"се югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы


 

Максат: укучыларның татар әдәбияты дәресләрендә Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты  буенча алган белемнәрен тирәнәйтү; аларны татар шагыйрьләренең Тукайга багышлап язылган әсәрләре белән таныштыру; укучыларда Тукай иҗатына  мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Сценарий түбәндәге күренекле татар шагыйрьләренең шигъри әсәрләрен кулланып төзелде:

Х.Туфан “Чәчәкләр китерегез Тукайга!”, Ш.Фидан “Төн иде”, Ә.Фәйзи “Тукайга”, Ш.Галиев “Тукайга”, С.Хәким “Тукайга” шигыре, Г.Тукай “Пар ат” поэмасы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән: Тукайның портреты, чәчәкләр, шагыйрьнең сүзләре язылган плакатлар, аңа багышланган стена газетасы.

Г.Тукай шигыренә “Бәйрәм бүген”  җыры яңгырый. Сәхнәгә укучылар чыга.

1нче укучы: Тарих бик күп шәхесләрне белә,

                     Бөек шәхесләргә дөнья бай.

                     Сәнгать дөньясында яши маяк булып,

                     Мәңге яши, яшьни, яшь Тукай!

2нче укучы: Халкым күңеленә ак нур сиптең

                      Кара төндә булдың якты ай,

                      Шаулы язның тынмас тургаедай

                      Мәңге дәртле җырчы – син Тукай!

3нче укучы: Тукай – шагыйрь, Тукай остаз, Тукай ага,

                       Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба!

                       Идел суы, синең яннан узган чакта,

                       Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

Хор белән: Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз, Аебыз,

                       Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

4нче укучы: Урам чатларыннан эзләмәгез

                      Тукай баскан утлы эзләрне.

                       Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

                       Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

5нче укучы: Яшь каендай матур тулыланып,

                       Шаулап үсеп килгән чагында,

                       Янып торган якты йолыз сүнде

                       Уөченче елның язында.

Г.Тукай сүзләренә, татар халык көенә язылган “Тәфтиләү” җырын башкару.

1нче укучы: Бала чакта кулдан-кулга күчкән,

                      Юлдан-юлга йөргән соңыннан.

                      Скрипка булып үксер иде

                      Агачлар да аның моңыннан.

Шигырь-сценка “Асрамага бала бирәм, я кем ала?”

Укучы:          Кышкы буран.

                       Яфрак-яфрак карлар ява,

                       Зур чанада – ямщик һәм ятим бала.

                       Тунга чумган, туңып беткән

                        Ябык малай – нәни Тукай.

                        Асрамага бала бирәм, я кем ала?

                        Базар кайный.

                        Берсе сата,берсе ала,

                        Бар да товар,бар да сатлык бу дөньяда.

                        Асрамага бала бирәм, я кем ала?

2нче укучы: Г.Тукай революциягә кадәрге чорда, авыр елларда яшәгән. Кыска гына вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлады.

3нче укучы: Шагыйрь халык иҗатына, халык теленә – туган телгә тирән хөрмәт белән карады, туган телнең гүзәллегенә дан җырлады.Шуңа күрә халкыбыз аны үз җырчысы, үз шагыйре итте.

4нче укучы: Язлар килгәч, Кырлай урманында

                       Көязләнеп үсә яшь каен,

                       Яшел ботакларын түбән иеп,

                       Ул сагына җырчы Тукаен.

5нче укучы: Ул сагына уйнап-көлеп йөргән

                      Кыю дустын, яшьлек иптәшен,

                      Кайталмас шул инде Кырлаена

                      Сагынса да түзәр, нишләсен.

1нче укучы: Сагына аны озын наратлары,

                       Мәңге яшел торган чыршысы.

                       Сагына Кырлай, сагына бөтен илем

                       Сөекле улын – халык җырчысын!

2нче укучы: Шул без белгән Кырлай урманыннан

                       Китте чыгып, китте “Шүрәле”!

                       Юк әйберсе! Ә артык йөк нигә?

                       Бары тик сау булсын йөрәге…

                       Шигърияте тирән, рухы тирән,

                       Әллә инде шуңа күрәме,

                       Чикләр үтеп илдән-илгә күчеп,

                       Бар дөньяны гизә “Шүрәле”.

Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерү.

3нче укучы: Еллар елга охшамый шул,

                      Язлары үзгә тора.

                      Үзәкләр өзелә тора,

                      Кемнәрдер сагындыра.

4нче укучы: Сагындыра Тукайларны,

                      Җәлилләр истә тора.

                      Гел тулы сагыну дәрьясы

                      Һәрвакыт чиста тора.

5нче укучы: Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

                      Килгән чакта җиргә җылы яз

                      Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

                      Яшәртәбез сине, яшь Тукай!

Хор белән:  Безнең күңелләрдә, син Тукай!

Укучылар Г.Тукайның һәм аңа багышлап язылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыйлар.

1нче укучы: Тукай өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен өйрәнәбез, аларны көйгә салып җырлыйбыз.

Г.Тукай шигырьләренә “Туган авыл” яки “Бала белән Күбәләк”  җырлары башкарыла.

2нче укучы: Шагыйрь балаларны хезмәтне, табигатьне һәм хайваннарны яратырга чакыра, шуның белән ул укучы күңелендә иң нечкә хисләрне уята.

Г.Тукайның “Эшкә өндәү”, ”Кызыклы шәкерт” шигырьләрен  сөйләү.

3нче укучы: Тукай милли шагыйрь иде.Ул үз халкын, аның гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яратып өйрәнде.

Г.Тукайның “Су анасы” яки “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерү.

4нче укучы: Еллар аша килдең, Тукай, күңелемә.

                      Һич аерылмас юлдаш – җырсың гомеремә.

                      Чәчкән гөлең күңелемдә чәчәк ата.

                      Пар атларың, юрта-юрта,алга тарта.

Габдулла Тукай шигыренә “Пар ат”  җырын башкару.

5нче укучы: Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган,

                      Тартыш белән тулган көннәрең.

                      Шуңа, ахры, искә алынмыйча

                      Үткән синең туган көннәрең.

                      Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                nbsp;      Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

                      Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

                      Ал чәчәкләр белән күтәреп.

                      Син күрмәгән яңа буын килде,

                      Котлап бүген туган көнеңне.

                      Киләчәккә барган улларыңнан

                      Ишетәсең “Туган тел”еңне.

Г.Тукай шигыренә “Туган тел” җыры башкарыла.

1нче укучы: Телсез идек, Тукай безне телле итте,

                      Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

                      Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

                      Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2нче укучы: Тукай җыры безнең белән килде,

                       Җыры ялкын аның бүген дә.

                       Тукай ул бит – безнең якты йолдыз

                       Поэзиябезнең аяз күгендә.

3нче укучы: Мәңге яшәр Тукай халык белән,

                      Бергә җырлап, эшләп, кайнашып,

                      Россиянең бөек семьясында

                      Гадәт, әхлак, бәхет алмашып.

Кичә З.Яруллинның Тукай маршы белән тәмамлана.

 

www.gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*