ТАТ РУС ENG

Гали РӘХИМ Тукаев – халык шагыйре (Тукай турында тәнкыйть)

 

Тукаев шикелле аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр дип уйлыйм. Бигрәк тә бу шөһрәтнең хуҗасы татар шагыйре булуы, безнең шикелле әдәбият белән маташырга өйрәнеп җитмәгән, яңа әдәбиятының бөтен тарихы да әле бармак белән генә санарлык еллардан гыйбарәт булган халык арасыннан чыккан шагыйрь булуы бу мәсьәләнең әһәмиятен тагы да арттырадыр.
Карап карагыз, Тукаевның беренче шигырь мәҗмугасы чыкканнан хәзергә чаклы күпме вакыт үткән? Төгәлләп кенә әйткәндә, биш ел. Тукаев шигырьләре, авылларга тарала, Тукаев шигырьләрен ибтидаи (башлангыч) мәктәп балалары сөеп укыйлар, аларны җыр урынына көйләп йөриләр; байлар вә муллалар арасыннан Тукай шигырьләрен сөя-сөя укучылар булганлыгы шикелле, приказчиклар вә кара хезмәтчеләр арасыннан да чын-чын Тукай гашыйклары бар. Тукаевның беренче мәҗмугалары чыккан вакытта ук әле аның шигырьләрен укыганны җаннары-тәннәре белән хозурланып, халыкча әйтсәк, «авыз суларын агызып» тыңлаучы, үзләре укый да белми торган кучерлар, дворниклар булганлыгы хәтеремдә калган. Садә мужиклар, ул шигырьләрне ишеткәч, аларның мөхәррире хакында үзләренчә бер фикергә килеп: «Башлы да кеше икән соң бу!» — дип әйтә торганнар иде. Күз алдыбызда Тукаевның чын-чын халык шагыйре булып, аның әсәрләре ничек халык арасына кереп, халык күңелендә ни рәвешчә урнашканлыгын күрсәтә торган икенче факт та бар: шагыйрьнең вафатына инде өч атна булды, Тукаевка тәгъзия (кайгыны уртаклашу) язылмаган бер генә номер татар газеты чыкканы юк диярлек. Газет номеры саен дистә-дистә имзалар тулып ята. Исемнәре, җисемнәре моңар кадәр билгесез булган йөзләп-йөзләп татарлар үзләренең тәәссефләрен (кайгыларын) матбугат аркылы халык белән уртаклашырга ашыгалар. Матбугатта тәәссеф изһар итүчеләр йөзләп саналгач, тәәссефләрен эчләренә йотып калучылар, әлбәттә, меңләп саналырга тиеш.
Төрле халыкларның әдәбият тарихларын актарып карасак, без аларның һичберсендә Тукаев шикелле тиз арада «халык шагыйре» булып киткән кеше таба алмыйбыз.
Хәзерге заманда мәдәни милләтләр арасында шулай тиз заман эчендә шөһрәткә менүче мөхәррирләр еш-еш чыгып торсалар да, аларны вә аларның шөһрәтен Тукаев вә аның шөһрәте белән чагыштыру һичтөрле мөмкин түгел. Европа мөхәррирләренең бик тиз арада үсеп, күбесенчә бик тиз арада сүнеп тә китә торган шөһрәтләре Европа тормышы үзе тудырган сәбәпләргә бинаән кылына. Анда һәрбер мөхәррирнең шөһрәте тәнкыйтьчеләр кулында. Тәнкыйтьчеләр мөхәррирне игътибарга алсалар — ул шөһрәткә менә, әгәр дә игътибар итмиләр икән, гәрчә ул башлаучы мөхәррирдә истигъдат (сәләт, талант) әсәре булса да, үзенең исемен дөньяга чыгара алмыйча, басылып калырга тиеш була.
Европадагы әдәбият укучы халык та, бер калыптарак булып, халыкның Зыялылар кыйсемен (интеллигенция өлешен) тәшкил итәләр. Алар әдәбият галәмендәге яңалыкларны күздән кичереп барганы кеби, тәнкыйтьне дә күздән-үткәрәләр. Шунлыктан тәнкыйтьчеләр аларның фикерләрен азмы-күпме үз фикерләренә ияртеп йөртә алалар. Мәдәнияттә алга киткән милләтләрдәге мөхәррирләрнең шөһрәтләре менә шул черек нигез өстендә торалар.
Хәзер күз салып карыйк: европалыларның вә русларның элегрәк заманнарда булган, азмы-күпме «халык шагыйре» исеме белән атала торган мөхәррирләрен. Алыйк Гетене, Шиллерны. Аларның немец халкы тарафыннан «халык шагыйре» ителеп танылулары яза башлауларыннан байтак еллар соң булганын күрәбез. Рус шагыйрьләрен алсак, шулай ук: Пушкинның милли рус әдәбиятының атасы ителеп танылуы өчен, Крыловның «Крылов бабай» булып китүе өчен күп заманнар кирәк булганлыгын күрәбез. Кольцовлар, Никитиннәр, Шевченколар хакында да шул ук сүзләрне әйтергә туры килә. Югарыда исемнәре саналган шагыйрьләрнең дә күбесе «халык шагыйре» аталсалар да, аларга ул исемне бирүчеләр һаман да шул ук зыялы — әдәбият укучылар гына булган. Халыкның түбән кыйсеме аларны әллә ничаклы белмәгән, халык аларны үзе эзләп тапмаган. Соңга табарак аларны таный башласа да, бу тану бик озаклык белән, мәктәпләр аркылы гына вөҗүдкә килгән.
Тукаевның шөһрәте исә бөтенләй башка төрле. Анын халыкка мәгълүм булуы тәнкыйть аркылы да булмады (чөнки әдәбиятыбыз хәзердә дә әле рәтле бер тәнкыйть күргәне юк), мәктәпләр аркылы да булмады. Халык үзенең җырчысын үзе аралап табып алды. Шулай ук Тукаевны тәкъдир итүчеләр халкыбызның  зыялы кыйсеме генә түгел; сөйләнеп узылганча, иң югары тора торган сыйныфлардан алып иң түбәнге сыйныфларга кадәр аны беләләр. Соң бу ни өчен алай? Сәбәпләре нәрсә?
Бу сәбәпләрне ике төрлегә бүләргә мөмкин: бер төрлесе безнең иҗтимагый тормышыбыздан килә торган сәбәпләр, икенчесе — шагыйрьнең үз хассалары (үзенчәлекләре).
Иҗтимагый тормышыбыздан килгән сәбәпләрнең ин зурысы — әдәбиятыбызның гомуми (демократический) булуыдыр… Безнең яңа әдәбиятыбыз да туганнан ук гомуми булып туды; безнең яшь әдәбиятыбыз бер-бер аерым сыйныфка гына түгел, ул чын мәгънәсе белән демократический; авыл арасына да, руханилар вә шәкертләр арасына да, сәүдәгәрләр вә хезмәтчеләр арасына да аның юлы ачык. Моңар сәбәп, әлбәттә, әдәбиятыбызның теле халык теле булуыдыр. Әгәр дә әдәбиятыбыз халык өчен аңлавы читен булган тел белән язылса, мәгънәви яктан халыкка ничаклы охшарлык булса да, ул халык арасына тарала алмас, бәлки, госманлы төрекләренең әдәбияты шикелле, шул телне аңлый ала торган бер кыйсем халык өчен махсус булып калыр иде.
Тукаевның теле — саф халык теле. Ул чит сүзләр катышмаганга күрә генә түгел, үзенең бөтен төзелеше, бөтен тарзы ифадәсе (стиле) белән халык теле. Аның һәммә сүзләре «чат!» итеп бәрәләр. Ул күңелдә эз калдырырлык сүзләрне бер дә мәшәкатьсез таба ала, чөнки ул аларны төпсез кое шикелле булган халык теленнән чүпли. Мәсәлән, «Катиле нәфескә» дигән җитди шигырендә ул коры гына «газап китми кабердә тән черүдән» дип кенә калмый, аның артыннан ук «бүрек ташлап котылмыйлар бүредән» дип куя. Менә бу чын-чын халык теленең хосусияте. Тукаевның, шәкертлеге тәэсир итү сәбәпле, гарәпчә сүзләрне кайбер вакыт гадәттән артыграк истигъмал итүе * дә аның теленең ачыклыгына вә бөтенлегенә зыян китерми (*Аның башта төрекчәгә тәкълит итеп язган шигырьләре хакында сөйләмим. Г. Р.).
Тукаев — халык баласы. Ул халыкның үз эченнән чыккан. Шуңар күрә ул халык әдәбиятын, халык җырын бик яхшы белә. Болай гына түгел, бөтен рухы белән белә. Карагыз аның «Халык әдәбияты»н, «Халык моңнары»н, карагыз халык җырларына тәкълит итеп язган һәҗүи «Авыл җырлары»н. Алардан Тукайның халкын вә аның рухын никадәр аңлаганлыгын күрә алырсыз. Алыйк «Шүрәле»не, «Су анасы»н — бу әкиятләрдә ничаклы саф халык рухы бар.
Тукаев шигырьләренең укучыны мөсәххәр итә торган хосусиятләреннән берсе тагы — аларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр. Безнең күп шагыйрьләребезнең татарча язган «шигырь»ләре укып булмаслык дәрәҗәдә авыр булганда, Тукай шигырьләре үзләреннән-үзләре укылалар. Алыгыз аның халык җырлары вәзенендә язылган шигырьләрен; аларда, җырның техникасын мөкәммәл белүдән өстен, никадәр аның рухын аңлау куәсе күренеп тора:
Язасылай сүземне язалмыйм,
Ни булды икән минем каләмгә?
Язам диеп кенә утырсам да,
Вакытым гына китә әрәмгә!

Тукаев әдәбиятының тиз арада гомумиләшеп китүенә тагы ике мөһим сәбәп бар. Аларның берсе — Тукаев әсәрләренең рухы халык рухына муафыйк булуы, икенчесе —Тукаевның галәмгә карашы халыкныкына охшашлы булуыдыр.
Без Тукаев мәҗмугаларын актарып чыксак, аның шигырьләрендә өч төрле гонсырның күпчелек тәшкил итеп, күзгә бәрелеп торганын күрәбез. Ул гонсырлар: мәхәббәт, кайгы вә һөҗүдер. Халык җырларына күз салсак, без аларның да шушы өч гонсырдан мөрәккәп (өч элементтан кушылган) булганлыкларын күрә алабыз. Мәхәббәт аркасында хасил була торган төрле-төрле тойгыларны Тукаев шигырьләрендә табып булган шикелле, халык җырларында да шул ук хисләрне табарга мөмкин.
Безнең бөтен халык көйләребезнең вә халык җырларыбызның шактый бер кыйсеменең (өлешенең) төп нигезе вә рухы булган моңлану һәм кайгы хисе Тукаев шигырьләренең дә шигърият ягыннан иң югары торганнарын үтәләй үтәдер:
      Йөгереп төштем, су эчтем,
           Нигә төштем, ник эчтем?
      Бу хәсрәтләрне күргәнче,
           Нигә тудым, ник үстем?
Менә шушы халык җырындагы аһәң Тукаев шигырьләренең иң зур кыйсемендә (өлешендә) яңгырый, һөҗүи әсәрләр дә Тукаев әсәрләре арасында зур урын алалар. Без аның һөҗүи шигырьләрен, сонгый (ясалма) авыл җырларын, халык әдәбияты кыйсеменнән булган һөҗүи бәетләр, һөҗүи җырлар белән чагыштырып карасак, анда да шул ук рух берлеген күрәбез.
Менә шушы өч төрле аһәң (тон, моң) Тукаев әсәрләрен халык әдәбияты әсәрләре белән якынлаштырып, аларның мөхәррирен халык җырчылары белән бер рәткә куялар.
Тукаевның галәмгә карашы (мировоззрениесе) аның халык шагыйре булып китүенә зур роль уйнагандыр дип уйлыйм. Кеше, бернәрсәдән ләззәт алыр өчен, иң әүвәл ул нәрсәне аңларга тиеш. Музыка аңламаган кеше өчен беренче дәрәҗәдәге музыка әсәрләре дә, һичбер төрле тойгы бирә алмаенча, барыбер тавышлар җыентыгы гына булып калалар. Әдәбиятта да шулай ук: халык аңлавыннан гали булган әсәрләр язучы шагыйрь яки мөхәррирнең әсәрләре, аны аңлаучылар өчен бик олуг булсалар да, гавам каршында аларның кыйммәте булмый. Гавам аларны үз малы итеп таный алмый, һәрбер шигъри әсәр белән ләззәтләнер өчен, ул әсәр иң әүвәл кешенең рухына, дөньяга карашына, фикеренә муафыйк булырга кирәк. Бер милләттән булган кешеләр өчен үз милли көйләренең башка халык музыкасына караганда артыграк вә тирәнрәк тәэсир итүе дә һәр милләтнең үз музыкасы, үзенең рухани төзелешенә муафыйк булганга күрәдер.
Әдәбият та музыка шикелле. Аны аңлап ләззәтләнү өчен дә иң зур шарт — укучының фикере укыган нәрсәсен сыйдыра алуыдыр. Әгәр дә бу шарт табылмаса, әдәби әсәр укучыга кирәгенчә тәэсир итә алмый.
Тукаев әсәрләрендәге бөтен мәгънә — халык аңларлык мәгънәләр генә. Анда әллә нинди рухани куәтләре гади кешеләрнекенә караганда югарырак булган кешеләр генә аңларлык нечкә хисләр, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән аңлануы тиешле булган назик мәгънәләр күп табылмый. Аның гамәлгә, тормышка, дингә карашлары халыкның шуларга карашыннан күп аерылмый.
Бу турыда Тукаевка Сәгыйть Рәмиевне каршы куярга мөмкин. Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен аз гына бер кыйсем халык — зыялылар кыйсеме генә аңлый, шулар гына аны тәкъдир дә итәләр. Әсәрләрендәге шигъри хиссиятнең Тукаевка караганда артыклыгы вә нечкәлеге шөбһәсез булса да, Рәмиевне халык укымый, тәкъдир итми, чөнки аның шигырьләренең шигъриятен ул аңлый алмый. Аның шигырьләре халык рухына муафыйк түгел. Ул үзенең эчке тормышы белән генә тора. Ул — индивидуалист, шуның өчен Сәгыйть Рәмиев «халык шагыйре» түгел һәм һичбер вакыт булмас та. Киләчәктә Тукаевны тәнкыйть итәчәк зыялы тәнкыйтьчеләребез дә аның әсәрләренең шушы ноктасына бәрелерләр, ягъни Тукаев шигырьләренең иң зур кимчелеге итеп аның шигырьләрендәге лиризмның сайлыгын күрсәтерләр. Ләкин һичбер вакыт бу тәнкыйтьләр Тукаевның әдәбиятыбызда тоткан мөһим урынын түбән төшерә алмаслар. Ул һаман да безнең беренче «халык шагыйребез» булып калыр.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*