ТАТ РУС ENG

Габдрахман КӘРӘМ Габдулла Тукаев (Үлүенә бер ел тулу мөнәсәбәте илә)


Как мало прожито,
Как много пережито…
Надсон.

Бездә Тукаевка кадәр, ярым чыгтай, ярым сарт телендә язылган дини вә вәгази мәнзумәләр (дингә һәм вәгазьгә карата булган көйле нәрсәләр), шигырьләр вә татарча гавам (халык) җырларыннан башка бөтен халык тарафыннан сөелеп укыла торган шигырьләр юк иде. Тукаевның зоһуры ( дөньяга чыгуы) илә бездә шигырьдә яңа бер дәвер ачылды.
Вакыйган (чынлап та), әүвәлләрдә шигырьләрен төрекчәгә тәкълит итеп (ияреп) яздыгыннан, аның беренче шигырьләре күпчелек тарафыннан аңлашылмаса да, ләкин тиз арада бу юлны ташлап, халис (саф) татарча яза башлады.
Менә шул көннән ибтидаән (башлап), Тукаев телгә алына башлады. Берсе артыннан берсе тезелеп чыккан шигырьләре бөтен сыйныф халык тарафыннан бертигез алкышланып каршы алынды.
Тукаев шикелле халык арасыннан чыккан вә 6—7 ел эчендә шулкадәр күп язган вә ул нисбәттә (шуның аркасында) шөһрәт казанган шагыйрь, бездә генә түгел, башка милләтләрдә дә сирәк табылыр.
Тукаев шигырьләренең бу дәрәҗә шөһрәтенә, минем белүемчә, ике сәбәп булырга кирәк: берсе — аның теле халис татарча булуы, икенчесе — ифадә (аңлату) вә эслүбенең җиңеллегедер.
Аның бөтен шигырьләрендә татар рухы аңкып тора. Ул, халык эченнән чыкканга, аның рухын белә, халыкның эченнән сизеп тә, теле белән әйтә алмаган хисләрне, шул ук халыкның үз теле белән матур итеп, табигый итеп әйтеп бирә ала.
Моннан башка Тукаевның иң зур хассасы (үзенчәлеге) — заманның килешенә вә фикер мәйданына карап каләм йөртә белүедер.
Аның язган шигырьләрен бер кат күздән кичерегез: анда ниләрдән генә бәхәс кылынмый! Нинди баплардан гына дәм орылмый (сүз сөйләнми)!
5—6 ел эчендә ничә йөзләрчә әйбәт шигырьләр, «Печән базары», «Шүрәле», «Су анасы», «Мияубикә» исемле саф халык рухында язган мөкәммәл манзум (тулысынча көйле) әкиятләрен мәйданга чыгарган бердәнбер шагыйребезне бәгъзы бер тәнкыйтьчеләребез:
— Тукаев шагыйрьме, түгелме? — дип, аның шагыйрьлегеннән шөбһә итәләр вә аның кыйммәтен төшерергә азапланалар.
Тукаев реклама аркасында, берәр мәнфәгать вә интрига тәэсире илә генә шагыйрь булган кеше түгел, аны халык үзе бик күп төрле шагыйрьләнүчеләребез арасыннан аерып, танып алды, аңар «үземнең шагыйрем» дип исем бирде.
Вакыйган, башка мәдәни милләтләрдә тәнкыйть-фәлән аркасында шөһрәт казанырга мөмкин. Хәтта бу соңгы елларда бездә дә бәгъзы бер яңа мөхәррирләр матбугат васитасы илә мөштәрәкән (матбугат аркылы берләшеп) күтәрешүләр аркасында шөһрәт вә нам (ат, исем) казандылар.
Ләкин шуңар да дикъкать итәргә кирәк: Тукаев яза башлаганда ни рәтле тәнкыйть язучы вә ни ул тәнкыйтьнең әһәмиятен белүче юк иде.
Шуның өчен Тукаев хакында әйтелгән бу сүзне мин бер буш сүз генә дип карыйм. Янә мөнтәкыйть (тәнкыйтьче) әфәнде Тукаевның куәи шигъриясенең зәвальгә (бетүгә, югалуга) йөз тотканлыгын исбат итмәкче була. Аның хакында: «Яшь заманнар үткән, гомернең кыйммәтле яртысы артта калган. Каләмнең әүвәлге шук вә дәртләре хакында кемгә генә ялварсаң да, файда чыкмый. Күк ерак, күңел — салкын, тыңламый. Бу хәлне тудырган явыз куәткә илаһының каһәре булсын ки, нинди генә дәрт белән каләм сызса да әүвәлге юләр, саф яшь мәхәббәт чаткысы хәзер очмый», — ди.
Мин аңламыйм. 27 яшендә вафат булган, һәм дә өч ел шифасы кабул булмаган бер хасталык илә авыру булган бер кеше хакында бу сүзләр рәва ( мәгъкуль, яраклы) булып бетәр микән? Кинә (тагын) бәрәкәт бирсен ки, мәрхүм шагыйрь рухан вә җисмән (җаны һәм тәне белән) шулкадәр авыру булдыгы хәлдә бу кадәр мөнтәхап (сайланган, яхшы) әсәрләр мәйданга чыгарган.
һәр көн, бәлки дә, һәр сәгать вә дәкыйкадә әҗәлнең күзенә карап торган бу фәләкзадәдән (тәкъдирнең бәхетсез баласыннан) артык тагы ни өмит итәргә кирәк?
Ул бичара:

«И мөкатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы!» *(* Г. Тукайның «Өзелгән өмит» шигыреннән. Ред.), — ди, ләкин аның бу фәрьяты (кайгылы тавышы) хәяте шигъриясенең (шигъри тормышының) зәвальгә йөз тотканын аңлатмый, бәлки, гомеренең дузәх-җәһәннәмгә әверелгәнен, аның өчен җәннәте ризван (оҗмах бакчасы) булган шигырь язудан инде битап (кәефсез, сәламәтлеген югалткан) калганын белдерәдер. Озын сүзнең кыскасы: кирәк кем, кирәк ни язсын, Тукаев чын мәгънәсе белән шагыйрь һәм дә халык шагыйре булып калачактыр. Аның шигырьләре буыннан буынга калып, миллионнарча балаларыбыз тарафыннан ятланачак вә аның шанлы исеме мәңгегә онытылмаячактыр.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*