ТАТ РУС ENG

Фатих ӘМИРХАН Тукай тугрысында искә төшкәннәр (Тукай Казанда)

Минем өчен шомлы 1907 нче елның соңгы айларыннан берсе иде. Мин Яңа бистәдә атам йортында тора идем. Кичләрнең берсендә минем яныма Борһан Шәрәф әфәнде килде. Ул үзе белән бергә икенче бер кунак та алып килгән иде. Кыскарак буйлы, чандыр гәүдәле бу кунакның йөзе әүвәл карашта аны балаеымак итеп күрсәтә, өстенә кигән казаки дисәң — казаки түгел, җилән дисәң — җилән түгел бер нәрсәсе һәм яланбашлыгы аны шул «гасырның ислахчы шәкерте» итеп таныта иде. Борһан Шәрәф, аның кыяфәте миндә тудырырга тиеш булган тәэсирне икенче якка сәвык итәргә (борып җибәрергә, юнәлдерегә) теләгән сымак бер ашыгычлык белән:
—    Бу Габдулла Тукаев була,— дип, кунакны миңа танытты.
Бу фамилия миңа «Әлгасрел-җәдит» журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде. Яңа кунак, мин күрсәткән урынга утыргач, бераз вакыт миңа карап торды, минем сөальләремә берәр генә җөмләле өзек-өзек җаваплар бирде. Аның берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм караган нәрсәсеннән рәнҗегән сымаклык аз гына дикъкать иткән кешегә дә сизелерлек дәрәҗәдә куәтле иде. Минем:
— Казан яшьләрен ничек таптыгыз? — дигән сөалемә ул кыска гына итеп:
— Казанга Уральск булырга ярамый инде, — мәфһүмендә (дигән сыманрак) җавап  бирде.
Яңа кунакның җаваплары бик кыска булганлыктан, аның белән озын сөйләшеп китү авыр булды. Ике сәгатьләр сузылган мөсахәбәтебезнең (сөйләшеп утыруыбызның) фәкать соңына таба гына без аның белән бер-беребезгә бераз ияләшеп китә алдык.
Бу мәҗлестә аның белән тагы нәрсәләр хакында сөйләшкәнебезне инде яхшы хәтерли алмыйм. Фәкать шул кадәрлесс бар: бу әүвәлге күрешү миндә Тукаев хакында бер билгеле тойгы калдыра алмады. Тукайны мин үзем белгән татар яшьләре типларыннан берсенә дә нисбәт бирә алмадым. Аның әллә нәрсәсе минем күзләрдән, минем аңлаштан өртүле калган шикелле булды.
Шушы вакыйгадан берничә көн үткәч, миңа «Әльислах» газетына дәрҗ итәр (кертер) өчен Тукайның «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» гонванлы  (исемле) мәкаләсен бирделәр. Мин мәкаләдән бер-ике җөмләне төшереп калдыру шарты белән генә дәрҗ итәргә муафыйк күргәнлегемне сөйләгәч, «Әльислах» та эшләшә торган иптәшләр: «Тукаев моңар рази булмас», — диештеләр.
Шул турыда сөйләшер өчен, Тукан үзе «Әльислах» идарәсенә килде, менә шунда без аның белән икенче мәртәбә күрештек. Моннан соң ул «Әльислах» идарәханәсенә еш-еш килеп йөри башлады. Ул үзен мәзкүр (бу) газетның һәйәте тәхририясеннән саный, үзенең шигырьләрен зә төрле имзалар белән язылган мәкаләләрен «Әльислах»ка җибәргәли тора иде. Менә шул газет идарәсендә без Тукай белән тәмам танышып җиттек вә бик тиз арада бер-беребезгә шәхси ихтирам саклаша башладык.

II

Озак вакытлар без бер-беребезгә еш-еш очрашсак та, озын мөсахәбәт итешмәдек, сөйләшә торган мәсьәләләребез дә газетлар, яңа китаплар, шигырьләр тирәсендә генә әйләнә дә, ул, шул сүзләр тәмам булу белән; идарәханәдән китәргә ашыга, мин дә аны туктатмый идем. Шулай да бу мөсахәбәләр инде миңа Тукайны   бертөрле танытканнар иде. Ул, минем тәҗрибәмчә, дөрес сүзле, мехакәмәләрендә (фикер йөртү), гакыл вә мантыйктан (логикадан) бигрәк, хискә бина итә торган, тормышында садәлекне (гадилекне, простойлыкны) һәрнәрсәдән алда күрә торган кеше иде.
Бервакыт яз җитте. Тукай идарәханәдә озак-озак утырып кала торган булды. Бу вакыт ул, минем белән сөйләшә торган сүзләрен бетергәч, йорт хуҗасының кечкенә балалары белән мәшгуль була. Әгәр алар булмаса, шунда йөри торган зур гәүдәле, мәһабәт карт мәче белән бик җитдият биреп шөгыльләнә иде.
Бервакыт мин идарәханәдән китеп барганда, Тукай, үзенең миңа сөйлисе сүзләре барлыгын әйтеп, минем белән бергә китте. Без аның белән шәһәрнең тышына — кырга чыктык. Шунда чыкканчы, минем тәгаҗҗебемә (гаҗәпләнүемә) каршы, үзе башлап бер сүз сөйләми барган Тукай, шәһәр урамнарын чыгып җиткәч тә, нотык сөйләгәндәй бер җитдият һәм бер күтәренкелек белән сөйләргә тотынды:
— Мин үзем килеп эләккән кругымнан рази түгел, мин Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем, минем бүлмәмдә көне-төне буе вакытларын кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар… — мәфһумендәге игълан (дигәнсыман белдерү) белән башланган бу нотыкны Тукай бер дә тукталмыйча, бер дә өзмичә, миннән һичбер җавап көтмичә, ярты сәгать микъдары (чамасы) сөйләп барды, үзенең хосусый тормышыннан бер кыйсьмен әллә нинди бер усал истихкар (чамасы) белән сөйләде. Шул вакытта аны чолгап алган кешеләрдән бик күбесен икешәр генә сүзле җөмләләр белән бәгъзан көлке вә бәгъзан ачы сурәттә тәгъриф итте (сөйләп бирде) вә сүзенең хатимәсендә (ахырында)  үзенең «эш эшлисе» килгәнен, бу эшсез, «идеалсыз», «чиле-пешле» кешеләр тирәсеннән котылырга теләгәнен, ләкин үзендә анлык куәт юк икәнлеген әллә нинди бер кыяфәт, үзен мыскыл иткән, үз-үзен әллә нинди гөнаһлар өчен җәзалаган кыяфәт белән бәян итте. Хәзергә кадәр үзенең хосусый тормышы хакында минем белән берсүз дә сөйләшергә теләмәгән шикелле күренгән Тукайның бу сүзләре миңа башта гаҗебрәк тоелса да, соңга таба аның күзләрендәге вә бөтен йөзендәге самимият (риясызлык, керсезлек) миңа аның эчендә әллә нинди бер зур ялкын булганын, тормыштан максуд эзләүгә охшашлы куәтле бер эзләнү барлыгын аңлатты.
Әлеге шикелле хәтеремдә, бу сүзләрне сөйләп бетергәч, Тукай ниндидер бер уйга талып, бер сүз дә сөйләми йөрде.
Мин Тукайга бу хәлдән котылуның үзем белгән чараларын әйтеп карасам да, ул чараларның Тукайга, хосусан «Тукайга» файда китерә алуына үзем дә ышанып бетә алмый идем.
Тукай килеп эләккән урталыкның аңар муафыйк урын түгел икәнлеге аның белән булган бу мөзакәрәбезгә хәтле үк миңа инде мәгълүм иде. Үзенең бу зарлануыннан сон мин аны, шактый көч сарыф итеп, башка бер таифә (төркем) арасына кертү юлына төштем, ләкин мин моңар муаффөкъ булмадым, яхуд бик җөзьи генә муаффәкъ булдым: Тукай хис белән тора торган кеше булганга, бер план тәгъкыйб итү аның өчен бөтенләй имкян тышында иде. Шулай да без аның белән бу вакыйгадан сон мәхрәм дуслар  булып  киттек.

III

Миңа идарәханә тормышында аның хосусый табигатенә мөтәгалликъ шактый җөзьият (өлешчә) күреп уздырырга туры килде. Бу җөзьияттөн бәгъзылары шагыйрьнең шәхсен таныту әһәмиятле булганлыктан, аларның бер кыйсемен бу урында зикер итеп китәргә дә ярый. Шагыйрь кайсы вакытта идарәханәгә кесәсенә кузна тутырып килә дә, йорт хуҗаларының балаларын алып чыгып, ишек алдында бик кәефләнеп кузна уйный   иде. Гәүдәсе белән үсмеррәк балалардан күп аерылмый торган Габдулла бу вакытта бөтенләй бер балага әверелә, муаффәкыйтьле бер атыштан кәефләнгәнсымак, муаффәкыятьсез бәрештән уңайсызлангансымак күренә иде. Берничә мәртәбәләр ул урамда да кузна уйнап алды. Екатеринский урамның шулкадәр хәятлы вә шулкадәр кеше күп йөри торган урам булучылыгы да аны бу эштән туктатмады. Уйналып беткәч, ул кузналарын идарәханәдә хезмәт итүче яшьләрнең берәрсенә бик пөхтәләп тапшырып вә аны ничек саклау турысында тәүсыялар (киңәшләр) кылып китүдән дә иренми иде. Бервакыт мин аннан:
Ничек иренмисең кузна уйнап йөрергә? — дип сорадым.  Ул  миңа бик  чынлыклы  төс  белән:
Син ничек кызлар белән сөйләшеп утырырга иренмисең? — дип, сөаль тарзында җавап бирде.
Тукай хатын-кыздан кача иде. Ул идарәханәгә кереп чыга торган хатын-кызларның сәтрәдән  (пәрдәдән) азат, зыялы хатын-кыз икәнен яхшы белә торып та, алар бар вакытта идарәханәгә керми генә түгел, хәтта ул барында алардан берәрсе идарәханәгә килеп керсә, ул ашыгып чыгып китә иде.
Көннәрнең берсендә ул, миңа йомышы булганлыктан, идарәханәгә өч мәртәбә килен, һәрберсендә иттифакый хатын-кыз булганлыктан, өч мәртәбәсендә дә минем янга керергә теләмичә киткән. Икенче көнне ул, шул вакыйганы сөйләп, мине бераз ачуланып алды:
– Хатын-кыз белән ни сөйләп утырмак кирәк? Көненә өч мәртәбә сәгатьләп-сәгатьләп маләягъни (кирәксез, мәгънәсез сүз) сөйләп утырудан ничек туймаска кирәк?
—  Ник әлбәттә маләягъни (бәйләнешле)?
Хатын-кыз булган җирдә башка сүз сөйләнми…
Тукайның табигате мондый вакыйгаларда бик яхшы күренә иде…

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*