ТАТ РУС ENG

Б.ӘМИРОВА Тукайны каршылау (Тукай сәяхәт иткәндә)

Бу 1911 нче елда булды. Без Саратов шәһәрендә «Беренче мәхәллә кызлар мәктәбе» дип аталган мәктәптә укый идек. Бу мәктәп хөкүмәт карамагында булмыйча, халыктан җыелган акча хисабына яшәде. Укытучыбыз Мәүсүфә Яраева дигән яшь бер мөгаллимә иде. Мәктәп дигәнебез дә шул укытучыбыз үзе торган йортның бер залыннан гыйбарәт булып, шунда укытылган барлык дәресләрне дә ул үзе генә алып бара иде.
Без Мәүсүфә апабызның шәкертләре дә, иптәшләре дә һәм бер үк вакытта якын дуслары да идек. Безнең бар кайгыларыбыз, шатлыкларыбыз бергә булды. Күп вакытларда без мәктәптә үк, Мәүсүфә апада ук, куна торган да идек. Такта идәндә тезләнеп утырган хәлдә, берничә сәгатьләр буена дини сабаклар укып арганнан соң, без кичләрне Мәүсүфә апаның үз бүлмәсенә җыела идек.
Шулай беркөнне, без биш-алты кыз, Мәүсүфә апаларда куна калдык. Бүлмәдә ут кабынгач, Мәүсүфә апа тәрәзә пәрдәләрен төшерде. Безне өстәл янына утыртты һәм берәр чынаяк чәй куйды. Без үзара нидер сөйләшкән арада, Мәүсүфә апа, тал чыбыкларыннан үреп эшләнгән сандыкны ачып, иң астан бер китап чыгарды да:
Кызлар, мин сезгә бер китап укыйм. Бу китапта бик яхшы шигырьләр бар, — диде.

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнен теле!..»

 Бүгенгедәй күз алдымда: ясаган чынаякларыбызда чәй эчелми калды, без һәммәбез берничә минут сүзсез тордык, аннан беравыздан: «Апа, кем язган бу шигырьләрне?»— дип сорау бирдек аңа.
— Тукай шигырьләре… Ул Казанда тора, — дип җавап бирде Мәүсүфә апа.
Бу минутларда шундагы шәрикләрем башларыннан нинди уйлар кичергәннәрдер, анысын әйтә алмыйм, әмма минем үземдә шуннан башлап Тукайга карата әйтеп тә, язып та аңлата алмаслык ихтирам, кайнар мәхәббәт туды һәм еллар үткән саен үсә барды.
Бар бит шундый сүзләр: беренче ишетү белән үк йөрәккә кереп урнашалар да гомер буена чыкмыйлар. Тукай шигырьләре әнә шундый сүзләрдән үрелгән. Ялкынлы йөрәктән чыккан сүзләр башка йөрәкләрдә дә ялкын кабыза.
Шул истәлекле көннән башлап, Мәүсүфә апабыз кичләрен безгә Тукай шигырьләрен укый торган булды, Безнең куна калуларыбыз да ешайды. Мондый минутларда гүяки безнең күңелләребездә булган буш урыннар тула торган иде, көндез тезләнеп укулардан соң чәнчешеп авырта башлаган тез башларыбызның авыртуы да сизелми, арганлыгыбыз да онытыла иде шикелле.
Тукай шигырьләрен уку безнең көндәлек яраткан эшебез булып китте. Ул минутлар безнең иң шатлыклы минутларыбыз  иде.
Бездә Тукайның үзен күрү теләге туды. Ләкин Тукай бездән бик еракта — Казанда тора иде шул. Без аны төрлебез төрлечә күз алдыбызга китерә идек. Менә ул минем күз алдымда: озын буйлы, киң җилкәле, таза һәм шагыйрьләргә хас озын кара чәчле булып басып тора. Хәтта бервакытны мин аны төшемдә дә шулай күрдем.
Хыялларда да чынга әйләнгән ләззәтле минутлар була ич. һәм минем дә хыялым тормышка ашты. Мин Тукайның үзен күрү бәхетенә ирештем. Мин генә түгел, безнең Мәүсүфә апабыз да, минем белән бергә укыган иптәш кызларым да күрделәр. Бу болай булды.
1911 нче елның апрель ахырлары яки майның беренче числоларында булса кирәк, көннәрен хәтерли алмыйм, Мәүсүфә апага Казаннан хат һәм телеграмма килеп төшә. Бу телеграмма Мәүсүфә апаның җизнәсе — апасының ире Нургали Надиев абый тарафыннан язылып, телеграммада Тукайның Казаннан Әстерханга кадәр пароход белән төшүе әйтелгән була (моны Мәүсүфә апа безгә соңыннан гына сөйләде). Бу хәбәрне алгач, укытучыбыз безне җыеп, шыпырт кына безгә дә бу турыда белгертте. Хәзер дә исемдә әле: без аны барыбыз да кочаклап үптек.
Тукайны каршылау хәзерлеге башланды. Без эчебездән ташып торган шатлыгыбызга исереп йөрдек. «Аңа нинди бүләкләр хәзерләргә? Ул нәрсәләрне бик ярата?»— дип сорый идек Мәүсүфә ападан. Ул: «Тукайның иң яраткан нәрсәләре — чәчәкләр», — дигәч, без, әле һичнәрсә уйламыйча, сикерешеп-сикерешеп бии башладык. Укытучы: «Иртә, кызлар, чәчәкләрегезне хәзерләгәч биерсез. Тукай төрле буяулы кәгазьләрдән нечкә тимер чыбыкларга үреп ясалган чәчәкләрне алмас, җирдә үскән җанлы чәчәкләр хәзерләргә кирәк», — дигәч, без шып туктадык. Әйе, елның бу вакытында җанлы чәчәкләр табу безне уйга калдырды. Ләкин шәһәр шәһәр инде ул. Безнең Саратовта хәтта кыш көне дә чәчәкләр үстерүчеләр  була  торган  иде.
Әниләребезнең тирән кесәләрен капшарга, яулык очларындагы төеннәрен чишәргә куштык. Җомга сәдакасы бирербез дигән булдык. Чәчәк үстерүчеләрне эзләп таптык. Ләкин чәчәкләребезне бер-беребезгә күрсәтмәдек. Көнләшү дигән нәрсә булды, күрәсең.
Түземсезлек белән көткән минутлар килеп җитте. Ул көнне без пристаньга төшәргә тиеш идек һәм мәктәпкә гадәттәгегә караганда иртәрәк җыелдык. Кояшлы, якты көн иде. Әстерханга йөри торган пароходларның расписаниесен Мәүсүфә апа алдан белешкән булса кирәк: ул безне пристаньга сәгать ун-унберләрдә генә алып барды. Без, алты кыз, бәйрәмдә генә кия торган күлмәкләребезне киеп бардык, һаркайсыбызның кулында зур-зур букетлар иде.
Без барып җиткәч кенә, ниндидер пароход килеп туктады, Мәүсүфә апа, безне яр башында калдырып,   үзе пароход эченә кереп китте. Пароходтан   чыгучы   халык төркеме арасыннан менә хәзер безнең Мәүсүфә апабыз Тукай белән килеп чыгар да безне чакырырлар дип көтеп торабыз. Ләкин эш без көткәнчә булмады. Мәүсүфә апабыз бер ялгызы гына чыкты һәм безнең янга килеп: «Кызлар, бәхетегез булмады. Тукай бу   пароходта юк. Иртәгә «Тургенев» пароходы килергә тиеш, диделәр, ул, мөгаен, шул пароходта   булыр», — дип әйткәч, безнең кайберләребезнең кулларындагы  букетлары  җиргә төшеп китте. «Шулай Тукайны күрми калабыз микәнни» дигән  шомлы уйлар килде башка.  Без  күңелсезләнеп кайтып киттек.
Ул көнне укуыбыз уку булмады, ул төнне йокыбыз йокы булмады. Икенче көнне пристаньга сәгать тугызларда ук төштек, өстебездәге күлмәкләребез шул ук булса да, чәчәкләребез кичәгеләр түгел иде инде. Кичәгеләребез нигәдер тиз шиңделәр, яңаларын алырга туры килде.
«Тургенев» пароходы кичекте булса кирәк, без шактый вакыт көтеп утырдык. Өмет бит, өметнең чиге юк шул. Менә, Идел өстеннән шуып килгән шикелле, кара морҗасыннан куе төтен чыгарып, зур пароход якынлаша башлады. Әйе, бу без көткән «Тургенев» пароходы иде.
Иң элек агач пристаньга көчле дулкыннар килеп бәрелделәр, аннан пароход үзе килеп туктады. Без кичәгечә тагы яр башында калдык. Мәүсүфә апа кичәгечә берүзе пароходка кереп китте. Бер минут үтмәгәндер, пароходның бер як палубасында Мәүсүфә апабызның һәм аның янында Мәүсүфә апабыздан да тәбәнәк, кара костюмлы, ак йөзле, озын чәчле яшь кенә бер ир кешенең басып торганын күреп алдык. Мин үзем дә сизмәстән:
— Тукай! Кызлар, Тукай! — дип кычкырып җибәрдем һәм, укытучыбызның чакыруын да көтмичә, пароходка таба йөгердем. Иптәш кызларым да миннән калышмадылар.  Әйе,  бу — Тукай  иде!
Мәүсүфә апабыз безне бер сафка тезде дә безгә карап: «Менә шул инде Тукай абыегыз», — ә Тукайга карап: «Бу минем укучыларым. Сезнең шигырьләрегезне бик яратып укучы шәкертләрем», — диде. Тукай безгә кул биреп күреште. Без тәмам каушап калдык, ни әйтергә белмичә, сүзсез катып басып тордык. Хәтта букетларыбызны да бирергә оныттык. Мәүсүфә апа әйткәч кенә, букетларыбызны аңа суздык. Ә ул безнең чәчәкләребезне безнеке кебек, унөч-ундүрт яшьлек кызларныкы кебек, кечкенә куллары белән алып, күкрәгенә кыса барды.
Андый минутлар бик кыска булып тоелалар икән. Пароход беренче гудок биргәнен без сизми дә калдык, Тукай Мәүсүфә апа белән нәрсә турында сөйләшкәндер, әмма безгә карап: «Кызлар, тырышып укыгыз. Халкыбыз өчен файдалы кешеләр булып үсегез», — дип әйткән сүзләре бүген дә хәтеремдә.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*