ТАТ РУС ENG

Сәйфуллин Р. Тукай тормышында милли музыка

Раил Тулуш улы Сәйфуллин, Казанның 16 нчы инглиз-татар гимназиясе укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы, берничә тапкыр иң яхшы укыту-методик әсбапларга һәм авторлык программаларына үткәрелгән республика конкурсы дипломанты – музыкадан V класста укучылар белән әңгәмә уздыру өчен материал тәкъдим итә.


 

“Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була…”

 Г.Тукай

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлына күз салсак, аның бик кечкенәдән үк җырга, моңга тартылуын һәм алардан күңеленә юаныч алуын күрәбез. Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк халык җырларын башкаруын әйтә, дини китаплар “Бәдәвам”, “Кисекбаш”, “Мөхәммәдия”ләрне яратып укуы турында язып калдыра.

Г.Тукай кечкенәдән үк үзе ишеткән, тыңлаган халык җырларын, бәетләрен язу дәфтәренә теркәп барган. Вафатына күп еллар узгач, Г.Тукайның кулъязмаларын табалар. “Тетрадь для списывания ученика 1 класса А.М.Тукаева” дип исемләнгән кулъязма-дәфтәренә 28 халык җыры теркәлгән. Алар арасында халкыбызның сирәк очрый торган җырлары булуы зур әһәмияткә ия. Чагыштырмача күптән түгел генә табылган бу халык җырлары, бәетләре һәм Тукайның үзенә багышланган бәетләре турында Татар дәүләт фольклор Үзәге директоры Котдус Хөснуллин “Мәдәни җомга” газетасының 1997 елгы 9 нчы май санында язып чыкты. Бу мәкаләдән Тукайның халык җырларын җыеп, өйрәнеп кенә калмыйча, оста башкаручы да булганын беләбез.

Г.Тукай халык иҗатына булган тирән мәхәббәтен “Халык әдәбияты” исемле гыйльми хезмәтендә болай яза: “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кыйлана иде. Мин кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем. Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде”.*(*Габдулла Тукай. Әсәрләр дүрт томда. — Казан: Тат. кит.нәшр., 4 том, 1977, 281б; 177б.).

Г.Тукайның халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буена гыйльми хезмәтләре 1910, 1912 елларда языла. Г.Тукай “Халык моңнары” һәм “Халык әдәбияты” исемнәре белән ике әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгара.

Беренчесендә Тукай, сүз башыннан тыш, “Халык моңнары” исеме астында – 51 җыр, озын көйләргә җырлана торган җырлардан 13 җыр һәм “пешми калган, начар төзелгән җырларның үрнәкләре” рәвешендә тагы берничә җыр тәкъдим итә.

Г.Тукай халык җырларын күңеле тулган, кайгылы мизгелләрдә җырлаган, ә андый мизгелләр ятим баланың тормышында булган шул:

“Җилбер-җилбер йөргән чакта,

Җил ачадыр куенымны;

Күңелсез чакта җырласаң,

Җыр ачадыр күңелне”*, —

(*Тукай турында истәлекләр. Төзүчеләре И.Нуруллин, Р.Якупов. — Казан: тат.кит. нәшр., 1986, 66-67 бб.) дип үзе дә язып куя. Җырларның шагыйрь өчен күңел юанычы булганын түбәндәге шигырь юлларыннан да аңлыйбыз:

“Валлаһи, җандай күрәм мин искеләрнең җырларын,

Күкрәгемдә саклыйм, әйтерсең, рәсүлнең тырнагын”*.

(*Р.А.Исхакова-Вамба. Тукай и татарская музыка. — Казань, 1997, 6 стр.)

Язучы Мәгъсүм Латыйфуллин “Сәйдәшнең балачагы” исемле повестенда Г.Тукайның бер төркем иҗат әһелләре (Гафур Коләхмәтов, Фатих Әмирхан, Солтан Рахманкулов, Заһидулла Яруллин, Габдулла Кариев) каршында, аларның соравы буенча “Тәфтиләү” не башаруы турында яза: “Салих…”Зиләйлүк”не уйнап чыккач, Тукай тирән сулап куйды һәм: “Әйдә, “Тәфтиләү”не”, — диде. Салих салмак хәрәкәт белән сузынкы, сыгылмалы “Тәфтиләү” көен яңгыратканда, Тукай да җырлый башлады. Аның тавышы җәйге иртәдә искән җылы җил шикелле йомшак, ягымлы бәрхет тенор иде. Ул үзенчә җырлый, ахырда көйне тагын да киңәйтә, озынайтып суза һәм сандугач терелдәвенә охшатып, җиңелчә калтыратып бетерә. Салихның кечкенә бармаклары клавишлар өстеннән бик сак хәрәкәт итәләр. Әйтерсең, Тукай тавышын күмеп китүдән курка ул.

“… И мөкатдәс моңлы сазым,

Уйнадың син ник бик аз?”

Тукай халык фольклорын хәзинәгә тиңли, аны үзенең иҗатында әдәби тел байлыгы буларак та файдалана. 1910 елда “Шәрык клубы”нда шагыйрь югарыда искә алган “Халык әдәбияты” дигән лекциясен укый. Ул анда бик рухланып болай ди: “Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телемезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени?”

Әйткәнебезчә, Тукай халык иҗат әсәрләре белән бик кечкенәдән кызыксына башлый. Аның беренче мәртәбә халык иҗаты үрнәкләре белән танышуы 1895 елга туры килә. Эзләнергә, укырга яратучы Тукай, Кушлавычта Бәдри абзаларында торган чагында, китаплар арасыннан К.Насыйриның “Фәвакиһел җөласа”сын табып ала. Аны бигрәк тә соңгы  бүлектәге шигырьләр һәм халык җырлары үзенә җәлеп итә.

Үзенең автобиографик хикәясендә: “Мин мәдрәсәдә “Һәфтияк” иҗеген һәм сүрәсен бик тиз белгәч, “Бәдәвам”, “Кисекбаш”ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт торырга туры килгәндә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар”,* (*Габдулла Тукай. Исемдә калганнар. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1997, 22 б.) — дип яза.  Халкыбызның музыкаль фольклорының традицион бер өлешен тәшкил иткән “Бәдәвам”, “Бакырган”, “Мөхәммәдия” кебек әсәрләрне башкарып кына калмагач, аларны җыеп дәфтәренә теркәп тә барган, дидек. Тукай халык иҗатын җыюны, өйрәнүне түбәндәге кичерешләрен тик халык иҗатыннан гына күреп булганын һәм аларның кешенең эчке дөньясына йогынты ясавын аңлап эш иткән, икенчедән, “халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк”легенә басым ясаган.

“Халык әдәбияты” темасына укыган лекциясендә ул, татар халык иҗатының характерын билгеләп, аерым жанрларга, бигрәк тә җырларга, тулы билгеләмә китерә. Г.Тукай халык иҗатын “язу сәнгате булмаган чактук, авыздан авызга сөйләнеп, бабадан-атага, атадан балага ишетелеп, буыннан-буынга калып килгән әдәбияттыр”, дип дилгели һәм халык әдәбиятының, халык җырларының башта бөтен коллектив тарафыннан түгел, бәлки аерым кешеләр – авторлар тарафыннан иҗат ителгәнлеген күрсәтә. “…Халык җырлары дикъкать белән укылса, халыкның күңелендә нәрсәләр сакланганын, барчасын күреп буладыр”,- ди.

Татар халык иҗатын билгеле бер дәрәҗәдә фәнни классификацияләү эше К.Насыйри тарафыннан башланган булса, бу эшне XX йөз башында татар халык шагыйре Г.Тукай дәвам иттергән. Чыннан да, Г.Тукай татар халык иҗаты әсәрләрен җыеп кына калмыйча, үзенең аларны фәнни яктан тикшерү эшен башлап җибәрүче галим дә, фольклорчы да булуын раслый.

Г.Тукай Казанда “Шәрык клуб”ы ачылуның беренче көненнән алып, анда үткәрелә торган әдәби кичәләрдә, концертларда еш кына үзе дә катнаша. Әлеге клубта татар халык җырларын яхшы белгән, күренекле музыкант, дирижер А.А.Эйхенвальд белән танышып, Тукай музыка өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыша. Тукайның татар халык музыкаль фольклорын бик тирәнтен аңлавы, халык җырларының нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен профессиональ телдә аңлатуы һәм “халык җырларына “модный” аккордлар кертеп, халык моңнарын бозып башкаручыларга” үзенең ризасызлыгын белдереп, “милли музыкада үзенчәлекне саклап калу” кирәклеген әйтүе А.А.Эйхенвальдны шаккаттыра. Ул Тукайның милли музыкага, җыр сәнгатенә булган карашына, фикеренә сокланып мондый бәя бирә: “Работая в Казанском университете в кабинете экспериментальной фонетики в 1907-1911 гг., я часто встречался с Тукаем… Тукай четко прислушивался к такой гармонии, которую я использовал в татарской и башкирской музыке, несмотря на то, что не был профессиональным музыкантом, изумительно чувствовал, какая гармония ей чужая.

Тукай открыл мне многое, чего не дали мои познания и многолетние труды по музыке, основанные на европейской технике”* (*Вопросы истории, теории музыки и музыкального воспитания.- Казань, 1997, 22 б.).

Әйтергә кирәк, шагыйрь халык җырларын, бигрәк тә социаль эчтәлектәге җырларны, тулысынча җыя һәм өйрәнә алмаган. Шуңа да карамастан, ул татар халык җыр иҗаты белән үзенә кадәр һәм үз чорында шөгыльләнгән бик күп теоретиклардан югары торган. Г.Тукай татар хезмәт ияләренең бай иҗатына, фольклор хәзинәләренә бик җитди һәм объектив карашта булган.

1905-1907 елларда Тукайга тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Г.Ибраһимов үзенең бер мәкаләсендә Тукайны, “иҗат активлыгын киметте”, дип тәнкыйть итә һәм Сәгыйть Рәмиев белән икесен сүнгән шәмгә тиңли. “Казанга кайтыш” язмасында Тукай аңа сарказм белән җавап бирә һәм “әлегә шигырь язмый торсам да, җырлаудан тартынмыйм” дип, халык җыры үрнәгендә бер строфа өсти:

“Җырласаң да, җегет, ачы җырла,-

Уяу җаткан кызлар җокласын;

Тәрәзәләр ачтым, гөлләр сачтым,

Асыл кошлар килеп чүпләсен”.

Югарыда исеме телгә алынган А.А.Эйхенвальд тагын шуны да әйтеп калдыра: “Если бы Тукай изучил музыку, из него вышел бы прекрасный композитор”.

Шулай итеп, бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлына күз салсак, бик яшьтән алып гомеренең соңгы көненә кадәр аңа җыр, милли моңнарыбыз юлдаш булганын күрәбез.

“Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

“Без китәрбез, сез каласыз”,- дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә”.

(Г.Тукай. “Шагыйрь”, 1908 ел.)

 

(Чыганак: Мәгариф, 2002, №4.).


 

Комментарий язарга


*