ТАТ РУС ENG

Гыйльметдин ШӘРӘФ Тукай тугрысында истә калганнар (Тукай Казанда)

Шагыйребез белән беренче танышуым мәктүп (хат) аркылы  1907 нче сәнә майда булды.

Безнен «Шигырь мәҗмугалары» нәшер итәчәгебезне һәм бер – ике нәшер иткән мәҗмугаларыбызны күреп, безгә: « Сез мөгьтәбәр татар шагыйрьләренең шигырьләрен нәшер итә башлагансыз икән. Мин дә үземнең берәр мәҗмугамның шулар арасында булуын телим», — мәфһүмендә (фикерендә)  бер  хат яза.
Без шигырьләрен кабул итәбез. Бу көндә «Беренче, икенче Тукаен шигырьләре» исемендә йөри торган шигырьләрен безгә җибәрә.
Мәҗмугаларын җибәреп, берәр ай чамасы үткәч (5 июль, 1907 сәнәдә), Габдулла әфәнде безгә «Шүрәле» шигырен җибәрә һәм хатында: «Тарафыгызга тагы да «Шүрәле» вә «Тәрбиятел әтфаль»гә сәрләүхәле шигырьләремне күндерәм. Шуларны «Китмибез!» вә «Бездә истигъдат бар» шигырьләре белән бергә рисаләнең башына куярсыз. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» (бу әсәр тиздән матбугатыбызда чыкса кирәк) сәрләүхәле  (исемле) шигырь басылмый калса да зарар итмәс зан итәм (дип уйлыйм)», — дип яза,
(Моңа караганда «Шүрәле»не шагыйрь 1907 сәнә июньнәрдә  язган була.)
1907 сәнәнең җәендәндә «Мәҗмүга»сын нәшер хакында 5–6 мәктүп яза. Мәктүпләренең бәгъзыларын Габдулла әфәнде хәзерге язуы кеби нәкъ татарча итеп яза, бәгъзы мәктүпләрен төрек теле белән яза иде.
Ул вакытта безгә җибәргән мәҗмугасындагы шигырьләренең күбрәге «Әлгасрел-җәдит»тә вә башка газетларда  басылган…
Арада «Мужик йокысы», «Теләнче» кебек татарча шигырьләре булса  да,  аз иде.
1907 нче сәнәнең әүвәлге яртысына кадәр Габдулла әфәнде шигырьләрен төрекчә язу белән татарча язу арасында йөреп, бер катгый фикергә килмәгән. 1907 нче сәнәнең соңгы яртысының башларында ул үзенең «Шүрәле»се белән нәкъ татар теленә әйләнеп китә. Аннан соң язган шигырьләренең бөтенләен диярлек татарча яза.
1–2 нче «Тукаев шигырьләремнең беренче басмаларында ук татарча шигырьләр тагы булгаласа да, аларның күбесен Габдулла әфәнде соңыннан арттырды. Бу мәҗмугалар 1907 нче елның октябрь ахырларында матбугат галәменә чыкты. Шул вакытка кадәр язган нәрсәләрен Габдулла әфәнде үзенең мәҗмугасын мөкәммәлрәк (тулы, төгәл)   чыгару өчен  безгә җибәреп  торды.
1907 нче сәнә август 9 нда язган мәктүбендә үзенең озакламый Казан әтрафына каралу өчен (призывка) кайтып,  аннан  Казанга  килүен яза.
Без дә мәҗмуганы эшләтүне, үзе карап бастыруы өчен, үзе Казанга кайтканчы кичектерергә уйлаштык.

II

Октябрь  ахырлары  булырга  кирәк.
Яшь кенә ике шәкертсыман кеше, матбага конторына кереп (күрешми, исәнләшми), матбаганы карап йөрергә үтенделәр. Рөхсәт итеп, үзем күрсәтеп йөрдем. Матбагадан чыгып барганда (алардан берсе): «Менә сезгә Уральскидан Камил Мотыйгый «Яна тормыш» газетына абунә дәфтәре җибәргән иде», — дип, дәфтәр сузды.
— Сез Уральскидан Габдулла Тукаев түгелме?
— Ие,  шул  булам.
Килү-китүләре, үзенең призыв эшләрен бетереп, авылдан хәзер генә «Болгар»га килеп төшеп, чәй эчкәнче, үзенең мәҗмугасының хәлен белеп менәсе килүләре сөйләшелә.
Борһан әфәнде Шәрәф белән Пушкин, Лермонтов Шигырьләре, Белинский вә гайреләрнең тәнкыйтьләре канында бер сәгать чамасы сөйләшеп утыралар.
Габдулла әфәнденең ул вакытта бу ике шагыйрьгә бик мәхәббәт куеп сөйләүләре һәм Белинский әсәрләре белән бөтенләй таныш түгеллеге хәтеремдә калган.
Габдулла әфәнде үзе белән тагы берничә яңа шигырьләр алып килгән. Шул шигырьләрне дә кертеп, үзенең мәҗмугаларын карап бастырырга башлады.

III

Казан яшьләренең 1905 нче елларның шау-шуларын уздырып, «аттестат зрелости»га хәзерләнү дәверенең иң куәтле заманнарында Габдулла әфәнде Казанга килеп төшә. Ул шул яшьләрнең күбесе белән таныша, утырыша, күбесе аның беренче мәртәбә килеп төшкән «Бол– гар»ның 30 номерына да килеп утыралар иде.
Соңгы елларда шагыйрь Казан яшьләре белән утырышканның соңында шул вакытта башына килгән фи« керләрен  болай  сөйли  иде:
«Казанга килеп төшү белән миңа бик тиз Казан яшьләре белән танышырга, аларның мәҗлесләрендә булырга  туры  килде.
Очраганда мәҗлесләрендә сөйләнгән сүзләре: русларның яңа һәм иске мөхәррирләренең әсәрләре, алар хакында язылган тәнкыйтьләр, рус әдәбиятының тарихлары  хакында  була  иде.
Мин боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел. Минем бик зур нәрсә итеп, Уральскидан кадәр сөйрәп килгән Пушкинымны «күп сөйләнгән нәрсә!» дип кенә уздыралар; аның үзе тугрысында түгел, аның хакында Белинский, Писаревларның тәнкыйтьләрен генә чагыштыралар, берсе Белинскийның сүзен мәгъкулли, икенчесе Писаревны  куәтли иде.
Мин, болар арасына кереп, башта тәмам югалып калдым. Эч поша, үземнең әлегә кадәр Уральскида капланып ятуыма ачына башладым. Минем бик аз нәрсәдән хәбәрдар булуым, теге бай баласының минем яңа ишетә торган рус әдәбияты тарихын су кеби эчүе; мин гади мөтәрҗим дип йөри торган фәләннең Пушкинны тәнкыйтькә көче җиткән Белинскийларны тәнкыйтькә куәте җитәрлек рус әдәбиятыннан хәбәрдар булуы пишкадәмнәр янында мине сахра малае итеп калдырды.
Мин ул чакта үземнең кимчелегемне белеп, эчтән тынам, мондый мәсьәләләр хакында сүзне озынга җибәрмичә, башка  бапларга күчә торган идем.
Айлар, еллар үтте. Әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым. Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларын сөйләшеп йөргәннәр икән… Алар «аттестатчылар», берничәсе шул ук «аттестатчылар»ның мәҗлесендә йөреп, «аграрный вопрос», «эффектный» дип, урынлы-урынсыз модный сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар  булып чыктылар.
Казан яшьләре хакындагы минем баштагы фикерем дә бөтенләй үзгәрде. Минем баштагы алдануым алданырга кирәк урында да мине алданмаслык итеп тәрбия итеп калдырды…»

IV

1907 нче сәнә ноябрь числоларында «Әхбар» газетын чыгарырга булып, язучылар чакыра башлыйлар. Тукай да даими язучылардан итеп чакырыла. Баштарак разыйлык күрсәтеп йөрсә дә, газет чыгар алдыннан башка эшкә керешкәнне мәгълүм итеп, газетта даими булышучылардан  аерыла.
Ул газетка керү урынына «Китап» исемендә нәшрият эшенә башлаган Габдерахман Дәүләтшинга экспедитор булып керә. Ул хакта Тукай менә болай дип сөйли торган  иде:
«Мине «Әхбар»га чакыралар. Мин анда, кирәк нәрсә бирсәләр дә, телим-теләмим тәрҗемә итәргә тиешле булам һәм һәр номерга 2—3 йөз юл нәрсә язарга тиешле.
Минем русчам Уральскидан килгәндә зәгыйфь иде.
(Үзем теләгән нәрсәләрне тәрҗемәгә куәтем җитсә дә, ни бирсәләр, аны тәрҗемә итәргә үземдә икътидар хис итми идем. Бу фәкать минем үз күңелемдә сакланган, ул вакыт беркемгә дә белдерү ихтималым булмаган бер сер иде. «Әхбар»га кереп, мин үземне сынатырга бер дә теләми идем. Шуңа күрә Дәүләтшинның килеп чыгуы миңа бик уңай булды. Минем «Әхбар»га ник кермәвемне бер кеше дә ачык белми калды».

V

1908 нче сәнә август башында «Яшен» журналының беренче номеры чыга. Бу беренче номерында башыннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри. Баш мәкалә, «Ләхәүлә», «Сыбызгы», «Тотса Мәскәүләр якаң», «Ысул кадимче» шигырьләре вә гайреләр Тукайдагы һөҗүи куәтне аңкыталар вә журналга хәкыйкый «Яшең» төсе бирәләр иде.
Тукай «Яшен»дә бик яратып эшли, «Яшен»не бөтенләй үзенеке итеп карый, аңарга байтак хезмәт куя иде, «Яшен»нең һәр номерын тизрәк чыгарырга тели, рәсемнәр  өлгермәүгә  борчыла  иде.
Шул вакытка «Яшен»гә муаффыйк интересный материаллар кирәк. Тукай «Яшен»нең аннан-моннан гына, бертөрле генә булып чыгуына разый булмый, укучыларына берсеннән-берсе яхшырак номерлар биреп барасы килә.
Шул вакытлар (1908 нче сәнә, сентябрь) Казанда Никитин циркына көрәшчеләр килә. Башка батырлар арасында Карәхмәт исемле бер мөселман пәһлеван да килеп, цирктагы батырларны егып, Печән базары халкын шаулата. Җитмәсә Карәхмәт Болгар номерларына төшеп, Тукайдан берничә номер аркылы тора башлый, Биек, юан, фәсле Карәхмәтне Тукай коридорда беренче мәртәбә очратып: «Карәхмәтне күрдем…» — дип көлеп сөйләве исемдә.
Тукайга ничектер пәһлеванны күрү белән мәдрәсәдә укып йөргән «Кисекбаш»ы исенә төшә дә, шуны кибетләрдән эзләп алып, яңадан «Кисекбаш»ны укып чыгып, «Карәхмәт» пәһлеванны яза башлый. «Кисекбаш»ны тулырак чыгару өчен, Тукай үзенең фантазиясенә беркадәр ирек бирә. Шуңа күрә анда тормышның төрле нокталарына тоз сипкәндә, ул вакыт яхшы ук куерган Гайнан Вәйсиләр мәсьәләсе дә   Тукай каләменнән буш калмый.
Тукайның «Яшен»нең бер номерына диП яза башлаган нәрсәсе озаеп китә. Бүлеп чыгарса, тәме кими, бер номерда чыкса, бик күп була дип, «Яшен»дә бастыру-бастырмауда уйга кала.
Шул көзне «Яшен» белән бер вакыттарак «Татар әдәбиятын сөюче иптәшләр түгәрәге» исемендәрәк атнада бер җыела торган иптәшләр «түгәрәге» башлана.
«Түгәрәк»кә катышкан иптәшләр атналык мәҗлесләрдә үзләренең әсәрләрен укыйлар, башкалары тәнкыйть итә, үзгәртәсе урыннарын күрсәтәләр яки бөтенләй яраксызга чыгаралар, яки күтәреп каршы алалар иде. Тукай атналык мәҗлесләрнең берсенә (кем йортында идеге дә исемдә) «Печән базары»н тәмам итеп алып килә, иптәшләр җыелып җиткәч, укый башлый.
Бүгенгедәй исемдә: иптәшләр һәммәсе Тукайның укып бетергәнен көтә алмый, укыган арада туктатып кул чабалар, Тукайның бетмәс-төкәнмәс һөҗүи куәте белән восторгка киләләр.
Ул көнге «түгәрәк»тә башка әсәрләрне уку, көнлек эшләрне караулар һәммәсе онытыла. Иптәшләр һәммәсе «Печән базары»ндагы характерный мисраглардан отып алганнарын бер-берсенә әйтеп көлешәләр, фикер алышалар иде.
«Түгәрәк» дәвам иткән вакытларда байтак әсәрләр укылды, бу көндә анда укылган әсәрләрдән берничәсе матбугатыбызга да чыкты, укучыларын мәмнүн иткәннәре дә булды. Шулай да «түгәрәк»тә Тукайның «Печән базары» кадәр иптәшләргә куәтле тәэсир калдырган әсәрне хәтерли алмыйм.
Тукай «түгәрәк»тә үзенең «Печән базары»н «Яшен»дә бастыру ихтималы барын сөйләгәч, иптәшләр-Тукайга «Яшен»гә бастырмый, турыдан-туры китап шәкелендә чыгарырга  киңәш бирделәр.
Яшьләр (ялгышмасам, «Әльислах» газетының файдасына булырга кирәк) әдәбият кичәсе ясарга булдылар.
Мәсьәлә әһәмиятле, халыкны кичәгә күбрәк тартырга кирәк. Шуңа күрә, Тукай әле генә язып бетергән «Печән базары»н әдәбият кичәсендә укыячак дип, афиша таратыла.
Ул вакыт шигырьләре һәм «Яшен»дә катнашуы белән Тукайны Печән базары халкы яхшы ук таныган иде инде. Шуңар күрә, табигый, Печән базары халкы үзенең «Печән базары»н Тукай каләме, Тукай телендә күрергә ашыкты. Кичә ул вакытларда өмет ителмәгән яхшы сбор
(хасыйлат) бирде һәм кичәдән халык гаять мәмнүн булып таралды.
Китапның басылып чыгуын халык көтеп каршы алды 1908 нче сәнә ноябрьда китап басылып чыга. Чыгу белән бер ай эчендә дүрт мең нөсхә таралаган иде. Тукайның әлегә кадәр басылган 20 гә якын әсәрләре эчендә беренче чыгуында иң күп таралганы «Печән ба зары»  булды…

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*