ТАТ РУС ENG

Габдерәхим УТАБАЛИЕВ Тукай «Идел» газеты редакциясендә (Габдулла Тукай Әстерханда)

«Идел» газеты редакциясе һәм матбагасы шәһәрнең эшчеләр бистәсе — Тияктә, хәзерге Воронеж урамында, ике катлы агач йортның астагы этажында урнашкан, өстә приходская школа иде. Без аны Хәбибулла Насыйбуллин  мәктәбе дип йөртә идек.
Мин матбагада газетның беренче номеры чыккан көннән — 1906 нчы елның май аеннан өйрәнчек, аннан хәреф җыючы булып эшләдем.
1911 нче елның апреле, матур бер көн иде. Хәреф җыю бүлмәсендә Сәгыйть Рәмиев тә эшләп утыра. Ул «Идел»дә редакция секретаре булып эшләргә 1910 нчы елда килде. Кәефе яхшы чакта авыз эченнән «Ашказар»ны көйли иде. Бу көнне дә ул «Ашказар»ны җырлап утыра иде. Мин тәрәзә янында басып, газетның чираттагы номерын җыям. Кинәт күземә редакциягә килүче бер кеше чагылып китте. Аңа җентекләп карадым: башына иске картуз, өстенә озын җөббәсыман пальто, аяк асты коры булса да, ботинка белән галош кигән, ябык һәм сары йөзле. Мин аны капкадан кереп киткәнче күзәттем дә:
—    Сәгыйть әфәнде, безгә бер авыру рус малае килә, — дидем.
Рәмиев миңа җавап кайтарырга өлгермәде, әлеге «малай» ишектән килеп тә керде. Сәгыйть, аны күрүгә урыныннан торып, каршы барып:
—    Әй, Тукай-җан! — дип, ишектән керүчене кочаклады.
Габдулла Тукай белән мин шулай таныштым. Әстерханда чакта Тукай редакциягә көн дә диярлек килә иде.
Озакламый аның белән дуслаштык. Сәгыйтьнең эше тьь гыз вакытта Тукай минем белән сөйләшеп утыра, үзенең Уральскида матбагада эшләгәнен хәтерли иде. Ә кайчакларда кәгазь келәтенә кереп, кәгазьләр өстенә ятып ял итә, хәтта йоклый да иде. Башта моңа безнең исебез китте, без аңардан, икенче катка менеп, безнең торактагы йомшак урынга ятуын үтендек. Ләкин Тукай баш тартып:
—    Рәхим, миңа монда да «Люкс» номерыннан ким түгел, чебен дә тешләми, — дип җавап бирде (Әстерханга килгәч, ул шул исемдәге кунакханәгә төшкән иде).
Тукай тагын бер исне китәрде. Без бер тапкыр Татар базарына барып чыктык. Яшелчәләр яңа чыгып килә торган вакыт иде. Яшелчәләргә аның исе китмәде, бәлки, Сәгыйть белән мине карусель янына тартып алып китте. Үзе карусельгә менеп, агач атка атланып әйләнә башлады. Ул шулкадәр хозурланып балаларча әйләнде ки, аңа минем генә түгел, кәмит караучы башка кешеләрнең дә исе китте. Ул бер генә әйләнеп канәгатьләнмәде, тагын  һәм  тагын  әйләнде.
Май ае башында редакция работниклары бакчага чыгу оештырдылар. Алар, арбага төялеп, Сәмәк авылына, Латыйп Умәров бакчасына бардылар. Мин дә барырга бик теләгән идем, ләкин хуҗабыз җибәрмәде. Соңыннан гына белдем: ул бакчага чыгу — маевка булган икән. Анда доктор Нариманов та катнашкан һәм Беренче  май  бәйрәме  турында  сөйләгән.
Тагын шул истә: «Борһане тәрәкъкый» газетында Сәгыйть Рәмиев белән Тукайга карата карикатура урнаштырылды. Берничә көннән Сәгыйть, җыярга дип, миңа «Мостафа» шигырен бирде. Аны Габдулла Тукай язган иде. Шигырь миңа ошады, аның беренче куплетын шунда ук ятлап  алдым…
Ләкин икенче көнне Тукай яныма  килеп:
—    Рәхим, «Мостафа» шигыре кая? — дип сорап, аны кире алды.
Мин, җырлый-җырлый, шигырьнең оригиналын кайтардым.  Габдулла  көлә-көлә:
—    Инде яттан да беләсең, наборын тарат, кирәге юк, — диде.
Соңыннан мин бу шигырьне Тукай җыентыкларында «һазиһи касиләтен фи мәдхи Мостафа» исеме астында укыдым. Ләкин ул инде күп үзгәртелгән: «Борһане тәрәкъкый» редакторы Мостафа Лотфый кебек, халыкны революция юлыннан читкә өстерәүче, икейөзле милләтчеләрне көйдерә торган политик әһәмиятле шигырь иде.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*