ТАТ РУС ENG

Тукай — безнең күңелләрдә

450b175a94109b7dbf284fae120592c1

(Әти-әниләр өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кунакханә)

Максат: татар телле балаларны ана теленә өйрәтү буенча, балалар бакчасы һәм әти-әниләр белән бергәләп, ярдәмләшеп эшләүгә этәргеч бирү; әти-әниләрдә Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту; үз халкың белән горурлану хисе, милли әдәбиятка, мәдәнияткә, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте буенча спектакль әзерләү; Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча уен-эстафетага биремнәр.
Кирәкле җиһазлар: спектакль өчен атрибутлар; әсәрләрдән өзекләр һәм аларга атрибутлар; чакыру билетлары, рефлексия кәгазьләре; җиңүчеләргә медальләр.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада – Габдулла Тукай портреты, чәчәкләр. Ике якта Г.Тукай иҗаты буенча үткәрелгән конкурста җиңүче балаларның рәсемнәре һәм эшләренең күргәзмәсе.
Кичә барышы
1 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең барыгызга да хәерле, матур кич телибез! Без бүгенге кичәбезне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлыйбыз.
Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
2 нче алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уянган чакта, бөек шагыйребез Габдулла Тукай, 1886 елның 26 нчы апрелендә Татарстанның хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында туа. Ләкин аның шатлыгы озакка бармый, Габдуллага биш ай вакытта ук – әтисе, ә өч яшь тулгач әнисе дөнья куя. Балачак рәхәте дә күрмичә, кулдан-кулга, бер гаиләдән икенчесенә кагылып-сугылып, балачак еллары үтеп китә.
Г. Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч әсәрләр язып калдырырга өлгерә, туган иленә, теленә, табигатенә дан җырлый. Шигырьләре аша шагыйрь үзенең милләткә тугрылыгын белдерә. Ничәмә-ничә буыннар Тукай әсәрләре аша тәрбияләнгән һәм бүгенге көндә дә тәрбияләнә. Бөек шагыйрьнең әкиятләрен безнең әби-бабайлар, әти-әниләр укы-
ган, өйрәнгән, без укыдык, һәм хәзер рәхәтләнеп безнең балаларыбыз, оныкларыбыз укый, өйрәнә.
1 нче алып баручы. Ә хәзер без сезне «Әдәби кунакханә»гә чакырабыз. Татар теле буенча «Әкияттә кунакта» түгәрәгенә йөрүче балалар сезгә «Кәҗә белән Сарык» әкиятен тәкъдим итәрләр.
«Кәҗә белән Сарык» әкияте
Рольләрне башкардылар: Кәҗә – Диләрә, Сарык – Вова, Ир – Владик, хатын – Алина, Бүреләр – Алмаз, Максим, Артур. Авторлар – Арина, Софья.
2 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, без сезне дә театраль кунакханәгә, бераз уйнап алырга чакырабыз.
Әйдәгез әле, алтышар кешедән торган ике төркемгә бүленик. Беренче өстәлдә – Тукай әсәрләренә атрибутлар, икенче өстәлдә – әсәрләрдән өзекләр.
(Беренче төркем Габдулла Тукайның әсәрләреннән өзек укый, ә икен-
че төркем шул өзеккә туры килгән атрибутны табып, уйнап күрсәтә.)
«Әкият дөньясында». (Әсәрләрдән өзекләр һәм аларга атрибутлар.)
– Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык.
Микикики! Микикики! Капчыктагы Бүре башы бит уники.
«Кәҗә белән Сарык әкияте» (Кәҗә башлыгын киеп, уйнап күрсәтә.)
– «Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», – дидем.
«Су анасы» (Түбәтәйне киеп, таракны тотып, йөгерә.)
– Исәнмесез, дуслар, Бүре әфәнделәр! «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
(Сарык башлыгын киеп, уйнап күрсәтә.)
– Ник газаплыйсың болай син? Мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик булыр ике айлап, я өч кенә.
«Кызыклы шәкерт» (Акбай, эт башлыгы киеп, уйный.)
– Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул…
«Кызыклы шәкерт» (Малай, түбәтәй киеп, уйный.)
– Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?
«Кәҗә белән Сарык» әкияте. (Бүре. Бүре башлыгын киеп уйный.)
– Мин әле күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.
«Шүрәле» әкияте. (Шүрәле башлыгын киеп, уйный.)
– Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.
«Шүрәле» әкияте. (Перчатка киеп, кети-кети уйный.)
– Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.
«Шүрәле» әкияте. (Егет. Түбәтәй киеп, уйный.)
– И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!?
«Шүрәле» әкияте. (Балта. Егет балта белән шыкылдый.)
– Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
«Су анасы» (Су анасы өчен парик киеп, йөгерә.)
– Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,
«Кәҗә белән Сарык» әкияте. (Бүре. Бүре башлыгын киеп кача.)
1 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә бераз ял итеп алырга тәкъдим итәбез.
Г.Тукай әсәрләренә бик күп көйләр язылган. Без сезне иҗат дөньясына күмелергә чакырабыз. (Г.Тукай әсәрләренә көй куя.) Игътибар белән тыңлыйбыз. Шушы көйне кабат тыңлаганда, көй буенча рәсем ясыйбыз.
Безгә өчәр кешедән торган ике төркем кирәк. Әйдәгез әле, кем матур рәсем ясый белә, өстәл янына килегез. Көйне тыңлый-тыңлый рәсем төшерәбез. (Рәсем ясау.)
– Менә булды да, беренче төркемнең рәсеме әзер! Сезгә бу көйнең нинди әсәргә туры килүен әйтергә һәм рәсем турында сөйләргә кирәк.
1 нче төркем. Бу Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча яңгыраган көй. Безнең рәсемдә Шүрәле утын кисүче егетне кети-кети уйнарга чакыра.
2 нче төркем. Безнең рәсемдә Шүрәле: «Кысты, хәрап итте явыз «Былтыр» мине» – дип кычкыра.
2 нче алып баручы. Менә булдырдыгыз! Нинди искиткеч матур рәсемнәр!
Бик тә дөрес бу көй Г.Тукай әкияте буенча куелган «Шүрәле» балетыннан.
Безнең музыка җитәкчебез сезгә шушы көй турында бераз мәгълүмат бирер.
Музыка җитәкчесе. Балет Фарида Яруллина «Шурале» – первый татарский балет, гордость национальной музыки. Он создан в 1941 году за короткий срок молодым талантливым композитором на либретто Ахмета Файзи по мотивам одноименной сказки Габдуллы Тукая. Балет завораживает яркостью музыкальных образов, оригинальностью и красочностью национального колорита. Премьера балета «Шурале» была приурочена к открытию Декады татарского искусства и литературы в Москве. Однако работа над постановкой была прервана из-за начавшейся Великой Отечественной войны. Композитора призвали в ряды Советской Армии. В 1943 году он погиб. Премьера балета состоялась в Казани только в 1945 году. В 1950 году балет с большим успехом был поставлен на сцене Ленинградского театра оперы и балета имени С.М.Кирова в оркестровой редакции В.Власова и В.Фере. В 1955 году была осуществлена новая постановка в Москве на сцене Большого театра, где партию главной героини исполнила Майя Плисецкая. Позднее она отмечала, что роль Сююм-
бике – одна из ее любимейших партий. Вскоре после премьеры в Москве балет «Шурале» начал свое триумфальное шествие по многим театральным сценам мира.
1 нче алып баручы. Ольга Николаевна, зур рәхмәт! Хөрмәтле әти-
әниләр, әйдәгез әле балачагыбызга кайтыйк. Г.Тукай халык уеннарын уйнарга бик яраткан. Бүген без сезгә шундый уеннарның берсен – «Миңлебай» уенын бергәләп уйнарга тәкъдим итәбез.
«Миңлебай» уенының тәртибе: түгәрәккә басабыз, уртада беребез Миңлебай була. Җыр җырлап әйләнәбез, Миңлебай нинди хәрәкәт ясый, без дә шуны кабатлыйбыз. Кем хәрәкәтне үти алмый, шул Миңлебай була, уен шулай дәвам итә.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Йә, кыланагыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
2 нче алып баручы. Арымадыгызмы әле? Сезгә тагын бер кызыклы уен-эстафета тәкъдим итәбез. Әйдәгез әле, бергәләп парлашып утырыйк. Безнең эстафета «Күп белүче» дип атала, эстафетаның темасы кем турында дип уйлыйсыз?
Әлбәттә, бөек Тукайның тормышы һәм иҗаты турында.
1. Габдуллы Тукайның туган авылы:
А. Арча В. Кушлавыч
Б. Кырлай Г. Мәңгәр
2. Кечкенә Апушның әнисенең исеме:
А. Бибинур В. Газизә
Б. Бибимәмдүдә Г. Зәйтүнә
3. Сәгъди абзый кайсы авылда яшәгән?
А. Кушлавыч
Б. Өчиле
В. Кырлай
4. Г. Тукай иҗатының төп темасы:
А. Кызлар, мәхәббәт
Б. Милләт һәм ирек
В. Өйрәтү
Г. Хатын-кыз иреге
5. Габдулла Тукай «Шүрәле» әкият-поэмасын ничәнче елда язган?
А. 1886 В. 1907
Б. 1913 Г. 1905
6. Утын кисүче егет Кырлай урманында нинди урман пәриен очраткан?
А. Су анасы Б. Шүрәле
В. Кыш бабай Г. Аждаһа
7. Егет бүрәнәгә Шүрәленең кай җирен кыстырган?
А. Койрык Г. Борын
Б. Аяк В. Бармаклар
8. Кырлай авылындагы күлдә кайсы әкият герое яши?
А. Кар кызы Б. Русалка
В. Су анасы Г. Водяная
9. Тукайның «Су анасы әкиятендәге малай нәрсә урлый?
А. Таҗ Б. Тарак
В. Йөзек Г. Коену костюмы
10. Тукай кайсы рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итәргә яраткан?
А. Пришвин, Чарушин, Паустовский, Бианки
Б. Лермонтов, Пушкин, Некрасов, Крылов
В. Михалков, Барто, Маршак
11. Үзенең кыска гына гомерендә Тукай күп телләр өйрәнгән. Ул ничә тел белгән һәм ниндиләр?
А. 5 тел – татар, рус, гарәп, төрек, фарсы
Б. 4 тел – рус, немец, инглиз, француз
В. 5 тел – татар, рус, башкорт, немец, казах
12. Тукай үзенең иҗатының иң матур чорында вафат була. Ул ничә ел яшәгән?
А. 40 Б. 18
В. 27 Г. 35
13. Быел Г.Тукайның тууына ничә ел булды?
А. 119 В. 134
Б. 125 Г. 111
Менә булдырдыгыз!
Иң күп белүчеләр менә шундый медальләр белән бүләкләнә.
1 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр! Бөек шагыйребезне искә алып, татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп җырларга тәкъдим итәбез.
Г.Тукайның халык көенә язылган «Туган тел» җыры башкарыла.
2 нче алып баручы. Менә бөек шагыйребез, милләтебезнең йөз аклы-
гы булган Габдулла Тукайга багышланган кичәбез ахырына якынлаш-
ты. Шушы кичәгә карата булган мөнәсәбәтегезне белдерүче кечкенә генә рефлексия үткәреп алыйк. Шушы матур кәгазьләргә үзегезнең бер-
берегезгә булган теләкләрегезне һәм бүгенге кичәдәге иң якты мизгелне, Тукайның иң яраткан әсәрен, оештыручыларга булган теләк-тәкъдимнәрегезне язуыгызны сорыйбыз.
Кичәбезгә килүегез өчен бик зур рәхмәт! Кошлар сайравы, беренче умырзая чәчкәләре, юмарт кояш нурлары сезгә бары тик бәхет-шатлык кына алып килсен!

Кадрия НУРИЕВА,
Чистайдагы 20 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Ольга НАЗАРОВА,
Чистайдагы 20 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Комментарий язарга


*