ТАТ РУС ENG

Гали РӘХИМ Тукаев – халык шагыйре

Тукаев шикелле аз гына вакыт эшләп, шулкадәр зур шөһрәт казанган мөхәррир яки шагыйрь бик аз булыр дип уйлыйм. Бигрәк тә бу шөһрәтнең хуҗасы татар шагыйре булуы, безнең шикелле әдәбият белән маташырга өйрәнеп җитмәгән, яңа әдәбиятының бөтен тарихы да әле бармак белән генә санарлык еллардан гыйбарәт булган халык арасыннан чыккан шагыйрь булуы бу мәсьәләнең әһәмиятен тагы да арттырадыр.
Карап караңыз, Тукаевның беренче шигырь мәҗмугасы чыкканнан хәзергә чаклы күпме вакыт үткән? Төгәлләп кенә әйткәндә, биш ел. Иң олуг мөхәрриремез Гаяз әфәнденең яза башлавына инде унбиш ел булса да, аның халык арасындагы шөһрәте Тукаевныкыннан артык булыр дип уйлый алмыйм. Тукаев шигырьләре авылларга тарала, Тукаев шигырьләренә ибтидаи (башлангыч) мәктәп балалары сөеп укыйлар, анларны җыр урынына көйләп йөриләр; байлар вә муллалар арасыннан Тукай шигырьләрене сөя-сөя укучылар булганлыгы шикелле, приказчиклар вә кара хезмәтчеләр арасында да чын-чын Тукай гашыйклары бар. Тукаевның беренче мәҗмугалары чыккан вакытта ук әле аның шигырьләрене укыганны җаннары-тәннәре белән хозурланып, халыкча әйтсәк, «авыз суларын агызып» тыңлаучы, үзләре укый да белми торган кучерлар, дворниклар булганлыгы хәтеремдә калган. Садә мужиклар, ул шигырьләрне ишеткәч, айларның мөхәррире хакында үзләренчә бер фикергә килеп: «Башка (башлы) да кеше икән соң бу!» — дип әйтә торганнар иде. Күз алдымызда Тукаевның чын-чын халык шагыйре булып, аның әсәрләре ничек халык арасына кереп, халык күңелендә ни рәвешчә урнашканлыгыны күрсәтә торган икенче факт та бар: шагыйрьнең вафатына инде өч атна булды, Тукаевка тәгъзия (кайгы уртаклашу) язылмаган бер генә номер татар газетасы чыкканы юк диерлек. Газета номеры саен дистә-дистә имзалар тулып ята. Исемнәре, җисемнәре моңар кадәр билгесез булган йөзләп-йөзләп татарлар үзләренең тәәссефләрене (кайгыларын) матбугат аркылы халык белән уртаклашырга ашыгалар. Матбугатта тәәссеф изһар итүчеләр йөзләп саналгач, тәәссефләрене эчләренә йотып калучылар, әлбәттә, меңләп саналырга тиеш.
Төрле халыкларның әдәбият тарихларыны актарып карасак, без аларның һичберсендә Тукаев шикелле тиз арада «халык шагыйре» булып киткән кешене таба алмамыз.
Хәзерге заманда мәдәни милләтләр арасында шулай тиз заман эчендә шөһрәткә менүче мөхәррирләр җыш-җыш чыгып торсалар да, айларны вә айларның шөһрәтене Тукаев вә аның шөһрәте белән чагыштыру һичтөрле мөмкин түгел. Яурупа мөхәррирләренең бик тиз арада үсеп, күбесенчә бик тиз арада сүнеп тә китә торган шөһрәтләре Яврупа тормышы үзе тудырган сәбәпләргә бинаән кылына. Анда һәрбер мөхәррирнең шөһрәте тәнкыйтьчеләр кулында. Тәнкыйтьчеләр мөхәррирне игътибарга алсалар — ул шөһрәткә менә, әгәр дә игътибар итмиләр икән, гәрчә ул башлаучы мөхәррирдә истигъдад (сәләт) әсәре булса да, үзенең исемене дөньяга чыгара алмыйчы, басылып калырга тиеш була.
Яурупадагы әдәбият укучы халык та бер калыптарак булып, халыкның зыялылар кыйсемене (өлешен) тәшкил итәләр. Анлар әдәбият галәмендәге яңалыкларны күздән кичереп барган кеби, тәнкыйтьне дә күздән үткәрәләр. Шунлыктан тәнкыйтьчеләр айларның фикерләрене азмы-күпме үз фикерләренә ияртеп йөртә алалар. Мәдәнияттә алга киткән милләтләрдәге мөхәррирләрнең шөһрәтләре менә шул черек нигез өстендә торалар.
Хәзер күз салып карыйк: яврупалыларның вә русларның элеккерәк заманнарда булган, азмы-күпме «халык шагыйре» исеме белән атала торган мөхәррирләренә. Алыйк Гетене, Шиллерны. Айларның нимеч халкы тарафыннан «халык шагыйре» ителеп танылулары яза башлауларыннан байтак еллар соң булганыны күрәмез. Рус шагыйрьләрене алсак, шулай ук: Пушкинның милли рус әдәбиятының атасы ителеп танылуы өчен, Крыловның «Крылов бабай» булып китүе өчен күп заманнар кирәк булганлыгыны күрәмез. Кольцовлар, Никитиннар, Шевченколар хакында да шул ук сүзләрне әйтергә туры килә. Югарыда исемнәре саналган шагыйрьләрнең дә күбесе «халык шагыйре» аталсалар да, айларга ул исемне бирүчеләр һаман да шул ук зыялы — әдәбият укучылар гына булган. Халыкның түбән кыйсеме айларны әллә нигә чаклы белмәгән, халык айларны үзе эзләп тапмаган. Соңгарак таба айларны таный башласа да, бу тану бик озаклык белән, мәктәпләр аркылы гына вөҗүдкә килгән.
Тукаевның шөһрәте исә бөтенләй башка төрле. Аның халыкка мәгълүм булуы тәнкыйть аркылы да булмады (чөнки әдәбиятымыз хәзердә дә әле рәтле бер тәнкыйть күргәне юк), мәктәпләр аркылы да булмады. Халык үзенең җырчысыны үзе аралап табып алды. Шулай ук Тукаевны тәкъдир итүчеләр халкымызның зыялы кыйсеме генә түгел; сөйләнеп узылганча, иң югары тора торган сыйныфлардан алып иң түбәнге сыйныфларга кадәр аны беләләр. Соң бу ни өчен алай? Сәбәпләре нәрсә?
Бу сәбәпләрне ике төрлегә бүләргә мөмкин: бер төрлесе безнең иҗтимагый тормышымыздан килә торган сәбәпләр, икенчесе — шагыйрьнең үз хассалары (үзенчәлекләре).
Иҗтимагый тормышымыздан килгән сәбәпләрнең иң зу-рысы — әдәбиятымызның гомуми (демократический) булуыдыр. Безнең иҗтимагый тормышымыз әүвәлдән үк бик садә булып килгән. Безнең халыкта башка халыклардагы шикелле, бер-берсеннән бөтенләй аерым яшәп, үзләренә махсус интереслар белән тора торган, сыйныфларга бүленү булмаган. Яисә андый сыйныфлар булса да, бик аз булганга, барлыклары юклыкка хисап булган. Башка халыкларда, күрәмез ки, мәдәнияткә иң элек аяк басучылар тормыш ягыннан тәэмин ителгән югары сыйныфлар — мирзалар сыйныфы булган. Бүтән кыйсем халыклар мәдәният турысында айлардан бик күп артта калып барганнар. Шунлыктан ул халыкларда әдәбият та үзенең була-булышыннан югары сыйныфларга махсус була килгән. Түбән сыйныфлар ул әдәбиятны аңлар өчен, рухани җәһәттән бик күп тәрәккый итәргә тиешле булганнар. Бездә исә, сыйныфлар арасында аерма аз булганга күрә, бөтен халык рухани тормышта бер адым беләнрәк барган. Бездә һәммә сыйныфлар мәдәният юлында бергәрәк атлаганнар. Шуның өчен безнең яңа әдәбиятымыз да туганнан ук гомуми булып туды; безнең яшь әдәбиятымыз бер-бер аерым сыйныфка гына махсус түгел, ул чын мәгънәсе белән демократический: авыл арасына да, руханилар вә шәкертләр арасына да, сәүдәгәрләр вә хезмәтчеләр арасына да аның юлы ачык. Моңар сәбәп, әлбәттә, әдәбиятымызның теле халык теле булуыдыр. Әгәр дә әдәбиятымыз халык өчен аңлавы читен булган тел белән язылса, мәгънәви яктан халыкка ничаклы охшарлык булса да, ул халык арасына тарала алмас, бәлки, госманлы төрекләренең әдәбияты шикелле, шул телне аңлый ала торган бер кыйсем халык өчен махсус булып калыр иде.
Тукаевның теле — саф халык теле. Ул чит сүзләр катышмаганга күрә генә түгел, үзенең бөтен төзелеше, бөтен тарзы ифадәсе (стиле) белән халык теле. Аның һәммә сүзләре «чат!» итеп бәрәләр. Ул күңелдә эз калдырырлык сүзләрне бер дә мәшәкатьсез таба ала, чөнки ул айларны төпсез кое шикелле булган халык теленнән чүпли. Мәсәлән, «Катиле нәфескә» дигән җитди шигырендә ул коры гына «газап китми кабердә тән черүдән» дип кенә калмый, аның артыннан ук «бүрек ташлап котылмыйлар бүредән» дип куя. Менә бу чын-чын халык теленең хосусияте. Тукаевның, шәкертлеге тәэсир итү сәбәпле, гарәпчә сүзләрне кайбер вакыт гадәттән артыграк истигъмал итүе* (Аның башта төрекчәгә тәкълид итеп язган шигырьләре хакында сөйләмим. — Г.Рәхим искәрмәсе.) дә аның теленең ачыклыгына вә бөтенлегенә зыян китермиләр.
Тукаев — халык баласы. Ул халыкның үз эченнән чыккан. Шуңар күрә ул халык әдәбиятыны, халык җырыны бик яхшы белә. Болай гына түгел, бөтен рухы белән белә. Караңыз аның «Халык әдәбияты»ны, «Халык моңнары»ны, караңыз халык җырларына тәкълид итеп (ияреп) язган һөҗүви «Авыл җырлары»ны. Айлардан Тукайның халыкны вә аның рухыны никадәр аңлаганлыгын күрә алырсыз. Алыйк «Шүрәле»не, «Су анасы»ны — бу әкиятләрдә ничаклы саф халык рухы бар. Тукаев шигырьләренең укучыны мөсәххәр итә (сихерли) торган хосусиятләреннән берсе тагы — айларның гадәттән тыш музыкальный булуларыдыр. Безнең күп «шагыйрь»ләремезнең татарча язган «шигырь»ләре укып булмаслык дәрәҗәдә авыр булганда, Тукай шигырьләре үзләреннән үзләре укылалар. Алыңыз аның халык җырлары вәзенендә язылган шигырьләренә: айларда, җырның техникасыны мөкәммәл белүдән өстен, никадәр аның рухыны аңлау куәсе күренеп тора:

Язасылай сүземне язалмыйм,
Ни булды икән минем каләмгә?
Язам диеп кенә утырсам да,
Вакытым гына китә әрәмгә!

Тукаев әдәбиятының тиз арада гомумиләшеп китүенә тагы ике мөһим сәбәп бар. Айларның берсе — Тукаев әсәрләренең рухы халык рухына муафыйк булуы, икенчесе — Тукаевның галәмгә карашы халыкныкына охшашлы булуыдыр.
Без Тукаев мәҗмугаләрене актарып чыксак, аның шигырьләрендә өч төрле гонсырның күпчелек тәшкил итеп, күзгә бәрелеп торганыны күрәмез. Ул гонсырлар: мәхәббәт, кайгы вә һөҗүдер. Халык җырларына күз салсак, без айларның да шушы өч гонсырдан мөрәккәб (өч элементтан кушылган) булганлыкларыны күрә аламыз. Мәхәббәт аркасында хасил була торган төрле-төрле тойгыларны Тукаев шигырьләрендә табып булган шикелле, халык җырларында да шул ук хисләрне табарга мөмкин.
Безнең бөтен халык көйләремезнең вә халык җырларымызның шактай бер кыйсеменең төп нигезе вә рухы булган моңлану һәм кайгы хисе Тукаев шигырьләренең дә шигърият ягыннан иң югары торганнарыны үтәләй үтләшәдер:

Йөгереп төштем, су эчтем,
Нигә төштем, нигә эчтем?
Бу хәсрәтләрне күргәнче,
Нигә тудым, нигә үстем?

Менә шушы халык җырындагы аһәң Тукаев шигырьләренең иң зур кыйсемендә яңгырый, һөҗүви әсәрләр дә Тукаев әсәрләре арасында зур урын алалар. Без аның һөҗүви шигырьләрене, сонгый (ясалма) авыл җырларыны, халык әдәбиятының кыйсеменнән булган һөҗүви бәетләр, һөҗүви җырлар белән чагыштырып карасак, анда да шул ук рух берлегене күрәмез.
Менә шушы өч төрле аһәң Тукаев әсәрләрене халык әдәбияты әсәрләре белән якынлаштырып, айларның мөхәррирене халык җырчылары белән бер рәткә куялар.
Тукаевның галәмгә карашы (миросозерцаниесе) аның халык шагыйре булып китүендә зур роль уйнагандыр дип уйлыйм. Кеше, бер нәрсәдән ләззәт алыр өчен, иң әүвәл ул нәрсәне аңларга тиеш. Музыка аңламаган кеше өчен беренче дәрәҗәдәге музыка әсәрләре дә, һичбер төрле тойгы бирә алмаенча, бары бер тавышлар җыентыгы гына булып калалар. Әдәбиятта да шулай ук: халык аңлавыннан гали булган әсәрләр язучы шагыйрь яки мөхәррирнең әсәрләре, аны аңлаучылар өчен бик олуг булсалар да, гавам каршында айларның кыйммәте булмый. Гавам айларны үз малы итеп таный алмый, һәрбер шигъри әсәр белән ләззәтләнер өчен, ул әсәр иң әүвәл кешенең рухына, дөньяга карашына, фикеренә муафыйк булырга кирәк. Бер милләттән булган кешеләр өчен үз милли көйләренең башка халык музыкасына караганда артыграк вә тирәнрәк тәэсир итүе дә һәр милләтнең үз музыкасы үзенең рухани төзелешенә муафыйк булганга күрәдер.
Әдәбият та музыка шикелле. Аны аңлап ләззәтләнү өчен дә иң зур шарт — укучының фикере укыган нәрсәсене сыйдыра алуыдыр. Әгәр дә бу шарт табылмаса, әдәби әсәр укучыга кирәгенчә тәэсир итә алмый.
Тукаев әсәрләрендәге бөтен мәгънә — халык аңларлык мәгънәләр генә. Анда әллә нинди рухани куәтләре гади кешеләрнекенә караганда югарырак булган кешеләр генә аңларлык нечкә хисләр, әйтелеп бетмәгән сүзләрдән аңлануы тиешле булган назик мәгънәләр күп табылмый. Аның галәмгә, тормышка, дингә карашлары халыкның шунларга карашыннан күп аерылмый.
Бу турыда Тукаевка Сәгыйть Рәмиевне каршы куярга мөмкин. Сәгыйть Рәмиев шигырьлэрене аз гына бер кыйсем халык — зыялылар кыйсеме генә аңлый. Шунлар гына аны тәкъдир дә итәләр. Әсәрләрендәге шигъри хиссиятнең Тукаевка караганда артыклыгы вә нечкәлеге шөбһәсез булса да, Рәмиевне халык укымый, тәкъдир итми, чөнки аның шигырьләренең шигъриятене ул аңлый алмый. Аның шигырьләре халык рухына муафыйк түгел. Ул үзенең эчке тормышы белән генә тора. Ул — индивидуалист. Шуның өчен Сәгыйть Рәмиев «халык шагыйре» түгел һәм һичбер вакыт булмас та. Киләчәктә Тукаевны тәнкыйть итәчәк зыялы тәнкыйтьчеләремез дә аның әсәрләренең шушы ноктасына бәрелерләр, ягъни Тукаев шигырьләренең иң зур кимчелеге итеп аның шигырьләрендәге лиризмның сайлыгыны күрсәтерләр. Ләкин һичбер вакыт бу тәнкыйтьләр Тукаевның әдәбиятымызда тоткан мөһим урыныны түбән төшерә алмаслар. Ул һаман да безнең беренче «халык шагыйремез» булып калыр.


«Аң» журналы. — 1913. — № 9. — Б.149-152.

 
(Чыганак: Гали Рәхим: тарихи- документаль, әдәби һәм биографик җыентык. – Казан: Җыен, 2008. – 480 б.).


 

Комментарий язарга


*