ТАТ РУС ENG

Фатих ӘМИРХАН Тукай (Тукай турында тәнкыйть)


Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Тукай.

Шималь төрекләре* (*Шималь төрекләре — монда төньяк төркиләре (татарлар) мәгънәсендә) бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр. Шималь төрек әдипләре бүген үз иптәшләреннән халык күңеленә иң якын тора торган берсен араларыннан җуялталар.
Без бүген халык шагыйре Тукайны озатабыз. Туган көненнән башлап үләр сәгатенә кадәр бу хәятында җәфа, михнәт, төрле мәхрүмияттән башка нәрсә күрмәгән, бөтен тәрҗемәи хәле тоташ авыр вә кара бер ятимлек сәхифәсеннән гыйбарәт булган бу шагыйрьнең мәшәкатьләренә менә бүген тәкъдир хатимә бирде (язмыш чик куйды) .
Бала вакытыннан ата-анасыз калып, бөтен балалык Шатлыкларыннан мәхрүм үскән, бөтен шәкертлек дәверен соң дәрәҗәдә фәкыйрьлек вә мәхрүмлектә үткәргән Тукайның соңгы еллары, соңгы көннәре барыбызның да күз алдында үтте. Алар да тоташ мәшәкатьләрдән генә, шәхси тормыштагы камил муаффакыятьсезлектән (тулып      яткан уңышсызлык) генә гыйбарәт иделәр. Менә шулар җыелып-җыелып килеп, яшь шагыйребезне кабергә керттеләр.
Тукаен — кайгы-хәсрәт баласы, моңнар шагыйре, авыр тойгылар, авыр мәшәкатьләр җырчысы иде. Ул шуларны җырлап үскән, шуларны җырлап торды, шуларны җырлый-җырлый вафат та итте. Милләтебезнең бөтен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе аның шигырьләрендә дә теп көй, әсас иде. Менә шуңар күрә аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды.
Менә халыкның шул тойгысы Тукайның, хәятында бердәнбер таянычы, бердәнбер тазасы иде. Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.
Шәхси тормышының юклыгы нисбәтендә Тукаев үзенең әдәби тормышына ныграк бирелә вә аның белән ныграк чолгана бара иде. Аның озак сузылган җәфалы авыруы да бу тормышына сәд чигә (чик куя) алмады, ул иң соң көннәренә кадәр язудан аерылмады.
Шулай итеп, Тукай әдәбият эчендә торып, аның эчендә вә фәкать аның эчендә генә үлеп тә китте. Ул авыр вә мәшәкатьле тормыш белән торды да матур итеп үлде.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*