ТАТ РУС ENG

Мәхмүт ГАЛӘҮ Г.Тукай турында истәлекләрдән бер кисәк (Тукай Казанда)

Казанда Харитонов типографиясендә эшләгән чагым. Көндез, эштән туктап, ике сәгать ял   итәбез.   Аш ашар өчен, «Болгар»га йөрим. Аш залы өченче катның почмагында иде. Залдан номерлар    ягына — коридорга    өсте яртысы пыяла бер ишек чыга. Шул ишек белән   янәшә үк, уң кул якта, «40 нчы номер» — Тукай яшәгән бүлмә. Ул җаны тыныч чакта яланбаш, жилеттан килеш,   һәр ике кулын чалбар кесәләренә тыгып, озын   коридорның бер башыннан икенче башына тик уйланып йөри.    Син аш ашап утырган чакта, ишекнең югарыгы пыяла өлеше аркылы кыска чәчле баш түбәсе, җыерчыклы маңгай һәм елтыраган күзләр күреп каласың. Бик яхшы беләсең: бу — Тукай. Димәк, бүген аның җаны тыныч — коридорда йөри. Бирге башка килеп, кире борылган чакта, үрелеп кенә ишектән аш залына күз салып уза. Әгәр ул коридорда күренмәсә, я өйдә юк, яки урында ята, кәефсез.
Тукай гадәттәгечә коридорда күренмәсә, мин аның хәле белән кызыксына идем. Аш тәмам булгач, узышлый, номер ишеген ачып карыйм. Әгәр Тукай караватта булса, кереп, хәлен белеп чыгам. 40 нчы номерның ишеге һичбер вакытта да бикләнми иде.
Исхак Бикчуринның* асылып үлү хәбәре таралган чорлар иде (*Революциядән соң бу кешенең провокатор булганлыгы ачылды.   Ред.). Беркөнне Тукай коридорда күренмәде. Аштан соң бүлмәсенең ишеген ачып карадым. Карават өстендә тәрәзәгә таба сузылган ботинкалы аякларны күргәч, акрын гына атлап эчкә кердем.
Бик күптәнге таныш тар гына бүлмә. Ишекнең уң ягындагы элгечтә җимерек фуражкасы, төймә тишегеннән генә асылган пальтосы һәм якасы-ние белән бергә салып эленгән тышкы күлмәк. Түрдә — тәрәзә янында сул якта ялангач өстәл, бер урындык. Уң якта каты матрацлы тимер карават. Тукай, аякларын тәрәзәгә, башын ишеккә биреп, сузылып, чалкан яткан.
Миңа ул  «Мәрҗән» дип эндәшә иде.
— Ә… синме, Мәрҗән?.. Әйдә! — дип каршы ала да, минем «шагыйрь»легемнән иптәшләрчә көлеп, берәр һөҗү әйтмичә калмый иде. Бу юлы башын гына күтәрен карады да тавыш-тынсыз тик ята бирде. Мин, караватның янына ук килеп, Тукайга төбәлдем. Кечкенә генә ак төшкән бер күзе бөтенләй үлек төсле, теге күзе дә ниндидер  әрнү белән  нәүмиз  генә  карый.
— Хәлләр  ничек? — дидем.
— Ятам.
— Ни  булды?..  Әллә  авырыйсыңмы?
— Юк…   Кешеләргә  бик  ачуым  килде  әле… Артык төпчеп сораша башласаң, ул бөтенләй телдән кала, әйтәсе сүзен дә әйтми. Бер сүзне башладымы, зур тынлыктан соң булса да, ул аны үзе тәмамлар. Саран кинаяләр белән генә булса да, йөрәгендәген барыбер аңлатыр. Көтәргә кирәк. Күземне аннан алмыйча гына, «кешеләргә бик ачу килү»нең сәбәбен белергә теләвемне аңлатып, урындыкка урнаштым. Берәр минут тик торганнан  соң гына,  сүзне дәвам иттерде:
—    Солтан (Рахманкулов) көзгемне урлап чыккан,
Сораса, мин үзем  бирмәс идемме икәнни?
Ләкин кәефсезлекнең төп сәбәбе бу түгел. «Солтанның көзге урлавы» монда бер сылтау гына. Чөнки миңа бик күп тәҗрибәләр белән анык: Тукай «көзге урлану» өчен генә шулчаклы кәефсезләнә торган кеше түгел. Аның көзгесен генә түгел, бөтен нәрсәсен урлыйлар. Шигырьләрен, гонорарын, шөһрәтен, авторитетын… Хәтта саф вөҗданына, намусына Һөҗүм итәләр. Үз тәгъбире белән әйткәндә, «ак күгәрченне кулыннан кара козгынга алмаштырып алалар». Тукай бу угрылыкларга шигырьләрендәге әрнү-ачыну    кыллары    яки    «һөҗүм» җырлары белән җавап бирә, ә болай авыруга сабышмый иде. Тукай үз бүлмәсенә нәрсә генә алып кайтып куймасын, һичберсе яшәми, кемнәрдер шул көндә үк алып чыгып китәләр. Залда ашап утырган чакта, берәрсенә кара-каләм кирәк булса, аны буфеттан алдыру урынына, Тукай бүлмәсеннән генә алып чыга да шунда калдырып чыгып китә. Тукай аны ззләп йөрми. Кыскасы, берәр әйберсе югалу аркасында гына Тукайның бу чаклы кәефсезләнү ихтималы юк. Монда ни булса да бүтән бернәрсә бар иде. Фикеремне Тукайга да аңлаттым.
Ул тагын беравык тый ятты да ияге белән өстәл өстенә  ишарәтләде:
– Шунда бернәрсә бар. Укып кара әле!..
Таратып ташланган озынча кәгазьләр    өстендә яңа гына язган шигыре ята иде. Алып укый башладым:

«Котылмакчы   булып  татсыз   хэяттан,
Гомергә  җан авырттыргач азаптан…»

Бу әле «Катиле нәфескә» дигән шигырь иде. Кәефсезлегенең сәбәбе инде ачык. Исхак Бикчурин «фаҗигасы» аңар шулчаклы тәэсир иткән икән.
Шигырьне укып чыккач, Исхак Бикчурин ише бер «нигилист»ка карата «ходай бирәчәк бәхет» белән кызыктыру һәм «гүр газабы» белән куркытуның урынсызлыгы хакында бер фикер әйттем. Тукай сикереп торды. Карават читеннән аякларын салындырып утырды.
– Син аңламадың алайса, Мәрҗән! — диде, — монда мәсьәлә чатан Исхакта түгел!.. Нәрсә ул чатан Исхак?.. Тырнак төбенә чыккан «эт тырнагы». Я үзе берәр җирдә өзелеп төшеп кала, яки үзеңне борчый башласа, икенче кулыңның тырнагы белән чеметеп өзәсең дә урынына  йода  сөртәсең…
– Алайса… нәрсәдә, кемдә соң мәсьәлә?
— Бөтен яшьләрдә… Синдә, миндә, Мөхәммәт-Әминдә… сәяси реакциягә ияреп дин реакциясе килә. Әнә Габдерахман (Мостафин) башына бүрек, өстенә җөббә киеп, җомга намазына йөри башлаган. Кәрәм (Г. Кәрәм) белән Һарун (Апанаев)ны әйткән дә юк. Бераздан Сәгыйть (Рәмиев)нең дә чалма киеп, «биш вакыт»ка йөри. башламавына  ышанасыңмы?..
Ни әйтергә теләгәнен аңлап бетерә алмавымны белдергәч:
—    Чөйне чөй белән бәреп чыгаралар, — дип җавап бирде.
Мин үз юлыма китәргә әзерләндем… Тукай күзләрен миңа төбәде;
— Бүген кич ни эшлисең? –   Бу сорауның мәгънәсе миңа бик ачык иде. Үтә кәефсез чагында ул зәп-зәңгәр төтенле, сасы, шакшы сыраханәләрдә утырып, төн уздырудан ямь дә, тәм дә таба алмый. Вакыт уздырыр өчен бүтән бер урын кирәк.
— Сәгать җидедә эштән бушыйм, — дидем.
— Алайса киттекме?
— Ярый…  киттек.
—  Мин «чебенханәдә» булырмын, килерсең?
«Чебенханә» дип ул «Болгар» астындагы «Юл» көтепханәсен атый. «Болгар»ның Кабан куле ягына — яңа электростанциягә караган кечкенә генә бер кибет. Бер як күршедә «Постоялый двор» һәм сыраханә. Икенче якта — ит кибете. «Көтепханә» эчендә шыр ялангач, буп-буш шүрлекләр. Алучысы да, сатучысы да, сатарлык товары да юк. Нәрсә белән киченүләре тик үзләренә генә билгеле булган хуҗалар — Әхмәт Урманчиев белән Якуб Хәлили кайдадыр бүтән эшләр белән йөриләр. «Көтепханә»дә бер кечкенә малай чебеннәр белән талашып тик утыра. Ә чебеннәр!.. Чебеннәр!.. Керүченең күзләренә, кулларына, авыз-борыннарына тулалар. Шүрлек, прилавка һәм өстәл, урындыкларның элекке буяулары күренми. Читтән кергән кеше анда биш минутка да түзеп тора  алмый.
Шулай да Тукай үзенең дус-ише белән очрашуны шунда билгели; көткән кешесе килгәнче, әлеге малай белән берәр уен уйнап юана иде. Бервакытны шушы «чебенханә»гә ни өчен шулчаклы зур мәхәббәт куюының сәбәбен  сорадым.
—    Бүтән урын юк. Кайда барыйм соң? — диде Тукай.
– Барсаң, урын җитәрлек, мәсәлән, «Гасыр», «Сабах»,  «Мәгариф».
– Аларда кеше күп очрый. Беләсең, хәл-әхваль сорашкан булалар. Кайбер акыллы башлары сиңа үгет-нәсихәт бирергә тотыналар. «Нәшир»ләре дә берәр «мәҗмуга» сорый башлыйлар. Яратмыйм… Ә «чебенханә»дә без малай белән рәхәтләнеп кузна уйныйбыз, ичмасам.
Кибетләр ябылыр вакыт җиткәндә генә, мин «чебенханә»гә килеп кердем. Тукай инде шунда; аның өчен зур үлчәүле кара фуражкасын колакларына хәтле басып кигән; әлеге малай белән чүкердәшеп кузна уйный иде. Бергәләп киттек. Державин бакчасына менеп утырырга булдык.
Балык базарында (хәзерге Куйбышев урамында) ниндидер панорама ачылган. Ишек төбендәге кеше кыңгырау шалтыратып, карлыгып беткән тавышы белән «пожалсто, пожалсто» дип кычкыра-кычкыра, тамашачылар җыйный, Тукай да  кызыксынып куйды:
—    Карап чыкмыйбызмы, Мәрҗән?
Мин каршы килмәдем. Бишәр тиен түләп, «панорама» карарга  кердек.
Бүлмә эче караңгы. Стена буйлап түгәрәк пыялалы якты тишекләр тезелгән. Тишектән элек биткә эссе бәрелә. Аннан зур керосин лампасы күрәсең, Каршыда — зурайтылган рәсем. Бүгенгедәй хәтеремдә: рәсемнәр Неаполь һәм Венеция күренешләре иде. йортлар, күлләр, таулар, көймәдә йөрүче кешеләр панорамада җанлы булып күренәләр. Без бүлмәне әллә ничә. тапкыр әйләнеп, панораманы авыл малайларыңча кабат-кабат тамаша иттек. Тышка чыккач, матур күренешләргә сокланганымны әйттем…
—    Нинди бәхетле кешеләр яши икән шундый җирләрдә?
Тукай елмайды да беравыкка иреннәрен генә кыймылдатып  тын  барды. Аннан кинәт сорап куйды:
— Печән базары мәчетенең рәсемен күргәнең бармы?
— Бар.
— Әнә шул рәсемне Неапольгә илтеп, панорамада күрсәтсәң, синең төсле үк: «Печән базары мәчете тирәсендә нинди бәхетле кешеләр яши икән?» — дип сораучылар  табылыр  иде.
– Әгәр мәчет астында «күкәй салып» утыручы, узган-барганга өреп калучы Мөхәммәтҗан хафизны анда илтсәң, читлеккә ябып «зверинецта» да күрсәтерләр иде бит? — дидем.
Һәр җирнең үз «Печән базары», һәр Печән базарының үз «Мөхәммәтҗаннары» була…
Танышлар очрап иярмәсеннәр өчен, бакчаның иң караңгы почмагына кереп утырдык. Төн уртасы якынлагач, баскыч астындагы «закусочная»га төшеп,   бераз   тамак ялгап алдык та извозчиклар торган почмакка килдек:
—    «Пески»гә күпме аласың?
Извозчик илле тиен сорады. Мин кыйммәтсенеп сатулаша  башладым.
—    Сатулашма,    Мәрҗән! — диде    Тукай, — «өйләнгән»  елны егетләр юмарт булалар…

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*