ТАТ РУС ENG

Кәрим СӘГЫЙД Тукайның Петербургта үткән көннәре

Габдулла әфәндегә, сәламәтләнер өчен, иң әүвәл, Казаннан китәргә, аннан сон, зур докторларга, тәҗрибәле профессорларга күренеп дәваланырга кирәк иде. Моның өчен дә муаффыйк бер урын Петербург дип табылды. Янәдән хәзерге көндә Петербургтагы мөхтәрәм затларымыздан берничәсе 1912 елның башында Петербургта «Сүз» исемле татарча бер газета чыгармакчы булып та йөргәннәр, менә бу ике мәсьәлә бергә буталганнар да иде. Моның өчен дә муаффыйк бер урын Петербург дип табылды. Габдулла әфәнде үзе бу мәсьәләнең эчендә, һәммәсен хәбәрдар, һәммәсенә разый, шулай итеп, Петербургка килергә тели иде. Ушбу кыш көнендә булган күңелсез бер вакыйга әлеге газетаны чыгару юлында бераз уңайсызлык итте. Шул сәбәптән Тукайның килүе дә кичекте. Ул инде язын Троицкига китеп, җәй буенча кыргыз даласында кымыз эчеп, бераз сәламәтләнгәч, көз көнендә Петербургка килмәкче булды. Шул ният белән март аенда Казаннан Уфага китте. Анда баргач, әле кымызга иртәрәк икән, Троицкига киткәнче Петербургка барып, докторларга күреним, кышкы мәсьәлә белән дә бераз танышып кайтыйм, дип уйлады. Ул үзе хаста булса да, рухы, җаны, хисе белән мин культурный шәһәр кешесе, шау-шу яратам, мәҗлес сөям дип, тиз генә (Петербургка — Э.С.) телеграмма сукты да юлга чыкты.
Уфадан аны кадерләп озатучы булмаган. Юлда 3 класс вагоныңда бик кыен булган. Бигрәк тә Мәскәү белән Петербург арасындагы халык күплеге хаста Тукайны кысып үтерә язган. Мәскәүдән чыккач, Петербургка килеп җиткәнче, бәйләп өлгертә алмам дип, нәрсәләрен дә чишмәгән. Кесәмдәге юклы-барлы акчамны алырлар дип, йокысын да йокламаган. Аңардан юлчылар шикләнеп беткәннәр. Бер урыс, аның кыяфәтенә гаҗәпләнеп карап торган-торган да: «Син кытаймы яки барышнямы?» — дип сораган. Тукай аңарга каршы: «Кесәмдән шырпы чыгардым да, бу шырпымы яки таумы? дип сорадым. Эш шуның белән бетте», — ди.
Габдулла әфәнде, Петербургка килгәч тә, Муса әфәнде ханәсенә төште дидем. Муса әфәнде ул вакытта, хатыны вә бала-чагалары белән, 4—5 бүлмәле бер квартирада тора иде. Бу квартир аның үзе өчен җитәрлек булса да, читтән кунак-фәлән килеп төшкән вакытта аерып бирерлек артык бер бүлмәсе юк иде. Шуның өчен Тукайны, хөрмәтләп, үзенең түр бүлмәсенә урнаштырды. Ул бүлмә — аның эш вә язу һәм бүлмәсе дә. Ул анда Тукайга ятак ясады. Муса әфәнде әлеге шул «между прочим» йокысын да, Габдулла әфәндегә иптәш булыйм дип, шул бүлмәнең идәненә ятып йоклады. Бар нәрсәләрен Тукайга биргәч, үзе пальтосын ябынып ята торган иде.
Габдулла әфәнде авырып яткач, тәмәке дә тарткач, әлбәттә, Муса әфәндегә ул бүлмәдә хезмәт итү кыенрак булгандыр. Тукай моны сизенгән. Аның өстенә Тукай, никадәр авыру булса да, бер җирдә бикләнеп ятуны яратмый, төрле җиргә йөрисе килә. Күңел ачуларын сагына. Муса әфәнденең исә болай итәргә вакыты юк. Ул үзе ханәсендә торып кына хөрмәт итә. Хөрмәт иткәндә дә ихтирамын артыграк иттереп җибәрә. «Әфәндем, әфәндем! Бойрыңыз» дип, «машалла» дип, өй эчендәге һәммә вак-төякләргә мүһәйә тора. Тукай табигате мондый нәрсәләрне күтәрә алмый. Чөнки аның хиссияте бик назик. Ул — шагыйрь. Аның һаман да төрле җирләргә йөрисе килә. Муса әфәнде алып барган яки барачак 3—4 төрле җир аның өчен кызыклы түгел. Вәкарьле кешеләр аңарга компания була алмыйлар. Ул андый кешеләрнең: «Син курай уйный беләсеңме?» дип, кәефләрен бозарга ярата. Муса әфәнде ханәсенә Тукайны зиярәт итәр өчен төрле татар курсисткалары, үзенең тәгъбиренчә, «телсез», хатын-кызлар, аристократлар киләләр. Муса әфәнде һаман да: «Машалла, боерыңыз», ди. Тукай исә кабул итми. Чөнки аның табигате, үзенә мәгълүм бер фәлсәфә белән, мондый хәлләрне яратмый. Ул хатын-кызлар мәҗлесен, төрле кокеткаларның,    «телсез    студентларның»
сүзләрен, тәмсез, күңелсез, кирәксез эш дип кенә атый. Аңарга икенче нәрсә кирәк. Ул нәрсә   Муса   әфәндедә   юк,   табылмый.   Менә шуның өчен Тукай, Муса әфәнде ханәсеннән китеп, үзенә аерым бер бүлмәгә урнашмакчы була.  Шул ният белән минем, Кәбир Бәкернең, Шакир Мөхәммәдъяровның адресларын үтенә. «Тагын нинди яшьләр бар» дип һәммәсен сораша. Муса әфәнде моңарга каршы: «Миңа мәгълүм түгел», дип  җавап биргәч, Тукайның кәефе китә. Өметсезлек белән авыруы  тагын да  көчәя.  Муса әфәнде аны докторга алып бара. Бу да файда итми. Шул көнне Сафа мулла белән Кәбир Бәкер, нинди ният беләндер, тирәләрендәге бер студент аркылы, Тукайны үзләренә чакырталар. Тукай ялгыз, югарыдагы уңайсызлыктан котылу дәрте белән генә, Муса әфнде ханәсеннән таярга омтыла. Бармакчы булып вәгъдә бирә. Муса  әфәнденең   моңарга,   киләчәкне  уйлап, бераз кәефе китә. Иртәгесен иртә белән Кәбир Бәкер Тукайны Сафа муллаларга алып китә. Анда  граммофон  уйнатып  аның  кәефен  ачалар. Петербург мөселманнарының бер-берсенә дошман   ике   партиягә   бүленгәнлеген сөйләп бирәләр. Мусалар синең исемнән файдаланып, сине   эксплуатировать   итмәкче  булалар   дип, аны  котырталар.  Әлеге  газета  мәсьәләсе Тукайның     хәтеренә     килә    дә,    бу    сүзләрне ишеткәч, сагышка кала. Әҗәле якасында торган бер хастаны инандырасы кыен түгел бит. Хосусән,   Сафа   муллалар   аңарга   докторлар, тагы  әллә   нәрсәләр   вәгъдә       итәләр. Хөҗәрәтләрен күтәрәләр. Тукай бу эшләрнең төбендә чын ихластан булмыйча, дошманнарның күзен чыгарыр өчен генә эшләнгәнен сизенә алмый. Ул үзенең авыруы белән, Муса әфәнде бүлмәсендәге уңайсызлык белән исергән. Аның өстенә ул, үзе әйткәнчә, «Яшьнәмим дә, күкрәмим дә, утсыз инде күкрәгем» дигән хәлгә килгән.
Гакыйбәт, Тукай шул китүеннән Муса әфәндегә кире әйләнеп кайтмый. Кәбир Бәкер, Сафа мулла акчасына. Тукай өчен Казанский урамның 5 номерлы йортында бер бүлмә алып, аны шунда урнаштыра. Муса өйдә юк вакытта, анда барып Тукайның нәрсәләрен ушбу бүлмәгә алып китерә.
Әйтмичә-нитмичә генә кунагының үзеннән сызуы Муса әфнде өчен тагын да кәефсез була.
Шулай итеп, Тукай белән ике ара бераз бозыла. Ләкин Муса әфәнде үзенең ихтирамын һаман да югалтмый. Ул аны бу бүлмәгә килеп
тәзиярәт итә. Мөселман агай-энеләргә Тукай хөрмәтенә бер мәҗлес ясарга тиеш дип аңлата. Тукайны иң әгъла бер шифаханәгә куйыйк, ничек кенә булса да, бер юлын табып, сәламәтләндерик,    хөраҗәте күтәрик, үземезнең халык шагыйрен вакытында тәкъдир итик дип киңәш итә. Әлеге кешеләр Тукайны ул мәҗлескә бармаска өндиләр. Муса әфәнде белән Лотфи (Исхаков — Э.С.) үзләре килеп чакырсын, диләр. Гакыйбәт, Тукай бара. Аш-су мәҗлесе була. Алтмыш сумнар микъдары иганә бирелә. Ләкин Муса әфәнденең киңәше җиренә җиткерелми. Бу ноктага килеп җиткәч, гаеп, һич шөбһәсез, ике тараф өстенә дә йөкләнә. Муса әфәнде дәрвиш, Сафа мулла аның дәрвишлегеннән файдалана. Ләкин Тукайны бу турыда караларга һичбер юл юк. Чөнки ул бу вакытта авыруы белән башы әйләнгән бер исерек, шагыйрьлегеннән бәндәлеге өстен иде.
Тукай Казанский урамда тора башлагач, аңарга аз-маз яшьләр килгәләде. Ул алар белән утырышып тәмәке тартты. Инде менә уңайсыз түгел, бу бүлмәдә аулак, теләгәнчә авырып ят, палас җәелгән юлы да — Муромцев юлы төсле бит, дия торган иде. Монда аны Сафа мулла лакейлары һич тә яныннан китмичә сакладылар. Кәбир Бәкер дә өзлексез янында булды. Тукай үзенең көчсез, дәрмансыз, минут саен абынып егылырга торганына карамыйча, күңеле һаман да «кәефле җирдә» утырырга ярата иде.
Бер мәртәбә, үзенең теләве буенча, Кәбир Бәкер белән икәү култыклап минем бүлмәгә алып килгән идек. Бик җәелеп, рәхәтләнеп утырды да, гадәте буенча бәйләнешсез генә көлдереп: «Вота шуннан соң авырта башлый ди аягы сыерныкы!» — дип куйды. Моның белән ул мишәрләрдән көлә иде.
Тукай бүлмәсендә ятканда, үзенең хасталыгына ачуланып, мин дә Петербургка килдем, дегет чиләге дә килде дип, үзе-үзеннән көлә иде: «Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә шул», — дип әрни. Ләкин соңыннан бәхет өметен югалту — үзе бер бәхет ул дип, үзен-үзе юата иде.
Тукайның Петербургка килүенә ун кәннәр үткәч, авыруы тагын да куәтләнде. Бик каты йөткерә, бик нык какырык килә башлады. Өметсезлек, әҗәл аның күз алдында торалар иде. Мөрәҗәгать ителеп, доктор язулары белән алынган даруларның берсе дә файда бирмәде. Сафа мулла да вәгъдә иткән докторларны рекомендовать итә алмады, Муса әфәнде дә үзенекен эшләмәде. Шулай итеп, Тукай ике арада калгач, гакыйбәт, Шакир Мөхәммәдъяров университет докторы господин Польны китереп күрсәтте. Поль, Тукайда булмаган авыру юк, әгәр дә гомерен бераз сузу мәтлүп булса, тизрәк Петербургтан Җылы якка озатырга кирәк дип, мәслихәт бирде. Бер көн үткәч, Тукайны кире Уфага озаттык. Сафа мулла билет алып бирде. Муса әфәнде вокзалга озатырга төшмәгән иде. Һич шөбһәсез, менә шушы тәэсирләр белән булырга кирәк, Тукаев моннан соң инде Петербургка килмәм дип китте…
Габдулла әфәнде Петербургта бөтенесе 13 көн торды. Киткән вакытта Петербургтагы иң соңгы ризыгым дип, чыкмаган тавышы белән нәрсәдер сөйләпме,такмак әйтепме, вокзалда сыра эчте. Кәбир Бекер Мәскәүгә кадәр озата китте. Бу вакыт апрельнең ахырлары иде. Мин моннан соң мәрхүм Тукайны күрә алмадым. Сагынып укырга язган шигырьләре генә калды. Шул күрешүдә ул минем белән мәңгегә аерылды. Актык сүзе: «Сау бул», — иде.
Сау бул,  Тукай,  үлсәң дә,  сау бул,  җаным,
синең бит исемең САУ…
Менә бу минем язганым хәзергә бер хатирә генә. Ләкин ул киләчәктә тарих язучы очен бер материал булыр. Өмет шуңарга баглый…

(Чыганак: Тукай Петербургта. – Санкт-Петербург: Дума, 1998. – 54 б.).


Комментарий язарга


*