ТАТ РУС ENG

Зәйнуллина Р. Тукай шигырьләренә ияреп

 


Раушания Әннүр кызы Зәйнуллина, Татарстанның Арча шәһәре 3 нче номерлы балалар бакчасы  тәрбиячесе


                        Елга

Тау астына салынгандыр безнең авыл,

Елга ага, бүлә авылны икегә ул;

Елгабызның матурлыгын яхшы беләм,

Шуңар күрә яратамын чын күңелдән.

Шул елгада кечкенәдән сулар кердем,

Анда әвәл балык тотып, йөзеп йөрдем.

Өйрәндем мин аерырга балыкларны,

Чуртанның явыз икәнлеген белдем.

Истән чыкмый, ярдан-ярга сикергәнем,

Сулар кереп, көннәр буе йөзгәннәрем,

Дуслар бедән бергәләшеп чиста суны

Сазлык хәлләренә китереп бетергәнем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер кая тормыш, кая гүрем;

Кая барсам, нинди диңгезләрдә булмам,

Хәтеремдә мәңге калыр сәйгән елгам.

Тукай! Йөз меңнәрчә кешеләр зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә алалар бу исемне. Тукай ул халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыра. Тукай ул еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара. Тукай халыкның киләчәге — яшь буын икәнен аңлый. Ул балаларга багышлап бик күп шигырьләр яза: «Сабыйга», «Бәйрәм бүген», «Китап», «Бәхетле бала», «Бала белән Күбәләк», «Эшкә өндәү», «Сөткә төшкән тычкан», «Җир йокысы», «Гали белән Кәҗә» һ.б.

Нинди генә кимсетүләргә дучар булмаган Тукай: ятимлек, фәкыйрьлек, ачлык, авылдан авылга сатылып йөрүләр, татар байларына хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр. Тукай кечкенә чакта ук бик күп җырлар белгән. Ул үзенең Газизә апасына: «Апай, минем белмәгән җырым юк бит»,— дип мактана торган булган. Тукай җыр, бәет, әкиятләр җыйган. Ул хисапсыз күп әкият белгән, аларны искиткеч оста итеп сөйләгән. Аның әкиятләрендә җырлар, бәетләр дә була.

Тукай шигърияте сабый бала өчен дә, олы яшьтәге кешегә дә якын, аңлашыла. Татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» шигырен генә алыйк: соңгы сулышкача җанга изгелек, өмет, милли хис иңдереп, буыннар арасындагы күпер булып тора.

Тукай — балаларның үз шагыйре, ул аларча сөйләшә, алар дөньясында яши. Шагыйрь дөньяны нәниләр күзе белән күрә. Ул үзе дә тәмам сабыйга әйләнә. «Шүрәле», «Су анасы» кебек әсәрләре белән Тукай безне гаҗәеп тә, серле дә булган әкияти дөньяга алып керә, бераз сискәндерә, юата. Аннары ул безгә дусларча эндәшә:

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Шагыйрьнең китаплары күп. Алар төрле яшьтәге укучыларга адресланган. Китаплар — барысы да диярлек татар һәм рус телләрендә. Шунысы куанычлы: Тукаебызның китаплары беркайчан да киштәләрдә тузан җыеп ятмый, аларны яше-карты бик яратып укый.

Тукайны укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган, ябык кына, кечерәк буйлы бу кешегә шулкадәр рухи биеклек каян килгән? Күрәсең, халыктан — халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант та биргән — шулкадәр аз вакыт эчендә 10 мең шигырь, 50 табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра алмас иде.

Тукай тормышы ул — күз яшьләре белән ачынып көлү, җыр белән тулы тормыш.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

Пар атлары күптән җигелгән.

Күчә Тукай яңа дәверләргә,

Халык йөрәгенең түреннән.


 

Комментарий язарга


*