ТАТ РУС ENG

Габдулла КАРИЕВ Габдулла Тукаевның Уральскидагы тормышы (Тукай Уральскида)

 

Габдулла әфәнденең Уральскида үткәргән еллары аның мәгыйшәтендә (тормышында)  үзенә бер дәвер тәшкил итәдер. Бу дәверне тикшерү вә тәфсыйли (аермачык, бәйнә-бәйнә) мәгълүмат бирү шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен язучылар бурычыдыр.

I

Мин үзем Уральскида алты-җиде сәнәләр (еллар) мәдрәсәдә үткәрдекемнән, Габдулла әфәнденең Уральскида вакытындагы мәгыйшәтеннән байтак хәлләрен үз авызыннан ишетеп яхуд үз күзем берлә күреп беләдер идем. Чөнки ул вакытлар Габдулла әфәнде берлә бер мәдрәсәдә булмасам да, аның берлә бик якын таныш идек.
Ләкин, бердән, Габдулла әфәнденең һәм минем Уральски мәдрәсәсеннән чыкканыбызга җиде ел чамасы вакыт үтте, икенчедән, Габдулла әфәнденең мәгыйшәтендә булган һәр хәл вә һәр вакыйгасына игътибар итәргә тиеш булган зур бер шагыйрь булачагы ул вакытларда мәгълүм тугел иде. Өченчедән, мин-үзем күз алдымнан үткән һәр вакыйга вә һәр хәлгә аерым бер игътибар берлә карый алмый идем. Шуның өчен дә Габдулла әфәнде хакында минем исемдә калган мәгълүмат бик әтрафлы (киң, җәенке) түгел, бәлки, бер-берсенә мөнәсәбәте булмаган җөзьи (кисәкле, өзек-өзек) беркадәр, хатирәләрдән генә гыйбарәтдер.
Шулай да булса шул җөзьи мәгълүмат   вә   хатирәләремне матбугат сәхифәләренә чыгарырга җөрьәт иттем. Чөнки бу узган нәрсәләрем бер тарафтан шагыйребезне янә бер мәртәбә искә төшерү булса, икенче җәһәттән, киләчәктә аның мөфәссаль  (тулы, ачык күрсәтелгән) тәрҗемәи хален язучыларга, бәлки, бер материал булыр дип зан итәмен.

II

Габдулла әфәнде, Бәдри абзый Җаек шәһәренә алып килгән көннән Казанга килгәнче, әлхасыйль (кыскача гына әйткәндә), призывка каралырга вакыт җиткәнче, мәдрәсәи Мотыгыйядә тәхсыйльдә гомерен үткәрде. Фәкать 1906 нчы елның ахырларында, октябрь числосында мәдрәсәдән чыгып, «Казан» миһманханәсендә (кунак йортында, гостиницада) 10 айлар чамасы торып, 1907 нче сәнәнең ахырларында көз көне Казанга китте.
Тукаев мәдрәсәдә торган вакытында, өч класслы начальный училищеда Әхмәтша исемле учительдән укып, школаны тәмам итте.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Габдулла әфәнде Тукаев газетларда яза башлагач, карт учитель аш мәҗлесләрендә Габдулла әфәнденең школада вакытындагы зирәклеге хакында, «хосусан чит телләрне белүгә бик истигъдатлы (сәләтле) иде» дип сөйли иде; Габдулла әфәндегә учительлек иткәнлеге берлә ифтихар кылган (мактанган) сымак сөйләп куя иде.
Габдулла әфәнде яшьрәк вакытында кемнән укыгандыр, аны үзе берлә бер мәдрәсәдә булган кешеләр белсәләр кирәк. Әмма Сираҗетдин исемле карт хәлфәдән укып йөргәнен беләм, һәм ул хәлфәне Габдулла әфәнде бик яратып сөйли иде. Соңгы вакытларда Габдулла әфәнде гомуми дәрескә дамелла Мотыйгулла хәзрәткә утырадыр иде. Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде. Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим, фазыйль (башкалардан өстен, камил белемле)    кеше    булганлыктан,    алар    мәдрәсәсендә башка мәдрәсәләрдәге    кебек    вак-төяк    кысынкылыклар булмый иде.
Алар мәдрәсәсендә «Шәркый рус», «Тәрҗеман» вә терек газетлары булган кебек, гарәп газетларыннан «Траблес» дә «илә иде. Ихтимал, бу газетлар Мотыйгулла хәзрәтнең үзенә килгәннәрдер, ләкин шәкертләргә файдаланырга, укырга хәзрәт тарафыннан һичбер манигъ  (каршылык, тоткарлык) булмый  торган  иде.
Газетларны иң сөеп укучы һәм багъзы бер укучыларның аңламый торган сүзләрен аңлатучы, һичшиксез, Габдулла әфәнде иде.
Габдулла әфәнде мәдрәсәдә вакыт гаять фәкыйрьлек берлә гомер кичерде. Аның бар килә торган доходлары кыш көне өч бала укытудан, җәй көне хәзрәтнең метрика кенәгәләрен язып алган бер-ике сум акчадан гыйбарәт иде. Хәер инде, картрак шәкертләрне русча да укыткалый иде шикелле.
Фәкать бәгъзыбер елларны Гурьевтан аз гына кардәш тиешле мулламы я бер бай сәүдәгәрдәнме киемлекләр, бәгъзан азрак акча да килә иде шикелле. Габдулла әфәнде башка шәкертләр кебек кыргыз эченә мулла булып чыкмаганлыктан, җәй көннәрендә сукыр суфыйлар һәм бәдәл хаҗ берлә йөрүче хәлфәләр һәм бәгъзыбер елларны Истамбулда укыган шәкертләр берәр-икешәр ай торып, Габдулла әфәндегә иптәш булалар иде. Бәгъзыбер елларны кыргыз эченнән куылган Казан шәкертләре дә булгалый иде.
Тукаевның иң хозур үткәргән вакыты җәй көне була иде.
Җәй көннәрендә мәдрәсә күршесендәге сәгатьче Камали абзыйның көймәсе берлә Чаган суыннан Рощага хозурга чыгып, шунда чәйләр эчеп, балык тотып, күп көннәрен үткәрә иде.

III

1902—1903 нче елларда Габдулла Тукаевлар мәдрәсәсенә Истамбулда укыган бер шәкерт килә. Ул шәкерт җәй көне килү сәбәпле, алар җәй буена Габдулла әфәнде белән бергә торалар. Габдулла әфәнденең сөйләвенә караганда, ул шәкерт  үзе   шагыйрь  дә   булган, Габдулла әфәнде белән алар бер-берсенә табгань (табигатьләре белән) туры килеп, бер-берсен бик яратышып торганнар. Габдулла әфәнденең нәкыленә (сөйләвенә) күрә, шул шәкерт белән алар җәй буена ачлы-туклы торганнар; ул шәкертнең түземлелеге, әхлаклылыгы, гүзәл тәрбиясе Габдулла әфәндегә"бик каты тәэсир иткән. Шуның өчен мәдрәсә бабыннан сүз чыкса, Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң матур хатирәгә шул шәкертне сөйли иде. Шул шәкерт белән алар җәй буе бергә җырлап, бергә йөреп, ач булсалар да, вакытларын рәхәт, хозур үткәргәннәр. Габдулла әфәнденең иң матур җәе шул төрек шәкерте белән үткән. Ул шәкертнең шигырьләреннән бәгъзыларын Габдулла әфәнде 1907 нче елларда миңа Уральскида вакытта укыган да иде, ләкин, тәәссеф ки, бер сүзе дә хәтеремдә калмаган.
Ул шәкерт мәдрәсәи Мотыйгыядә бер кышны да үткәргән, ләкин аны башка шәкертләр бер дә яратмаганнар. Ул да Габдулла әфәнде кебек илтифат итми торганрак шәкерт булган. Габдулла әфәнде бу төрек шәкертенең тәрбиясез карт шәкертләрдән шактый җәбер күргәнлеген сөйли иде. Ул шәкерт белән торган заманнарда Габдулла әфәнде төрек романнарын, рус әдәбиятыннан Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләрен бик яратып укың иде. Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта рус китапларыннан ике калын книга күрә идем: ул Лермонтовның һәм Пушкинның мәҗмүгаи асары икән. Мин моны соңыннан гына белдем.
Тукаев мәдрәсәдә вакытта рус шигырьләрен кычкырып җырлап йөргәне әле дә колагымнан китми.

IV

Тукаев башка шәкертләр кебек ифтарларга ашка йөрми иде, барса да, (бик махсус кешеләргә генә — елына бер-ике, өч җирдән артык ашта булмый иде. Җеназага, Тукаев үзенең әйтүе буенча, гомерендә бары бер генә мәртәбә барган, шуның өчен башка шәкертләргә килә торган доходлар Тукаевка килми иде.
Мәдрәсәдәге картрак шәкертләр   Тукаевны,    үзләре белән бергә ашка һәм хәмелгә йөрмәгәнлеге өчен, мәтәкәббир (гордый) дип сөйлиләр иде; ләкин мондый сүзләрне чаршау артында гына, Тукаевка ишеттермичә генә әйтәләр һәм үзара көлешеп, аның гайбәтен саталар иде. Тукаевның үз алдында аңар сүз әйтергә җөрьәт итмиләр иде. Чөнки Тукаев елына бер генә мәртәбә алар хакында бер әчерәк сүз әйтсә, шуның әрнетүен төге карт шәкертләр ел буена оныта алмый торганнар иде. Шунлыктан алар һәркайсы, тыштан гына булса да, Тукаевка дус булып күренергә, якынлашырга тырышалар иде.
Атна кичләрдә башка чаршау эчләрендә моназара кылышулар булса, Тукаев чаршавы эчендә алты-җиде шәкерт үзара акча җыешып, мәҗлес ясап, төн буенча «Мөхәммәдия» укып һәм «Мөхәммәдия» көенә татар җырларын бик матур итеп җырлап утыралар иде. Мин үзем дә алар мәдрәсәсенә атна кичләрне туры китереп барырга тырыша идем.

V

1905    нче елның ахырларында, «Фикер» газеты чыга башлагач, Габдулла әфәнде «Фикер» матбагасында бишәр сум вазифа алып, икс ай наборщик булып хезмәт итте.
Наборщик вакытында, бәгъзыбер нәрсәләрне үзлегеннән төзәтә башлагач, Камил әфәнде аңар 10 сум жалованье биреп, мосаххих (корректор) итеп куйды. Мосаххих булып торган вакытында «Фикер»гә шигырьләр һәм мәкаләләр яза башлады. Тукаевның иң беренче басылган шигыре «Мужик йокысы» булды. Аңар кадәрле мәдрәсәдә вакытта муллалар, мөәзиннәр хакында бер шигырь язган иде, ләкин   аны ни сәбәптәндер бастырмады.
1906    нчы елның кышында бервакыт мин Тукаевлармәдрәсәсенә барган идем, иттифакый аларның мәҗлесләренә туры килдем.
Без җиде кеше әкренләп кенә, хозурланып, «Мөхәммәдия» җырлап, төн буенча утырдык. Шунда бик күп сүзләр булып, без   (Тукаев, мин, Сираҗетдин Беляков дигән бер шәкерт)  өчәү мәдрәсәдән чыгарга, мин үзем икенче мәдрәсәдә булсам да, бер номерда бергә торырга уйлап, беркөнне извозчикка төянеп, «Казан» миһманханәсе дигән номерга килеп төштек. Сираҗетдин дигән иптәшебез, «парикмахерский» ачмакчы булып чыккан иде һәм бер-ике яхшы бритвасы  да    бар    иде. Ләкин, бәхетенә каршы, аңар шул көндә үк урын табылды: ул шул номерга  конторщик булып керде. Шуның өчен без, Габдулла әфәнде белән, 7 нче номергамы 15 сумга кердек. Бу вакыт Габдулла әфәнде «Фикер»дә хезмәт итә иде. Минем мәдрәсәдә    карилыктан (яттан Коръән укудан) килгән берничә йөз сум акчам безнең икебезгә   июль   числосына кадәр дә җитмәде. Габдулла әфәнденең жалованьесын,  «Мөхәрриргә» нам (исемле) шигырен    язгач,    Камил әфәнде   20 сум ясаган иде,    һәм бер-ике ай 20 сумнан жалованье    алды.    Ләкин,    «Фикер» газеты    тукталып калу сәбәпле, ул    вазифасы    киселде.    Камил    әфәнде матбагасын Мортаза Гобәйдуллиннарга сатты.    Гобәйдуллиннар газет чыгарабыз    дип   Тукаевны    алдалап кына йөргәннәр. Шуннан соң Тукаев «Матбага берлән уйнаган бер байга» нам шигырен Гобәйдуллинга хитабән (карата, төбәп) язды.
Шулай итеп, язга таба безнең икебезнең дә кесә такырайды. Кай числоларда икәнлеге хәтеремдә юк, Казаннан Шәрәфләрдән Тукаевка бер мәктүб килде. Алар Тукаевның шуңа кадәр «Фикср»дә, «Әлгасрел-җәдит»тә басылган шигырьләрен мәҗмуга рәвешендә бастырырга сорап, условиеләр язып җибәргәннәр. Хәтеремдә калган дөрес булса, Шәрәфләр 30 сумга Тукаевның «Фикер» вә «Әлгасрел-җәдит»тә басылган, шигырьләрен, нәшер итү правосын гомер буе үзләрендә калдырырга ясап, сатып алдылар. Тукаев, басылган шигырьне нигә алалар, аннан ни файда чыга дип, Шәрәфләрне, бер тарафтан, кызганган кебек, икенче яктан, утырттым бит дип, миңа көлеп сөйләгән иде. Мин дә бик ихлас берлә Тукаевның тәмам тегеләрне алдаганына ышандым.
Шул вакытларда «Вакыт» идарәсеннән дә Тукаевны дәгъвәт кылып, бер мәктүб килде. Аңар ни дип җавап биргәндер, хәтеремдә калмаган.
Тукаев шул кышны 4 ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде вә шуның тәэсире белән язылган, сулрак рухта булган берничә шигыре «Тавыш» газетында  басылды.
Камил Мотыйгыйның китап магазины ябылгач, мин китапларын алып, «Казан» номерларында торып сатадыр идем. Табыш Габдулла әфәнде белән уртак иде. Әлбәттә, китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен полиция китапларымны алып китте, үземне бер кич частьта кундырдылар. Шуннан соң Тукаев партия кешеләре белән араны тәмам өзде, икебез дә тәүбә иттек.
Габдулла әфәнде шул вакытта ук Казанны бик яратып сөйли иде. Казанга барырта бик тели иде. Кайсы вакытларда бүлмәбездә чәй янына кара-каршы утырып, Казанны, андагы мәгълүмрәк кешеләрне сөйли вә Казанга барып торырга төрле уй вә фаразлар кылып, төннәр кичерә торган идөк. Габдулла әфәнде Казанда бер эш кыла алачагына, үзенең шагыйрьлегенең дә анда танылачагына ышанадыр иде.
Габдулла әфәнденең шагыйрьлеге хакында сүз чыкканда, шуны да әйтеп китәргә тиеш ки, ул үзенең шагыйрьлегенә Уральскида вакытта ук ышана, башка кешеләрнең шигырьләрен яратмый, аларны укып, вәзененнән я гыйбарәсеннән көләдер иде. Тик Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләрен генә яратадыр иде. «Казан» номерында торганда, бүлмәбездә чәй янында идән буена йөри-йөри шигырь яза, соңра миңа укыйдыр иде. Мин дә бик ихлас белән тыңлый һәм күңелемә бик ошаганнарын бикләп тә аладыр идем.
Бервакыт кыш көне «Казан» миһманханәсендә русларның ниндидер бер вечерлары булды. Шул вечерда Тукаев бер Хәкимҗан исемле иптәшебезне хәерче киемнәре киендереп, үзе шуңар хитабән «Теләнче» нам шигырен укыды, халык бик яратты. Ләкин теге иптәшебезне берәр айга кадәр хәерче дип мыскыллап    йөрделәр. Шул ук кышны Камил әфәнде, Тукаев, мин һәм тагы берничә егетләр спектакль куярга уйладык һәм народный домда өч-дүрт көн репетиция ясадык. Габдулла әфәнде «Гыйшык бәласе»ндә Габдессамат хәлфә ролен алган иде. Мине бер хатын ясаганнар иде. Хәтеремдә калмаган, ни сәбәптәндер уйный алмыйча калдык.
Яз була башлагач, Габдулла әфәнде призывка кайтырга уйлый башлады. Аның кайтырга акчасы юк иде. Аңа атасыннанмы, белмим кемнәндер, 100 сумнар чамасы мирас калган икән, шуны бер писарь белән хлопотать итеп, акчаны алып, үзенең сөйгән  Казанына китте.
1906 нчы ел июль числосында мин,  аңардан  аерылып, Мәкәрҗәгә * (*Элекке Нижний-Новгород, хәзерге  Горький шәһәре)  киттем.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*