ТАТ РУС ENG

Фатих ӘМИРХАН Тукай вә хатын-кыз

<…> Тукайның шәхесе белән таныш даирәләрдә йөргән кешеләрнең ишеткәннәре бардыр, ул хатын-кыздан кача, хатын-кыз булган мәҗлесләрдә булмаска тырыша иде. Гомумән дә күбрәк кешеле мәҗлесләрне сөйми торган, әүвәл танышкан кешеләрдән ятсына торган вә ятсынган кешеләреннән кача торган Тукайның табигатендә бу хатын-кыздан качу вә алардан гомумән ятсыну вакыт-вакыт тәмам бер авыру дәрәҗәсенә килеп җитә иде. Аның табигатендәге бу сызыкның ни дәрәҗәдә куәтле булганлыгын күрсәтер өчен, мин бу урында үз хәтеремдә калган бер-ике вакыйганы зикер итеп (Зикер — телгә алу.) китим.
1912 нче елның җәе иде. Иптәшләребездән берсе* (*…иптәшләребездән   берсе… — «Гасыр»   исемле   нәшрият   хуҗаларыннан берсе, «Аң» журналы редакторы һәм нашире Әхмәтгәрәй Хәсәни.) Тукайны вә мине үзенең Казаннан 15—18 чакрым ераклыктагы дачасына берничә көннәр торырга кунакка чакырды. Җәй эссесендә шәһәрдә торып бик туйган Тукай бу чакырудан мәмнүн иде (Мәмнүн — шат.). Иптәшебезгә барырга вәгъдә иттек. Ләкин вәгъдәдән бер сәгать үтмәде, Тукай, башына бер зур вакыйга төшкән кеше кыяфәте белән, минем бүлмәмә килде:
—    Аның   (чакырган  иптәшебезнең.— Ф. Ә.)   хатыны да   дачаларындадыр   бит? — ди.
—    Билгеле,   дачаларында,— дидем.
—    Һе,   анысы   уңайсыз   икән   шул.
—    Билгакес (Билгакес — киресенчә.), анысы бик уңай; аның хатыны бик кунакчыл хатын, әдәбият белән күп шөгыльләнгән хатын, ул  синең белән  танышудан  мәмнүн  булачак.
—    Юк, хатын-кыз булган җирдә    минем өчен уңайлык булмый инде… Син үзең генә бар инде, анда мин бармам.
Мондый вәгъдәсезлекнең ярамаганлыгы хакындагы минем дәлилләрем Тукайга тәэсир итмәделәр. Ул гаҗәп бер кирелек белән: «Менә юләр балыклар, мине кайда алып бармакчылар бит»,— ди генә иде. Икенче көнне безне алырга ат килгәч тә, Тукай, чакырган иптәшебезнең гаять кыставына да карамыйча, үз сүзендә дәвам итте. Аны алып барыр өчен иптәшебез тарафыннан:
— Ярый, алай булса, минем хатыным синең белән танышмас, безнең анда бүлмәләребез күп, син бөтенләй үз башыңа көн итәрсең,— дигән вәгъдә бирелергә тиеш булды.
Миңа, юлда аны бу фикереннән ваз кичәргә димләү вә кунакка барган җирдә мондый качынып яшәүнең мөмкин булмаячагына хәзерли бару тапшырылган иде. Бер сәгатьтән артыграк кына сузылган сәфәребез буенча, әле сөйләп, әле орышып барып, мин аны көчкә, инде кунакка килеп, алай качып яшәүнең мөмкин түгеллеген канәгать хасил иттердем дигәндә, ул:
—    Анысы алай шул. Мин, юләр балык, ничек шәһәрдә вакытта ук шуны аңламадым соң… Мин монда чәй генә эчәрмен дә, поезд белән шәһәргә кайтып китәрмен инде,— диде.   Миңа    бары:
—    Тфү,   юләр   балык!— дияргә   генә   калды.
Ләкин шунысы гаҗәп,    барып җитеп,    әүвәлге чәй янында ук сәхибәи ханә (Сәхибәи ханә— хуҗа хатын.) белән танышу мәҗбүрияте алдына куелгач, ул моннан артык уңайсызланган шикелле күренмәде. Фәкать әүвәл мәртәбәдә тагы да сүзчәнләнәрәк төште, соңга таба инде ияләште вә берәр көн торгач инде үзен тиешенчә сәрбәст (Сәрбәст — иркен.) тотар дәрәҗәгә килде. Сәхибәи ханә белән сөйләшеп тә утыра башлады.
Вакыйгаларның тагы берсе шушы елның кышында иде. Чит шәһәрдән Казанга килгән берничә курсистка туташлар миннән үзләрен Тукай белән таныштыруны үтенделәр. Алар инде Тукайның хатын-кыздан качуын ишеткәннәр икән. Шуңар күрә минем бу танышуның бик үк гади рәвештә була алмасын сөйләвемә гаҗәпләнмәделәр, чахотканың ахыргы дәверен уздыра торган шагыйрьне ни рәвештә булса да якыннанрак күреп вә белеп   каласылары   килгәнлеген   сөйләделәр.
Ул вакытта Тукай да мин тора торган ук мөсафирханәдә* (*…мин тора торган мөсафирханәдә. — Бу вакытта Ф. Әмирхан «Амур» исемле гостиницада Тукайныкы белән янәшә номерда яшәгән.) (Мөсафирханә — гостиница.) тора иде. Мин Тукайны үз бүлмәмә чакырттым. Туташларны да бүлмәмнең ишектән кергәч тә күренә алмый, уртага килеп җиткәч кенә күренә торган бер җиренә утырттым. Берничә минуттан соң инде Тукай да, килеп җитеп, ишегемне ачты һәм, гадәтенчә, кулларын чалбар кесәләренә тыккан хәлдә, нәрсәдер җырлана-җырлана килеп керде вә шул хәлдә бүлмәнең уртасына кадәр килеп җитте, әмма… шуннан соң кинәт борылып, шундый бер җәһәтлек белән бүлмәдән чыгып китте ки, мин аның ни арада ул туташларны күреп өлгереп, ни арада алардан качарга «кирәклекне» хәтеренә китереп җиткерүенә гаҗәпләнеп калдым; мин аның артыннан:
—    Тукай, минем сиңа кирәкле йомышым бар! — дип кычкыруым, билгеле инде, бер нәтиҗә дә бирмәде. Мин аны яңадан чакырып бактым, ләкин ул минем илчемә:
—    Әгәр дә хәзер үк кирәк йомыш    булса, үзе миңа килсен, әгәр    ашыгыч  булмаса,  мин    аңар  кунаклары киткәч  барырмын,—җавабын  биреп    җибәрде.  Минем кунакларым бу муаффәкыятьсезлектән бер дә риза түгелләр   иде.   Шунлыктан   мин   аңар:
—    Мин хәзер үзем аңар барам, ләкин кунакларымны да бергә алып барам, чөнки йомыш аларныкы,— дип әйттердем.  Без һәм чынлап та аның бүлмәсенә барырга дип барыбыз бергә юлга да чыктык, вә шул вакытта без аның инде бүлмәсеннән чыгып коридорның икенче башына барып җиткән икәнен күрдек: ул ашыгып-ашыгып урамга чыга торган ишекнең баскычыннан төшеп китте.
Икенче көнне ул мине үзен болай көчләп хатын-кыз мәҗлесендә утырырга мәҗбүр итә язганым өчен орышты. Мин аңа теге курсисткаларның үземнән үтенүләрен сөйләдем, ул аңар каршы:
— Син аларга «Тәсмәгы бил-Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе»* (* «Тәсмәгы бил-Мөгайди хәйрен  мин ән тәраһе» — «Мөгайдине күреп белүгә караганда, ишетеп белү яхшырак». Гарәп мәкале.), дип әйтү кирәк идең,— мәфһүмендә җавап бирде.
Менә шул дәрәҗәдә иде Тукайның хатын-кыздан качуы.
Аның табигатендәге гайре табигый бу сызык кайдан килгән вә нидән хасил иде? Моның сәбәбе нәрсә иде? Менә бу сөальләр шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән танышкан күп кешеләрнең хәтеренә төшәргә мөмкиндер.
Шул кадәрлесе катган (Катган — бәхәссез.) мәгълүм ки, Тукайдагы бу табигатьнең сәбәбен тикшерү гыйльме тыйб (Гыйльме тыйб — медицина фәне.) эше түгелдер, шуңар күрә бу мәсьәләгә бөтенләй икенче яктан килергә тиеш буладыр.
Бу ислам галәменә хатын-кыздагы хиҗап (Хиҗап — каплану, бөркәнү.) тудырган күп афәт вә гайре табигыйлекнең берсе булып, иҗтимагый сәбәптән чыккан нәрсә идеме? Яхут Тукайның шәхсенә хас бер сәбәптән туа идеме? Минемчә, монда һәр ике сәбәпнең катышы булу белән бергә, соңгы сәбәп башлыча роль уйный иде.
Бу соңгы сәбәпне тикшергәндә, Тукайның ике сыйфатын башлыча хәтердән чыгармаска тиеш буладыр: ул гаять гыйззәте нәфесле (Гыйззәте нәфес — үзенә хөрмәт, самолюбие.) бер кеше иде ки, үзенә нинди дә булса бер яктан кимсетелеп карауны вә хәтта шул карау ихтималын гына да тәхәммел итә (Тәхәммел итә — күтәрә, түзә.) алмый иде.
Икенче, ул дедукция ысулы белән уйлаучы бер кеше иде ки, дөньядагы фактлардан бер фикер чыгармый. Бәлки әүвәл бер фикергә ышанып куя да аннан соң инде шул фикер тирәсенә фактлар чүпли иде. Менә шуларны истә тотып, без Тукайның хатын-кыздан качуындагы сәбәпне тикшереп карыйк.
Әле дә булса хәтеремдә, мин аңар үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан* (*…бер кыздан… — Сүз  Чистайдан   килгән   Зәйтүнә  Мәүлүдова турында бара.) качып йөрүенең сәбәбен аңламаганлыгымны вә гаять гайре табигый санаганлыгымны сөйләдем. Ул, озак җавап бирми торганнан соң, үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:
— Печать проклятия!— диде. Шул вакытта мин аның карашында, тавышының аһәңендә авыр бер фаҗигави өмитсезлек сиздем. Шуннан соң ул үзенең сул күзенең ничек итеп болай ак төшерелеп калдырылган икәнен сөйләп китте (бу күз вакыйгасы аның үз кулы белән язган тәрҗемәи хәлендә дә зикер ителә). Шундый ук бер сөйләшеп утырганыбызда ул миңа үзенең түбәндәге   мәфһүмдәге   фикерләрен   сөйләде:
— Хатын-кызның бетен тәэсорате кешенең тышкы күренешеннән була. Тышкы күренеше кыяфәтсез булган ир кеше хатын-кызда әүвәлге күренүе белән үк бер җирәнү вә тәхкыйрь (Тәхкыйрь — хур күрү.) тойгысы тудыра, иң яхшысында инде кызгану тойгысы гына тудыра ала. Үзеңә шулай караганлыгы мәгълүм булган бер мәҗлестә утыра алу өчен иң азында бер дә самолюбиең булмаска кирәк бит…
Тукай үзенең шәхси тойгыларын башкалар белән уртаклашырга бер дә яратмый торган кеше иде, ләкин инде уртаклашса, ул мотлак самими була иде. Мин шөбһә итмим, аның менә бу сүзләре дә тирән бер тойгыларның хикәясе буларак әйтелгән сүзләр иде.
Бу вакыйгалар вә бу сүзләрдән мин мондый нәтиҗә чыгарам: Тукай үзенең тышкы күренешен гаять килешсез дип ышана; бөтен хатын-кыз таифәсен исә тышкы күренеше ямьсез булган бөтен ирләр таифәсенә каршы я тәхкыйрь вә җирәнү тойгысы, я кызгану тойгысы гына саклый алалар, дип игътикат итә (Игътикат — ышану.) дә шул ышанычтан үз табигате өчен мөнасип (Мөнасип — яраклы.) тапкан нәтиҗәсен чыгара, ягъни «үзен тәхкыйрь итәргә я кызганырга гына тиеш булган» бер таифәдән кача иде. Бу аның үзен бер мөдафәга (Мөдафәга — саклану.) ысулы вә шул ук вакытта бу аның фаҗигасе дә иде…
Без аңар бик күп мәртәбәләр аның игътикатларының һәр икесенең төпсез икәнен сөйләп карадык, ләкин нәтиҗә чыкмады; аны үзе ышанып өлгергән бер нәрсәсеннән дүндерү бик вә бик аз вакытта гына мөяссәр була иде <…>
Әйе, ул милләтнең алмашыну көннәренең чын баласы иде. Аның хәятында үләргә йөз тоткан иске тормышыбызның вә яңа туып килә торган яңа тормышыбызның, һәр икесенең гайре табигый сызыклары бер-берсенә килеп ялганалар да үзләренең нәтиҗәләрен аның өстеннән изһар итәләр (Изһар итү — белдерү.) иде.    Шул ук алмашыну көннәренең балалары булган безгәме соң аны бу гайре табигыйлекләрдә шелтәләргә? Безгәме соң аны мөлахәзә итәргә (Мөлахәзә — тикшерү.) теләгәнсыман бер аһәң белән сүз сөйләргә? Безгәме соң—кызганыч   дәвернең   кызганыч   балаларына!
Шадыман ул мәркадеңдә, без онытмыйбыз сине…* (*…Шадыман   ул    мәркадендә,  без   онытмыйбыз   сине… — Шагыйрьнең   «Мәрхүм Мөхәммәтзаһир  әфәндегә»    дигән   шигыреннән.)

Фатих Әмирхан. Тукай вә хатын-кыз. Беренче мәртәбә «Шәрык кызы» журналының 1918 елгы апрель санында басылган. Текст Ф. Әмирхан «Сайланма әсәрләре»нең (1958 ел) II томыннан алынды.
    
(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


 

Комментарий язарга


*