ТАТ РУС ENG

Сәгыйть РӘМИЕВ Беренче очрашу (Тукай Казанда)

(«Икенче апрель көне» исемле мәкаләдән)

Мин дә ул вакыт Казанда «Болгар» номерларында тора идем…
Көн кич булган, урам дөм-караңгы, номерда электрик чи.! иде  Бер-бер кешене түгел, үземне-үзем күрәсе килми утыра идем   Шул минутта номер ишегемне ачып:
– Сәгыйть әфәнде Рәмиев шушында торамы? — дип, малай килеп керде. Карадым:  яланбаш, кара күзлектән, өстенә казакимы, җөббөме, иске генә бер нәрсә кигән, аягында тузган кара бурка, шыксыз гына бер малай, минем «ие» дигән сүземне дә  көтмичә, каршымда өстәл кырыенда буш торган урындыкка  килеп тә утырды, Имеш, «Уральскидан Камил әфәнде Мотыйгый сәлам әйткән!»… Нигә кирәк миңа Уральски да, нигә кирәк миңа аның нинди Камил Мотыйгыйларының сәламе!
Йөземне тәрәзә ягына таба чәвердем. Һичнәрсә күрү мөмкин булмаса да, урамга карап утырам. Бик озак шулай утырганнан соң, табигатемдә юк тәкәбберлек булмасын  өчен генә, мосафирга таба яртылаш кына борылдым да, үземә генә чәй ясап  (тегеңәргә юк, стакан да соратмыйм), йөзенә күтәрелеп карамыйча гына:
— Сез анда бер шәкерт идегезмени?— дидем.
— Шәкерт тә идем, хәлфә дә идем, — диде.
— Булырсың инде, хәлфә булырга кыяфәтең килгән! — дигән кебек итеп, аның кулы янындарак торган шырпымны алдым да тагы дөм-караңгы урамга таба йөземне чәвердем. Тәмәке тартып утырам. Аның миңа бер сүз дәшүе я бер сөаль бирүе арасында унбишәр минут өзеп тора иде. Эчем пошып бетте, һаман утыра биргәненә ачуым килә инде:
— Әфәндем, минем вакытым юк. Икенче вакыт керерсез, хәзергә чыгып китсәгез иде, — дияргә гасапларым (нервларым) калтырый башлаганда гына теге:
— Сәгыйть әфәнде, мин Сезгә «Царь-голод»ның тәрҗемәсен җибәргән идем. Сез аны басмадыгыз да һәм идарәдән җавап та бирмәдегез, — диде.
– Бик исемдә, «Царь-голод»ның тәрҗемәсен безгә Габдулла Тукаев дигән кеше җибәргән иде, һәм ул безгә шигырьләр дә яза, шигырьләрен газетабызга без бик яратып дәрҗ итә идек.
Кинәт кенә үзенә таба  әйләндем  дә:
– Соң, сез кем буласыз? — дидем.
– Габдулла Тукаев булам, — диде.
– Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәгез, ни була! Мин сезне икенче төрлерәк каршы алган булыр идем! Әй, Тукаев, Тукаев! — дип торып, үзе берлә яңадан күрештем һәм, звонок биреп, стакан да сорадым… Ләкин чәебез боз кебек булып беткән иде. Шулай да берәр стакан чәй эчтек тә шул арада мин кәефсезлегемнең вөҗүден сөйләдем. Ул да кәефсезлегемә иштирак итте (кушылды). Аннан соң аның шигырьләре вә минем шигырьләрем һәм озакламый булачак әдәбият кичәсе тугрысында бераз сөйләштек тә, сыйлашыр вә кунак булышыр өчен икенче җиргә чыгып киттек. Бөтен эч серләребезне ачышып, төнге сәгать берләрдә, икеләрдә кайтып ятканбыздыр. Иртәгесен иртә белән ул тагы минем номерыма керде. Күп сүзләр арасында муллалар тугрысында да сүзләр булып, мин аңар бер остазым Габдерахман әфәнде Дәмини җәнапларыннан ишеттегем «Кафате хәмсә»не (“к” хәрефләре белән башланган биш сүз) сөйләдем. Ягъни: «Муллаларның сөйгәне казы, кузый, каз, кыз, кымыз гына инде, үзләре боларны бергә җыеп, «Кафәте хәмсә» дип атыйлар икән»,— дидем.
Бу сүзне Тукаев бик яратты.
—    Тукта әле, мин моңардан бернәрсә эшлим, — дип, үз номерына чыгып китте дә бер ун-унбиш минуттан соң:
«Әй, ходай, мәгълүм сиңа: тик яхшылыкта касдымыз,
Зикеремездер: казы, кузый, яшь кенә кыз, каз, кымыз»,—
дип язылган бер кәгазь күтәреп керде.
—    Шәп! — дидем. Кулларыбызны кысыштык-күрештек тә, шул сәгате белән үк ул җыенып, солдатка каралыр өчен дип, авылына кайтып китте…
Бер ун-унбиш көннән тагы әйләнеп Казанга килде…
—    Казанга килүемнән бер максадым сезләрне күрү өчен генә иде. Әле авылда үткәргән минутларымны да мең бәла белән генә үткәреп, тизрәк сезнең яныгызга килергә ашыктым. Инде, Сәгыйть әфәнде, бергә-бергә торсак иде, — диде һәм шунда Казанга килүеннән беренче истифадәсе — татар сүзләренең гыйльме гарузда мәзкүр вәзеннәрдән башка вәзеннәргә дә сыя икәнен һәм татар шигырьләре башка бәхерләрдә дә языла ала икәнен белгәнен сөйләде.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*