ТАТ РУС ENG

Камил МОТЫЙГЫЙ Мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукаев турында хатирәләрем (Тукай Уральскида)

Мин бик яхшы беләмен ки, иң әүвәл Габдулла Тукаев үзе шикелле яшь кенә Мөхәммәтгали исемле бер ятим бала берлә Уральскига Галиәсгар Госманов исемле бер байның өенә килеп төштеләр. Шул вакытта Уральскида мәзкүр (әлеге) байның җәмәгате Газизә апа, мәрхүм Тукаевка бераз якын тиешле булганга күрә, аларны авылдан тәрбия кылырбыз дип чакырткан дип сөйләнде. Дәрвакыйг (чынлап та), Госмановлар боларны ятимнәрнең дәрәҗәсенә муафыйк рәвештә, бәлки, артыграк та яхшы тәрбия кылдылар. Аларны безнең мәдрәсәгә бирделәр. Мин ул вакытта үзем дә яшь идем. Габдулла Тукаев белән яшьлектә арабыз тик дүрт кенә ел чамасы булырга кирәк. Мәдрәсә минем әткәм мөдәррис Мотыйгулла хәзрәт карамагында иде. Ул вакытта безнең мәдрәсәбездә бик күп зур хәлфәләр һәм хәтме көтеп кылган пишкадәмнәр (мәдрәсә программасын укып бетермәгән олы шәкертләр) бар иде. Шәкертләр арасында мин, әлбәтттә, бер зур хәзрәтнең угылы булуым сәбәпле, бик күп хөрмәтләргә тиешле булган мәхдүм әфәнде булып күренә идем. Шуның өчен шәкертләр мине үзләренең остазларының баласы дип бик кадерләп йөртәләр иде. Мин шул сәбәпле андый-мондый гына вак-төяк шәкертләргә аслан илтифат итми торган идем вә алар белән бер дә катнашмый идем. Яшем 16 га җиткәч, мине әткәй белән әнкәй үзара киңәшеп, Казанга Касыйм хәзрәт мәдрәсәсенә җибәрделәр. Әткәй үзе, Мисырга барганчы Кышкарда укыган булдыгы сәбәпле, Кышкарга җибәрмәкче булса да, әнкәй, «юк инде, минем угылым синең кебек авыл мулласының угылы түгел, шуның өчен шәһәргә барсын» дип, Казанга җибәрүне артыграк күрде. Мин Уральскидан Казанга киткәндә, Габдулла әфәнде бер ун яшьләрендә генә иде. Шулай да мәдрәсәбезгә кереп, сабак укый башлаганына берәр ел булган иде. Аның иң әүвәлге сабак укыткан хәлфәсе Уральскида бу көндә дә сәламәт улан Фәтхетдин хәлфә Рәхмәтуллин булды. Ул иң әүвәл шуңардан сабак башлады. Уральскига үзе белән бергә килгән Мөхәммәтгали исемле бала да, Габдуллага шәрик булып, шул хәлфәдән укыды. Баштарак болар мәдрәсәгә сабак укырга Госмановларның өеннән һәр көн килеп-китеп кенә йөриләр иде. Бераздан соң өй хуҗасы Галиәсгар Госмановның бердәнбер зирәк Габдулла исемле бик шук һәм бик кадерле генә угыллары үлеп киткәч, үз өйләреннән боларны бөтенләй мәдрәсәгә торырга күчерделәр. Ахрысы, болар да, Габдулла Тукаевның «Исемдә калганнар» әсәрендәге: «Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр» дия, авылдагы карендәшләренең Габдулланы үзләрендә асрарга шомландыклары кеби булдылар.
Мәдрәсәгә күчкәч, алар, икесе бертуган кардәшләр кеби, кайда барсалар да икәү генә бергәләшеп йөриләр иде. Болар мәдрәсәдә кайда җитте шунда, җәмәгать сәкеләрендә вә мич араларында кунып торырга башладылар. Габдулланың иптәше Мөхәммәтгали, күндәмрәк бала булганга күрә, мәдрәсәгә кергәч тә, башка баерак шәкертләргә самоварлар куярга вә аларның төрле хезмәтләренә йөрергә тотынды, һәм аның укуга да бик артык дәрте күренмәде. Шуның өчен ул озакламый мәдрәсәдән чыкты. Әмма Габдулла әфәнде яшь вакытында ук нечкә табигатьле вә назик күңелле булганга күрә, ул һаман уку артыннан йөреп вә шуңарга бик зур ихлас баглаган иде. Мин Казанга киткәндә, ул Фәтхетдин хәлфәдә коръан вә тәгаллимессалат кеби гарәпчә китаплар укып калды. Мин Казанга барып, бер ел йөреп кайтканда, Габдулла әфәндедә байтак үзгәрешләр күренде. Ул инде русчадан да сабак башлап, Әхмәтшаһ Сираҗетдинов исемле, мөселман балаларына русча укытучы учительгә йөри башлаган иде. Аннан  ни өчендер бөтенләй тәмам итмәенчә чыкты. 3анне галибемчә (фикерем, уйлавымча), ул вакытта аңарга русчаның бик кирәклелеге мәгълүм түгел иде. һәм дә аңарга ул вакытта бик чынлап бу хосуста үгет вә нәсихәт бирүчеләр дә юк иде. Шуңарга күрә ул русчаны үзе теләгәнчә генә укыды. Мин Казаннан кайтып, Уральскида өйләнеп, бер ел тагы үзебезнең мәдрәсәбездән маташып, соңра Мисыр, Истамбул шәһәрләренә укырга киттем. Ул арада Габдулла әфәнде минем берлә аралаша һәм дә утырдаш була башлаган иде. Мин аңарга Әхмәтшаһ учительнең китапханәсеннән русча вак-төяк китаплар алып кайтырга вә шулардан файдаланырга тиеш идеке хакында бик куп киңәшләр бирдем. Учитель дә аны бик ярата вә аның зирәк вә гаять зиһенле бала икәненә исе китә иде. Шуның өчен ул барган саен Габдулланың укырга сораган китапларын бер дә туктатмый биреп җибәрә иде. Шул вакытта Габдулла әфәнденең дә рухы гаять күтәренке дәрәҗәдә иде. Чөнки аңарга Гурьевтагы карендәшләреннән дә шактый иганәләр килә башлаган иде. Уральскидагы карендәшләре Госмановлар вә башкалары да әүвәлгечә карашып торалар иде. Аның өстенә минем әткәм ул вакытта да Уральскида имам вә ахунд булып торганга күрә, кулындагы русча языла торган барча хезмәтләрне диярлек Габдуллага кушып, шул хезмәтләре өчен аңарга акча бирәләр иде.
Шуның өчен шул вакытлардан башлап Габдулла әфәнде хәзрәткә дә якын кеше булып китү рәвешен алып, мәдрәсәдәге шәкертләр арасында да игътибарлы була башлады. Бу вакытларда Габдулланың кәефе бик шәп вә һәркемнән мөстәгъни булып, җырлый-җырлый, үзе теләгәнчә торырга тотынган иде.
Габдулла әфәнде һәрнәрсәгә дә бик игътибар вә дикъкать белән карарга өйрәнгән иде, шул сәбәпле ул башка кешеләрдә булган гадәтләрне бик тиз отып ала торган иде. Куәи мохафәзасы (истә тоту куәсе, хәтер көче) да ифрат дәрәҗәсендә мәхкәм (көчле, ныклы) рәвештә иде, ни генә ишетсә до, ул аны бик озак онытмый торган иде. Җитешлекләр аңарда бик мул булганга күрә, ул бик тизлек илә алга китте. Мин Мисырдан әйләнеп кайтканда, ул тәмам зур егет кыяфәтенә кергән иде. Аннан соңра шул кыяфәт аңарда үлгәнчегә кадәр һич үзгәрмәде. Мисырдан кайткач та, мин үз мәдрәсәбездә һәртөрле фәннәрдән дәрес әйтә башладым. Ләкин бу вакытларда мәдрәсәбездә шактый үзгәрүләр бар иде. Мәдрәсәбезгә Оренбург вилаятеннән (Вилаятеннән — өлкәсеннән) Нурәхмәт исемле бер ысул җәдидә мөгаллиме килү сәбәпле, иске хәлфәләрдә укый торган барча кечкенә шәкертләр шул мөгаллимгә күчкәннәр иде. Шуның өчен иске хәлфәләр арасында байтак низаглар (Низаглар — тавышлану,   кычкырыш) булып, мәдрәсәбездәге бик күп зур шәкертләр мәдрәсәбезнең идарәсенә вә хосусан бу э.шкә мөсагадә (мөсагадэ   бирүче — ирек   бирүче,   юл  куючы) бирүче әткәм Мотыйгулла хәзрәткә ачуланып, үзләренчә забастовка ясап, мәдрәсәдән чыгып киткәннәр иде исә дә, калган шәкертләр дә байтак бар иде. Менә мин шул калган шәкертләрнең бәгъзысына нәхү, мантыйк, хәдис, тәфсир һәм дә фиккыйһ вә яңа әдәбияты гарәбиядән дәресләр бирә башладым (Нәху, мантыйк, Хәдис, Тәфсир, фиккыйһ, әдәбияты гарәбия — синтаксис, логика, Мөхәммәт пәйгамбәр сүзләре, коръанның аңлатма тәрҗемәсе, дин белеме, гарәп әдәбияты). Габдулла әфәнде шул вакытларда минем иң сөекле вә миңа иң артык ихлас баглаучы шәкерт булып китте.
Мин мәдрәсәдә вакытта ул даимән минем янда утыра иде. Минем авыздан ни чыкса, шуны хәзер отып алырга вә хифыз кылырга тора иде (Хифыз   кылырга — хәтергә   алырга)… Әткәем хәзрәт гыйльме гаруз (гыйльме гаруз — шигырь вәзеннәрен тикшерә торган гыйлем) китапларыннан да дәрес бирә вә моңарга Габдулла әфәнде бик иҗтиһат берлә дәвам итә иде. Бу дәресләр илә генә кифаяләнмичә (кифаяләнмичә — канәгатьләнмичә) Габдулла әфәнде минем өйгә йөреп, миннән гыйльме кыйраәт вә Мисыр мәкамы  да  өйрәнде (Гыйльме кыйраәт вә Мисыр мәкамы — коръан укуны һәм коръанны Мисырда укыла торган көй белән көйләп укучы).
Шул вакытта минем төрекчә вә гарәпчә җырлар җырлаганымны да бик ихлас берлә тыңлап тора иде һәм дә миңа кило торган һәртөрле гарәпчә вә төрекчә язылган газет вә журналларны укып файдалана иде.
1905 иче елны мин Уральскида матбага алып, татарча газетлар чыгарырга уйлагач, Габдулла әфәнде, үзенең үтенүе буенча, минем матбагама хәреф тезәргә (наборщиклыкка) керде. Матбагада иң әүвәл русча вә мөселманча хәрефләр тезәргә өйрәнде. Соңра мин шул елны 27 нче ноябрьдән башлап «Фикер» исемле газет чыгара башлагач, аны шул газетка мосаххих итеп куйдым. Габдулла әфәнденең хезмәтләре миңа бик ягымлы һәм дә үзе фәүкыльгадә иҗтиһатлы (артык дәрәҗәдә тырыш) булганга күрә, мин аның жалованьесын арттыра бара идем. «Фикер» газетының иң әүвәлге номерында аның әүвәлдән хәзерләп куйган, русчадан тәрҗемә кылып язган «Ник йоклыйсың, мужик?» исемле шигыре басылып чыкты. Соңра 1906 нчы ел башында мин «Әлгасрел-җәдит» журналы чыгара башладым. Аның да иң әүвәлге номерында Габдулла Тукаевның «Алла гыйшкына» исемле шигыре басылды. Мәзкүр ел ахырында «Уклар» нам һәҗү (сатира) журналы чыгара башладыгымда аңарда да Габдулла Тукаев бик күп шигырьләр бастырды. Шулай итә-итә Габдулла Тукаев минем матбагамда иң әүвәл наборщик булып кергән дәрәҗәсеннән мосаххихлык дәрәҗәсенә менеп, соңра бик тизлек илә шул матбагада басыла торган «Фикер», «Әлгасрел-җәдит» вә «Уклар» исемле газет вә журналларның иң моктәдир (көчле) шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәләренә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты.
1907 нче елның февраль аенда минем матбагам, берничә дошманнар доносы сәбәпле, мәхәлли хөкүмәт мәэмүрләренең (җирле хөкүмәт түрәләренең) әмере илә, аларның миндә бер гаеп табулары сәбәпле ябылып, газет вә журналларым тукталып вә үзем мәхкәмәгә (судка) шул гаеп эш тугрысында хөкем кылынырга тартылдым. Бу эшнең ни нәрсә тугрысында булдыгы бик күп газет укучыларына мәгълүм булганга күрә, бу урында аны тәфсыйлән (берәмлекләп, детальләп) язуның хаҗәте булмаса кирәк. Минем матбагалар ябылып, газет вә журналларым тукталган вакытта, Габдулла Тукаев мәдрәсәдән чыгып, Уральскида шул вакытта мөселманнар тарафыннан тотылмакта булган бик шәп «Казан» миһманханәсе номерларында үзенә бер хосусый номер алып тора башлаган иде.
Инде ул бу вакытларда үзенең кием-салым җәһәтләрен дә хейле (байтак кына) башкартмыш иде. Мәдрәсәдә вакытта кия торган бүрек вә яки фәсләрне бер якка ташлап, башына кепка киеп кулга таяк тотып, берәүдән дә курыкмый тора торган формада йөри иде.
Инде ул тәмәкене дә мәдрәсәдә яткан вакытындагы кеби, кешедән качырам дип, ашханәләргә төшеп яки чормаларга менеп тартмый, бәлки, теләсә кем алдында рәхәтләнеп тарта иде. Бәгъзы вакытларда Толстойча булсын дип, күлмәкчән генә, аягына чабата киеп вә биленә билбау бәйләп, өстенә җилән генә салып җибәрә торган иде. Толстойга вә башка мәшһүррәк адәмнәргә охшарга тырышу Габдулла әфәндедә бик куәтле дәрәҗәдә иде. Шуның өчен ул — шул елларда, модада булган, эшчеләрне забастовкага котыртучылар мәзһәбенә (юлына) дә кереп китеп, минем матбагада булган барча эшчеләрне, миннән жалованье арттыруны сорап, эш ташларга котыртты. Бу хосуста мин Габдулла әфәнденең бу эшен сизеп, берничә мәртәбә тәһдит кылып (куркытып) куйсам да, файда бирмәде. Ул һаман үзенең котыртуында дәвам итте. Шуның өчен ахрел-әмер (иң соңында, нәтиҗәдә) аны матбагадан (матбагам ябылмас борын ике атна гына әүвәл) бөтенләй хезмәттән чыгарырга тугры килде. Эш минемчә бик урынлы булып күренде исә дә, Габдулла әфәндегә бик каты тәэсир әй-ләмеш иде. Ул үлгәнче шуның өчен миңа ачуланып һәм кәефе китеп йөрде. Шул ачудан булмадыдыр ки, минем матбагам илә газет вә журналларымны дәвам иттерергә алучы байларга Габдулла Тукаев: «Инде сез Камилне идарәгездә хезмәт итәргә алмасагыз да ярар, чөнки ул матбагасы үзендә вакытта да бернәрсәгә дә катышмый иде, бөтен хезмәтләрне мин генә карыйдыр идем», — димештер. Шул сәбәпле матбага миннән күчкәч, яңа идарәдә мин хезмәт итә алмадым. Ләкин матбага аларның кулына күчү берлә озакка бара алмады. Байларның хезмәтчеләренә кәефләре китү сәбәпле, эшне бик тиз арада үз ихтыярлары илә бөтенләй туктатып куйдылар. Шуннан соңра аларга хитабән Габдулла Тукаев «Матбага берлән уйнаган бер байга» исемле шигырен язды.
Дәхи матбагада тоттыгым вакытта минем Уральск шәһәрендә бик могтәбәр (хөрмәтле, игътибарлы) улан «Прогресс» исемле китап магазиным бар иде. Шул магазиным да матбагам ябылган вакытта ябылды. Шуннан Габдулла әфәнде җаны теләгән кадәр русча китапларны алып укый иде. Крылов, Пушкин һәм Лермонтов кеби рус әдипләренең бөек әсәрләре илә Габдулла Тукаев бигрәк тә шул магазин аркылы танышты. Мәзкүр әсәрләр илә файдаландыгы өчен, Габдулла әфәнде ул вакытта минем идарәдә хезмәт итүче булганга күрә, асла (һич) хак та алынмый иде.
1907 нче елның май аенда минем матбагамны алучы байлар да эшләрен туктаткач, Габдулла Тукаев бер эшсез калды. Бу вакытта аның янына Уральскының Гайнетдин кари мәдрәсәсендә укып ятучы Габдулла Хәйруллин (хәзерге «Сәйяр» труппасының башлыгы Габдулла Кариев) күчеп, икесе бергә бер номерда тора башлаганнар иде. Минем магазиным ябылгач, мин барча китапларымны шул Габдулла Хәйруллин-Кариевка сатарга биргән идем, шуннан килгән табыш һәм суманы ике Габдулла бергәләшеп июль ахырларына кадәр ашап яттылар. Мин бу эшне бик яхшы белсәм дә һәм шул вакытларда Тукаев берлә арабызда суыклык булса да, асла әһәмият бирмәдем. Июль ахырларында Габдулла Хәйруллин (Кариев) минем Уральскида сатып бетерә алмаган китапларны сатарга Мәкәрҗәгә алып китте, анда бу китаплардан яхшы гына файда күрде. Шул көенчә ул шул елны китап сәүдәсеннән яхшы гына акчалар хасил итеп, Ашказарский тарафыннан төзелгән «Сәйяр» труппасына кушылып, соңрадан шул труппага хәзерге баш булып китте.
Әмма Габдулла Тукаев шул елны иптәше Габдулла Хәйруллиннан (Кариев) аерылгач, Уральскида бер-ике-өч ай чамасы торып, соңрак солдат хезмәтенә каралырга дип, үзенең Казан губернасындагы туган иленә кайтып китте…

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*