ТАТ РУС ENG

А. М. ГОРЬКИЙның С. Н.СЕРГЕЕВ-ЦЕНСКИЙга язган хатыннан

«Үгетчеләр художникларның бугазыннан тоталар!» — дип зарланасыз. Кадерле С. Н., бу бит һәрвакыт шулай булды. Бу дөнья художниклар өчен түгел, анда һәрвакыт аларга кысынкы һәм уңайсыз булды — шуңа күрә аларның роле мактаулырак та, батыррак та.
Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты-дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы!» дип бик шәп әйткән.
«Очты» сүзенең кабатлануында мин шатлык ишетәм. Әмма мин үзем яшәү шатлыгын, әлбәттә, артыграк күрәм, гаҗәп кызык ул яшәү!

                                                       15.VII. 1927.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*