ТАТ РУС ENG

Сәгыйть СҮНЧӘЛӘЙ Иңеш (Тукай хатирәсе) (Тукай турында шигырьләр) 

Яктысы берлән сихерләп күк читен, әкрен генә,

Моң гына изге кояш — солтан кояш иелә, иңә…

Я, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!

Нинди төс юк нурларында! Һәммәсе оҗмах төсе!

Күр: ничек ул шәүләләр җәелә офык буйлап әнә!

Күр: ничек бер зәңгәре изге сәмаларга менә!

Ул — мөкатдәс гарше әгълага тоташкан шәүләдер,

Ул кояшның соңгы гомереннән хәбәрләр илтәдер.

Ие, күп тә калмады: изге кояш тиздән иңәр!

Ие шул, күрсәңче, әкренләп кимиләр шәүләләр!..

Бетте якты нурлары… ул гел зурая, олыгая…

Олыгая канлы кояш.., хәсрәт үтә ул елмая.

Ул иңә… иңде… офыкны чормады янгын төсе, —

Нәкъ газиз ямьле Казанның янгынының яктысы.

Иңде мескен «падишаһ…»,хәсрәт күңелне тирбәтә…

Мәрхүмнең елмайганы аңнан яшен төсле үтә.

Ул сәгадәтле иде… инде фәгансыз елмаеп;

Аһ, кояш иңде, гаҗәип шәгьләләр булды гаип.

Иңеш — кояш иңү — бату.
Сэма — күк.
Мөкатдәс гарше әгъла — изге күк.
Фәгансыз — кайгысыз.
Гащәип шәгъләләр — искиткеч  нурлар.
Булды  гаип — югалды.

1913

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*