ТАТ РУС ENG

Газизә ЗӘБИРОВА Тукай турында истә калганнар (Тукай Уральскида)

Габдулланың Мөхәммәтвәли дигән Казан кустареннан Өчиле авылындагы бабасы Зиннәтулла йортына кайткан сәбәбенең икенче риваяте бар:
Мөхәммәтвәли белән хатыны Газизә Тукайның атасы белән бертуган агасы барлыгын, аның «эчкече, бозык кеше» икәнен ишетәләр. Тәрбияләп үстергәч кенә алып китәр дигән сүзләрне дә әйтәләр, имеш. Шул сүзләрнең тәэсире белән, ахры, үзләренә бала булып калмаслыгыннан куркып, кире бабасына озаталар дигән хәбәр дә бар иде.

***

Бәдри абзый Тукайны Казаннан Җаекка алып китә, ул үзе дә озакламый шунда күчә. Бәдри абзый гаиләсе минем өчен дә, Гайдулла өчен дә туган агабызның йорты күк иде бик аралашын йөри идек. Габдулла Казангаа килеп, анда «зуп-зур Тукай» булгач, Бәдри абзый белән очрашканда, Тукай хакында күп сөйләнелә торган иде. Аның язганнарын бергәләп укый идек. Бәдри абзыйның шундагы сүзләреннән исемдә калганнары:
«Исемдә калганнар»ын укый торгач, Тукайны Уральскиның Алты-биш Сафый кулына калдырып киткәндә, Габдуллага икешәр тиенлек алты бакыр биргән төшенә җиткәндә, Бәдри абзый: «Аны белгәндә бер сум тоттырган булыр идем», — дип, ботын чабып көлә торган иде.
Кырлайдагы Сәгъди картка барып, Тукайны сораганын бик тәфсилләп сөйли торган иде.
Сәгъди картның өенә Бәдри абзый бер мулланы алып барган. Башта Габдулланы бирергә кирәклеген мулла сөйләгән. Мулланың сүзенә чаршау аркылы Сәгъди картның хатыны: «Бездә кешегә бирә торган бала юк!» — дип бик каты торган. «Мулладан рәт чыкмый торган булгач, үзем керештем. «Үрәдниктән кәгазь бар»,—дип, кесәмнән русча язылган иске кәгазьләрне чыгарып салгач кына йомшарттым», — ди торган иде.
Габдулла Казандагы Мөхәммәтвәлидә торган чагында мин дә Казанда идем. Әни белән бертуган апам — «солдатлар мулласы» дигән Гариф мулла җәмәгате Хәдичә апайда асралып тора идем. Беркөнне, кулыма төшкән тиеннәремне җыйнап, Габдулла янына бардым. Юлда алма сатып алдым. «Апаең килгән» дип, анасы (Мөхәммәтвәли җәмәгате) Габдулла белән күрештереп, чәй белән кунак итеп җибәрде. Аның яхшы торганына куанып кайттым.

***

1892 елның (?) кышында, җизнәм Гариф мулланың тарсынуы аркасындамы, әллә башка берәр сәбәптәнме, мине «Уральскидагы җизнәң чакырткан» дип, Бәрәскә кешеләре белән Уральскига озаттылар. Чынында Уральскидагы әти белән бертума апам Газизә һәм җизнәм Галиәсгар Усманов мине чакыртмаганнар икән. Шулай да яхшы чырай белән каршы алдылар. Өстемдәге яман киемнәремне, төп салдырган иске каталарымны күреп бик кызгандылар.
Усмановларда торган чагында, балалар хакында сүз чыккан саен, Габдулланы бик кызганып сөйли торган идем. Мин Уральскига килгән чагында апабыз белән җизнәбезнең Зөһрә, Фатыйма, Марзия исемле кызлары һәм Гобәйдулла исемле уллары бар иде. Минем килгәнемә ике ел тулар-тулмаста тамак шешеннән Марзия, аннан соң атна-ун көн эчендә Гобәйдулла да вафат булдылар. Бигрәк тә соңгысы — унбер яшендәге бердәнбер улларының үлүе — алар өчен бик зур хәсрәт булды.
Гобәйдулла үлгәч, бер елдан соң (икенче кышны) Казаннан Габдулланы чакырырга уйлыйлар. Бу хакта беркөнне апай мине чакыртып акыллашты: «Казаннан Габдулланы чакыртыйкмы әллә? Ишек алдыбызда бер ир бала уйнап йөрсә, бәлки, җизнәңә дә уңай булыр иде», — диде. Мин инде бу киңәшне шатланып каршы алдым. Ирдән кайткан кызы Зөһрә генә: «Кеше баласы үз балаң күк булмый; кеше баласы — кеше баласы булыр инде ул», — диде. Ләкин апай, аның сүзенә карамастан, җизнигә әйтмәкче булды. Шуннан соң, чәйгә утыргач, апай сүз башлады: «Казанда Гариф абзыйның баласы бар. Кеше кулында тора. Алдыбызда уйнап йөрсә, Гобәйдулла шикелле булмасмы икән?» — диде. Җизни шунда ук: «Алдырырга кирәк алай булгач», — дип, үзенең ризалыгын белдерде.
Бу сөйләү кыш башында булган иде. Гадәт буенча беренче чана юлы белән Җаекка Казаннан «казанчылар» килә торган иде. Шулар белән Бәдри абзый да килгән иде. Ул бу килүендә дә, апайның авылдашы булу сәбәпле, җизниләргә төшкән иде. Казанга кайтып китәрендә, җизни Бәдри абзыйга: «Гариф абзыйның баласы фәкыйрь һәм начар хәлдә тора икән, син, Бәдретдин, икенче килгәндә, аны алып кил. Үзең килә алмасаң, берәү белән җибәр. Монда алдырып, үзебез тәрбияләп укытырбыз», — диде. Бәдри абзый Габдулланың хәлен бик кызганыч итеп сөйләп, җизнинең фикерен шатланып каршы алды. (Җизни апай белән сөйләшкән чакларда: «Каенагаларым арасында Гариф абзыйны яратам», — ди икән).
Шулай итеп, Тукайның «Исемдә калганнар»ында язылган, Казаннан Уральскига булган сәфәре шул елның кышында була.
Галиәсгар җизни үзе исән чагында без ятимнәрне яхшы тәрбияләде. Ул: «Ата-аналары исән булса, без бу балаларның тырнагын да күрмәс идек. Кыз баланың кирәк-ярагын алып куй», — дип, апайга әйткәли иде.
Габдулла килгән кыштан соңгы җәен җизниләр Казанга барып килделәр. Аннан кайтканда, үзенең якын тиешлеләреннән Мөхәммәтгали һәм Фәйрүзә дигән ике ятим кардәшләрен алып кайттылар.
Габдулла мәдрәсәгә күчкәнче, Мөхәммәтгали һәм Фәйрүзә белән бергә, түбән өйдә, Гыймади һәм Гайни дигән ирле-хатынлы эшчеләр янында тора иде. Бу өч бала арасында берәр талаш чыкканда, Габдулланың бер күзендәге беленер-беленмәс кенә торган агына тел тигезгәлиләр икән. Гайни дә кайчакларны «сукыр» дип кимсеткәли икән. Габдулланың: «Исемдә калганнар»ның ахырын язармын дигәненнән Гайни мәрхүмә куркып та йөргән иде.
Гайни — ачуы белән юмасы бергәрәк йөри торган үткен генә хатын иде. Вакыт-вакыт балаларга таяк та төшергәләгән булса кирәк. Беркөнне җизни Гайнине, балаларның берсеннән аяк киемен салдырып утырганын югары өй тәрәзәсеннән күреп, шелтәләп алганы хәтеремдә. Бу өч бала Гайнинең Габдулла исемле баласын да караштыргалыйлар иде. Аны һәртөрле «һөнәрләр»гә дә өйрәтәләр: әтәч итеп кычкырталар, эт итеп өрдерәләр иде.
Габдулла белән Мөхәммәтгали пардан киенеп йөриләр иде: җизни кәләпүш алса да — кара хәтфәдән эшләнгәнен парлап ала, читек-кәвеш һәм башка кием-салым да шулай ук иде. Күп гарәфә, күп Гаетләрнең берсендә Габдулланың, яңа читек-кәвешләрен кочаклап, йоклап калганы исемдә.
Өч үксез баланың эчендә укуга җәптәше Габдулла булып чыга. Шуңа күрә, «боларыңнан эш чыкмас, ахры» дип, Мөхәммәтгали белән Фәйрүзәне күбрәк өй эшләренә таба боралар. Габдулланы исә, «укуны булдыра алырлык икән бу» дип, җизни эшкә бик кушмый, укытырга уйлый.
Габдулла килгән елны ук мәдрәсәгә укырга йөри башлады. Уральскига килгәндә, тугыз яшьләрендә иде. Шунда ук төркине * яхшы укый иде (*Төркине — иске гарәп әлифбасы  белән басылган татарча китапларны — мәгънәсендә. Ред.). Сабакны бик күңел биреп укыды. Кайчакларны, сабакка соңга калам дип, иртәнге ашны ашамастан китеп кала иде.
Габдулла килгәннән соң, биш ел чамасы үткәч, Галиәсгар җизни вафат була. (1899—1900 еллар булса кирәк.) Аңарчы Габдулла җизниләрдә тора, мәдрәсәгә барып-килеп кенә укып йөри иде.
Җизниләр кулында Габдулла яхшы гына тәрбияләнде. Шулай булса да, җизнидән хәтере калган чаклары да булган, ахры. Җизнинең үлгән хәбәрен безгә Габдулла килеп әйтте. Җәйге иртә иде. Мин елый башладым. Минем елавыма каршы Габдулла: «Аңа ник елыйсың, «атаңа нәләт» дип ул минем үлгән атама тел тигезә торган иде», — диде.
Габдулла бала чагында, җизнәсе Габдрахман өйдә
юк вакытларны, безгә килеп куна торган иде. Кунганда күбесенчә каенагам Шәрәфнең кече улы, Габдулланың кордашы — Хәлил белән бергә куна торган иде. Икәвенең «аулак өйдәге» бар эшләре — икәүләшеп җырлау иде. Габдулла һәрвакыт: «Апай, минем белмәгән җырым юк», — дип сөйләнә торган иде.
Гадәттә Габдулланың хәтере бик тиз калучан иде. Безнең Җаекта гает көннәрендә танышлары балаларга «гаетлек» итеп вак акча бирә торганнар иде. Беркөн гает итеп апаема барганымда, апай Габдулланың Габдрахман җизнәсеннән хәтере калганын сөйләде: «Җизнәләреңә гает итеп бар», дисәм, Габдулла: «Урамда күрде әле, гаетлеген бирмәде», — дип, үпкәсен белдертте.
Габдулла, күп вакытларын түбән өй тәрәзәсеннән карап, уйланып утыра торган иде. Күргән кешеләрнең күбесе: «Бу бала туган илен сагына торгандыр», — ди торганнар иде. Шулай тәрәзә төбендә утырып, китап уку гадәте до бар иде. Укыган китаплары күбесенчә хикәят китаплары була. Алар арасында «Бакырган» кебек кәйле китаплар да була торган иде.

***

Габдулла кече яшьтән, зурлар арасына кереп, зур мәсьәләләр хакында сөйлөргә ярага, шулар эчендә дин мәсьәләсе дә кузгала иде. Беркөнне без: «Кәләпүшеңне салма, киеп йөр, урыс күк яланбаш йөрмә», — дидек. Шуңа каршы ул кәләпүшенең сүтелгән җирен карап: «Бу кәләпүшне дин чыгармы дип актарсам, дин чыкмый, тик сүс кенә чыга», — диде. Кайчакларны үзенең дин хакындагы фикерләрен минем белән дә бүлешкәли иде. "Мөхәммәдия"дәге «аны белмәде кем рахман, бирептер анлара иман» дигән бер шигырьне китереп: «Менә бу җирдә алла Адәм белән Хаваның бодай ашаганын белми калган дип әйткән ич», —диде.
Яшьрәк чакларында Габдулла безгә еш килә иде. Бара-тора, зураеп эшкә кереп киткәч, килүе дә сирәгәйде. Кайчакларны аналарын сораша торган иде. Мин дә исемдә калган кадәресен әйтеп, буе фәләнгә ошаган, ак чырайлы, кашы-күзе кара дип сөйли идем. Зурая төшкәч, язган шигырьләрен миңа килеп укый торган иде. Миңа иң беренче укыган шигыре — Сафый абзый белән Фатыйма апа турында иде. Ул шигырен укыгач, мин: «Моны син чыгардыңмы, әллә Камил чыгардымы?» — дидем.
«Аларның тормышын Камил кайдан белсен, мин яздым. Мин аларга барып йөри идем ич», — диде. «Читтә минем иптәшләрем бар, алар белән хат язышып торам. Шигырьләремне бастырган өчен акча да алдым әле» дир сөйләгәне дә хәтеремдә.
Беренче балаларым ике ул иде. Беркөнне Габдулла шуларга карап: «Апай! Менә бу балаларыңны үзем укытырмын. Үзем белгәнне белдерермен; укырга кайсы җәп-тәшрәк булыр икән», — диде. «Апай! Мин сине беркөнне клубка алып барам әле, «бу нинди татар хатыны килгән» дип, халыкның исе китсен», — дип тә куйгалый иде.
Беркөнне кунаклар чакырырга уйладым. Кунаклар киләсе көннең алдында кич Габдулла безгә кунарга килде. «Апай, мин самовар агартырга бик оста, китер самоварыңны үзем агартып бирим» дип, маен алып агарта да башлады. Мин башта уйнап әйтә икән дип уйладым. Үзем агарткан күк ялт иттереп бирде.
Шулай куна килгән көннәрнең берсендә, «кашык-аяк юасым бар әле» дип, аллы-артлы, мич белән генә бүленгән алгы якка чыгып киттем. Габдулла артымнан чыгып, минем кашык-аяк юганымны карап торды да: «Шуны да кашык-аяк юам дип әйтәсеңме? Ике-өч бөртек кашык белән өч тәлинкәнең «кашык-аяк юам» дип әйтерлеге бармыни?» — диде.

***

Бай җизнәсенең өендә ятим Габдулла күпме яхшы торды дисәк тә, кагылмады түгел, азмы-күпме кыерсытуларны күрде. Беркөнне Габдулланың югары өйгә менеп барганын апайның олы кызы Зөһрә күреп: «Монда нигә мендең, кит моннан», — дип куып төшергәнен хәтерлим. Аннан түбән төшсә, Гайни дә: «Ник төштең, нигә арлы-бирле йөрисең», — дигәли иде. Зөһрә ата-анасына:
«Әй аңгыралар, беркатлылар, кеше баласын асрыйлар»,— дип төрткәләп тә алгалый иде. Апа исә, миңа бер туганы итеп, кайчакларны Габдулладан зарлана: «Югары өйгә менеп ашамый, кыргый үзе, җизнәсенә ияләшми, Мөхәммәтгали «абзый» дип өзгәләнеп тора, җизнәңнең алдына каршы чыга. Габдулла алай түгел»,— диде.

***

Безнең әти — Гариф мулла—җиде бабадан бирле Кушлавычта мулла булып торган. Муллалыкны яратмый юрган иде. «Исән булсам, балаларымны мулла итмәм, — ди торган иде. Әтинең беренче хатыны Ямәширмә мулласы Сираҗетдиннең кызы Гафифә булган. Аннан Мөхәммәтшәриф исемле бер бала һәм мин дөньяга килгәнмен.
Абый укуга җәптәш иде. Ләкин, әти үлеп, ятим калган сәбәпле, укуын дәвам иттерә алмады. Әти үлгәч, бер генә кыш мәдрәсәдә торды. Аннан Казанга килеп, Җамали «хәрчәүнигендә» буфетчик булып торды. Бер кыш торгач, җәй көне тир хастасы белән авырып кайтты. Бер ел авырып ятып, икенче язны вафат булды. Үлгәндә, тик 17 яшьләрендә генә иде. Аның күргәннәре дә Габдулланың бала чакларында күргәннәреннән ким түгел. Ләкин үзе бик күңелле кеше иде. Үлем түшәгендә ятканда да, төрле уем көлке сүзләр сөйләп, Гайнулла *(*Кушлавыч карты — безнең рәсми опекуныбыз иде.    Карчыгы Мохлис абыстай белән икәве авыру абыйны елдан артык тәрбияләделәр.  Г.З.) абзыйларны көлдерә торган иде.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*