ТАТ РУС ENG

Хәнәфи ГАЙФЕТДИНОВ Калмык базарында (Габдулла Тукай Әстерханда)

 

1911 нче елның язы иде. Абый шәһәрдән кайтты да кунак каршыларга хәзерлек башлады. Без ул чакта авыл мәктәбе йортында тора идек. Абый мәктәп бинасындагы үзенең бүлмәсеннән артык әйберләрне чыгартты. Бүлмә эчендә фәкать карават, язу өстәле, китаплар белән тулы киштә генә калды.
Без Шәйхегали Туликов йортына барып, аның үзе йөри торган тарантасына атҗиктердек һәм шәһәрдән килә торган пароходны каршыларга пристаньга төшеп киттек. Мин ат тотучы булдым.
Пароход килде. Пассажирлар пристаньнан чыгып беткәч, Шәһит абый да тәбәнәк буйлы бер егетне җитәкләп чыкты. Алар янында Сәгыйть Рәмиев һәм тагын берничә кеше бар иде. Мин аларны таный идем — Сәгыйть Рәмиев таза гәүдәле, башына көрән төстә эшләпә киеп, иңенә ике зур төймә белән элдергән макинтош салган, кулына трость тоткан иде.
Кунаклар тарантаска урнашып беткәч, мин атны зур урамнан чаптырып, аларны өйгә алып кайттым. Соңыннан әлеге егетнең шагыйрь Габдулла Тукай булуын белдем.
Кунакларны өйгә алып кергәч, абый минем янга чыкты да:    
— Син, Хәнәфи, атны хуҗасы йортына илтеп тапшыр. Иртәгә аннан ук рессор кузалак* (*Рессор кузалак — ике тәгәрмәчле сиртмәле арба) җиктереп, Кендекле күлгә барырсың һәм кымыз алып кайтырсың, — диде… Шулай көн аша Габдулла Тукай өчен кымыз ташыдым. Ул аны бик кыстатып, яратмыйча гына эчә иде. Бездән киткәндә, Тукай  минем кулымны кысып:
— Рәхмәт, энем, кымыз ташып эчерткән өчен! — диде.
Шулай да кымызның шифасы тиде: шагыйрь тазарды, йөзендәге сарылык югалып, бит урталары тулып китте.
Мин ул чакта яшь идем. Шуңа зурлар арасына керми, аларның нәрсәләр сөйләшкәнен тыңламый идем.
Габдулла Тукай көне буе бүлмәдә ялгыз була, һаман укый һәм яза иде. Аныңтик бер тапкыр абыйга бездә бер мәҗмуга булырлык шигырьләр яздым дигәнен генә ишеттем.
Шәһит абый аның бик күп шигырьләренә рәсемнәр ясады. Тукай аларны бик яратты…
Тукай бездә торган чакта, шәһәрдән көн дә диярлек кунаклар килә, үзләре дә абый белән көн өстенә генә шәһәргә барып кайталар иде.
Тукай Калмык базарында вакытта артистлар килеп, театрлар да куйгаладылар. Шул вакытта Камил Мотыйгый да килде. Аның концерты турында«Борһане тәрәкъкый»дә басылган отчетта «концертта Казан кунаклары да  булды» дип яздылар.
Тукай бездә чакта абыйның дусы фотограф И.М. Бочкарев килде. Ул килгән көнне Шәһит абый Тукайның берничә шигырен җанландырып күрсәтте. Бу күренешләрне Бочкарев рәсемгә төшерде.
Шәһит абый Хаҗи булып, ә җиңгәм Нурбиби яшь кыз булып киенделәр. Идәнгә җәелгән табынга Шәйхегали бай биргән ат казылыгы, тутырган каз һәм бер табак кымыз куелды. Бу рәсем соңыннан русча һәм татарча язулы, төсле открытка итеп таратылды. Аңа Габдулла Тукайның «Бер шәехнең мөнаҗаты» шигыреннән беренче куплет язылган иде:
 «И ходай! мәгълүм сиңа, тик яхшылыкта касдымыз.
 Зикремездер: казы, кузый, яшь кенә кыз, каз, кымыз».
Абый белән җиңги шунда ук «Егет илә кыз», «Шайтанның муенына» һәм башка шигырьләрне театрлаштырдылар.
Бик күңелле булды ул утырыш!
Безнең абый 1907 нче елда Әстерханда чыккан «Туп» журналына ясаган рәсемнәре өчен бик нык эзәрлекләнүенә, хәтта жандармнар кулга алудан калмык далаларына качып котылуына карамастан, карикатуралар һәм рәсемнәрясаудан тукталмады. Ул аларны Тукайга, «Ялт-йолт» журналына да җибәреп торды.
Тукай кайчак Идел буена барып яр башында да утыра иде. Аңа ияреп мин дә бара идем. Бу бик эссе, һава бик бөркү көннәр башлангач булды.
Тау башыннан бөтен тирә-як уч төбендә кебек күренә. Алда, һавага җиләс өреп, киң һәм мәһабәт Идел ага. Аның икенче ягында — урманлык, аннан болынлык. Алар өстендә әледән-әле яшен шәүләсе чагыла…
Габдулла Тукай, Идел аръягына, судан үтүче пароходларга һәм көймәләргә, су коенучы балаларга карап, озак утыра торган иде. Кайчак ул моңланып авыз эченнән генә җырлап та ала.
Тукай безнең мәктәп өчен дә бер шигырь язып калдырды. Без аны дәресләр тәмамлангач, өйгә кайтырга җыенгач, аягүрә торып, төрек маршына охшаган бер көйгә җырлый идек.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*