ТАТ РУС ENG

Фатих ӘМИРХАН Тукай үлем алдыннан  (Тукайның үлеме)

(Хатирә)

Тукай 1913 нче елда (март башына кадәр) «Амур» номерларында торды. Аның номеры белән минеке күрше иде. Аның көне вә тәне буе горык-горык йөткергәне миңа аермачык ишетелеп тора иде. Шул көннән ел ярым элек кенә:

«Ни була тугмак сыйратын кичмәсәм!
 Бу ачы гомерем шәрабен эчмәсәм?!

Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә,
Җәй килә утлар чәчеп, син кышласаң.

Ардым инде, кайда актык мәукыйфем?
Җилкенәмен, бер басарга өч басам.

Каршыма чыкма, кояш, син — канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өскә, таң.

Катле нәфес итсәм, ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!»*

(*Тукайның «Читен хәл» шигыре. Ред.) — дип, үз-үзенә чир чакырган, үлем теләгән Тукайның һәрбер зәһәрле йөткеренүе ул догасының, ул теләгенең дәргяһе ходада кабул ителгән икәнен күрсәтә торган катгый вә мәрхәмәтсез дәлиле иде (Мәйкыйф-станция, туктый торган урын), (Катле нәфес — үз-үзен үтерү).
Һәрбер көн генә түгел, бәлки, һәрбер сәгать, һәрбер йөткерүнең  аның гомереннән  бер  кисәген  кубарып  алганлыгын без генә түгел, ул үзе дә белә вә аңлый иде. Ләкин бу турыда ул теле белән сөйләргә яратмый иде.
Соңгы көннәрдә ул ялгызлык сөя вә ялгыз дәкыйкаләрендә (минут, вакытның кыска бер өлеше) тирән бер уйга батып утыра вә шул уйланудан үзенә бер итмиэнане калеп (күңел карарлану, күңел тынычлану) тапкан шикелле була иде ки, уйлану дәкыйкаләреннән соң тереклек хакында якты вә өметле нәрсәләр сөйләп куя иде.
Көннәрнең берсендә ул, горефенчә (гадәтенчә), минем бүлмәмә керде дә, горефенчә, һичбер сүз сөйләмәстән, бераз бөрешебрәк, уйга батып утырды. Мин мондый дәкыйкаләрдә аның сөйләшергә яратмаганлыгын белә идем, борчымадым, үз эшем белән мәшгуль була бирдем; ярты сәгатьләр үтеп киткәч, ул, уйлануыннан уянып китеп, үзе сүз башлады:
—    Бүлмәмә әллә нинди юләр    балыклар    килгәннәр иде, шулардай качып, монда кереп утырдым әле, уйлый сы нәрсәләр күп, уйларга ирек бирмиләр. Менә минеке шикелле авыруның шунсы яхшы: сау вакытта уйлап өл
гермәгән нәрсәләреңнең һәммәсен уйлап бетерергә мөмкин. Үлем диләр, уйлап караганда, бер дә куркыныч нәрсә түгел бит ул. Тимерша Соловьев мине «тиз үләчәк кеше» дип хурламакчы була. Тимершалар белән бер дөньяда торганчы, үлем…
Тукай сүзенең ахырын әйтеп бетермәде, хәер, ул әйтмичә үк мәгълүм иде инде: «үлем… яхшырак бит!» дигән сүз иде.
Тимерша сүзе миңа мәгълүм иде инде. Мәҗлесләрнең берсендә ул Тукайның үз алдында:
— Тукайның сүзләренә исегез киткән, аның шикелле бер аягы белән кабергә баскан   кешеләрнең   сүзләренә игътибар итмәскә тиеш! —дип кычкырган вә шул фәхиш әдәпсезлеге белән мәҗлестә бер шау-шу, низаг күтәргән
иде.
Бу вакыйгадай берничә көннәр үтеп киткәч тә, Тукайның ул сүзне, табигый буларак, оныта алмавы минем җанымны ачыттырды вә шул вакыйгага каршы менә бу көнгә кадәр онытылмаслык нәфрәт калдырды.
— Вөҗданнары керле кешеләргә бик куркынычлы тоела торган үлемнең вөҗданы саф кешеләргә куркыныч булмавын аңлаудан ул шәхесләр түбән шул! — дип, мин Тукайны юатырга ашыктым.
Төннәрнең берсе иде. Тукайның озак-озак сузылган йөткерүе минем бүлмәдәге тынлыкны ярып, бөтен төнге дәһшәтле вә куркынычлыгы белән колагыма керде; менә, менә шул йөткерүләр аның үпкәләрен тәмам-тәмамга өзеп ташларлар да, Тукай дөньядан сәфәр иткән булыр шикелле тоела башлады. Минем бүлмәмнән бер стена белән генә аерылган җирдә дөньяның иң зур серләреннән, иң дәһшәтле серләреннән булган вакыйга (үлем) менә хәзер, хәзер вакыйг булыр шикелле хис иттем, урынымнан торып утырдым, киенеп, Тукай янына көрмәкче булдым; Ләкин 2—3 минут үткәндә инде, Тукай үзе минем янымда иде. Ул йөткеренә-йөткеренә сүз башлады:
—    Үлемнән качып, синең янга кердем әле! Юк, үлемнән түгел, ялгызлыкта үлемнән качып…
Төнге лампаның зәгыйфь кенә яктысы астында «ялгызлыкта үлемнән» качып кергән Тукайның зәгыйфь торышы минем күзләремә үлемнең нәкъ үзе, шул серле үлемнең нәкъ үзе булып күренде, йөрәк сикеренде, җан куркынды, бугазга яшьләр килеп тыгылдылар.
— Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең   берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырб,ыз әле, — дип кычкырасы килгән шикелле булды.
Бу төннән соң инде Тукай «Амур»да озак тормады.
Аны больницага илттеләр.    
Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән төнне ул минем белән күрешергә кергән иде. Сабыйларчарак шат йөз белән ул: «Мин иртәгә Клячкинга керәм, мин киткәндә, син тормаган булырсың. Моннан соң күрешмәсәк… хуш инде!» — диде. Докторлар аркылы миңа инде аның бер ай, күп булса ай ярым гомере калганлыгы мәгълүм иде. Бу «хуш»ның да ахыргы «хуш!» икәнчелеге билгеле иде. Алай да мин аңар:
— Тиз терелеп чык, тиз күрешик! — дидем.
Ул, бүлмәдән чыга башлап:
— Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә! — диде һәм чыгып китте.
Больницага кергәч, миңа язган бер хатында ул болай ди:
«Больница Хадимнәре миңа:
—    Ник алданрак больницага кермәдегез? — диләр.
Мин аларга:
— Без больницаны үлемнең әүвәлге станциясе дип беләбез, аз булса да, дөньяда торып калыйм дип әйттем», –  ди.
Бу хаттан соң инде ул озак тормады. 3 нче апрель «Кояш» газеты аның вафатын тәәссеф илән (кайгыру, кызгану белән) бөтен татар дөньясына хәбәр итте…

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*