ТАТ РУС ENG

Әхмәт УРМАНЧИЕВ «Ялт-йолт» һәм Тукай

 

Милләт өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшкән кешеләремнән берсе Тукай иде.

Ул бу эшкә бик әһәмият биреп, минем күңелне уйлаганнан артык күтәрде.
Ул бу журналга ахыргы минутларына кадәр хезмәт итәчәгенә вәгъдә бирде, һәм шуны бөтен мәгънәсе белән ифадә итте,(аңлатты, эштә күрсәтте). Беренче номеры чыккач та, ул журналны үз итте. Шуннан соң искиткеч дикъкать белән журналда халык өчен хезмәт итте. Аның монда хезмәтләрен санау бик озынга киткәнгә, аны тәрҗемәи хәленә калдырып, җөмләдән берсен генә мисал өчен язып китәм.
Бервакыт мин аңа, журналдан алып, бер рәсем җибәрдем. Шул вакыт миңа менә ул ничек җавап кайтарды:
«Әхмәт!
«Яңа ел» рәсеме ярар да, пожалый, фәкать аның өстенә: «әзәлияттән (мәңгелектән, борын-борыннан) очып килгән Яңа ел үзенә дөньябызда урын да таба алмый», — дип язарга кирәк. Шулай тәфсыйлләмәсәң, татар аңламый. Менә уртада дигәнең татар фәһеме (аңы, төшенчәсе) өчен авыр. Иң элек татар Марсны белми. Бу рәсемне аңлар өчен белергә тиешле хикәячекне белми.
«А воз и ныне там» сүзен «ә йөк һаман да шунда» дип язып, ни аңлатабыз? Бүтән җиңел рәсем табылганчы, сабыр итмисеңме? Минем фикерем шул».
Яза белгәч тә, кеше һичбер вакытта чын мөхәррир, чын шагыйрь булмый. Чөнки чын мөхәррир булу өчен һәрхәлдә каләм сахибенең мөстәкыйль булуы вә һич-бер вакыт турылыктан аерылмавы, кыскасы, һичберәүгә тарелка тотмавы шарттыр.
Менә Тукай шул кәмаләтнең барын да үзендә җыйган иде.
Моны күрсәтер өчен, мөхтәрәм Муса әфәнде «Рәхмәте иляһия» мәсьәләсен кузгаткач булган бер вакыйганы язып үтү җитә.
Мәгълүм мәсьәлә кузгалып, татарлар арасында шау-шулар була башлагач, Россия татарларының иң атаклы фабрикантларыннан берәү, шөбһәсез байлыгына горурланып, үз тәгассыбына (тискәрелегенә), Тукайны Муса әфәнде галәйһенә корал булырга димләп, бер хат язды. Әлбәттә, ул бу эшендә муаффәкъ булуда да шөбһә итми иде.
Менә шул вакыт кечкенә гәүдәле, олы йөрәкле шагыйрь ни эшли? Ул хатны иртә белән алгач та укып ташлый да аңа шул минутта ук җавап яза. Мине чакыртып, ул хатны укый. Бу җавап шулкадәр ачы иде ки, шөбһәсез, алтыннарына мәгърур булган бай, моны алгач, чын мөхәррирлек янында акчаның никадәр зәлил (түбән) булганын аңлагандыр.
Бер тиенсез йөргән чакта бу кадәр олылыкны, шөбһәсез, чын мөхәррир булмаган кеше катгыян (һичшиксез) эшли алмас.
Тукайны мин шулай таныйм. Шуның өчен аңа иң зур ихтирамнарымны да аның зурлыгы янында бик кечкенә табам.
Тукай татар эчендә, шиксез, тиңсез шагыйрь иде.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*