ТАТ РУС ENG

Хуҗа БӘДИГЫЙ Исемдә калганнар (Тукай Казанда)

Минем Тукай белән беренче очрашуым

Мин Тукай белән хезмәт процессында таныштым. Тукай белән танышу һәм катнашып китү өчен, нигездә аның иҗаты белән бәйләнешлерәк ике төрле эшем сәбәп булды. Беренчесе — татар фольклоры материалларын җыю һәм өйрәнү өлкәсендә эшләвем; икенчесе—хәбәрче сыйфатында «Әльислах» газетына катнашуым.
1907 иче елда Будапешт шәһәренең көнчыгыш университеты гыйльми эшчесе венгр ориенталисты 3. Мессарош, татар һәм чувашларның фольклор материалларын җыю һәм өйрәнү теләге белән, Казанга килде. Мин ул вакытта Казандагы мәдрәсәи Мөхәммәдиянең соңгы курсында укучы бер шәкерт идем әле. Иптәшләрем арасында яхшырак укучы һәм шул вакытта ук татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы бер шәкерт булуым сыйфаты белән булса кирәк, татар телен өйрәтү һәм фольклор материалларын җыю юлында булышу өчен, әлеге гыйльми эшчегә мин тәкъдим; ителдем. Билгеле, мин ул эшне бик теләп кабул иттем. Без аның белән иң элек татар теле өстендә эшли башладык. Миндә әле ул вакытта татар теленең грамматикасы турында тирән системалы белем юк иде. Система аныкы булды, тел материалы минеке булды. Мин аның системасына тиз төшенеп киттем. Шул юл белән ул алты ай эчендә татарча яхшы гына аңлый һәм сөйләшә башлады. Яз җиткәч, без аның белән хәзерге Арча районына чыгып, крестьян массасы арасыннан фольклор материалларын җыя башладык. Без шул елны җәй буе районда йөреп, байтак кына материал туплап, көз көне Казанга кайттык.
Менә нәкъ шул көзне Тукай Уральскидан Казанга кайткан иде. Тукай инде ул вакытта Казан җәмәгатьчелеге арасында танылып өлгергән шагыйрь һәм, моны ул үзе дә сизүенә карамастан, үзенең Казанга кайтуы турында алдан хәбәр итеп, телеграммалар биреп тормады.
—    Тукай Казанга килгән! — дигән хәбәр шәкертләр һәм яшьләр арасында яшен тизлеге белән таралып өлгерде.
Мин ул вакытта «Әлгасрел-җәдит» һәм «Фикер»дә басылган шигырьләре белән Тукайның кем икәнен танып өлгергән һәм шул шигырьләр аша аңа күңелемдә тирән мәхәббәт урнаштырган идем, шуңа күрә миндә Тукайны тизрәк күрү, аның белән тизрәк танышу тойгысы кайнады. Ләкин ул вакытта әле миндә шәкертлек көчле иде. Төшкән номерына барып, визит ясау кебек парадныйлыкны эшли алмадым, танышуым очраклы рәвештә генә булды.
Мин ул вакытларда, «Әльислах» газеты редакциясенә барып, басылган газетларны хәзерләп, подписчикларына җибәрү кебек, аның техник эшләрендә булышкалый идем, мәдрәсәләр тормышы һәм шәкертләр хәрәкәте турында вак-төяк хәбәрләр язгалый идем. «Әльислах» галетындагы «Мөгаллим» имзасы белән басылган хәбәрләр минеке була  иде.
Бервакыт шулай «Әльислах» редакциясенә барам. Кемдер, простой гына киенгән берәү, редакциянең тәрәзәсе төбенә сөялеп, «Әльислах» газеты караштырып тора. Мин газетның рәсми редакторы Вафа иптәш Бәхтияров янына килдем. Ул мине күрү белән:
– Син әле Тукай белән таныштыңмы? Танышкан булмасаң, әйдә таныштырам, — дип, мине әлеге кеше янына алып килде. Күрештек. Тукай минем халык әдәбияты җыеп кайтканымны алдан ишеткән булса кирәк, миңа  туп-туры  карап:
– Ә, халык әдәбиятын җыючы кеше синмени әле ул? Нихәл, эшләпә туламы, әллә эшләпәнең төбен тишеп капчык тектеңме? — диде.
Мин башта, аның соравын аңламыйча, бераз кызарып алдым. Бары байтак уйлап торганнан соң гына, аның шаяртып, фольклор теле белән сорау биргәнен, үзенең бу соравы белән әлеге «Хәйләкәр таз» әкиятенә минем фикерне юнәлдергәнен аңладым.
– Әле капчык тегү түгел, эшләпәнең үзен дә тутырып булмый, ул эш җиңел түгел икән, — дидем.
– Зур эшне башлап җибәргәнсең, инде шул юлыңда дәвам ит! — дип, газетына караган килеш, гади генә киңәшләр дә биреп өлгерде. Шуннан соң ул, газетын кесәсенә тыгып,  редакциядән чыгып  китте.
Тукай белән беренче очрашу-танышу менә шулай булды.

Тукай белән икенче очрашу

Берәр айдан соң Тукай белән урамда гына тагы бер кат очраштык. «Мине оныткандыр инде, танымас» дип, эндәшми генә үтеп китәргә теләгән идем дә башлап ул үзе эндәште.   Күрештек.
— Нихәл, эшләпә туламы? — дигән соравын тагы кабатлады.
Бу очрашуда Тукай минем Мессарош белән кайсы якларда һәм кайсы авылларда булуымны, нинди материаллар җыеп алып кайтуымны сорашты һәм үзенең дә халык әдәбияты белән, бигрәк тә әкиятләр белән кызыксынганын аңлатты. Сөйләшә-сөйләшә, мин тора торган мәдрәсәгә таба киттек. Мин аңа әкиятләрне күрсәттем. Шулар арасыннан «Шүрәле» турындагы мифик әкиятләрне карап чыкты. Аларның миндә өч төрле варианты бар иде. Берсенең үзе ишеткән һәм белгән вариантка бик якын торганын сөйләде һәм аңа бик кәефләнде.  Тукай үзенең «Шүрәле» дигән әсәрен, Уральскида ук язып, бастыру өчен Казанга Шәрәфләргә җибәргән иде. Бу вакытта инде басылып та чыккан иде шикелле.
Шуннан соң миңа Тукай белән сирәк очрашырга туры  килде.

Халык әдәбияты турында лекция

 

1910 нчы елның апрель числосында газетларның берсендә Тукайның тиз арада халык әдәбияты турында лекция укыячагы турында бер хәбәрчек чыкты. Бу хәбәрчек басылып чыкканнан соң, Тукай белән миңа тагы очрашырга туры  килде.
— Мин сезнең шушы арада халык әдәбияты турында лекция укыячагыгызны белдергән бер хәбәрчек укыдым, дөресме? — дидем һәм бу лекциянең бик вакытлы булуын, бигрәк тә аның минем үзем өчен кирәклеген аңлаттым.
Шуннан соң ул үзенең сизгер күзләре белән миңа карады  да:
—    Әй, өрә белмәгән эт өенә кунак китерә, диләр бит. Бу эш шулай булып чыкты. Мин сезнең материалларыгызның басылып чыгуын һаман көттем, ләкин сезнең эшләпәгез һаман тулмады, инде үземдә булган беркадәр материалдан оештырып, берәр нәрсә сөйләргә туры килер,  ахрысы, — диде.
Тукай үзенең бу лекциясен 15 нче майда Шәрык клубында укыды. Халык шыгрым тулы иде, Теоретик материал күп булмаса да, лекция миңа бик ошады, Тукай үзенең лекциясендә, хәзерге күзлектән караганда да, халык әдәбиятының (фольклорның) эчтәлеген яхшы ук дөрес билгеләп бирде, Тукай фольклорның чын хезмәт массасы иҗаты булуын төрле мисаллар белән ачып, шулармы  йомгаклау урынына  җиткәч:
—    Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән авыру кеби гаризый (очраклы) бер хәлдер, — дип, хезмәт массасына карата үзенең гаять
кыйммәтле бәясен бирде.
Шулай ук Тукай фольклорның культура мирасы булу ягыннан әһәмияте мәсьәләсенә до тукталып:
— Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Чөнки чын халык телен, чын халык рухын бездә тик халык җырларыннан гына табып була, — диде ул һәм шушының белән фольклор материалларының реаль чынбарлыкны чагылдыруын һәм анда чын халык теле, хезмәт массасының өмет һәм теләкләре шәүләләнүен ачып бирде…

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*