ТАТ РУС ENG

Сафа МӨХӘММӘТШИН Истәлек (Тукай Кырлайда)

Сәгъди абзый тәрбияләргә чит авылдан бала алып кайткан» дигәч, авыл балалары белән без җыйнаулашып аны карарга бардык. Ул шәһәрчәрәк киенгән, ак чырайлы, кечкенә гәүдәле, бик ябык, чандыр малай иде. Беренче күрүдә үк ул малай миңа ошады. Мин аның белән бик тиз үзләшеп киттем. Шунда ук аны үзебезнең өйгә алып кайтып, өебезне күрсәтергә теләсәм дә, яңа әнисе Зөһрә абыстай аны җибәрәсе килмәде: «Әле үзебездә торсын, алып барасың килсә, соңыннан алып барырсың», — диде. Шулай да мин аны каршыдагы зиярат буена алып барып кайттым. Аны үземә ияләштерергә тырыша башладым. Без бер-беребезнең исемнәребезне дә белеп алдык. Мин аңар караганда яшь ягыннан байтак кына олы һәм гәүдәгә зур булганлыктан, ул мине «Сафа абый» дип атый башлады. Без аның белән Сәгъди абзыйлар ишек алдындагы ике зур каенның берсе башына мендек. Ул анда менгәч, «тыңлап тор, Сафа абый, мин каладагыча сызгырам» дип, ике бармагын авызына куеп сызгырып күрсәтте. Башка балалар килә башлагач, без агач башыннан төштек тә, алар Габдуллага төртеп күрсәтеп, «чыш-пыш» сөйли башлагач, Габдулла, алардан качып, өйгә кереп китте. Башта мин аның нәрсә өчен алардан качканын аңламаган идем, малайлар аның ак төшкән күзенә төртеп күрсәтеп, «чагыр» (кылый) дип, аннан көлеп мыскыллауларыннан булган икән аның качуы.
Шуннан соң һәр көн мин аның янына килеп йөри башладым. Аны малайлардан кыерсыттырмый идем. Кыерсытучы малайлар булса, хәзер ул миңа килеп сыена иде. Берәр көн узгач, мин аны, анасына әйтмичә генә өебезгә алып кайттым. Өебезне күрсәткәч, бакча артыбыздагы әвен базына алып барып, ат кылыннан «скрипка» ясап, аңар уйнап күрсәттем. Соңыннан үзенә дә ясап бирдем. Ләкин ачуланырлар дип, ул скрипканы аның ата-аналарына күрсәтмәдек. Берәр елдан соң мин, зур скрипка сатып алып, бераз өйрәнә башладым. Миннән күрмәкче Габдулла да өйрәнергә тырышып карады. Ләкин аның нәни бармакларын зур скрипканың кылларына бастырып, үзеннән сыздырып, байтак маташып карасам да, эш чыкмады. Ахыры булмагач, «алайса син уйна, Сафа абый, мин җырлыйм» дип, ул җырлап күрсәтте.
Кыш җиткәч, без сабакка йөри башладык. Габдулла ул елны мулла абыстаена гына йөрде. Бер кыш абыстайда укыгач, икенче кышны безнең белән мәктәпкә йөри башлады. Ул, малайлар кыйныйлар дип, ялгызы гына мәктәпкә барырга курка иде. Мәктәпкә барышлый, мин Сәгъди абзыйларның тәрәзәсеннән ут яктысы күренгәнне саклап торып, аны кереп алып чыга идем. Ул минем үзен алырга керүемә бик шатлана иде.
Мәктәпкә кергәч тә, озак тормыйча, Фәтхерахман мулла аны үзе укыта башлады. Без күбебез Хәбри хәлфәдән генә укый идек. Фәтхерахман мулланың беренче мәктәпкә кергән елны ук аны алай үзен генә аерып укытуына без көнләшә башладык. Аның бик тиз арада гына «һәфтияк» иҗеген укып бетереп сүрәгә керүе һәм язга кадәр «һәфтияк» сүрәсен бетереп коръан укырга башлавы безне бераз кытыкландыра иде. Чөнки башка балалар тик ике-өч ел эчендә генә алай укый алалар иде» Без аның бик тиз арада зур укып китүен аның зирәклегеннән дип түгел, аны мулла укытканлыктан дип белә идек. Шунлыктан, Габдулланы никадәр якын күрсәм дә, мин дә аның алай укуыннан көнләшә башладым. Ул шул елны ук үзеннән түбән укучыларның сабакларын өйрәтә башлады. Без белгәндә бу мәктәптә андый укучы булмаганга, без аның болай укуына гаҗәпләнә идек.
Язын сабанга чыккач, Сәгъди абзый миңа Габдулланы тырмага өйрәтергә кушты. Мин аны ике көн үзем белән бергә алып барып тырмага өйрәттем. Кайткач, Сәгъди абзый безне бик сыйлый иде. Кайткан саен Сәгъди абзый миннән: «Өйрәнәме минем малай?» — дип сорый иде. «Өйрәнә» дигәч, бик шатлана иде. Берничә көн бергәләп тырмалагач, Сәгъди абзый туры алашасын җигеп, Габдулланың үзен генә җибәрде.   Шулай да   мин аның янына барып, аңар бераз күрсәткәләдем. Без Иябаш * ( *Кырлай янындагы бер авыл. Ред.) ягында тырмалый идек. Шул вакытта мин малайлардан «Иябашында бер кешенең эте балалаган» дип ишеттем. Шуны әйтүгә, Габдулланың колагы торды: «Әйдә барып берәр көчек алып кайтыйк, Сафа абый», — ди башлады. Кичен, җирне тырмалап бетергәч, без Иябашына барып, икебезгә берәр көчек урлап алып кайттык. Көчекләрнең берсе кара, берсе ала иде. Габдулла үзе яратып ала көчекне алды. Көчекләрне, башта безнең бакча артына алып кайтып, әвенгә бәйләп куйдык. Соңыннан атасы ачуланмасмы икән дин куркып, ул аны өйләренә алып кайтты. Сәгъди абзый күргәч тә, аңа]) бер сүз дә әйтмәде. «Ташландык ипи катыларын ашатырсың шунда, барыбер аны күрше этләре дә кереп ашый. Зурайгач, портыбызны саклар»,— диде. Габдулла аның бу сүзенә куанычыннан нишләргә дә белмәде.
Габдулла һәрвакыт безнең өйгә килә иде. Килгән саен, ятим дип кызганып, әни аңар ипи белән сөт, катык ашатып җибәрә иде. Җиләк өлгергәч, без аның белән урманга җиләк җыярга менә идек. Аңарчы шәһәрдә торганлыктан, Габдулла күп агачларның исемнәрен белми, миннән сорый иде. Аннан соң җиләкнең нинди урында күп булганлыгын сораша иде. Ул үзе барып берәр җиләклек тапса, «Сафа абый, җиләк таптым!» дип шатланып кычкыра иде. Ул җиләкне җыйгач, әтисе белән әнисенә алып кайтып бирә иде. Алар, «бик күп җыйгансың икән, улым» дип, аны мактыйлар иде. Ул аңар тагын шатлана иде.
Урак җиткәч, Сәгъди абзый Габдулланы да үзләре белән уракка алып йөри башлады. Ләкин берничә көн ургач, Габдулла бармагын кискән. Сәгъди абзыйның: «Бармагын кисмәсә, малай яхшы гына ура башлаган иде», — дип сөйләгәне әле дә хәтеремдә.
Берничә ел безнең авылда торгач, Габдулла Җаек ** (** Җаек — Уральск) каласына китте. Берничә елдан мин солдатка алындым. Шуннан соң Габдулланы күрә алмадым.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*