ТАТ РУС ENG

Кыяметдин КАДЫЙРИ Гурьевка фабрикасында

Габдулла Тукай 1908 нче елны Акчуриннарның Гурьевка фабрикасында булды* (*…1908 елны Акчуриннарның Гурьевка фабрикасында булды…— Бу дата төгәл түгел. Шагыйрь бирегә 1909 елда килгән булырга тиеш.). Тукайның шигырьләре матбугатка чыгу берлә Хәсән Акчурин Тукайның шигырьләре белән кызыксынды. 1908 нче елларда аңарда Тукайның үзен күреп, үзе берлә утырышу теләге барлыкка килде. Үзе Казанга сирәк бара, һәм барган вакытта Тукай берлә Казанда утырышырга мөмкин булмауны Хәсән Акчурин яхшы төшенгәнгә, Тукайны фабрикка кунакка китерү чарасын күрергә Казан сәүдәгәре Бәдретдин Апанаевка хат язды.
Апанаев, Тукайны күреп сөйләшеп, Тукайның дусларыннан димчеләр табып, Тукайны Акчуриннарга барырга ризалатканнан соңында, телеграмм бирде: «Габдулла Тукаев сезгә кунакка барырга ризалык бирде, фәлән числода мин Эрбеткә китәм, Тукайны үзем берлә бергә алып барачакмын, чыгудан телеграмм бирермен».
Берничә көннән чыгудан телеграмм килде. Фабриктан өч чакрымдагы Барыш дигән станцага Тукайны каршыларга Хәсән Акчурин һәм Тукайны күрергә теләүчеләр ике тройка берлә барып каршылап, кадерләп фабрикка алып кайттык.
Тукай боеккан, аптыраган, оялган кыяфәттә минем берлә кунак өендә бер бүлмәгә төшкәч, миңа карап:
— Монда Кыям дигән мөгаллим булырга тиеш, аның исеменә Казандагы белешләреннән хат бар иде,— дигәч: «Ул кеше мин булам»,— дидем. Тукайның йөзе ачылды, күңеле тынычланды да миңа Фатих Әмирханнан хат тапшырды. Фатихның хатыннан хәтеремдә калганы шуннан гыйбарәт: Хәсән Акчуринның үтенүе буенча, Апанаев Бәдри абзый Тукайны барырга күндерүне бездән үтенде. Байлар мәҗлесендә утырырлык итеп киендереп җибәрдек, күлмәкләрен, киемнәрен киендерү-чишендерү, Тукайны матур итеп күрсәтү, Тукайга күрергә тиешле булган урыннарны күрсәтү, Тукайны кунакта рәхәтләндереп тоту, йөртү, озату эшләре сиңа йөкләнә, дип язган иде.
Тукайның бүлмәсе байларның бильярд бүлмәсе янында иде. Байлар янында чәйләр эчеп танышканнан соң, Хәсән Акчурин Тукайдан рөхсәт сорады:
— Безнең фабрикта сезне белүчеләр, сезне күрергә теләүчеләр, сезнең берлә мәҗлестәш булырга теләүчеләр күп, мөсагадә (Мөсагадә — риза булсагыз мәгънәсендә.) итсәгез, бүген кич сезнең шәрәфкә бер мәҗлес ясар идек,— дигәч, Тукай ризалык бирде.
Тукайны, бүлмәсенә кайтышлый, бильярд бүлмәсенә керттем. Бильярд таягын алып шарларны тәгәрәттек: «Мин бик күптән бильярд өйрәнергә тели идем, ярый торган булса, син миңа бильярд өйрәтерсең»,— диде. Без шул көннән китү көненә чаклы буш вакытларда бильярд берлә вакыт уздырдык.
Кич сәгать 11 булды, кунаклар җыелды, «рәхим итегез» дип хезмәтче безне көтепханә бүлмәсенә кунаклар янына кертте. Бөтен кунаклар аякка басып, Тукайны каршылап, мәҗлеснең түренә менгереп утырттылар. Җыелганнар Тукайдан берәр сүз әйтүен көтсәләр дә, Тукай сөйләмәде. Хәсән бай, утырган урыныннан торып, Тукайга карап:
—    Габдулла   әфәнде! Мәдәни   халыклар үзләренең кадерле кешеләре шәрәфенә бирелгән мәҗлесләрдә кадерле кешеләр хөрмәтенә тост күтәрәләр, без бу мәҗлестә сезнең ярата торган шәраб берлә тост күтәрергә тиешбез. Сезнең хөрмәтегезгә хәзерләнгән шәрабләр,— дип, шәраб исемнәрен атады. Шул шәрабләр арасында шампанский дигән исем дә чыкты. Шул  шәрабләрнең кайсын ачарга рөхсәт итәсез? — дип матур сорау бирде.
Мәрхүм  Тукай,  көлемсерәп:
—    Шампанскийны   телим,— дип   җавап   биргәч,   ак перчатка киеп, иңбашына ап-ак сөлге салган официант, бик зур эш эшләргә әзерләнгән оста җәррах (Җәррах — хирург.) шикелле, шешәне көмеш чиләктәге боз эчыннан суырып алып, ак сөлге берлә бик озаклап сөртеп, штопор берлә ачып бокалларга бушатты да, бу бокалларга салыр өчен баягы тәклифатны (Тәклифат — әмер бирү, боеру.) кабатлап, икенче шешәне ачып, бокалларның барын да тутырды.
Җыелганнар бар да баскач, Хәсән бай:
—    Талантлы яшь   шагыйребезнең   сәламәтлеге һәм киләчәктә татар халкын тәрбияли вә рәхәтләндерә торган җанлы шигырьләрен тагын да күбрәк язсын өчен, Габдулла әфәндегә   озын гомер,    матур тормыш теләп тост күтәрәбез,— дигәч,   бокалны   тәмамладылар <…>
Мәҗлес озакка сузылды. Ул мәҗлестә рабочий, служащий һәм байлардан башка, укучылар да бар иде. Тукайга сораулар булды. Сорауларга кыска-кыска гына җаваплар биреп, җыелганнарны шатландырды. Тукай үзе дә ул мәҗлестә бик шат иде. Тукай Акчуриннарда атна-ун көн кунак булды, һәр көн кич Тукай өчен шундый шатлыклы мәҗлесләр ясалды. Мәҗлестә нинди маузугта (Маузуг — тема.) сүзләр сөйләнгәнен хәтерләмим.
Тукай фабрик-заводларга да кереп йөрде. Атна-ун көн ял иткәннең соңында, поездга утыртып, зурлап озатып калдык.
Үләр алдыннан Казанга номерына барып кергәч, бик шатланып каршы алды.
—    Сез минем бильярд уйнарга өйрәткән хәлфәм, мин хәзер бик оста уйныйм, вакытыгыз булса барып уйнарбыз,  килерсез,— дип  калды.
Тукай  берлә  артык күрешеп  булмады.
 


Кыяметдин Кадыйри. Гурьевка фабрикасында. Истәлек КФАН филиалы архивында (9 фонд, 4 тасвирлама, 65 эш) саклана.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


 

Комментарий язарга


*