ТАТ РУС ENG

Мирхәйдәр ФӘЙЗИ Габдулла әфәнде Тукаев намына (Тукай турында шигырьләр) 

Габдулла әфәнде!
Син бер гөлме? Милләт бакчасының
Гөлләренә баскан былбылмы?
Син сайрыймсың хисле шигырьләрне?
Телләреңә баскан былбылмы?

Әллә исмең гали, җисмең бер нур,
Хакның җиргә иңгән мәләге?
Әллә зур күңелле, көчле телләр
Безгә хакның махсус бүләге?

Инсандыр дим, ләкин күңелем күнми,
Инсан  хөсне сиңа  тиңләнми.
Синең шигърең безгә сур мәнсур,
Бар татарның күңлен зиннәтли.

Сандугачлар кунган күкрәгеңә,
"Мондый бер нам булмас,гөлдер,дип,
Телләреңнән тезелеп гөлләр тама,
Уйлыйм күңлең гали күлдер дип.

Синең уктан үткен, нурдан якты,
Тәмле шигърең уку җан азыгым,
Хис итәмен шигърең хөрмәтенә,
Ярлыкана кебек бар языгым…
 
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса,
Утлы шигърең укып сафлана.

Рух өрдең син, халкың тергездең син,
Гали күңлең чәчте кодси  нур;
Тыныч булсын җаның, рухта намың,
Ихтирамым сезгә таудан зур.

 

Намына — исеменә.
Мәләге — фәрештәсе.
Инсандыр — кешедер.
Инсан  хөсне — кеше   матурлыгы.
Сур   мәнсур — уйналган   быргы.
Кодси нур — изге нур.

 

1912

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*