ТАТ РУС ENG

Вәлиева Л. Г.Тукайның “Ана догасы” шигырен өйрәнү


Ләйсән Фоат кызы Вәлиева — Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 

 (Рус мәктәбенең татар төркемендә татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе, 5 класс)

Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында “Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан программа”га (Казан, Мәгариф, 2003 ел) Г.Тукайның “Ана догасы” шигырен өйрәнү кертелгән. Аңа 1 сәгать вакыт бирелгән. Сезнең игътибарыгызга шул дәрес эшкәртмәсен тәкъдим ителә. Шигырь дәреслектә юк, шуңа күрә ксерокстан чыгарып, балаларга өләшү зарур.

Тема: Г.Тукай “Ана догасы” шигырен өйрәнү

Максат:  1. Г.Тукайның балачагы турындагы белемнәрне гомумиләштерү.

2. “Ана догасы” шигыре өстендә эш. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләрен билгеләү.

3. Әниләргә карата хөрмәт, ярдәмчеллек, ярату хисләре тәрбияләү, җәмгыятьтә, гаиләдә ана образын ачу.

Җиһазлау: Кассетада “Бишек җыры” һәм “Әнкәйнең догалары” җырлары язмасы, компьютерда слайдлар, намазлык.

Материал: Г.Тукайның китапларыннан һәм газета–журнал материалларыннан күргәзмә, Г.Тукай Сайланма әсәрләр. 7 том, Казан: ТаРИХ – 2002, — 184 бит, Коръән, Еванглия, Н.Измайлова “Кеше турында кешегә” шигыре, фотоальбом, Г.Тукай “Исемдә калганнар”, Аңлатмалы сүзлек.

Дәреснең  тибы: катнаш дәрес.

Дәреснең төре: лирик әсәр өстендә эшләү дәресе. 

Дәрес барышы

Әкрен генә аудиоязмада бишек җыры ишетелә.

Куанычлары, шатлыгым булып,

Балам – багалмам,

Үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры,

Күчәрсеңме син?

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем

Яшәрсеңме син?

Әнием, диеп, кадерлем, диеп,

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?

Бишек җыры көе фонында укытучы укый:

Изрәп йоклый сабый. Бит очлары

Кояш кебек балкып яналар.

Көйләр көйләп бишек тирбәткәндә

Нәрсә уйлый икән аналар?

Баласының якты киләчәген

Уйлыйлардыр безнең аналар.

—    Әйдәгез, укучылар, бу дәресебезне әниләр турында сөйләшүдән башлыйк әле. Әниләргә нинди сыйфатлар хас? (Укучылар әниләре турында  өйдә язып килгән сочинениеләрен укыйлар.)

—    Күргәнебезчә, һәркемнең әнисе яхшы, матур, шәфкатьле, һәр ана  баласына яхшылык кына тели. Ана – баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы- шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче. Татар халкында шундый мәкаль бар: “ Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”. Бала туганнан алып дөньяда яшәгән дәвердә анага һәрвакыт бала булып кала.Ана белән үскән бала бәхетле. Ә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай бу бәхеттән мәхрүм булган. Әйдәгез, Тукайның авыр язмышлы балачагын, әнисе турында искә төшерик.

(Укучылар сөйлиләр, ә  компьютерда слайдлар рәвешендә экранда күрсәтеп барыла)

1 укучы. Г.Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. (1нче слайд) Әнисе – Мәмдүдә, әтисе – Мөхәммәтгариф исемле. (2нче слайд) Габдулла туып 4ай ярым үткәч, әтисе үлеп китә. Әнисен Сасна мулласына кияүгә бирәләр.

2 укучы. Бәләкәй Габдулланы авылдагы Шәрифә исемле карчыкка асрамага калдыралар. 1889 елда аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. (3нче слайд) Безнең дә күңел тынычланып куя, Габдулла рәхәттә яши башлый, дибез. Ләкин бу рәхәт озакка бармый, әнисе дә үлеп китә.

Укытучы. Бердәнбер яктылык һәм җылылык чыганагы булган анасыннан аерылу баланы тетрәткән, аның күңеленә тирән яра булып уелып калган. Укучылар, бу югалтуны ул “Исемдә калганнар” әсәрендә болай сурәтли: ”Әнкәмнең женазасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый – җылый йөгереп чыгып, әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез! – дип шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдә калмый барганмын”. Менә шул көннән башлап Тукайның ятимлек тормышы башлана. Дәресебезнең шушы өлешендә эпиграфка күз салыйк әле. (слайдта, экраннан бер укучы укый)

Исәнлек – саулыгын сорап,

Дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк Ходам.

Укытучы. Димәк, укучылар, әни – җирдә иң кадерле кеше. Барыбызның да әниләребез исән – сау булсын.

Бүген без дәрестә Г.Тукайның “Ана догасы” шигыре белән танышырбыз. Дога сүзенә  аңлатмалы сүзлектә менә мондый аңлатма бирелгән: (слайдта, экраннан бер укучы укый, фикер алышына)

Дога – 1. Дин тотучыларның Аллага, изгеләргә ялварып, теләкләр теләп мөрәҗәгать итүе.

             2. Аллага, изгеләргә  мөрәҗәгать иткәндә әйтелә торган һәм сүзләре алдан билгеле булган текст.

Сезнең әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез, үзегез дә догалар беләсездер, шулаймы? Дин ул, Ислам дине булмасын, христиан дине булмасын, гел яхшылыкка гына өйрәтә. Хәзер Евангелиедән дә, Коръәннән дә әниләр турында хәдисләр укып китик. (слайдта, укучылар укыйлар)

Коръәннән

—    Ата – аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр.

—    Ата – аналарыгызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.

—    Әгәр ата –анаңның берәрсе яки икесе дә синең яныңда картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” дип тә әйтә күрмә, аларга кычкырма, ә яхшы, мөлаем сүзләр генә сөйлә.

Евангелиедән

—    Старых чтите как отца, а молодых , как братья

—    Не обижай слабых

—    Не давайте сильным губить человека

Укытучы. Укучылар, шигырьне укый башлаганчы, сезгә аңлашылмаган сүзләрне карап үтәрбез. (слайда, балалар белән укып сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла)

Сүзлек өстендә эш

Вә — һәм

Уйку – йокы

Фәкать – тик

Ястү – кичке намаз вакыты

Яд итә — исенә төшерә

Тәңре – Алла

Намазлык — намаз укыганда басып укый торган җәймә (күрсәтелә)

Укытучының үрнәк укуы

Ярымтавыш белән уку

Эчтәлек өстендә эш

—    Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

– (Кичке авыл турында. Бөтен авыл йоклап беткәч, бер өйдә карчык намаз укый, үзенең улының бәхетле булуын тели.

Ул елый – елый дога укый, Алла аның үтенечен һичшиксез ишетәчәк.)

—    Г.Тукай бу шигырендә нәрсә әйтмәкче була?

—    (Барлык әниләр үз балаларына яхшылык кына телиләр, балаларының бәхетле булуын телиләр.)

—    Шигырь нәрсәгә  өйрәтә?

– (Шигыръ әниләргә дә гел яхшылык кына эшләргә, аларны борчуга салмаска өйрәтә. Чөнки без бәхетле булсак, алар да бәхетле.)

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

—    Укучылар, шигырьне ничә кисәккә бүлеп була?

—    (3 кисәккә)

—    Беренче кисәктә нәрсә турында сүз бара?

—    (Кич. Кич белән бөтен авыл кешеләре дә йоклый, бөтен җирдә тынлык).

—    Димәк, бу өлешне нинди интонация белән укырбыз?

—    (тыныч, салмак тавыш белән укырбыз)

Берничә укучы укый, хаталар төзәтелә

—    Икенче өлештә сүз нәрсә турында бара?

—    (Бер карчыкның намаз укырга утыруы турында)

—    Аны ничек укырбыз?

—    (Хикәяләү  интонациясе белән укырбыз, чөнки монда сюжет бар)

Берничә укучы укый, хаталар төзәтелә

—    Өченче өлештә карчык нишли?

—    (ихлас күңеленнән улына бәхет сорый, үтенә, шуңа күрә сорау, ялвару, үтенү интонациясе белән укырбыз).

Берничә укучы укый, хаталар төзәтелә.

Укучылар, шигырьнең эчтәлеген, әйтергә теләгән фикерен аңладык. Шушы шигырьгә телдән рәсем ясап карыйк. Кем нинди рәсем ясар икән?

—    (кичке авыл, өйләрдә утлар сүнгән, тик бер өйдә генә ут яна

—    Ак яулык бәйләгән бер әби намаз укып утыра

—    Бер әби кулларын күтәреп дога укып утыра һ.б.)

Укытучы. Мин сезгә әниләр турында мәкальләр әзерләп килергә кушкан идем. Хәзер бер уен уйнап алырбыз. Сез алып килгән мәкальләрегезнең башын әйтәсез, калган укучылар әйтеп бетерә. Аннары соң мәкальләрне иҗади эшләр дәфтәренә язып куярбыз.

Әни суккан – авыртмый.

Җәннәт әниләрнең аяк астында.

Өйнең яме – ана белән. һ.б.

Укытучы. Димәк халык авыз иҗатында әниләр турында бик күп мәкальләр урын алган.

—    Укучылар, апрель аенда татар  дөньясында нинди зур бәйрәм көтелә?

—    Г.Тукайның туган көне. Аның тууына 120 ел.

—    Менә бу күргәзмәгә игътибар итеп карагыз әле, үзенең кыска гына гомерендә Г.Тукай балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик күп әсәрләр иҗат иткән. Аның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен әле дә яратып укыйбыз, үзебез дә аның рухында шигырьләр язарга тырышабыз. Мәктәптә чыга торган “Кыңгырау” газетасында яшь каләм тибрәтүчеләрнең  шигырьләре басылды. (күрсәтелә, кушымтада)

Димәк, Тукай рухы – мәңгелек, Тукай – гел безнең арада.

Өй эше бирелә: Үзегезне үсеп җитеп әниләрегездән читтә дип хис итегез һәм әниегезгә хат языгыз.

Билгеләр кую

Укытучы. Дәрестә без әниләр турында сөйләштек һәм “Ана догасы” шигыре белән таныштык. Әниләр турында Тукай белән беррәттән, башка шагыйрьләр дә шигырьләр иҗат иткәннәр. Күп шигырьләр көйгә салынган. Әйдәгез, Салават Фәтхетдинов башкаруында “Әнкәйнең догалары” җырын тыңларбыз. Сүзләрен Р.Миңнуллин, көен И.Закиров язган. (1 куплет тыңлана)

Шул җыр фонында укытучы шигырь юллары белән дәресне тәмамлый:

Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә —

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы? –

Һәркемнең әнисе бар.

Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә —

Һәр җимешнең аның төше бар.

Кеше бәләкәй буламы? –

Кешенең әнисе бар.

Баласына сүз тидермәс өчен,

Газиз җанын бирер кеше бар.

Бер бәләкәй генә адәмгә дә

Берәүләрнең таудай хисе бар!…

“Мәрхәмәтле бул балам” – диеп,

Дога укып торыр кеше бар.

Кимсетә күрмә кешене –

Кешенең әнисе бар. (Н.Измайлова)

Минем дә әнием бар,

Синең дә әниең бар,

Аның да әнисе бар

Барысы бергә  Исән булсын әниләр!

Г.Тукай

Ана догасы

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,

Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган

Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә  ул шунда үз угълын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь:

Карагыз: шул догамы — инде тәңре каршына бармас?

www.gabdullatukay.ru


Комментарий язарга


*