ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Сәйфи КУДАШ Хәтердә калган минутлар

 

Язучыдан

Мин үземнең иң кадерле әдәби остазларым Тукай һәм Гафурига гомерем буенча бурычлы бер кеше булып яшәдем. Менә шушы зур бурычның кечкенә бер өлешен үтәү теләге белән «Язны каршылаганда» исемле повесть та язган идем. Ул әсәрем күптән инде башкорт, рус, үзбәк һәм таҗик телләрендә басылып чыкты. Инде менә шушы «Хәтердә калган минутлар» барлыкка килде.
Бу әсәр бердәм тыгыз сюжетка корылып язылган китап түгел. Бәлки ярты гасырлык вакыт эчендә җыелган көндәлекләрдән, хатлардан һәм бигрәк тә хәтер сандыгында сакланган материаллардан укмаштырып, төрле вакытларда һәм төрле шартларда күп еллар буенча язылып килгән бер әсәр. Мин аның аерым бүлекләрен 1934 елда ук яза һәм 1935 елда дөньяга чыгара башладым. Мәсәлән, Тукай һәм Гафури турындагы истәлекләр «Совет әдәбияты» журналының 1935 елгы 12 нче санында басылып чыкты.
Ачык әйткән чагында, мин бу китапны язу фикеренә Гафури исән чакта ук килгән идем. 1934 елда аңа бер барган чакта Гафуриның өстәлендә мин И. П. Эккерманның «Разговоры с Гёте в последние годы его жизни» дигән китапны күрдем. Бу китап мине бик кызыксындырды. Икенче көнне үк мин немец мемуаристы һәм И. В. Гётеның секретаре тарафыннан язылган бу китапны кулга төшереп укый башладым. Менә шушы китап мине Гафури турында истәлекләр язарга кирәк дигән фикергә китерде. Эш, әйе, әнә шуннан башланып китте.
Тукай белән Гафури турындагы язмаларның «Совет әдәбияты»нда басылуы исә башлаган эшне дәвам иттерергә канатландырып җибәрде, һәм шушы китапның барлыкка килүенә ярдәм иткән сәбәпләрнең берсе булды. Әсәрне укыган чакта, бәлки, Гафури һәм башка кайберәүләрнең теге яки бу мәсьәләләргә карата булган карашлары һәм мөнәсәбәтләре ачылып җитмәгән кебек тоелырга мөмкин. Ләкин мин бу китапта Гафуриның һәм башкаларның тормышларын эзмә-эз һәм баштанаяк чагылдыруны максат итеп куймадым. Минем үз күзләрем күргәнне, ул чакларда үзем аңлаганнарны бозмыйча сөйләп бирергә тырыштым мин бу китапта. Мин күреп һәм күрсәтеп җиткерә алмаганнарны Тукай һәм Гафуриның башка замандашлары һәм шәкертләре язып тутырырлар дип ышанам.

 Сәйфи Кудаш.
1958 ел, май.
Уфа. 

Беренче карлыгач

Безнең авыл Уфага утыз километр җирдән күренеп торган урманлы сыртлавыкның көньяк итәгендә җәелеп ята. Авылның төн һәм көнчыгыш як читеннән башланып киткән ике ерганак бар. Бу ерганакларның икесендә дә җәен, кышын ургылып ята торган чишмәләр чыгалар. Чишмәләренең сулары гомер буенча кечкенә елга булып аккан шул ерганаклар, икесе ике яктан авылны ярып төшәләр дә, бергә кушылалар. Менә шул ерганаклар кушылган урында, яз көне басулардан ташып төшкән кар сулары, ел саен җирне уба торгач, бик тирән бер чокыр ясаганнар. Безнең өй, әнә шул ике кечкенә елга бергә кушылып шарламага әйләнгән җирдә — тирән чокыр башында утыра.
Бу чокырдан алып ерганак бер километр чамасы араны саега-саега бара да, Келәш һәм Караякуп авылларын бер-берсеннән яшереп торган сыртлыклар арасындагы киң үзәнгә килеп, бөтенләй югала. Шулай озын булып сузылган бу ерганак, безнең өйнең түр тәрәзәләреннән караган чакта күренеп торган сазлыкларга, алар аръягындагы басуларга һәм каракучкылланып утырган имәнлекләргә таба һәрвакыт ачык хәлдә булган киң бер капка төсле булып тора. Язгы һәм җәйге көннәрдә бу ерганак капкадан, әкрен искән җил белән, безнең тәрәзәләргә һәрвакыт чәчәк, яфрак һәм басуның тәмле исе өркелеп кенә тора.
Кыш көне инде бу капка безнең үзәккә үтә. Көньягыннан искән җилләр һәм атналар буенча котырган бураннар безнең теңкәгә тия. Бу чакларда урам аша торган өйләрнең кыеклары, көмеш тавы кебек булып, өелгән сырынты күперләре белән тоташалар. Урамның үрге очындагы өйләрнең күбесе кар эчендә чумылып калалар. Кешеләр капка башларыннан гына йөриләр. Шул сәбәпле безнең урамны кешеләр көлеп: «Туң мөрҗә» урамы дип йөртәләр.
Өлкән кешеләр өчен бәла тудыра торган бу бураннар, безнең кебек балалар өчен, үзләре белән бары тик бәйрәм генә алып киләләр. Иртән торып тышка чыккан җиреңә алар безнең өчен тауларның төрле биеклектәгеләрен өеп, кул белән ясагансыман итеп, әзерләп куйган булалар. Биек яр буенда, әкияттә генә була торган кебек итеп, киртләч-киртләч сырлап салынган сырынтының өстенә үк менеп аласың да бераз тирә-ягыңа карап торасың. Аннан соң, колачларыңны җәеп, түбәнгә, әллә кайчан Таеп карт тарафыннан утыртылган карт өянкегә карап очасың…
Шундый буранлы    кышкы озын төннәрдә безнең өй, ул чакта бик еш кына, үзенә күрә бер әдәбият   кичәсенә әйләнеп китә иде. Безнең зур семья өйнең урта бер җиренә — матчага асылып куелган   җиделе лампа    тирәсенә җыела. Дәү әни түр башына чүмәшә, әни чаршау янына сәке казнасына утырып, оек яки бияләй бәйли. Әти, ишек төбендәге түмәр бүкәнгә утырып, камыт төзәтә, бу вакытта безнең өйдә генә түгел, бәлки безнең нәселдә бердәнбер татарча укый-яза  белүче Яһүдә абзый лампага  иң якын булган почетлы урынны ала.
Өйдә — тынлык. Кәбәрткәдә чырылдаган чикерткә тавышы да, өйдәгеләрнең хезмәткә бәйләнгән хәрәкәтләре дә аны боза алмый. Әнә шул тынлыкта, һәммәбезнең күңелен үзенә тартып, бер кешенең моңсу тавышы яңгырый. Бу — Яһүдә абзый тавышы. Ул үзебезнең авылда һәм Арслан авылы мәдрәсәләрендә укып маташканнан соң, Уфаның Сабир мулла мәдрәсәсендә дә бер кыш булып кайткан иде. Икенче кыш әти аны шәһәр мәдрәсәсенә кабат җибәрә алмады. Ул үзенең берничә мәдрәсә аркылы алган «белем» багажы белән, Тукай әйтмешли, «ни он түгел, ни камыр түгел, бер пешмәгән калач» булып калган булса да, безнең ише малайларга гыйлем иясе иде.
Аның бу кичләрдә безгә укый торган репертуары бик чикле: «Собатылгаҗизин», «Рисаләи Газизә», «Ахыр заман», «Бәдәвам», «Бүз егет», «Каһарман катыйл», «Тутыйнамә», «Кисекбаш», «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы» һәм башка шундый әсәрләрдән тора иде. Болар арасында ни өчендер иң күп укыла торганы «Йосыф китабы» була торган иде. Бу китапларның «Рисаләи Газизә»дән башкалары, тезмә сүз белән рифмалап язылганга күрә, алар һәрвакыт, мөнәҗәт кебек, көйләп укылалар. Абзыйның осталыгы чамалы булгандыр инде, ул бик еш кына кайбер сүзләрне, хәтта кайбер бәетләрне дә әйтә алмыйча тотлыгып кала. Мондый чакта әни мәрхүм ярдәмгә килеп җитә. Ул, үзе бөтенләй укый белмәгән көйгә, абзый әйтә алмый терәлеп торган сүз һәм бәетләрне һичбер тоткарлыксыз яттан әйтеп, аны кузгатып җибәрә торган иде.
1905 елның шундый бер кышкы төне иде. Кичкә таба йөгертмә җил чыкты. Эңгер төшүгә инде бу җилләр буран китереп җиткерделәр. Ерганак ачыклыгыннан шашып искән җилләр тәүдә чокыр төпкелендәге карт өянкегә килеп бәйләнәләр. Аны айкалдырып, чайкалдырып үтәләр дә, юллары уртасында җайсызлап утырган безнең өйгә ташланалар һәм бертуктаусыз сызгырырга, чыелдарга тотыналар.
Безнең өйдә һәркем үз эшендә. Тик әтинең бүкәне генә, унбиш көн инде, шулай буш тора, чөнки ул өйдә юк. Алар Сафа бабай һәм Сәлим абзыйлар белән ялланып, Чайкин утарыннан Уфага утын ташырга киткәннәр. Тимер мич шундый кызу итеп ягылган ки, ишек төбенә, муенчаклап куелган бозау һәм сарык бәрәннәре эсселектән әлсерәп сузылып ятканнар. Тик шаян кәҗә бәтиләре генә, я учак алдына сикереп менәләр дә, анда куелган нәрсәләрне төшереп тавыш куптаралар, я булмаса дөрләп янган һәм кабыргалары бакырдай булып кызган тимер мичкә тиеп-тиеп китәләр дә, өйгә көйгән йон исе чыгаралар.
Бүген безнең өйдә гадәттәге тынлык һәм тынычлык урнаша алмады. Җилнең шомлы сызгыруы, буранның торган саен котыруы әнине бик нык борчый башлады. Ул өйнең йортка караган бер тәрәзәнең капкачын япмыйча калдырырга кушты. Без алмашлап, шул тәрәзә янына утырып алабыз да, тәрәзәнең бозын тел белән эретеп уйгач, унбиш көн өйдә булмаган әтинең капкадан кайтып керүен сагалыйбыз. Әни безнең игътибар һәм сизгерлеккә генә ышанмады. Бәлки әти кайтып кергәнче, әледән-әле тышка чыкты һәм йортны күзәтеп торды. Әтинең, онга сылашкан тирмәнче кебек булып, карга буялып кайтып керүе булды, өйдә әлегә кадәр җитешми торган барлык нәрсәләр шунда ук җитешеп тә киттеләр. Ул, өйгә кереп өсте-башын чишенә башлау белән, куеныннан кечкенә генә бер китап тартып чыгарды да, күпне аңлатырга теләгән бер тавыш белән:
— Менә сиңа Талип  абыең бүләк   җибәрде, — дип абзыйга тоттырды.
Без, Габделкадыйр бабай үлгәч, кырык тартмачы Хәбибуллага тормышка чыккан һәм    Уфага күчеп киткән Вәлимә әбинең Зәкәрия һәм Талип исемле приказчик уллары барлыгын белә идек. Алар сабантуйлар һәм җыеннар дәвам  иткән чакларда  безгә кунакка да  кайтып китә торган иделәр. Безнең дәү әни Уфага Вәлимә әбиләргә кунакка барган җиреннән бу Талип абый турында коточкыч хәбәрләр алып кайтты. Имеш, ул бөтенләй урысча киенгән. күмер кебек кара чәчен русларныкы кебек озын итеп җиткергән дә, бөтеркәләтеп, тубалдай итеп йөртә. Ашаган чакта һичкемгә сүз кушмыйча, хәтта бисмилла да әйтмичә,   аска карап кына ашый да, амин   да тотмыйча, табыннан тора да китә. Аннан соң бүлмәсенә кереп ала да төннәр буе бертуктаусыз урыс китаплары укып чыга икән. Кайсыбер төннәрдә аның янына үзе кебек егетләр җыела икән. Алар ашханәгә чәй өстәле хәзерләтеп куялар  икән дә, үзләре    Талипның бүлмәсенә бикләнеп,  шыпырт-шыпырт әллә  нәрсәләр турында  сөйләшәләр икән. Шул вакыт Вәлимә әби шыпырт кына килеп аларның сүзләрен, берсен дә калдырмыйча, тыңлап тора икән. Алар патшага тел тидерәләр, губернаторны сүгәләр, кемнедер үтерергә хәзерләнәләр, кайдадыр почта таларга план коралар икән. Боларны ишеткәч, Вәлимә карчыкның йөрәк өянәге кузгалып, һушсыз егылган. Иртән Вәлимә әби Талип абзыйны елый-елый үгетләгән һәм андый куркыныч эшләргә катнашмавын үтенгән. Ләкин Талип, әнисенең бәддогасыннан да, күз яшеннән дә курыкмыйча, һаман патшага тел тидереп, губернаторны сүгеп һәм кесәсенә   «рүвәлвитләр» салып төннәр буенча әллә кайларда йөри икән.
Талипның бүләген, — үзенең эчтәлеге белән дә, теле белән дә әлегә кадәр без тыңлаган китапларга һичбер охшамаган бу кечкенә китапны, — абзый шул кичне үк ике тапкыр укып чыкты. Ул безне беренче укуда ук үзенә җәлеп итте. Бу китапта сүз әллә нинди пәйгамбәрләр, тәмуглар, кыямәт һәм зобанилар турында бармый. Шуңа күрә дә моны тыңлаган чакта, үзеңне җир астындагы коточкыч куркынычлар алдында торган кебек хис итмисең. Монда син үзеңне җир өстендә, үзебезнең тормышта, хәтта үз авылыңда итеп тоясың.
Ул китапта ачлы-туклы гомер итүче бер семья турында сүз бара. Сәрби исемле хатын бик кыенлык белән табылган ярмадан ботка пешереп үзенең ач семьясын тавыш-гаугасыз гына ашатырга, тамагын туйдырырга тели. Ләкин эш күңел теләгәнчә барып чыкмый. Үпкәчел баланың көязләнүе аркасында ут төшеп ашъяулык яна башлый, табактагы ботка идәнгә капланып төшә. Ач кешенең ачуы яман дигәндәй, Нигъмәтулланың чукмар кебек йодрыгы караңгы өйдә, үзенең кыйнарга өйрәнгән кешесен эзли, селтәнә башлый. Ун минут эчендә өйнең өсте-аска килә. Ахыр килеп, Нигъмәтулла эчеп үлә. Сәрби бәхетле һәм мәхәббәтле тормыш өмет итеп икенче иргә тормышка чыга. Ләкин бу «фәкыйрьлек белән үткән тереклек»тә ул барыбер бәхеткә ирешә алмый. Яңа кияве Әхмәтгали исемле ярлы егет белән дә сугышып аерылышырга мәҗбүр була.
Китапны икенче мәртәбә укып чыккач, әсәрдә барган вакыйгаларга һәркем үзенчә бәя бирде. Без, балалар, Нигъмәтулланың ботка ашый алмыйча ач калган һәм шуның өстенә әтисе тарафыннан кыйналган малаен кызгандык. Өйдә «усал патша» урынын тоткан дәү әни Кайдәфә карчык исә вакыйганы үз файдасына бормакчы булды һәм үткер коңгырт күзләреннән хәйләкәрлек чаткылары бөркелдереп:
—    Олылар биргәнгә    канәгатьләнмичә,   комсызланып утырсаң, әнә шулай була ул, — диде. — Үзе дә ач калды, әтисе белән әнисен дә ач калдырды.    Әнә ул   малай шулай тыйнаксызланмыйча гына,    үзенә салып биргәнне ипләп кенә  ашаган  булса,    мондый  маҗаралар    килеп чыкмаган да булыр иде…
Дәү әни үзенең бу сүзләрен, безнең арада үз сүзле һәм үпкәчелрәк Равильгә карап: «Малай, син дә шулайрак, юк кына нәрсә өчен тавыш чыгарасың, менә бит ул, азгынлык нәрсәгә китереп җиткерә», — дигән кебек итеп әйтте.
Әни Сәрбине яклады. Нигъмәтулланы ерткычлыкта гаепләде. Ләкин дәү әни монда да, үзенең каенаналыгын күрсәтергә тырышып:
—    Сәрбинең үзендә дә гаеп бар, нигә инде шул лампаның филтә куя торган җирен шулай йөртергә, аны, әллә кайчан, җеп беләнме, тимер чыбык беләнме шунда бәйләп, төшмәслек итеп куярга кирәк иде, — диде.
Гомумән, артык игътибар итми, чыраена үзгәреш чыгармый торган кеше иде. Кем фикерен яклаячагын алдан белү, чамалау мөмкин түгел иде. Әле дә шулай булды. Төбендә ул бер кешенең дә карашын якламады, бәлки бөтенләй без башка китермәгән сүз әйтте.
— Монда эш малайда да, лампада да түгел. Ачлык белән юклык талаштыра, ачлык белән юклык сугыштыра, — диде ул тонык тавыш белән генә.
Без тормыш әдәбиятының авылга беренче карлыгач булып килгән бу кечкенә китабын язган кешенең кем икәнлеген белми идек әле ул чакта. Шуңа күрә аны бүләк итеп җибәргән кешенең исеме белән «Талип абзый китабы» дип кенә йөртә идек. Озакламый ул китап безнең урамдагы башка өйләргә дә үтеп керде. Абзый аны, төн буенча чабата үреп утыра торган Тимербулат абзый өенә җыелган егет-җиләнгә укып йөри торгач, туздырып бетерде. Без инде аны, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча, яттан сөйли ала идек. Сәрби җиңгинең:
Безнең урам аркылы
Ага суның салкыны.
Җаныем искә төшкән чакта
Яна йөрәк ялкыны, —
дип җырлый торган җыры яшьләр арасында бик популярлашып китте.
Ләкин бу китапны язган кешене белер өчен күп еллар көтәргә туры килмәде. Шуннан соң нибары ике ел гомер үтү белән без, аның шигырьләре урнашкан дәреслекләрдән сабак укыдык һәм бу китапны язган кеше шагыйрь Мәҗит Гафури икәнен белерлек хәлгә килдек. Бу арада инде без бу китапны бүләк итеп җибәргән Талип абзый Гобәйдуллинның, революцион хәрәкәткә катнашканы өчен, 1906 елда Себергә сөргенгә озатылганын һәм шуннан кайта алмыйча үпкә авыруыннан үлгәнлеген дә белдек. Дәү әни аны безгә никадәр усал, куркыныч кеше итеп сөйләсә дә, ул безнең яшь йөрәкләрдә Мәҗит Гафуриның ярлы кешеләргә булган чын мәхәббәте төсле бер сафлык белән бергә батыр, кыю һәм курку белми торган бер абзый булып урнашып калды.
Соңыннан Галимҗан Ибраһимов үзенең: «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле китабында: «…Революция хәрәкәтләренә катнашып йөргән Уфа приказчигы Талип сөргеннән кайта алмыйча чахоткадан үлеп калды», — дип язды аның турында.
Галимҗан Ибраһимовның бу китабын укып чыккач мин, Талип Гобәйдуллинның тормыш юлы һәм язмышы белән кызыксына башладым. 1926 елда Вәлимә әбигә барып бу хакта сөйләшә башлагач, ул миңа сандыгыннан бер төргәк кәгазь һәм Талип абзыйның каторгадан язган хатларын чыгарып бирде. Мин бу хатларның барын да укып чыктым һәм үземә кирәкле юлларын язып алдым. Азактан шул хатлар нигезендә, Талип абзыйның кемлеге һәм сөргендәге тормышы турында 30—40 битлек яңа материал язып Казанга — Галимҗан Ибраһимовка җибәрдем. Китапның яңа басмаларын чыгарган чакта файдалануны сорап хат яздым.
Талип абзыйның архивын актарганда мин, аның исеме белән бәйләнешле икенче бер бик кызыклы документка очрадым. 1906 елда бер төркем татар һәм башкорт яшьләре, Талип Гобәйдуллин җитәкчелегендә, татарча спектакль куймакчы булалар. Спектакль хәзерләнеп беткәч, шәһәрнең реакцион байлары полицеймейстерга җитеп, уйнарга рөхсәт бирдертмиләр. Шуннан соң Талип Гобәйдуллин, рәсми рәвештә гариза язып, мөфти Мөхәммәдияр Солтановка мөрәҗәгать итә. Бу гаризага җавап итеп, мөфти М. Солтанов: «Рольләрне башкаручы итеп тә, тамашачы рәвешендә дә хатын-кызларны катнаштырмау шарты белән, спектакль куярга рөхсәт итәм»,—дигән рәсми рөхсәт кәгазе биргән. Шуннан соң бу спектакль 1906 елның 16 апрелендә уйналган.
Хәбибулла карт белән Вәлимә әби күптән үлгән. Хәзер инде бу архивның кем кулында икәнлеге дә мәгълүм түгел.
Совет хөкүмәте Хәбибулла карт белән Вәлимә карчыкны соңгы көннәренә кадәр пенсия биреп тәрбияләде.
Шулай итеп, безне Мәҗит Гафури белән башлап әнә шул Талип абзый таныштырды. Менә шуның өчен дә мин бу вакыйганы Мәҗит Гафури белән беренче мәгънәви очрашудан хисаплап йөртәм.
Китап язылып тәмам булгач Талип Гобәйдуллинның язмышы турында яңа нәрсәләр билгеле булды. Талип Гобәйдуллинның Казанда яшәүче сеңелесе Мөбәинә апаның әйтүенә караганда, Талип абзый, Г. Ибраһимов язганча, чахоткадан үлеп калмаган. Бәлки срогын тутырып сөргеннән кайтып килгән чакта, патша ялчылары аны, эзсез рәвештә, юкка чыгарганнар. Ул кайтырга чыгуы турында телеграмма җибәргән, ләкин кайтып җитмәгән, юлда хәбәрсез югалган. Хәбибулла карт бу хакта төрле җиргә язып караса да, һичбер төрле нәтиҗә бирмәгән.

Килми калган кадерле кунак

Унтугызынчы гасырның соңгы яртысында, бөек рус культурасының бәрәкәтле йогынтысы аркасында, татар һәм башкортлардан К. Насыйри, X. Фәезханов һәм М. Өметбаев кебек кешеләр күтәрелеп чыга башладылар. Бу эштә К. Насыйри аеруча зур роль уйнады. Ләкин барлык уку-укыту эшләрен һәм схоластикага корылган барлык мәктәп-мәдрәсәләрне үз кулларында тоткан, шуның белән бергә, феодализмның терәге булган һәм Оренбург Духовное собраниесенә таянып эш итә торган барлык клерикаль муллалар һәм реакцион байлар, бу хәрәкәткә каршы дин исеменнән, бөтен теш-тырнаклары белән каршы төштеләр. Хәтта, дини фанатизм белән агуланган халык массаларының артталыкларын үзләренең мәнфәгатьләре өчен корал иттеләр. Шул сәбәпле халык эченнән чыккан мәгърифәтчеләрнең башлангыч эшләре киң мәйданга җәелеп китә алмады.
Бары тик Россиянең иң караңгы почмакларын һәм барлык халык массаларын хәрәкәткә китергән беренче рус революциясеннән соң гына татар һәм башкорт халыклары арасында мәгърифәткә һәм культурага омтылу гомуми бер хәрәкәт төсен алды. Рус педагоглары—Ушинскийлардан, Тихомировлардан һәм Вахтеровлардан үрнәк алып төзелгән яңа дәреслекләр барлыкка килделәр. Математика, география һәм физика фәннәре буенча рус галимнәре тарафыннан язылган кайбер дәреслекләр турыдан-туры татарчага тәрҗемә ителделәр. Бу хәрәкәтнең җилләре безнең Дим буе татар һәм башкортлары яшәгән аймакка да килеп кагылдылар. Безнең волостьның үзәге булган Караякуп авылында башкорт һәм татар балаларын рус телендә укытыр өчен земство тарафыннан башлангыч мәктәп ачылды һәм мәктәп бинасы салынды. Башында «дин вә мәгыйшәтче» клерикаль Камалетдин мулла утырган Каранъелга авылы гына иске дини мәктәбе белән торып калды. Башка барлык авылларның халыклары үз хисапларына укытучы яллап, яңача укыта торган мәктәпләр ачтылар.
Безнең авылда, Шипай мулланың һәм аңа ияргән бер төркем тискәре кешеләрнең каршылык күрсәтүенә карамастан, 1908 елда яңача укытыла торган мәктәп ачылды. Мәктәпне, хөкүмәт тарафыннан җиһазландырылган земство мәктәпләренә охшатырга тырышып, класс тактасы һәм, тәбәнәк кенә итеп булса да, парталар ясаттылар. Иске мәктәп бинасының тәрәзәләренә форточкалар куйдырдылар. Балаларга кайнаган су булдыру өчен мәктәпнең базына казан урынына куб куйдырып учак чыгарттылар. Базны тирәнәйтеп идән җәйдерелде. Анда төшеп, менеп йөрер өчен капкачлы баскыч ясатылды. Элекке шакшы баз хәзер аяк киемнәре куя торган чиста һәм җылы бер урынга әйләнде.
Ничә еллар буена үзләре аңламый торган гарәп телендә язылган һәм тормыш өчен ярты тиенлек тә кирәге булмаган китаплар укып баш ваткан балалар, һич көтмәгәндә, ана телендәге дәреслекләрне кулга алгач, башта ни эшләргә белмичә аптырап калдылар. Үзебез сөйләшә торган телдә язылган әдәби әсәрләрдән төзелгән дәреслекләргә карап без, беренче башлап, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Зариф Бәшири һәм Шәриф Камал кебек язучыларыбыз барлыгын белдек. Тукай һәм Гафури шигырьләре аша беренче башлап Туган илне, туган телне, әдәбиятны һәм халыкны яратырга өйрәндек. Шуның өстенә бу шагыйрьләрнең дәфтәр тышлыкларына төшерелгән рәсемнәрен дә күргәч, алар безнең яшь йөрәкләребезне бөтенләй үзләренә биләп алдылар.
1912 елның кышы иде. Безнең әтиләр, әлегә чаклы безне дүрт кыш буенча укыткан Шакир Гафаров һәм Хафиз Гыйрфановларга: укытуыгыз гына түгел, торуыгыз да мәктәпнең үзендә булсын, дигән мәсьәлә куйдылар. Хәлфәләр, әлбәттә, мәктәптән читтә торып, үзләре өчен һәр яктан уңайлы булган шартларда яшәп укытырга телиләр иде. Бу турыда алар мәктәп идарәсенә әллә ничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп тә карадылар. Ләкин безнең әтиләр бирешү ягында түгел иде. Баласы укыган өчен акча түли торган агайлар:
— Хәлфә аена 25 сум «жалунья» алырга бик ярата бит, әйдә, шунда торып укытсын. Акча түләп тә, шунда куна-төнә ятып укымагач, аннан соң гыйлем алып буламыни инде? — дип кенә куйдылар.
Күрәсең, халыкка һәм халык мәгарифенә хезмәт итүне үзләренә изге бурыч итеп алган укытучылар бөтен авырлыкларга күнгәннәр. Авыр шартларда яшәп һәм үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен   корбан итеп булса да, аң-белем бирү юлындагы теләкләренә ирешкәннәр.
Стәрлетамак өязенең Үтәк авылыннан килгән яңа укытучы Харис Үтәгулов исә барыннан да акыллырак булып чыкты. Мәктәптә балалар янында кунып ятудан да бик тиз котылды ул.
Узган елның язында мин бу мәктәпне тәмамлап, яхшы билгеләр куелган путаллы шәһадәтнама алып чыккан идем инде. Әгәр дә Яһүдә абзый солдатка китә калса, әтинең законы буенча, мин өйдә төп эшче кул булып калырга тиеш идем. Ләкин минем бәхеткә каршы, абзый солдатка китмәде. Аның каралырга баргач алган жирәбәсе бик зур санлы булып чыкты. Аңа комиссиягә керергә нәүбәт җиткәнче, алыначак солдатларның комплекты тулды да китте. Шул сәбәпле аны беренче разрядлы ополченец ясап калдырдылар. Шулай итеп, минем өчен дөньяның дүрт ягы да кыйбла булып китте. Теләсәң кай якка карап, бәхет эзләп, юлга чык та кит.
Бер көнне кич, шулай киңәшләшер һәм акыл сорар өчен, яңа килгән хәлфә янына барып утырдым, башта үземнең хәлемне, аннан соң теләкләремне һәм планнарымны сөйләдем. Азактан, шул теләкләргә ирешү юлларын таба алмавымны әйттем. Хәлфә минем белән бик нык кызыксынды. Алып барган шәһадәтнамамны алып карады. Аннан үзенең ничек итеп укуларын сөйләп алды. Төрле мәсьәләләр буенча сүз кузгатып, минем белем якларының тирәнлеген үлчәп карады, булса кирәк. Азактан бераз уйлап торды да:
— Син, энекәш, — диде, елмаеп, — юкка урам таптап, чабата туздырып, бушка гомер уздырып йөрмә. Тула баскан кызлар янына йөри торган егетләр синнән башка да аулак өйләргә сыймыйлар икән сезнең авылда. Менә миңа 120 бала укырга язылды. Белем дәрәҗәләре буенча аларны җиде сыйныфка бүлдем. Бөтенесен дә берьюлы укытырга, күрәсең, һичбер төрле мөмкинлек юк. Икегә бүлеп ике тапкыр укытудан башка чара юк. Болай эшләсәм үзем өчен авырга килә, чөнки көн буе укытырга кирәк. Яртысын укудан мәхрүм итсәм, балаларның гомерләрен кызганам. Хәзер син беркая да бара алмыйсың. Тот та миңа ярдәмче укытучы булып эшкә кер. Ләкин өметләнмә, моның өчен мин сиңа эш хакы бирмим. Моның өчен мин сине Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенең программасы буенча, шул мәдрәсәнең икенче хәзерлек сыйныфына имтихансыз керерлек итеп хәзерләрмен. Ул мәдрәсәгә укытырга җибәрер өчен әтиеңнең байлыгы җитми икән, әйдә, җитмәсен, бу безнең өчен бик зур кайгы түгел. Минем әтинең байлыгы да җитмәде. Ләкин аптырап калмадым. Байлыкны үзем таптым. Баш исән булса, тырышкан кешегә мал табыла ул. Бу юлны мин сиңа да өйрәтәм һәм кулдан килгән чаклы ярдәм дә күрсәтәчәкмен. Хәзер син миңа ярдәмче булып укытыш. Укыту, әлбәттә, җиңел эш түгел. Ләкин син моңа борчылма, ничек итеп укыта башларга мин үзем өйрәтермен. Калган ягын ары табан өйрәнер өчен мин сиңа педагогикадан китаплар, журналлар бирермен һәм үзем дә булышып торырмын. Шулай итеп, язга чаклы мин сине бөтенләй икенче бер кеше ясармын. Тик үзең генә ялкауланма. Тиз көндә миңа Казанда һәм Оренбургта чыга торган газета-журналлар килә башлаячак. Менә, күрәсеңме? Болар минем китапларым. Уфада Мәҗит Гафури квартирасында тагын бер ящик китап ята. Кирәк булса, аларны да алып кайтырмын. Ләкин аларның кирәге булмас. Язга хәтле менә боларын укып чыга алсаң да бик шәп булыр иде әле. Шуның өстенә бит әле мин һәрбер яңа чыккан китапны алып торачакмын…
Менә минем киңәшем шул. Әтиеңә кайтып сөйлә. Үзегез уйлашыгыз. Минемчә, бу кыш синең өчен бик зур, шуның белән бергә бик файдалы бер курс булачак. Тик үзең иренмә.
Беләсеңме, әгәр дә эшләр мин уйлаганча булып чыкса, син минем имтиханны уңышлы итеп тота алсаң, ул чагында яз көне казакъ арасында балалар укытырга җибәрәчәкмен. Менә шуннан соң синең барлык планнарың барлыкка киләчәкләр, — диде.
Икенче көнне инде мин укытучы булып мәктәпкә эшкә килдем. Харис абзый шул көнне үк үзенә квартира эзли башлады. Күп тә үтмәде, ул, мине мәктәпкә хуҗа итеп калдырды да, куш өйле Хәбибрахманга күчеп тә китте. Моның белән ул, бер яктан, мәктәпнең төнге тормышыннан, начар һавасыннан котылды, ашау-эчү эшләрен тәртипле юлга салды. Икенче яктан, тыныч шартларда хәзерләнергә, укырга, дәфтәрләр карарга һәм әдәм рәтлерәк яшәргә мөмкинлек тапты.
Ләкин моннан соң да әле аның көндәлек хезмәт йөге җитәрлек иде. Көндез берүзе биш класс белән эш алып бара. Кичләрен исә йөзләгән дәфтәрне карап чыга. Шуның өстенә мине дә укыта. Үзенә дә укырга кирәк. Безгә укырга биргән әдәби китаплар турысында сөйләшергә дә вакыт таба. Авылның сөйләшергә ярата торган Вәлиулла, Камал, Әхмәдулла кебек аңлырак кешеләре белән гәпләшеп утырырга да иренми ул.
Атна саен Уфага барып кайтуны, закон белән кушылган бер эш кебек итеп, гадәткә кертте, һаваның нинди генә булуына карамастан, атна кич дәрестән соң Уфага китә дә, җомга көн кичке поезд белән әйләнеп кайта. Шулай, кыска гына бер вакытка баруына карамастан, ул әллә ничаклы эш бетереп кайтырга өлгерә. Аның иң беренче йомышы—атна буенча укыган китапларны тапшырып, яңа китаплар алып кайтудан тора иде. Бу елларда Уфадагы Болохин китап магазины китапларны китап укучыларга файдалануга биреп тору тәртибен куллана иде. Китап сатып алырга мөмкинлеге булмаган ярлы студентлар, шәкертләр һәм гомумән түбән катлам интеллигенцияне күз алдында тотып эшләнә торган бу чара бик уңайлы булып чыкты. Магазин хуҗалары, китапның зурлыгына карап, укып чыгарга биреп торган өчен, китап башына бер тиеннән алып ун тиенгә чаклы акча түләтәләр. Бу уңайлы тәртиптән безнең авылның былтыргы укытучысы Хафиз Гыйрфанов та файдаланды. Мәсәлән, ул Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» дигән романын ун тиен түләп ике тапкыр укып чыкты. Бер вакыт, без шулай, аның рус әдәбиятын бик күп укуына гаҗәпләнеп утырган чакта, ул безгә:
— Бик юкка исегез китмәсен. Минем уку укумыни ул, менә ичмасам Галимҗан Ибраһимовны укый дип әйтсәң дә ярый! Мәҗит Гафуриның әйтүенә караганда, Галимҗан Ибраһимов «Галия»дә укыган чагында, менә шулай, китапны прокатка алып уку юлы белән рус классикларының Болохин магазинындагы барлык китапларын укып чыккан, — диде.
Укытучы Харис Үтәгулов та Хафиз Гыйрфановтан бик күп калышмады. Уфага барган саен прокатка калын-калын романнар алып кайтып укый башлады.
Аның менә шулай Уфага барып кайтуы безнең өчен үзе бер зур яңалык була. Чөнки ул, бу чакта безнең өчен һичбер аңлашылмый торган хәлләр, вакыйгалар турында сөйли. Мондый нәрсәләр бик күп булалар. Ул яки бик кызыклы кинокартина караган, булмаса, концертта яки спектакльдә булган була. Анда күргән һәм ишеткәннәрен, һичбер иренмичә, бик кызыклы итеп сөйләп бирә. Кайбер чагында, хәтта, минем кебек, әле мыек та чыкмаган кешеләргә сөйләргә ярамый торган серләрен дә чишеп ташлый торган иде ул.
Әгәр дә син, ул сөйләгәч, бер дә сорау-фәлән бирмәсәң, әңгәмә бик күңелсез була һәм бик тиз бетә. Мондый тиз тәмам була торган әңгәмәләр Харис абзыйны һичбер як белән дә канәгатьләндермиләр. Әңгәмә булгач, чын мәгънәсендәге әңгәмә булсын. Син аңа сорау артыннан сорауларыңны хәзерләп кенә тор.
Бер китапны укып чыккач, әгәр дә аның бик тыгыз бер вакытына туры килмәсәң, син инде китапны кире тапшырган чагында бик шома гына чыгып китә алмыйсың. Тәүдә, имтихан алгандагы кебек итеп, бик күп һәм шуның белән бергә һичбер уйга да килмәгән сораулар бирә. Моның белән ул синең китапны ничек аңлаганыңны сынап карый. Аннан соң әңгәмәләрнең барышын инде синең җавапларың эш итәләр. Әгәр дә син китапның идея эчтәлеген дөрес аңласаң, образларга ачык характеристика бирсәң, ул чакта сүз күп булмый. Әгәр дә аның киресе булса инде, колагың гына түзсен!.. Ул, сиңа тулы бер лекция укымыйча һәм синең китапны аңлавыңа үзе ышанмыйча торып, чыгарып җибәрми.
Бер көнне шулай, җомга көн кич, Харис абзый яшәгән квартир хуҗасының малае Галимҗан тыны кысылып мәктәпкә килеп керде дә, әллә нинди куркынычлы бер эш булгандагы ашыгычлык белән:
— Хәлфә абзый шәһәрдән кайтты. Сине чакыра. Тиз. килергә кушты, — ди. Гадәттә булмаган рәвештә, шәһәрдән кайту белән үк, аның болай ашыктырып чакыруы; мине гаҗәпләндерде дә, шикләндерде дә. Чөнки ул Уфага киткәч, үткән төнне мәктәптә бер маҗара булып алган иде. Галимҗан мине килеп чакыргач та мин эчемнән, — әһә, кайту белән аңа теге маҗара турында сөйләгәннәр икән, шул турыда орышырга дәштерә торгандыр,— дип уйладым.
…Электән үк төннәр буенча җеннәр, убырлар турында бик күп кызыклы әкиятләр сөйләве белән танылган «әкият остасы» Нурмый Әфләтунов үткән төнне мәктәптә убыр күрүе турында хәбәр таратты. Дөньяда убыр кебек мифик нәрсәләрнең юклыгына ышаныч утырып өлгермәгән шәкертләр аның сүзенә бирелә калдылар. Нурмый зуррак һәм кыюрак малайларны үз тирәсенә туплап алды да, убырны кулга төшерү турында план кора башлады. Ул үзе безнең барыбыздан да яшькә зур, әкияткә оста булса да, укырга бик ялкау, ун елдан артык инде мәдрәсә юлын таптап йөри торган егерме яшьлек бер егет иде.
План буенча зуррак шәкертләр мендәр астына таяклар салып ятканнар. Нурмый үзе курку белми торган берничә иптәше белән төн буенча убырның төнлектән кергәнен саклап утырган. Мәктәптә төнге тын тормыш башлану белән теге «убыр» төнлектән килеп тә кергән. Ул керүгә Ярмеш картның озын Сәйфулласы, догалар укынып, теге төнлекне япкан. Шуннан соң Нурмый бар тавышка:
—    Торыгыз, убыр керде, — дип сөрән салды.
Балалар «тревога» булу    белән, дөбер-шатыр    килеп, сикерешеп тордылар. Шәкертләрнең кайсысыдыр асылмалы җиделе лампаны яндырып җибәрде. Ул арада булмады, «убыр», кайда керергә тишек таба алмыйча, почмактан почмакка чабулап йөри башлады. Кечкенә балалар елашырга тотындылар. Нурмый, гайрәтләнеп:
– Еламагыз, ул инде беркемгә    дә тия алмый,    без аны хәзер юкка чыгарабыз, — дип кычкырды. Шул арада «убыр» бер почмактагы тишектән    нигезгә төште   дә китте. Тишекне гөжгеләп карасалар да «убыр» чыкмады. Малайлар аптырап    калмадылар.    Озын    Сәйфулланың беләгенә тастымал    уратып    бәйләделәр. Ул,    тастымал уралган кулын тишеккә тыгып, «убыр»ны тартып    алды да идәнгә орды. Арлы-бирле   чабып,    «убыр»   тагын да яшеренер урын эзли башлады. Шул минутта    Сәйфулла «убыр»га кизәнгән көрәк белән лампаны бәреп төшерде. Икенче лампаны кабыздылар. Сәйфулла тагын да «убыр»ны тишектән алып идәнгә сукты. Балалар «убыр»ны күмәкләп кыйнарга керештеләр. Кемдер берәү ачы тавыш белән:
– Песи    бит бу, — дип кычкырып    җибәрде.    Ләкин Нурмый моңа каршы бик ышанычлы төс белән:
– Кыйнагыз, кыйна! Ул шулай юри песи кыяфәтенә кергән. Ярый әле кеше кыяфәтенә    кермәгән.    Ул чакта аны үтерүе дә бик кыен булыр иде, — диде.
Тышка алып чыктылар да «убыр»ны, бозлавык җиргә салып, канга батырганчы кыйнадылар. Шуннан соң Нурмый Әфләтунов бик авторитетлы рәвештә:
–    Ышанмагыз сез аңа, ул юри    шулай үлгән булып ята. Менә күрерсез әле, иртән торуга аның   эзе дә булмас, — диде.
Ул төнне мәктәптә йокы булмады. Нурмый убыр һәм җеннәр турында яңадан-яңа әкиятләр сөйләде. Иртән балалар торып тышка чыккан чакта «убыр» туңып таш кебек каткан иде инде. Көндез күрше Минһаҗ бабайның карчыгы Миңлеҗамал әби:
—    Бигрәк акыллы иде песикәем,    тычканнарга    көн күрсәтми, куйган нәрсәләргә тими торган бер тәүфикълы җанвар иде, бахыркаем, харап иткәнсез бит, — дип сөйләнә-сөйләнә килеп керде.
Нурмый, үзенең хәрәкәтен аклар өчен, эшне бөтенләй икенче якка борып җибәрде һәм:
— Әби, син үзеңнең карак песиеңне юллап килүең белән бик яхшы иткәнсең әле. Югыйсә, без аның кемнеке икәнен белми идек, ашаган казлары белән майларны түләтергә кешесен тапмыйча тора идек әле, — дип каршы алды.
Балалар Нурмөхәммәтнең бу тапкырлыгыннан бөтенләй аптырап калдылар. Үзенең гадәтенә каршы буларак, ачуланып килеп кергән Миңлеҗамал әби кинәт төсен үзгәртеп җибәрде. Ул һәрвакыт сөйләшкән чагындагы кебек итеп, йомшак кына тавыш белән:
—    Кара син аны, мур кыргыры, оятсыз мәхлук икән ләбаса ул, болай булгач. Әзрәк кенә ояты булса, гыйлем өстәп яткан шәкертләрнең ризыкларына тәмгысын    сузмаган булыр иде. Болай булгач,   үземнең казымны    да шул гына ашаган булып чыкты. Мин аны, гөнаһлы булып, Камал күршенең песиенә япсарып, ачуланышлы булып   йөргән булам тагын, — диде.
Нурмөхәммәт бу карчыкның болай бик тиз йомшарып китүен күргәч, тагын да канатланып китте һәм иптәшләренә карап бер күз кысып алды да:
—    Шулай, Миңлеҗамал әби, әгәр  аның быел    безгә китергән зыяннарының барлыгын да дөрес итеп хисапка алсак, моны түләр өчен синең   быелгы казларың    гына
җитмәс. Моның өчен безгә киләсе яз тагын берничә    оя каз үстереп бирергә тиеш булырсың. Ләкин без шәкертләр күршебездәге яхшы бер әбиебез белән ачуланышып яшәргә теләмибез. Дөнья күрмәгән кеше түгелсез бит. Без күргән зыян-зәрәтне үзегез белеп, нәрсә белән булса да, бер түләрсез әле, — дип җибәрде…
Харис абзый мине менә шуның өчен шелтәләргә чакыргандыр дип, тиз генә киендем дә чыгып киттем. Кышкы төн суык иде. Урамның үрләвекле булуына карамастан, мин бик тиз барып җиттем. Туң капка ыңгырашып ачылды, чыпта кадакланган ишекне ачып җибәрүгә, зур бер кисәк ак болыт хәтле булып, салкын пар минем алдан өйгә кереп китте. Чыжылдап самовар кайнап утырган өстәл өстенә нәрсәдер куеп маташкан Харис абзый ялт итеп әйләнеп карады:
— Әйдүк,  бик мактап йөрисең, — дип   ачык  йөз  белән каршы алды.
Көтмәгәндә аның шундый кыяфәттә булуы миңа кыюлык бирде һәм килгән чакта борчыган уйлар, тыштан кергән салкын һава кебек, кинәт таралып, юкка чыктылар. Шулай булса да, мин, исәнлек-саулык сорашкач, кыяр-кыймас бер хәлдә ишек төбендә туктала биребрәк калган идем, ул:
— Нәрсә, оялчан    кызлар кебек   торасың.    Бу кыюсызлыгың белән син дөньяда ачтан үләрсең. Сал өстенне, түргә уз, самавырның суы беткәнче чәй эчәбез. Борының кычыткандыр, менә шәһәр күчтәнәчләре алып кайттым, — дип көлде. Харис абзый иң элек, сәкедәге кәрзиненнән берничә китап алып, миңа сузды. Аннан соң аяк өстендә торган килеш стаканнарга чәй ясарга тотынды. Бу китаплар арасында Мәҗит Гафуриның   «Тәэссоратым», «Ярлылар яки өйдәш хатын» һәм «Хәмитнең хәяты» исемле әсәрләре бар иде. Мин Харис абзыйның болай электән укылган китапларны алып кайтуының мәгънәсен аңламыйча, сорау катыш, аңа күтәрелеп карадым. Ул исә мине карашымнан ук аңлап:
— Тышлыкларын ачып кара әле син аларның,—диде. Мин ашыгычлык белән элек берсен, аннан башкаларын ачып карадым. Аннан соң нәрсә әйтергә белмичә, аптырап, телсез калдым. Китапларның титул битләрендә: «Келәш авыл мәктәбенә миннән бүләк. М. Гафури» дип язылган иде. Бу сүзләр минем гаҗәпләнүемне тагын да арттырдылар. Бераз сүзсез торганнан соң: «Бу ничек болай булды соң әле», — дип сорарга өлгерә алмадым, Харис абзый үзе сүз башлады:
— Монысына бик гаҗәпләнмә әле син аның. Мин бит шагыйрь Мәҗит Гафурины киләсе атна кичкә кунакка чакырып кайттым,—дип, елмаеп, миңа карады. Аннан соң үзенең Мәҗит Гафури белән элек Үтәш, соңра Троицкида «Рәсулия»дә, азак килеп Уфада «Галия» мәдрәсәсендә бергә укуларын һәм аның белән якташ булуларын сөйләп китте.
Харис абзыйның сөйләгәннәре миңа әкият төсле булып тоелды. Бу минутта мин өстәлдәге күчтәнәчләрне дә, китапларны да бөтенләй оныттым. Харис абзый, бик гади генә була торган табигый бер хәлне сөйләгән кебек итеп, сөйли дә сөйли. Мин утырган саен онытыла һәм югала бардым. Үзегез уйлап карагыз, ничек итеп югалмыйсың. Синең укытучың, шушы бераз бөкрерәк булган гади бер кеше, өстәлдә яткан шушы китапларны язган мәшһүр Мәҗит Гафури белән әллә ничә еллар буенча бергә укыган… Хәзер аның белән аралашып йөри. Җитмәсә тагын, аны кунакка чакырып кайтырлык якын мөгамәләдә булсын! Бу бәхет кемнәргә тия? Димәк, безнең укытучы үзе дә гади бер кеше түгел, бәлки өлкән бер шагыйрьнең якын дусы…
Кайтып китәргә киенгәч, Харис абзый миңа киләсе атна кич Юматово станциясенә барып, Гафурины каршы алырга туры киләчәген әйтте. Бу сүзләр инде мине бүген бөтенләй йоклый алмаслык бер хәлгә китерделәр. Мин тизрәк мәктәпкә кайтырга һәм башыма сыйдыра алмаган бу хәбәрләрне андагы иптәшләрем белән уртаклашырга ашыктым.
Кайткан чагымда минем күзләрем һичбер нәрсә күрмәде, колакларым бернинди дә тавыш ишетмәде. Минем күңелемдә бары тик бер генә: «Мәҗит Гафури!» дигән уй гына канат җәя иде. Мин әллә йөгереп, әллә атлап кайттым, анысын да хәтерләмим.
Мин мәктәпкә кайтканда балалар йокларга ятканнар иде инде. Кайтып өс-башны чишенергә өлгерә алмадым, сабырсызланып көтеп торган иптәшләр, шыпырт-шыпырт кына минем янга бүлмәгә керә башладылар. Иң элек күзләрен тоҗрайтып, Нурмөхәммәт килеп керде. Ул, үзенә генә хас булган бер шаянлык белән, тәүдә минем битләремне сыйпап карады. Аннан соң бик җитди рәвештә:
– Битләренә хәлфәнең куллары ягылмаган. Әһә, колаклар да исән калганнар,    болай    булгач    эшләр бик зурга китмәгән булырга кирәк, — диде, минем күзләремә карап.
– Битләр дә, колаклар да исән. Ләкин эшләр, киресенчә, бик зурга әйләнеп китте. Лампаны Нурмөхәммәт белән  Сәйфулладан  түләтергә кушты, — дигән    идем, алар бертавыштан:
— Эш лампа түләү белән генә тукталса, без аны бар дип тә белмибез, берничәшәр кием чабата үреп сатабыз да түлибез, — диештеләр.
Иптәшләрне озак шаяртырга сабырлыгым да җитмәде. Бу минутта күңел, андый юнәлешкә көйләнмәгән иде. Шул сәбәпле мин үзем белән алып кайткан яңалыкларны тизрәк, түкми-чәчми, сөйләргә ашыктым. Үзем сөйләгән хәбәрне тагын да йогынтылырак ясар өчен, Мәҗит Гафури җибәргән китапларны да өстәлгә чыгарып салдым.
Алдагы атна кич безнең авылга шагыйрь Мәҗит Гафуриның кунакка киләчәге турындагы хәбәрне алар да, минем кебек үк, тирән кызыксыну белән каршыладылар. Ләкин бу хәбәргә бик тиз генә ышанырга теләмәделәр. Барыннан да элек Нурмый Әфләтунов, гадәтенчә, күзләрен хәйләле бер көлемсерәү белән елтыратып:
— Малайлар, бу хәбәр безнең хәлфәнең үзен Гафури кебек зур кешеләр белән таныш икәнлеген күрсәтер өчен генә чыгарган бер борчак сибүе генә түгелме икән? — диде.
Аның бу сүзләре, исәр кеше әйтмешли, үземне дә кинәт шиккә төшереп куйды. Чынлап та, Харис абзый кебек гади бер авыл хәлфәсенең язучы   кеше белән алыш-биреше булырга  мөмкинме? Дөрес, безнең каршыда Харис абзый да бәләкәй кеше түгел. Ләкин бит Гафури— әллә  ничаклы китаплар  язган кеше,  шагыйрь. Димәк, ул бөтен кешеләрдән дә күп белә.    Шулай булгач, ул Харис абзый кебек балалар укытучы бер хәлфә белән ваксынып маташырмы икән соң? Мондый хәлфәләр бит дөнья тулы. Ә Мәҗит Гафури бер генә! Таныш булмаган бер кешегә Мәҗит Гафури шулай китаплар биреп җибәрәме  инде? Бөтенләй тузга  язмаганны сөйләп утырасың!..
Ләкин Харис абзыйның икенче көнне үк шагыйрьне каршы алуга чаралар күрә башлавы безне мондый шикле уйлардан бик тиз кире кайтарды. Мондый түбән уйларга төшкән өчен соңыннан Харис абзый алдында эчтән оялып йөрергә туры килде.
Безнең авыл мәктәбе янында оештырылган китапханәдә ул чордагы алдынгы татар язучыларының, шул җөмләдән Мәҗит Гафуриның да, байтак әсәрләре бар иде инде. Шулар өстенә Харис абзый Гафуриның китапларын тагын да алып кайтты һәм аның: «Ул үзе дә буш кул белән генә килмәс әле», — дигән сүзләре бар.
Бу елларда Тукай белән Гафури, кара динчеләрнең аларга каршы: дәһриләр, динсезлек һәм әдәпсезлек таратучылар, дип коткы таратуларына карамастан, шәһәрдә генә түгел, авыл яшьләре арасында да исемнәре киң таралган шагыйрьләр иде. Шул сәбәпле ничә еллар буена шигырьләрен сөеп укыган һәм җырлаган, хәтта шагыйрь белән бергә шатланырлык һәм кайгырырлык булып аңлый башлаган минем өчен Гафуриның безгә кунакка килү хәбәре аеруча зур вакыйга булды.
Бу чакта яңача укытыла торган авыл мәктәпләрендә дәрес алдыннан һәм азагыннан хор белән Тукай, Гафури һәм Бәшири шигырьләрен җырлау гадәткә кереп киткән иде. Укытучылар моны «Мөнәҗәт әйттерү» сылтавы белән эшләделәр һәм программага җыр дәресләре керттеләр. Халыкның үзе тарафыннан иҗат ителгән көйләргә җырлана торган бу җырлар Тукай һәм Гафури шигырьләренең халыклашып китүләренә вакытында бик зур хезмәт иттеләр. Кайсыбер шигырьләргә халык җырчылары тарафыннан махсус көйләр дә чыгарылды.
Уфадан кайтканның икенче көнендә дәресләр тәмам булгач, безнең укытучыбыз:
— Балалар, — диде, — безнең өчен шушы көннәрдә зур вакыйга булачак. Менә әле җырланган җырны язган шагыйрь Мәҗит Гафури безгә киләчәк. Ул хәзерге көндә Уфада яши. Мин аны кунакка чакырып кайттым. Ул балаларны бик ярата. Шунлыктан балалар өчен бик күп шигырьләр яза. Авылга килгәч, безнең мәктәпкә керер. Дәресләрегезне тыңлатып, дәфтәрләрегезне алып карар. Шул сәбәпле, йөз кызарырлык булмасын өчен, тырышып укыгыз, матур итеп языгыз. Ятлаган шигырьләрне тагын бер кат хәтергә төшерегез: Гафурига сөйләп күрсәтерсез. Күмәк җырлана торган җырларны тәкрарлагыз, тыңлагач, яратып китәрлек булсын!
Яңа хәбәрне балалар бик кызыксынып тыңладылар. Бу хәбәр, канатланып, шул көнне үк авылга таралды. Бу елларда әле муллалар, байлар Һәм алардан алданган аңсыз кешеләр җырга, музыкага ниндидер «хәрам» нәрсә дип карыйлар һәм аларга каршы коткы таратып, көрәш алып баралар иде. Җитмәсә, тагын нәкъ шул вакытларда гына Уфа өязе Чишмә авылының «дин вә мәгыйшәт»че мулласы җыр, музыка һәм театрның ислам дине тарафыннан катгый рәвештә тыелуы турында коръән һәм пәйгамбәр сүзләре белән бер китап та бастырып чыгарган иде. Бу китапны мулла-мотыгыйлар авылдан авылга йөреп, халык арасында бушлай тараттылар.
Алар халыкны: «Музыка коралында уйнаган кешенең теге дөньяда бармакларын суырып газаплаячаклар, җырчыларга кызган таба ялатачаклар, музыка-җыр тыңлаучыларның колакларына кургаш эретеп коячаклар», дип куркыталар иде.
Шулай булуга да карамастан, Тукай әйтмешли, үзенең табигате белән шагыйрь һәм әдип булган халык, муллалар тарафыннан күз алдына китерелгән барлык коточкыч тәмуг куркынычларына карамыйча, үзенекен эшли: җырлый да, уйный да, тыңлый да иде.
Татар һәм башкорт мәктәпләренә җыр дәресләре кертү руханиларның һәм байларның бик нык каршылыгына очрады. Ләкин алар халыкны җырга каршы аякландыра алмадылар. Без Гафурины көткән чакларда инде халык, бигрәк тә хатын-кызлар, мәктәптә күмәк җыр башкарылган сәгатьләрдә урамда тукталып тыңлый торган иде.
Мәҗит Гафури безнең авылга кунакка килә икән, — дигән хәбәр бөтен халыкта кызыксыну уятты. Шагыйрьнең китаплары, бигрәк тә шигырь җыентыклары, кулдан кулга йөри торгач, тузып беттеләр. Аңы яхшырак ачыла башлаган активрак кешеләр Харис абзыйга килеп:
— Шул Гафури дигән кешенең китабын алып, бөтен өй эче белән тыңлап утырдык. Күңелгә бик ятыш китереп яза икән үзе. Авылга үзе килгәч, чәйгә-фәләнгә дәшсәк, барырмы икән, хәлфә? — дип үзләрен истә тотарга сорап йөрделәр.
Бик ерак тоелган һәм сабырсызлык белән көтелгән пәнҗешәмбе көн тиз килеп җитте. Без шул арада мәктәпне бик яхшылап юдырдык, балаларның йоклау әйберләрен тышка чыгарып, тузаннарын кактык. Мичне агарттык. Мәктәпнең тирә-якларын чистарттык, юлларның карын көрәдек.
Гафурины каршы алырга Юматово станциясенә бару бәхете, чыннан да, миңа насыйп булды. Ул утырып киләчәк поездның станциягә килү вакыты бик ерак иде әле. Шулай булса да, мин түзмәдем, тизрәк китәргә ашыктым. Бүгенге кебек хәтеремдә, һава тын, көн болытлы, сирәк кенә очкан ак күбәләксыман кар җилбәзәкләре төшкәләп тора иде.
Авылдан чыгу белән атны үз ихтыярына куйдым да, алдымда җәелеп яткан киң һәм ак ялан кебек, матур уйларга чумдым. Минем башымда хәвефле уйлар да кузгалды. Барам баруын да, аны ничек, нинди сүзләр белән каршы алырмын? Ул сөйләшкән чагында да шулай, шигырьләре кебек итеп, көйләп, кафияләп сөйләшәме икән? Мин ничек җавап бирермен? Күрешкән чакта бер кул беләнме, әллә ике кул беләнме күрешергә? Бик авыр сораулар биреп йөдәтмәсме икән? Әгәр дә ул:
— Син нинди җырлар беләсең? Әллә булмаса, җырлап та җибәрәсеңме? — дисә, нишләрмен? Нинди җырлар җырлармын? Аның алдында ничек итеп, оялмыйча, җырлап торырга кирәк…
Үз-үземә шундый бик күп сораулар, аларга җаваплар хәзерләп бара торгач, станциягә җиткәнемне дә сизмичә калдым. Минутлар шагыйрьне күрү бәхетенә ирешү шатлыгы белән ашкынып, өмет эчендә янып үттеләр.
Бары тик сәгать ярым көткәннән соң гына, мин каршылаган поезд килеп җитте. Вагоннардан, ашыгып, кешеләр чыкты. Мин әле бер, әле икенче вагонга йөгердем. Вагоннардан чыккан кешеләрнең һәркайсын Гафури итеп күрәсем килде минем. Ләкин ыгы-зыгы килеп узган кешеләр арасында мин бары китаплардагы һәм календарьлардагы рәсемнәреннән күреп кенә таный торган Мәҗит Гафурига охшаган бер кеше дә очрамады. Поездны, Гафури вагоннан чыкканчы, никадәр генә җибәрми торырга теләсәм дә, барыбер, мин дигәнчә булмады.
Кулына яшел флаг тоткан бер кеше, агартылмаган самовар кебек булып, коңгырланган җиз чаңга өч мәртәбә сугу белән, кемдер бик ачы иттереп сыбызгы сызгыртып җибәрде. Чаң каккан кеше яшел флагын алга таба селтәү белән паровоз торбасыннан кара төтен баганасы күтәрелде. Аннан соң паровоз ап-ак томан бөркеп кычкыртты да кузгалып та китте.
Мин ни эшләргә дә белмәдем. Чаң, сыбызгы һәм паровоз тавышлары бөтенесе бергә кушылды. Миңа, ни өчендер, Мәҗит Гафури поезддан төшәргә өлгерә алмыйча калгандыр кебек тоелды. Нигәдер, үземне поезд артыннан йөгереп барган бер кеше төсле итеп хис иттем. Ә паровоз, мине юри үртәгән һәм үчекләгән сыман, кычкырта-кычкырта күздән югалды.
Кышның шәфкатьсез салкыны да, поездның мин көткән кешене алып килмәве дә минем яшь өмет канаты белән талпынган күңелемне боектыра алмады. Мин тиз генә Уфа ягына әйләнеп карадым. Көмеш тасма кебек сузылып яткан тимер юлның нәкъ урманга кереп югалган җиреннән менә хәзер икенче поезд килеп чыгар төсле тоелды миңа. «Килер, монысы белән килмәсә, икенчесе белән килер. Аның белән дә килмәсә, өченчесе, дүртенчесе белән килер, барыбер килми калмас», — дип уйладым.
Поездлар килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр. Без көткән кеше аларның берсендә дә килмәде…
Йөрәкне аңлатып булмый торган бер күңелсезлек чолгап алды. Әле генә башка сыймый ташып торган өметләр, шатлыклар һәм матур хыяллар, поездга утырып киткән юлчылар сыман, юк булдылар. Күңел, мин кайтып барган киң ялан кебек булып, буш калды. Мин, кинәт читләтелеп, санга саналмаслык рәвештә кечерәеп калдым. Ул арада булмады, үзем дә сизмичә, кычкырып, янымдагы бер кешегә әйткән кебек итеп:
— Болай булгач, Харис абзый безне көпә-көндез кәкре каенга сөяде! Шундый зур кеше, ваксынып, безнең авылга кунакка киләме соң инде? — дигән сүзләрне әйтеп салдым. Шунда ук үз сүзләремнән үзем сискәнеп киттем.
Авылга кайтам һәм үземне үзем чанага бәйләп салынган һәм һичбер барасы килмәгән җиренә көчләп җибәрелә торган бер кеше төсле тоям…
Ике көннән соң Харис абзый Мәҗит Гафуридан хат алды. Хат бик кыска һәм шуның өстенә серле итеп язылган иде. Башта ул килә алмавы өчен гафу үтенгән. Аннан соң, ниндидер үзеннән бәйле булмаган бер күңелсез эш килеп чыгу сәбәпле, бармаска мәҗбүр булганлыгын хәбәр иткән һәм, күрешкәч, тулысы белән сөйләргә вәгъдә биргән. Ләкин мондый кыска һәм безнең өчен аңлашылмый торган хатлар гына безнең калган хәтерләрне табарлык та, кимсетелгән яшь күңелләрне юатырлык та түгел иде.
Бу хатны алу белән үк, Харис абзый пәнҗешәмбе көн Уфага барачагын әйтте. Миңа балалар исеменнән Гафурига хат язарга кушты.
Без хәзер инде шагыйрь Мәҗит Гафури тормышында каяндыр килеп чыккан күңелсезлекне тиргәргә тотындык. Шундый яхшы кешене күңелсезләндерә торган начар бәндәләр дә булыр икән бу дөньяда! Ул бәндәнең кемлеген ачык беләсебез һәм аңа дошман буласыбыз килде безнең. Шунлыктан Харис абзыйның Уфадан әйләнеп кайтуын һичбер вакытта булмаган рәвештә көтеп алдык. Ул безгә Гафуридан кечкенә җавап алып кайтты. Хатны кая куярга белмичә, изге бер нәрсә кебек йөртә башладык. Харис абзый Гафуриның авылга килә алмыйча калуының сәбәбен сөйләгәч, мәсьәлә бераз ачыклана төште. Шулай булса да, безгә, дөньяны үзебезнең баштагы мескен бүрекләр тирәнлегеннән артык читкә китеп уйлый һәм аңлый алмаган авыл малайларына, мәсьәләнең политик тирәнлеген һәм үткенлеген аңлап җиткерерлек түгел иде.
Харис абзыйның әйтүенә караганда, имештер, Мәҗит Гафури Казан газеталарының берсенә ниндидер бер әсәрен җибәргән. Ләкин кемдер аны басарга рөхсәт бирмәгән. Имеш, шуннан соң редакция тоткан да әсәрне үзенә кире кайтарган. Имештер, җитмәсә тагын, Казаннан ниндидер бер язучы Гафурига хат язган, сак торырга кушкан һәм тентү-фәлән булу ихтималлыгын әйтеп искәртү ясаган була.
Бу хәбәр безнең гаҗәпләнүебезне тагын да арттырып җибәрде. Чөнки без әле авылда кеше үтергән, урлап сарык суйган кешеләрнең абзарларында, яисә бояр урманыннан агач урлап кискән кешенең утынлыгында була торган тентүләрне генә белә идек. Ә дөньяда шундый матур шигырьләр яза торган яхшы кешеләрне дә тентиләр икән. Бу хәлләрне аңларга теләп, сорау биреп йөдәткәч, Харис абзый:
— Була шул. Халыкны яклап язган шигырьләре өчен, Гафурины полиция күзәтүе астына алып, аңа Уфа губернасыннан читкә чыгып йөрергә дә рөхсәт бирмиләр. Аңлап җиткермәсәң җиткермисеңдер дә бит, ни эшләтәсең инде, ул турыда күп сөйләргә ярамаган кебек, бик күп төпчеп сорашырга да ярамый. Күп укыгач һәм тормышны киңрәк итеп күрә башлагач үзең аңларсың әле,— диде дә кырт кисте.
Шул вакыйгадан соң Мәҗит Гафури тагын да зуррак көчкә, кыюлыкка ия булган бер ирекле кеше булып күз алдына килә башлады. Шул арада, күп тә үтмичә, Земский управадан татарча белә торган бер инспектор килде дә, мәктәпнең астын-өскә китереп, тикшереп чыкты. Безнең мәктәп хөкүмәт тарафыннан ачылган бер мәктәп түгел. Бәлки, патша хөкүмәте үзе безнең халыкны укытырга теләп мәктәп ачмагач, халык үзе ачарга мәҗбүр булган хосусый бер мәктәп кенә иде. Шулай булгач, хөкүмәт оешмалары бу мәктәпнең эшенә дә кысылмаска тиеш иде кебек, ләкин алар кысылырга тиеш таптылар. Безнең мәктәпне тикшергән кеше укыту программасын, дәрес расписаниеләрен, кайсыбер дәреслекләрне, мәктәп һәм укытучының үз китапханәсендәге китапларны берәмлекләп карап чыкты. Гафуриның нинди китаплары булу белән дә кызыксынды. Җитмәсә тагын, ул килеп тикшеренә башлагач, Харис абзый миңа берничә китапны нигезгә төшереп җибәрергә кушты. Бу минутта минем баштан, яшен тизлеге белән, әллә нинди куркыныч уйлар үттеләр. Мин эчемнән генә: «Мөгаен, Гафуриның безгә кунакка килергә теләгәнен белеп алганнардыр да эзәрлекләп йөри торганнардыр»,—дип уйладым. Үземнең бу фикеремне, теге кеше киткәч, Харис абзыйга әйткән идем дә, ул кычкырып көлде, ә аннан соң төсенә җитдилек чыгарып:
— Юк, аның буенча түгел. Мәктәпләрдә хәзерге тәртипләргә каршы нәрсәләр укытып, бала-чаганы бозып ятмыйлармы икән, дип тикшереп йөриләр, — диде Харис абзый башта. Бераздан, уйланып, нәрсәләрдер хәтерләп торгансымак булды да, үткән ел Гафуриның «Милләт мәхәббәте» һәм «Яшь гомерем» исемле җыентыкларын бөтен Россия китапханәләреннән җыйдырып алуларын сөйләп китте. Белеп тә булмый, инспекторның Гафури китапларын соравы бәлки шуңа бәйләнешле бер нәрсә булу ихтималлыгын әйтте. Шушы сүзләрдән соң минем курку катыш шикләнүем тагын да көчәйде.
Болар, барысы бергә җыелып, миндә Гафурины күрәсе килү теләген көчәйттеләр.
Күп тә үтмәде, мин Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укып яткан авылдашларым Сабит Сатаев, Хәернас Кәбиров һәм Мәхмүт Галләмовлар янына барып, баш әйләндергеч күренешләргә очрап кайттым. Монда укучы шәкертләр авылда «хәрам» дип карала торган бик күп нәрсәләрне һичбер кемнән тартынмыйча, гади бер эш кебек итеп эшли бирәләр иде. Монда һичбер әһәмияте булмаган бик кечкенә нәрсәләр дә минем өчен бик зур яңалык иде. Өч катлы мәдрәсә бинасының аскы катын үзәкләштерелгән ягу системасы, кухня, ашханә, буфет һәм әйбер саклау бүлмәсе биләп тора. Икенче катта канцелярия бүлмәсе, физика кабинеты һәм ятак бүлмәләре урнашкан. Ятак бүлмәләренә икешәр катлы тимер кроватьлар куелган. Өченче катны исә укытучылар бүлмәсе, китапханә, уку залы һәм класс бүлмәләре биләп тора.
Бу мәдрәсәдә шәкертләр теләгән бер музыка коралында уйнарга, җырларга һәм театрларга йөрергә ирекле, һәркем, нинди кием кияргә кулыннан килсә, шуны кия. Чәчләрен, рус егетләренеке кебек итеп, теләгән озынлыкта йөртә алалар. Укырга дисәң, мәдрәсәнең китапханәсендә рус һәм татар язучыларының һәм шәрык классикларының барлык әсәрләрен табып була. Монда рус, татар, төрек һәм гарәп телләрендә чыга торган газета-журналларны укырга мөмкин.
Дәрес булмаган көннәрдә мәдрәсә, бер музыка мәктәбенә охшап, шыңгырап тора. Кичләрен шәкертләр күмәкләшеп күңел ачалар. Менә 17-18 яшьләрендәге бер егет үзенә генә хас бер осталык белән, кешеләрне үзенә каратып, мандолина уйный һәм калын тавышын аккош кебек каңкылдатып җырлап та җибәрә:
Галиянең ятагында
Ике катлы карават,
Киләчәкне кайгыртыйк без,
Үткән эшкә  салават!..
Бу егет шагыйрь Шәйхзадә Бабич иде.
Монда шәкертләрнең шәхси хөрриятләре, әлегә чаклы авылларда мин күргән барлык мәдрәсәләргә караганда, һичбер чагыштырмаслык рәвештә иркен куелган.
Җитмәсә тагын, Мәҗит Гафури кебек зур шагыйрьләр, мәдрәсәдә була торган әдәбият кичәләренә килеп йөриләр икән. Минем авылдашларым Мәҗит Гафурины әллә ничә тапкыр күргәннәр.
Бу мәдрәсәдә укучы авылдашларым янында берничә көн торып кайту мине бөтенләй икенче кеше ясады. Мин, бер яктан, бу мәдрәсәдә укучыларны дөньяның иң бәхетле яшьләреннән исәпләдем. Икенче яктан, аларның бу бәхетләрен көнләшеп, шундый мәдрәсәдә укый алмавым өчен бөтен йөрәгем белән хәсрәтләнеп һәм гарьләнеп кайттым.
Берничә көн буена мин үз-үземә: «Бу мәдрәсәдә ни өчен безнең авылның Таһир мулла белән Ильяс мәзиннең уллары гына укый алалар? Нигә мин дә укый алмыйм? Алардан минем кай җирем ким?» — дигән кебек бик күп сораулар бирдем.
Ә бер көнне кич белән өйдә «Галия» мәдрәсәсеннән алып кайткан тәэссоратларны уртаклашып утырдым-утырдым да, барлык кыюлыгымны җыеп, әтигә әйттем дә салдым: «Мин теләсә нинди кыенлыклар күреп булса да, шул мәдрәсәгә кереп укырга карар иттем. Яки мине шул мәдрәсәгә укырга җибәр, яки өйдән чыгып китәргә рөхсәт ит. Мин үзем акча табып җыячакмын!» Бу көтелмәгән сүзләрне ишеткәч әти, башта, гадәтенчә, бераз уйланып торды, ә аннан соң салкын гына елмайды:
— Бик тиз генә мал тапмакчы буласың. Аны олы юл өстендә яткан бер нәрсә дип беләсеңмени. Алтын табар өчен иң элек җиде кат җирне актарып җиде кат күлмәгеңне тиргә черетергә кирәк әле. Аннан соң да әле коры кул белән әйләнеп кайтуың бик мөмкин. Рачинский боярының тугаенда канау казып, Өршәк битендә бәрәңге чыгарып йөрдең бит, шуннан күпме акча алып кайттың? Ә, шулаймы? Мал табу әнә шулай була ул… Кара көч түгеп кенә укырлык акча табып булмый. Сине укытырлык акчаны мин кайдан табыйм? Урлашырга кушасыңмыни? Башка чара юк. Минем бит, Таһир мулла белән Ильяс мәзин кебек, абзар тулы малым, келәт тулы запас игенем юк. Миңа бит, алар шикелле «амин!» дип ияк сыйпаганга гына китереп тә бирмиләр. Аларга нәрсә, кеше туса да төшем, кеше үлсә дә төшем. Безгә бит, бер пар чабаталык акча табар өчен, биш пар чабата туздырырга кирәк. Әйтергә генә ансат, бер кыш укыр өчен, алтмыш сум акча түләргә кирәк!.. Шәһәр җирендә укыгач, кием-салымың да авылча калырга ярамый бит инде. Уку кирәк-яраклары да аз кирәкми. Алган белемең җитәр, син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дигәндәй, төрле яклап мал агылып тора торган кешеләрнең балалары белән ярышырга ярамый. Ояңа карап канат как, дугаңа карап кыңгырау так, дигәннәр картлар,—диде.
— Ә мин ярышамын! — дидем мин, үземне үзем тыя алмыйча.    
— Кулыңнан килә икән, әйдә, ярыша бир, дүрт ягың кыйбла, бездән фатиха!— диде әти.
Аның белән ике арадагы дипломатик сөйләшүләр шуның белән тәмам булды. Ләкин йөрәктәге ярсулар моның белән генә басылмады. Башны кайнаткан сораулар да үзләрен канәгатьләндерерлек җавап таба алмадылар. Тегендә сугылдым, монда бәрелдем дә, тагын — Харис абзыйга.
Аның Уфадан кайтканын сабырсызлык белән көтеп алдым. Әти белән булган әңгәмәне түкми-чәчми сөйләп бирдем. Харис абзый, ни өчендер, бу әңгәмәдән бик канәгатьләнде һәм киңәшләре белән мине бөтенләй канатландырып җибәрде.
—    Үзең беләсең бит, — диде ул, яңа    алып кайткан калын китапны кулына бер алып, бер куеп, — Россиядә без башкалар файдаланган хокуклар белән файдалана алмыйбыз. Шунлыктан дәүләтнең югары уку йортларына кереп укудан мәхрүмбез. Шуның нәтиҗәсендә безнең күпчелек яшьләребез надан калырга  мәҗбүр булалар. Ә безнең ишеләрдән кемдер белем алуга ирешә икән, ул моңа бит мең   газаплар чигү    аркасында гына    ирешә.
Безнең Тукай һәм Гафури кебек зур язучыларыбыз да, үзләре тырышып, байларга һәм бай балаларына көчләрен сатып кына укып кеше буганнар.
Менә бу китапны язган һәм хәзерге көндә атаклы бер язучы булып киткән Галимҗан Ибраһимов та, — диде Харис абзый, Уфадан әле алып кайткан «Яшь йөрәкләр» романын минем алдыма куеп, — шулай авырлык белән укыган. Аның турында минем бер танышым бик кызыклы вакыйга сөйләде. Бервакыт бу танышым казакъ даласында эш эзләп йөргән чагында юл буендагы басуда үгез җигеп чирәм күтәрүче бер кешегә очраган. Башына украинецлар эшләпәсе киеп алган бу кешедән ул шырпы сораган. Кеше үгезләрен туктаткан.. Маңгаена төшкән эшләпәсен күтәреп тирен сөрткән һәм танышымның белер-белмәс көенә русчалап эндәшүен күреп, кычкырып көлеп җибәргән. Бу кеше — булачак язучы Галимҗан Ибраһимов булып чыккан. Хуҗасының бер улы учитель икән. Рус телен өйрәнергә теләгән Галимҗан Ибраһимов шул учительдән көненә бер сәгать дәрес алыр өчен шулай батрак булып йөргән. Хәзер инде шул Галимҗан Ибраһимов рус классикларының Уфадагы Блохин китап магазинында сатыла торган барлык китапларын укып бетергән, — диде.
Сүз азагында Харис абзый үзенең дә җәйге айларда казакъ даласында укытучылык итеп тапкан акча исәбенә укып «Галия» мәдрәсәсен тәмам итә алуын сөйләде. Миңа да шул юл белән атларга киңәш бирде. Бу эштә үзенең кулыннан килә торган барлык ярдәмне күрсәтергә вәгъдә итте.

Казакъ даласында

1913 елның март урталары иде. Без Чиләбедән Троицк шәһәренә җәяүләп килдек тә, Зәйнулла ишанның мосафирханәсенә туктадык. Харис Үтәгуловның хатын мин Троицкига килгәннең икенче көнендә үк Зәйнулла ишанның Фәхри исемле бер хәлфәсенә илтеп тапшырдым. Фәхри хәлфә хатны укып чыккач, мине баштанаяк бер карап алды да:
—    Туганкай, соңга калгансың, Харис    әфәнде сезне укытучы итеп   урнаштыруны    сораган    казакълар    әллә кайчан бер шәкертне алып киттеләр шул,—диде. Шулай булса да хәтердә тотарга вәгъдә бирде. Ешрак килеп сораша торырга кушты. Ләкин бу   сорашулар бер нәрсә дә бирмәде. Соңга таба Фәхри хәлфә минем белән бөтенләй сөйләшми дә башлады. Бу турыда Гаффан Сафаровка әйткәч ул, күзләрен хәйләкәр генә кысып, елмаеп куйды:
Уфа өязе, Бәләкәй-Күдәй волостеның Кара-Идел буендагы Иске-Бурис авылыннан чыккан һәм Уфадагы «Хакимия» мәдрәсәсендә укыган бу шәкерт безнең арада дөньяның ачысын-төчесен күбрәк татыган һәм казакъ даласында берничә ел укытучылык иткән бер егет иде. Ул мине, беренче тапкыр күргән бер кеше кебек итеп, тагын бер кат баштанаяк карап алды да:
—    Ничек, конвертны буш кына биргән  идеңмени? — дип сорады.
— Нишләп буш булсын,   хат салынган    көенчә бирдем. Харис абзый үзе   шулай, хатны    язып   салды да, ябештермичә генә бирде, мин шул   көенчә китереп тапшырдым, — дигәч, Гаффан күзләреннән яшьләре чыкканчы көлде. Аннан соң чыраена һәм тавышына җитдилек
бирергә тырышып:
— Әй, җүләр, күлмәгең-ниең белән    беркатлы   гына булган малай син!.. Оста киленнәр, белен пешергән чагында иң элек табаны    бик шәпләп майлыйлар,    аннан соң белен апарасын салалар. Ә син,    җүләр, тоткансың да майсыз таба эченә    апара салгансың. Майга    сусап торган таба белән эш итә белмәгәнсең, энекәш. Димәк, эт койрыгындагы йонны саныйсың бар икән әле. Зарар юк, өйрәнерсең әле…    Әгәр дә Харис абзыеңның    хаты янына патша башы    төшкән, бер    өчлекме,    бишлекме шунда, салып бирсәң, син инде әллә кайчан бер казакъның өендә балалар укытып утырыр идең, болай  Троицк шәһәренең урамын такрайтмас идең. Коры кашык авыз ерта ул, туганкай, — диде.
Без атна буенча, иртәдән алып кичкә чаклы эзләсәк тә, Троицк шәһәрендә үзебезгә лаеклы эш таба алмадык. Көнозын шәһәр арасында йөрибез. Постоялый дворларны берничә тапкыр әйләнеп чыгабыз. Троицкидагы бердәнбер культура учагы булган «Хезмәт» китап магазинына кереп утырабыз. Бу елларда әле Троицкида китапханә һәм уку залы кебек нәрсәләр юк иде. Бер яктан шуны истә тотып, икенче яктан сатып алучыларны күбрәк җәлеп итү максаты белән булырга кирәк, Фәйзрахман Черкасовлар китап магазинының бер почмагына өстәл урнаштырып, аңа газета һәм журналлар куйганнар. Магазинга кергән кешеләр, теләсәләр, газета укып, дөнья хәбәрләре белән танышып чыгалар. Заманында Мәҗит Гафури да бу өйнең бусагасын аз таптамаган. Ул башлап шушы «Хезмәт» китап магазины аркылы әдәби яңалыклар белән танышкан. Ул гына да түгел, Гафуриның беренче китабы булган «Себер тимер юлы» җыентыгын 1904 елда башлап шушы «Хезмәт» нәшрияты бастырып чыгарган. 1912 елда Габдулла Тукай да бу магазинда булып киткән. Хәзер бу китап магазинының өстәлендә, безнең кебек яшьләрнең күзләрен кызыктырып, Тукай һәм Гафуриларның яңа җыентыклары ята.
Безнең кичләребез Зәйнулла ишан мосафирханәсендә яткан мөритләр белән, бик кечкенә  һәм бөтенләй әһәмиятсез булган мәсьәләләр турында сүз көрәштереп, бәхәсләшеп һәм талашып үтә. Атналар буенча эш эзләп йөрүләр һәм җенләнеп беткән мөритләр белән кычкырышып яшәү безне туйдыра һәм нәфрәтләндерә башлады. Бу хәл безнең кебек тәҗрибәсез кешеләрнең күңелләрен бөтенләй моңсулатып җибәрде. Гаффан Сафаров безнең кәефләрнең кайда таба китеп барганын бик тиз сизеп алды. Эч пошканны басар өчен мөритләрдән качып тәмәке тарткан чагында ул бераз уйланып торды да:
—    Егетләр, Троицк шәһәрендә безнең башыбызга бәхет кошы килеп кунмады. Димәк, ул монда юк. Шул сәбәпле, безгә хәзер   монда    вакытны әрәмгә уздырырга ярамый, егетләр. Язның килүенә    караганда, март салкыннары әллә кайда    бара алмаслар. Чана юлы    өзелгәнче моннан китеп котылырга кирәк.    Чөнки мондагы кар, безнең урманлы яклардагы    кебек, әрсезләнеп ята алмый. Бер эри башласа, тотып та тыя алмыйсың, ага да китә, — диде.
Гаффанның бу сүзләре безне сискәндереп җибәрде. Без, Жанузаков фамилияле бер шәкерт белән, аптырашып бер-беребезгә карашып алдык та:
— Кая барабыз соң, алай булгач? — дидек икебез дә берьюлы, аптырашып.
— Кая булсын, кире Чиләбе ягына    түгел, әлбәттә. Кустанай ягына чыгып китәбез. Бер юл өзелгәч, казакълар җир кипмичә шәһәргә килмәячәкләр. Күрәсез, каланың үз зимагурлары да, эшсезлектән кемгә    бәйләнергә белмичә, котырган этләр кебек кыланып йөриләр. Күп уйланып торырга ярамый. Ишан    мәдрәсәсенең шәкертләре укудан тукталсалар, казакъ даласында үзеңә урын таба алмассың. Тәвәккәл, әйдәгез, китәбез, — диде Гаффан һәм кузгала да башлады.
Безгә, җыеныр өчен күп вакыт кирәк түгел иде. Берәр төенчек китапларны култык астына кыстырдык та ишан мөсафирханәсеннән чыгып та киттек. Гаффан Сафаров, безнең авылдан беренче тапкыр аяк атлап читкә чыккан кешеләр икәнлегебезне белеп алгач, үзен бөтенләй дөньяны әйләнеп чыккан бердәнбер илгизәр кебек итеп тота башлады.
—    Дөньяны белеп булмый, юлда әллә нәрсәләр очрарга мөмкин. Троицк белән Кустанай арасындагы олы юлдан бертуктаусыз йөк   ташучы олаулар йөреп кенә тора. Безгә әнә шундый йөк кәрваннарының берсенә кушылып китәргә кирәк. Ничек әйтсәң дә, йөз җитмеш чакрымлык юл, якын ара түгел. Йөкчеләр арасында бик шәфкатьле кешеләр дә очрап куя. Мондый кешеләр, юлның түбәнгә табарак киткән җирләрендә, чанага эләгеп, аякларны бераз хәл җыйдырып алырга да рөхсәт итәргә мөмкин. Безгә, хәзер үк, базар янындагы постоялый дворга барырга кирәк, йөкчеләрнең туплаулары шунда була иде күбрәк, — диде, үзен бик күпне белә торган бер кешесыман тотып.
Чынлап та, без постоялый двор капкасыннан барып кергән чакта, бер казакъ ат җигеп маташа иде. Гаффан, ни әйтсәң дә, дөнья күргән егет шул. Капкадан барып керү белән үк, ияк очын, болай ябыштырып куйган йон төсле булып торган, сирәк кенә сары сакал каплаган казакъ янына барды да:
— Сәләмәләйкем. Малҗан аманмы, утатасы? Җолыңыз уңысты булсын!—диде һәм үзе ат җигешергә дә керешеп китте.
— Вәләкәйсәләм, айтсын,   шырагым.    Үздәреңә жол булсын!—диде казакъ.
— Айтсын, Кустанайга бара җатырмыз, — диде Гаффан.
— Җарайды,     бергә-бергә     әңгәмәләшеп    барамыз гой, — диде казакъ.
Танышу һәм аңлашу шуның белән тәмам хәл ителде. Ул арада булмады, урта яшьтәге ирле-хатынлы ике кеше бу олаучының чаналарына сандыклар, нәрсә беләндер тутырылган капчыклар һәм мичкәләр төйи башладылар. Бу казакъ, болай корал-яралына караганда, һичбер төрле дә олаучыга ошамый. Шулай булса да ул, ни эшләптер, бер үзе өч ат белән Троицкига килгән һәм Украинадан Казахстанга күчеп килә торган, эбер-чебер биш балалы бер семьяны Кустанайга алып барырга ялланган булып чыкты.
Бу украинецларның кием-салымнарына һәм алып килә торган багажларына караганда, җирсезлектән җәфаланган һәм икмәккә туя алмыйча интеккән бер семья кебек күренә. Ике чанага иске-москы зур агач сандыкларны, капчык һәм мичкәләрне төяделәр. Өченче чанага бик начар киенгән балаларны торыпшага төреп утырттылар. Шуның белән юлга чыгу эшләре дә тәмам булды. Гаффан казакъның бер атын үзе җигеп җибәрде дә атка бөтенләй хуҗа булып алды һәм җитәкләп капкага таба алып ук китте.
Көндез яз исе аңкып торган һава кичкә таба кинәт салкынаеп китте. Төн ягыннан бик көчле җил исә башлады. Казагыбыз колакланып һәм чатакланып торган кояшка карап алды да:
—    Уй-бай, көндең тәре җаманайды    гуй. Җавын булайын дип тор. Авылга    җитеп калырга    кирәк, — дип атын ашыктырып куа башлады.
Бу — Сарсимбай исемле казакъның туган авылы Троицкидан унбиш чакрымнар ераклыкта, олы юлның уң ягындагы зур бер күл буенда гына икән.
—    Җакын арада   заимкә-фәлән   җок.   Төнде   жолда озатырга теләкләреңез булмаса,    бездең авылга туктап китеңдәр. Өебез    кешкәнтәй    булса да, күңелемез бик
киң, — диде Сарсимбай олы юлдан каерылып уң якка таба китә башлагач.
Сарсимбай, бу минутта үз халкының кунакчыллык гадәтенә хилаф китеп, чакырмаган булса да, без барыбер аңа ияреп барачак идек. Чөнки безнең өстәге җәйге бишмәтләр, баштагы кырма бүрекләр безне барыбер оятсызланырга мәҗбүр итәчәкләр иде.
Кыш буена дулаган сахра бураннары кечкенә казакъ авылының кәстән салынган кыексыз өйләрен һәм тирестән өеп кенә коелган коймаларын кар белән күмеп киткәннәр иде. Читтән караган чакта бу авыл тигез җирдәге бер түмгәклекне хәтергә төшереп тора иде.
Караңгыда без, кар траншеялары һәм тәбәнәк лапаслар аша, абына-сөртенә өйгә барып кердек. Икегә бүленеп салынган өйнең алгы башына барып керү белән, борынга, әчкелтем-төчкелтем булып, мал исе килеп бәрелде. Бу ис, өйнең бу башы аш пешерү урыны булу белән бергә, бозаулар һәм бәрәннәр торагы икәнлеген аңлатып тора иде. Без күмәкләшеп өйнең түр башына уздык. Болай да зур булмаган өй кеше белән тулып һәм тыгызланып китте.
Без өйгә барып кергән чакта, тел астына салган насыбай ләззәтеннән сәрхушланып алган утыз яшьләр чамасындагы бер кеше түр башында мендәргә таянып утыра иде. Без килеп керү белән ул торып утырды. Аннан, идәнгә түшәлгән киезнең бер як читен ачып, тел астындагы тәмәкесен төкереп ташлады да, эре генә кыяфәт белән, безне сораша башлады. Гаффан бу кешенең сорауларына җавап кайтарып, әңгәмәгә кереште. Мин өйнең эчен күзәтү белән шөгыльләндем.
Стеналарын киң итеп, гади кәстән салынган һәм акбур белән агартылган, җир идәнле бу өй безнең якның җылытылган мал абзарын хәтерләтә иде. Ләкин идән шәрә түгел. Аңа киез җәелгән. Ә киез өстенә төрле төстәге йон җебеннән тукылган буйлы палас япканнар.
Өйнең бер стенасы буена сузылган һәм идәнгә тияр-тнмәс кенә торган тәбәнәк скамьялар өстенә, киез чехоллы сандыклар тезелгәннәр. Сандыклар өстенә, түбәгә җиткәнче, мендәр һәм юрганнар өелгән. Түр як стенадагы бер чөйдә намазлык, икенче чөйдә домбыра эленеп тора. Көн ягына караган стенаның урта бер җирендә — өйгә яктылык бирүче бердәнбер тәрәзә. Өйне уртага бүлгән стена мич хезмәтен үти. Алгы якта казан утыртылган учакка ягылган утның җылысы шушы стенаны кыздыра һәм өйне җылытып тора икән.
Сарсимбай тыштагы эш-кошларын бетереп кергәч, без теге түр башында утырган кеше белән дә таныштык. Бу кеше, авылдан авылга гизеп, домбыра уйнап, үләң әйтеп җырлап йөрүче бер үләңче-акын булып чыкты. Сөйләшергә бик ярата торган бу акынның сүзләренә караганда, ул, һәр елның җәендә Троицкига барып, ул чакта граммофон пластинкаларындагы җырлары белән билгеле булган җырчы Мирфайза Бабаҗановның кымызханәсендә бераз үләң әйтеп кайта икән.
Ул чактагы күпчелек казакъ акыннары кебек үк, бу акын да укый һәм яза белми иде. Ләкин, шулай булуга да карамастан, ул аңсыз һәм артта калган бер кеше түгел. Ул бик күп белә һәм бик күп нәрсәне хәтерендә саклый торган кеше булып чыкты. Шуның аркасында аның сүзләре җырлар, мәкальләр һәм хикмәтле сүзләр белән бергә үрелеп кенә бара. Аның телендә Абай һәм Акмулла акыннарының исемнәре һәм сүзләре бик еш кабатланып тора. Ул шагыйрь Акмулланы мактап хәтергә алды. Аның Троицк төрмәсендә утырган чакта, казакъ бае һәм түрәсе Исәнгилдене әрләп язган шигырьләренең бер бүлеген сүз арасына кыстырып җибәрде. Ә бераздан, исеме һәм акынлык дәрәҗәсе безгә мәгълүм булмаган бу акыныбыз масайгандай итенә башлады. Гаффанның, бер соравы исә аның телен бөтенләй чишеп җибәрде.
— Безнең бит Акмулладан башка да шагыйрьләребез җитәрлек.  Тукайларны, Гафуриларны    беләсезме? — дип сорагач, башта акынның йөзенә берникадәр кимсетелү галәмәтләре чыкты.   Аннан соң черт иттереп   читкә төкереп ташлады да:
— О, Җарыктык     Орынтай    Хаҗиның     мүлдәкәсен айтасызбы?—дип сорады, соңра үзе җавап та көтмичә, Гафури турында сөйләргә керешеп китте.    Аның сүзләренә караганда, ул Гафурины Троицк тирәсендә берничә тапкыр күргән. Күрү генә түгел, хәтта    ишеге акыннар һәм чәчәннәр өчен һәрвакыт ачык булган. Орынтай Хаҗиның өендә ул    Гафури белән үләң    әйтешеп    ярышкан да.
— Бик акыллы адәм иде, — ди ул, Гафурины хәтерләп.
Шуның өстенә бу акын ниндидер бер татар укытучысының ярдәме белән Тукайның кайбер шигырьләрен дә ятлап алган. Ул гына да түгел, Тукайның «Күңел» дигән билгеле шигырен «Тәфтиләү» көенә җырлап та күрсәтте. Акынның әйтүенә караганда, ул 1912 елның җәендә Тукайның Троицк шәһәренә килүен дә ишеткән. Шагыйрь белән танышыр һәм, шигырь әйтешеп, ярышып карар өчен эзләп, Габдрахман мулла Рахманкуловның өенә дә барган булган. Ләкин ул, кызганычка каршы, үзе әйтмешли, нугайның өлкән акынын күрә алмаган. Чөнки ул эзләп барган чагында инде Тукай Казанга кайтып киткән булган икән. Ул Тукайны, казакъ җәйләүләрендә йөртеп, кунак итәргә бик теләгән, ләкин барып чыкмаган. Акын моның өчен әле булса үкенеп бетә алмый. Әгәр дә Тукай тагын бу якка килеп чыга торган булса, ул аны мотлак күрәчәк…
Гаффан Сафаров казакъ даласында берничә ел укытучылык иткән, сахра халкының гореф-гадәтләре белән якыннан таныш булган тәҗрибәле һәм шаян табигатьле бер егет иде. Ул бу акынны шаяртырга һәм чәмләндерергә теләп:
—    Тукай бит ул башкаларны алга чыгармый торган бер йөгерек иде. Сез аны барыбер җиңә алмаган булыр идегез, — дигәч, акын   элек   кычкырып көлеп   җибәрде, аннан:
—    Чырагым, әңгәмә бит җиңү һәм җиңелүдә түгел.
Фәлән кеше өлкән акын Тукайның мөбарәк кулын кыскан һәм утырдаш булган икән, дигән сүз, беләсеңме, үзе нәрсә тора бит ул! Моның белән синең токымың бөтен гомере буенча мактанырга хаклы булачак. Булмаса мин Абайлар, Акмуллалар, Тукайлар, Гафурилар белән бер катарда йөри торган кеше түгелмен. Акмулла әйтмешли:
Мәҗлесенә карап  кына  гаугабыз  бар,
Коесына карый гына каугабыз бар.
Эрбет белән Мәкәрҗәгә чама кайда,
Базарына  карый  гына сәүдәбез  бар… —
диде, бик тыйнаклы гына итеп азактан.
Кичке аштан соң акын, кунаклар күплекне сылтаулап, домбырасын алып чыгып китәргә хушлаша башлаган иде. Ләкин Сарсимбай:
— Ашап туйгач, мал гына тора салып чыгып китә, чит җирләрдән килгән шул   чаклы  мосафирлар   казакъ акынын да шулай сагынып сөйләсеннәр, — дигән кебегрәк сүзләрне әйткәч, акын уңайсызланыбрак китте һәм кире утырды. Элек, аштан соң тел астына салган насыбаен төкереп ташлады, аннан соң  домбырасын кулына алып көйләде һәм суңкылдатып чиртә    башлады. Сарсимбай    аңа   тагын да    нидер   әйтте.   Акын    башлаган көен уйнап бетте дә, озак утырырга җайланган бер кешесыман, аякларын бөкләп алды.
— Мин арып килгән юл кешеләрен хәл җыйдырырга теләгән идем. Алай булса    тыңлагыз, мин сезгә    «Кыз җибәк» дастанын әйтеп бирим, — диде акын һәм, башын күтәрә биребрәк, такмаклап җырлый да башлады. Түләгән белән кыз Җибәк фаҗигасын тыңлап, без төннең узганын да сизми калдык.
Иртән торып чыгуга, тышта язның әсәре дә калмаган һәм яңадан шытырдап кыш булган иде.
Төн ягыннан искән әче салкын җилләр кар тузаны очырып торган чакта без тагын да юлга чыгып киттек. Төн буена безне җыр белән сыйлаган казакъ акыны рәхәтләнеп йоклап калды. Мин аңа, үземнең төенчектән алып, Тукайның бер җыентыгын бүләк итеп калдырып китәргә дә уйлаган идем. Ләкин Гаффан каршы төште.
— Ул бит барыбер укый белми. Юкка әрәм итмә китабыңны. Барыбер ул аны кайда булса да ташлап калдырачак,— дип бирдермәде.
Ләкин моның өчен мин Кустанайга барып җиткәнче үкенеп бардым. Гаффан сүзләрен тыңламаска, Тукайның бер җыентыгын бу акынга биреп китәргә кирәк булган икән. Чөнки Тукай җыентыгының кадерен белмәгән кеше, язу танымаган көйгә, шулай аның шигырьләрен яттан сөйләп һәм җырлап та йөрмәгән булыр иде. Шуннан соң мин Гаффан турында, бу егет әдәбиятны да, шагыйрьләрне дә аңламый торган бер кеше икән, дигән фикергә килдем.
Сарсимбай бичара, юлда үткән дүрт көн буена нигә ялландым икән, дигән уйга төшкәндер инде. Чөнки ул күргән газапларны язып та, сөйләп тә бетерергә мөмкин түгел иде. Әле тәртә бавы өзелә, әле камыт агачларының җилкәлекләре ычкына. Булмаса, камыт бавы тәртәдән шуып чыга. Яки бер атның ыңгырчагы сыртына әйләнеп китә дә, аркалыгы атның аркасын баса башлый. Ярый әле Гаффан, телгә оста булган кебек, эшкә дә шактый оста һәм ярдәмчел егет икән. Бер-бер эш булды исә, ул хәзер йөгереп Сарсимбайга ярдәмгә барып җитә.
Дүртенче көн кичкә таба гына һава кинәт җылытып җибәрде һәм көтелмәгән җылы җил иркәләп исә башлады. Без барып кергән чагында инде Кустанай урамнарында челтерәп елгалар агып ята иде. Без постоялый дворның кайнап торган бер вакытына туры килдек. Монда һәркем үз эше белән мыж килә. Бер төркем казакъ юлга чыгып китү алдыннан тирләп-пешеп чәй эчә. Икенче берәүләр, дөяләрен акырта-бакырта чүктереп, йөк төйиләр. Яңа гына йортка килеп кергән өченче берәүләр чаналары өчен җайлы урын даулашып, кычкырышалар иде.
Идәненә гади киез җәелгән өйнең һавасы мунча һавасы кебек булып дымланган. Ит кайнап торган казаннан күтәрелгән аш буы, чөйләрдә эленеп торган һәм юешләнеп беткән туннардан чыккан әчкелтем-төчкелтем исләр, барысы бергә кушылып, күңел болгаткыч бер хәлгә килгәннәр.
Биш баласын ияртеп безнең украинец юлдашыбыз да шушы тыгызлыкка килеп керде. Шулай итеп, без тагын да постоялый двор кешеләре булып киттек.
Украинецның язмышы, безнең язмыш кебек, җир белән күк арасында салынып торган билгесез язмышлар түгел, ичмасам. Чөнки аның сатып алган җире бар. Ул теше-тырнагы белән җирне ертып ашлык чәчәр өчен китеп бара. Юл өзелгәнче шул җиргә тизрәк барып җитәр өчен ул икенче көнне үк Кустанай базарыннан ике ат сатып алып керде. Аннан соң камытлар, арканнар алып кайта башлады, өченче көнне инде алар бер атларына чана җигеп кайттылар. Хәзер аның эше көйләнде. Атларын җигеп, балаларын, сандыкларын төяп ала да үзенең бәхет орлыклары шытып ята торган җиренә карап чыга да китә…
Без дә тик ятмыйбыз, һәр көн иртүк торабыз да эш эзләп чыгып китәбез. Шәһәрдәге барлык постоялый дворларны, мосафирханәләрне һәм юлчылар төшерә торган махсус өйләрне йөреп чыгабыз. Бер мәчет ишек төбенә барып Гатаулла мулланың, икенчесенә барып Сәгыйть мулланың чыкканын көтеп торабыз. Алардан укытучылыкка урын сорашабыз. Шуннан соң, я бер байның тире складында яки тегермәнендә эшләп, кан таратып кайтабыз. Үзенә күрә икмәклек акча да табылып тора. Ә ару-талу үзенә күрә генә түгел. Үлгән кебек йокларлык булып кайтабыз.
Беркөнне шулай, көндәге сәяхәттән кайтып кергән җиребезгә, безне әлегә кадәр булмаган бер күренеш һәм яңа бер мосафир каршы алды. Җиткән һәм тузган кара чәчле утыз яшьләрдәге бер кеше елый-елый гармонь уйнап утыра иде. Без килеп кергәч тә, ул күтәрелеп карамады. Бәлки, һичбер нәрсәгә игътибар итмәстән, тирән бер кичереш белән онытылып, һаман да уйнавында дәвам итте.
Гаффан әле гармоньчыга, әле постоялый двор хуҗасына карап торды да: «Әллә бераз төшереп алганмы?» дип тамагына чиртеп күрсәтте. Моңа каршы постоялый двор хуҗасы: «Юк, алай сөйләшергә ярамый», дигән кебек итеп, башын чайкап һәм кулын селтәп куйды. Ләкин хуҗаның бу бернәрсә дә аңлатмый торган җавабы Гаффанны канәгатьләндермәде булырга кирәк. Ул хуҗага якынрак барды да:
— Нәрсә, моны сөйгән кызы алдаганмы әллә? — дип сорады.
— Юк, белмим,—диде хуҗа.
— Алай     булгач,     атасы-анасы    берьюлы     үлгәнме әллә? — дигәч, хуҗа:
— Соңыннан сөйләрмен, — диде дә Гаффанның яныннан ук китте.
Гармоньчы бу сүзләрне ишетмәде дә, Гаффанны күрмәде дә кебек. Уйнавында дәвам итте. Тирән итеп бер көрсенеп алды да, тыйнак кына моңлы тавыш белән, гармоньга кушылып җырлап та җибәрде. Шул вакыт гармонь тавышының моңы белән тынлыкка талган өйдә Тукайның:
Яшь вакытта  яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем,
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә, утсыз инде күкрәгем…
Килде   тоткынлык,   түбәнләнде   уемның   куллары,
Хөр  заман  ак кул белән  күкләрдә  йолдыз  чүпләдем.
Ак күгәрченне кулымнан   алдылар  козгын  биреп;
Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!..
Ул түгел күңелем  эшеннән,  тик ялган кулның эше,
Кызмагыз бик,  чыкса мәйданга  басылган  чүпләрем, —
дигән юллары яңгырадылар.
Гармонь чыңлаудан туктады. Моңлы җыр тавышы тынды. Өйдәге тынлык тагын да куера төште. Өйдәгеләр, кай җиреннән тотып сүз башларга белмәгән кешеләрсыман, гармоньчыга текәлгән хәлдә, сүзсез тордылар. Ләкин бу хәл озакка бармады. Аны башлап гармоньчы үзе бозды:
— Нигә гаҗәпләнәсең, әллә дөньяга    бүген генә тудыңмы? — диде ул Гаффанга.  Кешегә туры карап сөйләшергә ярата торган кыю Гаффан кинәт бирелгән бу сораудан бөтенләй аптырап калды һәм:
— Юк, бернәрсәгә дә гаҗәпләнмим, — диде ул, ничек җавап бирергә дә кыймыйча.
— Белмәсәң бел,    туганкай, мин бүген    аракы эчеп исермәдем.    Сөйгәнем дә    алдаганы юк. Әтием белән әнием дә тереләр. Бүген мин бөтенләй башка кайгыдан исердем. Бу кайгыдан кайгырмаган татар ике    акылы булса да кеше түгел ул, белсәң.
Уз кайгысы-кайгы түгел кешенең,
Үз хәсрәтем өчен түкмим яшемне.
Мең кат янып, бүген,  мең кат өшедем,
Халкым  кайгысы  идерде  башымны…
дип, мосафир үзенең сүзләрен дәвам итте:
— Халкыбызның шатлыгы да, кайгысы да аның йөрәге аркылы үтеп җырга һәм шигырьгә әйләнә иде. Хәзер инде менә шушы шигырь тәсбихының бисмилласы өзелде — бөек шагыйрь Габдулла Тукай юк! Рәхимсез үлем аны безнең арабыздан тартып алды… Ләкин аны безнең йөрәкләребездән тартып алырга бернинди көчнең дә кулыннан килмәячәк!.. — диде һәм тагын да гармонен уйный башлады.
Без, бу көтелмәгән хәбәрдән аптырашып, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер-беребезгә карашып, хәрәкәтсез һәм телсез калдык. Гармоньчы бераз тынычлана төште. Аннан тагын да безгә күтәрелеп карады һәм әле беребезгә, әле икенчебезгә төбәлеп:
—    Ышанмыйсызмы?    Ышанмагыз!    Чөнки бу   кеше ышанырга яраклы хәбәр түгел. Мондый хәбәрләр һәрвакытта да дөрес булмый калсыннар иде!.. Ләкин алар дөрескә чыгалар икән шул. Ышанмасагыз әнә Габдрахман Мостафинның китап   магазинына    барыгыз.   Анда әллә ничә төрле газета килгән. Ләкин    барчасы да шул бер шомлы хәбәрне раслап сөйлиләр, — диде һәм эчәргә салкын су сорап алды.
Әлегә чаклы бернәрсә дә аңламыйча гаҗәпләнеп, бер як читтә басып торган украинец Гаффан янына килде дә, яшерен бер нәрсә турында сораган кебек итеп, әкрен генә тавыш белән:
— Нәрсә булган? Бу кеше    нинди бәхетсезлеккә очраган? — дип сорады.
— Татар халык   шагыйре Габдулла Тукай  үлгән, — диде Гаффан, авыр көрсенеп.
— Нигә, бик зур    шагыйрь идемени? — дип    сорады украинец, кайгының шул чаклы зур    булуына ышанасы килмәгән бер кыяфәттә.
— Татарның Пушкины һәм Тарас Шевченкосы иде, — диде Гаффан, үзенең горурлыгын яшерә алмыйча.
Бу сүзләрне әйткәч, Гаффан минем алдымда кинәт үсеп киткән төсле булып күренде. Димәк, ул, ничек кенә булмасын, бөек Пушкин һәм Тарас Шевченконы да белә торган егет!
Без теге гармоньчы мосафир әйткән Габдрахман Мостафинның «Тәрәкъкый» исемле китап магазинына, ягъни Кустанай шәһәренең бердәнбер культура учагына юнәлдек.
Без, магазинга барып җиткәнче, гармоньчы сөйләгән хәбәрнең ялганга чыгуына исәп тоткан идек. Ләкин, анда баргач, теләсәк тә, теләмәсәк тә, ул хәбәрнең чын икәнлегенә ышанып кайтырга мәҗбүр булдык. Шул көннең истәлеге итеп, без кесәдәге барлык байлыгыбыз булган 17 тиен акчаның 12 тиененә, Тукайның үзе тере чакта чыккан һәм иң соңгы җыентыгы булган «Җан азыклары» китабын алып кайттык. Без постоялый дворга кайтып кергән чагында теге гармоньчы да, Полтава губернасыннан күчеп килә торган украинецлар да юк иделәр инде. Шул сәбәпле без бу хәбәргә ышанганнан соңгы кичерешләребезне бер кеше белән дә уртаклаша алмадык…
Бәхетле көн…
Харис абзый мине эшнең уңышлы һәм күңелле яклары белән канатландырып: «Син минем имтиханны уңышлы тоттың. Хәзер мин сиңа һичбер икеләнмичә ышанам. Балалар укытырга да кулыңнан килә һәм «Галия» мәдрәсәсенең икенче хәзерлек классына да һичбер сынаусыз кереп китә аласың. Инде бары тик акча табасы гына калды. Синең аны табачагыңа мин шикләнмимен,» — диде ул минем аркамнан сөеп.
Харис абзый миңа, язып алган чагында үзләре бер калын китап булырлык, киңәшләр бирде. Үз башыннан үткән тормыш тәҗрибәләренә таянып, гамәли чаралар күрсәтте. Аерылышкан вакытта, истәлек һәм юл теләге итеп, Тукай белән Гафуриның әлегә хәтле дөньяга чыккан шигырь җыентыкларын бирде дә:
— Менә бу китапларны һәрвакыт үзең белән бергә йөрт. Шатлыклы минутларыңда да, кайгылы чакларыңда да шуларны укы. Бу китапларны язган кешеләр һәрвакыт синең белән бергә булырлар, — диде.
Шуннан соң мин Галә Ходаяровның:
«Киттем ерак, калды елап,
Калды назлы нечкә бил.
Калды таулар, калды күлләр,
Калды туган-үскән ил, —
дигән җырын җырлый-җырлый бәхет эзләргә чыгып киттем.
Ләкин Харис абзый мине, «Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер» вәгъдә итеп, бәхет эзләргә чакырып җибәргән икән. Чөнки эшләр бик тиз генә алай булып чыкмады. Бәхетле көннәргә бик тиз генә ирешеп булмый икән шул… Әтинең: «Бер пар чабата сатып алырлык акча табар өчен иң элек биш пар чабата туздырырга кирәк»,— дигән сүзләре дөрес булып чыкты. Мин, өч елга якын каңгырап йөргәннән соң, бары тик 1915 елның көзендә генә «Галия» мәдрәсәсенә укырга керү теләгенә ирешә алдым. Бу теләккә ирешү мине Мәҗит Гафурины күрү һәм аның белән танышу бәхетенә ирештерде.
Ләкин шул арада, Гафури белән танышканга хәтле, һичбер көтелмәгән икенче бер хәл булып алды. Уфага кайтып, «Галия» мәдрәсәсенә килү белән мин, иң элек, теге Харис абзый сөйләгән һәм рус теле өйрәнер өчен казакъ даласына Украинадан күчеп килгән бер учительгә чирәм актарып йөргән икенче бер язучы белән танышырга һәм аңа шәкерт булырга туры килде.
Шәһит иптәш Әхмәдиевнең 1928 елда «Мәгариф» журналының 2 нче санында басылган «Галимҗан иптәш Ибраһимов» дигән мәкаләсендә язуына караганда 1908—09 елларда большевик Галимҗан Сәйфетдинен һәм башкалар «Галия» мәдрәсәсенең алдынгы бунтарь шәкертләре арасында революцион пропаганда һәм агитация эше алып барганнар. Яшерен җыелышлар үткәреп, докладлар, лекцияләр сөйләгәннәр һәм революцион әдәбият таратканнар. Бу шәкертләр, үз чиратларында, мәдрәсәнең эчке тәртипләрен шәкертләр файдасына үзгәртү, укыту программаларындагы дин дәресләрен киметү исәбенә рус теле, физика, математика кебек фәннәрне арттыру турында дирекция алдына таләпләр куйганнар һәм укучыларның шәхси ирекләрен кысучы укытучыларга каршы алып барылган көрәшләре белән җитәкчелек иткәннәр.
Мәдрәсәнең байлардан һәм муллалардан торган җитәкчелеге шәкертләрнең шушы көрәшләре белән юлбашчылык иткән алдынгы укучылардан торган яңалыкка омтылучы бунтарь кешеләрне һәрвакыт мәдрәсәдән куып чыгару белән җәзалап килгән. Заманында Галимҗан Ибраһимов та, шулай, мәдрәсәдән куылып чыгарылган бер кеше булган. Менә шул кеше инде хәзер үзе шушы мәдрәсәгә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килгән.
Әлегә чаклы ана теле һәм туган әдәбият фәннәре бу мәдрәсәдә дә иң кадерсез фәннәрдән саналып килгән. Соңгы елларда программага кертелсәләр дә, аларны үзләре дә белмәгән кешеләр укытып маташканга күрә, тиешле нәтиҗәләре булмаган, әлбәттә. Галимҗан Ибраһимов килгәч исә, эшләр тамырыннан үзгәреп киткән. Татар теле һәм әдәбияты мәдрәсәдә гражданлык хокукы алган. Бу фәннәрдән укытучы кеше, үзенең дәреслекләрендә алга сөрелгән принципларда гомуми дәрес язуны гамәлгә ашыру өчен, беренче хәзерлек классыннан алып, барлык алты класс буенча, ана теле дәресләрен өр-яңадан укыту белән башлап алып китәргә тиеш була башлаган. Кыскасы, Галимҗан Ибраһимов бу эштә мәдрәсәдә революция ясаган. Азактан югары уку йортлары өчен дәреслекләр булып басылып чыккан «Әдәбият кануннары», «Татар телен ничек укытырга» кебек хезмәтләр шушы мәдрәсә һәм кыска сроклы курсларда алып барылган педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәләре булып барлыкка килделәр.
Әйе, Галимҗан Ибраһимов «Галия»гә укытучы булып килгәч мәдрәсәдә гомумән үз йогынтысын ясый, үз принципларын үткәрә. Турыдан-туры аның таләбе белән мәдрәсәгә музыка дәресләре кертелә. Варшава консерваториясенең беренче империалистик сугыш башлангач эвакуацияләнеп Уфага килгән профессоры Вильгельм Клименц Галимҗан Ибраһимовның тәкъдиме белән музыка укытучысы итеп алына. Ул профессор исә мәдрәсәдә хор һәм кыллы оркестр оештыра. Азактан бу оркестр Уфа публикасының яратып тыңлый торган бер оркестры булып әверелә.
Гадәт һәм йола буенча, мәдрәсәдә укулар башланып китү белән үк шәкертләрнең төрле түгәрәкләре эшкә башлый. Түгәрәкләр арасында иң зурысы һәм иң зур стажлысы: «Милли көй, сәхнә һәм әдәбият» түгәрәге. Бу түгәрәк төрле исемнәр астында мәдрәсә ачылганнан бирле диярлек яшәп килә. Бу түгәрәк үзе берничә түгәрәкне берләштерә. Монда музыка, җыр, драма һәм фольклор түгәрәкләре эшли. Түгәрәк членнары җәйге айларда фольклор җыю белән шөгыльләнәләр. 1910 елларда бу түгәрәк шулай үз членнары тарафыннан җыелган фольклор материалларыннан берничә җыентык та бастырып чыгара.
1915 елда да шулай булды. Уку залының стенасы түгәрәкләрнең эшкә башлаулары турындагы игъланнар белән тулды. Монда барыннан да бигрәк бу хәрәкәт белән җитәкчелек итә торган Шәехзадә Бабич эшчәнлек күрсәтте. Беркөнне ул, игъланнар белән генә канәгатьләнмичә, төшке аш вакытында: «Хорга һәм оркестрга катнашырга теләгән кешеләр аштан соң шушында калсыннар», — дип телдән дә белдерде. Шулай итеп, оркестр һәм хор оештырылды. Алар билгеләнгән вакытларда репетицияләр ясый башладылар. Шәехзадә Бабич редакторлыгында «Парлак» исемле, унбиш көндә бер чыга торган гыйльми, әдәби гомуми кулъязма журнал чыгарыла башлады. Шуның өстенә һәрбер класс үзенең кулъязма журналын чыгарырга тотынды.
Аерым түгәрәкләрдә үткәрелә торган репетицияләр, төзелгән программа буенча бергә кушып үткәрелә башладылар. Бу инде әдәбият һәм музыка кичәсе үткәрер өчен башланган хәзерлекнең тәмамлануга таба барганлыгын күрсәтә иде.
Мондый кичәләр иң элек мәдрәсәнең үзендә үткәрелә, сынаулар ясала, аннан соң гына шәһәр клубына чыгарыла. Билет сатудан җыелган акча түгәрәк кирәк-яракларына һәм яңа китаплар сатып алып мәдрәсәнең китапханәсен баетуга тотыла иде. Шул сәбәпле кичәләргә, бу мәдрәсәгә әзме-күпме мөнәсәбәте булган барлык кешеләр һәм шәһәрнең алдынгы интеллигенциясе чакырыла иде. Хәзерлек эшләре тәмам булганнан соң, шәһәрдән чакырыла торган хөрмәтле кешеләрнең яшәгән һәм эшләгән урыннарына барып чакыру билетлары тәкъдим ителә башлый. Бу чакырылган кешеләрнең юмартлыкларына исәп тотып, билетларның бәяләре күрсәтелмәгән була. Алар, һәрхәлдә, аңсызлык һәм мәдәниятсезлек күрсәтмәскә, саранланмаска тиешләр. Акча туплау максаты белән үткәрелә торган мондый кичәләр гадәткә кереп киткәнгә күрә, чакырылучылар без уйлаганнарның барын да аңлап эш итәләр иде инде. Беркөнне Шәехзадә Бабич, һичбер көтмәгәндә, миңа тотты да:
— Әйдә, Мәҗит Гафури белән Сәгыйть Рәмиевны үзебезнең кичәгә чакырып, билет илтеп бирәбез, — диде. Бу, минем өчен, бөтенләй көтелмәгән бер нәрсә иде. Чөнки мин бит әле Мәҗит Гафурины күрү өчен генә хыяллана идем, болай булгач, берьюлы ике өлкән шагыйрьне күрәчәкмен. Безнең кебек яшьләр өчен мондый күрү һәм очраулар кечкенә бәхет түгел иде бу чакларда!..
Без туры «Шәрык» типографиясенә киттек. Без барып кергән чагында Мәҗит Гафури типографиянең кечкенә контора бүлмәсендә, сул як стенага терәп куелган кечкенә бер өстәл янында, тәрәзәгә аркасын куеп корректура укый иде.
Типографиягә барып кергәч мине, барыннан да бигрәк, Шәехзадә Бабичның үзен бик иркен тотуы гаҗәпләндерде. Чөнки ул, барып керү белән, һичбер тартынмыйча кычкырып исәнләште.   Аннан соң, үзенең иптәшләре белән шаярган кебек итеп, гадәтенчә мәзәк сүзләр сөйли-сөйли Гафуриның   алдына чакыру билеты илтеп салды.
Шул вакыт типография   ягыннан бер ишек  ачылды. Аннан кулына зур-зур кәгазьләр тотып, нәрсәдер көйли-көйли Сәгыйть Рәмиев    килеп чыкты. Аны күрү   белән  Бабич шатланып:
— О, болай булгач, без бер атуда ике куянны эләктердек булып чыкты!    Саумысыз, Сәгыйть    әфәнде? Гажәеп зур программа белән музыка һәм   әдәбият кичәсе үткәрәбез, шуңа «Дәгъвәтнама» китердек, — диде.
— Саулыгын саубыз. Дәгъват итүегез өчен дә тәшәккердән гаҗизбез. Ләкин үзебезне сездән куян итеп аттырасыбыз килми, туганкай. Шулай бит, Мәҗит? Димәк, без моңа бертавыштан протест белдерәбез. Сүзегезне кире алыгыз, — диде Сәгыйть Рәмиев, кәгазьләрен өстәлгә куеп.
Бабич та аптырап калмады. Сәгыйть Рәмиевның кулына билет тоттырды да:
—    Гафу итегез, Сәгыйть әфәнде, миннән гаеп чыкты, шундый сүзләр таеп чыкты. Куян түгел, бәлки ике сандугачны берьюлы   үзебезнең читлеккә   төшердек,—дип
калын тавышы   белән бетен   типографияне   яңгыратып көлеп җибәрде.
Мәҗит Гафури биш сумлык кәгазь акча чыгарып салды. Сәгыйть Рәмиев моны күргәч:
—    Мәҗит, мин сезне бик саран бер кешегә    исәпләп йөри идем, сез гаксенчә (Гаксенчә — киресенчә.), бик  юмарт  бер  кеше булып чыктыгыз, — дип шаяра  башлады һәм ун сумлык  акча чыгарып өстәлгә ташлады да Гафури биргән биш сумны алып кесәсенә салды.
Гафури, үзенең гадәте шулайдырмы, әллә, бу минутта гына шулай тиеш булгандырмы, — шаярырга теләмәде, йөзенә сизелер-сизелмәс кенә елмаю галәмәте чыгарды да:
— Үзем шәкерт булган елларда кешеләрнең бик юмарт һәм ярдәмчел булуларын тели идем, — диде.
Килгән чакта мин бу ике шагыйрьне шулай бер җирдә очратырбыз дип уема да кертмәгән идем. Шунлыктан мин бөтенләй югалып калдым. Әгәр дә соңыннан бу ике шагыйрьне бик күп тапкырлар күрмәгән булсам, бу очрашу гына миңа аларның образларын хәтердә калдырырлык бер нәрсә дә бирмәгән булыр иде. Менә шуның өчен дә әллә нинди буяу, кислота һәм кургаш исе белән тулган бу кечкенә бүлмәдә ул чагында нинди җиһазлар булганлыгын әле булса хәтерли алмыйм. Ул гына да түгел әле, дулкынлану белән үткән бу минутларда мин Гафури белән Сәгыйть Рәмиевның күзләренә туры карарга да батырчылык итә алмадым. Шуңа күрәдер инде, бу очрашу аларның кыяфәтләрен күз алдына китереп бастырырлык булып хәтердә калмады.
Бары тик урамга чыккач кына мин типографиянең Гафури утырган бүлмәсендәге һаваның шул хәтле бөркү, буяу исе һәм тәмәке төтене белән тулы икәнлеген сиздем. Көтелмәгән бәхетле көннең шатлыгы белән канатланып, кышкы саф һавалы урамга чыгып баскач кына, мин табигый хәлгә килдем.
Кайткан чакта мин Бабичның бу ике өлкән шагыйрь белән шулай иркен мөгамәлә итүенә гаҗәпләнеп кайттым. Ләкин моңа Бабичның бер дә исе китмәде. Бәлки үзенең алар белән күптән таныш булуын, хәтта үткән ел Гафури отпускка киткәч, аның урынында бер ай корректор булып эшләвен дә сөйләде.
Мәдрәсәгә кайткач, кассирлык эшен алып баручы китапханә мөдиренә акча тапшырган чагында без үзебез чакырып кайткан ике ярлы шагыйрьнең кичәгә чакырылган барлык Уфа байларыннан да юмартрак икәнлекләрен белдек.
Мин үзебез чакырып кайткан кунакларның тизрәк килүләрен сабырсызлык белән көтә башладым. Шул минут мәдрәсәнең канцеляриясеннән, үзенең шатлыгын яшерә алмыйча, Бабич килеп чыкты.
— Нигә Мәҗит Гафури белән    Сәгыйть    Рәмиев һаман килми икән? — дигән идем, Бабич:
— Әллә кайчан   килделәр.   Галимҗан Ибраһимов белән сөйләшеп чәйләп утыралар. Безнең кичәдә шигырь сөйләргә вәгъдә бирделәр. Шуларны кодалап йөрдем әле. Сез аларны алкышлап сәхнәгә чыгарырга әзер торыгыз, шәкертләрне кул чабарга котыртыгыз, — дип өскә йөгереп менеп китте.
Күп көтәргә туры килмәде. Канцеляриядән, бер-бер артлы тезелешеп, мәдрәсәнең ректоры Зыя Камали, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, тарих һәм география укытучысы Фатих Сәйфи-Казанлы, рус теле укытучысы Җиһанша Абдюшев, математика укытучысы Гыйниятулла Терегулов, Варшава консерваториясенең элекке профессоры — музыка укытучысы Вильгельм Клименц һәм башкалар килеп чыктылар. Алар үзара сөйләшә-сөйләшә баскычтан икенче катка күтәрелә башладылар. Мин үзебез барып чакырган шагыйрьләрне баштанаяк күзәтергә теләгән идем. Ләкин булмады: «Нәрсә син, әллә сәхнәгә чыгасыңны оныттыңмы», дип казакъ Мостафа Чукаев мине грим салырга алып китте.
Мәҗит Гафури урта буйлы, җитди кыяфәтле бер кеше. Уң аягы бераз аксый. Атлаган чагында аксый торган аягының башы өскә күтәрелә биреп, табанының уң як чите белән китереп баса. Өстендә тонык кына ак буй сузылган кара костюм. Башында кара бәрхет кәләпүш. Буй-буй сызык төшкән каптырма якалы ак күлмәккә кара галстук бәйләгән. Аягында шиблет.
Сәгыйть Рәмиев — кыяфәте һәм өсте-башының купшылыгы белән бөтенләй аның киресе. Ул — Гафурига караганда бик аз гына калкурак буйлы, төз сынлы бер кеше. Ләкин үзенең тышкы күренеше белән бер Гафуридан гына түгел, бәлки тирәсендәге барлык кешеләрдән дә аерылып тора. Аның өстендә, ул чактагы интеллигенциянең югары катлавы өчен хас булган, шуның белән бергә яхшы ук таушала төшкән чем-кара сюртук. Крахмалга катырылган ак якага бантиклап кара ефәк галстук бәйләгән. Озын кара чәче, юри шулай бөдрәләтелгәнсыман булып, күпереп тора. Үзе яланбаш. Боларның бөтенесе бергә җыелып аңа мәһабәтлек бирәләр. Төсе газета һәм журналларда басылып йөри торган мәгълүм чибәр рәсемдәгегә караганда, яхшы ук үзгәрә һәм картая төшкән иде.
Галимҗан Ибраһимовка инде без өйрәнеп беткәнбез. Аңа үзебезнең кеше итеп карыйбыз. Ул буйга Гафури белән бер чамадагы какчарак һәм кызыл чырайлы бер кеше. Чәчен һәрвакыт бик озын итеп йөртә. Күз карашлары уйчан, шуның белән бергә үткер. Җиңелчә хәрәкәтләнеп, алга таба бераз сөрлегә төшебрәк йөри. Үзе укыта торган фәннәрне бик яхшы белә торган һәм бик таләпчән укытучы.
Кичәгең беренче бүлегендә без Фатих Сәйфи-Казанлының Уфа интеллигенциясе тормышыннан алынып язылган «Җәмәгать хадиме» исемле бер пәрдәлек комедиясен уйнадык. Икенче бүлекне Бабич алып барды. Монда ул үзенең юмористик талантын тулысынча файдаланды. Мин хор белән җырлар яки кыллы оркестрда уйнар өчен сәхнәгә чыккан саен күзләремне шагыйрьләрдән алмадым. Хәтта без башкарган номерларның аларга ничек тәэсир итүләрен һәм аларның ничек алкышлауларына чаклы күзәттем. Дөресен әйткәндә, бу елларда әле Сәгыйть Рәмиевны минем кебек авыл яшьләре аз укыйлар һәм аз беләләр иде. Аның исеме, барыннан да элек, бер төрле югары катлам интеллигенция халкы арасында гына популяр иде. Чөнки ул киң катлау яшьләр өчен Тукай һәм Гафурилар кебек аңлаешлы да түгел иде. Сәгыйть Рәмиев Галимҗан Ибраһимовның «Татар шигырьләре» исемле китабы басылып таралгач һәм «Әдәбият кануннары» дигән дәреслеге зур мәдрәсәләрнең һәм педагогик курсларның программаларына кергәннән соң гына шактый зур шөһрәт казанды. Минем күңел бүтәндә иде. Шунлыктан мин үзем күптән күрергә интизар булып йөргән шагыйрем Мәҗит Гафурины яхшылап карарга тырыштым.
Бу көннән соң мин бу ике шагыйрьне төрле шартларда, төрле елларда бик күп тапкырлар күрдем. Ләкин ул очрашуларның берсе дә әле сөйләгәне кадәр үк тәэсир итә алмады. Шуңа күрә дә хәзер, бу ике шагыйрьне хәтерләгән чакта, шул беренче тапкыр күргән кыяфәтләре белән күз алдына китереп бастырам.
Кичәнең икенче бүлеген башлар өчен чаршау күтәрелү белән, программаны алып баручы Бабич, кулына кәгазь кисәге тоткан хәлдә, сәхнәгә чыгып басты да:
— Кичәбездә катнашучылардан берәү, миңа шушы записканы язып, бүген тамашачылар залында утырган мөхтәрәм шагыйрьләребездән Мәҗит Гафури белән Сәгыйть Рәмиев әфәнделәрнең дә катнашуларын сорый…— дип үзенең сүзләрен әйтеп бетерергә өлгермәде, залдан:
— Сорыйбыз!
— Үтенәбез! — дип шаулый һәм гөрелдәтеп алкышлый да башладылар…
Шагыйрьләр башта үзара, нәрсә турындадыр, сөйләшеп алдылар. Сәгыйть Рәмиев Гафурины алдан чыгарырга теләде. Гафури исә — Сәгыйть Рәмиевны. Шулай, бераз кысташа торгач, Сәгыйть Рәмиев торды да тыныч кына атлап сәхнәгә чыкты. Ул үзенең уйчан, мөлаем йөзе, матур, җылы карашлы коңгыр күзләре һәм кыяфәтендәге мәһабәтлелекне көчәйтә торган озын чәчләре белән миңа тагын да сөйкемлерәк булып күренде.
Ул, иң элек, нәрсә сөйләргә икән дигән сораулы бер кыяфәт белән халыкка карады. Залдагылар аның бу карашын дөрес аңладылар һәм моңа җавап итеп, төрле яктан:
—    «Таң вакыты!..»
— «Күлмәк җыры!»
—    «Пушка   белән   сабан!..»—дип   кычкыра   башладылар.
Шау-шу тынды. Сәгыйть Рәмиев иң элек, күзләрен еракка, диңгез артында күгәреп күренгән тауларга яки караңгы төндә офык читендә елмаеп балкыган йолдызга караган кеше кебек итеп, залның иң ерактагы почмагына төбәлеп уйга чумды. Аның белән бергә, тыңлаучылар да, шагыйрьнең тын алышын ишетергә теләгән кебек, хәрәкәтсез калдылар. Шагыйрь, оныткан бер нәрсәсен исенә төшерергә тырышкан кеше кыяфәтен алды. Аннан соң, бу җиңел нәрсәне кузгатып җибәргән кеше төсле итеп, кулларын хәрәкәтләндерде дә ягымлы һәм акрын тавыш белән:
Таң вакыты…
Татар  йоклый,
Мин йокысыз уянам.
Уянам да, тиле кебек,
Тик бер үзем уйланам…
Уйланам, уема батамын.
Тормыймын, үзем ятам.
Ятмас идем дә җибәрми
Атадан калган хатам…
дип сөйләп алып китте. Залдагы кешеләр, шагыйрь тавышының иркенә буйсынып, тагын да тирәнрәк тынлык белән бөркәнделәр.
Әгәр дә шагыйрь каршы-килмәсә, тыңлаучылар аның билгеле булган барлык шигырьләрен сөйләтеп бетерерләр иде. Ләкин шагыйрь артык юмартлык күрсәтмәде. Бик нык алкышлагач, «Авыл» шигырен сөйләде дә сәхнәдән төшеп үк китте. Шуннан соң залда:
—    Мәҗит   Гафурины    сорыйбыз! — дигән   тавышлар яңгырый башлады.
Гафури, уңган игенне куллары белән ике якка аерып алга барган кешесыман, тыгыз утырган халык арасыннан сәхнәгә күтәрелде. Шагыйрь, сәхнәгә чыгып, үзе сайлаган урынга басарга өлгермәде, залдагылар, төрле яктан, үзләре яраткан шигырьләрнең исемнәрен әйтеп шаулаша башладылар.
Гафури халыкның тынычланганын көтте. Аның йөзендәге дулкынлану галәмәтләре тагын да ачыграк күренә башлады. Ләкин Гафуриның авызыннан кешеләр сораган шигырьләрнең исемнәре чыкмады. Ул, һичбер көтмәгәндә, залны тутырып торган куе һәм тирән тынлык өстенә шартлагыч бер нәрсә ыргыткансыман итеп:
—    «Юктырсың ла, алла!..» дигән сүзләрне әйтеп ташлады. Бу сүзләрне ул эчке тирән бер кичереш белән әйтте. Шуңа күрә аның тавышы да бераз калтырап һәм дулкынланып ишетелде. Бу минутта хәтта аның йөзе дә агарып киткән кебек    булды. Гафури бу сүзләрне    әйткәч, пауза ясап, залга, шыгрым тулган халык   өстенә   карап торды. Шагыйрь   авызыннан чыккан бу сүзләр,    колакларда өзлексез рәвештә кабатланып, ниндидер бер өермә кузгаткан кебек булдылар. Бу тавыш, кешеләр «эһ» дип тын алганчы, кайдадыр, җирнең   тирән төпкелендә тетрәткеч бер көч тарафыннан «дерелдәтеп» җирне селкетеп куйган шикелле, калтыраткыч бер тойгы бирде. Залда утыручылар кинәт бер-берсенә  карашып куйдылар…
Ә ул тетрәткеч тавыш яңгыравында дәвам итте…
Юктырсың ла, алла, әгәр булсаң —
Сабыр итмәс идең бу эшкә.
Барлык кодрәтеңне баглап куймас
Идең җирдә алтын-көмешкә.
Күрер идең көчсез бәндәләрне,
Ярдәм итәр идең аларга.
Ирек бирмәс идең көчлеләргә
Көчсезләрне болай таларга.
Бәндәләрең булды чын бәхетсез,
Диннәрең дә бәхет бирмәде.
Тәгълиматың шушы көнгә чаклы
Сәгадәткә ирештермәде…
Тавыш яңгыраган саен нервларның калтыраулары көчәйде, йөрәкләрнең тибеше ешайды. Аркалар чымырдады. Уйлар, фикерләр ерып чыга алмаслык чытырлыкларга кереп уралдылар. Тора-бара бу тетрәткеч тавыш тыңлаучыларның ихтыярларын бөтенләй үзенә буйсындырды…
Сәгыйть Рәмиевның «Таң вакыты» шигыре тыңлаучылар өчен, шагыйрьнең үзе тарафыннан башкарылуы һәм ирекле шигырь формасында язылуы белән, әлбәттә, зур яңалык иде. Булмаса, эчтәлеге һәм алга сөргән идея максаты белән, бу шигырь күптән билгеле бер әсәр һәм үтелгән бер этап иде. Шуның өстенә Галимҗан Ибраһимов мәдрәсәдә тел-әдәбият укыта башлау белән үк бу шигырьне барлык классларның шәкертләренә диярлек ятлатты. Шигырь бу елларда үткәрелә торган әдәбият кичәләренең программаларыннан төшми торган бер шигырьгә әйләнеп киткән иде.
Ә Мәҗит Гафуриның бу шигыре, бердән, империалистик сугышның кызган бер чорында язылуы һәм аннан соң, матбугатка чыкмас борын ук, дини бер мәдрәсәдә укылуы белән, бу заман өчен искиткеч бер яңалык иде. Шуңа күрә дә ул яшьләрнең фикерләрен биләп алды. Тойгыларны сискәндерде. Күз алдына коточкыч картиналар китереп бастырды һәм, үзенең кыюлыгы белән, бу көнгә чаклы мондый сүзләрне ишетергә гадәтләнмәгән башларны зыңкытырлык иде.
Менә шуңа күрә дә тыңлаучылар шагыйрьне давыллы алкыш белән күмделәр һәм, сәхнәдән төшермичә, кабатлап сөйләттеләр. Бу шигырь көчле кул чабулар белән каршы алынды һәм шәкертләр арасында бөтенләй көтелмәгән яңа уйлар, бәхәсләр тудырды. Шул кичәдән соң күп тә үтмәде, шигырь «Аң» журналының беренче битендә басылып чыкты. Димәк, ул шигырь редакциягә әллә кайчан ук җибәрелгән булган.
Шигырьнең дөньяга чыгуы булды, клерик динчеләр органы булган «Дин вә мәгыйшәт» журналының битләрендә Мәҗит Гафурига каршы язылган мәкаләләр һәм шигырьләр барлыкка килә башладылар һәм алар берничә айлар буена дәвам иттеләр. Казан мәчетләрендә шагыйрьне каргап дога кылдылар һәм аңа алла тарафыннан җәза бирелүен сорадылар. Хәтта Уфадагы «Тормыш» газетасының 1916 елгы 403 номерында «Тәмле» имзасы астында «Шөбһә итмим» дигән бер шигырь дә басылып чыкты…
Шәкертләр шатлыгы
Шигырьләре Троицк шәһәрендә казакъ телендә чыга торган «Ай-Кап» журналында һәм «Казакъ» газетасында басылгалый башлаган яшь казакъ шагыйре Бәембәт Майлин, беркөнне кичтән үк каядыр чыгып китте дә, йокыга ятар алдыннан гына, бик кәефләнеп кайтып керде. Аның һичбер вакыт аерылмый торган дусы Габдрахман Мостафин ялгызы гына дәрес хәзерләп утырды.
— Бәембәт, һәрвакыт бергәләп кенә йөри торган идегез бит. Нишләп алай бүген Габдрахманны ялгыз калдырып чыгып киттең? — дигән идем, ул бик озын итеп йөртә торган кара чәчен артка таба сыйпый-сыйпый:
— Шулай туры килде инде, — дип кыска гына һәм һичбер нәрсә аңлатмый торган итеп кенә җавап бирде дә китте.
Казакъ егетләре Бәембәт Майлин белән Габдрахман Мостафиннар минем Кустанайдан ук таныш булган иптәшләрем иде. Тоз чыга торган Уркач күленнән Кустанайга килгән чакта мин аларның авылында кунак булып та киткәнем бар.
Бәембәт бая әйтмәгән сүзләрен соңыннан үзе килеп сөйләде.
— Беләсеңме,— диде ул үзенең шатлыгын берничек тә җиңә алмыйча,— мин бит бик өлкән кешеләр арасында утырдаш булып кайттым. Безнең «Казакъ» газетасының мөхәррире Әхмәт Байтурсунов килде. Монда укучы барлык казакъ шәкертләрен җыйнап әңгәмәләште. Минем аның белән әдәби мәсьәләләр турында аерым сөйләшүне сорагач, ул бик шатланып риза булды. Бүген шул максат белән аның номерына барып кергәч аптырап калды. Ул Галимҗан Ибраһимов белән Мәҗит Гафурины кунакка чакырган икән. Өчәүләшеп бик кызу сөйләшеп утыралар иде. Оятсызлык булса да утырдым. Мондый зур кешеләрнең бергәләп баш кушкан чаклары бик еш булмый һәм безнең кебек яшьләргә аларның шундый вакытлары туры да килми бит әле. Шул сәбәпле мондый уңайлы форсатны кулдан ычкындырасым килмәде. Казакъ мөхәрриренең сүзен кире какмадым, кердем дә утырдым. Без казакъ яшьләрен кызыксындырган уртак мәсьәләләр турында сөйләштек. Галимҗан Ибраһимов та, Мәҗит Гафури да казакъ шәкертләренең фикерләрен яклыйлар икән.
Бу вакытларда казакъ яшьләренең башларын биләгән мәсьәлә, минем кебек казакъ даласында берничә ел укытучылык иткән кешеләргә генә түгел, газета укый торган бик күпләргә мәгълүм иде инде. Ел саен казакъ даласына укытучы булып барган йөзләгән татар һәм башкорт шәкертләре әлегә чаклы казакъ балаларын татар телендәге дәреслекләрдән укытып килделәр. Бу хәл бер яктан укыту эшендә аерым кыенлыклар тудырса, икенче яктан яшь казакъ балаларын ана теленнән ераклаштырырга алып бара иде. Бу җитешсезлекне төзәтү өчен казакъ педагоглары җиң сызганып эшкә керештеләр. Бу эштә Әхмәт Байтурсунов бик нык эшчәнлек күрсәтте. Аның башлангыч казакъ мәктәпләре өчен төзегән дәреслекләреннән «Уку кораллары», «Тел кораллары» һәм «Хисап кораллары» барлыкка китерелде. Бу дәреслекләр бик тизлек белән таралды.
Ләкин, шулай булуга да карамастан, кайбер татар укытучылары, казакъ дәреслекләре аша атлап, һаман да татарча укытуларында дәвам иттеләр. Менә шуннан соң инде «Галия»дә укучы бер төркем казакъ шәкертләре бу мәсьәләне «Казакъ» газетасы битләрендә күтәреп чыктылар. Татар либераль буржуазиясенең органы булган һәм казакъ балаларын татар телендә укытып татарлаштыру ягында торган «Вакыт» газетасы казакъ яшьләренә каршы чыккач, бу мәсьәлә гомуми төс алды. Менә шуннан соң инде казакъ милли революцион хәрәкәтенең идеологларыннан берсе булган Әхмәт Байтурсунов ул чагындагы алдынгы татар мәдрәсәләренең берсе булган «Галия»дә күпләп укып яткан казакъ шәкертләренең янына бик тизлек белән килеп тә житте.
Казакъ газетасында күтәрелгән бу  мәсьәлә татар газеталарына күчкәч, билгеле,    бик   табигый    буларак, безнең «Галия» мәдрәсәсенә дә килеп керде   һәм    анда да шау-шу күтәрде.  Вакыйга менә нәрсәдән башланып китте:   мәдрәсәдә
1913 елда Бабич тарафыннан кулъязма рәвешендә чыгарыла башлаган гомуми «Парлак» исемле журнал дәвам итеп килә иде. Шуннан күрмәкче казакъ шәкертләре «Садак», чиркәсләр «Ләгу» исемле журнал чыгара башладылар. Бу журналларның чираттагы номерлары хәзерләнеп китапханә Назыйрына тапшырылалар. Аңа мәдрәсә китапханәсенең штампын баскач гомуми уку залы өстәленә куеп халыклаштыралар.
Нәкъ менә шул казакъ шәкертләре тел мәсьәләсен күтәреп матбугатка чыккан көннәрдә генә «Садак» журналының чираттагы номеры китапханә залына куела. Мәҗит Әсәдуллин дигән шәкерт «Садак» журналын ала да:
— Казакъ шәкертләре Казахстанга барган татар шәкертләрен татарча сөйләшүдән тыялар. Бу татар мәдрәсәсе. Бәс шулай булгач, әгәр дә казакъ шәкертләре журнал чыгарырга телиләр икән, әйдә чыгарсыннар, ләкин мондагы рәсми тел булган татар телендә чыгарсыннар, — дип коридорга чыгарып ыргыта.
Ногман Манаев, Мәҗит Әсәдуллинның бу хәрәкәтенә каршы казакъ шәкертләре исеменнән протест белдереп, мәдрәсәнең эчке идарәсенә гариза бирә. Эшнең ашыгыч рәвештә тикшерелүен һәм Әсәдуллинга җәза бирелүне сорый. Мәдрәсәнең эчке идарәсе Галимҗан Ибраһимовның тәкъдиме буенча, мәсьәләне шәкертләрнең гомуми җыелышы карамагына куеп хәл итәргә була. Галимҗан Ибраһимов докладчы булып билгеләнә.
Җыелышның булуы турында алдан ук игълан куелуы, Зыя Камали белән Галимҗан Ибраһимовларның да мәдрәсә шәкертләрен кызыксындырды. Зыя, Ибраһимов җыелыш залына кергән чагында анда утырырга да, басып торырга да урын юк иде инде. Залга сыймаган кешеләр ишекне ачык куеп коридорда торып тыңладылар. Җыелышны Зыя Камали үзе алып барды. Мәҗлесне ачык итеп игълан кылу белән доклад өчен Ибраһимовка сүз бирде. Бу минутта докладчының кулында бер кәгазь кисәге дә юк иде. Ул шулай буш кул белән кара такта янына килеп басты.
Галимҗан Ибраһимов иң элек кара тактага кечкенә-кечкенә түгәрәкләр сызды. Аннан соң шуларның берсенә: «Төркия», берсенә: «Азербайҗан», берсенә: «Төркстан», берсенә: «Татарстан» дип язды да, бу вак түгәрәкләрнең барчасын бер зур түгәрәк белән әйләндереп куйгач сүзгә башлады. Ул үзенең докладының кереш өлешендә, кайчандыр бер заман бер җирдә җыелып яшәгән һәм «төрек» дип аталган бер халыкнын соңгы берничә гасыр вакыт эчендә тарихи, иҗтимагый, икътисади һәм сәяси сәбәпләр аркасында берничә тармакларга аерылуларын һәм шунлыктан бөтенләй башка-башка географик шартларда яши торган төрле-төрле милли традицияле халыкларга әверелүләрен сөйләде.
Аннан соң үз-үзенә: «Менә шул, дөньяның төрле якларына таралып, төрле дәүләтләрнең кул астына кереп, төрле тормыш шартлары белән бер-береннән ераклашырга мәҗбүр булган шул халыкларны бер тел һәм бер әдәбият астына җыяргамы, яки һәрбер халыкның үзенә бер теле һәм әдәбияты булырга тиешлек мәҗбүриятен таныргамы?» дигән сорауны бирде. Соңра, үзенә үзе җавап биреп: «Бу мәсьәлә яңа күтәрелгән бер мәсьәлә түгел. Ул инде күп еллардан бирле тикшерелеп киленә. Шушы халыкларга уртак бер тел һәм әдәбият тудырырга кирәклегенә ышандырырга тырышучылар да булды. Ләкин: «Бәндә ни теләми, әмма язык җибәрми» дигән кебек, тормыш бу хыялга каршы, бу халыклар яшәгән туфракларда биш-алты төрле әдәбият тудыру белән җавап бирде)”, — диде. Аннан сон, үзенең дәгъвасын раслар өчен төрек, азербайҗан, үзбәк һәм татар әдәбиятларының туу тарихларын сөйләп алып китте.
Шундый бер сәяхәт ясаганнан соң Галимҗан Ибраһимов докладының соңгы өлешен матбугатта казакъ яшьләре күтәргән, ягъни саны алты-җиде миллионга җиткән казакъ халкының бу мәсьәләдә нинди юл тотарга тиешлеге мәсьәләсен тикшерүгә багышлады.
— Һичбер халыкның, — диде ул, — авызына, һичбер вакытта, аның табигый телен тартып алып, үзең теләгән яңа бер тел куяр хәл юк. Әдәби тел һичбер вакыт ясалмый. Ул халыкның үз рухындагы мәгънәне нинди тел белән әйтергә теләвеннән килеп чыга. Рәсми Россия малорусларны күпме берләштерергә тырышты. Аларның беренче шагыйре Тарас Шевченко фәкать шул малорус телендә язарга тырышканлыгы өчен ниләр күрмәде. Ләкин хәятның тирән катлавыннан кайнап килгән куәтле чишмәне һичбер төрле каплап калырга мөмкин түгел. Син бер җирдән таш белән бастырсаң, ул икенче җирдән бәреп чыга. Телләр һәм әдәбиятлар да шулай. Шуңа күрә, мин казакъ зиялыларының казакъ телендә матбугат, дәреслек, фән һәм әдәбият тудырырга тырышуларына бик табигый бер эш дип карыйм.
…Әмма үзенең соңгы заман тарихы, җәгърафи халәте һәм тормышы белән башка төрки кабиләләренең һичбе-ренә охшамаган алты-җиде миллионлы бер халыкны «татар теле вә әдәбияты» астына кертү фикере — бу хәяттагы табигый куәтне аңламаудан башка нәрсә түгел. Казакъны татар әдәбияты белән канәгатьләндерү фикере — тик ул халыкны вә тарихи агымны белмәүдән киләдер… Казакъ әдәбияты инде булган бер факт. Бөтен казакъ сахрасына әдәби азык булып килгән үләң вә җырлар, безнең хәзерге шагыйрьләребездән күп элек яшәп, киң далада авазы яңгыраган Ибраһим Кунакбайлар, соңгы Сәйдалин, Дулатовлар, «Казахстан», «Казакъ», “Ай-Кап”лар, казакъ мәктәпләренә кереп тамыр җәеп барган әдәбият, — хәзер инкарь итәргә мөмкин булмаган бер факттыр.
Моны аерым кешеләрнең фикерләре, татарга кушылырга теләмәүләре тудырмаган. Хәят безнең теләк буенча йөрми. Аерым бер груһның фикер вә хезмәте һичбер вакыт хәят агымын туктата алмый. Мәсьәләгә болай карау — диңгез агымын ишкәк белән туктатырга тырышу кабиленнән бер эштер… Бу фактлар белән исәпләшмәү — хәят белән әдәбият арасындагы мөнәсәбәтне аңламаудан башка бер нәрсә түгел… Телләр, әдәбиятлар үзең теләгәнчә ясалмый. Алар хәят рухыннан ихтыярсыз килеп туа…
Галимҗан Ибраһимовның бу сүзләре антагонизм чаткысы өстенә сибелгән су кебек булып төште. Җыелыш башланган вакытта залда куерып торган яшенле болытларны әкрен-әкрен тарата торгач, атмосфераны бөтенләй йомшартып җибәрде, йөрәкләрнең тибүләре тынычланып, кешеләр иркен тын алып куйдылар.
Галимҗан Ибраһимовка каршы чыгарлык көч табылмады. Хәтта теге «Садак» журналын уку залыннан чыгарып ташлаучылар да телсез калырга мәҗбүр булдылар. Докладтан соң тәнәфес булды. Залның һавасы үзгәрде. Беренче булып казакъ Ногман Манаев сөйләде. Аннан соң Бәембәт Майлин, Җиһангали Теләпбиргәнев һәм башкалар бер-бер артлы күтәрелделәр. Аларның һәммәсе дә Галимҗан Ибраһимовка рәхмәт әйттеләр. Мәсьәләне шулай гыйльми һәм фәнни рәвештә дөрес итеп хәл кылуы өчен бик канәгать булуларын сөйләделәр. Иң соңгы оратор булып Шәехзадә Бабич чыкты. Ул доклад турында да, матбугатта күтәрелгән мәсьәлә турында да сөйләмәде. Аның сүзләре җыелыш барган вакытта шушы вакыйгага карата үзе иҗат иткән бер мәзәктән тора иде. Гадәттә Бабич, кешеләрнең күзләреннән яшь китерерлек итеп көлдергеч нәрсәләр сөйләгән вакытта да, чын артистларча, үзен җитди кыяфәттә тота ала иде. Аның исеме әйтелү белән залдагылар бер хәрәкәтләнеп куйдылар. Әле кешеләр аның нәрсә әйтәсен белмиләр. Шулай булса да, ул кара такта янына килеп, үзенчә бер позада басып калу белән үк, көлешә башладылар. Аның шундый кыяфәттә басып торуы үзе бик күп нәрсәне аңлата иде. Шуннан соң ул бик җитди рәвештә:
— Сез баядан бирле колакларыгызны шәмрәйтеп Галимҗан әфәнде Ибраһимовның докладын тыңлап утырасыз. Мин бөтенләй икенче бер нәрсә белән шөгыльләнеп утырдым һәм шабыр тиргә баттым. Батмый ни, батарсың шул. Менә шушы өстәлгә ике табаклы бизмән китереп астым да бер табагына Галимҗан Ибраһимовның башын китереп салдым. Икенче табагына мәдрәсәдәге шәкертләрнең башларын өя башладым. Менә бер заман табак шәкерт башы белән тулды. Берсен салсам, икенчесе тәгәрәп төшеп китә. Икенчесен салсам, өченчесе тәгәри. Барысыннан да бигрәк Мәҗит Әсәдуллинның башы үзе нә урын таба алмый йөдәде. Шулай булса да, маташа торгач, шәкертләрнең башларын бизмән табагына сыйдырып бетердем. Нәтиҗәдә нәрсә булды, беләсезме? — Галимҗан Ибраһимовның бер башы безнең шәкертләрнең барлык башларыннан авыр булып чыкты. Чөнки аның башы безнең башларны басты да китте. Димәк, безнең барлык башларыбызда Галимҗан Ибраһимовнык бер башындагы чаклы акыл һәм белем заты юк икән. Бу низагның шулай күңелле, казакъ яшьләре файдасына хәл ителүе белән мин бик шатмын. Казакъ кардәшләремне чын күңелдән тәбрик итәм!—диюгә зал алкыш, көлешү һәм шау-шу белән тулды. Казакъ шәкертләре Бабичка утырырга ирек бирмичә, аны күтәреп күккә чөйделәр.
Галимҗан Ибраһимовның бу доклады соңыннан 1916 елгы «Аң» журналының 5 номерында «Телләре башка булса да, күңелләре бер» дигән исем астында басылып чыкты. 1925 елда бу мәкалә «Төрле телләр» исеме белән Галимҗан Ибраһимовның «Имла, тел һәм әдәбият мәсьәләләре» дигән китабына кертелде.
1916 елның язында Шәехзадә Бабич «Шура» һәм «Кармак» журналларының яңа номерлары килгәнен түземсезлек белән көтеп ала һәм мәдрәсәнең уку залына көн саен әллә ничә тапкыр кереп чыга иде. Чөнки бу журналларда аның нәрсәсе булса да басылып килә. Бигрәк тә «Кармак»ның кайбер номерларында берничә әсәре басылган була. Журналларда нәрсәсе булса да басылганлыгын белү белән, иң элек укып чыга, аннан соң, үз әсәрләре басылган журналларның бу номерларын сатып алыр өчен Хөсәеновларның китап магазинына йөгерә иде.
«Кармак» журналының язгы номерларында аның «Китабеннас»ы басыла башлады. Шуның өстенә, ул чагында үзен татарның Тукайдан кала иң зур бер шагыйре исәпләп йөри торган шагыйрьләрдән Сәгыйть Сүнчәләйнең «Тормыш» газетасында басылган барлык шигырьләренә диярлек Бабич пародияләр яза иде. Бу форманы татар поэзиясендә Бабич башлап җибәрде дип әйтергә ярый. Ул пародияләр һәммәсе дә «Кармак»та басылып килделәр. Ул Гафуриның «Кыйсас» кебек кайбер шигырьләренә дә пародияләр язды.
Бервакыт «Галия»дә язгы имтиханнар барган көннәрдә «Кармак» журналының бер номерында Бабичның Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләренә язган ике пародиясе басылып килде. Бабич, журналда үзенең пародияләре басылып килгәнлеген белү белән:
— Әйдә, һавада йөреп кайтабыз. Шәһәр китапханәсенә дә кереп чыгарбыз,—диде.
Урамга чыккач Бабич бик кызык бер нәрсә турында сөйләде. Бу елларда Сәгыйть Сүнчәләй Уфадагы Аксаков исемендәге китапханәнең татар бүлегендә мөдир булып эшли иде. Нинди дә булса берәр көлке журналында үзе турында берәр нәрсә басылса, Сәгыйть Сүнчәләй аларны укучылардан яшерер өчен, кара каләм белән кеше укый алмаслык хәлгә китергәч яки ертып алгач кына, уку залына куя икән. Бабич китапханә мөдиренең мондый эшләрен үз күзләре белән күргән. Сүнчәләй үз шигыренә Бабич тарафыннан язылган пародия басылган журналның шул битен юан кара каләм белән аркылы-торкылы сызгалап, өстенә: «Ахмак!» дип язып куйган булган. — Әгәр дә «Кармак»ның бүген килгән номерын да шулай җәрәхәтләп бетерсә, мин аны журнал редакциясенә язып җибәрәм, —диде Бабич китапханәгә барган чакта.
Китапханәдә Сүнчәләй үзе юк иде. Уку залының өстәлендә яткан «Кармак» журналының пародияләр басылган битләре, нәкъ Бабич әйткәнчә, кара каләм белән, әдәпсез һәм тыйнаксыз балалар кебек итен, сызгалап бетерелгәннәр иде. Каләмне бик каты басып ачу белән сызу аркасында бер бите хәтта ертылып чыккан иде. Бабич каләмен алды да журналның ертык битенең читенә: «Журналны болай мәсхәрәләп пычратып бетергән кеше үзе ахмак!» дип язып куйды.
Бу хакта Бабич шул көнне үк «Кармак» редакциясенә хат язды. Соңыннан аның бу хәбәре «Кармак»ның 8—9 номерында басылып чыкты.
1916 елда мин Мәҗит Гафури һәм Сәгыйть Рәмиевлар белән тагын да ике тапкыр очраштым. Бу — 26—27 декабрьларда «Галия» мәдрәсәсендә булды. Алар мәдрәсә идарәсенең рәсми рәвештә чакыруы буенча «Галия»нең унъеллык юбилей тантанасына килгәннәр иде.
Бу вакытта мин, уку белән бергә, мәдрәсәдә китапханәче эшен дә алып бара идем. Уку залын кунаклар кабул итәрлек хәлгә китерергә боерык бирделәр. Зал тәртипкә китерелеп бетәр-бетмәстән, элек шушы мәдрәсәдә укып чыккан һәм хәзерге көндә төрле дәрәҗәдәге язучы, журналист һәм педагог булып танылган кешеләрдән Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Шәһит Әхмәдиев, Гыйбат Алпаров, Хөсни Кәрим, Фәрхи Әхмәтев, Гата Исхаков, Галә Ходаяров, Гайса Габбасов, Гыйзетдин Исәнбирдин, Зыя Насыйров, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, тарих укытучысы Фатих Сәйфи-Казанлы һәм башкалар шаулашып килеп керделәр.
Болар белән ничек мөгамәлә итәргә белмичә, каушабрак каршы алдым. Шушы елның язында гына «Галия»не тәмамлап чыккан, хәзерге көндә Троицк шәһәрендә укытучылык иткән һәм шаянлыгы белән һәркемгә билгеле булган шагыйрь Шәехзадә Бабич килеп керү белән мине бу җайсыз хәлдән коткарды.
Алар, тантаналы утырыш башланганчы, уку залында, үзләренең шәкерт чакларындагы кызыклы вакыйгаларны хәтергә алып, көлешә-көлешә сөйләшеп  утырдылар.
Шул арала мин мәдрәсәдә башлап Бабич тарафыннан нигезләнгән һәм кулъязма рәвешендә өч елдан бирле чыгып килә торган әдәби, гыйльми вә гомуми “Парлак” журналының юбилейга багышлап чыгарылган номерын тәкъдим иттем. Журналның ул чактагы редакторы Галимҗан Нигъмәти, «Шура» журналында берничә кечкенә философик миниатюралары басылып өлгергән былтыргы редактор Идрис Мәкаримовлар моңа уңайсызланып калдылар.
— Монда    урнаштырылган    әдәби    язмалар, — диде Галимҗан Нигъмәти үзенең тонык тавышы белән, — аягына яңа басып йөрергә омтылган балаларның беренче адымнары кебек кенә инде, — дигәч,    Гафури аны тынычландырган кыяфәт һәм тавыш белән:
— Зарар юк, бу котылгысыз адымнарны барыбызга да атлап карарга туры килде инде, —диде һәм журналны актарырга кереште.
Гафури кечкенә язмаларны укыды. Озын әсәрләргә һәм хикәяләргә күз ташлап кына үтте. Аның күзләре минем «Ана җыры» дигән бер шигыремә килеп туктагач, мин эсселе-суыклы булып киттем. Ләкин ул мине җайсыз хәлдә калдырырлык сүзләр әйтмәде, бәлки:
—    Менә бу шигырьне басма газета, журналларга бирергә дә ярый. Ләкин шәкерт   чагында язган    башлангыч язмаларның барсын да дөньяга    чыгарып барырга ярамый. Соңыннан үкендерә ул. Чөнки   бу вакытта әле син фикер ягыннан да, каләм тота белү осталыгы ягыннан да өлгереп җитмәгән буласың, — диде.
Башкалар эндәшмәделәр. Бабич Гафуриның сүзләрен эләктереп алды. Сүзләрен шаянлы-чынлы итеп:
—    Юк, мин кушылмыйм моңа, Мәҗит әфәнде. Чөнки кайбер шагыйрьләр сакалларына чал кергәнче,    киленле һәм кияүле булып беткәнче фикер    ягыннан    да, форма ягыннан да өлгереп җитмәскә мөмкиннәр бит әле. Бездә андый чиле-пешле    шагыйрьләр    аз &nbnbsp; түгелләр, — диде һәм үзе кычкырып көлде. Аңа кушылып башкалар да көлештеләр. Аның бу   сүзләре   җитди  тынычлыкны таратып җибәрде. Шуннан соң иркен һәм уңайлы булып китте.
Мәдрәсә Россиянең якын һәм ерак почмакларыннан килгән кунаклар белән тулды. Беренче көндә юбилейның рәсми өлеше булды. Зыя Камали унъеллык эштән хисап бирде. Ун елда мәдрәсәдә 950 кеше укуы, хәзер шуларның 17 сенең иҗади эшләр белән шөгыльләнүе мәгълүм булды.
27 декабрьдә мәдрәсәдә зур программа белән өч бүлектән торган әдәбият, җыр һәм музыка кичәсе булды. Иң элек без «Акчасызлык» исемле бер пәрдәлек комедия уйнадык. Аннан соң башка номерлар тезелеп киттеләр. Алгы сафта утырган Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һәм Сәгыйть Рәмиевлар башкарылган номерларга бәя биреп алкышлап утыручы судьялар хөкемендә утыралар иде.
Кичәдә укылган әдәби әсәрләрдән иң югары бәяне һәм иң күп алкышны алучы әсәр Шәйхзадә Бабичнын «Галия» унъеллыгына карата Зыя Камалига багышлап язган һәм:
Кечкенә бер тәмсилем бар тезеп булса,
Тыңларсыз бәлки сез дә кызык булса,
Бервакыт бер бал корты читкә китте,
Китми ни, китәрсең шул ризык булса,   —
(Тәмсил — мәсәл дигән сүз.)
дип башланган «Тәмсил»е булды.
Бабич үзенең кыска шигырьләрен дә, озын баллада һәм поэмаларын да яттан сөйли иде. Бүген дә ул шулай эшләде. Тыңлаучыларны авызына каратты да катырды. Катырды димен тагын, кайда анда катарга? Кешеләр һәрбер дүрт юл саен кул чабып, көлеп, шаулап гөж килделәр. Галимҗан Ибраһимов утырып түзә алмады, аягүрә торып алкышлады.
Ул кичне Бабич мәдрәсәдә кунып калды. Мандолина уйнап, шәкертләрне арытканчы биетте. Аннан соң мандолинада үзе уйнап, үзе җырлады.
Йокларга яткач Бабич Уфага килгән чагында бер рус кызына гашыйк булуын сөйләде. Вагонда Бабичның урыны бик чибәр кыз белән янәшә туры килгән. Кызны күрү белән аның күзләре тозрайган. Үз сүзләре белән әйткән чакта, Бабич кызга караган да шаккаткан. Бабичның мондый карашларын күреп торган чибәр һәм тәкәббер кыз гаҗәпләнә башлаган. Уңайсызланып икенче якка әйләнеп утырган. Болай да Бабичның күзләреннән котыла алмагач, торган да, вагон тәрәзәсенә капланып Урал табигатенең матурлыкларын күзәтеп бара башлаган.
Шул арада, Бабич белән бергә юбилейга килүче Габдрахман Рахманкулов кызга сүз кушып әңгәмәләшеп киткән. Кыз Рахманкуловтан Бабичның кемлеген сораган. Ул аның шагыйрьлеген әйткән. Ләкин кыз ышанмаган.
—    Алай булса, хәзер үк   шигырь язып   күрсәтсен, — дигән.
Шуннан соң Бабич кәгазь, каләм алган да, шул минутта ук, акыннар шикелле имправизировать итеп шигырь чыгара башлаган. Арлы-бирле иткәнче 12 юллык бер шигырь барлыкка килгән. Шигырьне пычранып бетәшкән кәгазьдән акка күчергән дә теге чибәр кызга сузган. Кызның чибәр битләренә алсулык йөгереп, тагын да чибәрләнебрәк киткән. Кыз кәгазьне төрлечә әйләндереп караган да:
—    Моның белән генә мин сезнең шагыйрьлегегезне хөкем итә алмыйм. Чөнки мин аны аңламыйм, — дигән.
Рус телен яхшы белүче Габдрахман Рахманкулов шигырьне алган да тәрҗемә итәргә керешкән. Тәрҗемәнең бик тулы һәм шома булмавына карамастан, кыз Бабичның шагыйрьлегенә ышанган һәм шигырьне үзе белән алып киткән.
Бабич кесәсеннән актарып бер кәгазь кисәге алды да миңа сузды. Мин ул кәгазьдән түбәндәге юлларны укыдым:
Ул матурны  мактамак булдым әле такмак белән,
Ямьле әйберләргә  охшатмак,  вәсыф  катмак (1) белән:
Тәмле тел ул, сыгылып алган бал дип әйтим тәусыйфын(2),
Назлы бил ул… борылып үскән тал дип әйтим кайсысын…
Йөзләре ал, таңга мәйял (3) …битләре — бит солтаны…
Авызы зәмзәм, ирене кәүсәр (4), күкрәге сөт вулканы…
Баш,  муен һәм аркасын каплап  тора чәч иркәләп;
Кай фәрештә эшләгән ул чәчне бәйләп, көлтәләп?..
Ай кебек кашлар, сикерсә — сер янып сызылып китә…
Көлсә — теш тезелеп китә… аһ.
Яшь йөрәк өзелеп китә!.. Күзләре — әсрар (5) кара  нур,  аклары  ап-ак матур,
Ни кирәк — гомерең буе бак та шуңа, шаккат та тор!..
(1) Вәсыф   катмак — сыйфатламак,   тасвирламак.
(2) Тәусыйфын — сыйфатын.
(3) Мәйял — охшашлы, таңга тартым.
(4) Кәүсәр — оҗмах чишмәсе.
(5) Әсрар — серле нурлар.

Бу шигырь соңыннан 1917 елда «Кармак» журналының 7—8—9 номерында «Ташланган Вәрәкаләр» («Язып ташланган кәгазьләр») циклында «Ул» исеме белән басылып чыкты.
«Бер тәмсил» мәсәле 1917 елгы «Шура» журналының 3 номерында басылды.

Революциядән соң

Шәехзадә Бабич сүзгә бик бай һәм әңгәмәгә бик юмарт булса да, хат язышырга саранрак иде. Шулай булса да хатны җавапсыз калдырмый, открытка булса да яза һәм кирәк табылган чакта үзе дә язарга иренми. Хатлары да, үзенең табигате кебек, шаяру белән җитдилекне аралаштырып язылган булалар иде.
«Кармак» журналының 1917 елгы 3 номерында минем Бабичка хат формасында язылган «Уфа хәлләре» дигән бер материалым басылып чыкты. Журнал редакциясе бу материалның баш өлешен кыскартып һәм Бабичның исемен ягъни аның псевдонимы булган «Шөпшә» сүзен төшереп калдырып басты. Шул уңай белән 1917 елның 24 февралендә «Галия» адресы белән язган ачык хатында Бабич:
«…Сиңа әлегә почтадан гына язып җибәрәм. Мин дә син әйткәндәй, дөбердәтеп бит әй!.. «Уфа хәлләре»нә «Кармак»ка җавап яз, дисеңме? Әгәр дә алай дисәң туры килми бит. Чөнки ул хатыңда минем титул әйтелмәгән. Әгәр дә ачык рәвештә: «Шөпшәгә» икәне мәгълүм булса, язылыр иде. Инде теге хатыңны да шулай басармы икән ләгънәт?
Мин дә «Уфа хәбәрләренең мөндәриҗәсе» серләү-хасилә (исеме белән — С. К.) кыска гына бер мәкалә җибәргән идем. Синең җибәргәнең шуның тәфсыйлы, шәрхе, мәгънәсе (озынча аңлатмасы — С. К.) булса шәп булыр иде.
Әйе, Галимҗан Ибраһимовтан аерылгансыз. Миңа Галимҗаннан хат бар иде. Сезнең хәлләрегезне үзегездән дә шәбрәк белеп торам мин, дип язды миңа.
Февраль революциясе булгач, Бабич «Тормыш» типографиясендә корректор булып эшләүче шагыйрь Җамалетдин Юмаевка бик озын бер хат язды. Бабич үзенең бу хатында Троицк шәһәренең революцияне ничек каршы алуын яза. Бу хат хосусый бер хат булу рамкасыннан чыгып киткәнгә күрә, Юмаев аны «Тормыш»ка биреп бастырып чыгарды.
1917 елның 13 мартында миңа язган икенче бер ачык хатында без түбәндәгеләрне укыйбыз:
«…Я, ни хәлләр бар? … Алла   хакына бер тиенлек тә баш эшләми. Исердем! Исерек мин! Әйе, исерек булмаганда да исерерсең, нибуч! Үзең әйткәндәй: яз җитә, терелер вакыт җитә!.. Яз җитмәгәндә дә исерерсең, уенмыни сиңа, Распутиннар кулыннан ычкынган   мәмләкәтнең бер баласы, бер диванасы, бер хөррият сөйгән, азатлык теләгән читлектәге мескен кошның бер    баласы бул да, сиңа, исермә!.. Уфада булган вакыйгаларны бик борычлап, озын иттереп бәян кыйл әле!.. Үзең «Галия»дән киткән вакытта минем Назир бүлмәсендәге яшел сандыкны кыйраәтханәгә мендереп, бер почмакка яшереп куй әле, иптәш! Без монда «Хөр милләт» исемле бер газета чыгарамыз. Беренче номерында минем бер шигырем басылачак».
Бу юллар шагыйрьнең бу көннәрдә нинди кичерешләр белән яшәгәнен бик ачык күрсәтеп тора иде. Бабичның хәтта телгә алынып һәм  исеме   әйтелмәгән бу шигыре аның «Яшәсен эшчеләр» исемле шигыре иде. Аның революция булу белән үк язган «Хөррият бүләге» һәм «Тәмсил кисәге» исемле шигырьләре М. Гафуриның «Азатлык хөрмәтенә», Җ. Юмаевның   «Шат күңелдән»   дигән шигырьләре белән сигез битлек кечкенә бер җыентык булып «Хөррият бүләге» исеме   астында басылып   чыккан иде инде. Соңыннан   «Яшәсен эшчеләр» шигыре   Троицкида 1917 елда Вәлиулла Хәлили тарафыннан төзелгән «Ирекле ил тавышы» исемле кечкенә генә җыентыкта да басылып чыкты.
Бабич июнь азакларына таба Уфага күчеп кайтты һәм туры Галимҗан Ибраһимовның Мало-Казанский урамындагы квартирасына туктады. Берничә көннән соң «Ирек» газетасында эшли башлады. Бер көнне без Бабич, Җ. Юмаев һәм скрипач Ибраһим Мостафиннар белән Дим буена чыктык. Бабич Дим буен бик сагынып кайткан иде. Ул анда шаянлыкның чигеннән чыгып уйнады, җырлады һәм шаярды. Мин аларны үзебезнең авылга кунакка чакырдым. Бабич белән Юмаев безнең авылда ике төн кундылар. Бер көнне Дим буенда уздырдык. Аннан 21 июньдә булачак матурлык кичәсенә катнашыр өчен Уфага килдек.
Матурлык кичәсе театрга кешеләрне күбрәк тарту максаты белән «Нур» труппасы артистлары тарафыннан оештырылган бер эше иде. Театрга билет сатып алган чакта безгә берәр талон бирделәр. Бу талонга «Иң матур кешегә!» дигән сүзләр язылган иде. Моны һәркем кичәдә үзе чибәр дип тапкан кешесенә бирергә тиеш. Кемнең кулына талон күбрәк җыелса, шул кеше иң матур кеше саналып бүләк алачак иде.
Бер төркем бай бәтчәләр миллионер Хәкимовның кием калыбы булган купшы бер малаена талон җыя башладылар. Икенче бер төркем исә медицина сестрасы — Җәмилә Нафиковага җыярга кереште. Без Бабич файдасына җыярга тотындык. Бабичка талон җыю эшендә Шәһит Ходайбердин, Гомәр Әлмөхәмәдев, Исмәгыйль Рәмиев, Сәгыйть Үлмәев, Муса Юсупов һәм Фәтхи Әхмәдуллин кебек солдатлар бик нык активлык күрсәттеләр.
Җәмилә Нафикова сары чәчле, зәңгәр күзле, ак чырайлы бер кыз һәм татар-башкорт яшьләре оештырган әдәбият, җыр, музыка кичәләреннән калмыйча йөрүче бердәнбер медицина сестрасы (шәфкать һәмишәрәсе) иде.
Шәһит Ходайбердин Җәмилә Нафиковага мөрәҗәгать итеп, монда матурлык өчен ярышның буржуй малайларына каршы көрәшкә әйләнеп китүен әйтте һәм үзенең талоннарын Бабич файдасына бирүен үтенде. Җәмилә Нафикова үзенә җыелган талоннарны, һичбер сүзсез, Бабичка бирде. Кызның үзенә белдерми генә яратып йөрүче Бабич, Җәмилә Нафикованың бу эшеннән бик мәмнун булды. Аның бу хәрәкәтеннән әллә нинди мәгънәләр чыгарды.
Моннан соң инде матурлык белән ярышучы ике кеше генә торып калды. Санап карагач талоннарның өчтән ике өлеше Бабич кулында булып чыкты. Кичәнең җитәкчесе артист Гыйлаҗ Казанский:
— Сез егетләр, шаярмагыз! Мин аның шагыйрьлеге турында бәхәсләшмим, әгәр дә ямьсез кешеләргә бүләк бирелә торган булса, әлбәттә, беренче призны Бабич алыр иде. Моңа мин һичбер каршы килмәс идем. Ләкин матурлык бүләген Бабичка бирергә мин тешем-тырнагым белән каршы киләмен. Бу җәмәгатьчелектән көлүдән башка бернәрсә дә түгел, — дип протест белдерде һәм кызып шаулый башлады.
Солдатлар Гыйлаҗ    Казанскийны уратып    алдылар. Шәһит Ходайбердин алгарак чыгып басты да:
— Сез, артист иптәш, матурлык белән матурлыкны аера белмисез икән әле. Без бер кешенең дә кулыннан талонын тартып алганыбыз юк. Кем дә кем шагыйрь Шәехзадә Бабичны чибәр дип ышанган булса, шул кеше үз ихтыяры белән талонын аңа бирде. Монда һичбер төрле закон-фәлән бозган кеше юк. Монда күпчелекнең теләге закон! Шул законга буйсынып эш итүегезне сорыйбыз! — диде.
Галиәсгар Камалның «Дәҗҗал» комедиясе уйналып бетте. Кешеләр чыкмыйлар, кызыксынып, матурлык ярышының нәтиҗәсен һәм бүләк тапшыру церемониясен ашкынып көтәләр. Менә чаршау күтәрелеп китте. Казанский сәхнәгә чыгып басты һәм ярышның нәтиҗәсен игълан итте. Тамашачылар театр бинасын селкетеп алкышлый башладылар. Бүләкне алырга чыгучы юк. Алкыш һаман кыза бара. Менә бервакыт Бабич, арты белән сәхнәгә килеп чыкты да, Казанскийга таба килә башлады. Алкыш дагын да кызды. Бабич шул рәвешчә килеп Казанский кулындагы альбомны алды да сәхнәдән йөгереп чыгып китте.
Бабичның дуслары аның бу кыланышы белән риза булмадылар. Бигрәк тә солдатлар нык борчылдылар. Хәтта авыр, сабыр табигатьле булган Шәһит Ходайбердин да:
—    Шулай шул, чыгарга иде дә: «Мин үземне, бу көнгә кадәр ямьсез бер кешегә    исәпләп йөри идем, чынында мин иң чибәр   кешеләрнең дә   чибәре икәнмен   ләбаса! Шуны миңа аңлатуыгыз өчен бик зур    рәхмәт! дип әйтергә генә кирәк иде, — дип куйды.
Мәҗит Гафури аларны тынычландырып:
—    Зарар юк, туганнар,    аның сәхнәгә шулай   чыгуы үзе дә бер тапкырлык бит әле, — диде.
Бу арада әдәби кичәләр һәм концертлар бик ешаеп киттеләр. Шулай булуга да карамастан, яшьләр һәм солдатлар бик йөриләр. Яшьләрне мондый кичәләргә тартуда Бабичның роле бик зур булды. Бабич, Абруй ханым Сәйфи һәм Г. Казанскийлар 8 июльдә генә әле бер концерт биргән иде. Оренбургтан җырчы Газиз Әлмөхәмәдев килеп төште дә Бабичны тагын да концертка катнашырга тәкъдим ясады.
Газиз Әлмөхәмәдев    белән   Бабичның   бу   концерты 25 июльгә билгеләнгән иде. Мин аны көн буенча диярлек таба алмадым. Бары тик кичкә таба «Сарай» гостиницасы алдында шәригем Камил Сәгъди белән сөйләшеп торган чагында гына очрата алдым. Бабич ботинкаларын кулына тоткан хәлдә, яланаяк, кайдандыр ашыгып кайтып килә иде. Ул мине күрү белән:
—    Кайда йөрисең син? Бик кирәк булдың, таба алмадым. Кайда торганыңны белмим, без 22 кеше парлашып Дим буена чыктык. Янып-пешеп менә шуннан кайтып киләм. Үзең беләсең, бүген безнең   концерт. Минем репертуар хәзер түгел әле.    Искеләрне кабатлау    яхшы түгел. Яңаларны табарга кирәк. Яза башлаган   бер нәрсәм бар, шуны булса да өлгертергә   кирәк, — дип тезеп алып китте.
Без Галимҗан Ибраһимов квартирасына бардык. Ике тәрәзәсе урамга, икесе ишек алдына караган зур гына, биек һәм якты гына бүлмәнең сулъяк стенасы буендагы бер кеше йоклый торган кровать, түрдәге кечкенә өстәл, уң як почмактагы этажерка һәм берничә урындыктан башка җиһаз юк иде.
Мин ике зур әдип һәм шагыйрь яши торган бүлмәне карап, әйләнеп чыктым. Минем шулай эзләнеп йөрүемне күргәч Бабич:
— Нәрсә бутанасың тагын? — диде көлемсерәп.
— Юк, бернәрсә дә    бутанмыйм. Синең   кроватеңны югалттым. Кайда йоклап йөрисең? — дидем.
— Кайда йоклыйм, Галимҗан юк чакта,  аның кроватенда, ул кайтса идәндә йоклыйм, — диде. Аннан соң бер төнне саташып Галимҗан    Ибраһимовның кровате астына кереп киткәнен һәм куркытып йокыдан уятканын сөйләп алып китте.
Бабич миңа Уфага килгәч «Шөпшә» («Шөпшә» — Бабичның көлке журналларда языша торган псевдонимы.) дип кенә бастырып алган яңа визит карточкасын бирде. Соңра кулыма ниндидер бер китап тоттырды да:
—    Мә, шуны актаргалап утыр. Мина игътибар итмә. Теге башлаган нәрсәне бетереп алырга кирәк. Күзләрен тозырайтып Газиз    Әлмөхәмәдев килеп тә    җитәр. Яңа нәрсәләр хәзерләргә кирәк. Муллалар вәгазе кебек итеп, һәрвакыт бер нәрсәне кабатлау яхшы   түгел, — диде дә яза башлаган кәгазь кисәген    кесәсеннән   алып өстәлгә куйды. Үзе, кайчагында мыгырдап сөйләнеп, кайчакта иреннәрен кыбырдатып, идән буйлап йөрергә тотынды. Шулай йөреп килә дә, өстәл өстенә ята биреп, нәрсәдер язып китә. Аннан тагын йөрергә керешә.
Шулай йөри, кабатлый һәм яза торгач Бабич шигырен тәмам итте дә, шатлыклы тавыш белән:
—    Булды, әйдә, тыңла! —дип кычкырып җибәрде.
Бабичның бу шигыре «Көтәләр» дип атала иде. Башлап шул көнге кичәдә укыды. Аннан газетада басылып чыкты. Шушы көннәрдә генә язган «Ахрызаман» исемле бер язмамны кесәмдә йөртә идем. Бабич үзенең шигырен укып беткәч бу шигырьне мин аңа укырга бирдем. Бу язманы Бабич көлә-көлә укыды да:
—    Нигә баядан бирле бирми торасың? Бу бит минем репертуар. Бу нәрсә хәзерге көннең кадагына суга. Болай булгач минем    бүгенге    уңышым    тәэмин    ителде,
— Ура!.. — дип шигырьне күчерергә кереште.
Соңгы көннәрдә Бабичны даими эшкә чакырып кодалаучылар күбәеп китте. Галимҗан Ибраһимов «Ирек» газетасында эшләргә димли. Оренбургтан «Кармак» журналына секретарьлыкка чакыралар. Уфада яхшы хезмәт хакы белән кызлар мәдрәсәсенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга урын тәкъдим итәләр.
Бабич шуны хәл итә алмый. Газета редакциясенә эшкә керсә — экономик яктан тәэмин ителүе начар. Укытучы булса — иҗади эшкә вакыт аз кала. Шул сәбәпле «Кармак» журналына барудан да уңышлысы булмас кебек күренә. Чөнки ул инде хәзер, теләсәң-теләмәсәң дә, юморист, сатирик булып танылган. Болай да ул, читтә торган хәлдә «Кармак» журналын төп материаллар белән тәэмин итеп килә. Ул хәзер «Кармак»ны барыбер үз журналы итеп карый. Уфаны ташлап китүе дә кызганыч! Чөнки ул Уфаны, Уфа аны бик ярата. Уфаның сәхнә, әдәбият, музыка һәм җыр сөюче публикасы хәзер аның кулында.
Оренбургтан килгән «Кармак» издателе 3. Дәминев, эшкә бару-бармау турында, бүгеннән калмый конкрет җавап бирүне таләп итә. Концертка чаклы 3. Дәминев белән сөйләшеп шул мәсьәләне хәл итәр өчен Бабич «Сарай» гостиницасына китте.
Әгәр дә Бабич белән Газиз Әлмөхәмәдевләр аерым-аерым гына кичә ясасалар, шулай бергә ясалган кичәләр кебек зур уңышларга ирешә алмаслар иде. Чөнки алар һәрвакыт берсен берсе тулыландыралар. Берсенә икенчесе матурлык өсти. Газизнең җырыннан соң залда бераз моң болытлары куерып кала. Шаян Бабич чыга да үзенең көлкеләре белән ул болытларны бик тиз таратып җибәрә. Яки киресенчә була. Газиз чыга да Бабич артык нык көлдерүдән берникадәр таркауланыбрак, гамьсезләнебрәк киткән күңелләрне, үзенең моңсу җырлары белән сискәндереп һәм нәфисләндереп җибәрә иде.
Концертлар бик еш булуга карамастан, кичәдә кеше бик күп булды. Бабич белән Газизгә дә алкыштан зарланырлык булмады. Концерттан соң бу чорда гадәт хөкеменә кереп киткән «почта уены» һәм танцы башланды. Почта уенына катнашырга теләгән кешеләр күкрәкләренә номерлар кадап алалар. Уртада муенына почта ящигы аскан почтальон йөреп тора. Бер як почмакта кәгазь, конверт һәм каләм сатып торалар. Теләгән кешегә хат язасың да адрес-номерны язып ящикка саласың. Почтальон номерларны кычкырып хатларны хуҗаларына тапшырып тора.
Бабич хатларга җавап язып өлгерә алмый.
Үзе күбрәк теге зәңгәр күзле шәфкать һәмишәрәсе — (медицина сестрасы) Җәмилә Нафикова адресына яза.
Бабич өчен бу кич Уфа белән аерылышу кичәсе. Ул концертка килү алдыннан гына «Кармак» редакциясенә эшкә китәргә ризалык биргән. Бу хәбәр яшен тизлеге белән халык арасына таралып өлгерде. Бу хәл Бабичка хат язучыларның санын тагын да күбәйтте.
Менә шул кичәдән соң инде Бабич, 1917 ел 29 июльдә Сәрвәр Әдһәмовага Уфадан язган бер хатында: «…Китәсеңмени? Китәсең дип ишеттем… Китәм… Уфаңны ничек ташлыйсың? Бик зур «успех»лар казанган идең… фәлән идең… Ник китәсең ташлап? диләр. Колаклар тонып бетте инде менә…
Шунда үземә дә Уфа халкы кызганыч вә сөйкемле тоелды, һәммәсе мине ихтирам итә… һәммәсе үз итә кебек…
Шунда, почта уенында, Уфаның иң алдынгы, һәр җәһәттән иң өстен торган бер туташка (шәфкать сеңелесе булып хезмәт итә) көйле итеп бер нәрсә яздым. Китүем мөнәсәбәте булганлыктан, син гаеп итмәссең дип, күңелеңә таянып, шуны монда күчердем» дип язган.
Сәрвәр Әдһәмова Бабичның бу хатын һәм почта уйнаган чакта «шәфкать сеңелесе» булып хезмәт итүче һәм Уфада һәр җәһәттән иң алдын, иң өстен торган бер туташка көйләп язган бер нәрсәсен «Совет әдәбияты» журналының 1957 елгы беренче номерында бастырып чыгарды.
Менә ул шигырь:
Мин китәр чакта гына сөйкемле күренә һәммә шәй(1)
Барчасы шат, барсы якты, барсы нурлы мисле ай (2).
Сез миңа бигрәк тә нур, бигрәк тә яктырган кебек,
Бер карашың исрафил илһам сурын өргән кебек.
Б ер танышта сезне мин куйдым күңелнең өстенә,
Бер танышта сезне охшаттым кадерле дустыма.
Бер танышта сезгә багланды күңелдән хөрмәтем,
Охшады калбең (3), сүзең һәм нурга чумган килбәтең.
Бу рыясыз бер генә кат сүзләремне ит гафу,
Китсә кәефең, янда йөртмә, ташла утка, ит мәхү! (4)
(1)Һәммә   шәй — һәр нәрсә.
(2) Мисле ай — ай кебек.
(3) Калбең — күңелең.
(4) Ит мәхү — юкка чыгар.

Сәрвәр Әдһәмова да, журнал редакциясе дә бу шигырьнең кемгә багышланып язылганлыгын белмәгәннәр, әлбәттә. Шул сәбәпле аңлатма да бирә алмаганнар. Эш менә шулай тора. Бу шигырь медицина сестрасы Җәмилә туташ Нафиковага багышланып язылган иде. Җәмилә Нафикова соңыннан композитор-драматург Хәбибулла Ибраһимовның тормыш иптәше булды.
Җәмилә ханым Ибраһимова чынлап та, бөтен мәгънәсе белән шәфкать һәмишәрәсе (шәфкать туташы) иде. Мәҗит Гафури аны бөтен гомере   буенча ихтирам итте. Хәтта Мәҗит Гафури паралич булып сөйләшә алмаслык хәлгә килгәч тә әле Җәмилә ханымга булган хөрмәтен белдерә алды. Ул башка    врачларны һәм сестраларны тыңламаган бер вакытта, Җәмилә ханымның әйткәненә буйсына иде. Шул    рәвешчә Җәмилә    ханым    Гафури үлгәнгә чаклы унбиш көн буена аны карады һәм тәрбияләде…
Шул кичәдән соң Бабич, Газиз Әлмөхәмәдев һәм 3. Дәминев өчәүләшеп Мәскәүгә киттеләр. Анда концерт биргәннән соң, Бабич Оренбургка барып, «Кармак» редакциясендә эшләде. Башкорт мәркәз шурасына сайлангач, шул хәрәкәтнең актив бер эшчесе булып китте.
1917 елның сентябрендә мин аңа корбан бәйрәме уңае белән шаярып, түбәндәге котлауны язып җибәрдем;
Дускаем, сиңа телим алтын тәхет,
Тәхетеңә кунсын китмәс, бетмәс бәхет!
Тиңдәшсез, карун кебек чергән бай бул,
Гомер ит үлгәнеңчә дөбердәтеп!..
Ходайдан телим сиңа мин дүрт кәләш,
Җитмәсә, бишенчегә тагын ярәш!
Әйләнәңне чолгап алсын бала-чагаң,
Өеңдә туктамасын ызгыш-талаш!..
Тавыштан-талашудан башың катсын,
Өңерәеп ике күзең эчкә батсын…
Аптырап, эш кылудан гаҗиз калгач
Күзләреңнән елга-елга яшьләр аксын!..
Моңа каршы Бабич 1917 елның 14 сентябрендә миңа дүрт юллык шаяру шигыре белән җавап кайтарды. Ләкин бу шигырь аның үзенеке түгел, бәлки шагыйрь Т. Ченәкәйнең Хөсәеновлар нәшриятының Уфа бүлекчәсе тарафыннан бастырылып сатылган бер визит карточкасы иде:
Менә ул котлау:
Бәйрәмеңне  шартлатып котлыйм  туган,
Сине чакырырга бүген тозлыйм суган.
Килде бәйрәм, эч тә әйрән тышка чык,
Әй якын дустым, куан, эттән туган!..
1917    елның 23 октябрендә язган бер    хатында ул, бик шаярып язуга карамастан, үзенең    баштан эшкә күмелүен яза һәм:
Хәким улан кемсә рәхәт уламаз,
Рәхәт улса,  ил  рәхәт  уламаз, —
дигән юллар белән, эш башында йөргән кешеләргә нинди зур җаваплылыклар йөкләтелгәнен аңлатырга тели. Соңыннан Бабич Уфада    ике тапкыр    булып китте.
1918    елның февраль башларында «Тулкын» оешмасының түбәнге ячейкаларын төзү өчен    Гайнулла    Гыйрфанов белән Бөре кантонына    барышлый Уфада   берничә көн торды.  1918 елның июлендә Уфаны чехлар    алгач, алар белән аңлашыр өчен Башкорт хөкүмәтенең рәсми вәкиле булып килде.
Соңгы тапкыр Уфага килүе турында ул, Чиләбе шәһәрендә чыга торган «Башкорт» газетасында «Каңлы башкорты» дигән имза астында «Уфа хәлләре» дигән бик озын бер фельетон бастырып чыгарды. Монда ул үз каләменең бөтен көчен милли идарәчеләргә, татар морзаларын тукмауга юнәлдергән иде.
Октябрь революциясенә кадәр Уфада татар телендә чыга торган китап продукциясенең барлыгы да диярлек, Мәҗит Гафури корректор булып эшләгән «Шәрык» типографиясендә басылып чыга иде. Гафуриның эш өстәле типография мөдире Закир Субеев утырган кечкенә бер бүлмәдә булганлыктан, монда кергән-чыккан кешеләр һәм барлык эш процессы аның күз алдыннан үтә иде.
Гафури материаль яктан бик авыр яшәгән елларда шушы типографиягә корректор булып эшкә кергән. Бу эшне аңа шушы Закир Субеев тәкъдим иткән һәм ярдәм күрсәткән. Алар гомерләре буенча аралашып һәм татулык белән яшәделәр. Гафури бу кешенең үзенә карата эшләгән яхшылыгын һәрвакыт хөрмәт белән телгә ала иде.
Бу типография тарафыннан эшләп чыгарыла торган барлык китап продукциясе корректор Мәҗит Гафури кулыннан берничә тапкыр үткәннән соң гына басылып дөньяга чыкканлыктан, Уфадагы барлык әдәби яңалыклар иң элек аңа билгеле була торган иде. Шуңа күрә дә, Гафурига йомышы төшкән кешеләр күп вакытта аның квартирасына барып мәшәкатьләп йөрмиләр, бәлки, туп-туры шушы типографиягә генә баралар иде.
Февраль революциясенең беренче көннәрендә үк язылган «Хөррият шәрәфенә» дигән бер шигыремне мин башта кемгә күрсәтергә һәм кайда бастырырга белмичә аптырап калдым. Уйлана һәм эзләнә торгач, ни өчендер, йөрәгем Гафурины сайлады. Барлык кыюлыгымны йомарладым да, туры типографиягә киттем. Типографиянең юлын һәм ишеге кайсы якка ачылганын белә идем. Барып кергәч тә шагыйрьне революция белән тәбрик иттем. Шагыйрьнең күңеле күтәренке һәм кәефе бик яхшы иде. Ачык йөз белән, гади иптәшләрчә каршы алды ул мине. Килүемнең максатын әйттем дә, шигырьне үзем укып күрсәтмәкче булдым.
— Юк инде, минем хөкемгә килгәч, үзем укып чыгыйм, — диде ул елмаеп. Шигырьне кулына алды да, ашыкмыйча, игътибар белән, уйланып-уйланып, укып чыкты. Шигырьне нигездә яратты ул. Аның киңәше белән бер-ике сүзне алмаштырдык. Бер строфаның рифмасын үзгәрттек. Бастырып чыгарырга һәм ул чакта Уфада татар телендә чыга торган бердәнбер «Тормыш» газетасына тәкъдим итәргә киңәш бирде.
Бу газетаның редакторы мин укый торган мәдрәсәне ташлап киткән кара эчле, вакчыл, мәкерле һәм реакцион табигатьле кешеләрнең берсе иде. Шул сәбәпле ул, мин укыган бу мәдрәсәгә бик начар карый, дошманлык саклый һәм җае туры килгән саен газетасында аның авторитетын төшерә торган материалларны бастырып чыгара тора иде. Редакциядә эшләгән башка җаваплы сотрудниклар да редакторларының бу карашларын уртаклашалар иде.
Мин инде бу редакциягә моңа чаклы да берничә тапкыр шигырь илтеп, редактор әфәнденең ачык йөзле чагын күрә алмыйча чыккан идем. Шигырьне Гафури шушы газета редакциясенә алып барырга кушкач, мин аптырап уңайсыз хәлдә калдым. Гафури минем мондый хәлдә калуымны бик тиз төшенеп алды.
—    Нигә, аларга бирәсегез килмимени? — диде.
Мин бу газета редакторының үзем укыган мәдрәсәгә булган мөнәсәбәтен шагыйрьнең хәтеренә төшердем. Шуннан соң Гафури сикереп торды да:
—    Әйдә, икәүләп барыйк әле, — дип мине редакциягә алып китте.
Бу газетаның редакциясе ул вакытта бер байның «Шәрык» типографиясенә күрше булган өенә урнашкан иде. Ләкин Гафуриның минем өчен мәшәкатьләнеп йөрүе бушка китте, без редакторны очрата алмадык. Шигырьне газетаның корректоры булган Җамалетдин Юмаев дигән икенче бер шагыйрьгә калдырып чыгып киттек. Редакциядән чыккач мин болай мәшәкатьләвем өчен Гафуридан кат-кат гафу үтендем. Ләкин ул болай төчеләнүне яратмады:
—    Куегыз әле… Бу бит үз аяклары белән теләгәнчә йөри ала торган бер кешенең кечкенә    туганын кулларыннан тотып, атларга өйрәтүе сыман, агалык бурычын үтәүдән башка бер нәрсә дә түгел. Мин шигырь турында мөхәррир белән мотлакан    сөйләшермен, — диде елмаеп һәм хушлашырга кулын сузып.
Мәдрәсәгә кайтканчы, бер яктан, әрсезләнеп Гафурины болай борчыганым өчен уңайсызланып, икенче яктан, шагыйрьнең шундый түбәнчелекле булуы өчен шатланып кайттым.
Шул көнне кич, класс бүлмәсендә дәрес хәзерләп утырган чакта, мәдрәсәнең назиры һәм рус теле укытучысы Җиһанша Абдюшев килеп керде дә барлык иптәшләргә дә ишетелерлек итеп, калын тавыш белән:
— Мәҗит Гафури шалтыратты, синең ниндидер бер шигьнреңнең иртәгә газетада басылып чыгачагын әйтергә кушты, — диде.
Һичбер көтелмәгән бу хәбәр мине генә түгел, класстагы барлык иптәшләрнең дә игътибарын үзенә тартты. Җиһанша Абдюшев класстан чыгып китү белән алар урыннарыннан тордылар һәм мине сырып алдылар.
Бу төн минем өчен артык озын бер төн булды. Иртән почтальонның мәдрәсәгә газеталар китергәнен көтәргә сабырлыгым җитмәде. Бик иртә тордым да редакциянең ишек төбендәге витринадагы газетадан үземнең шигыремне укып кайттым.
Шушы вакыйгадан соң язылган: «Яшәсен эшче халык», «Нигә», «Җир», «Дога», «Ирек таңында», «Чү!» һәм башка байтак шигырьләремне Мәҗит Гафурига күрсәткәннән соң гына Казанда Шәһит Әхмәдиев редакторлыгында чыга торган «Аваз» газетасына җибәреп бастырдым.
1917 ел. Беренче Май.
Бу көнне каршылар һәм үткәрер өчен Уфа үзенең бөтен гомерендә беренче тапкыр шулай хәзерләнде. Заказ биреп эшләткән кебек беренче май көненең кояшы, йокыдан матур кәеф белән торган сәламәт бала төсле, шат һәм көләч иде.
Бүген Уфаның эшчеләре, интеллигенциясе һәм укучы яшьләре беренче тапкыр шулай Беренче Май бәйрәме демонстрациясенә чыктылар. Татарлар һәм башкорт яшьләре «Шәрык» типографиясе һәм «Ирек» газетасы редакциясе алдына җыелдылар да, хәрәкәт башлангач бергә кушылып киттеләр. Бу төркемнең башында Галимҗан Ибраһимов һәм Фатих Сәйфи-Казанлы торалар. Мәҗит Гафури бүген бөтенләй яшәреп киткән кебек күренә: көлә, шаяра. Алар рус типографиясендә эшләүче бер карт эшче белән, 1912 елгы бер маевка турында сөйләшәләр. Бу маевкадан соң полиция эзләнеп, маевкага катнашкан эшчеләрне җавапка тарттырырга маташкан. Ләкин булдыра алмаган. Кайдадыр духовный оркестр уйный. Халык, ярларына сыймый ярсыган язгы елга кебек агыла да агыла. Беренче мәртәбә «Марсельеза», «Варшавянка» җырлары ирекле урамга чыктылар. Бөтен дөнья җырлаган төсле тоела.
Менә бервакыт демонстрация тоташ бер агымга әйләнде дә, Аксаков исемендәге урам буйлап хәзерге пионерлар паркы алдындагы мәйданга таба агыла башлады. Көтмәгәндә халык дулкыны кинәт туктады. Урамның сул ягында    Пушкинский белән    Мало-Казанский урамнары арасындагы бер соры өйнең капкасы башында буйдан-буйга сузылган зур вывеска тора.   Шул вывескага тезеп төшерелгән зур-зур медальләрдән патша башлары карап торалар. Бу өй — «Сабын короле» дип йөртелә торган миллионер Гыйбадулла Усманов өе. Бу медальләрне ул төрле елларда Россиядә булган выставкаларга катнашып, сабыннары өчен алган.    Усманов аларны үз ишек алдындагы сабын заводының продукциясен пропагандалау өчен шулай капка башына тезеп куйган. Миллионер Гыйбадулла Усманов   демонстрацияне   тамаша кылыр өчен үзенең юан хатыны белән урам скамьясына чыгып утырган.
Демонстрациянең тукталуы булды, кемнәрдер, дөбер-шатыр капка башына менеп тә киттеләр. Капка төбендә утырган Гыйбадулла бай патша башларының ничек тәгәрәп төшкәнен күрми дә калды. Чөнки ул, эшчеләр капка башына үрмәли башлау белән үк, куркып, өненә качкан йомран шикелле, тизрәк өенә кереп бикләнгән иде.
Демонстрация тагын да алга таба кузгалды. Шул вакыт Мәҗит Гафури рәхәтләнеп көлде дә:
— Карагыз әле, Гыйбадулла байның капкасын патша башлары гына шулай зурайтып һәм мәһабәтләндереп торган икән. Патша башларын алып ташлагач, эт оясының ишегенә ошады да калды, — диде.
Мин демонстрация азагына чаклы Мәҗит Гафури белән янәшә йөрдем. Демонстрациясеннән соң мин авылга Дим буендагы авылларда йөреп кайттым. Шигырьләрне «Тормыш» редакциясенә тапшырдым да «Шәрык» типографиясендә бастырырга биргән визит карточкасын алырга бардым. Гафури, типография мөдире Закир Субеев белән сөйләшеп, тәмәке тартып утыра иде. Мин барып кергәч, ул үз өстәле янына килеп утырды. Минем бу арада күзгә-башка күренмичә, кайда йөрүем белән кызыксынды. Мин авылларда йөреп килүемне әйткәч, кинәт җанланып китте.
Бу юлы Гафури әдәби мәсьәләләр турында сүз кузгатмады, күбрәк авылны сорашты, җир-су эшләренең ничек хәл ителүләрен белергә теләде. Мин аңа безнең авыл тирәсендәге крестьяннарның алпавыт Рочинский урманын «Хөррият урманы» дип кисүләрен сөйләдем. Гафури моңа рәхәтләнеп көлде:
—    Бик дөрес эшлиләр. Вакытлы хөкүмәт вәгъдә иткән күктәге торнаның бирелгәнен көтеп торганчы, җирдәге чыпчыкны ала торганнары яхшы, — диде.
Мин авылдан алып килгән чирек кадаклы җиңел тәмәкене кесәдән чыгардым да:
—    Рәхим итегез, авыл күчтәнәче!.. — дидем.
Гафури иң элек тәмәкене кулына    алып, маркасын укыды, аннан соң иснәп карады да, тарта башлады. Шәһәрдә булмаган мондый әгълә тәмәке авылга кайдан барып    чыккан? — дип    гаҗәпләнде ул.    Авыл кооператив ширкәте лавкасында мондый тәмәкенең күплеген һәм бәясен әйткәч, ул тагын да гаҗәпләнә төшеп:
— Кара әле,    авыл    потребитель    кибетендә теләсәң күпме тәмәке бар икән ләбаса, монда безгә махоркасын да бирмиләр. Шәһәргә килгән тәмәке спекулянтлар кулына кереп бетә. Алар инде бер тиенгә йөз тиен файда алып саталар.
Әгәр дә мөмкин булса, икенче килгәндә, миңа шушы тәмәкене берәр кадак алып килсәң бик шәп булыр иде. Үзең килмәсәң, берәрсе артыннан биреп җибәр, — диде һәм кесәсеннән акча ала башлады…
Тәмәкене Гафурига биреп, типографиядән чыгып китәргә торган чакта гына Сәгыйть Рәмиев килеп керде. Мин торып аңа урындык тәкъдим иттем. Сәгыйть Рәмиев миннән башкалар белән кул биреп күреште. Мине бөтенләй оныткан булса кирәк, баш кагып кына исәнләште. Шул вакыт Гафури:
—    Таныш түгелсезмени? Бу Сәгыйть Рәмиев була,— диде. Аңа минем исем, фамилияне әйтте. Шуннан соң Сәгыйть Рәмиев бик мөлаем рәвештә:
— О, беләм, бик яхшы. Шигырьләрен укып киләм, — диде дә, кул биреп күреште һәм шул уңайдан ул, минем кайда, нишләп йөрүемне сорашып алды.
1915 елда Бабич белән әдәбият кичәсенә чакырырга килгән чагында Сәгыйть Рәмиев минем хәтеремдә шаян табигатьле, сүзчән бер кеше булып калган иде. Бүген ул миңа, ни өчендер, авыр-сабыр табигатьле, аз сүзле, рухи борчылган һәм, очына чыга алмый торган зур кичерешләр белән чорналып алынган моңсу бер кеше булып күренде.
Бу елларда ул Уфа губерна земствосы тарафыннан чыгарыла торган «Сельскохозяйственный листок» журналын татарчага тәрҗемә итеп бастыра иде. Ара-тирә ул бу журналга үзенең әсәрләрен дә кертеп җибәргәли иде. Аның «Пушка һәм сабан», «Күлмәк җыры» исемле шигырьләре шунда басылып чыккан һәм халык арасында бик нык таралып, популяр җырга әйләнеп киткән иде.
Сәгыйть Рәмиев типография мөдире белән «Авыл көнкүреше» журналының чираттагы номерын чыгару турында сөйләштеләр дә типографиягә кереп киттеләр.
Безнең Гафури белән әңгәмәбез шактый озакка сузылды. Сәгыйть Рәмиев типографиядән әйләнеп чыкканда да сүз бетмәгән иде әле. Эш сәгате тулды. Ике шагыйрь бергәләп кайту турында сөйләшә башладылар. Мин исә хушлашып чыгып китәргә ашыктым.

Шагыйрь өендә

1.

Авылдан кайту белән үк Гафурины күрергә туры килмәде. Беренче тапкыр барган чакта типография бикле иде. Типографиягә икенче көн баруым да бушка китте. Шулай булса да, печатник Гали Исхаковтан сорашып, шагыйрьнең адресын алдым. Ләкин ул миңа:
—    Ләкин аны сез барыбер бу вакытта өйдә очрата алмассыз. Чөнки ул җыелышка китте. Әгәр дә аны бик ашыгыч күрә торган йомышыгыз булса, хәзер үк Веденеев бакчасындагы театрга    барыгыз, җыелыш    шунда булачак, — диде.
Революция кузгалганнан бирле Уфада җыелыш һәм митингсыз көннәр бик сирәк булгандыр. Без инде аларга гадәтләнеп беттек. Бу җыелыш һәм митингларда, әлегә чаклы минем кебек кешеләр һичбер ишетмәгән сүзләр кузгала. Төрле сыйныфлар һәм төрле политик партияләрнең үзара ызгышы һәм көрәше белән үтә торган бу җыелышлар кайсыбер чакларда, хәтта, утыргыч күтәреп сугышуларга хәтле барып җитә иде. Бу талашлар һәм идея көрәшләре безнең кебек политик надан яшьләр өчен үзләре бертөрле политграмота мәктәбе урынын тотсалар да, анда сөйләнгән сүзләрдән һәм талашлардан гына хакыйкатьне аерып алу бик авыр иде әле ул чакта.
Веденеев бакчасының җәйге театр бинасы бу җыелышка чакырылып килгән һәм минем кебек үзләре кызыксынып йөргән кешеләр белән шыгрым тулы иде. 1917 елның 27 июнендә булган бу җыелыш Уфа мөселманнарының шәһәр идарәсенә гласныйлар сайлауга хәзерлек җыелышларының берсе булып чыкты. Театр бинасына мин барып кергәч кенә, җыелышта председательлек итүче калын тавышлы һәм ялтыр башлы бер кеше:
— Сүз Зөһрә ханым Камалетдин кызына бирелә, — дип игълан итте.
Председательлек итүче кеше бу сүзләрне әйтү белән залда бер төрле җанлану, кузгалу һәм үзара сөйләшеп гөжелдәү булып алды. Трибунага бик кыю атлап, башына энҗеле калфак киеп ак ефәк шәл ябынган яшь бер ханым килеп басты. Иң элек театрның кеше утырган барлык почмакларына күз йөртеп чыкты. Аннан соң тамак кырды һәм берникадәр калтыраганрак тавыш белән сөйли башлады.
— Әгәр дә берәү сезгә урамда ярты гәүдәле бер кешенең табигый рәвештә атлап барганлыгын сөйләсә, сез моңа, әлбәттә, ышанмас һәм: «юкны сөйләмә, ярты санлы кеше атларга һичбер мөмкин түгел!» дип әйтер идегез. Әгәр дә бу кеше һаман да үз сүзендә торса, аны диваналыкта гаепләп акылсызлар йортына озатудан башка чара калмас иде. Ә менә мин сезгә әйтәм, сезнең бу җыелышыгыз да ярты гына җыелыш. Чөнки монда сезнең яртыгыз булган хатын-кызлар иштирәк итә алмыйлар (Иштирәк    итә    алмыйлар — катнаша   алмыйлар.). Сез инкыйлап (Инкыйлап — революция.) булганнан бирле хатын-кызга тигез хокук бирү турында тел чәйнисез. Кая соң монда хатын-кыз вәкиләләр? Һаман да шул, иске мунча — иске таз. Телдә сөйләнә, гамәлдә юк! Монда үзегез генә килеп утыргансыз да, инкыйлап алга куйган яңа мәсьәләләрне искечә хәл кылырга утырасыз. Хатын-кызларның язмышлары үзләренең катнашлыгы белән хәл ителгән чакта гына дөрес хәл ителәчәк. Мәсьәләне болай, искечә әвәләүгә каршы, мин, монда утырмаган барлык мөселман хатын-кызлары исеменнән, протест белдерәм! — диде дә, алкыш һәм көлү астында, тагын да шулай кыю атлап, трибунадан төшеп тә китте.
Аннан соң председательлек итүче 1905 елдагы социалистлыгыннан мөселманлыкка кире кайткан мөртәтләрнең берсе «Таңчы» һәм соңыннан ак эмигрант булган Гомәр Терегуловка сүз бирде. Ул, сайлауларда платформа мәсьәләләре турында сөйләп, аерылышмыйча, мөселман булып хәрәкәт итәргә һәм кирәк табылса трудовиклардан уң булмаган партияләр белән блок ясарга чакырды. Аннан соң Галимҗан Ибраһимов сүз алды. Ул Гомәр Терегуловка каршы чыкты. Социал-демократлар, социалист-революционерлар һәм трудовиклар блогы тарафыннан кабул ителгән платформаны яклап сөйләде һәм шуны кабул итәргә тәкъдим ясады.
Председатель тәнәфес игълан иткәч, мин бакчага чыктым да Гафурины эзли башладым. Ул арада булмады, теге трибунада сөйләп төшкән кыю ханым белән көлешә-көлешә сөйләшеп Гафури килеп чыкты. Ләкин мин аңа якын барырга өлгермәдем, кемнәрдер аларны сырып алдылар.
Бу вакытта миңа Гафури белән күрешү һәм сөйләшүне өмет итәргә дә мөмкин түгел иде. Шул сәбәпле мин, кулымдагы төенчекне аның квартирасына илтеп тапшырырга карар итеп, бакчадан чыгып ук киттем.

2.

Мәҗит Гафуриның бу еллардагы квартирасы Ильинская һәм Вавиловская урамнары почмагындагы бер өйдә булып чыкты. Бердән, үзе әллә ничә тапкыр чакыргач, икенчедән, илтеп бирәчәк әйберләрем дә булгач, барган чакта аны-моны башка китермичә, бик күтәренке күңел белән бардым. Сылтау туры килүдән файдаланып, данлы шагыйрьнең тормышын, укучы тарафыннан көтеп алынган шигырьләр иҗат итә торган эш өстәлен күреп чыгарга булдым.
Тик капкага барып җиткәч кенә, кинәт тукталып калдым. Элек капкадан кермичә, үтеп киттем дә, берничә квартал арасында сәяхәт итеп, Агыйделне карап, кире әйләнеп килдем. Шулай йөргән арада минем башка берсе икенчесенә капма-каршы уйлар килделәр. Нигә соң әле мин бу нәрсәне монда алып килдем? Нигә туры типографиягә генә илтеп бирмәдем? Ихтимал, ул хәзер хәл җыя торгандыр… Әллә тагын, шау-шудан качып, үзен үзе онытып шигырь язып утыра торгандыр. Ә бәлки, тартырга тәмәкесе беткәндер дә, шуңа күрә эше тукталып тора торгандыр. Хуш ис аңкып торган бу яхшы тәмәкене тартып җибәрү белән илһамы активлашып китәргә мөмкин бит…
Капкадан кереп, баскычтан күтәрелдем дә ишек шакыдым. Күркәм генә бер ханым чыгып ишекнең элгечен ычкындырды, сызык кына ачып, кем барлыгын карады. Аннан соң тикшерүчән тон белән:
– Сезгә кем кирәк?— диде. Мин Гафури кирәклеген һәм үземнең кемлегемне әйттем. Шуннан соң гына ханым, ишек тоткасыннан кулын ычкындырып, миңа эчкә керергә мөмкинлек бирде.  Ашыгычлык    белән ишекне тагын элде дә үзе алдан өйгә кереп китте.
— Әйдәгез, рәхим итегез.
Аннан соң ул, сул як ишеккә корылган чаршауны ачып, Гафурига кунак барлыгын белдерде. Бүлмәдән Гафури килеп чыкты һәм ачык йөз белән:
— Югалган кеше килеп чыккан бит, нишләп болай озак килми тордың? — дип каршы    алды. Мин башта, уңайсызланып, ничек   итеп    акланырга белмичә,    сүзсез калдым. Тик сул яктагы кечкенә бүлмәгә    кереп утыргач кына сүз башлап, элек гафу үтендем, соңрак болай озак килә алмый торуның    үземнән булмаган    сәбәбен сөйләдем. Минем борчылуым йөземә бәреп чыкты булса
кирәк, Гафури миңа   карап    алды да,   тавышына бераз йомшаклык биреп, болай   коры   кыйланган   өчен гафу үтенгән сыман:
— Тәмәке өчен түгел, үзеңнең болай    озак күзгә күренми йөрүең өчен борчылдым, — дип көлемсерәде.
Аннан, өстәлдә тәртипсез яткан кәгазь кисәкләрен җыештыргалады да, үзенең хәзер керәчәген әйтеп, бүлмәдән чыгып китте. Ул чыгып китүдән файдаланып, мин бүлмәнең эчен күзәттем. Бүлмәдә кечкенә бер гади язу өстәле, берничә утыргыч һәм китап шкафыннан башка нәрсә юк иде. Бүлмәнең күләме шулардан артык җиһазны сыйдырырлык та түгел иде. Өстәлдәге язу приборлары һәм бүтән нәрсәләр бу почмакның Гафуриның эш бүлмәсе икәнлеген күрсәтеп тора иде. Гафури, бүлмәгә кире әйләнеп кергән чакта, мине китаплары күп булмаган шкаф янында басып торган хәлдә күрде. Ул, керү белән миңа игътибар итмичә, туры өстәл янына килде. Языла башлаган ягы аска капланып куелган бер кәгазь кисәген алды да, ашыгычлык белән нәрсәдер өстәп сызып куйды. Бу минутта мин шагыйрьнең иҗат эшен бүлдерүемнән уңайсызланып калдым. Гафури минем болай басып торуымны күргәч, әллә үзенең китапханәсе бай булмаганнан уңайсызланды, әллә миндә хата караш барлыкка китермәс өчен искәртеп куярга ашыгып: — Минем шәкертлек чагыннан бирле җыелган бай гына китапханәм, барлык архивым белән, 1915 елның җәендә булган пожар вакытында янып һәлак булды, — диде.— Шуннан бирле китапка бөтәеп булмый әле. Эшкә бәйле кирәкле материалларны, әдәби яңалыкларны шәһәрнең Аксаков исемендәге китапханәсе аркылы файдаланам, — диде.
Ул, юлдан килгән берәүне көтеп алган кеше төсле, башында өлгереп барган шигъри образларны кәгазьгә төшерергә иткән кыяфәт белән өстәле янында басып калды.
Мин моннан тизрәк чыгып китәргә карар иттем. Гомердә беренче мәртәбә шагыйрь өенә килеп, аның эшен бүлдергәнлегем өчен үз-үземне эт итеп әрли башладым. Килгәч, Гафури белән фикер алышырга дип алдан хәзерләп йөргән мәсьәләләр, читлекне ачкач берсе калмый югалган кошларсымак, баштан чыгып очтылар. Хушлашып чыгып китәр өчен авыз ачарга өлгермәдем, ак яулыкның очларын бәйләмичә генә колакларына кыстырып куйган Зөһрә ханым ишекнең чаршавын ачты да: — Гафури, әйдәгез, чәй әзер, — диде. Зөһрә ханымның шулай дип мөрәҗәгать итүе минем өчен бик сәер тоелды. Чөнки безнең халык арасында хатыннарның тормыш иптәшләренә шулай фамилиясе, белән эндәшкәнен ишеткәнем юк иде.
Мин китәр өчен никадәр генә тарткалашып карасам да, Гафури ихтыяр бирмәде: җитәкләгәндәй итеп, мине залга алып чыкты. Залга барып керү белән борынга кыздырылган май исе ярып керде. Чәй хәзерләнгән һәм зур сары самовар чыжылдап торган өстәл янына барып утыргач, сүзгә башлаганчы, ашханә хезмәтен үтәгән бу бүлмәнең эченә күз йөртеп чыктым. Монда да, Гафури утырган бүлмә эче кебек үк, гадилек күзгә бәрелеп тора иде.
Егермедән артык шигырь җыентыклары язган һәм бу әсәрләр әллә ничә нәшрият тарафыннан әллә ничә исем астында күп тиражлар белән бастырыла торган, дәреслекләргә кергән бер зур шагыйрьнең тормышын күз алдына болай итеп китермидер идем мин. Өстәлдә телемләп майда кыздырылган икмәктән башка сый юк иде. Болар барысы бергә җыелып, без күптән җыелышып укыган «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясендәге тормышны искә төшерделәр. Ул чакта әле миңа, бу хәлнең барлык сәбәпләре һәм серләре аңлашылып җитмәгәнгә күрә, күренешне башка сыйдырырга мөмкин түгел иде.
Чәй янында да әһәмиятле мәсьәләләр кузгатылмады. Бер уңай белән Зөһрә ханым Тукайның, хәзер хәтеремдә калмаган, дүрт юл шигырен әйтеп куйгач, Гафури көлемсерәде дә:
— Минем Зөһрә Тукайны, мине яратканга караганда да, ныграк ярата. Сөйләшкән чакта муллалар коръан сүзе китерсәләр, Зөһрә Тукай шигырен    китерә, — дигән иде, Зөһрә ханым эчкерсезлек белән    кычкырып көлде, аннан соң кыю тавыш белән, җитди рәвештә:
— Чөнки Тукай барлык    шагыйрьләрдән дә зуррак шагыйрь, — диде.
Гафури Зөһрә ханым сүзләренә каршы җавап кайтармады. Чөнки ул, минем сизенүемчә, бу минутта инде бөтенләй икенче бер нәрсә белән мәшгуль иде. Җитмәсә тагын, тәмәке алырга чыгу сылтавы белән, тагын да үз бүлмәсенә чыгып, язу өстәле ялына барып нидер эшләп килде. Ул чыгып киткәч, мин эчемнән: «Әһә, бу тагын да теге кәгазьгә берничә юл шигырьне язып килә инде», — дип уйладым. Шуңа күрә дә, безнең янда Гафури үзе утырса да, йөрәге белән ул һәрвакыт теге кечкенә бүлмәнең кечкенә өстәлендә тәмамланмыйча яткан шигырь янында иде.
Чәй өстәле янында мин урындыкта түгел, энәләр өстендә утырдым. Эчкәнем — чәй, ашаганым — аш булмады. Үземнең борчылуымны мөмкин кадәр яшерергә тырышып, китәргә ашыктым. Элек, мәшәкатьләнеп чәй эчерүе өчен Зөһрә ханымга рәхмәт әйттем. Аннан соң, килеп вакытын биләгәнем өчен, Гафуридан гафу үтендем дә чыгып киттем.
Урамга чыккач, Гафури, теге миңа күрсәтмичә каплап куйган кәгазьләрне кире әйләндереп, яңа баштан укып чыккандыр да, өзелеп калган шигырьне ялгап, ашыга-ашыга язып киткәндер, дип уйладым.
Хәзер инде Мәҗит Гафурины теләсәң көн саен күрергә мөмкин. Моның өчен сылтаулар бик күп. Ләкин һичбер төрле сылтау эзләп йөрергә кирәк түгел. Ул үзеннән-үзе килеп очрый. Беркөн шулай, 1917 елкың көзендә, учредительное собраниегә сайлау хәзерлекләре буенча Караякуп волосте авылларында йөреп һәм «Туктагыз!» дигән шигырьне язып килдем дә, Галимҗан Ибраһимов редакторлыгында чыга торган «Безнең юл» газетасы редакциясенә бирергә кердем. Бу минутта Мәҗит Гафури редакциянең секретаре Фәрхи Әхметов белән сөйләшеп утыра иде. Шул вакыт Фәрхи Әхметов миңа:
— Сине Галимҗан Ибраһимов эзли. Хәзер үк аның квартирасына барып чык. Ул өендә эшләп утыра, — диде һәм адресын бирде.
Редакциядән без Мәҗит Гафури белән бергәләп чыгып киттек. Юлда мин аңа авыл хәлләрен сөйләп бардым. Гафурины типографиягә чаклы озатып куйдым да, Галимҗан Ибраһимовка киттем. Бу квартирада инде мин Бабич белән берничә тапкыр булган идем.
Барып Галимҗан Ибраһимовның ишеген ачу белән, керергәме, кермәскәме дигән сыман итеп тукталып калдым. Чөнки зур гына бүлмәнең эче төтен белән тулган иде. Белмим, анда күмәкләшеп төн буе тартып чыкканнар, белмим, Галимҗан Ибраһимов үзе, шулай тарта-тарта төн йокламый эшләп утырган?
Галимҗан Ибраһимов бүлмә уртасындагы өстәлгә күкрәге белән ята биреп утырып алган да тар гына итеп киселгән озын кәгазьгә яза да яза. Бу минутта аның бүлмәсенә әллә кемнәр килеп керсә дә күрерлек һәм игътибар итәрлек түгел. Менә тәмәкесе сүнде. Шулай утырып каткан көенчә, почмактагы тумбочка өстеннән шырпы барып алды да, язуында дәвам итте. Бары тик бер башы идәнгә тиеп торган кәгазьне язып беткәч кенә башын күтәрде, аннан миңа әйләнеп карады һәм:
—    Нигә анда басып торасың, узып утыр, —диде.
Килгән чакта мин аның шулай үзен күрергә кушуының мәгънәсен ничек тә аңлый һәм нәрсәгә юрарга да белмәдем. Утырып сөйләшә башлагач та ул иң элек авыл хәлләрен сорашып алып китте. Мин аңа безнең авыл базарында учредительное собраниегә сайлау буенча төрле партияләр тарафыннан күрсәтелгән кандидатларның исемлекләре белән булган вакыйганы сөйләдем. Чөнки шул базарга җыелган халык татарның эре буржуазиясе тарафыннан сайлауга куелган һәм кандидатлары алпавытлардан һәм кадетлардан торган беренче номерлы исемлекләрне куптарып ташлап, аның урынына сул социалист-революционерлар исемлеге булган өченче номерлы исемлекне ябыштырып куйганнар иде.
Галимҗан Ибраһимов бу хәбәрне бик зур канәгатьләнү белән тыңлады һәм крестьян массаларының политик аңнары үсә барганы өчен сөенде. Шуннан соң мин аңардан ни өчен чакыруын сорадым һәм «Безнең юл» редакциясенә шигырь биреп килгәнлегемне әйттем. Галимҗан Ибраһимов, нәрсә турындадыр уйлангандай итте дә, елмаеп миңа таба әйләнде һәм һичбер көтмәгәндә:
— Син нигә алай төрле газеталарда язышасың? Бер карасаң,   синең     шигырьләрең     Шәһит     Әхмәдиевнең «Аваз»ында, икенче карасаң «Тормыш»та,    өченче карасаң Әхмәт Хәбибинең   «Алга»сында   басылып   чыгалар, диде. Моңа каршы һичбер уйламастан:
— Минем өчен кайда    басылып    чыксалар да барыбер, нигә, ярамыймыни? — дидем мин   берникадәр һаваланыбрак.
— Юк, ярамый шул, — диде ул тавышына   җитдилек төсе биреп, — чөнки   һәрбер    газетаның   сәяси   мәсләге була. Үзеңнең мәсләгең нинди газетаның мәсләгенә туры килсә, шул газетага гына язышырга кирәк.
Минем мондый сүз һәм киңәшне һичкемнән ишеткәнем юк иде әле. Шул сәбәпле Галимҗан Ибраһимовның бу сүзләре, безнең кебек яшьләр өчен, һәр җәһәттән дә яңалык иде.
Шуннан соң ул минем өйләнү мәсьәләсенә кагылды. Минем карашымча аның мондый бик шәхси бер эшкә кысылуы, башта, урынсызрак бер бәйләнү кебек булып тоелды. Шунлыктан мин бу мәсьәлә буенча да, яшьлек горурлыгына таяныбрак сөйләштем. Ләкин ул һаман да үз карашын алга сөрде һәм:
—    Яшь шагыйрьгә, әле камил формалашып һәм өлгереп җитмичә торып, үзенең язмышын семья ыгы-зыгысына бәйләргә ярамый. Бөтен мөмкинлекләрне бары тик иҗади эшләргә генә файдаланырга кирәк, — диде.
Моңа каршы, әлбәттә, бәхәсләшергә мөмкин түгел иде. Шулай булса да, мин үз карашымны һәм үз язмышымның үзенчәлекләре турында әйтмичә кала алмадым.
—    Дөрес сүзгә җан фида, Галимҗан абзый. Ләкин һәрбер кешенең табигате бертөсле  түгел   бит.  Сез үзегезгә карап кына    хөкем    итмәгез. Сез    әйткәнчә яшәү һәрбер язучы өчен дә туры килеп бетмәскә мөмкин. Шул сәбәпле мин өйләнергә тиеш таптым. Киресенчә, өйләнми йөрсәм    тормышымны да,   иҗатымны да   оештыра алмам кебек тоелды, дидем.
Галимҗан Ибраһимов минем белән сөйләшергә кирәкле тапкан азаккы мәсьәлә итеп:
—    Байтак «Галия» егетләре    әллә    кайчан фиркагә керделәр. Нигә син һаман да бу турыда уйламыйсың? — диде.
Бу вакытта әле мин партиялелек һәм шагыйрь булган кешенең нинди булса да берәр политик партиядә член булып торуы мәсьәләсенә үземчә карый идем. Шунлыктан, Галимҗан Ибраһимовның бу соравына каршы, күземне дә йоммыйча:
—    Шагыйрьләр изелгән халыкка, гомуми кешелеккә хезмәт итәргә тиешләр. Шуңа күрә дә шагыйрьләр сәяси фиркалар  рамкасына сыя алмыйлар, дидем. Бу  минем ул чактагы карашым һәм катлаусыз күңелдән, самими рәвештә биргән чын җавабым иде.
Галимҗан Ибраһимов, иң элек, минем җавабымнан кычкырып көлде. Аннан соң, ниндидер мисаллар китереп, шагыйрьнең кеше булуын, шуңа күрә дә ул гомуми кешелек өчен түгел, бәлки нинди булса бер сыйныфның вәкиле булып хәрәкәт итәргә тиешлеген сөйләде. Әңгәмәнең азагында мин аңа тоттым да:
—    Алай булса, Мәҗит Гафури нигә бер сәяси фиркага да керми соң? — дидем.
—    Анысы аның шәхси эше, мин бит сине дә керергә көчләмим, бәлки    кызыксынып    сорашам    гына. Чөнки кеше нинди дә булса   берәр сәяси    партиягә   бары тик ышанычы белән генә керергә тиеш, — диде һәм кайдадыр китәр өчен киенә башлады.
Мин Галимҗан Ибраһимовка, болай игътибар итүе һәм кайгыртуы өчен чын күңелдән рәхмәт әйттем.

Тукай кичәсе

1913 елда Казанда татар һәм рус телләрендә чыга торган газета, журналлар шагыйрь Габдулла Тукайны каберлеккә озатыр өчен биш меңнән артык кеше җыелганлыгын зур сенсация итеп яздылар. Татар халык массаларының үз шагыйренә күрсәткән бу зур хөрмәтен тормыштагы беренче вакыйга итеп билгеләделәр.
Болар арасында кешеләрнең игътибарларын барыннан да элек, профессор Катанов тарафыннан язылган һәм «Инородческое обозрение» журналының өченче номерында басылган мәкаләсе үзенә җәлеп итте. Соңыннан бу мәкалә «Ялт-йолт» журналында да игълан ителде. Профессор Катанов үзенең бу мәкаләсендә Тукай турында түбәндәгеләрне язган иде:
—    «… Икенче апрельдә, чахотка белән авырып, татар шагыйре Тукаев вафат булды. Бу шагыйрь үзенең туган халкы арасында зур шөһрәт чыгарган кеше. Татар газеталары Тукаевны    халык    шагыйре дип    атыйлар иде. Менә шулай, алар әйткәнчә атаганда «халык шагыйре»нең вафат булуы    барлык татар    халкын    кайгыртты. Алар үзләренең хәсрәтләрен һәртөрле юллар белән күрсәтергә һәм бу вакыйганың    әһәмиятен ничек булса да күтәрергә теләделәр. Дүртенче апрельдә дәфенләү церемониясен, җеназаны озата баручы    хисапсыз    халыкны һәм мәет өстенә салынган    чиксез    венокларны күргән кешеләрнең шәһитлек итүләренә караганда, бу көн, татар халкының бөтен гомерендә, чын мәгънәсендә сирәк бер көн булды. Шагыйрьнең үлеме    бөтен халык өчен гомуми бер милли    хәсрәткә    әйләнде.    Ләкин,    шушы
Җеназаны озатып баручы биш меңнән артык халык арасында ни хәтлесе бу    шагыйрьнең   татар    халкы өчен булган әһәмиятен аңладылар икән дә, кайсылары гына мәрхүмнең әсәрләрен укыдылар икән? Моны әйтүе кыен.
Дөресе шул, татарлар, Тукаев   үлүе    мөнәсәбәте белән күтәргән шул хәтле шау-шуны мотлакан, үзләренең милли хисләрен күтәрү һәм «татарларның культуралы икәнлекләрен» күрсәтү өчен генә эшләделәр. Барлык татар газеталары мәрхүм шагыйрьнең биографиясе, хатирәләр, шагыйрәнә язылган әсәрләрнең һәм талантының кыйммәтен тәкъдир итеп язылган мәкаләләр белән тулган иде.
Россиянең төрле тарафларыннан һәм чит илләрдән, шагыйрьнең вафаты мөнәсәбәте белән нык кайгырганлыкларын аңлаткан чиксез күп хат һәм телеграммалар килеп тордылар. Бу хат һәм телеграммаларның мәгънәләре бертөрле. Алар барлыгы да Тукаев вафаты белән татарның зур бер халык шагыйрен югалтканлыкларын таныйлар».
Халык массаларының шагыйрь Габдулла Тукайга булган мәхәббәтенең оешкан рәвештә язма белдерүен миңа, бу вакытка чаклы үз күзем белән күрергә туры килгәне юк иде. Шул сәбәпле мин, шагыйрьнең үлүенә биш ел тулу уңае белән, Уфаның «Новый клуб» театры бинасында Тукай кичәсе уздырылачагын хәбәр иткән афишаларны кабат-кабат укымыйча булдыра алмадым. Гомумән, Уфада Тукайга багышланган мондый махсус кичәләрнең булганлыгы хәтеремдә юк иде минем. Җитмәсә тагын афишалар бу кичәгә Тукайның замандашы һәм дусы шагыйрь Мәҗит Гафуриның катнашачагын да вәгъдә итәләр. Шунлыктан, әдәбиятка, поэзиягә әз генә булса да мәхәббәт асраган кеше бу кичәдән мәхрүм калырга тиеш түгел иде.
1918 елның 25 январенда без «Новый клуб» залында «Галия» мәдрәсәсендәге «Милли көй, сәхнә һәм әдәбият түгәрәге» файдасына өч бүлектән торган зур кичә үткәрдек. Кичәнең беренче бүлегендә вакытсыз үлеп киткән яшь шагыйрь һәм драматург Әкрәм Галимовның «Май мәсьәләсе» дигән бер пәрдәлек комедиясен куйдык. Бу пьесада мин төп образ булган Гариф мулла ролен башкардым. Икенче бүлектә шигырьләр сөйләдем. Җыр һәм музыкадан торган өченче бүлектә хор һәм кыллы оркестрда катнаштым. Бу кичә өчен Мәҗит Гафури белән Зөһрә ханымга билетлар илтеп бирдем. Аларны иң кадерле кунаклар урынына утырттык.
Мәдрәсәнең музыка укытучысы Вильгельм Клименц татар-башкорт, казакъ һәм Кырым укучыларыннан аерым хорлар оештырган иде. Бу кичәнең программасына без, яңалык итеп, казакъ һәм Кырым татарларының да җырларын керткән идек. Татар һәм башкорт җырлары өстенә Уфа сәхнәсендә казакъ җырларының яңгыравы Мәҗит Гафурига бик ошады. Ул, үзе бик яратып җырлый торган «Сауләм», «Каратургай» һәм «Ахау сими»ны бик яратып тыңлады һәм кабатлап башкаруны сорады. Кичә тәмам булгач, Мәҗит Гафури сәхнә артына кереп, безгә рәхмәт әйтеп чыкты.
Бу кичә турында газеталарда яхшы рецензия чыкты… Аеруча аның хор һәм кыллы оркестр тарафыннан башкарылган номерларын мактап яздылар. Шуннан сон мәдрәсәнең кыллы оркестрын төрле кичәләргә һәм тантаналарга чакыра башладылар. Чөнки музыка белгече В. Клименц татар һәм башкорт көйләрен хор һәм оркестр белән башкаруда бик күп яңалыклар кертеп җибәрде. Хор һәм оркестр белән башкаруда әлегә чаклы дәвам итеп килгән примитивлыкларны бетерү юлында бик күп көч салды.
Шушы елларда Уфада оештырылган «Әдәбият һәм музыка җәмгыяте»ндә Тукай кичәсен үткәрү мәсьәләсе кузгалып, программа төзелә башлагач, Мәҗит Гафури «Галия»нең кыллы оркестрын чакырырга тәкъдим ясаган.
Менә шуның нәтиҗәсендә, эш көткәннән дә артыграк килеп чыкты. Чөнки    кичәне    оештыручылар    «Галия» мәдрәсәсенең кыллы оркестрын Тукай кичәсенә катнаштырырга сорап дирекциягә мөрәҗәгать иттеләр. Мондый изге эштән кеше баш тартырга мөмкин түгел бит инде. Бу чакыруны бик зур канәгатьләнү белән каршы алдык. Шунлыктан миңа һәм  иптәшләремә, бу   кичәдә    коры тамашачы булып кына түгел, бәлки шушы   оркестрның мандолинада уйнаучы бер  музыканты буларак,  катнашырга туры килде. Алай гына да түгел әле, кичәне без Заһидулла Яруллинның мәгълүм «Тукай  маршы»н уйнап ачып җибәрдек.
1918 елның 2 (15) апрелендә кичке сәгать сигез булуга «Новый клуб» бинасының тамашачылар залы шәһәрнең алдынгы интеллигенциясе — укытучылары, укучылары, эшчеләре һәм солдатлары белән тулды. Зур Шагыйрьне шулай хөрмәтләп искә алу кичәсе белән Тукайның Уфага үзе килеп Гафурины күреп киткән көннәре арасында, нибарысы алты гына еллык вакыт сузылып ята иде. Шунлыктан, бүген Уфада Тукайга күрсәтелгән хөрмәт биеклегеннән торып караганда, ул килеп киткән көннәрдә аңа булган мөнәсәбәтләр бөтенләй бер кыргыйлык булып күренде.
Бу кичә — Октябрь революциясен ясап властьны үз кулларына алган эшче-крестьян массаларының Тукайга булган ихтирамының гәүдәләнеше иде. Шуның белән бергә, бу кичә Октябрь революциясеннән соң узган биш айлык бер вакыт арасында барлыкка килгән зур үзгәрешнең нәтиҗәсе булып та чагылды.
Өч бүлектән торган кичәнең беренче бүлегендә Сәгыйть Сүнчәләйнең «Музыкант» исемле бер пәрдәлек пьесасы уйналды. Икенче бүлектә Тукай әсәрләре башкарылды һәм аның турында истәлекләр сөйләнде. Өченче бүлектә җыр һәм музыкаль номерлар башкарылды. Кичәдә төп башкаручылар булып «Нур» труппасы артистларыннан С. Гыйззәтуллина-Волжская, Г. Казанский, Ш. Шамильский, 3. Баязидскийлар һәм һәвәскәрләрдән: 3. Хәбиров, X. Уразаев һәм К. Сәгъдиевләр катнаштылар. Җыр номерларын Уфа скрипачы Хәлил тегүченең кызы яшь җырчы Әминә Бахтизина, музыка номерларын «Галия» мәдрәсәсенең В. Клименц җитәкчелегендәге кыллы оркестр башкарды. Җыр һәм музыкаль номерлар өчен Тукай тарафыннан яратылып тыңланган «Әллүки», «Уел», «Салкын чишмә», «Дүдәк» һәм «Былбылым» кебек көйләр башкарылды.
Тукай турындагы истәлекләр белән, М. Гафури, С. Сүнчәләй һәм 3. Баязидскийлар чыктылар. Шагыйрь С. Сүнчәләй Тукайның үзенә язган бик күп хатларын укыды. Бу истәлекләр арасында тыңлаучыларның игътибарларын үзенә җәлеп иткәне Мәҗит Гафури истәлекләре булды. Аның Тукай турындагы бу истәлекләре, әлбәттә, яңа нәрсәләр түгел иде. Чөнки ул үзенең бу истәлекләрен, элек 1914 елда «Ил» газетасының Тукай үлүгә бер ел тулуга багышланган номерында бастырып чыгарган иде. Бүген ул шушы истәлекләр нигезендә сөйләде. Шулай булуга да карамастан, бу истәлекләр бүгенге публика өчен өр-яңа истәлек иде. Шуңа күрә дә алар бүген бөтенләй икенче төрле булып яңгырадылар. Чөнки Гафури аларны икенче шартларда, икенче югарылыктан, икенче трибунадан торып, икенче тавыш белән сөйләде. Ул чагында Гафури «Ил» газетасында әйтергә мөмкин булмаган һәм үзе дә әйтә алмаган сүзләрне әйтте бүген. Чөнки ул бүген Россиядә Бөек Октябрь    тудырган    тарихи    үзгәрешләр,    революцион шартлар яктылыгында торып уйлый һәм сөйли иде.
Мәҗит Гафури, барыннан    да бигрәк, Тукайны эксплуатацияләгән татар милли буржуазиясенең кабахәтлекләрен һәм аларга сатылган    интеллигенциянең икейөзлелеген фашлады. Бу    кешеләрнең    Тукай    иҗаты, Тукай исеме белән сату итүләрен һәм халыкның күзен буяр өчен, моннан соң да шулай маташачакларын фактлар белән ачып салды. Моңа мисал итеп ул, 1912 елда җәяүләп йөри  алмаслык хәлгә    төшеп  Уфага    килгән Тукайны йөртергә  атларын бирергә кызганган байларның, шагыйрь үлгәч кайгы   телеграммалары   җибәргән булып, крокодил яше түгүләрен сөйләде. Шуның белән бергә, бу байларга сатылган һәм аларның җырларын җырлаган кайсыбер шагыйрьләрнең, Тукай турында мәкаләләр,  истәлекләр язган булып,    аны    сөйгән халык алдында шагыйрьнең дәрәҗәсен төшерергә маташулары һәм үч алулары турында искәртү ясады.
Җыелышларда күп сөйләргә яратмый торган Мәҗит Гафуриның бу кичәдә ясаган чыгышы Тукайны вакытсыз һәлак иткән стройга, милли буржуазиягә һәм аларга намусларын саткан интеллигенциягә карата эшче-крестьян халкының хөкем карары кебек булып яңгырады. Бу кичә яшьләргә Тукайны яңача укырга һәм аңларга ярдәм итүче беренче адым булды.

Күгәрчен күзе чәчәк атканда…

1918 ел. Июльнең соңгы атналары. Кояш нурларына чумган җәйге көн. Төн буена суынырга өлгермәгән һава, кояш болытсыз күккә күтәрелгән саен, бөркүләнә бара. Елга буендагы талларга кунып сайраган сандугачларның таңгы җырын күккә чөелгән тургай моңы, вак кошларның чыр-чуы алыштырды. Мин төн буена ачык торган тәрәзә алдындагы кечкенә өстәлдә, әнинең чәй эчәргә чакырганын да ишетмичә, иртәдән бирле эшләп утырам.
Шул вакыт тау арасыннан чылтырап аккан чишмә тавышын хәтерләтеп, каяндыр кыңгырау тавышы ишетелде. Тавыш торган саен көчәйде, якынайды. Ул да түгел, этләр өрүе белән аралашкан бу тавыш ачык капкадан өермә төсле безнең ишек алдына килен керде. Мин, нәрсә булганын аңламыйча, тәрәзәдән башымны тыгып,    ишек    алдына    карадым.    Аннары    тышка йөгердем.
Шлеялары көнгә каршы көмеш кебек елтырап торган, кыңгыраучыклар белән бизәлгән берсеннән-берсе матур өч алмачуар, киң көймәле арбаны дыңгырдатып, ишек төбенә килеп туктады.
Бу серле көймәнең кайдан килеп керүен төшенмичә, килүченең кемлеген белергә сабырсызланып торганда, һич көтмәгәндә арбадан ялт итеп Мәҗит Гафури килеп чыкты. Ул, ишек төбендә минем аптырап басып торуымны күрү белән, көймә эчендәгеләргә:
— Әйдәгез, төшегез, уңышлы юлга чыкканбыз, үзе дә өйдә икән, — диде шатланып.
Ул да булмады, арба көймәсе эченнән Зөһрә ханым белән Әнвәр килеп төште. Биленә елтыравыклы металл төймәләр тезелгән киң каеш буган извозчик ярсулары басылмаган атларын келәт ышыгындагы күләгәгә илтеп туктатты да, кузладан җиргә сикерде. Атларның ап-ак күбеккә төшеп тирләүләре аларның бик шәп килүләрен күрсәтеп тора иде.
Гафуриның тройка җигелгән шушындый яхшы арбага утырып килүен күргәч, кылт итеп аның Тукай Уфага килгән еллардагы язмышы хәтергә төште. Ул вакытта Гафури үзенең авыру шагыйрь дустын утыртып йөртерлек материаль мөмкинлектән мәхрүм булган. Үзләрен халык мәнфәгатен яклаучылар итеп күрсәтергә тырышып, милли маскага төренгән Уфа байлары Тукайны утыртып йөртергә ат бирмәгәннәр. Бүген Гафури, Уфаның беренче кул извозчигына утырып, авылга китеп бара…
Безнең семья членнарының, әни белән миннән башкалары, кайдадыр эшкә китеп беткәнгә, өй эче тыныч һәм тын иде. Көтелмәгән кадерле кунакларның ничек болай килеп чыгуларын белергә теләү уе астында:
— Әйдәгез, өйгә рәхим итегез, — дидем. Алар өйгә кергәч, озак тормадылар, әни белән    исәнләшеп   таныштылар да, ишек алдына юынырга чыктылар. Шул арада урам капкасыннан чыгып, тирә-якка күз    ташлап алырга өлгергән Гафури кое янына килде дә:
— Отпуск алдым. Без Дим буена    Күчем    авылына хәл җыярга китеп барабыз. Самовар кайнаганчы, әйдә, икәүләп кырдан әйләнеп кайтыйк, — диде.
Минем гомер эченә бер килеп чыккан кадерле кунакларны тиз генә җибәрәсем килмәде, хәл җыеп китәргә киңәш бирдем. Гафури атларны озак тотарга ярамаганлыгын белдерде, әгәр инде кунак итәргә теләгем бик зур булса, аларның ерак түгеллеген әйтте. Барып урнашкач, килеп китәргә вәгъдә бирде.
Без сукмак буйлап басу киртәсе буендагы кырга чыктык. Бер ягы кызыл ярлы ерганак белән чикләнгән басу өсте, ярты чакрымга сузылып, су буендагы таллыкка барып тоташа. «Киртә буе» дип йөртелә торган бу урын — күм-күк булып, күкрәп чәчәк аткан күк күгәрчен күзе белән капланган иде.
Гафури күзнең явын алып торган кыр уртасына басты да, ике кулын бердәй күккә күтәреп, шатлыклы һәм күтәренке тавыш белән:
Гакыл хәйран  булыр  моннан,
Моны соң кемнәр үстергән.
Көмеш, энҗе һәм алтыннан
Матур бер төсләргә кергән.
Боларга кем сибәдер су.
Боларны монда кем чәчкән.
Фикер итсәң гаҗәптер бу,
Болар бары  ничек үскән..  —
дип сөйләп китте.
Без чәчәклеккә сузылып яттык. Гафури хуш исле үләннәрне учлап алды да, исни-исни уйга калды. Аннан кинәт миңа күтәрелеп карады һәм сак кына:
— Беләсеңме, мин отпуск алырга мәҗбүр булдым,— диде. — Чөнки Уфага чех-словак бандасы килә. Мин хәрби серләрне белмим. Ләкин иптәшләр миңа Уфадан читкә китеп торырга киңәш бирделәр… Үзең беләсең, кыш көне дә мин, контр Гаяз Исхакиның пычрак лекциясеннән демонстратив рәвештә ташлап чыгып киткәч, шау-шу басылганчы яшеренеп яттым. Шул сәбәпле хәзер берәр ай Дим буенда ятарга булдык. Милли идарә калдыклары да хәзер үк шомлы кыяфәт белән йөри башладылар. Бу извозчик безнең Уфадан китүнең серен белми, шуңа күрә аның алдында бу хакта сөйләшергә ярамый. Әллә нинди кеше булып чыгуы мөмкин. Безнең бу якка киткәнне печатник Гали белән Зөһрәнең абыйсы Нуретдиннан башка бер кеше дә белми.
Безне чәй эчәргә чакырдылар. Өйгә кергәндә, сәкегә табын хәзерләнгән, әни үз байлыгындагы барлык сыйны ашъяулыкка китереп куйган иде. Альбомдагы рәсемнәрне карап утырган Зөһрә ханым, үзенә генә хас кискен һәм күтәренке тавыш белән:
— Кара әле, Гафури, Харисның рәсеме нишләп монда килеп кергән, — диде. Аның бу сүзләре Мәҗит абзыйның игътибарын үзенә тартты. Ул да рәсемгә карап алды һәм, исенә төшереп:
— Нигә,  аның бу авылда укытучы булып торганын оныттыңмыни? Шул чакта биргәндер, — диде.
Гафуриның шул сүзләрне әйтүе булды, минем хәтеремә 1912 елда Харис Үтәгуловның безнең авылда укытучы булып эшләве һәм Мәҗит Гафурины кунакка чакыруы килеп төште. Шатлыктан үземне үзем онытып, кычкырып көлеп җибәрдем. Аннан соң вакыйганы сөйләп бирдем. Алар, көлешә-көлешә, чәй эчтеләр. Көтмәгән бу хәтерләү чәй табынының гомерен озакка сузды. Шул уңай белән, чәйдән соң, Мәҗит абзый әһәмиятле бер вакыйганы сөйләп ташлады.
Вакыйга, чыннан да, укытучы Харис сөйләгәнчә булган икән. Нәкъ шул Самар губернасы Бөгелмә өязе Тымытык авылының Гадилов фамилияле провокатор мулласы, Мәҗит Гафуриның «Яшь гомерем», «Милләт мәхәббәте» җыентыкларына бәйләп, жандарм управлениесенә донос биргән. Гафуриның бу җыентыкларын конфисковать иткәннәр, өстеннән суд материаллары төзеп, тикшерү башлаганнар һәм Уфа губернасыннан читкә чыгып йөрмәү шарты белән полиция надзоры астына алганнар.
Шушы вакыйгалардан соң Гафури политик темага «Хариталарга карап» дигән бер очерк язган да Казанга «Йолдыз» газетасы редакциясенә җибәргән. Патша цензурасы очеркны, ул чактагы дәүләт строе өчен зарарлы табып, басарга рөхсәт бирмәгән. Шуннан соң газетаның сотруднигы Галиәсгар Камал тоткан да цензура кызыл кара белән сызгалап, пычратып бетергән очеркны Гафуриның үзенә кире кайтарган һәм сак торырга кушып хат язган.
Полиция надзоры астында яшәүдән котылып җитәр-җитмәс, безнең авылга кунакка барырга хәзерләнеп йөргән вакытта килеп чыккан бу вакыйгага Гафури, әлбәттә, бик җитди төс биреп караган. Аның өстенә бу көннәрдә Уфада тентүләр һәм кулга алулар бик еш була башлаган. Җитмәсә тагын, я Дума депутаты Сәлимгәрәй Җантуринның өендә булган тентү вакытында Гафуриның әдәбият кичәсендә таратыр өчен цензура рөхсәтеннән башка бастырылган «Телеңне кисәрләр» исемле шигырьнең 50 данәсен конфисковать иткәннәр икән.
Казаннан кире кайткан очерк Зөһрә ханымны,  боларның барына караганда да, ныграк куркыткан. Алар очеркны утка ягарга кызганганнар, өстәл астында сакларга курыкканнар. Шулай, нишләргә белмичә, аптырап торган чагында, Зөһрә ханым якында гына яшерер урын тапкан. Гафури үзе дә Зөһрәнең киңәшен мәслихәт күргән. Алар очеркны стенага    ябыштырылган    кәгазьнең куышланып купкан һәм ертылган бер җиреннән,  стена белән ике арага төшереп җибәргәннәр. Купкан кәгазьне җилем белән ябыштырып    та    куйганнар.    Очеркны яшереп бетергәч, Гафури читкәрәк китеп баскан да:
— Моны хәзер полиция агентлары гына түгел, шайтаның үзе килеп эзләсә дә таба алмас, — дип көлгән. Шулай булса да көтелмәгән бу вакыйга Гафурины безнең авылга кунакка барудан туктатырга җитә калган. Шулай сөйләшеп утырган чакта, миңа Уфадан, күптән түгел укытучылар курсына укырга киткән иптәшем Мәгъфурәдән хат алып кайтып бирделәр. Хатта курсның ябылуы, ир курсантларның күбесе Кызыл Армия сафына ирекле булып китүләре турында язылган иде. Мәгъфурә   үзен тизрәк алып кайтуны сораган иде.
— Димәк, вакыйгалар кискенләшә, — диде Гафури. — Без вакытында чыгып киткәнбез. Нигә соң без Мәгъфурәнең анда икәнен белмәдек икән, үзебез белән генә алып кайткан булыр идек. Мондый начар чакта сиңа шәһәргә барып йөрү мәшәкате булмас иде.

Буталчык көннәрдә

Мин хәзер үк иптәшем Мәгъфурәне алып кайтырга Уфага китәргә булгач, Мәҗит Гафури «Шәрык» типографиясенең мөдире Закир Субеевка, ниндидер онытылып калган йомышлары турында хат язды. Хәтерем ялгыштырмаса, ул хатта сүз Гафуриның типографиядә басылып яткан «Янган йөрәк» исемле шигырьләр җыентыгы турында бара иде.
Мин, Гафуриларны озату белән үк, Яһүдә абзыйның Җирән биясен җиктем дә, юлга чыктым.
Бу көннәрдә Уфаның һавасы артык куерган һәм кызган, шуның белән бергә, политик хәлләр бик кискенләшкән иде.
Икенче көнне Мәҗит Гафуриның хатын Закир Субеевка тапшырганнан соң, «Галия» ишек алдындагы атны җигеп, Уфадан тизрәк китәргә ашыктым. Уфимский урамнан кайтып барган чакта элекке танышым Афуз Мортазаев очрады. Ул Кырымнан «Галия»гә укырга килгән һәм революциядән соң шәкертләр хәрәкәтенең актив бер эшчесе булып киткән, аннан соң «Ирек» һәм «Безнең юл» газеталарының редакцияләрендә эшләп, Кырымга кайтмыйча Уфада калган иде. Без аны Афуз дип кенә йөретә идек. Ул каядыр бик ашыгып китеп барган җиреннән мине күргәч, эзләгән бер нәрсәсен тапкан кешедәй шатланып, тукталды һәм гаҗәпләнгән тавыш белән:
—    Кайдан килеп чыктың һәм мондый вакытта Уфада нишләп йөрисең? — диде.
Мин Уфага килүемнең сәбәбен сөйләгәч, Афуз көлеп җибәрде, һәм бик ашыккан кыяфәт белән:
—    Алай  булгач,  сезне  бераз  туктатырга  һәм  юлыгызны бераз урауландырырга туры килә бит әле, туганкай. Бара торган җир ерак түгел. Моның өчен күп вакыт та кирәкми.  Курыкмагыз, ул  арада    гына чехлар Уфага ата да алмаячаклар    әле, чөнки алар    бу минутларда Бәләбәй тирәсендә булырга тиешләр, — дип шаяра-шаяра мине култыклап алды.
Без Аксаков исемендәге урам буйлап өскә — Успенский исемендәге урамга таба күтәрелдек. Пушкин урамына җиткәч уң якка каерылып киттек һәм Вавиловская белән Никольская урамнары арасындагы бер иске агач өйгә барып кердек, Афуз ашыгып ишек шакуга, нәрсәдәндер бик шикләнгән сыман, Уфаның мәгариф комиссары Сәлах Атнагулов килеп чыкты. Ул әле генә кырынган, бөтен өйне аңкытып одеколон сөртенгән иде һәм, нилектәндер, үз төсендә, үз кыяфәтендә түгел иде. Бик килешеп тора торган кара мыекларын кырып ташлау төсенең табигый чынлыгын бозып җибәргән. Бу хәл аны әле генә сәхнәдән чыгып гримын алып ташлаган бер артист кыяфәтенә керткән иде. Шулай да бу чаралар аны танымаслык ук итеп үзгәртә алмаган.
Афуз Мортазаев миңа сөйләргә дә ирек бирмәде. Минем Уфага килеп чыгуның тарихын үзе сөйләп бирде, ә Атнагулов аңа бик серле итеп карап алганнан соң җитди тавыш белән:    
— Озын сүзнең кыскасы шул, — хәзер озак һәм озын сөйләшергә вакыт юк. Безгә дә Мәҗит Гафури юлыннан сезнең якка таба китүдән башка чара калмады. Калганын юлда яки сезнең авылга баргач сөйләшербез. Син бар, хәзер үк юлга чык. Менә сиңа бер амәнәт. Шуны үзең белән ал һәм югалтма: чөнки ул безгә бик кирәк нәрсә. Аның нәрсә икәнлеген кайткач күрерсең. Безнең бер кечкенә чемоданнан башка йөгебез юк. Хәзер без Афуз белән шул чемоданны алып, пикникка чыккан кешеләр рәвешендә Идел буена төшеп көймәгә утырабыз да, теге якка чыгабыз. Син Цыганская полянаны үтеп урманга җиткәч, йоклаган кызларны уятырлык итеп, бик яман сызгырырсың. Кирәк булса, кычкырырга да ярый. Шул вакыт без, ялт итеп куак арасыннан килеп чыгарбыз да, урман юлы белән, җырлый-җырлый Келәш авылына таба сәфәр тотарбыз. Димәк, без икәүләшеп сиңа кунакка барырбыз булып чыкты. Син шуннан башка бернәрсә белмисең, — диде.
Шул сүзләр безне хәрәкәткә китерделәр. Сәлах Атнагулов белән Афуз, шунда ук, Идел буена төшәргә җыена башладылар.
Мин исә иптәшем Мәгъфүрә белән юлга чыгып та киттем. Цыганская полянаны үткәч Уфа юлы икегә аерыла. Уң якка карый торган юлны халык арасында: Казан юлы, сул якка китә торганын — Оренбург юлы дип йөртәләр. Без сул якка таба аерылган юл белән киттек. Атнагулов әйткән урманга керү белән мин арбага басып, башта бераз тартыныбрак, аннан соң, җавап-фәлән булмагач, көчәнебрәк сызгыра башладым. Болай сызгыру да нәтиҗә бирмәгәч, ике кулны бердәй торба ясап кычкырырга тотындым. Ләкин кычкыру да максатка ирештермәде.
— Бәлки, килеп    җитмәгәннәрдер әле, — дигән фикергә килдек тә бераз көтәргә булдык. Көтүнең дә бер чиге бар бит инде. Болай да булмагач, чынлап шикләнә башладык. Үзара сөйләшә торгач әллә нинди шомлы уйларга төшеп беттек. Азактан: димәк, эшләр яхшы түгел. Кем белә, бәлки дошманнар аларны күзәтеп торганнардыр да,    качып китә башлаганнарын    күргәч,   эләктереп    алганнардыр…  — дигән уйга килдек.
Шулай булса да, күңел эшнең начар яклары белән ризалашырга теләми. Үзебез атны әкрен генә алга атлатабыз, үзебез һаман артка әйләнеп карыйбыз. Без көткән кешеләр, ашыга-чаба атлап, безгә туктарга ишарә итә-итә килеп чыгарлар төсле булып тоела да тора.
Без атны ничаклы гына әкрен атлатырга тырышсак та, ул барыбер безне алга таба алып китте һәм очрашырга вәгъдәләшкән җирдән ераклаштыра бирде. Шул вакыт Мәгъфүрә, бик нечкә булса да өмет җебенә тотынып:
—    Кара әле, бәлки безне көтеп тору бик озак төсле булып тоелгандыр да, җәяүләп булса да, атлый торырга булганнардыр, — диде.
Бу сүзләр безне шомлы һәм күңелсез уйлар караңгылыгыннан өмет кояшы балкыган акланга китереп чыгаргандай итте. Шуннан соң, дилбегәсен кагып, атны алга ашыктыра башладык.
Алда безнең юлыбыз тагын да икегә аерыла. Уфадан унбиш чакрым чамасы ераклыкта, юл өстендә, безнең халык телендә Ямәлкә дип аталып йөртелә торган, ә чынлыкта Нижегородка исемле бер авыл бар. Уң якка таба аерылып киткән урман юлы белән китсәң, бу авылга тизрәк барып җитә аласың. Зур юл белән барып Зубовка исемле авыл аша китсәң, юл бераз ураурак була. Соңгы вакытларда урман юлында булып үткән талау һәм кеше үтерү вакыйгалары, безне, урау булса да, дамба өстенә салынган юлдан китәргә мәҗбүр итте.
Бераз бару белән үк безгә печәнчеләр очрады. Алдагы йөкнең хуҗасы, авылдашыбыз Гайнетдин Шәфиков, безне күрү белән сикереп төште дә, туктатып Уфа хәлләрен сораша башлады. Без аңардан юл хәлләрен сорагач, ул, кулын селтәде дә:
—    Уфага килеп җиткәнче җан ишараты    очратмадык, — диде.
Бу хәбәр безнең өмет җепләрен бөтенләй өзеп ташлады. Без инде иптәшләрнең бәхетсезлеккә очраулары турындагы шикләнүләребезгә бөтенләй ышана башладык. Җитмәсә тагын үзебез белән булган бер хәл бу шомлануларны һәм борчылуларны икеләтә куертып җибәрде: Печәнчеләрне үтеп бераз баргач та, без үзебезгә тапшырылган амәнәт төргәкнең төшеп калганлыгын белдек. Бу төргәкнең нәрсәдән торуын һәм нинди бер серле төргәк булуын белмәү үзе моның өчен булган кайгыруны көчәйтеп җибәрде. Авылга кайтып җиткәнче без бу маҗараларны төрлечә ишеп, төрлечә сүтеп йөдәп беттек. Утыз чакрымлык юлны үткәнче безгә печәнчеләрдән башка бер юлчы да очрамады, арттан куып җитүче дә булмады.
Авылга кайтып, ишек алдына керү белән безнең борчылуларыбыз кинәт юкка чыктылар һәм тирән гаҗәпләнүгә әйләнделәр. Чөнки Сәлах Атнагулов белән Афуз Мортазаев сәке өстендә тез бөкләп, рәхәтләнеп чәй эчеп утыралар иде. Безнең аптырау һәм беркадәр хәтер калу катышкан соравыбызга каршы Сәлах Атнагулов, гадәтенчә, һичбер ашыкмый һәм җитдилегенә әз генә дә кимчелек китермичә:
— Безгә һичбер җирдә тоткарлык булмады. Бирәсе килгән колына чыгарып куяр юлына, дигәндәй булды да торды. Агыйдел читендә без бер генә минутка да тукталып тормадык. Көймәченең Нух пигамбәргә караганда да шәбрәге тап булды. Җитмәсә тагын ул кеше Дим буйларын бик яхшы белә торган һәм пикник эшләре белән бик әшнә булган бер балыкчы булып чыкты. Ул безгә, Агыйдел ярында тукталмаска, бәлки Дим күперен үтеп, матурлыкның эченәрәк керергә киңәш бирде. Шуның белән бергә кояшта кызыныр һәм суга төшәр өчен дә уңайлы булган комаяклы җирләргә барырга юллар өйрәтте. Хәтта, бу җирләргә үз көймәсендә алып барыр өчен хезмәтен тәкъдим итте. Ләкин, бу тәкъдимнәр, ничаклы гына матур һәм киң күңеллелекнең гүзәл үрнәкләре булмасыннар, бу минутта алар безнең өчен файдага түгел иделәр.
Шул сәбәпле без көймәдән төшкәч, Дим буендагы тирәкләр арасыннан бераз атладык та, юнәлешне бик тиз үзгәртеп, туп-туры зур юлга карый киттек. Без зур юлның уң ягындагы карама куакларына барып җиттек, шәһәр ягыннан атлы бер кеше килеп тә чыкты. Туктатып сорашкач бу юлчы үзенең Дим буендагы Иске Җапар авылыныкы икәнлеген һәм Келәш авылы аркылы кайтачагын әйтте. Бу кеше белән без бик тиз уртак тел таптык һәм сораган бәясен биреп яллап та алдык. Шуның белән бергә ул безне һәрвакыт диярлек урман арасыннан һәм Дим буйлата бара торган матур юлдан, Нижегородка, Таптыкова һәм Ликаровка авыллары аркылы, алып кайтырга булды. Эшнең бу ягы безнең кебек мосафирлар өчен нинди әһәмияткә ия булганы безнең үзебезгә генә мәгълүм иде. Шушындый уңайлы олаучы килеп чыккач, ничек итеп файдаланудан баш тартасың инде? Шуңа күрә дә без мондый бәхетле очрашудан бик зур шатлык һәм канәгатьләнү белән файдаланып калырга булдык. Ул гына да түгел, юлыбызның башта ук шулай бик уңайлы башланып китүебездә аның алда да шулай булачагына өметле ышаныч тудырды. Без сезгә кунакка хәл җыярга килүче шәһәр мөгаллимнәре сыйфатында Келәшкә киреп җиттек. Бүренең ризыгы борын очында, диләр бит картлар. Монда да безне, көтеп торган кунаклар төсле, самовар кайнатып каршы алдылар. Андый хөрмәтләрдән безнең баш тарта торган гадәтебез юк икәнлеген үзең бик яхшы беләсең, — диде.
Безне борчыган уй һәм кичерешләр, әйе, бөтенләй башыбызга кереп чыкмаган кебек булып юкка чыктылар. Ләкин бу шатлыклы минутлар озакка сузылмады. Саксызлык аркасында төшеп калган төргәкне хәтерләү белән күңел күкләрен болыт каплап алды. Бу хакта без сөйләп биргәч, Сәлах Атнагулов, гадәтенчә, иреннәрен бераз чепелдәтеп торды да:
— Менә монысы инде ярамады. Ул төргәктә, болай, әллә нинди кыйммәтле нәрсәләр юк иде юклыгын. Хикмәт бит кыйммәтле-кыйммәтсезлектә түгел, бәлки ул нәрсәнең менә шушы минутта кирәк булуында. Моның өчен сезгә нинди җәза бирергә соң? Әгәр дә үзегездә Уфа губернасының картасы булмаса, сезгә, моның өчен, тагын да Уфага барып кайту җәзасын бирергә мәҗбүр булачакбыз, — диде, шаяргансыман итеп. Ләкин шаяру гына булып чыкмады бу. Алар, икесе үзара сөйләшеп утырганнан соң, мәсьәләне бөтенләй кабыргасы белән китереп куйдылар. Әйе, Уфага бармый чара юк, диделәр алар.
Кем белсен, бәлки аларның үзләренә генә билгеле булган башкача бик мөһим эшләре һәм йомышлары да булгандыр. Ләкин ул яклар безгә караңгы иде. Нагрузканың авыррагы җирән биягә төште. Без аны, гадәттәгегә караганда яхшырак сыйлап һәм хәл җыйдырып алдык та, кояш баеп барганда Афуз белән икәүләшеп юлга чыгып киттек. Сәлах Атнагулов ат җигә башлагач кына, ашык-пошык кына хат язып алган иде. Ул хат Афуз белән безнең икебезгә дә билгеле бер мөгаллимәгә булып чыкты.
Шәһәргә без кояш чыгар алдыннан гына барып кердек. Туктавыбыз. Цыганская полянадагы постоялый дворда булды. Күпме генә ял ителгәндер, белмим, базарчылар белән бергәләп иртәнге чәйне эчтек тә шәһәр ягына чыктык. Афуз миңа бары тик бер генә эш — китап магазиныннан Уфа губернасының картасын сатып алуны гына тапшырды. Башка эшләрне Афуз үзе башкарырга булды. Аласы әйберләрне алгач, күрәсе кешеләрне күргәч, ат янына кайтырга сүз куештык. Афуз миңа, мөмкин кадәр саграк булырга, артык күп сөйләшмәскә киңәш бирде. Үзе һәм Атнагулов турында бер нәрсә дә белмәскә кушты.
Мин Уфа губернасының картасын һәм башка вак-төякләр алдым да ат янына чыктым. Афуз Мортазаев вәгъдәсендә тора алмады. Бик озак йөреде. Мин аны Агыйдел күперенә барып көтеп тә карадым. Ләкин ул һаман чыкмады. Төрле шөбһәле уйлар белән чорналып постоялый дворга кайтып кергәч, аптырап калдым. Чөнки тирләп шыбыр суга баткан Афуз арба өстендә хәл җыеп утыра иде. Ул шәһәрнең үзәк урамнарында күренмәскә тырышкан, йомышлары артыннан теге Сәлах Атнагулов хат җибәргән мөгаллимәне йөртеп, үзе аның квартирасында тик утырган. Кире кайткан чагында, саклык йөзеннән, Агыйдел күпере тирәсенә бармаган. Бәлки иске Уфа аша килеп Залатухага төшкән һәм Агыйделне көймә белән генә кичкән.
Афуз Мортазаевның миңа билгеле булган иң авыр бурычы — пистолет һәм пулялар табу иде. Афуз, Уфага килүенең төп бурычы булган шул бурычны уңышлы үтәве өчен әйтеп бетергесез шатланды. Бу хакта минем соравыма каршы ул, үзеннән бик канәгать рәвештә, пинжәгенең эчке кесәсенә салынган һәм йөрәк турында сизелер-сизелмәс кенә калкып торган нәрсәне сыйпап кую белән генә җавап бирде. Ләкин аның алып чыккан нәрсәләре арасында мине иң нык гаҗәпләндергән бер нәрсә — кара бәрхет кәләпүш булды. Бу кәләпүшне Сәлах Атнагуловка теге мөгаллимә җибәргән булып чыкты. Ул нинди серле кәләпүш булгандыр, аны теге мөгаллимә ни өчен җибәргәндер, белә алмадым.
Сәлах Атнагулов безне юксынмаган. Чөнки аның бездән башка үткәргән бер тәүлек вакыты бик тыгыз булган. Бердән — безнең авыл аның өчен бөтенләй үк таныш булмаган бер урын түгел иде. Безнең авылдашыбыз Хәернас Кәбиров Сәлах Атнагулов    белән дүрт-биш ел бергә шәрик булып   укыды. 1915 елда Хәернас Кәбиров үзенең Шәрикләреннән башкорт Атнагулов,    мишәр Сафаров һәм чиркәс Батмырзаларны безнең авылга кунакка алып килде.    Шул вакытта алар безнең    өйдә дә кунакта булып чыктылар. Димәк,    таныш    булган бер ишек. Шуның өстенә «Галия»дә бер    заманда    укыган Мәхмүт Галләмов, Сабит Сатаев, Гали Усмановлар һәм мөгаллимәләр курсында Атнагуловтан    укыган Мәликә Галләмова, Гөлсем   Кириева   һәм   Сабира Усмановалар бар. Бу кешеләр Сәлах Атнагуловны сырып    алганнар һәм Дим буена алып чыкканнар. Хәернас Кәбиров «Галия» мәдрәсәсендә алты ел    укыганнан    соң,    белемен халыкны агарту хезмәтенә    файдалана    алмыйча,  1916 елда беренче империалистик сугыш   фронтында    һәлак булды. Аның әнисе Фәхрелбәнат карчык, бердәнбер улы белән ничә еллар бергә укыган бер    дусының    авылга килү хәбәрен ишеткәч тә, килеп җитә.
Иртәнгесен без Мәҗит Гафури янына барып кайтырга булдык. Әгәр дә тыныч булса, Атнагуловлар шунда калмакчы булдылар. Кич белән кымызчы Идрис Рафиковтан бер чирек кымыз алдык та басу киртәсе буендагы чәчкәлеккә чыгып утырдык. Җирдән бөтнек чәчәкләренең хуш исе аңкып торган тын һавалы җылы бер төн иде. Сәлах Атнагулов кулындагы хуш исле үләнне йотлыгып-йотлыгып иснәде дә, үзенә генә хас булган калын тавыш белән:
Чагылларга чыгып йөргән чакта
Бер таш табып алдым беләүгә,
Эчемдәге серне сөйләр идем
Үзем кебек моңлы берәүгә.
Җил җилләми томан ачылмый,
Җыр җырламый йөрәк басылмый!..
дип сузып җырлап җибәрде.
Җыр тукталгач, тагын да тыңларга теләгән сыман итеп без бераз сүзсез утырдык. Беркем дә бу серле кичнең матур тынлыгын бозарга теләмәде. Ләкин шул вакыт, һич көтмәгәндә, караңгылык эченнән:
— Җырлагыз, җырла,    бик матур ишетелә! — дигән тавыш яңгырады һәм безнең яныбызга өч шәүлә килеп, басты. Болар безне эзләп килүче Гали Усманов,   Сабит Сатаев һәм Мәхмүт Галләмовлар булып чыктылар.
Сәлах Атнагулов башкача җырламады, бәлки сүзсез калып бераз уйланып торды да:
— Егетләр, сез, нигә болай яманлап йөрисез? Кымызны эчеп беткәч кенә килеп чыктыгыз, — диде.
Минем авылдашлар башта ничек җавап бирергә дә аптырагандай итеп сүзсез калдылар. Аннан соң үзләренең яман ният белән килмәгәнлекләрен әйттеләр һәм әгәр дә кунаклар эчәргә теләсәләр, үзләре хәзер үк барып кымыз алып киләчәкләрен белдерделәр. Моңа каршы Атнагулов рәхмәт әйтте һәм кайтырга вакыт җиткәнлеген белдереп җирдән күтәрелде.
Сәлах Атнагулов кырдан кайткан чакта, беркем белән дә сөйләшмичә, нәрсә турындадыр уйланып һәм үзенә урын таба алмаган кеше сыман кайтты. Кайтып кергәч, Афуз белән үзара сөйләшеп алганнан соң:
— Без иртәгә Мәҗит Гафури янына бару уеннан кире кайттык инде. Анда бәлки бервакытта да барырга туры килмәс, чөнки без иртәгә сездән бөтенләй китәргә булдык. Ләкин моның өчен, иң элек, бүген үк кайбер мәсьәләләрне хәл итеп куярга кирәк. Боларны Яһүдә абзыйдан башка хәл итеп булмый, шулай булгач, безгә хәзер үк аның белән сөйләшергә кирәк, — диде.
Яһүдә абзый килеп кергәч, Атнагулов аңардан җирән бияне җигүле көенчә үзләренә сатып бирүне сорады. Бәясе турында хәзер үк уйлап, кирәк булса киңәшләшеп куярга һәм бу хакта иртүк үзләренә җавап бирергә кушты.
Иртән ат өчен сатулашу озакка бармады. Яһүдә абзый атны арба һәм сбруйларының бәяләрен берәм-берәм әйтеп бирү белән Сәлах Атнагулов чемоданын ачты да акча санап бирде. Шуның белән алыш-биреш тәмам булды. Иртәнге чәйне эчкәч җирән бия җигелде. Монысы инде аның озын һәм билгесез булган бер юлга чыгу өчен җигелү иде. Хәзер инде    Сәлах    Атнагулов тире-яры җыючы бер спекулянтка әйләнде, Афуз Мортазаев аның олаучысы булып китте. Юлга чыгар алдыннан Сәлах Атнагуловның күзләре    минем    итекләргә    төште. Минем итекләрем аныкына караганда тупасрак тиредән простойрак итеп тегелгән булса да,   таушалмаган   иде әле. Без итекләрне өстәүсез-нисез генә алмашып алдык. Сәлах аягына минем итекләрне, башына теге мөгаллимә җибәргән кара кәләпүшне, кулларына   минем туган энем Гаттарның сөйгән кызы биргән кара перчаткасын киеп алды да стенадагы көзгегә барып карады. Шушы вакытта гына мин кәләпүшнең ни өчен кирәклеген аңлый алдым.
Арбаны, юлчыларның заказы буенча, бик нык шартына җиткереп хәзерләделәр. Такта ящиклы арбаны печән белән тутыргач, өстенә чыпта яптылар. Үрәчәгә дегет лагуны тактылар. Афуз өстенә Гаттарның бик иске пинжәген, башына яньчелеп беткән фуражкасын киде дә каеш чыбыркыны белдермәсеннән эләктереп алды.
Юлчылар элек Бәләбәйгә, аннан Самарага барырга план кордылар. Моның өчен аларга әүвәл элекке Казан юлына барып төшәргә кирәк иде. Димәк, безнең авылдан чыгып китү белән Ар һәм Черниговка авылларын үтәргә һәм Бачкаровада Дим аша үтеп, Алкино станциясе янында тимер юл күпере астыннан чыгарга кирәк. Бу көннәрдә чехлар, мәгълүм булганынча, Чишмә белән Уфа арасында хәрәкәт итәләр булырга тиеш иде. Безнең авыл белән яныннан Казан юлы үтеп китә торган Салих авылы арасы 15—20 чакрымнан узмаса да, таныш булмаган кешеләр өчен буталчык юл иде. Шул сәбәпле Атнагулов безнең арада иң яшь егет булган Гаттардан, үзләрен Казан юлына төшереп җибәргәнче озатып куярга үтенде. Алар бүген, Бүздәк волостеның Күгел авылында хәл җыеп ятучы Зыя Камалига барып җитәргә планлаштырып юлга чыктылар. Алар, үзләренең әйтүләренә караганда, шуннан Бәләбәйгә, аннан Самарага китәргә тиешләр.
Гаттар кичкә таба гына әйләнеп кайтты. Уйлы-шәйле һәм шикле-шөбһәле хәлдә аның кайтуын көтеп үткән сәгатьләр бик озын булып тоелды. Шунлыктан, без, Гаттар әйләнеп кайткач, утырып хәл җыярга да мөмкинлек бирмәдек, аны төрле сораулар белән күмеп ташладык.
— Киттеләрме? — дип бирелгән беренче   сорауга җавап итеп ул:
— Киттеләр, китүен дә, — дип сөйли башлады.
Алкино станциясенә кадәр аларга бертөрле дә куркыныч хәл очрамаган. Чөнки Гаттар аларны Ар һәм Черниговка авылларына бөтенләй кагылмыйча, Бочкаровага чаклы тугай юлыннан гына алып киткән. Шунлыктан алар бу араны бик тыныч үткәннәр. Ләкин Алкино станциясе янында көтелмәгән хәлдә калганнар. Бу станция янында ат юлы тимер юл күпере астыннан чыгып китә. Нәкъ шушы вакытта күпер өстендә чех-словак солдатлары төялгән эшелон тукталып торган икән. Безнең юлчылар бу куркынычны, эшелонның янына барып чыккач кына күргәннәр. Башта, берничаклы каушаңкырап калган булсалар да, сер бирмәгәннәр, үзләрен бик тиз кулга алганнар һәм һичбер нәрсәгә карамыйча, өстендә дошман солдатлары йөреп торган күпернең астыннан чыгып киткәннәр. Күперне чыккач та юл текә тауга таба күтәрелә. Юлчыларыбыз, һичбер нәрсәгә игътибар итмичә, арбадан төшкәннәр һәм кайсысы тәҗедән тартышып һәм кайсы арбаны арттан этешеп, таудан менеп киткәннәр. Таудан менеп Алкино авылы янындагы карт каенлыкларга барып җиткәч кенә телгә килгәннәр. Иң элек Афуз балаларча кычкырып елап җибәргән. Моңа каршы Сәлах Атнагулов:
— Нәрсә булды,    ни өчен   елыйсың? — дип сорагач, Афуз күз яше аралаш көлеп:
— Юк, болай гына, үлем күзеннән исән-сау үтеп китү шатлыгыннан гына!..— дип    җавап кайтарган.    Моның өчен Сәлах Атнагулов аны җәпле сүзләр белән бик ныклап «майлаган».
Ике ягында сирәк-мирәк карт каеннар утырган Казан юлына барып чыккач безнең юлчыларның күңелләре тагын да канатлана төшә. Үзләрен озата килгән егетне иң элек тәмәке белән сыйлыйлар. Аннан соң рәхмәт әйтеп икесе дә кочаклап үбәләр дә янәшәләп арбага менеп утыралар.
Соңыннан билгеле булуынча, алар Күгел авылына да исән-сау барып җиткәннәр. Ләкин аларга бу авылда хәл җыеп кунып китәргә туры килмәгән. Чөнки анда тагын һичбер башка китермәгән бер куркыныч килеп чыккан. Уфаның Совет властена бик дошман булган һәм тискәрелеге белән танылган Хәбибулла Әхтәмов дигән мулласы шунда, Күгел авылында хәл җыеп ята икән. Безнең юлчыларыбыз авылга килеп үзләренең максатларын белдерү белән үк, Зыя Камали аларга бу хакта искәртү ясый. Мондый юлчыларга, Хәбибулла Әхтәмовның күзенә күренү түгел, хәтта үзләренең бу авылга килгәнлекләрен белдерергә дә ярамаганлыгын әйтә. Шуннан соң алар көн буе кеше күзенә күренмичә качып яталар. Караңгы төшү белән Зыя Камали аларга ышанычлы озатучы һәм юл күрсәтүче табып биргәч, тагын да юлга чыгып китәләр.
Без Уфадан кайтканда югалткан төргәкне Гайнетдин Шәфиков табып кайткан булып чыкты. Ләкин ул аны безгә Атнагуловлар киткәч кенә китереп бирде. Кызыл каләм белән сызгалап бетерелгән бу картаны без, һичбер нәрсә уйламыйча, стенага кадакладык та куйдык. Сентябрь башларында мин үзебезнең Уфа өязе Бәлкәй-Күдәй волосте Кызылъяр мәктәбенә укытучы булып киттем. Карта шулай ябыштырылган көенчә торып калды.
Менә бервакыт, 1918 елның кышында безнең авылга Кызыл Армиянең кысымы астында Уралга таба чигенеп баручы Колчак солдатлары килеп тулалар. Безнең өйгә квартирага урнашкан аклар стенада торган, үзе кызыл каләм белән сызгаланып беткән картага бик тиз игътибар итәләр һәм куптарып алалар да:
— Әһә, монда кызылларның штабы булган икән, — дип Яһүдә абзыйга бәйләнә башлыйлар. Ул гына да түгел, картаны һәм абзыйны штабка алып китәләр. Анда баргач, Гайнетдин Шәфиковны чакырттырып, картаның юлдан табып алынган бернәрсә икәнлегенә ышандыргач кына бәладән котылалар.
Ләкин Яһүдә абзыйны штабка алып киткәч, өйдәге-ләр нишләргә белмичә куркуга төшәләр. Шул арада Рәхимә җиңги, минем үзенә сакларга калдырылган дәфтәрләрне һәм газеталарны ала да, монда әллә нәрсәләр бардыр, дигән уй белән, дөрләп янган мичкә ташлый. Шул вакыт минем берничә дәфтәрдән торган 1913—1914 елларда язган башлангыч шигырьләрем, казакъ акыннарыннан Түләү һәм Хәлил Ташбиргәневләр белән әйтешкән язмаларым, проза белән казакъ тормышыннан алып языла башлаган «Сарсымбай» исемле әсәрем һәм берничә дәфтәрдән торган казакъ җырлары, чеңләү, мәкаль һәм табышмаклары юкка чыктылар.
Еллар узганнан соң Сәлах Атнагулов бу вакыйганы үзенең бер хикәясе өчен материал итеп файдаланды. Бу хикәя 1922 елда Казанда Г. Ибраһимов һәм Ф. Бурнаш редакциясендә чыккан «Ярдәм» җыентыгының икенче китабында «Азатлык юлында» исеме белән басылды.

2.

Сәлах Атнагуловлар китеп югалдылар. Зөһрә ханымның әйтүенә караганда, Мәҗит Гафури берничә көннән соң безнең авылга килеп чыгарга тиеш иде, ләкин ул да килмәде. Безнең авылның чәршәмбе көн саен була торган базарына килеп чыккан кооператор Габдулла Максутов Гафуриның күптән Уфага кайтып китүен хәбәр итте. Ул аны үзе Уфага илтеп куйган. Алар барган чагында, зур юлның куркынычлыгын искә алып, басу юллары белән генә барганнар. Шуңа күрә безнең авылга тимичә генә үтеп киткәннәр.
Авыл, чынын, ялганын аергысыз, төрле чуар хәбәрләр белән тулды. Хәлләр белән танышып кайтыр өчен Уфага киттем. Элек бераз шөмерәешеп калган морза балалары Уфага чех-словаклар килеп кергәч, укыралары кузгалган сыерлар кебек булып, шашынып киткәннәр. Уфада чуар хәбәрләр тагын да күбрәк булып чыкты. Анда: «Сәлах Атнагулов Мәгариф Комиссариатының акчасын урлап качкан икән», дигән хәбәр таратканнар. Фамилияләре хәтеремдә калмаган, ике мөгәллимнең С. Атнагуловны табып арестовать иттерер өчен эзләп чыгып киткәнлекләрен сөйләделәр. Мәҗит Гафури типографиягә китеп-килеп кенә йөри. Сәлах Атнагуловлар белән булган вакыйганы сөйләгәч, ул, бик җитди генә:
— Бу хакта теләсә кемгә сөйләнеп йөрмә, үзеңә кәсафәте тияргә мөмкин. Хәбибулла мулла Әхтәмов кайтып, монда бер җыелышта: «Зыя хәзрәт большевик шәкертләре белән эш итә. Сәлах Атнагулов кебек Уфадан качкан комиссарлар аңа барып яшеренәләр», дип сөйләгән. Монда чехларга хезмәткә кергән офицер морзалар Зыя Камалиның ишегендәге йозакларын ватып өенә кергәннәр. Идәннәрен актарып тентү ясаганнар һәм аның большевиклар белән бәйләнеш тотуын раслый торган документлар эзләгәннәр икән, — диде.
Милли идарә тирәсендә йөргән бер төркем интеллигенция «Уфа хәбәрләре» исемле бер газета чыгара башлаган. Ләкин газетада басылган язмалар имзасыз басылганга күрә, редакциясендә кемнәр эшләгәнлеген белергә мөмкин түгел иде. Хәтта газетаның редакторы да үзенең чын фамилиясен язарга да курыккан, «Җамалетдин углы» дип кенә куйган иде.
Сары кәгазьдә чыккан һәм бик пычрак басылган бу газета баштанаяк Совет властен, татар һәм башкорт большевикларын сүгүдән торган нәрсәләр белән тулып чыга иде. Газетаның Галимҗан Ибраһимовны хурламаган һәм сүкмәгән бер генә номеры да булмагандыр. Мәсәлән, татар һәм башкорт революционерларын тотып акларның контрразведкасына тапшырырга чакырып язылган бер мәкаләдә Галимҗан Ибраһимов турында: «…Гомере буе бөтен гыйльми вә фикри куәтен җимерүгә генә сарыф итеп һәм ватудан гына ләззәт алган Галимҗан Ибраһимов, имламезгә дә тыгылып, имладә революция, дигән мондый сүзләр илә барлы-юклы имлабезнең башын, аягын суырып, күзләрен чыгарып, ботарлап ташлады», дигән сүзләр язылган иде.
Мәҗит Гафури яңа хәбәр итеп Шәехзадә Бабичның Уфага килүен һәм мине соравын әйтте. Кайдан, кайчан һәм ни өчен килүен сорагач, Гафури бернәрсә дә әйтә алмады. Бәлки:
— Ул хәзер танырлык та түгел. Коралланган бер хәрби кешегә һәм әллә нинди эшләр артыннан йөрүче бер дипломатка әйләнеп киткән. Аның гадәтен беләсең бит, көлкесе дә чын, чыны да көлке. Шул сәбәпле нишләп йөргәнен үзең күргәч, сорашып белерсең әле, — диде.
Мин типографиядән чыгып китәргә торганда гына Сәгыйть Рәмиев килеп керде. Минем инде аны 1917 елдан бирле күргәнем юк иде.
Аның турында күп кенә имеш-мимеш сүзләр йөри. Мәсьәләгә кулдан килгән кадәр ачыклык кертү теләге белән, шул вакыттагы материалларга таянып, Сәгыйть Рәмиевнең шәхесе турында берничә сүз әйтеп узарга уйлыйм.
Газыйм иптәш Касыймов 1926 елда Сәгыйть Рәмиев үлгәч язган һәм «Яңа авыл» газетасының 20 мартта чыккан 32 санында бастырган бер мәкаләсендә шагыйрьнең соңгы еллардагы урашларын төсмерләр өчен аның бик мөһим бер чыгышын китерә.
Һәркайсыбызга билгеле булганча, Сәгыйть Рәмиев 1905 елгы революция чорында үзләрен «Таңчылар» дип йөрткән татар эсерлары төркеменә кушыла һәм бу төркемнең бер җитәкчесе булган Гаяз Исхаков йогынтысы астында яши. Бу мөнәсәбәт реакция елларында да шул көйгә кала. 1917 елгы февраль революциясеннән соң бу мөнәсәбәт тагын да яхшыра һәм ачыклана төшә.
1905 елларда үзләрен социалист дип йөрткән бу кешеләр реакция көннәре башлану белән мөртәткә әйләнәләр. Элек үзләре сүккән байлар белән кайтадан кочаклашалар. Бу төркемнең кайбер кешеләре таркалуның соңгы чигенә җитеп эчүгә биреләләр һәм үзләрен үзләре үтерәләр. Кайберләре патша охранкасының провокаторларына әйләнәләр. Кайберләре чеп-чи милләтчелек юлына төшеп, буржуазиянең ышанычлы идеологлары булып калалар. Февраль һәм Октябрь революцияләреннән соң алга сөргән идеяләре дә бу кешеләрнең шушы хәлләрен артыгы белән раслады. Аларның кайберләре гражданнар сугышы елларында Совет властена каршы көрәштеләр, соңыннан эмиграциягә китеп, фашизм агентына әйләнделәр.
Сәгыйть Рәмиев Февраль революциясеннән соң, менә шушы төркемгә багышлап шигырь язып чыкты. Димәк, шагыйрь, бу төркемнең матбугатта идея көрәшенә актив рәвештә катнашмаса да, әле һаман да аларга теләктәш булган. Ләкин революцион вакыйгалар үскән һәм куерган саен кешеләрнең шул вакыйгаларга булган мөнәсәбәтләре ачыклана һәм конкретлаша бара. Менә шушы җаваплы чорда «Таңчылар»ның күпчелеге Совет республикасына каршы лагерьның солдатына әйләнде. Сәгыйть Рәмиев исә үзенең элекке дусларына ияреп һәм контрреволюция койрыгына тагылып китми, бәлки Совет ягында торып кала. Хәтта большевиклар партиясенә керә һәм Совет учреждениеләрендә эшли башлый.
Газыйм иптәш Касыймов үзенең мәкаләсендә Сәгыйть Рәмиевнең менә шушы чордан соңгы тормышы һәм элекке иптәшләренә карата булган мөнәсәбәте турында: «…Аның белән мин 1922 елда Уфада таныштым. Ул вакытларда әле ул безнең эшебезгә һәм революциягә каршы әйле-шәйле төслерәк күренә иде. Ләкин соңгы еллар инде аның карашында ифрат зур үзгәреш тудырганнар иде. Күптән түгел булып үткән шундый бер вакыйганы хәтерлим мин:
Газета укучыларның исеңдәдер, күптән түгел безнең газеталарыбыз Төркия газеталарыннан алып Гаяз Исхаков турында бер хәбәр басып чыгардылар. Гаяз Исхаков анда ниндидер бер төрек газетасында большевикларны сүгеп бер мәкалә язган икән. Төрек газеталары моңа каршы бик зур гауга куптарып, протест мәкаләләре язганнар һәм Советлар Союзы белән безнең арадагы дуслыкны бозарга йөриләр, дип Гаяз ише контрларның Төркиядән сөрелүен таләп иткәннәр иде. Бервакыт Сәгыйть Рәмиев менә шушы хәбәрне укый да:
«Бу Гаяз дигән ахмакка мин әле булса   бераз ихтирам саклап йөри кдем. Чыннан да бик зур подлец булып чыкты бит бу кеше. Я соң инде, революциянең тугызынчы елында, большевиклар тоткан юлның дөреслеге бөтен дөнья алдында исбат ителгән бер вакытта, шундый ахмаклык сатып йөрү буламы соң инде», — дип куя.
Моның белән ул Гаяз һәм аның иярченнәренә карата үзендә ифрат түбән бер караш торганлыгын күрсәтә. Менә бу вакыйга, минемчә, Сәгыйтьнең соңгы вакыттагы карашын һәм аның нинди фикерләр белән тын алганлыгын бик ачык күрсәтә. Сәгыйтьнең соңгы вакыттагы юлы менә шул иде. Үзенең шушы юлда торганлыгын ул эше белән исбат итте һәм гомеренең калган өлешен бөтенләе белән Совет эшенә, Совет илендәге төзү эшләренә багышлап үлде», дип язды.
Капиталистик шартларда туып үскән, бөтенләй икенче максатлар өчен тәрбияләнгән һәм бик катлаулы, шуның белән бергә бик сикәлтәле тормыш юлы үткән бер шагыйрьнең большевиклар тоткан юлның дөреслеген аңлау югарылыгына күтәрелүе, әлбәттә, ул заман өчен бик зур җиңү иде.
Шәйхзадә Бабичны мин Успенский урамындагы «Нур» гостиницасыннан барып таптым. Мин кергән чакта ул, дөньясын онытып:
Барган идем стансага,
Стансаны  ут алган.
Әллә ни булды дөньяга,
Асты өскә буталган.
Агыйдел каты ага,
Астыннан вак таш ага.
Начар кызларга алданып
Башың салма һафага!..
дип җырлап утыра иде. Янындагы иптәшләре арасында, элекке «Галия» шәкерте Гайнулла Гыйрфановтан башка, миңа таныш кеше барлыгын хәтерләмим. Офицер формасындагы кара шадра кешене ул миңа:
— Магазов, — дип тәкъдим итте.
Ул һаман да шул, элекке кебек үк, шаян, туктаусыз сөйләргә һәм көләргә ярата торган катлаусыз, хәйләсез Һәм самими бер Бабич иде. Ә тышкы кыяфәте бөтенләй икенче. Аягына ул элек беркайчан да кими торган гади солдат итеге, өстенә яшел гимнастерка киеп, биленә киң каеш буган һәм пистолет тагып алган иде. Мине иң гаҗәпләндергәне әнә шул пистолет булды.
Бабич, мин барып кергәндә карта уйнап утырган иптәшләренә:
— Егетләр, безнең бераз эшебез бар, мине югалтмагыз,   бер-ике   сәгатьтән кайтып   җитәрмен, — диде   һәм мине ашыктырып бүлмәдән алып чыгып та китте. Мин башта аның  кайда булса да   алып бара   торган   берәр җире бардыр, дип уйлаган идем. Ләкин урамга чыккач, эш алай булып чыкмады.
— Кая барабыз? Берәр бик аулак кына урынга барып, иркенләп бер сөйләшик әле. Болар безгә рәхәтләнеп сөйләшергә ирек бирмәсләр,—диде дә мине култыклап алды.
Мин аны «Нур» гостиницасына урам аша гына торган «Волга»   гостиницасының 38 нче   номерына   алып кердем. Бу номер ике ел инде «Галия» укучылары карамагында тора. Аңа Җиһанша Абдюшев ел әйләнәсенә акча түләп куйган. Мәсләкләре якын һәм үзара мөнәсәбәтләре    яхшы   булган    Галимҗан    Ибраһимов,    Фатих Сәйфи-Казанлы, Сәлах Атнагулов, Җиһанша Абдюшев һәм Әмин Хафси   кебек укытучылар һәм язучылар   еш кына   үзләренең буш кичләрен шушы номерга җыелышып уздыралар. Кайвакытларда, ниндидер җыелышлар да ясыйлар. Монда Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев кебек язучылар да    еш  кына булалар  иде.   Шаян Афуз Мортазаев аның стенасына: «Лопни, но держи фасон!» дигән бер лозунг кадаклап куйган.
Бабич иң элек итеген һәм гимнастеркасын салып ташлады. Аннан соң минем өйләнү мәсьәләсе һәм семья тормышы белән кызыксынып, сорау артыннан сорау яудыра башлады. Бу хакта ул Оренбургтан озын бер хат та язган иде инде.
Сөйләшә торгач, әңгәмә поэзия мәсьәләләренә кереп китте. Шуннан соң ул тотты да, кроватька сузылып яткан килеш, мәгълүм «Газазил» балладасының өр-яңадан зурайтылып эшләнгән соңгы вариантын сөйләргә керешеп китте. Бу балладаның 1916 елда «Аң» журналында басылып чыккан беренче һәм кыскача варианты ук инде укучыларның игътибарын үзенә җәлеп иткән һәм Бабичны зур һәм талантлы шагыйрь итеп таныткан иде. Бабич искиткеч хәтерле, шуның белән бергә тиңдәшсез бер декламатор иде. Мин татар һәм башкорт шагыйрьләре һәм артистлары   арасында шигырьне аның  кебек  оста сөйләүчене күргәнем юк.
Бабич һичбер өзлексез балладаны сөйләп чыкты һәм иң соңгы:
Буйсынып  язмышка мин булдым  риза,
Хуш хәзер, кайткач укырмын магруза.
«Әйләнеп кайтырга язсын бер хода!»
Дип туганнардан көтеп калдым дога….
дигән юлларын әйткәч, әсәрнең ничек   дәвам    итәчәген сөйләп китте.
Галимҗан Ибраһимов аның 1922 елда чыккан җыентыгында «Газазил» балладасының азагында бер искәрмә урнаштырган. Бу искәрмәдә ул, балладаның шушы дүрт юлына таянып, әсәрнең икенче бүлеге иблиснең юбилеенда күргәннәрен тасвир итүдән торачагын әйтә.
Ләкин Бабичның шул вакыт миңа сөйләвенә караганда, балладаның икенче бүлегенең эчтәлеге дини әкиятләрдән чынбарлыкка күчеп, безнең революциядән соңгы тормышыбыздагы бер вакыйганы — Россия мөселманнарының 1917 елда Мәскәүдә булган беренче съездларында төрле группаларның үзара талашларын көлке рәвештә тасвир итүдән торачак иде. Моның өчен ул, кайбер иблис муллаларның, морзаларның һәм мөртәт социалистларның Мәскәү съездындагы хәрәкәтләрен күзәтү һәм сөйләгән речьләрен файдалану нигезендә, хәтта үзенең башында аерым персонажларның әдәби образларын эшләп тә өлгергән иде инде. Шул сәбәпле балладаның икенче бүлегенең әдәби һәм политик кыйммәте, беренче бүлеккә караганда, һичшиксез, зур булырга мөмкин иде.
Бабичның йөрәге, бу вакытларда, мөртәт социалистларга һәм милли идарәчеләргә карата булган нәфрәт һәм ачудан, өрелгән туп шикелле, шартлар бер хәлгә җиткән иде.
Азактан Бабич, шушы көннәрдәге Уфа турында Чиләбедә чыга торган «Башкорт» газетасында, үзенә хас бер үткен телдә язылган зур фельетон бастырып чыгарды. Монда инде ул, Зыя Камалины большевиклар яклы булуда гаепләп, өенә тентү ясаткан морзаларның кирәкләрен биргән иде.    
Бу очрашуда мин Бабичка үземнең яңа язылган «Черки» исемле балладамны укыдым. Шуннан соң без тагын «Нур» гостиницасына кердек. Гайнулла Гыйрфанов Бабичны врачка күрсәтергә алып китте. Шуннан соң мин Бабичны очрата алмадым. Бу вакытта Бабич һәм Магазов, чех-словаклар белән аңлашып, алардан корал, кием-салым алыр өчен, башкорт милли буржуаз хөкүмәт исеменнән вәкил булып килгәннәр иде.
Авылга кайткач та мин яңа хәбәр ишеттем. Ниндидер ике укытучы Сәлах Атнагуловны эзләп безнең авылга килеп киткәннәр. Соңыннан, башкортлар исемлеге буенча учредительный җыелышка сайланган Җиһанша Абдюшевның әйтүенә караганда, бу ике укытучы Сәлах Атнагулов эзеннән аны кулга алдырыр өчен Самарага барып чыкканнар. Ләкин теләкләренә ирешә алмаганнар.
Бабич белән булган бу очрашуга хәзер ярты гасырлык бер вакыт үтеп китте. Ләкин ул чакта без тормышка һәм анда булып яткан вакыйгаларга марксистларча караудан бик-бик ерак тора идек әле. Шул сәбәпле, әлбәттә, мин Бабичның шулай биленә пистолет тагып, контрреволюцион бер хөкүмәтнең вәкиле булып йөрүен куркынычлы һәм һәлакәтле бер хәл итеп карый алмый идем. Менә хәзер, кырык елдан соң, Бабич мәрхүмнең шул чакта аяк баскан шушы голын уйлап һәм хәтерләп утырган чакта тән чымырдап китә.
Башкорт халкы патша  самодержавиесенең эзмә-эз үткәргән колониаль ерткыч политикасы аркасында әкренләп үлеп бетәргә хөкем ителгән һәм коточкыч   шартларда яшәргә дучар булган иде. Бабич мәрхүм үз халкының шушы фаҗигалы язмышын күреп үз җилкәсендә татып үсте. Шуңа күрә дә ул  кулына каләм алып башлангыч иҗади адымнарын ясаган чакта ук инде дөньяда бәхетле тормыш  юклыктан   зарланырга   һәм  эзләнергә кереште. Үзенең туган халкын азат һәм бәхетле итеп күрергә теләде.
Ләкин ул, үзенең байтак замандашлары кебек, бу теләккә ирешүнең дөрес юлын бик тиз генә таба алмады. Менә шул — политик яктан ак белән караны аера алмау фаҗигасы аның зур талантын чәчәк аттыруга комачаулый. Ул гына да түгел, чит идеология даирәләре Бабичны тәмам үз кулларына алалар, аның зур көчкә ия булган шагыйрьлек, агитаторлык талантын төрле юллар белән үз идеяләренә хезмәт иттертә башлыйлар. Шулай итеп, Бабич үзенең чит идеология кешеләре кулындагы курчакка әйләнеп китүен сизми дә кала…

Газета редакциясендә

1920 елның май азаклары иде. Мине РКП(б)ның Уфа губерна комитеты янындагы татар-башкорт секциясеннән Галә Ходаяров иптәш редакторлыгында чыга торган «Шәрык ярлылары» газетасы редакциясенә эшкә җибәрделәр.
Бу редакциядә Мәҗит Гафури, Г.Алпаров, Ә.Таңгатаров, Ф.Әхмәтев һәм башкалар эшлиләр иде. Миңа Мәҗит Гафури эшли торган бүлмәдән урын бирделәр.
Уфа Колчак бандаларыннан азат ителгәч, Ш.Ходайбирдин редакторлыгында чыккан «25 дивизия хәбәрләре» һәм аннан соң чыгып тукталган «Кызыл юл» газеталары урынына, РКП(б)ның губерна комитеты органы булып чыга башлаган бу газетаның яшәү гомере әле өч айга да тулмый иде. Газета, күбрәк ике битле булып, сары кәгазьдә, атнага ике тапкыр чыгып килде. Советлар Россиясе катлаулы вакыйгалар кичергән бер чорда зур бер губернадагы татар һәм башкорт хезмәт ияләре өчен чыгарыла торган бу кечкенә күләмдәге бердәнбер газетага бик күп бурычлар йөкләтелә иде.
Шул бурычларны уңышлы башкарыр өчен, газетаның мәгънәле сүз урнаштырырга мөмкин булган мәйданын экономияле рәвештә файдаланырга кирәк. Бу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Бу бурыч, барыннан да элек, газета работникларыннан осталык таләп итте. Ә безнең арада бердәнбер профессиональ язучы һәм журналист булган тәҗрибәле кеше Мәҗит Гафури гына иде. Шуңа күрә дә ул редакциядә эшләгән яшь журналистларның профессиональ тәҗрибәләрен баету һәм халык эченнән чыгып газета тирәсенә тупланган эшче-крестьян хәбәрчеләрен активлаштыру, үстерү эшендә бик зур роль уйнады. Шуның өчен дә Мәҗит Гафурига газетаның редакторыннан алып корректорына кадәр булган барлык работниклары, үзләренең өйрәтүчеләре исәпләп, хөрмәт белән карадылар.
Гафури хезмәттә үрнәк булырлык дисциплиналы кеше иде. Никадәр тырышсаң да, редакциягә аннан иртә килә алмыйсың. Эш вакыты тулганын да сәгатькә карап, көтеп утырмый ул. Бик мөһим эш килеп чыкса, кайбер йөремчәк кешеләр кебек, хезмәт сәгатьләрендә редакциядән чыгып китми. Иң элек ул үзе алып бара торган бүлеккә килгән мәкаләләрне, хәбәрләрне бик игътибар белән эшкәртеп, төзәтеп чыга. Әгәр дә мәкалә яки хәбәрнең авторы редакциягә үзе килеп тапшырса, материалны шунда ук укый. Авторга киләчәктә нәрсәләр турында һәм ничек язарга кирәклеген әйтеп, җитди киңәшләр бирә. Кайбер хәбәрчеләр күп язалар, ләкин иң кирәкле нәрсәләрне күрә һәм тотып ала белмиләр. Икенчеләре бик мөһим нәрсәләрне тотып ала беләләр, ләкин шуны җиренә җиткереп, укучыга файдасы тиярлек итеп яза алу осталыгына ия түгелләр. Гафури, мондый хәбәрчеләрнең тәүгеләренә хат язып, нәрсәләр турында хәбәрләр язарга кирәклеген төшендерә һәм туп-туры задание бирә. Икенчесенең хәбәрен матур итеп эшләп чыгара да хат яза. Үзе язган хәбәр белән газетада басылып чыккан хәбәрне чагыштырып карарга куша. Шулай итеп, аның бу эше хәбәрчеләрне читтән торып укытуга әйләнеп китә иде.
Шуның өстенә Гафури рус теленнән тәрҗемә итү эшләрендә дә катнаша. Тәрҗемә иткән чакта ул, формаль рәвештә, сүзгә-сүз тәрҗемә итми, әсәрнең яки мәкаләнең телен авырлаштыру юлы белән бармый, бәлки тәрҗемә ителгән нәрсәнең мәгънәсе халык массаларына аңлашылырлык тәрҗемә ителүенә ирешергә тырыша иде. Аның кулында эшләнеп үткән материаллар дөрес почерк белән, иренмичә, пөхтә итеп язылган булалар. Ул эшләп утырган өстәлнең өстендә һәм тартмаларында һәрбер нәрсә үз урынында була. Ул кешенең хезмәтен, көчен һәм вакытын файдасыз югалтырга теләми. Кешенең көч түгеп барлыкка китергән нәрсәсенә хөрмәт белән карый. Шуның өчен дә аның кулына килеп кергән хәбәрләр һичбер вакытта да игътибарсыз калмыйлар иде. Ул гына да түгел, Гафуриның үзенә язылган хатларның авторлары да бик еш кына үзләренең хәбәрче булуларын сизми дә калалар. Чөнки Гафури үзенә килгән хатларда язылган мөһим яңалыкларны хәбәр итеп эшли дә газетага бирә. Моның белән Гафури бер төзәүдә ике кошны атып төшерә. Беренчедән, бер урында булган һәм үрнәк булырга яраган яңалык бөтен укучыларга җитә, икенчедән, хат язучы кеше мондый әһәмиятле яңалыкларны газетага язып җибәрергә кирәклегенә төшенә.
Иң әһәмиятлесе: Гафури авыр, мәшәкатьле кара эштән курыкмый иде. Шундый бер хәл истә калган: фронтта алган авыруы нәтиҗәсендә бер иптәшнең кулы каләм тота алмый иде. Гафури үзе буш чакларда, безнең белән беррәттән, теге иптәшкә ярдәм итешеп,  ул диктовать иткән баш мәкаләләрне язып ала торган иде.
Бу елларда газета редакцияләрендәге эш шартларын бүгенге шартлар белән берничек тә чагыштырырга мөмкин түгел. Ул чакта татар, башкорт телләрендә язу машиналары юк иде әле, безнең хәзерге типографияләрдә эшләгән ротация һәм линотип кебек машиналар да юк иде; шуңа күрә иртәгәгә газета булып чыгачак барлык материаллар кулдан язылып типографиягә тапшырылалар, хәреф җыю һәм печать машиналарына кәгазь бирү эшләре кулдан эшләнә иде.
Кайвакыт эштән соң, кайвакыт өмә ясап, редакцияне җылытыр өчен кыш әзерләнгән чи һәм туң утынны үзебез кисеп куя идек. Без Гафурины бу эштән никадәр генә бушатырга тырышып карасак та, барып чыкмады. Аңа әйтмичә, качып чыгып киткән көннәрдә дә ул:
— Егетләр, сез миңа болай бер ак сөяк итеп карамагыз. Мин бит Рәмиевларның алтын приискаларында шахтада эшләгән кеше, — дип үпкәләп, безнең янга килеп җитә торган иде.
Ләкин мин Мәҗит Гафуриның бервакыт эшкә соңга калып килү вакыйгасын бик яхшы хәтерлим. Гадәттә, эшкә барлык сотрудниклардан иртә килә торган Гафури беркөнне бер сәгать чамасы соңга калып килде. Көндәге вакытта эшкә килмәгәч, без авырып калгандыр дип уйладык. Ләкин аның хәлен белер өчен кеше җибәрергә өлгерә алмадык, Гафури үзе елмаеп килеп керде.
Гафури эшкә килгән чагында, үзләре бик ямьсез, ләкин бик матур һәм гаҗәеп үзенчәлекле сөйләшә торган ике хатын очраган. Аларның шулай оста сөйләшүләре Гафурины бик кызыксындырган. Шагыйрь аларның тел манерасының серенә төшенергә тырышып, хатыннар артыннан бара-бара, Иске Уфага чаклы барып җитә язган. Хатыннар, артларыннан ияреп килә торган Гафурины күреп, шикләнә башлаганнар һәм сөйләшүдән тукталып калганнар. Шуннан соң Гафури, аларга бөтенләй игътибар итмәгән бер кеше төсле булып, икенче урамга кереп киткән һәм редакция ягына таба борылган.

Шагыйрьнең үтенече

Һич көтмәгәндә мин, үпкәм авырып, аяктан егылдым. Докторлар миңа, шәһәрдән китеп, авыл шартларында, саф һавада яшәргә кискен киңәш бирделәр. Шул сәбәпле мин, 1921 елның язында газета эшеннән китеп, авылга кайтырга һәм докторлар күзәтүе астында дәваланырга мәҗбүр булдым. Җәйне Мәскәү һәм Уфа газеталарына язышу белән үткәрдем. Көз көне Келәш авылындагы биш комплектлы мәктәпкә мөдир булып һәм укытучы булып билгеләндем.
1921—22 елның кышында, мәктәпкә   укырга йөри алмый торган ач балаларны    ашханәгә   беркетүне   юллап, Уфага килгән идем, иң элек ашыгыч    хәбәрне   тапшыру өчен, редакциягә кердем. Редакциядә эшләүче иптәшләрне Караякуп волостендагы хәлләр белән таныштырдым. Бу елларда авылдагы кулак элементлары ачлыкны һәм шул уңай белән килеп чыккан һәр вакыйганы Совет властена каршы коткы таратыр өчен файдаланырга    тырышалар иде. Бигрәк тә муллалар һәм буржуаз милләтче вәлидовчы калдыклар ачлыкны  дингә  ышанмаучы  большевикларга каршы алла тарафыннан җибәрелгән    бер    җәза итеп күрсәтергә теләделәр һәм моңа халык массаларын ышандырырга маташтылар. Алар, шул максат өчен, әллә нинди адәм ышанмаслык ялганнар тараттылар.
Сөйләшеп утырганда Мәҗит Гафури шушы кабартылган хәбәрләрне һәм хезмәт ияләренең ачыгу сәбәпләрен белергә теләде. Мин Караякуп волостенда Совет хөкүмәтенең халыкка күрсәткән зур ярдәмен әйткәч, Гафури үзе янында утырган кешеләргә:
— Хөкүмәтнең ачларга җибәргән ярдәмен, урыннарда күрелгән чараларны өзлексез яктыртып барырга кирәк. Кулак коткысына каршы көчле агитация булачак бу, — диде.
Аннан соң мин яшелчә үстерү белән шөгыльләнгән һәм тамыразыклар чәчкән рус һәм украин крестьяннарының ачлыкка татар һәм башкортлар кебек үк нык бирешмәгәнлекләрен сөйләгән идем, Гафури бөтенләй җанланып китте. Тирән итеп көрсенде дә:
— Нинди ачы бер сабак бу ачлык! Димәк, ачлыкка бирешмәскә дә мөмкин. Моның өчен тамыразыклар чәчү һәм яшелчә үстерүне җәелдерергә кирәк. Моны бит һәрбер хуҗалык булдыра ала. Чөнки һәр хуҗалыкның усадьбасында моңа җитәрлек буш урын бар. Без, матбугат эшчеләре, тамыразыклар чәчү һәм бакча үстерү турында өзлексез агитация алып барырга тиешбез, — диде.
Шул көнне кич белән мин, үзенең чакыруы буенча, Гафуриларга барып утырдым. Бу чакта алар Никольская урамындагы 89 номерлы йортның кечкенә квартирасында торалар иде. Мин Гафуриның язып, Зөһрә ханымның тегеп утырган чакларында килеп кердем. Болай эш бүлдереп барып керүгә элек үкенсәм дә, уңайсызлану бик тиз бетте. Чөнки Гафури кемгәдер язып утырган хатының азаккы юлларын сызгалады да, конвертка салып ук куйды. Зөһрә ханымның ниндидер бер оешмага стандарт бельелар тегүе аңлашылды. Ул өй тутырып ташлаган ак материяне җыеп алды да, авыл хәлләрен сораша-сораша, самовар куярга кереште. Сүз уңаенда мин бер авылның мулласы, яңгыр теләү сылтавы белән кешеләрне котыртып, җәмәгать тарафыннан сатып алынган токым үгезен корбанлык, ка чалдыруын һәм тиресен үзенә сәдакага алуын сөйли башлагач, ул, самоварга салырга хәзерләгән чыраларын тоткан хәлдә, кире безнең якка чыкты.
Мәҗит Гафури тезеп яткан «Ачлык тырнагында» исемле шигырьләр җыентыгын күрсәткәч, сүзне әдәбият һәм язучыларга карата борып җибәрдек. Ләкин бу хакта сүз озакка сузыла алмады. Чөнки Зөһрә ханым ниндидер сәүдәгәр һәм шәһәр мещаннарының, ашарларына запаслары була торып, ачлар фондыннан алдашып азык алулары турында сүз башлап җибәрде.
Зөһрә ханымның бу хәбәре, утка керосин сипкән кебек, Гафурины кабызып җибәрде. Ул моңа кадәр үк нәрсәгәдер борчылган, кемнәргәдер бик каты ачуланган булырга кирәк. Бу сүзләр аның бер үзен генә борчыган кичерешләрен тышка чыгарырга мәҗбүр иттеләр. Эчендә кемнәргә каратадыр янган нәфрәт уты аның йөзенә бәреп чыкты. Гафури — нинди булса да берәр начарлык турында сүз барганда, салкын кан белән генә сөйләшә алмый торган кеше. Шуңа күрә ул, үзен үртәгән бу тойгыларны сүндерергә бер чара эзләгән кебек, кулын кесәсенә тыкты да тәмәке чыгарды.
— Бу спекулянт халкыннан да оятсыз, намуссыз һәм ерткыч халык юктыр. Әгәр дә мөмкинлек бирсәң, өстеңдәге актык күлмәгеңне салдырып алыр, «бу ялангач кала бит», дип аз гына да борчылмас. Ачларга ярдәм күрсәтү комиссиясенә шундый кешеләр оялап алгандыр, булмаса, тук сәүдәгәргә күрәләтә ачлар хакын бирмәсләр иде. Ул комиссиянең составын иртәгәдән калмый тикшерергә кирәк. Димәк, алар хөкүмәтнең һәрбер мыскалы алтын бәрабәренә торган азык фондын шулай хаксыз кешеләргә тараткач, башкача хыянәт эшләмиләрмени инде?.. Зөһрә, син иртәгә бу мәсьәләне ныклап бел әле, чынлап та шулай булса, газетага язып, ояларын актарырга кирәк, — диде Гафури ачулы караш белән. Моңа каршы Зөһрә ханым:
— Синнән башка да күрерләр әле, кеше белән ачулы булып… — дип сөйли башлаган иде, Гафури    аның сүзен бүлде:
— Үзең беләсең, минем бервакытта да сәүдәгәр-спекулянтпар һәм халык ризыгын урлаучылар белән дуслыкка кергәнем юк. Бәс, шулай булгач, монда һичнәрсә бозылмаячак, бәлки алар тарафыннан    бозылган    нәрсәләр төзәтеләчәк кенә, йөрәге белән совет властена каршы кешеләр хөкүмәтнең ачлыкка    каршы    күргән    чараларын дошманлык белән  көпә-көндез җимерсәләр, укымышлылар, халыкны ташлап, пылау ашарга Ташкентка китсәләр, без монда хыянәтләргә күзне йомып   торсак, ул чагында ни нәрсә? Бу ачлыктан шул сәүдәгәрләр генә исән торып калачак. Менә шуңа күрә дә хәзерге көндә һәрбер мыскал онның дөрес файдаланылуын    күзәтергә кирәк.
Бүген тәэминат эшләрендәге хыянәтләргә    читтән тыныч карап торудан да зур җинаять юк, — диде.
Гафуриның кемнәргә төрттереп сөйләвен мин аңлап җиткерми идем әле. Ул моны шунда ук сизеп алды һәм өстәлнең бер як читендә яткан бер конвертны алды да миңа сузды. Үзе, мин хатны укып чыкканчы, тәмәке тартып, хатның миңа ничек тәэсир иткәнен күзәтеп утырды. Күптән түгел Уфаның бер төркем интеллигенциясе, ачлык җәфасы күрмәс өчен, Урта Азиягә күчеп киткән иде. Бу хат шуларның Гафурига да, миңа да таныш булган берсе тарафыннан язылган иде. Мин хатта: «Анда, ачка какланып, үлекләр арасында ятма, монда кил! Бу якта ашарга күп, безнең тамак туйды. Көн дә пылау ашыйбыз…» дигән юлларны укыдым.
Гафури, Ташкентта майлы пылау ашап утырган һәм бу хатны язган кешенең битләрен кызартып оялтырлык итеп карады да, зәһәр катыш елмайды.
—    Әйдә, монда ачы алабута ашап, шигырь язып ятканчы, пылау ашарга китик!.. Менә юләр халык: мин дә киткәч, син дә киткәч, монда соң кем эшләр икән? Халык башыннан шундый авыр көннәр үткәргән чакта, ялгыз башыңны алып качу — үзе зур җинаять. Бу бит инде фронт ташлап качкан солдат кебек булып чыга. Ачлыкны халык белән бергәләп көрәшеп җиңәргә кирәк. Анда китеп, ялгыз башымны ачлыктан коткарганчы, монда халык белән бергә җәфа чиккәнем артык. Халык һичбер вакытта да үлеп бетмәячәк, — диде.
Кичен Гафури мине карт укытучы Шәйхулла Кинҗәкәевләргә кунакка алып барды.
Иртәгесен Гафуриларда иртәнге чәйне эчеп утырганда, кулларына папкалар тотып өч кеше килеп керде. Саулык сорашканнан соң, аларның берсе:
—    Без ачлык белән көрәшү комиссиясенең   членнары булабыз. Ярдәмгә мохтаҗ семьяларның җан исәбен яңадан алып йөрибез. Әлегә кадәр эшләп килгән комиссиянең членнары бу эштә хыянәт эшләгәннәр. Запаслы кешеләргә ашарга биргәннәр. Асылда, булмаган кешеләрне исемлеккә кертеп, артык азык алганнар.    Хәзер алар, эштән бушатылып, судка бирелделәр, — диде.
Бу хәбәрне ишеткәч, Гафури рухланып китте. Зөһрә ханым бу юлы да үзенең актив хатын икәнен белдерергә өлгерлек күрсәтте:
—    Ачлар хакын урлаган ул кешеләрнең үзләрен ачлык җәзасына хөкем итәргә кирәк, — диде.
Комиссия членнары Гафури семьясында ничә кеше барлыгын сораша башладылар. Ни өчен шул көнгә кадәр ярдәм алмаулары белән кызыксындылар. Аларның берсе Гафуриның элекке танышы булып чыкты. Гафури, бу кешеләргә аңлатма биреп, салкын кан һәм тынычлык белән генә:
—    Туганнар, безнең тагын өч-дүрт көн ашарлык көрпәбез бар әле, — диде. — Сез бүген тарата торган ярдәмегезне менә шушы минутта ашарларына бер генә нәрсәләре дә булмаган кешеләргә өләшегез. Минем Заһретдин исемле бер итекче танышым каты авырып   ята. Ашарларына бер нәрсәләре дә юк. Миңа тиешле азыкны, зинһар, шул картка бирегез. Өч көннән соң без, бәлки тагын да берәр ничек итеп, эшне рәтләп җибәрербез.    Мин сездән бары бер генә нәрсә үтенәм: партия, хөкүмәт   һәм халык ышанып тапшырган мондый изге эшне башкарганда, зинһар, хыянәткә юл куя күрмәгез!..—диде.
Ачларга ярдәм комиссиясенең кешеләре Гафурига тиешле паектан башка да Заһретдин картка өлеш чыгарачакларын әйттеләр. Картның адресын язып алдылар. Ләкин Гафури, картның бик йончыган булуын, өстәмә ашатуга мохтаҗлыгын әйтеп, үз сүзендә калды.
Бүгенге очрашуның истәлеге итеп, Гафури   Казаннан яңа басылып килгән «Эшче» поэмасын миңа бүләк итеп бирде.
Поэманы кулга алдым да, Галимҗан Ибраһимов тарафыннан язылган кереш сүзгә игътибар итеп, күз йөртә башладым. Минем болай, уку залында утырган бер кеше сыман, китап укырга керешеп китүемне Гафури яратмады.
— Ярар, кайткач укырсың. Анда үзең турында да сүз бар, — диде.

Алтын сәгать

Авылда Гафуриның әдәби эшчәнлегенә егерме ел тулуга багышланган кичәне ике көн алдан үткәрдем дә тизрәк Уфага китәргә ашыктым.
Мәҗит Гафуриның Уфада РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының карары белән үткәрелә торган юбилее татар һәм башкорт халыкларының культура тормышларында зур вакыйга иде.
Халык    шагыйре   Тукайның    «Йолдыз»   газетасында язуына караганда, 1910 елда «Сәйяр» труппасы артистлары драматург Галиәсгар Камалның ун еллык иҗат юбилеен билгеләп үткәннәр. Урындагы власть бу тантананы үткәрергә рөхсәт бирмәгән. Галиәсгар Камалның юбилее булу вакыйгасы халыкның   күпчелегенә   алдан   билгеле булмый. Бу хакта театрга якын торган тар даирә кешеләре генә беләләр. Шул сәбәпле ул көнне театрга җыелган кешеләр чираттагы гади спектакльне карау өчен генә килгән булалар. Бары тик азактан театр коллективы һәм «Мәгариф» издательствосы    тарафыннан    Галиәсгар    Камалга котлау адресы тапшырылгач кына бу спектакльнең юбилей постановкасы икәнлеге аңлашыла.
Хәзер эшләр бөтенләй башкача тора. Бүген Гафуриның юбилеен бер төркем артистлар гына түгел, бәлки ил белән җитәкчелек иткән большевиклар партиясе һәм совет хөкүмәте үзләре оештыра. Димәк, аңа бөтен совет халкы катнаша. Менә шуның өчен дә без бу юбилейны сабырсызлык белән көтеп алдык.
Юбилей тантанасы булачак көнне көтеп, «Комклуб» бинасы алдыннан берничә тапкыр үттем. Октябрь революциясенә кадәр бу бина дворяннар клубы булып хезмәт итте. Аны кешеләр гади сөйләшү телендә «Дворянское собрание» дип кенә йөртәләр иде. Хәзер бу клуб хезмәт халкының уртак милке булып санала. Элек без аңа нәфрәтле күз белән карап үтә идек: анда керү безгә рөхсәт ителми иде. Хәзер без, бу бинага үз өебезгә кергән кебек, кыю атлап килеп керәбез. Башкорт һәм татар совет әдәбиятларына нигез салучыларның берсе Мәҗит Гафуриның егерме еллык бәйрәм җыелышы бүген менә шушы бинада булачак.
Кичке сәгать алтыга клуб залы халык белән шыгрым тулган иде инде. Менә бервакыт клуб алдына җиңел автомашина килеп туктады. Машина эченнән Мәҗит Гафури килеп чыгу белән оркестр шатлыклы марш уйнап җибәрде. Гафури, машинадан төшеп, берничә адым атларга өлгермәде, аны, бала кебек итеп, күтәрделәр дә икенче катка алып менеп киттеләр. Музыка һәм көчле алкыш күкрәве астында Гафури сәхнәгә чыкты.
Сәхнәгә чыгып баскач, ул алкышларга игътибар итмәскә һәм бирешмәскә тырышкан кебек тыныч торды. Аннары өзлексез дәвам иткән овациядән кыенсына башлады. Кемдер аңа урындык тәкъдим итте. Ул, ни эшләргә белмичә, кесәсеннән яулык алды да маңгаен сөртергә тотынды.
Газыйм Касыймов Гафуриның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде. Докладтан соң, Башкортстан Үзәк башкарма комитетының Гафурига халык шагыйре дигән мактаулы исем бирү турындагы карары игълан ителде. Советлар республикасының ерак һәм якын почмакларыннан килгән бик күп котлаулар укылды. Шагыйрьләрдән Д. Юлтый, Г. Гумәрләр үзләренең Гафурига багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Мин үземнең «Егерме ел» исемле шигыремне укып Гафурига тапшырдым. Адреслар тәкъдим ителде. Бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләр арасында күп кенә кыйммәтле әйберләр бар иде. Барыннан да бигрәк чылбырлы зур алтын сәгать кешеләрнең игътибарын үзенә тартты.
Икенче көнне мин, авылга кайтып китәр алдыннан, Гафури белән хушлашырга бардым. Шул вакыт ул юбилей уңае белән Россиянең төрле почмакларыннан килгән һәм тантаналы утырышта тапшырылган тәбрик хатларын, котлау телеграммаларын һәм төрле оешмалар тарафыннан тапшырылган бүләкләрне күрсәтеп утырды.
Алар арасында әлеге алтын сәгать кенә юк иде. Гафури аны өенә алып кайтмаган. Әйе, ул кыйммәтле бүләкнең Уфа нэпманнары тарафыннан бирелүе билгеле булуы белән, Гафури: «Юк, шагыйрьләр алтынга сатылмыйлар»,— дигән дә, тәрбиячесез калган ятим балаларга Ярдәм комиссиясенең председателенә тапшырган.
Бу хакта шагыйрьнең «Башкортстан» газетасы редакциясенә язып биргән ачык хаты да бар.
Милли нэпманнар Гафурины ат башыдай алтын биреп тә сатып алырга мөмкин түгел икәнлеген тагын бер кат аңладылар. Азактан, ни өчендер, аерым бер рәвештә басым ясау белән:
— Менә, бусы Фатих Әмирханның хаты, — дип бер конверт сузды. Фатих Әмирхан үзенең яхшы кәгазьгә язылган бу хатының беренче юлларында Гафурины егерме еллык бәйрәм белән бик җылы итеп котлаганнан соң: «… Син безнең арада иң бәхетле бер кеше булып чыктың. Безнең бик күбебездән элек халыкка хезмәт күрсәтергә керешкән идең, бик хаклы буларак, халык тарафыннан, иң элек тәкъдир дә ителдең.
Совет хөкүмәтен син безнең бик күп интеллигентларыбыздан элек таныдың һәм җиң сызганып ихлас күңел белән эшкә керештең. Шәкертлек баскычыннан күтәрелгән бер кешенең ничек итеп камилләшә барганын күрсәтә торган гүзәл бер мисал булдың!..» дигән сүзләр язылган иде.

Хөкем

1926 елның язгы бер төнендә язып килгән яңа шигырьне башта газетаның редакторы Муса Юсуповка укып чыктым. Редактор шигырьне ошатты һәм газетаның иртән чыгачак номерына кертер өчен Гариф Гумәргә бирергә кушты. Мин редактор яныннан чыкканда (каядыр китеп торган) Гафури үз урынында утыра иде инде. Шигырьне ул укып караганнан соң гына секретарьга бирергә булдым. Гафурига мөмкин кадәр ныграк тәэсир итәргә тырышып матурлап укып чыктым. Ләкин ул шигырьгә бик тиз генә бәя бирергә ашыкмады. Минем тырышып уку да аны бик тиз йомшартып җибәрмәде.
— Бир әле, үзем укып чыгыйм, — дип кулына алды, тавышсыз гына укый башлады. Ул укыганда мин, Гафуриның йөзендә шигырьне хуплау күрергә теләп, дулкынланып утырдым. Ләкин Гафури ашыкмый иде. Бер строфаны укып чыга да бераз уйланып тора. Аның шул рәвешле укып чыгуын көтеп алу бик озак булып тоелды. Миңа кинәт эссе була башлады. Бөркү көндә һаваның җиләсләнүен көтеп утыргансыман, мин Гафуриның күтәрелеп каравын һәм җылы бер сүз әйтүен көттем. Ул бер тапкыр уку белән генә канәгатьләнмәде. Тыныш ясамыйча гына икенче кабат укып чыкты. Үзе укый, үзе уйлана, эзләнә. Уйлаган һәм эзләгән нәрсәсен табып алгач кына, миңа күтәрелеп карады да, йомшак кына итеп:
— Әгәр дә бу шигырьне мин үзем язган булсам, мин аны дөньяга чыгармас идем, — диде.
Редакторга ошады.
— Ул бит шагыйрь түгел. Бик күтәренке итеп, пафос белән    язылган, — дип мактады.
— Бөтен бәла әнә шунда шул. Декларатив пафос белән язылган сүзләр корамасыннан тора. Шигырьнең стиле синең стиль түгел.
Редактор  газетаның киләсе номерында чыгарырга рөхсәт бирде.
—    Ихтыярың. Башкалар төсле йөрергә    маташып, үз йөрешеңне оныту булып   чыкмасын.    Газетада   басылып, укучыга барып җиткәнче үлә торган язмышлы шигырь булып чыккан бу. Халыкка, үле шигырь тәкъдим   итүгә караганда, бер нәрсә дә бирмичә торуың артыграк. Үзең уйлап кара, бәлки редакторны тыңлавың    файдалырак булыр, — диде дә шигырьне   миңа сузды.   Соңгы   сүзләрне әйткәндә, ул елмаеп куйды. Ләкин бу елмаюда   җылылык заты юк иде. Киресенчә, аның «файда» дигән    сүзгә басым ясап әйтүе минем өстемә салкын су коеп җибәргәндәй булды.    
Шигырьне алдым да эш өстәлем янына барып утырдым. Гафури үзе нидер укый, үзе астыртын гына миңа карап ала. Чынын әйткәндә, мин бу минутта бик нык дулкынланган идем. Шигырьне бер кат укып чыктым да бөкләп кесәгә салып куйдым. Аннан соң, азрак тынычланып керер өчен, икенче бүлмәгә чыгып киттем.
Миндә ике фикер үзара тарткалаша. Берсе: «Гафури дөрес әйтә», ди. Икенчесе, үзсүзлеләнеп: «Редактор сүзен тыңларга кирәк», ди.
Бүлмәгә кире кергәндә, Гафури белән ишек төбендә очраштык. Мин ишекне ачтым да кайдадыр чыгып барган Гафурига юл бирдем. Өстәлем янына килгәч, күзләрем Гафури кулы белән миңа язылып ташланган бер шигъри хатка тукталдылар. Бу кәгазьне мин берничә тапкыр укып чыккач кына, теге үзсүзле «мин», оялудан ни эшләргә белмичә сикереп аякка бастым. Гафу үтенер һәм рәхмәт әйтер өчен Гафурины эзләп чыгып китәрдәй булдым.
Гафуриның бүлмәгә кире кергәнен дә көтмичә, шигырьне ертып кәрзингә ташладым. Бу минутта миңа артык уңайсыз булып китте. Әгәр дә мөмкин булса, мин кайдадыр чыгып китәр идем дә, Гафурига күренмичә, бераз йөреп, бу турыда ул оныткач кына кире кайтыр идем.
Өстәлдә яткан эшләрнең кайсысын кулга алырга белмичә, аптырап торган чагында, кулына «Безнең юл» журналының яңа килгән бер номерын тотып, Гафури килеп керде. Элек минем өстәлгә карап алды. Аннан сон, бөтенләй яңа мәсьәлә турында сүз кузгатып:
— Халык иҗаты турында нәрсә язып ятасың? — дип сорады.
— Нигә? Бер нәрсә дә язмыйм. Бәлки,    бик күптән инде халык җырларын, бәетләрен җыеп    киләм. Шуларның бер өлешен Казанга да җибәрдем. Алай булса, шулдыр инде: менә Галимҗан Ибраһимов халык иҗаты турында язган   мәкаләсендә   синең исемеңне дә телгә алган, — диде.
Без, һичбер нәрсә булмаган кебек итеп, бергәләп «Безнең юл» журналын актарырга тотындык. Шигырь мәсьәләсе бөтенләй истән дә чыккан иде.

Итекче карт

1927 елның җәй урталары иде. Мин Гафуриларның каядыр китәргә җыенып торган чагына туры килдем. Үземнең болай вакытсыз килеп керүем өчен гафу үтенгән һәм ничек килеп керсәм, шулай хәзер үк чыгып китәчәгемне дә белдергән бер кыяфәт белән утырмыйча гына, ишек төбендә басып калдым. Гафури, әллә минем вакытсыз килеп керүемне аңлатыр өчен, әллә чынлап та үзе уйлаганча теләп:
— Аз гына соңлап килсәң, безне өйдә очрата алмаган булыр идең. Бик вакытлы килдең әле, әйдә, бер җиргә кунакка барасыңмы? —диде.
Мин ял көнендә кичке һавада бераз йөреп кайтырга чыккан һәм юл уңаенда гына килеп кергән идем. Бушымда, — әгәр буш булса, Гафурины да алып чыгармын, Гоголь урамының Агыйделгә барып терәлгән очында кызыл ташка барып утырырбыз, дигән уйдан башка,— бернәрсә дә юк иде. Үземнең болай килеп керүемнең сәбәбен әйттем. Бергәләп чыгып китәргә әзер торуымны белдердем һәм азактан:
—    Кунак кунакны сөймәс, хуҗа икесен дә сөймәс, — дигән булып чыгар бит. Безнең якта миндәй чакырылмаган кунакны «Туң аяк» дип йөртәләр. Ияреп барсам, хуҗаның кәефе бозылыр, мәҗлесегез  азагына    чаклы күңелсез булыр. Мин кешенең, бигрәк тә сез барган өйнең ашына таракан булып төшәргә    теләмим, — дигән идем, Гафури авыздан элеп алып китте:
— Нигә, начар берәр кешегә алып   барыр дип куркасыңмы?
— Юк, Мәҗит абзый, курыкмыни.
— Алай булса, теләсә кемгә    кунакка    йөри   торган талымсыз кеше түгел икәнлегемне бик яхшы беләсең ич.
— Гафу итегез, Мәҗит абзый, андый фикерне башыма китергәнем юк. Көтелмәгән кадерле кунак булып барып керүнең уңайсызлыгын әйтергә генә теләдем…
— Ул гына булса, бөтенләй урынсыз. Ул кеше, бердән, андый хуҗа түгел. Икенчедән, Гафури алып барган кеше аның өчен кадерле кунак булачак. Баргач, үзең дә күрерсең һәм соңыннан рәхмәт әйтерсең, — диде һәм мине култыклап алып чыгып китте.
Гафуриның без барачак кешенең кемлеген әйтмәве минем кызыксынуымны тагын да арттыра төште. Шуңа күрә дә мин, юл буенча, үзебезнең кая баруыбызны белергә, язучыларның, артистларның һәм җитәкче работникларның кайсысына барып керүебезне тизрәк күрергә ашыгып атладым.
Башына күптән түгел сырылган кара кәләпүш кигән, урта буйлы, түгәрәк ак сакаллы, юантык бер карт безне капка төбенә чыгып каршы алды. Гафури аны ерактан ук күреп өлгерде һәм шатлыклы тавыш белән:
—    Тегеләр, безне көтә торгач,   көтек    булганнардыр, ахры, Заһретдин агай, сабырсызланып, капка төбенә чыгып баскан. Карагыз әле, бронзадан койган һәйкәл кебек бит, ничек басып тора! — диде.
Кояшка янып, бронза төсенә кергән беләкләрен терсәкләренә кадәр сызганган базык куллы картның кыяфәте аның гомер буе физик хезмәт белән яшәгән бер кеше икәнен әйтеп тора иде. Күрешкәндә минем кулым аның көчле зур кулы эчендә бөтенләй югалып калды.
Гафури бу өйгә электән дә килеп йөргән булырга кирәк. Ул Заһретдин картның юл башлавын көтеп тормады, үз квартирасына кергән кебек, ачык ишектән эчкә узды. Без ике катлы өйнең җиргә казылып салынган беренче катына барып кердек. Ике бүлмәдән торган квартираның алгы ягы, кунаклар керү    белән,    тыгызланып, тулып калды. Зөһрә ханымны Заһретдин абзыйның карчыгы   (Гөлбикә исемле икән) туп-туры эчке  бүлмәгә алып кереп китте. Алгы бүлмәдә борынга күн һәм сумала исе ярып керде. Төрле зурлыктагы аяк киеме калыплары күзгә чалынды. Заһретдин картның профессиясен сорашып торуның һичбер кирәге   юк иде.  Барыбыз да эчке бүлмәгә кергәч, Гафури шаяру катыш җитдилек белән: — Без бүген бик җайсыз бер хәлдә торып калдык, — диде. — Килергә җыенгач кына менә шушы кунак килеп керде. Аны коры авыз белән    чыгарып   җибәрү  безнең йолага сыймый. Сыйлау    белән    юансак,    сезнең    алда вәгъдәсез булу куркынычы килеп басты. Ни эшләргә дә белмичә торганда, Хуҗа Насретдин ярдәмгә килеп җитте. Беркөнне, шулай, һичбер көтмәгәндә, Хуҗа  Насретдинга кунаклар килеп төшкән  икән. Бәхетсезлеккә каршы, Хуҗаның өендә кунак сыйларлык мөмкинлеге булмаган. Ләкин ул аптырап калмаган.  Кунакларын иярткән дә үз күршесенә кунакка киткән. Шулай итеп, үзенә килгән кунакларны күршесенә алып кереп сыйлаган. Без дә шулай, кунакны үзебез белән бергә алып килдек, — дип көлдерде.
Хуҗалар белән   таныштык. Заһретдин бабай безгә күрше Каран Елга авылының кешесе булып чыкты. Минем әти белән дә таныш икән: солдатка бер елны каралганнар. Каран Елга авылының мулласы яшьләргә хәтта солдатка каралган елны да урамда гармонь уйнап йөрергә рөхсәт итмәгән. Шул сәбәпле, Каран Елга егетләре безнең авылга килеп кенә күңел ача торган булганнар. Гафури үзен, кунакта кебек түгел, бик иркен тота. Сүздән аңлашылуына  караганда, алар революциягә кадәр үк таныш булганнар, Заһретдин карт минем берникадәр тартынып һәм үзләшеп  китә алмавымны    сизеп өлгерде булырга кирәк, өстәл яныннан миңа урын күрсәтте дә, ягымлы итеп:
— Безнең кемлекне Гафури бик яхшы белә. Өебез тар булса да, күңелебез бик киң. Тартынмый, үз өегездәге кебек булып утыр, туган, — диде.
Мәҗлес барганда, Заһретдин карт, нәрсәнедер хәтерләп, Гафурига рәхмәт әйтергә һәм аны мактарга тотынды. Ләкин Гафуриның ул нәрсәне хәтерләтәсе һәм үзен мактатасы килми иде, ахры, сүзне икенче темага борырга теләп:
—    Я, Заһретдин агай, үзеңнең ничек качып китүеңне сөйлә әле, — диде.
Гафури нәрсә кушса, шуны эшләргә әзер торган Заһретдин бабай кинәт рухланып китте. Карчык ничек уйлый икән, кунаклар киткәч, әрләмәсме? дигән сораулы караш белән Гөлбикә әбигә күз ташлап алды. Куркыныч юк икәнне күргәч, елмаеп сөйли башлады.
—    Яшь йөрәк бит ул шәригать рөхсәт    итми,  мулла кушмый дип тормый, үзенекен эшли бирә. Хәзерге яшьләр бу совет властеның кадерен бик    белергә   тиешләр, Мәҗит туган. Алар өчен бит хәзер дүрт    якка юл ачык. Уйлап карагыз, безгә бит элек гармонь уйнарга да, кычкырып җырларга да рөхсәт итмиләр иде. Бервакыт шулай, язгы сабан беткәч, сезнең Келәш    авылы егетләрен кунакка чакырдым. Үзең әллә ничә тапкыр барып, ашап-эчеп йөргәч, чакырмыйча калу килешми бит инде. Бәйрәм ашы кара-каршы бит ул. Бер чакырыр,    ике    чакырыр, аннан ары, үзең чакырмасаң, онытып калдырыр.
Сезнең авылда бит элек-электән үк гармоньчы егетләр күп була торган иде. Алар, әлбәттә, хәзер без шәһәрдә күреп белә торган теге Мирфайзалар, Фәйзулла Туишевлар түгел түгелен. Шулай булса да, кызларның яшь йөрәкләрен кытыкларга ярыйлар иде. Элек бит үзегез беләсез, авылда гармоньчы булсаң, йөзләгән кызларның гыйшык уты янган күзләре сиңа берьюлы кадала торган иде. Менә Гөлбикә әбиегез әллә никадәр бай малайларын яратмыйча гармоньчы булган өчен генә миңа ябышып чыкты…
Шулай, кунаклар килделәр. Пәрдәләрне томалап, гармоньны юаш кына чыңлатып һәм тавышның тезгененнән тота биреп кенә җырлашып утыра башладык. Соң бит инде, үзегез беләсез, яшьлек, мәхәббәт, гармонь белән җыр — алар томаланган пәрдәле өйләргә сыя торган нәрсәләр түгел. Алар, һичбер тартынмыйча, бөтен йөрәгеңне ачып, бөтен тавыштан сөйләүне яраталар.
Без, азрак кыюланып алгач, кечкенә өйгә сыймаслык хәлгә килдек. Иркенлеккә, иреккә ашкынган йөрәкләр безне урамга алып чыкты. Гармоньчы, җәйге тымызык төнне шыңлатып, уйнап җибәрде. Без, кызларны йокыдан уятып, җыр башладык.
Бәрсуәнкәй  буе киртләч-киртләч,
Кителеп тә төшә, яз җиткәч.
Сагыну гына түгел, саргаерсың,
Мин  булмамын, җанкай,  бер киткәч!..
Мулланың авылда шәригать тәртибен сакларга куйган кешеләре, безнең мәҗлесне алдан белеп, андый-мондый киртәдән чыгулар була калса, дип алдан әзерләнеп торганнар булырга кирәк. Чөнки без, җырлашып, авылның бердәнбер урамының яртысына да җитә алмадык, һичбер көтмәгәндә, күсәк белән коралланган кешеләр, команда бирелгәндәй, килеп чыктылар да, безнең кычытмаган тәннәрне кашырга да керештеләр. Без, кем ничек җитте шулай, төрле якка чак кына качып котылдык. Кайсыбызның башы тишелде, кайсыбызның аркасы күгәрде, ләкин гармоньны җәрәхәтләми, исән-сау алып калдык.
Кунаклар шундый «зур сый-хөрмәт» күргәннән соң, таң атканны да көтмичә, тизрәк кайтып киттеләр. Икенче көн мулланың авылга «гармонь» дигән бер шайтан коралы китерткән өчен мине мәчет алдында яткырып суктырырга әзерләнә башлавы турындагы хәбәрне ишетү белән, авылдан чыгып качтым. Менә шул качудан бирле авылда торганым юк. Туган җир бит, онытып булмый, нәрсәседер тарта. Әтиләрнең тире сеңгән туфракны бер иснәп килмичә, сагынуны басып булмый…
Без шактый озак утырдык, бу мөлаем һәм сүзчән картның өстәл өсте сый белән тулган иде. Гафури белән Зөһрә ханым икәүләп кенә кайтып киттеләр. Заһретдин бабай, ай-вайга карамыйча, мине бер-ике квартал озатып куярга булды. Бераз баргач, аның ни өчен мине озатырга теләвенең сәбәбен аңладым.
— Шушы кадәр яшәп, үзен    мактаганны    яратмаган кешене күргәнем юк    иде. Мәҗит   һәрвакыт    шулаймы. Бүтән якларын бик яхшы белә идем, әмма бу ягын белми идем, — диде Заһретдин карт.
— Әйе, эшләгән яхшылыгына каршы    хак түләтергә яратмый торган холыклы бер кеше инде ул, — дидем.
— Беләсезме, ул булмаса, без күптән    җир астында яткан булыр идек. Ул бит ачлык елда безгә үзенең ризыгын бүлеп ашатты. Шуның аркасында, бәлки, аның сәламәтлеге бик нык какшагандыр әле. Бик яхшы бер кеше белән дуслашкансың, туган, — диде Заһретдин бабай аерылышкан чагында.
КЫЗЫЛ ТАШ ӨСТЕНДӘ
Шагыйрьнең балалык иптәше Бәдри Максутовның истәлегенә караганда, Гафури бәләкәй чагында кырларга, урманнарга йөрергә, Елем елгасы буенда, куна ятып, балык каптырырга һәм су керергә бик яраткан. Саулыгы рөхсәт иткәндә, ул гомеренең соңгы елларына тикле балык каптыру белән шөгыльләнде.
Без, шулай беркөнне елга янында озак кына утырганнан соң, су кердек тә Гоголь урамы башындагы тауга күтәрелә башладык. Гафури кулындагы газетасын җәеп, әңгәмәгә һичбер бәйләнешсез рәвештә, тотты да:
— Попутчик ни дигән сүз була? — дип сорады. Гафури бу сүзнең мәгънәсен аңламаска мөмкин түгел иде. Шул сәбәпле мин, шаяру эзләре күрергә теләп, аның күзләренә һәм битләренә карадым. Ләкин анда һичбер төрле шаярырга теләү галәмәтләре таба алмадым. Гафури, күп вакыттагы кебек, җитди һәм уйчан иде.
Тауга күтәрелгәч, ул һичбер сүзсез  генә кулындагы газетасын, киртләчләнеп торган кызыл таш өстенә җәеп куйды да утырып алды. Бу калкулыкка басу белән Уфа янында килеп кушылган Агыйдел һәм Дим елгаларының унар километрларга сузылган    үзәннәре    күз    алдында җәелеп китәләр. Бу урын соңгы дүрт-биш ел эчендә Гафуриның яраткан бер җире булып китте. Аның уйлары күз алдында сузылып яткан елгаларның кайсысы белән генә китсә дә Гафурины җуелмас истәлекле урыннарга алып баралар. Агыйдел белән    китсә, ул үзе мактап бетерә алмый торган Идел буена һәм Магаш тавына барып чыга. Дим буйлап юлга чыкса,    үзе яратып ял итә торган Абдулла, Караякуп, Хаҗәт,    Күчем, Ябалаклы, Чукраклы һәм Кермәнкәй якларына барып тукталачак. Бәлки шуңа күрәдер, авылларга күп чыгып йөри алмаган Гафури, бу урынга бик еш килә һәм шушы кызыл таш өстенә утырып ала да, еракларга карап, уйга чума. Шуның өчен дә бу ташны бик күпләр «Гафури   ташы» дип кенә йөртәләр.
Әле дә, көннең нәкъ шушы мизгелендә, бу таш өстенә утырып, тирә-якны күзәтүе күңелсез түгел иде. Һава тын. Офыкта торган соргылт болыт катламнары үзләренең артына яшеренеп баерга барган   кояшның нурлары белән алсу төскә манчылган мамык төсле  булып бөдрәләнгәннәр. Еракларда җәй буе зәңгәрләнеп торган урман өсләре һәм чагыллар көзге куянсыман    булып коңгыртлана башлаганнар. Идел аръягындагы    акланда кемдер гармонь уйный. Дим ярыннан сыек кына төтен күтәрелә… Шул вакыт минем хәтеремә, кылт итеп, Гафури белән булган бер вакыйга килеп төште. Менә шуннан соң инде Гафуриның бу сорауны бирүенең   сәбәбе    миңа бик тиз аңлашылды. Ул вакыйга болай булган: шәһәр күләмендә эшли торган    берләшкән    әдәбият   түгәрәгенең    гомуми җыелышында  барган дискуссия    вакытында бер оратор Гафури турында: «Ул, кулына корал тотып, революцияне барлыкка китерү юлында көрәшүче бер кеше түгел, бәлки революциягә кушылып киткән бер юлаучы (попутчик) шагыйрь генә» дигән сүзләрне ычкындырган.
Бу чыгыш җыелыштагылар тарафыннан бертөрле дә каршылыкка очрамаган һәм моңа аңлатма бирүче дә булмаган. Ораторның бу сүзләреннән соңгы чиккә җитеп дулкынланган Гафури сикереп торган да:
— Мине попутчик дип атыйсызмы? Ярар, атагыз, күрсәтермен әле мин сезгә попутчиклыкны! — дип чыгып киткән.
Шуның өчен дә мин Гафуриның тел төбе кайда барганын бик тиз төшенеп алдым. Шуның белән бергә, аның бу соравы һәм аның шушы минуттагы кыяфәте мине кинәт саклыкка чакырды. Шунлыктан мин бик тизлек белән бу сорауга лаеклы җавап эзли башладым һәм:
— Нинди булса да бер юлдан китеп баручы юлаучыларга килеп кушылу һәм, аларга ияреп, барасы җиреңә китү, дигән сүз була торгандыр, — дидем дә, җавапның аны канәгатьләндерәме-юкмы икәнен белергә ашыгып тагын күтәрелеп карадым.
Гафури, ниндидер бер эчке кичереш белән, елмайгандай булды. Мин бу сүзләрне әйтеп бетерергә өлгермәдем, ул, күптән уйлап куйган сүзләрен әйткән кебек:
— Тик, бу кеше теге юлаучыларның баштан ук бергә, төп максатка кадәр аерылмый бара торган иптәшләре түгел. Ул, бераз баргач, тегеләрдән аерылып, юлда утырып калырга яки басу сукмагы белән бер якка аерылып кереп китәргә дә мөмкин булган бер кеше, казакчалап әйткәндә,  кәрванга  ияреп  баручы  бер   «юлчыбай»  була инде,—диде.
—    Әйе, шулай була, — дидем мин, Гафуриның үземне хуплавына рухланып.
Йөрәгендә янган ут Гафуриның күзләренә бөркелеп чыкты. Үзен кулга алырга да, кем белән булса да исәпләшергә дә теләмәде. Ул үзен «юлаучы» дип атаган шул чактагы тәнкыйтьчеләргә ябырылды:
—    Димәк, — диде Гафури кимсетелгән    һәм    җәберләнгән тавыш белән, — Россиядә булган Октябрь социалистик революциясен  барлыкка  китерүдә минем һичбер катнашым һәм аңа һичбер мөнәсәбәтем юк. Димәк, мин
бу революцияне ясаучы рус эшче сыйныфы яшәгән Россиядә тормаганмын. Неужели, минем язганнарым татар һәм башкорт хезмәт массаларын бу революцияне булдырыр өчен катнашырга әзерләүдә, бик аз гына булса да, хезмәт итмәделәр икән, ә? Ярый, минем февраль революциясенә кадәр язганнарымны бер якка ташлыйк та, патша төшкән көн белән власть башыннан капиталистларны куган җиденче ноябрь арасындагы    давыллы    көннәрне алыйк. Кешеләргә сынау үткәргән катлаулы вакыйгалар белән тулы җиде ай вакыт эчендә мин нәрсә яздым? Бу язылганнарның  Россиягә  бәйләнешләре бармы?    Булса, ничек? Алар революциягә каршы    язылганнармы,    әллә яклаганнармы? Минемчә, битараф кеше булырга мөмкин түгел, һәрбер кеше үзенең эше белән нинди дә булса бер максатның хезмәтчесе була. Минемчә, шагыйрь дә, үзенең каләме белән яки революцияне ясар өчен көрәшүчеләр сафында яки аларга каршы якта торып көрәшә.
Менә шуңа күрә дә мин үземне: «үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын», дип яши торган кешеләр исәбендә йөртергә теләүчеләргә тешем-тырнагым белән каршымын. Чөнки болай битараф булып яшәү үзе искелек ягында торып каршылык күрсәтүчеләргә ярдәм итүнең бер төре…
Ә Габдрахман Сәгъди үзенең «Татар әдәбияты тарихы» дигән китабында мине: «ул, революцияне ясаучылардан түгел, бәлки гаҗәпләнеп каршы алучылардан гына», — дип раслый. Шатланып каршы алу да начар нәрсә түгел, әлбәттә.
Хикмәт минем хакта ялгыш язылуда гына түгел. Иң мөһиме менә нәрсәдә: ул китап, авторның дәгъва итүенә карамастан, марксизм-ленинизм яктылыгы астында язылмаган. Шуның нәтиҗәсендә бу китапта, Октябрь революциясе җилләре белән тарих чүплегенә себереп түгелгән барлык ак эмигрант чүп-чарлар да кергәннәр. Октябрь революциясенә кадәр үк хезмәтчән халык массаларына дошманлык күзе белән караган һәм аларның байлар тарафыннан талануын «милләт интересы өчен» дип дөресләп көн күрүче буржуа язучылары да китапта урын алганнар. Бу тарихи чүпләр бөтен гомерләре буенча татар һәм башкорт халыкларын рус халкына каршы куярга маташтылар. Алар безнең арага пантюркистлык идеясе таратырга теләделәр. Азактан килеп империализм ялчысына әйләнделәр һәм Төркиягә барып сыендылар. Бу хәл үзе генә дә аларның кем икәнлекләрен бик ачык күрсәтеп тора…
Хәзер һәммәсе дә аңлашыла, — диде Гафури, ерактагы тауларга карап.—Димәк, теге җыелышта миңа ыргытылган ташларны теге малай шушы китаптан алган булып чыкты…
— Китаптагы шундый игътибарсызлыклар, — дип өстәде аннары Гафури, — мәсьәләне тирәннән уйламаучы һәм ерактан күрә белмәүче җиңел-җилбәзәк кешеләргә яшьләрне бутарга, ялгыш карашларга төшерергә юл ачалар, — диде.

Карт чыршы күләгәсендә

1929 ел. Август.
Мин Ялтадагы «Красная Заря» пансионында ял итеп ята идем. Мәҗит Гафури белән Гариф Гомәрдән телеграмма килеп төште. Алар мин яткан пансионнан үзләре өчен ике путевка алуны сораганнар, һәм булу-булмавы турында ашыгыч рәвештә хәбәр итәргә кушканнар. Телеграмманы тоттым да Галимҗан Ибраһимовка йөгердем. Чөнки үземнең путевканы да мин аның ярдәме аркасында гына алган идем.
Бөтен гомере буенча халык тормышының иң үзәгендә кайнарга яраткан һәм әдәбият мәйданында һәрвакыт актив көрәшкән һәм ару-талуны белми эшләгән Галимҗан Ибраһимов өчен стройдан чыгып һәм иптәшләреннән аерылган хәлдә Ялтада авырып ятудан да авыр язмыш юк иде бу вакытта. Каләмдәш иптәшләреннән аерылып яшәү аның өчен өстәмә бер авыру иде.
Менә шуңа күрә дә ул Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан һәм башка җирләрдән Ялтага ял итәргә килгән кешеләрне бик шатланып кабул итә. Үзен кызыксындырган бөтен хәлләрне сораша. Бөтенесе белән хәбәрдар булып тора иде.
Мәҗит Гафуриның Ялтага килергә җыенуын хәбәр иткән телеграмманы Галимҗан Ибраһимов бик шатланып каршы алды.
— Кулдан килгән барлык чараны күрергә, Гафури өчен путевка табарга кирәк. Элек пансион директорының үзе белән сөйләшеп карарбыз, әгәр дә Гафуриның кем икәнлеген аңламый киреләнсә, шәһәр комитеты секретарена мөрәҗәгать итәрбез. Анда Гафури әсәрләрен укып үскән һәм аңлый торган культуралы егет эшли, — диде ул телеграмманы кулында тоткан килеш.
Ләкин эш шәһәр комитеты секретарена барып җитмәде. Гафурига путевка алыр өчен Галимҗан Ибраһимовның үз сүзе дә җитте. Путевка мәсьәләсе хәл ителү белән Ибраһимов мине, Гафурига хәбәр итәр өчен, телеграфка ашыктырды.
Кырымда август азакларында була торган эссе көннәрнең берсе иде. Кеше мәшәкатьләргә яратмый торган гади табигатьле Гафури, Ялтага алдан хәбәр итмичә, көтмәгәндә килеп төште. Юл тузаннарыннан котылып, өстенә ак костюмын киеп алу белән, Гафури үзенең Галимҗан Ибраһимовка сәлам бирергә барырга теләвен белдерде. Ләкин безгә каты режим астында яшәгән авыру язучының көндезге аштан соңгы хәл җыю сәгатьләре үткәнен көтәргә кирәк иде. Гафурига бу вакытны үткәрү бик җиңел булмады. Каты авырып сафтан чыккан Ибраһимовка ул тирән ихтирам белән карый иде. Хәзер исә аеруча нык сагынылган. Галимҗан Ибраһимов белән күрешергә бару сәгатьләрен җиткерә алмыйча ул балалар түземсезлегенә барып җитте.
Без Галимҗан Ибраһимов яши торган Халтурин урамындагы бишенче номерлы йортка барып кергән чакта, кояш үзенең көндезге горурлыгын югалткан иде инде. Таш баскычлардан күтәрелеп йортка кердек тә ул яктагы аллея буйлап алга атладык. Гадәтенчә, карт чыршы күләгәсендә утырган Галимҗан Ибраһимов Гафурины күрү белән үк танып, аңа таба килә башлады. Аның шулай үзенә таба килүен күргән Гафури кинәт үзгәреп китте. Үзенә таба йөгереп килгән баласын егылып калганчы тизрәк тотып алыр өчен ашыккан бер атасыман, дулкынланып, адымнарын тагын да тизләтебрәк атлый башлады. Бер-берсенә таба шулай ашкынып атлаган ике өлкән язучының күрешү минутларында уңайсызламас өчен, Гариф Гомәр белән без бераз арткарак калдык.
Иң элек алар бераз кочаклашып тордылар. Аннан Гафури Галимҗан Ибраһимовның маңгаеннан үбеп алды. Кулларын кысыштылар. Артык дулкынланган Галимҗан Ибраһимов күзләреннән яшьләре мөлдерәп төшкән Гафуриның кулларын тоткан килеш:
—    Кирәкмәс иде, Гафури, мин бит бик чирле кеше, сакланырга кирәк,  сезгә дә йога күрмәсен тагын, — диде.
Моңа каршы Гафури Галимҗан Ибраһимовны култыклап алды да:
—    Юк, ихлас белән үпкән чакта    бернәрсә дә булмый ул, — дип җавап кайтарды.
Алар култыклашкан хәлдә карт чыршы төбендәге скамьяга барып утырдылар. Галимҗан Ибраһимов тизрәк самовар куярга кушты. Гафури тагын да Галимҗан Ибраһимовны баштанаяк бер карап алды:
—    Чынын әйтергә кирәк, сезнең    сәламәтлегегез турында бит анда, бездә әллә нинди коточкыч    хәбәрләр сөйлиләр. Шул сәбәпле мин сезне күз алдыма начаррак итеп китерә идем әле. Болай булгач, эшләр аякка басу юлына  төшкән  булырга  кирәк, — диде,  сул кулын Галимҗан  Ибраһимовның  тезләре   өстендә   салынган кулларына куеп.
Галимҗан Ибраһимов авыруының ничек башланып китүен, ничек аяктан егылуы һәм Ялтага нинди хәлдә килеп төшүенең тарихын сөйләп алды. Аннан Ялтадагы дәвалану шартларын аңлатканнан соң:
—    Бик күптән инде эшче средага якынаерга, ныграк танышырга тели идем. Шуңа күрә, монда килгәч электростанция партия оешмасына учетка кердем, — диде.
Ләкин тыныч кына кыяфәттә башланган бу әңгәмәнең азагы Галимҗан Ибраһимов өчен берникадәр иске җәрәхәтне кузгату төслерәк булып китте. Чөнки Гафури — Галимҗан Ибраһимовның кичерешләрен чын күңелдән уртаклашу максаты белән — үткән елгы юбилей көннәрендә булган кайбер чыгышларын хәтергә төшереп:
—    Бер авыру гына булса, аны   җиңүе   дә ул кадәр авыр булмас иде, ләкин авырткан башка тимер тарак, дигәнсыман, кайбер интригант    бәндәләр    бит шундый моментларда, синең дошманың булган    авыруыңа ярдәм итеп, икенче яктан һөҗүм итә башлыйлар, — дигән иде, Галимҗан  Ибраһимов кабынып киткәндәй булды.
Тәүдә ул, түбән таба карап кулындагы елан башлы таягы белән җирне чокыштырып торды, аннан Гафурига карап:
—    Әй, Гафури, әгәр дә бөтен этләр дә белеп өрсәләр, абзарга бервакытта да бүре керә алмас иде. Ләкин бит берсе белеп өрсә, бишесе, шуңа ияреп, бөтенләй белмичә өрә. Кайберәүләр  инде, шундый  буталчык вакыттан файдаланып, болганчык суда балык тотып калырга тырышалар.
Күп яшәгән һәм озак эшләгән кешеләрнең дуслары да күп була, дошманнары да аз булмый. Казакъ халкының кайсыдыр бер акыны шундый хәлләргә карата:
Тик ятсаң ялгышмыйсын, алдашмыйсын,
Көрәштә  кемнәр гафил  китми,  энем, —
дип әйткән бит.
Шуның кебек тик ятмагач, кайбер чакларда ялгышып та кителә инде, шулай. Ләкин хикмәт бит анда түгел. Хикмәт икенче бер нәрсәдә. Берәүләр аңлы рәвештә контрреволюцион этлек эшлиләр. Икенче бер кешеләр шул контрреволюционерларга каршы көрәшкән чагында хаталаналар һәм абынып китәләр. Менә шул ике нәрсәне аера белергә һәм бутамаска кирәк. Булмаса бездә хәзер кайбер артык «кызыл» булып күренергә тырышкан тәнкыйтьчеләр мине тәнкыйтьләү пәрдәсе астында ак эмигрантларны мактауга кадәр барып җиттеләр. Моны бит башларында партия членнары утырган һәм партия оешмаларының органнары булган газеталар шулай эшләделәр. Без шул Колчакка, ак эмигрантларга каршы үлем сугышы алып барган чакта бу тәнкыйтьчеләр кайсы фронтларда сугыштылар икән? Коммунист редакторлар, әгәр дә аларның башлары группа сугышлары белән исермәгән булса, шул турыда аз гына булса да уйларга тиешләр иде бит. Бу сүзләр бигрәк тә Уфа редакторларына карата әйтелә.
Үзегез беләсез, гадел тәнкыйтькә җан фида. Ләкин начар максат белән эшләнгән әдәби хулиганнарның һөҗүмнәрен күтәрү җиңел эш түгел. Бигрәк тә авыру кеше өчен. Ләкин шунысы бар: зур кәрваннар урамнан үтеп барган чакта кәрван башлыклары капка астыннан баш тыгып өргән көчекләрнең тавышларын ишетмиләр һәм игътибар да итмиләр, — диде, тавышына горурлык төсе биреп.
Галимҗан Ибраһимовны тыңлап, үзе нәрсәдер хәтерләп, уйланып утырган Гафури баядан бирле бармаклары арасында әвәләп утырган яфракны җиргә ыргытты да:
— Аларга бит халык барыбер ышанмый. Тик алар нервларны гына какшаталар һәм эшләргә уңайсызлыйлар, — диде. Галимҗан Ибраһимов аның бу сүзләреннән соң, ябык битләрен җыерчыкландырып көлде дә, тавышына бөтенләй икенче төс биреп:
— Әйдәгез, Гафури, мондый күңелсез нәрсәләр турында сөйләшмик әле, — диде һәм чәй өстәле янына керергә тәкъдим ясады.
Ике катлы өйнең Галимҗан Ибраһимов яши торган ягына кереп, чәй өстәле тирәсенә утыргач, сүз бер группа татар совет язучыларының Казан — Баку — Тбилиси — Симферополь — Харьков һәм Мәскәү шәһәрләре арасында башланган сәяхәтләре турында барды. Карт язучылар бу сәяхәтнең халыклар дуслыгын ныгыту һәм культура бәйләнеше ягыннан булган әһәмияте турында сөйләштеләр.
Әдәби үзенчәлекләре, стиль башкалыклары, талантлары һәм характерлары ягыннан бөтенләй төрле-төрле булган бу ике карт язучының үзара булган мөнәсәбәтләрен һичбер аңламыйча, читтән генә карап торган кешеләр дә бу күрешүнең самимилеген сизмәскә һәм аңламаска мөмкин түгел иде.
Бу вакытка кадәр мин, революциядән элек тә һәм соң да, Гафуриның Галимҗан Ибраһимов адресына карата булган һичбер чыгышын хәтерләми идем. Болай, сөйләшкән чакта да ул Галимҗан Ибраһимовка һәрвакыт теләктәш булып сөйләшә иде. Хәтта теге яки бу мәсьәләләр турында үзенең позициясен һәм карашларын билгеләгән чакларда да ул Галимҗан Ибраһимовка карап эш итә иде. Мәсәлән, яңалиф мәсьәләсендә шулай хәрәкәт итте. Гафури башта бу мәсьәләгә Галимҗан Ибраһимовча карады. Уфада булган бер җыелышта яңалифкә каршы чыкты.
Гафуриның күпчелек шигырьләре Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендә чыккан газеталарда басылдылар. Галимҗан Ибраһимов 1919—1920 елларда, революциядән соң әдәби еллыкларга йомгак итеп язган мәкаләләрендә, Гафуриның әдәби эшчәнлегенә һәрвакыт уңай бәя биреп килде. Мин әйтергә телим, бу ике язучыны революция якынайтты. Октябрь революциясенә үзләренең мөнәсәбәтләрен билгеләгән чакта һәр икесенең дә бер лагерьда булулары аларны шулай дуслаштырды. Бу турыда Галимҗан Ибраһимов 1921 елда «Эшче» поэмасына язган кереш сүзендә үзе дә бик ачык итеп әйтте. Шуның өстенә бу кереш сүз ул чакта Гафуриның нинди юллар аша иске дини фанатизмнан иҗтимагый революциягә килүен күрсәтә торган беренче караш иде. Галимҗан Ибраһимовның бу мәкаләсендә аның Гафури иҗатына һәм иҗади эволюциясенә булган карашы бик ачык рәвештә ярылып ята. Икенче яктан Галимҗан Ибраһимовның бу мәкаләсе, аның үзе өчен дә, поэзияне аңлаудагы үсүен һәм «Татар шагыйрьләре» китабындагы хаталарын төзәтү юлында алга китүен раслый торган бер хезмәт булып калды.
Бу ике карт язучы шулай очрашкан чагында минем башымнан әнә шундый уйлар агылды.
Мәҗит Гафури Галимҗан Ибраһимов янына берничә тапкыр барып утырды. Без аның ялгыз гына барырга теләвен бик җиңел аңладык. Шул сәбәпле, аңа ияреп барып, ике карт язучының сөйләшүенә җайсызларга теләмәдек. «Әйдә, үзара иркенләп сөйләшсеннәр инде бу әдәбият ветераннары!» — дип уйладык.
Беркөнне Гафури шулай Галимҗан Ибраһимов янына киткән җиреннән шагыйрь Гадел Кутуйны ияртеп кайтты. Гадел Кутуй Галимҗан Ибраһимовка сәлам бирергә һәм «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясенең тапшыруы буенча язучының Ялтадагы тормышы турында очерк язар өчен килгән иде. Гадел Кутуй сәяхәткә чыккан татар язучыларының Кырымга килеп җитүләрен һәм Ялтадан унбиш километрдагы санаторийда бер атнага ял итәргә туктауларын хәбәр итте.
Кутуйның аягы җиңел булды: Галимҗанны сагынган һәм хөрмәтләгән язучылар, санаторийдагы хәл җыю срокларын да тутырмыйча, Ялтага килә башладылар. Иң элек Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова, аннан соң Галимҗан Нигъмәти килеп җитте. Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмова диңгез буе урамындагы гостиницага тукталдылар. Галимҗан Нигъмәти Галимҗан Ибраһимовларга урнашты. Бу кичне Кави белән Сәрвәр Мәҗит Гафурины кунакка чакырдылар. Алардан Галимҗан Нигъмәти Гафурины Галимҗан Ибраһимовларга алып китте. Шул сәбәпле бу төнне Гафури санаторийга бары тик таң алдыннан гына кайтты.
Икенче көнне Ялтага Ш. Камал, М. Гали, Һ. Такташ, К. Тинчурин, Г. Гали, С. Сәйдәшев, Ш. Шамильский, М. Әмир, Г. Толымбайский, Г. Иделле, 3. Гали, И. Рәми, Д. Фәтхи һәм башкалар килеп җиттеләр.
Казаннан берьюлы унсигез язучының Ялтага килеп төшүе, гомер буе хезмәт, иҗат һәм көрәш эчендә кайнап яшәргә гадәтләнгән, ләкин вакытлыча сафтан чыгып авырып яткан Галимҗан Ибраһимов өчен кечкенә шатлык түгел иде.
Галимҗан Ибраһимов яшәгән өйнең киртәсе кунак белән тулды, һәркем авыру язучыга якын килергә, ничек тә булса аңа җылы сүз әйтергә тырыша. Галимҗан Ибраһимов та һәрбер кунакка    аерым игътибар    итәргә һәм хәлен белергә тели. Вакыт бик кыска. Тегендә, диңгез буе урамында кунакларны Симферопольгә алып китәчәк машиналар көтеп торалар. Сәяхәтчеләрнең бер җитәкчесе булган Кави Нәҗми кунакларны ашыктыра. Чөнки  билгеләнгән сәгатьтә    китми  калу  аларны    шулай хөрмәтләп, машина белән тәэмин иткән партиянең Ялта шәһәр комитеты һәм шәһәр Советы башкарма комитеты алдында яхшы түгел. Җитмәсә тагын фотограф та  әйтелгән сәгатьтән соңлап килде. Ул килеп җиткәч, Кырымның аяусыз кояшы тагын тыңламый йөдәтте.  Сәяхәтчеләр   арасындагы  һәвәскәр    фотографлар  Галимҗан Ибраһимов белән Гафурины арытып бетерделәр. Җитмәсә,  тагын бик    озак маташтылар.     Осталыклары    шул чаклы гына булырга кирәк. Ә вакыт үтә дә үтә.
Бер машинага утырып китә торган кешеләр бер-бер артлы булып Галимҗанның кулын кыса башладылар. Закир Гали үзенең фотоаппаратын китереп куйган да аларга Галимҗан белән хушлашырга мөмкинлек бирми. Килеп кергән чакта бик кәефле булып күренгән Һади Такташ китәр вакыт җиткәч, нишләптер, күңелсезләнә башлады.
Бик кыска сроклы булган бу очрашу Галимҗан Ибраһимов өчен бик күңелле дә, бик күңелсез дә булды. Бөтенесеннән бигрәк, ул шушы минутта үзен сәламәт итеп күрәсе килде. Дуслары һәм туганнары белән бергә шаулашып Мәскәүгә, Казанга һәм туган җиргә таба карап китәргә теләве әллә каян сизелеп тора иде аның.
Галимҗан Ибраһимов һәм Мәҗит Гафури белән иң азактан Һади Такташ, Гадел Кутуй, Гомәр Галиләр хушлаштылар. Галимҗан Ибраһимов аларны, улы Рөстәмне җитәкләп, капкага чаклы озата килде.
Гафури безнең белән бергә кунакларны машинага чаклы озата барырга теләсә дә, Галимҗан Ибраһимов:
—    Сез арып йөрмәгез инде, Гафури, яшьләр һәм сәламәт кешеләр барсыннар. Гөлсем, син чәй әзерләү хәстәрен күр, Гафурины чәй эчереп җибәрик, — дигәч, торып калды.
Без диңгез буе урамына барып җиткән чакта Ш. Камал, М. Гали һәм И. Рәмиевләр утырган машина кузгалып китте. Без озатып бара торган язучылар утырып китәчәк машина килеп җитмәгән иде әле. Без Гариф Гомәр белән шул моменттан файдаланып, каршыдагы кибеттән тиз генә өч килограмм виноград үлчәтеп алдык та машинага утыргач кына, Такташка илтеп тоттырдык. Ул берникадәр аптырабрак калды һәм:
— Монысы нәрсә тагын? — дип сорады. Моңа каршы без:    
— Виноградның Гомәр Хәйям мактаган    ачы сулары белән кунак итәргә вакыт булмады. Шуның өчен бу сезгә юл сусыны булсын, — дидек һәм дусларга хәерле юл теләп калдык. Такташ бик   ихласлык белән кычкырып көлеп җибәрде.
Бу сәяхәтче язучыларның шаулашып Ялтага килеп төшүләре дә, ашык-пошык китеп барулары да төштә генә була торган бер хәл кебек булып калды. Гариф Гомәр белән без үзебезнең санаторийга әйләнеп кайткан чагында, егермедән артык татар һәм башкорт совет язучысының шулай матур Кырымда килеп очрашуы турында хәйран калып, зур нәтиҗәләр чыгара-чыгара сөйләшеп кайттык. Чөнки революциягә чаклы биредә безнең кебек гади шагыйрьләр һәм журналистлар түгел, Тукай һәм Гафури кебек халык шагыйрьләре дә килеп дәвалана алмаганнар. Моның өчен без бер яктан сөендек, икенче яктан көендек. Без кайткан чагында Мәҗит Гафури санаторийда юк иде әле. Аны бик яхшы кунак итеп Гөлсем ханым үзе китереп куйды.
Безне иртәнге машина белән озатырга булдылар. Шул сәбәпле без, юл әзерлекләренә бәйләнешле барлык эшебезне кичтән үк бетереп куярга тиеш идек. Иң зур һәм авыр эшебез Галимҗан Ибраһимов белән хушлашып, аны ялгыз калдырып китү иде. Алдан сөйләшү һәм Галимҗан Ибраһимовның үз билгеләве буенча без аның белән кичтән барып хушлаштык. Юл чәе эчкән чагында Гафури белән Галимҗан Ибраһимов Башкортстан табигатенең, бигрәк тә Дим һәм Агыйдел буйларының матурлыгы турында сөйләштеләр. Галимҗан Ибраһимов соңгы тапкыр 1920 елда Дим буендагы Абдулла авылында булуын сагынып хәтерләде.
Хушлашу минутлары якынайганнан-якынайды. Ике карт язучы арасында барган әңгәмә һәм бер-берсенә бирелгән сораулар вакытны моңсулата баралар иде.
Бу хакта алар арасында моңача булган очрашуларда сүз булгандырмы, юкмы, белмим. Чәй табынының азагында Гафури иң азаккы сорау итеп Галимҗаннан:
—    Авыруың, тормышың һәм кәефең турында кызыксынган кешеләргә сөйләрбез инде, ә менә: «Иҗади эшләре ничек тора? Кулына   каләм   тота    аламы   икән?» дип сорасалар, ничек итеп җавап бирербез икән? — дип сорады.
Галимҗан Ибраһимов көлемсерәп бераз уйланды да:
—    Өметсез түгелмен. Бик    аз гына мөмкинлек табу белән «Безнең көннәр» романының икенче томын, «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» әсәренең икенче китабы булган «Октябрьда татарлар»    һәм «Әдәбият кануннары»ның   яңа басмасын  карап чыгачакмын.  Бу
әсәрләр нигездә язылып беткәннәр. Тик минем яңадан бер
кат эшләп чыгуымны гына көтеп яталар, — диде.
Шуннан соң без аңа тизрәк савыгу теләдек. Ул туган якларга сәлам тапшырырга кушты.
Мәскәүдә Мәҗит Гафури Татарстанның ВЦИК янындагы вәкиле Сәйфи Бәдриев иптәшнең квартирасына тукталды. Сәйфи Бәдриев аны Курск вокзалына килеп каршы алды.

Гасырлар аша яңгырый торган тавыш

Кыш. 1930 елның январь азаклары. Тышта күз ачкысыз сылашма буран. Җилнең кай якка искәнен һәм карның җиргә ничек төшкәнен күрергә һич мөмкин түгел. Бер карасаң җил каршыдан исә. Ул арада булмый, йөзеңне яшерергә өлгермисең, кар тузаны яннан китереп бәрә. Ике урам кисешкән җирдә очрашкан һава агымы, диңгез суларын мәрмәр баганалар итеп күккә күтәргән көчле өермә төсле, кар тузаннарын бөтерелдереп тора да сызгыра-сызгыра бер якка китеп югала…
Әкрен генә шакуга карамастан, ишекне бик тиз ачтылар. Парадный ишекне ачарга чыккан кеше, килүченең кем икәнен дә сорамыйча, элгечне ычкындырды да, кире кереп тә китте. Мин аны күрми дә калдым. Ике ишек арасында киемгә сылашкан карны тиз генә каккалап алдым да онга буялган тегермәнче төсле, өйгә кереп киттем. Юлчыны көтеп ишек төбендә торган Зөһрә ханым авыл толыбына уранып килеп кергән кешене күргәч, ишекне нигә ачканына уңайсызлангансыман, башта берникадәр аптырап калды. Бары тик толыпның якасын төшергәч кенә:
—    Абау, нәрсә  бу төсле адәм куркытып йөрисең, — дип үзенә генә хас   җанлылык белән шаулап, кычкырып көлеп җибәрде.
Әллә шушындый буранлы көнне килеп кергән кеше, әллә ишек төбендә көлешкән тавыш кызыксындырды. Эчке бүлмәдән Гафури килеп чыкты. Күз ачкысыз буранда көтмәгәндә килеп керүем аңа бик сәер тоелды булырга кирәк. Ул күзлеге аркылы миңа төбәлде:
— Нәрсә син, әллә күземә күренәсеңме?.. Әллә берәр көтелмәгән мөһим эш килеп чыктымы?
— Начар эш артыннан йөрмим. «Октябрь» журналының меңләгән укучылары исеменнән вәкил булып килдем, — дигән идем, Гафуриның кызыксынуы көчәя төште. Ул миңа таба берничә адым атлады да, тавышына
җитдилек биреп:
— Нәрсә бар, нигә тизрәк әйтмисең? — диде һәм, күзлеген салып, кулына алды.
— Журнал редакциясе  чираттагы номеры өчен «Шагыйрьнең алтын   приискасында»    исемле   повестегызның дәвамын көтә, журналның секретаре шагыйрь Сәлах Кулибайны җибәргән идек, нигәдер бирмәгәнсез.    Ашыгыч рәвештә шуны алырга килдем, — дидем. Ул көлеп кулын
селтәде дә, кинәт борылып, залга кереп китте.
Гафури үзе укый торган китапка һәм язып утырган-кәгазьгә икенче бер кешенең күз ташлавын яки аларны алып каравын гомере буена яратмады. Шуның белән бергә, ул, башлаган әсәрен язып бетермәс борын, планнары белән уртаклашмый һәм бер кешегә дә күрсәтмичә «сер» итеп саклый торган кеше иде. Аның бу гадәтен яхшы аңлаганга күрә, мин, читләтеп кенә булса да, шагыйрьнең язу өстәлендә чәчелеп яткан кәгазьләргә, китап һәм журналларга күз йөгертеп үттем. Өстәл өсте төзү материаллары тузылып яткан төзелеш мәйданын хәтерләтә иде. Боларны күргәч мин эчемнән: «Әһә, монда; нинди булса да бер әдәби бина төзергә хәстәрлек бара икән», дип уйладым.
Гафури язу өстәле янына килде, ачылган битләре белән каплап куелган бөр китапны кулына алды, мин кергәндә шул китапны укып утырган, ахры, китап арасына кәгазь кисәге салды да өстәлгә кире куйды. Бу китап В. Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» исемле поэмасы иде. Өстәлдәге башка китаплар арасында минем күзләремә һ. Такташ, Кави Нәҗми, X. Туфан һәм Г. Кутуйларның шигырь җыентыклары ташландылар. Бу китапларны күргәч, аның нәрсә булса да язарга әзерләнүе турындагы уем көчәя төште.
Гафури, электән үк үзен биләгән фикерләреннән аерыла алмагансыман, нәрсәдер уйлаган бер хәлдә, бу китапларны тәртипкә китереп, өеп куйды.
Мин, уңайсызланып:
— Гафу итегез, эшегезне бүлдердем ахры.    Утырып тормыйм, әгәр дә    әзер булса, алырга   килгән    нәрсәне бирегез дә китим, башка   йомышым   юк минем, — дигән идем, ул тыныч, кына елмайды.
— Шушындый йончулы көндә мәшәкатьләнеп килгәч,
ичмасам, азрак утыр инде. Дөньяның эше кайчан беткәне бар… Язучының   берчакта да эше   бетәргә   тиеш түгел, ләкин әле безнең арада ун тиенлек язып мең тиенлек масаеп йөрүче әдәби прогулщиклар аз түгел… — диде.
— Бар, әлбәттә…
— Бар гына түгел, бу хөрмәтле   исем белән   кайбер кешеләр хәтта кәсеп итәләр…
Мин аның, чынлап та, нәрсә белән шөгыльләнеп утыруын беләсем килү уеннан аерыла алмадым. Шул сәбәпле ул биргән сорауларга бик җәелмичә генә җаваплар кайтардым да, сүзне тагын аның үз тормышына, саулыгына һәм иҗат эшләре тирәсенә якынайтырга теләдем.
— Әллә берәр кызыклы    чыгыш ясарга  әзерләнәсез инде,  өстәлдә  яткан китаплар    шуны    аңлата, — дидем мин, аның күзләренә карап.
— Юк, чыгыш түгел, — диде ул, — яңа бер әсәр язарга да әзерләнмим. Иң элек   шушы башлаган   повестьны язып бетерергә кирәк әле. Башланган әсәр тоткарлыксыз язылып барган чакта икенче    эшкә тотыну гадәтем    юк
минем. Тимерне кызуында сугарга кирәк диләр бит.
Казанда кайсыбер картрак язучылар һәм тәнкыйтьчеләр яшьләргә карата саксызлык күрсәтәләр. Хәтта көлебрәк караучылар да бар. Бу караш бигрәк тә 1920 елның бу ягыннан башланып китте. Барлык шагыйрь дә Тукайча, Дәрдмәндчә яки Фатих Әмирханча гына язарга тиеш түгел бит инде. Бу кешеләр яшьләрнең эзләнүләрен яратмыйлар. Аларны үз зәвыкларына килештереп яза торган кешеләр итеп кенә калдырырга телиләр. Бәлки мин ялгыша торганмындыр, ләкин яшьләрнең эзләнүләренә аркылы төшәргә ярамый. Әгәр без башта ук Бакырганыйча яки Мөхәммәдиячә генә яза башласак һәм шуны дәвам иттерсәк, нәрсә булыр иде? Әгәр дә Тукай башта яза башлаган тел белән калса, бүгенге Тукай булмас иде. Кайсыбер карт язучылар менә шуны оныталар. Әйдә, яшьләр эзләнә бирсеннәр, — диде Гафури бөтенләй ачыла төшеп.
Ул бераз уйга калгандай булды, үзенең сөеп тарта торган «Наша марка» папиросын кабызып, төтенне өскә таба өрде дә, Маяковскийның поэмасын тагын кулына алды. Аның күз карашы, тавышы үзгәрде…
Гафури, китапны актарып, үзе эзләгән бер битен тапты да, күзлеген төзәтә төшеп, ниндидер юлларның читләренә каләм белән сызып куйды. Аннан тантаналы бер тавыш белән:
—    Мә, укып кара әле, шушы юлларны! — диде.
«Я
себя
под Лениным чищу, чтобы плыть
в революцию дальше…»
—    Бу юлларны бит Маяковскийдан башка шагыйрь шулай матур итеп әйтә алмый… Партиягә, Совет властена бирелеп хезмәт итү өчен, менә кемнән үрнәк   алырга кирәк… Миңа, гомер буена Пушкинны, Некрасовны укып
гадәтләнгән кешегә, Маяковскийны    укуы җиңел   түгел, әлбәттә. Ләкин кабатлап укый торгач, гадәтләнә башладым. Язучы бит инде бер кеше өчен генә язмый,    бәлки миллионнар өчен иҗат итә. Аннан соң, нинди генә яңалык булмасын,    каршылыкка очрамый калмый.    Әдәби тормышта да шулай ул. Моның өчен бер дә ерак китәсе юк. Унтугызынчы гасыр азагында рус прогрессив культурасының, классик әдәбиятының йогынтысы   нәтиҗәсен
дә, гади халык теленә якынайтып   язарга    тырышылган
яңа әдәбиятның башлангыч әсәрләре барлыкка килә башлады. Бу башлангычларны иҗат иткән Каюм Насыйриның тәүге язмаларын әлегә кадәр дини мөнәҗәтләр укып килгән кешеләр: «Урам теле белән язылган сафсаталар»,
дип нәфрәтләнеп каршы алдылар.
Шуңа күрә дә хәзерге көндә кайбер кешеләрнең, хәтта кайсыбер шагыйрьләрнең Маяковскийга һәм аннан өйрәнергә тырышкан Һади Такташ, Кави Нәҗми, Хәсән Туфан һәм Гадел Кутуй кебек язучыларга начар күз белән караулары бик табигый. Бөек Октябрь революциясе каты көрәш белән генә үзенең эчке һәм тышкы дошманнарын җиңеп чыкты. Шулай булгач инде, аның идеясен җырлаучы яңа поэзия дә шул юл белән барачак. Искелекнең беркайчан да корал ташлап үзлегеннән генә бирелгәне юк бит инде…
Маяковскийның поэтик тавышына килсәк инде, ул, нәкъ «Аврора» тупларының тавышларысыман, үзенә каршы булган бөтен тавышларны җиңә, каплый һәм йотып юк итә торган көчле бер поэтик тавыш. Аның тавышы гасырлар аша киләчәккә, коммунизм елларына яңгырап ишетеләчәк, — диде Гафури, поэманы тагын да югарырак күтәреп…

Көндәлек дәфтәрдән…

1917 ел, август.
Революциядән соң Уфада спектакльләр һәм әдәбият кичәләре ешаеп киттеләр.  Җәй урталарында, корбан бәйрәме уңае белән «Ирек»челәр «Җир һәм ирек» кичәсе уздырдылар. Монда кичә башлану алдыннан Галимҗан Ибраһимов сүз сөйләде. Бу кичәнең беренче бүлегендә «Адашу» исемле бер пәрдәлек пьеса уйналды. Рольләрне Мәхмүт Нуриманов, Абруй ханым Сәйфи һәм печатник Гали Исхаковлар башкардылар. Концерт бүлегендә яшь җырчы Миргазиян Шиһабов, Абруй ханым Сәйфи, артист Гыйлаҗ Казанский, Мәхмүт Нуриманов һәм башкалар катнаштылар.
Бу кичәдән соң күп тә үтмәде, «Алга»чылар кичә уздырырга хәзерлек күрә башладылар. Бу кичә бер яктан «Алга» газетасының экономик хәлен яхшырту һәм вакытында чыгуын тәэмин итү максатыннан чыгып эшләнсә, икенче яктан хезмәт халкы арасында политик тәрбия һәм пропаганда эшләрен көчәйтү интересыннан чыгып эшләнде. Газета редакциясе «Алга» кичәсенең оештыру эшләрен һәвәскәр артист Мәхмүт Нуримановка тапшырды. Мәхмүт Нуриманов иң элек репертуар сайлады, кичәнең программасын төзеде һәм яшьләр арасыннан башкаручы-һәвәскәр артистлар тапты.
«Алга» кичәсе 1917 елның 11 августында приказчиклар клубында булды. Пәрдә күтәрелү белән сәхнәгә очынып Баһау Нуриманов чыгып басты. Ул большевиклар партиясенең максатлары турында сөйләде, татар һәм башкорт эшчеләрен большевиклар партиясе тирәсенә тупланырга чакырды. «Бетсен империализм сугышы!» — дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.
Кичәнең беренче ике бүлегендә: «Тоткынлыктан котылу» һәм «Имчеләр корбаны» исемле берәр пәрдәлек пьесалар уйналды. Соңгы бүлектә концерт булды. «Тоткынлыктан котылу» пьесасын Мәхмүт Нуриманов русчадан тәрҗемә итеп сәхнәләштергән иде. Һәр ике пьесада да баш рольләрне ул үзе башкарды. Калган рольләрне Әхмәт Хәбиби, Маһирә Мирвәлиева, Кәшфи Карипов, Фатыйма Бикмөхәммәтова иптәшләр башкардылар. «Тоткынлыктан котылу» пьесасында Мәхмүт Нуриманов төрмәдә яткан эшче-революционер ролен, Маһирә Мирвәлиева студентка, мин студент ролен башкардык. Концерт бүлегендә Маһирә Мирвәлиева: «Эскадрон», «Шәүрә килен» көйләрен җырлады. Мин үземнең «Алга», «Хаиннәргә» һәм «Ахыры заман» исемле әсәрләремне һәм Бабичның «Мөселман» дигән көлкесен сөйләдем.
Мәхмүт Нуримановның бу бүлектәге номерлары Гафуриның «Бетсен сугыш», «Икмәк» һәм «Кызыл Байрак» шигырьләреннән генә тора иде. Без Мәҗит Гафурины бу кичәгә Мәхмүт Нуриманов белән икәүләшеп барып чакырдык. Кичә беткәч, Гафури сәхнә артына кереп, шигырьләрен яхшы укыган өчен, Мәхмүт Нуримановның кулын кысып рәхмәт әйтте.
Икенче көнне «Шәрык» типографиясенә баргач мин төнлә безнең кичәдән кайткан чагында Гафури белән булган хәлләрне ишетеп гаҗәпкә калдым. Бу айларда вакытлы хөкүмәт сугышны җиңгәнгә кадәр дәвам иттерер өчен барлык чараларны күрә иде. Ләкин солдатлар арасында сугышка каршы фикер көннән-көн үсә һәм дезертирлык көчәя бара иде. Дезертирларны тотар өчен кичләрен халык күп җыела торган бакчаларны, кино-театрларны солдатлар уратып алалар да документ тикшерер өчен ирләрне агач казарма дворына илтеп ябалар. Безнең кичәнең соңгы пәрдәсе ябылган чакта инде приказчиклар клубы әллә кайчан солдатлар белән әйләндерелеп алынган булган.
Солдатлар, клуб ишегеннән чыккан һәрбер кешене, кем булуына карамастан, урам уртасына җыя башлаганнар. Урамга чыгу белән Гафурины да эләктереп алганнар. Тарткалашып торган чакта, бәхетенә «хәрби шура» кешесе Габдулла Башмаков килеп чыккан һәм Гафурины кайтарып җибәргән. Шулай булса да почмак саен аңардан документ сорап йөдәткәннәр.
1917 ел. Декабрь.
Мәҗит Гафури типографиядә «Аваз» газетасының милләт мәҗлесенә килгән редакторы Шәһит Әхмәдиев белән сөйләшеп утыра иде. Заманында «Галия» мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимов белән бунтарь шәкертләр хәрәкәтенә җитәкчелек иткән һәм шуның өчен мәдрәсәдән куылган бу кешене мин беренче тапкыр 1916 елда «Галия»нең юбилеенда күргән идем.
Февраль революциясеннән соң Казанда аның редакциясендә чыга торган «Аваз» газетасында минем биш-алты шигырем басылды. Шәһит Әхмәдиевтән мин 1917 елның 6 июлендә түбәндәге хатны алдым:
«…Мәктүп (Мәктүп — хат.), шигырь һәм бер сум алтмыш тиен акчаңны алдым. Мин синең адресыңны белә алмый идем. Синең холуе калебтән (Холуе калебтән — чын, ихласлы йөрәктән.) язган шигырьләрең бертуктаусыз «Аваз»да басылып килделәр. Моннан соң да чын күңелле шагыйрь, мөхәрриргә ул халык мәйданы ачыктыр. Җырлагыз иптәш! Мәңге изелгән эшче, фәкыйрьләрнең керфекләрен күтәреп, йөрәкләрен йомшартыгыз, һәм, яңадан күңелсез тормышка атмасын өчен, мәгънәви коралландырыгыз! Гаибанә дуслык белән (Гаибанә дуслык белән — заочно дуслык белән.) кулыгызны кысам! «Аваз» шигырьләрнең юлына әлегә ун тиен генә бирер. Газета буш барыр. Бу шигырең «Җир»не басарбыз. Шигырьләрегез бераз җыелгач мәҗмуга итеп басарга кушармын. Әсәр өчен барлык шигырьләреңне җибәр, гонорарыңны әйтеп яз. Хуш, туганкай…».
Мин аның Уфага килүен ишетсәм дә, эзләп барырга кыюлыгым җитми тора иде. Болай килеп очрашу бик яхшы булды. Безне Гафури таныштырды. Шәһит Әхмәдиев мине үзе белән гостиницага алып китте. Анда баргач әлегә кадәр «Аваз»да басылган шигырьләрем өчен ун сум гонорар чыгарып бирде.
1920 елның җәендә «Шәрык ярлылары» газетасында минем «Тугайда» исемле лирик поэмам басылып чыкты. Бу көннәрдә Галимҗан Ибраһимов Дим буендагы Габдулла авылында хәл җыеп ята иде. Бу кечкенә поэма әдәби яңалыкларны бик зур игътибар һәм үзенә хас бер сизгерлек белән күзәтеп бара торган Галимҗан Ибраһимовның күзенә дә чагылган. Беркөнне «Шәрык ярлылары» газетасының редакторы Галә иптәш Ходаяров, минем өчен дулкынландыргыч бер яңалык итеп:
— Беләсеңме, поэмаңны Галимҗан Ибраһимов укыган һәм бик яраткан. Мондый таләпчән тәнкыйтьчедән шундый бәя алу кечкенә нәрсә түгел. Димәк, тагын да яхшырак нәрсәләр язарга кирәк, — диде.
Бу хәбәр, минем өчен, чыннан   да канатландыра торган хәбәр иде. Шуннан соң мин язып яткан «Авылда» исемле поэмамны тәмамладым да, туп-туры Казанга, Галимҗан Ибраһимов адресына җибәрергә батырчылык иттем.
Поэма 1921 елда «Кызыл Шәрык» журналының 9—10 номерларында басылып чыкты. Бу хәл карт һәм зур язучының яшь каләмнәргә ничек игътибар белән каравын күрсәтүче бер характерлы вакыйга булып калды.
1923 ел. Февраль.
Биш-алты ел буена Сәгыйть Рәмиевның бертөрле дә тавышы ишетелмәде. 1921 елда Мәҗит Гафурига язган хатында ул үзенең язмышы, кичерешләре, уйлары һәм иҗади планнары турында бернәрсә дә әйтмәгән иде. Менә шулай, зур бер шагыйрьне югалтып торган бервакытта «Башкортстан» газетасы Сәгыйть Рәмиевның, шагыйрь буларак, тере икәнлеген белдерде. Бу газетаның 1923 ел башларындагы бер номерында аның «Үзем һәм сүзем» исемле шигыре басылып килде. Бу шигырьдә мин аның элекке очкыннарны чәчрәткән:
Туры юллы көрәштем мин алла белән,
Гаршы-көрси ваттым сүздән балга (Балга — чүкеч.) белән.    .
Чөнки үзе бәндә мәхлугы булса да,
Патшаларга шул сакчы иде алдау белән, —
дигән юлларны укыдым.    
Уфага килгәч, «Башкортстан» редакциясендә Даут Юлтый миңа Сәгыйть Рәмиевның монда күчеп кайтуын һәм Башнаркомземга эшкә урнашуын әйтте. Без якшәмбе көн бергәләп Сәгыйть Рәмиевларга барырга булдык.
Вәгъдәләшү буенча мин иң элек Даут Юлтыйларга бардым. Аннан без Сәгыйтьләргә киттек. Бу чакта Сәгыйть Рәмиевлар хәзерге Салават бакчасы янындагы бер өйдә торалар иде.
Сәгыйть абзый белән Бану ханымнар безне ачык чырай белән каршы алдылар. Берничә бүлмәдән торган өй җыйнак, тыныч һәм, бай булмаса да, күңелдә яхшы тәэсир калдыра торган итеп җиһазландырылган иде.
Исәнлек-саулык сорашкач та Сәгыйть Рәмиев белән Даут Юлтый шахмат уйнау турында сөйләшә башладылар. Сәгыйть Рәмиевның шахмат белән кызыксынучы кеше икәнлеген белми идем. Алар шахмат уйнаган чакта мин Сәгыйть абзыйны күзәтеп утырдым. Ул үпкә чире белән авырый икән. Электән үк коңгырт йөзе, ябыга төшеп, саргайгандай тоелды.
Шахмат уены озакка сузылмады. Даут Юлтыйның осталыгы шахмат уйнарга булган теләгенә караганда бик күп кайтыш булып чыкты. Оста биючеләр бии белмәгән кешеләр белән парлашып мәйданга чыгарга яратмаган кебек, яхшы шахматчылар да яңа өйрәнергә маташкан кешеләр белән уйнаудан тәм тапмыйлар икән. Сәгыйть Рәмиев Даут Юлтыйның мөмкинлекләрен белеп алгач, уенны озакка сузмады. Бану ханым чәй урыны хәзерләгәнче үк шахматларны читкә алып куйды.
Мин Сәгыйть Рәмиевны әдәби мәсьәләләр турында сөйләтергә һәм әдәби планнарын белергә теләп, газетада басылган шигырен укыганлыгымны әйттем. Моңа каршы ул, берникадәр уфтангандай итеп:
— Болай гына, Газим Касыймов белән икебез арасында булган бер әңгәмәгә карата язылган һәм Тукай мәрхүм әйтмешли, тик ялан кулның эшеннән генә гыйбарәт булган бер нәрсә инде ул, диде.
Соңгы вакытларда мәшһүр «Спартак» романын татарчага тәрҗемә итеп ятканлыгын әйтте.
1924 ел. Җәй.
Ул көнне Уфаның Луначарский исемендәге бакчасында башка вакыт белән чагыштырмаслык рәвештә җанлылык хөкем сөрә иде. Җырчы Газиз Әлмөхәммәтев белән композитор Солтан Габәшинең концерты кешеләрне бу бакчага шулай күп итеп тартып китергән. Минем кебек авылдан килгән бер кеше өчен инде бу концерт бигрәк тә тансык иде. Мин бакчага бик иртә килгән булып чыктым. Бакчаны тамаша кылырга да, таныш-белешләр белән сөйләшергә дә вакыт җитәрлек иде. Ләкин сөйләшер өчен күз күргән кешеләр очрамадылар. Бакча капкасы төбендәге бер скамьяга утырып алдым да, кем дә булса берәр танышның килеп керүен көтә башладым.
Күп тә үтмәде, минем бәхеткә Мәҗит Гафури белән Зөһрә ханым күренде. Ләкин алар бакча капкасы алдына килеп җитү белән туп-туры кереп китмәделәр, бәлки, тукталып калдылар. Алар, ниндидер    бер егетнең, ул чакларда бик сирәк очрый һәм гарип   кешеләр    утырып йөри торган арбаны этәреп бакчага керткәнен көтеп, аңа юл биреп тордылар. Тик теге егет арбада утырган кешене бакчага алып кергәч кенә, Гафури   белән Зөһрә ханым,  арбага янәшәләп,  сөйләшә-сөйләшә атлый башладылар. Мин, башта аларга каршы    барырга    һәм күрешергә уйлаган идем. Ләкин шулай арбага утырган гарип бер кеше белән килеп керүләре мине бу хәрәкәттән туктатты. Тиз генә торып, кузгалып китә алмадым, алар мин утырган скамья турына килеп тә җиттеләр. Арбада утырган кешене мин газета,    журналларда    басылган    һәм, открытка рәвешендә сатылган мәгълүм рәсемнәре буенча танып алдым. Бу кеше атаклы язучы    Фатих    Әмирхан булып чыкты. Бу минутта мин әйтеп    аңлата алмаслык рәвештә бер дулкынлану кичердем.    Чөнки    мин Фатих Әмирханны шундый авыру бер кеше дип белми идем әле. Аны мин җиңел хәрәкәтле, шаярырга бик ярата һәм җитез атлап йөри торган бер кеше итеп күз алдыма китерә идем. Мин алар янына барырга уңайсызланып    калдым. Ләкин Гафури мине күреп алгач, барып күрешмичә булдыра алмадым. Фатих Әмирханның   кулы   миңа    артык йомшак бер кул төсле булып тоелды. Театр бинасы янына барып туктау белән үк, Фатих Әмирхан һәм Гафурины Башкортстан хөкүмәтенең җитәкчеләре   сырып алдылар. Моннан соң, концерт азагына чаклы,    алар   янына якын барырга мөмкин түгел иде инде. Шулай булса да мин тәнәфес араларында һәрвакыт бергә булган Гафури белән Фатих Әмирханны  күрмичә китәргә булдыра  алмадым.
1926 ел. Июль.
Мин хәзер «Яңа авыл» редакциясенә эшкә күчтем. Семья әле авылда, үзем Уфада яшим. Атна саен авылга кайтып-китеп йөрим. Бер ял көненә каршы мин авылга Даут Юлтый, Гариф Гомәр һәм журналист Гобәй Кушайларны кунакка алып кайттым. Бу эш алдан ук сөйләшү һәм хәзерләнү буенча эшләнде. Элек үзем станция белән авыл арасындагы 7 чакрымлык юлны җәяүләп кенә йөри идем. Кунаклар белән кайткач инде кече энем: Ахъяр безне үзенә Себердән алып кайтып биргән җирәбиясе белән Юматовода каршы алды. Бу елны арыш бик уңган иде. Без дуга биеклеге булып үскән арыш арасыннан кайттык. Шул вакыт Кушай шаярып:
— Менә ичмасам арыш, ягез, шагыйрьләр, шушы арыш турында шигырь языгыз, — диде. Без өчебез дә арыш турында шигырь язарга булдык. Ләкин бу договор тигез үтәлмәде. Гариф Гомәр белән мин яздым, Даут Юлтый язмады.
Якшәмбе көнне Дим буенда уздырдык. Көн буе мылтык атып тугайны төтен белән тутырсак та, үрдәк заты ала алмадык.
1926 ел. Март.
Мәҗит Гафури Сәгыйть Рәмиевның авыруы көчәеп киткәнлеген һәм хәзер больницада ятканлыгын сөйләде, 15 мартта без Сәгыйть Рәмиевны бик ярата торган шагыйрь Бәхтияр Мирзанов белән больницага киттек. Сәгыйть Рәмиев Иске Уфадагы өченче номерлы больницада ята икән. Авыру шагыйрь безне бик шатланып каршы алды. Элекке көнне генә Мәҗит Гафури, Газыйм Касыймов һәм типография эшчесе Гали Исхаковлар килеп хәлен белгәннәр. Шуның өчен бик канәгатьләнгәнлеген белдерде. Авыру үзен иркен тота. Чыраенда да күзгә нык ташлана торган үзгәреш юк. Сөйли башлагач, сирәк кенә җиңелчә йөткереп алуын әйтмәгәндә, күңелдә начар тәэсир калдырырлык үзгәреш тапмаган идем. Хушлашкан чагында да ул монда озак ятарга уе юклыгын әйтте. Котылгысыз булмаганда шифаханәгә керергә ашыгырга ярамаганлыгын әйтте. Без аңа тизрәк савыгу теләп чыгып киттек.
Кайткан чагында да, болай, эшнең артык куркыныч түгеллеге хакында сөйләштек. Ләкин без уйлаганча булмады. Без аның сәламәтлеге куркынычлы булмау һәм кәефе начар түгеллеге турында сөйләп йөргән чагында, өскә бозлы су сипкән кебек итеп, адәм ышанмас хәбәр китерделәр. Кичә генә безнең белән сәламәт кешеләрчә сөйләшеп утырган Сәгыйть Рәмиевның йөрәге 17 мартта тибүдән туктаган. Бәлки, ул без барган чакта ук үзен бик начар хис иткәндер, тик бу авыр хәлне бездән яшерергә көч таба алгандыр? Ләкин була бит шундый рух ягыннан көчле кешеләр, алар куркыныч алдында бик тиз каушап, паникага бирелеп калмыйлар. Үлемне дә салкын кан белән каршылыйлар. Мәсәлән, Габдулла Тукай үзенең үләчәген бик ачык белә һәм Газраилнең кровате янында утырганын күрә иде. Шулай булса да ул соңгы сулышларын сулаган чагында корректура укый һәм:
«Мәкаль бардыр: «Урыс байса, сала авылында дәү чиркәү;
Татар байса, хатын асрый, була хатыны өчәү, дүртәү».
Гүзәл тәфсир кыйлынса, бу мәкальдән ушбудыр матлап:
«Урыс байса, сала чиркәү, вә ләкин әүвәле мәктәп» —
дигән иң соңгы шигырьләрен язып ятты.
Бәлки, Сәгыйть Рәмиев та шулай үзенең замандашы кебек зур рухи көчкә ия булгандыр? Тик без аны күрә генә белмәгәнбездер…
Сәгыйть Рәмиевның гәүдәсе салынган табутны «Рабпрос» клубының залына куйдык. Гәүдәсен җир куенына тапшырган чакта Газыйм Касыймов, Нәкый Исәнбәт һәм башкалар шагыйрь турында речь сөйләделәр. Сәгыйть Сүнчәләй үзенең шагыйрь үлгәч язган шигырен укыды. Соңыннан бу шигырь «Белем» журналының 1926 елгы 4 санында басылып чыкты. Дәфенләү комиссиясе шагыйрьнең гәүдәсен ләхеткә салу эшен Нәкый Исәнбәт белән миңа тапшырды.
1928 ел. Май.
Һичбер көтмәгәндә миңа, бик ашыгыч рәвештә, Кырымга санаторийга китәргә туры килде. Чөнки көтмәгәндә кан төкерә башлау шул чараны күрергә мәҗбүр итте. Минем тизрәк китүне тәэмин итәр өчен Мәҗит Гафури белән «Яңа авыл» газетасының редакторы Гайса иптәш Габбасовлар Обком секретаре Фатих Исмагыйлев иптәш белән үзләре барып сөйләштеләр.
Мәҗит Гафури Кырымга бик авыр хәлдә киткән Галимҗан Ибраһимовның язмышы белән бик нык кызыксына һәм аның хәле турында һәрвакыт хәбәрдар булып торырга тырыша иде. Шуңа күрә барып урнашуым белән Галимҗан Ибраһимовның хәлен белеп хат язарга кушты.
Ялтада матбугат эшчеләре санаториена урнашуның икенче көнендә үк без, КИҖ студентлары Закир Гали һәм Гобәй Кушаевлар белән, Галимҗан Ибраһимовның хәлен белергә бардык. Халтурин урамындагы бишенче номерлы өйнең икенче катына күтәрелеп, сул яктагы бүлмәнең ишеген шаку белән, безгә күптән таныш булган тавыш:
— Рәхим итегез, керегез!—диде.
Галимҗан Ибраһимов ятып тора иде.
Без барып кергәч тә, ул җитез хәрәкәт белән торып утырды. Барыннан да элек мин аңа Мәҗит Гафуриның сәламен тапшырдым. Хат язып авыру кешене борчырга теләмәвен, ләкин аның язмышы белән бик кызыксынуын әйттем. Галимҗан Ибраһимов Гафуриның да сәламәтлеге шәп түгеллеген һәм өзлексез дәвалануга һәм хәстәрлек күрүгә мохтаҗ булуын хәтерләтте.
Галимҗан Ибраһимов, авыру булуына карамастан, үзенең укучылары һәм дуслары белән булган бәйләнешне бик яхшы юлга куйган. Үзе каләм тота алмаслык хәлдә ятканда аның хат аркылы була торган бәйләнешләрен Гөлсем ханым алып барган. Килгән хатларны һәм аларга язылган җавапларны теркәп барыр өчен махсус бер журнал булдырылган.
Ул безне элек үзенең дәвалану һәм Ялтада яшәү шартлары белән таныштырды. Аннан соң Казанны һәм Уфаны, Татарстан белән Башкортстанны сорашты. Мин аңа үзенең юбилеена бәйләнешле кайбер материаллар алып барган идем. Шуңа бәйләнеп әңгәмә аның юбилее турында кузгалып китте. Юбилей уңае белән газета-журналларда чыккан күпчелек мәкаләләр белән Галимҗан Ибраһимов таныш иде. Ул барыннан да бигрәк юбилей көннәрендә төрле даирәләрдә йөргән сүзләр моңа әдәбият укучы интеллигенция һәм гади халык массаларының ничек караганлыкларын белергә тырышты.
Юбилей көннәрендә Уфада үткәрелгән тантаналы утырыш исеменнән җибәрелгән зур котлау телеграммасы мәгариф комиссариаты работнигы Лотфи Каскинның игътибарсызлыгы аркасында соңлап һәм имзасыз җибәрелгән иде. Галимҗан Ибраһимов шуңа игътибар иткән һәм төрле мәгънәләр биреп борчылган. Шул сәбәпле ул бу җыелышта кемнең председательлек итүе белән кызыксынды. Даут Юлтый Галимҗан Ибраһимов турындагы мәкаләсен ике җирдә бастырып чыгарды. Бер җирдә мәкаләнең астына исем-фамилиясен, икенче җирдә «Сөендек» дигән псевдонимын куеп кына бастырды. Галимҗан Ибраһимов бу хакта да әллә нинди уйларга төшеп беткән булган.
Бу елларда Галимҗан Ибраһимов каты режим астында яши һәм гомеренең һәрбер көнен сугышып ала иде. Икенче беркөнне хәлен белергә барган чакта мин аны, беренче тапкыр күрүгә караганда, кәефлерәк итеп күрдем. Сүз уңаенда ул ниндидер бер мөнәсәбәт белән 1912 елда үзенең «Безнең көннәр» романын ничек язганын сөйләп алып китте. Бу романны ул Кавказда Сухуми шәһәрендә язган һәм эшләр бик зур адымнар белән барган чагында кинәт тукталып калган. Берничә көн алга китә алмый газапланганнан соң каләмен ташлаган да укырга керешкән. И. С. Тургенев әсәрләренең бөтенесен диярлек өр-яңадан укып чыккан. Менә шуннан соң ул каләмен ничек итеп кулына алганын хәтерләми. Көн утырган, төн утырган. Диңгезне дә, тауларны да оныткан. Ул гына да түгел, әгәр дә квартира хуҗасы исенә төшермәсә, ашау-эчү турында да уйламаган. Шулай яза торгач, роман бер ай диярлек вакыт эчендә язылып та беткән.
1932 ел.
Уфага язучы Александр Фадеев белән шагыйрь Владимир Луговской килде. Алар килгәч, 10 июльдә Башкортстан язучыларының оештмару комитеты төзелгәннән соң беренче тапкыр гомуми җыелыш үткәрелде. Бу җыелышта Александр Фадеев «совет әдәбиятын яңа бурычлар югарылыгына күтәрергә» дигән темага доклад белән чыкты. Кичәнең икенче бүлегендә рус һәм башкорт язучылары үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Александр Фадеев үзенең «Последний из Удэге» романыннан өзекләр укыды, Владимир Луговской яңа шигырьләрен сөйләде.
Фадеев белән Луговской Башкортстанда берничә ай тордылар. Бу вакытта алар Башкортстанның промышленность районнарын йөреп чыктылар.
Беркөнне А. Фадеев миннән Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романының тәрҗемәсен сорап алды. Укып чыкканнан соң Фадеев:
— Язучыны бервакытта да кеше сүзенә ышанып хөкем итәргә ашыгырга ярамый. Без әлегә кадәр СССР халыклары язучыларын, менә шулай, алар турында сөйләнгән сүзләргә карап бәяләп килдек. Мондый эш методы үзен акламады. Чөнки һәрбер язучының иҗады бар. Менә шул иҗат аңа үзе бәя бирергә тиеш. Мәскәүдә кайберәүләр Галимҗан Ибраһимовны өстен куеп сөйлиләр. Уфада кайберәүләр Афзал Таһировны алга куялар. Ләкин бу куелышның икесе дә дөрес түгел. Чөнки язучыларны берсен икенчесенә каршы куеп тикшерергә ярамый. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов шикелле өч-дүрт романның һәм бик күп хикәяләрнең авторы булган кешене башка язучыларның иҗатларына каршы куеп бәяләү дөрес эш түгел. Шуның белән бергә, язучының бер әсәрен уку үзе генә аңа тулы бәя бирергә җитәрлек булмаска мөмкин. Күренеп тора, Галимҗан Ибраһимов — киң колачлы, тормышка үтеп керә торган сизгер һәм үткер күзле язучы. Романның тәрҗемәсе начар түгел, ләкин тагын да яхшыртырга кирәк иде. Шуның өстенә, нинди генә яхшы әсәрне икенче телгә тәрҗемә итсәң дә, оригиналындагы кебек булмый. Бигрәк тә үз табигатьле булган әсәрләрнең үзенчәлекләрен саклау бик авыр. Моның өчен бик оста, зур квалификацияле тәрҗемәчеләр кирәк. Алар әле бездә юклар,— диде.
1932 ел.
Политбүлек начальнигы Габдрахман иптәш Әсәдуллин язучы Гайнан Хәйри белән безне Туймазы МТСы хезмәт күрсәтә торган колхозларга барып ятарга чакырып киткән иде. Без Ык елгасы буендагы «Өстән-тамак» колхозына урнашып, тирә-як белән танышырга да өлгермәдек, политбүлек начальнигы безнең хәлләрне белер өчен үзе килеп җитте.
—    Сез бит тормыш өйрәнергә килгән кешеләр, әйдәгез, үзегезне күрше колхозга алып барыйм, — дип безне машинасына утыртты да Аблай авылына алып китте.
Без авылга барган чакта колхозчылар эштән кайтмаганнар иде әле. Җыелышка кадәр без колхозның хуҗалыгы белән таныштык, фермаларын карадык. Соңра Ык буеннан әйләнеп килдек. Менә шул чакта Габдрахман Әсәдуллин бераз уйланып торды да:
—    Сез яткан «Өстән-тамак» белән «Аблай» колхозлары арасында зур аерма юк. Алар экономик яктан да, тарту көчләре һәм эш куллары ягыннан да бер чамада торалар. Аерма бары тик эштә. Берсендә эшләр ярыйсы бара.
Икенчесендә бик начар тора. «Өстән-тамакта» беләсез, печән күптән бетте, арыш урагына төштеләр. Аблайда әле печәннең яртысы җыелмаган. Бер яңгыр сибәләү белән череп юкка чыгу куркынычы астында тора. Моны булдырырга ярамый. Әгәр дә бу хәл була калса, эшләр тагын да катлауланачак, колхоз дошманнары бәйрәм итәчәкләр. Колхоз һәм колхозчылар тагын да авыррак хәлгә төшәчәкләр. Ни өчен монда эшләр шулай сүлпән бара? Ни өчен колхозчылар печәнне тизрәк бетереп арыш урагына төшергә ашыкмыйлар? Чөнки монда йолкынып бетмәгән кулак тамырлары торып калган. Шулар колхозны эчтән җимерү эше алып баралар һәм шулар: «Эшләдең ни, эшләмәдең ни, барыбер. Уракка төштең ни, төшмәдең ни, безнең өчен түгел. Барыбер бөтен игенне себереп алып китәчәкләр», — дип уракка төшүне тоткарлыйлар. Шуңа печән җыю шулай озакка сузыла. Әнә шул коткы һәм саботажларның кем өчен файдалы һәм кем өчен зыянлы икәнлеген колхозчыларның аңына җиткерергә кирәк. Без менә шуны эшли алсак, печән дә җыелып бетәчәк, урак та үз вакытында урылачак. Дәүләткә дә иген бирәчәкбез, колхозчылар үзләре дә тук булачаклар. Бүген җыелыш бик шау-шулы булачак. Теге кешеләр алдан ук әзерлек алып баралар. Ләкин ул кешеләр җыелышта үзләре сөйләмәячәкләр. Сөйләргә мәҗбүр булсалар да, бәйләнерлек булмаячак. Менә сез язучылар. Бу вакытны күзәтү һәм дошманның астыртын эш методын өйрәнү юлында бу җыелыш сезнең өчен бик файдалы булачак. Иң кыены — вакыйгага дөрес бәя бирү һәм кешеләрнең йөзләрен ачык тануга кайтып кала. Шулай эшли алмасаң, файда урынына зарар китерәсең. Аннан соң үзең гомер буенча үкенәсең дә йөрисең, — дип, үзе белән булган икенче бер вакыйганы сөйләп алып китте.
1917 елның азакларында, яңарак кына большевиклар партиясенә теләктәшләр группасына кергән солдат Габдрахман Әсәдуллинны, мөселман солдатлары файдасына ярдәм һәм матур әдәбият җыяр өчен, фронттан Петроград, Москва, Казан һәм Уфага җибәрәләр. Әсәдуллин кулына штыклы мылтыгын ала да юлга чыга.
Мәскәүдән Уфага китәр өчен вагонга утырып алгач, поездның тизрәк кузгалып киткәнен түземсезлек белән көтеп торган чагында, зур чемодан күтәргән бер кеше, утырыр өчен, вагоннан вагонга сузылып йөри башлый. Ләкин интеллигентларча киенгән бу кеше юлчылар белән шыгрым тулган вагоннарның берсенә дә керә алмый.
— Поездның кузгалып китәр минутлары якынайганнан-якыная баралар. Ахырда бу кеше бер вагон ишеге төбендә тәмәке тартып татарча сөйләшеп торган ике солдатка:
— Саумысыз, туганнар? Үзебезнең мөселманнар икәнсез ләбаса, мин язучы Гаяз Исхакый булам. Инкыйлап җимешләреннән файдаланып, милләтебезнең язмышын хәл итәр өчен Уфага — милләт мәҗлесенә китеп барам. Зинһар утырырга ярдәм итешегез инде, егетләр! — дип мөрәҗәгать итә.
Габдрахман Әсәдуллин, штыклы мылтык белән юл ярып, милләт язмышын хәл итәргә китеп баручы язучыны вагонга кертеп үз урынына утырта. Утырта гына түгел, Уфага барып җиткәнче аңа кайнар су китереп хезмәт күрсәтә. Моңа каршы рәхмәт йөзеннән Гаяз Исхакый милләт мәҗлесендә.намус белән хәрәкәт итәргә һәм милләтебезне революция биргән ганимәтләрдән күбрәк файдаландыру юлында кулыннан килгән көчне кызганмаска сүз бирә.
Уфага барып җиткәч Гаяз Исхакый, беренче вәгъдәсен үтәп, Габдрахман Әсәдуллинга милләт мәҗлесе утырышларына йөрер өчен пропуск алып бирә. Мәскәүдәге Мытищи заводының элекке эшчесе, хәзерге гади фронтовик солдат Габдрахман Әсәдуллин Уфага җыелган милләт ирләренең ничек итеп милләтнең язмышын хәл итәргә теләүләре турындагы әңгәмәләрен игътибар белән тыңлап йөри башлый. Менә беркөнне милләт мәҗлесенең чираттагы утырышы ачылу белән, Казан большевигы Шәһит Әхмәдиев сүз сорап ала һәм Октябрь революциясенең җиңүе белән котлап Ленинга телеграмма сугарга тәкъдим кертә. Суллар фракциясе бу тәкъдимне кул чабып каршылыйлар. Тәкъдим турында фикер алышу башлана. Беренче булып Гаяз Исхакый күтәрелә. Шәһит Әхмәдиевның тәкъдимен суллар белән бергә алкышлап каршылаган Әсәдуллин, трибунага үзе хөрмәтләп алып килгән делегат килеп баскач, әллә ни эшләп, дулкынланып китә. Аның да тизрәк Шәһит Әхмәдиевның тәкъдименә кушылуын котлап кул чабарга әзерләнә. Ләкин эш Әсәдуллин уйлаганча булып чыкмый. Исхакый бүген бөтенләй теге, вагондагы кеше түгел. Аның трибунага чыгып басуы ук Әсәдуллинга ошамый. Ул, трибунага чыгып баскач бераз, Шәһит Әхмәдиевка таба карап, мәсхәрәле бер елмаю белән елмаеп тора. Аннан соң, ике җәнлек совет властен котлап телеграмма бирергә ашыгырга ярамавы турында сөйләп, утырышка юнәлеш бирә. Шуннан соң Гаязның тарафдарлары тупылдап трибунага чыгып торалар, Әхмәдиевның тәкъдимен кире кагып торалар. Тәкъдим үтми. Каршы кешеләр күпчелек булып чыгалар.
Бу күренешне күзәтеп утыручы Әсәдуллин сикереп торырга һәм мылтыгын күтәреп фронтовик мөселман солдатлары исеменнән протест белдерергә дә уйлый. Ләкин мылтыгын квартирада калдырып чыккан була. Шушы минутта ул җир тишегенә керердәй булып гарьләнә, хурлана һәм үкенә. Ләкин терсәген тешли алмый.
Сөйләп беткәч, Габдрахман Әсәдуллин нәфрәтләнеп читкә төкереп ташлады да:
—    Менә бит ул, туганнар, мин нинди    кешенең милләт мәҗлесенә килүенә ярдәм иткәнмен. Әгәр дә мин хәзер  фашизм агентына әйләнгән шул  мөртәтнең шундый бер кеше икәнлеген алдан ук белгән    булсам,    вагонга якын да җибәрмәгән булыр идем. Менә шул хаталыгым өчен әлегә чаклы үкендем.    Моннан   соң   да үкенермен әле, — диде.    
Бу хакта Габдрахман Әсәдуллин үзләрендә бер мәҗлестә дә сөйләгән иде инде. Шунлыктан бу вакыйга минем өчен яңалык түгел иде. Ә менә Фәтхи Бурнаш турындагы истәлеге бик кызыклы бер яңалык булып чыкты.
Габдрахман Әсәдуллин безне Кәкребаш авылына алып барды. МТС белән колхоз җитәкчеләре арасында солы уңышы турында бер уртак фикергә килә алмаганнар. Колхоз председателе, ничә сорасалар да, солы уңышы турында һаман бертөрле мәгълүмат биреп килгән. МТС җитәкчеләре моңа уңышны кечерәйтеп күрсәтә дип караганнар. Ләкин председатель үз сүзендә нык торган. Шуннан соң инде политбүлек начальнигы мәсьәләне хәл итүне күп күргән һәм озын гомер сөргән ил картлары карамагына куярга булган.
Политбүлек начальнигының ни өчен чакыртканын белмәгән картлар, күренгәненчә, берникадәр шөбһәле кичереш белән аптырашыбрак тордылар. Политбүлек начальнигы, түбәнчелек белән:
—    Без сезнең белән    колхозның    басуларын    карап кайтырга булдык. Әйдәгез, машинага рәхим итегез, утырабыз, — диде.
Картлар бу сүзләрне ишеткәч, тагын да уйга калгандай иттеләр. Аннан соң берен-бере кысташып машинага утырдылар. Басу ерак түгел икән. Элек колхозның бузарып яткан солы басуын аркылыга-буйга йөреп чыктык. Шуннан политбүлек начальнигы:
— Я, картлар, сез бит инде буразнада аунап үскән, гомер буе иген иккән тәҗрибәле кешеләр. Әйтегез әле, шушы солының гектарыннан бу ел күпме уңыш алып булыр икән? — дип сорады.
Көтелмәгән сораудан картлар берникадәр уңайсызланып һәм гаҗәпләнебрәк калдылар. Үзара карашып алдылар. Уйлана башладылар. Кайберләре начальникка карап, — рәхмәт, нинди максат белән эшләсәң дә, болай киңәшләшеп эшләгәнең өчен рәхмәт!—дигән төсле итеп, бераз елмаеп тордылар. Ә кайберләре, — бик авыр мәсьәлә куйдың бит әле син безнең алга, туганкай, — дигән төсле карады. Шулай да, берсе, бераз икеләнебрәк булса да, бер цифр әйтте. Икенчесе моңа каршы икенче цифрны телгә алды. Начальник белән председатель дәшмиләр. Картлар үзара бәхәсләшергә тотындылар. Сүз арасында алар, — безнең сүзләр сиңа ничек ишетелә? Кем файдасына сөйлибез? — дигән кебек итеп караштырып та алалар. Председатель аларның карашларын аңласа да, белмәмешкә салына, игътибар итмәгән кебек күренергә тырыша.
Картлар ахырда бер сүзгә килделәр. Начальник аларга болай мәшәкатьләп йөрткәне өчен рәхмәт әйтте. Картларны машинага утыртып озаткач, начальник председательнең аркасыннан какты да:
— Менә, картларның сүзен ишеттеңме? Иң аз куйганы да син әйткәннән артык чыга бит. Алдан сөйләшкән кебек итеп, политбүлек куйган уңышка    килеп терәлделәр, — диде. Председатель аның бу сүзләренә каршы:
— Дәүләт белән колхоз интересы    арасында каршылык юк бит. Шулай булгач, нинди цифрга тукталсак та, гомуми интерестан чыгып эшләргә   кирәк, — дип җавап бирде.
Председатель үз эше белән икенче басуга китте. Без тау кашлагына утырып машинаның әйләнеп килгәнен көтә башладык. Тын гына утырган чакта кайдадыр бик еракта паровоз кычкырткан тавыш ишетелде. Габдрахман Әсәдуллин шул тавышны тыңлагандай итте дә, солыны да, картларны да бөтенләй онытып, кинәт кенә:
— Фәтхи Бурнашның    тавышы-тыны    бармы? — дип сорады.
Мондый урынсыз һәм сәбәпсез бирелгән сорау безгә башта, әлбәттә, аңлашылып җитмәде. Шунлыктан мин моңа бераз гаҗәпләнгәнсыман итеп:
— Кәкребаш авылының солылары арасына каян килеп кысылды соң әле бу Фәтхи Бурнаш? — дип сорарга мәҗбүр булдым. Аннан соң, Фәтхи Бурнашның матбугатка чыккан соңгы әсәрләрен санап күрсәттем.
Габдрахман Әсәдуллин бүген үзенең Фәтхи Бурнашны хәтерләвен әйтте һәм үзләренең 1918   елда бергәләп Уфа төрмәсендә утырулары турында сөйләп алып китте. …1918 елда Уфа   өязенең    Кырмыскалы    волостенда кулаклар Совет властена каршы восстание оештыралар. Шул восстаниене бастырыр өчен    Уфадан    Габдрахман Әсәдуллин җитәкчелегендә отряд    җибәрелә.    Бу отряд үзенә тапшырылган бурычны уңышлы башкара.  Ләкин Әсәдуллин    чехлар    кулына эләгә. Аны Уфа төрмәсенә утыртып куялар һәм Себергә сөрергә хөкем итәләр.
Беркөнне Әсәдуллинның камерасына урта буйлы, озын чәчле чибәр бер егетне кертеп ябалар. Танышалар. Бу егет танылган шагыйрь-драматург Фәтхи Бурнаш булып чыга. Фәтхи Бурнаш Сембер шәһәрендә большевиклар тарафыннан чыгарыла торган «Таң» газетасының редакторы булып эшләгән. Чехословаклар Сембер шәһәрен алгач, Фәтхи Бурнаш Уфа ягына качып китә. Ләкин аны Уфада кулга алалар. Шуннан алып ул Уфа төрмәсендә өч ай чамасы утыра. Бу вакытта татар работникларыннан Якуб Чанышев, Әбүбәкер Кинзәкәев һәм Мәҗит Әсәдуллин кебек кешеләр дә Уфа төрмәсендә яталар.
Фәтхи Бурнаш төрмәдә иҗади эшләр белән шөгыльләнмәкче була. Әсәдуллин аңа Гоголь әсәрләренең тулы җыелмасын һәм кәгазь-каләм таптырып    китерә.    Фәтхи Бурнаш ниндидер пьеса язар өчен план    кора башлый. Шул көннәрдә артист Габдулла Кариев Уфага гастрольгә килеп чыга. Фәтхи Бурнаш Әсәдуллинга килеп йөри торган кешеләр аркылы Габдулла Кариевка   хат яза. Шуннан соң Габдулла Кариев   Бурнаш    янына    килеп йөри башлый. Бу бәйләнеш Бурнашның    хәлен бөтенләй яхшыртып җибәрә. Чөнки Габдулла Кариев һәм башкалар Бурнашка һәр көн саен диярлек ашарга һәм башка кирәк-яракларны китереп   торалар.   Габдулла   Кариев үзе Уфадан китәр алдыннан Фәтхи Бурнашка пальто, костюм һәм яхшы одеял һәм күлмәкләр тапшырып китә. Шул сәбәпле Бурнаш кышка һәм озын юлга яраклы рәвештә бик яхшы итеп киенеп ала.
Кызыл Армия Уфага якынлаша башлагач, ноябрь числосында Уфа төрмәсендәге сәяси тоткыннарны «Үлем эшелоны»на төяп Себергә озаталар. Фәтхи Бурнаш белән Габдрахман Әсәдуллиннар бер вагонга эләгәләр. Уфадагы танышлары Фәтхи Бурнашны юл азыклары белән бик яхшы тәэмин итеп озаталар. Шунлыктан ул вагондагы иң тук кешеләрнең берсе була. Габдрахман Әсәдуллин кебек солдатлар өчен мондый күршеләр бик файдалы булып чыга: Бурнаш үзенең азык фондын алар белән бергә уртаклашып бара.
Менә бервакыт эшелон Иглино станциясенә килеп туктый. Эшелон бу станциядә бик озак тора. Күрше вагонда баручы Гобәй Бакиев үзләренең Себер ягына китәчәкләре турында алдан ук хәбәр иткән. Хәбибулла Нуришев дигән кеше эшелонны сагалап ничә тәүлекләр буенча Иглинода яткан.
Фәтхи Бурнашлар вагоныннан ике кеше бәдрәфкә чыгарга сорыйлар. Тыштан бикләнгән вагон ишеген ачып бер чех солдаты бу өч кешене тимер юл бәдрәфенә алып китә, вагонның ишеге ачык көенчә кала. Шушы хәлдән файдаланып Фәтхи Бурнаш, саф һава сулар өчен ачык ишектән тиз генә сикереп төшә дә, кулларын кесәләренә тыгып, вагон буенча йөрергә тотына. Бу минутта әле качып китү мәсьәләсе аның башына кереп тә чыкмый. Шул вакыт эшелон буйлата йөреп торган икенче чех солдаты бик шәп киенгән һәм вагон буенда йөреп торган Фәтхи Бурнашны күреп кала. Солдат ашыга-ашыга килә дә:
— Әфәндем,  вагоннар янына  килергә ярамый,  моннан тизрәк китегез! — дип куа башлый.    Башта    Фәтхи Бурнаш, китәргә дә, китмәскә   дә белмичә,    аптырабрак кала. Чех солдаты аны һаман куа һәм төрткәли башлый.
Шул вакыт Әсәдуллин аңа:
— Нишләп торасың, бар,    кит   инде,    тизрәк! — дип кычкыра. Фәтхи Бурнаш шуннан соң гына вагон яныннан китә һәм станция бинасына барып сөялә. Ул арада булмый, күрше вагоннан Гобәй Бакиев Нурушевка:
— Хәйбулла, син шул ак якалы    сылу    егетне үзең белән алып кит һәм үз юлына төшереп җибәр инде! — дип боерык бирә.
Менә шуннан Бурнаш белән Нурушев бик тиз генә күздән югалалар. Габдрахман Әсәдуллиннарга Фәтхи Бурнаштан истәлек булып бер капчык азык белән алмаш күлмәкләр һәм яхшы одеял гына торып кала.
Соңыннан алар, Габдрахман Әсәдуллин Мәскәүдә марксизм-ленинизм курсларында укыган чакта, 1930 елларда гына, тагын очрашып, бу елларны хәтергә алалар. Фәтхи Бурнаш аңа үзенең ничек итеп фронт аша үтеп кызыллар ягына чыкканын сөйли. Әсәдуллин Бурнашка үзенең Иркутскидагы яшерен партия оешмасының карары буенча Колчак армиясенә «ирекле» булып язылу сылтавы астында төрмәдән котылуын сөйләп бирә.

Кара диңгез буенда

Мәҗит Гафуриның елдан-елга начарлана барган сәламәтлеге озын һәм мәшәкатьле юлларга ялгызы гына йөрергә мөмкинлек бирмәслек бер хәлгә килеп бара иде инде. Бу хәл, гадәте белән кеше борчырга, кешегә салышырга яратмый торган Мәҗит Гафури өчен, теләсә-теләмәсә дә, аерым бер авырлык һәм рухани бер борчылу тудыра иде.
1932 елның август азакларында мин Гафурины соңгы тапкыр Кырымга алып киттем. Моннан элек ике тапкыр Кырым курортларында булган бер кеше өчен өченче тапкыр шунда бару бер яктан да яңалык түгел иде. Шуның белән бергә Гафури гомумән Кырым, Кавказ курортларын яратмады. Бу яратмау аларның ерак һәм юлларның мәшәкатьле булуларында гына түгел, бәлки, Гафури уйлавынча, бөтенләй икенче бер нәрсәгә кайтып кала иде. Бер яктан, ул шундый матур җирләргә үзенең авыру хәлдә барырга мәҗбүр булуы өчен борчылса, икенче яктан, саулыгын һәм акчасын кайда куярга белмичә курорттан курортка йөреп, вакыт уздыручы бер катлам «курортниклар»га ачулана иде.
Шулай булса да, яшисе килү теләге һәм авырудан котыласы килү өмете соңга таба Гафуриның бу карашларын бик нык үзгәртте. Үзгәртте генә түгел, хәтта вакытлыча Кырымга күчеп барырга теләү уена китерде. Моның ечен барыннан да элек, 1927 елда кан косып чирләгән хәлдә Кырымга килергә мәҗбүр булган Галимҗан Ибраһимовның әкренләп булса да аякка басуы һәм иҗади эшкә утыра башларлык булып савыгуы Гафурины бик җитди рәвештә уйланырга мәҗбүр итте. Шуның өстенә, Гафури белән хат аркылы бәйләнеш тоткан Галимҗан Ибраһимов бу юлда аңа турыдан-туры йогынты ясады.
Минем белән барган чакта Гафури, Кырымга бик көчләнеп, үзен-үзе мәҗбүр итеп алып барды. Барган чакта мин аңа кулымнан килә торган бөтен юл уңайлыкларын булдырырга тырыштым.
Соңгы елларда аның туберкулезы үпкәдән тамакка күчте. Шунлыктан ул, өзлексез борчып, җәфалап торган тамагының авыртуын җиңеләйтер өчен, еш кына җылы су белән чайкарга яки җылы су йоткалап торырга мәҗбүр була иде. Моның өчен, тәүлек әйләнәсенә, аның янында җылы су өзелмәскә тиеш була. Моны булдыру инде минем бурыч иде. Әгәр дә инде син үз бурычыңны үзең белеп эшләмәсәң, ул сине борчымый. Газапланып барса бара, ләкин, җылы су юк бит әле, дип һичбер вакытта да әйтми.
Юлга чыкканда ул, кулыннан килгәнчә, бик мул чыга. Яшел чәйнек һичбер вакытта да үзеннән калмый. Талдан үрелгән махсус кәрзинкә юл кирәк-яраклары белән тыңкычлап тутырылган була. Анда һәрбер нәрсә үз урынында. Ләкин анда кулыңны тыгып маташма. Чөнки син кайсы ашамлыкның һәм кайсы нәрсәнең кайда ятканын белмисең. Аларны шулай тәртипле һәм пөхтә итеп салган куллар үзләре генә тиз табарга мөмкин.
Мәскәүдә бераз күңелсезлек булып алды. Болай караганда зур булмаган бу хәл, Севастопольгә барып җиткәнче, Гафуриның күңел күгендә болыт булып барды. Үзе, хат язып, шулай хезмәтен тәкъдим иткәч, вокзалга үз машинасы белән төшеп каршы алырга вәгъдә биргәч, без, Татарстанның ВЦИК янындагы вәкиле Сәйфи Бәдригә, юлга чыкканны белдереп, телеграмма суккан идек. Гафури аның каршы алуына бик нык ышанып барды. Иртәнге чәйне Сәйфи Бәдри квартирасында, шартыма китереп эчкәннән соң, бераз хәл җыеп алырга хыялланды.
Ләкин бу хыяллар бөтенләй юкка чыктылар. Сәйфи Бәдри безне каршы алмады. Ул гына да түгел, квартирасына баргач, стена аша гына:
— Алар өйдә юклар, дачада торалар. Без сезне белмибез һәм кунак кабул итәргә безгә бертөрле дә боерык юк, — дип җавап бирделәр. Без ишекне ачтыра алмыйча, Курск вокзалына барып кичкә кадәр поезд көтәргә мәҗбүр булдык. Мин Сәйфи Бәдринең эшләгән җиренә шылтыратып, үпкә белдерергә уйласам да, Гафури рөхсәт итмәде.
Мәҗит Гафурига Ялтадагы туберкулез институтына урнашырга кирәк. Ләкин аның кулында путевка-фәлән юк иде. Путевка мәсьәләсе буенча Галимҗан Ибраһимовны борчырга тиеш тапмадык. Гафурины бу институтка  урнаштыру  бурычы  шагыйрь  Булат    Ишемгуловка тапшырылган иде һәм без шуңа   күрә   Ишемгуловның килергә   чакырып     суккан   телеграммасына     ышанып кына    китеп бара    идек.    Үзе    Мисхордагы    «Делбәр» санаториендә ял итеп   яткан Булат   Ишемгуловка   без Уфадан киткән чагында хәбәр иткән идек инде. Мәскәүдә Сәйфи Бәдри белән булган аңлашылмаудан соң, мин, Гафурига белдермичә генә, Булат Ишемгуловка тагын да телеграмма бирдем һәм каршы алуын үтендем.
Гафури күзәтергә һәм тамаша кылырга бик ярата торган бер язучы иде. Дүрт көнлек юл буенча ул вагон тәрәзәсеннән күзен алмады. Диңгез булып яткан иген басуларын һәм басуларда кайнаган урак өсте мизгелен тамаша итеп барды. Ул, бөтенесеннән дә бигрәк, Донбасс аша узган чакта, торбаларыннан ялкын бөркелдереп, балкып утырган домна мичләренә карарга ярата иде.
Без кием-салымнарны ике айдан соң безнең якларда башланачак салкын көннәрдә әйләнеп кайту шартларына каратыбрак алып чыккан идек. Шул сәбәпле, Сиваштан үтеп китү белән үк, безнең өчен һава эссе була башлады. Севастопольгә барып җиткәч инде ул бөтенләй бөркүләнеп китте.
Поезд Севастополь вокзалы алдына килеп туктау белән, безнең вагонга, барлык носильщиклардан да алдарак, Булат Ишемгулов килеп керде. Аның болай һичбер көтмәгән бер минутта килеп керүе, санаторийга ничек урнашуы турында бик борчылып килгән Мәҗит Гафури өчен, бөтенләй бер могҗиза булып чыкты. Ул, шатлыгыннан нишләргә белмичә, тәүдә:
— Безнең бүген килүебезне кайдан белдең син? Нишләп болай зур мәшәкатьне үзеңә йөкләдең? Моның өчен сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр, — дип Булатны кочаклап алды.
Булат Ишемгулов моңа каршы бер сүз дә әйтмәде, бәлки елмаеп мин Мәскәүдән җибәргән телеграмманы Гафурига сузды. Гафури телеграмманы укыды да бер кулы белән Булатны, икенчесе белән мине үзенә кысты. Аның күңеле йомшарып китте. Бу минутта Гафури бөтенләй сәламәтләнеп, җегәрләнеп киткәндәй булды. Мин аның шатланган һәм канатланган минутларын бик күп күрдем… Ләкин шушы минуттагы кебек балаларча куанганын хәтерләмим.
Севастопольдән Ялтага кадәр булган сиксән чакрымнан артык юлны автобуста селкетеп баруга караганда без Гафурины диңгез пароходында алып баруны мәслихәт күрдек. Бер якта — иге-чиге күренмәгән күм-күк даласы. Икенче якта — болытларга тиеп торган мәһабәт ялангач таулар һәм диңгездән күтәрелгән җиләслек көннең эсселеген талгынлатып тора. Шул сәбәпле пароходка утырып диңгез эченә кереп киткәч тә Гафурига бөтенләй икенче төс керде һәм бик еш елмая башлады. Хәзер ул, чирле кеше хәленнән чыгып, бары тик шагыйрь Гафури булып кына калган төсле булды. Башында ниндидер шигъри юллар өлгерә башладылар. Ахрысы, блокнотын алып, ашыгыч кына нәрсәдер теркәп куйды. Бу минутларда Гафури үзенең барлык юл газапларын һәм һәм авыруларын диңгезгә ташлап котылган бәхетле бер кеше кыяфәтендә рәхәтләнеп утыра иде.
Бу көнне Булат Ишемгуловка эш җитәрлек булды, Иң элек Ялтага барып Гафурины туберкулез институтына урнаштырдык. Аннан соң катер белән кире Мисхорга килеп, доктор Хәбиб Ибраһимов белән алдан сөйләшеп куюы нигезендә, мине дә «Горное солнце» санаториена урнаштырды.
Аерылышкан чагында Гафури миңа: — Син үзеңнең авыру икәнлегеңне дә онытма. Иң элек, берәр атна-ун көн, бик яхшылап хәл җыеп ал, аннан соң, җаена карап, минем янга килеп чыгарсың. Хатны иртәгәдән үк языша башларга ярый. Хат аркылы булса да хәл белешеп торырга кирәк, дип бик катгый һәм чын күңелдән әйткән иде.
Шуңа күрә дә мин Гафури янына тиз арада гына бара алмадым. Ләкин көн аралаш дип әйтерлек, хат аркылы хәбәрләшеп тордык. Миңа күрше «Делбәр» санаториенда ятучы һәм сәламәтлекләре минекенә чагыштырмаслык рәвештә яхшы булган Булат Ишемгулов белән журналист Мөхәммәт Бикбулатов иптәшләр ике көн саен дип әйтерлек, аның янына барып хәлен белә тордылар.
Беркөнне Булат Ишемгулов белән Мөхәммәт Бикбулатовларны Уфага озаттым да, Мәҗит абзый Гафури янына киттем. Моңа кадәр ул миңа үзе янына барган чакта ничек, нинди сукмаклардан барырга кирәклек турында бик тулы итеп аңлаткан инструкцияле хат язган иде инде. Мин дә, үземнең барасы көнемнең сәгатьләренә кадәр күрсәтеп, хат язган идем. Шунлыктан Гафури ул көнне минем киләчәгемне бик яхшы белә иде.
Ялтага барган чакта мин аны, ни өчендер, авырулар бүлмәсендә, кроватьта яткан бер хәлдә очратырмын, дип уйлап барган идем. Ләкин эш алай булып чыкмады. Институт капкасыннан керү белән, колачларын җәеп утырган наратлар тезелеп киткән. Наратлар арасыннан барган сукмакның ике ягына скамьялар куйганнар. Капкадан кергәч, Гафури өйрәткәнчә, сул яктагы корпуска карый ашыгып китеп бара идем, уң яктан кемдер минем исемне әйтеп кычкырды. Әйләнеп карасам, зур лавр куагы ышыгындагы скамьяда Мәҗит абзый утыра.
— Мин бит баядан бирле сине көтеп утырам. Машина белән килдеңме, пароход беләнме? — диде.
Мин үземнең пароход белән килгәнлегемне әйткәч, ул:
— Шул машина белән килсәң, я иртәрәк, я соңлабрак килергә тиеш идең. Ярый, пароходның беренче рейсына эләккәнсең әле. Әйбәт булган. Бүген, гомумән, диңгез бик тыныч, һава матур, көймә белән йөрер өчен дә бик күңелле. 1929 елда килгән чакта да диңгездә көймәдә йөрергә бик кызыксынган идем, насыйп булмады. Шул турыда Гариф Гомәр белән дә әллә ничә тапкыр сөйләштек, ләкин йөри алмадык. Яшьрәк һәм сәламәтрәк кешеләргә — сезгә инициативалырак булырга кирәк иде. Менә хәзер үкендерә инде. Шулай үкендерә торган эшләр тагын да күбәер әле ул, — диде.
— Әйдә, хәзер йөреп үчне кайтарыйк, алай булса, — дидем мин аның сүзен бүлдереп. Моңа каршы ул көлеп кулын селтәде дә:
— О, хәзер юк инде. Бу таудан төшеп менеп йөрер, өчен икенче йөрәк белән  икенче үпкә кирәк.   Мин бит сине тауга күтәрелгәч тә  күрдем.  Диңгезгә  карап,  ни өчен тукталып тордың?
— Йөрәк калтырап, камыт кысты, туктап хәл җыйдым.    
— Чынын әйтергә   кирәк, мин бит синең   авыру булуыңа бик нык ышанып җитми идем.    Мәскәүдә    Курск вокзалы  алдында тының кысылган чакта    синең    төсең борган чүпрәк төсле булып агарды. Инде әйтергә ярый,
бу минутта мин   синең  язмышың өчен   бөтенләй куркып киткән идем. Ләкин үзеңә әйтмәдем.   Менә шул чагында инде синең авырулыгыңа тәмам ышандым. Хәзер тагын матурлана төшкәнсең, — диде.
Гафури мине үзе тора торган бүлмәгә алып керде. Бер бухгалтер белән икәүләп яшиләр икән. Җыйнак, чиста, якты һәм тыныч бер бүлмә. Ләкин Мәҗит абзый күршесеннән бер дә канәгать түгел кебек:
—    Авылда үскән кеше булгач беләсеңдер инде, шундый алама сыерлар була, алдына салып куйган азыкны ашаган вакытта, чәчеп, туздырып   бетә һәм   тирә-якны тутыра. Минем күршем дә менә шундый бер адәм заты. Виноград ашый да орлыкларын идәнгә ташлый. Өстәлдә алма   кабыклары,   кәгазь ертыклары калдырып   чыгып китә. Җыештыручылар себереп өлгерә алмыйлар. Аның өчен   мин оялам. Кешеләрнең хезмәтләрен аз гына   да ихтирам итми. Алар, әле дә калтыранып, бүлмә саен йөгереп, җыештырып кына торалар. Без бит инде бала түгел.  Әйтсәң, үзе яратмый: «әйдә, шуның өчен акча алалар бит, җыештырсыннар!» дип кенә җибәрә. Бухгалтер булгач бик тәртипле  һәм җыйнак булырга  кирәк  иде. Бу кеше алай түгел. Кыланышына караганда аның бухгалтериясенең дә рәте-чираты юктыр. Игътибарсыз һәм ясалма бер кеше шунда…
Доктор белән дә шул турыда сөйләштек әле. Мондый вак нәрсәләр хәл җыю һәм дәвалануга җайсызлыйлар. Аны хәзер, ни өчен күчергәннәрен үзенә әйтмичә генә, икенче бүлмәгә күчерергә булдылар. Монда, Златоусттан килгән, миңа «якташ» дип йөри торган Степанов фамилияле карт бер эшче бар. Минем яныма шуны күчерәчәкләр. Үз кешебез белән ичмасам ничек тә килешергә мөмкин. Чөнки эшчеләр катлаусыз һәм гади булалар, — диде.
Шул арада мин Гафуриның өстәлендә яткан кәгазьләргә һәм китапларга күз ташладым. Аның өстәлендә Максим Горькийның «Дело Артамоновых» һәм «Жизнь Клима Самгина» дигән әсәрләре ята иде. Мәҗит абзый кайбер язылган кәгазьләрне җыештырып өстәл астына салып куйды. Мин аның нәрсәләр язуы белән кызыксынсам да, укырга өлгерми калдым. Ләкин ул үзе ачылып китте һәм шул турыда сүз башлады:
— Бу китапларны тагын да укып чыктым әле. Горькийның «Дело Артамоновых» дигән китабы миңа «Хокуксызлар» дигән яңа бер әсәр язарга илһам биргән иде бит. Безнең тормышта да шундый кешеләр булдылар. Тагын бер тапкыр укып чыккач, бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итте. Хәтерегездәдер, 1930 елда Казанда «Ун ел эчендә татар матур әдәбияты» исемле бер альманахта мин шул әсәрнең «Корыган ботаклар» дигән бер бүлеген бастырып та чыгардым. Хәзер утырып язар өчен саулык кына кирәк, булмаса, материалларым җитәрлек. Кайткач, һичбер нәрсәгә карамыйча, шуны язарга уйладым, — диде.
Мин аның нинди булса да яңа бер зур әсәр язарга әзерләнгәнен белә идем. Хәтта бервакыт аның өстәлдә; «Җәмгыяте хәйриянең хисабы» исемле бер китапның өстенә: «Хокуксызлар өчен материал», дип язып куйганын да күргән идем. Тик, ул чакта әле, аның нинди әсәр язарга материал туплаганын гына белми идем. Хәзер, болай булгач, мәсьәлә аңлашылды.
Ләкин ул бөтенләй чишелеп китәргә, барлык иҗади планнарын сөйләп ташларга теләмәде. Роман планы урынына үзенең дәвалану тәртипләрен һәм санаторий тормышын сөйли-сөйли, һавага алып чыгарга җыена башлады.
— Сине сыйларга виноград алып куйдым.    Виносы белән шөгыльләнергә ярамый   инде   бу  бинаның   эчендә, — диде Гафури шкафын ачып.
— Мин сезгә  күчтәнәчкә менә  груша алып килдем.
— О, бик әгъласын алып   килгәнсең икән, әйдә, боларны һавада утырып ашыйк инде, — диде.
— Грушалар калсын, Мәҗит абзый, син бит базарга чыгып йөри алмыйсың. Үз җаең белән ашарсың, — дигән идем  дә, ул  риза булмады.
—    Мин   чыгып   йөри   алмасам,   башкалар   йөриләр. Мондагы хезмәткәрләр минем положениене бик нык уртаклашалар: «мин базарга барам, йомышың юкмы?» — дип үзләре килеп әйтәләр. Әйдә, күчтәнәч хуҗасы белән
ашасаң тәмлерәк була ул, — диләр картлар, — дип, виноградны миңа тоттырды, грушаны үзе алып чыкты.
Без, институтның диңгезгә караган ягына барып, чинар күләгәсендәге скамьяга утырдык. Көн чалт аяз. Кояш нурлары астында тирбәлеп яткан ддажз өстенә көмеш йөгерткән кебек җемелди. Ялтаның киң һәм тирән кочагына алып утырган тау сыртлары арасыннан тезелеп соргылт болыт төркемнәре, тауга ышыкланып, кача-поса гына диңгез матурлыгын күзләгән кебек булып күренә, һава тын. Скамьяга килеп утыру белән, Гафури күзләрен сирпеп диңгезгә карады да уйга чумды. Бераздан соң ул бөтенләй сәламәт кешеләрчә хәрәкәтләнеп куйды һәм:
— Их,  матурлык!.. Чирле кешеләргә шулай сокландыргыч булып күренә. Сәламәт кешеләрне бөтенләй тилертәдер Кырымның бу гүзәллекләре!?. Монда сәламәт көенчә   килеп,   тәнеңне   кояшта   бронзадай   кызартсаң, диңгезендә колач салып йөзсәң һәм тауларында рәхәтләнеп йөрсәң иде! — диде көрсенеп.
— Шуңа күрә дә инде,  Галимҗан Ибраһимов диңгезне, туйганчы гына түгел, исергәнче карап китәргә киңәш  бирә.  Диңгезнең төрле күренешләрен   хәтерегездә нык калдырып китсәгез, Башкортстанның морҗалар сызгырып торган буранлы төннәрендә эшләп утырган чагында, күз  алдына  китерергә һәм кабат хис итәргә   авыр булмас, — дип әйтә бит дигән идем, Гафури тагын уфылдап куйды.
— Монда сәламәт хәлдә килү генә бәхетлелек. Ярканат кебек кояштан качып, күләгәдә кәкселдәп яткан кешеләргә бик үк матур булып күренмиләр шул алар. Ярар, ташлыйк әле, шул чир турында сөйләшмик! Аның белән гомер буена чирли-чирли дә йөдәп беткән инде кеше. Башка, күңеллерәк нәрсәләр турында сөйләшик… Әйттемме әле мин сиңа, мин бит кичә Галимҗанда кунып кайттым. Бик күңелле булды. Әллә ничаклы тарих актардык. Төн буена сөйләшеп чыктык, барганга кадәр: «…мин иртәгә, кунып кайтмалы итеп, сезгә барам. Әгәр дә шагыйрь Гомәр Хәйям әфәндене дә чакырсагыз, очрашулар тагын да күңеллерәк булыр иде. Аның адресын белә торгансыздыр, ул диңгез буе урамында Рәхмәтуллин квартирасында яши», — дип хат язган идем. Галимҗан минем үтенечне бик мәгъкуль күргән һәм Гомәр Хәйямны да чакырган. 19 октябрьдә тагын да барып кунам. Монысы инде хушлашу күрешүе булачак, — диде. Аннан соң Гафури Гомәр Хәйямның:
Мин, әлбәттә,  эчкечемен,  мөфти хәзрәт,
Тик шулай да синнән бераз кайтышрак,
Син кеше каны, ә мин эчәмен ширбәт,
Әйтче,  безнең кайсыбыз соң эчкечерәк?..
дигән дүрт юллык шигырен әйтеп куйды фарси телендә.
Тагын да бер тапкыр килеп хәл белергә вәгъдә биреп китсәм дә, булмады, Гафури янына кабат бара алмадым. Чөнки үзем, каты авырып, ун көн урыннан тормыйча ятарга мәҗбүр булдым. Ул арада кайтып китәр вакыт та килеп җитте. Билетка заказ бирергә, юл кирәк-яракларын хәстәрләргә кирәк. Ул гына да түгел, Мәскәүдә бер-ике көн тукталып Гафурины хәл җыйдырмыйча ярамый. Бу эшләр турында без хат аркылы сөйләшүләр алып бардык. Гурзуфка хәл җыярга килгән Сәйфи Бәдриев Гафурины эзләп тапкан һәм бик нык гафу үтенгән һәм дачада яшәү аркасында безнең телеграмманы ала алмавын әйткән. Кайткан чакта мотлак туры үзенә төшәргә чакырган.
Алдан сөйләшү һәм хат белән хәбәрләшү буенча, юл кирәк-яракларын алуны мин оештырырга булдым. Икебез өчен дә поезд билетларына заказ бирдем. 28 октябрьдә Гафури минем янга Мисхорга — «Горное солнце» санаториена күчеп килде. Санаторийның баш врачы — Дәүләкән егете булган якташ Хәбиб Ибраһимов Гафурины бик яхшы каршы алды һәм урнаштырды.
Көндез мин аны төшке аштан соң диңгез буена алып төштем һәм Мисхор белән таныштырдым. Хәл җыю сәгатьләрен без диңгез буенда уздырдык. Гафури диңгез буенда теләгәнчә рәхәтләнде. Элек катлау-катлау булып тирбәлеп килгән дулкыннарның ялангач кыяларга бер-бер артлы сикереп ташлануларын күзәтте. Диңгез суы белән кулларын юды, тамагын чайкады. Аннан соң дулкыннар шомартып матурлаган ташларны җыеп шаярды. Кичке аштан соң без, Кырымның мондагы гүзәллеге белән соңгы тапкыр хушлашыр өчен, тагын да бакчага чыктык. Мин   Гафурины,   алдан   уйлавым   буенча,   тау кашлагындагы мимоза   агачы төбендәге   бер скамьяга алып барып утырттым. Гафури иң элек кичке аштан канәгатьләнгәнен әйтте. Санаторийның поварын мактады. Үзенең, Кырымга килгәннән бирле, беренче тапкыр шулай мул итеп ашавы өчен  шатланды.   Аннан   соң  иртә калыккан йолдызларның зурлыклары һәм якты булулары белән   сокланып,   сөйләнә  генә   башлаган  иде,   без утырган   җирдән   бераз   түбәнрәк   яфраклар   арасында кемдер берәү тальян гармоньда, бик җанландырып, «Әллүки»не сыздырып җибәрде.
Гафури, авызына су капкан кешесыман, башлаган сүзен дә әйтеп бетермичә, тынып калды. Гармоньчы кеше көйне икенче кат уйный башлагач, кемдер тонык кына тавыш белән җырлап кушылды:
Ишеттем мин кичә берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй,
Башка килә уйлар төрле-төрле,
Әллә нинди зарлы, моңлы көй…
Бу кешенең уйнавы, Гафури өчен яңалык булса да, миңа күптән билгеле иде инде. Башта ишеткән чакта, мин дә шулай, Гафури кебек, хәйран калып тыңладым. Бу гармоньчы белән мин 1928 елда, Кырымга башлап килгән чакта, Галимҗан Ибраһимов дачасында таныштым. Ул Татарстаннан килгән Зарипов фамилияле бер егет. Элекке кызыл партизан, хәзер инде пенсионер. Гражданнар сугышы вакытында үпкә чире эләктергән. Врачларның кушуы буенча Кырымга күчеп килгән. Элек Ялтада эшли иде, хәзер «Горное солнце» санаториенда төнге каравылчы булып тора. Галимҗан Ибраһимов аның гражданнар сугышы елларында башыннан үткәннәрен сөйләтеп язып алган. Казаннан үзе белән алып килгән гармоньны бик кадерләп саклый. Мин аны, тын бер кичтә, диңгез ярында гармонь уйнап утырган чагында барып очраттым…
Зарипов, һәр көн диярлек, шушы  вакытта   гармонь уйнап ала. Бу аның көндәлек нормасы. Гармонь уйнап кичке норманы үти дә мылтыгын тотып санаторий ишек алдына төнге каравылга чыга. Бүген ул аерым заказ буенча уйнады. Мин аңа, Гафуриның бүген монда киләчәген кичә үк әйтеп куйган идем инде. Бу хәбәрне ишетү белән ул:    
—    Гражданнар сугышы елларында без аның «Кызыл байрак» дигән шигырен җырлап йөри идек. Галимҗан абзый бик простой кеше. Бик эре кеше булмаса, Гафури белән дә таныштырыр   идең,   — дип   ялына   башлады.
Мин таныштырырга вәгъдә бирдем. Кичке аштан соң без
чыгып утырачак урынны әйттем, бик шәпләп «Әллүки»не уйнагач,  туп-туры шунда килергә куштым.
Гармонь тавышы тукталу белән Гафури, тагын да уйнамасмы, дигән кебек итеп, бик озак, тын гына көтеп утырды. Аннан соң миңа әйләнеп карады да:
—    Өнме, төшме бу? Кайда, кем уйный һәм кем җырлый? — дип сорады.
Шул вакыт, бер көпшәле мылтыгын аркасына асып,
кыска буйлы, чандыр гәүдәле Зарипов безнең янга килеп тә җитте.
—    Менә, үзе уйнап, үзе   җырлый   торган егет шушы була иңде, — дидем   мин Гафуриның   соравына   җавап итеп һәм Зариповның кемлеген сөйләп бирдем.
Бер сәгатьтән соң без автобуска утырып Севастопольгә юлга чыктык. Доктор Хәбиб Ибраһимов Гафурины уңайлы урынга утыртып озатып калды. Бездән ике сәгать элек Севастопольгә киткән Девяткин фамилияле бер иптәшкә Гафурины кундырып чыгарыр өчен квартира әзерләп торырга үтенеч белдереп җибәргән идек. Бу иптәш, вәгъдәсендә торып, безнең өчен бүлмә алып куйган һәм квартира хуҗасын безне каршы алырга җибәргән иде.
Иртәнгесен без, җайлап кына, Гафурига мәшһүр Севастополь оборонасы панорамасын күрсәттек. Шәһәрнең диңгез буендагы паркында йөрдек. Ә аннан соң кичке поезд белән Мәскәүгә юлга чыктык.

Кырымнан кайтканда…

Поездның Севастопольдән кузгалып китүен Гафури сабырсызланып көтте. Аның бу хәле — Кырымнан бизгәнен, туган якларны сагынганын аңлата иде. Поездның кузгалып китүе    аны әйтеп    бетергесез    рәвештә    куандырды.
— Димәк, исән-сау кайтып киттек болай булгач! Кырым матур. Ләкин ниндидер бер читлек төсле булып тоела ул миңа. Без киттек. Ә Галимҗан Ибраһимов шул читлектә бикләнеп калырга мәҗбүр бит әле, бичара. Аны калдырып китүе кызганыч, — диде Гафури, бик күпне аңлата торган итеп, һәм көрсенеп куйды. Юл буендагы күренешләр без килгәндәгегә караганда бик нык үзгәргәннәр иде. Дулкынланып утырган бодайлар әллә кайчан урылып алынган, камыл төпләрен сөреп ташлаганнар. Сөрелгән басуларның өстендә, кара ситсыга төшерелгән сары бизәкләрсыман арыш, салам эскертләре генә утыра. Элек кара-кучкылланып яткан пар басуларын яшел хәтфә кебек булып уҗым каплаган. Моннан ике ай гына элек тоташы белән яшел диңгез кебек булып күренгән урманнар хәзер парчалы палас төсенә кергәннәр.
Гафуриның сәламәтлегендә зур үзгәреш булмаса да, кәефе, килгән вакыттагыга караганда, сизелерлек үк яхшы иде. Ул инде хәзер, кул белән алып ташлаган кебек итеп, савыгуны өмет итми. Бәлки, хәзергегә караганда бераз җегәрләнергә, үзен-үзе йөртерлек булырга һәм өстәл янында утырып эшләрлек хәлгә килергә генә тели. Менә шушы теләккә ирешер өчен ул хәзер, кирәк булса, җирнең икенче чигенә барырга да әзер тора иде. Ә болай гына уйлаганда ял итү өчен Дим буеннан да матур һәм уңайлы урын юк шикелле тоела.
Гафури, юл буендагы муллык һәм байлыкка сокланып, куана-куана кайтты. Октябрь революциясенең ун-биш еллык бәйрәмен семьясы һәм дус-ишләре белән бергә каршылау өчен тизрәк Уфага кайтып җитәргә ашкынды һәм ашыкты.
Мәскәүдә Гафуриның Ленин мавзолеенда булудан башка зур йомышы юк иде. Квартира мәсьәләсен, хат аркылы хәбәрләшеп, алдан ук хәл итеп куйган иде. Кырымда очрашып гафу үтенүгә һәм бик ихлас күңелдән чакыруга карамастан, Гафури ни өчендер Сәйфи Бәдриләргә туктарга тиеш тапмады. Шул сәбәпле без туп-туры ук янындагы марксизм-ленинизм курсларында укып ятучы Ислам Сәмигуллин һәм Фатыйма Терегуловаларга килеп төштек.
Мәскәүгә килгәннең икенче көнендә «Коммунист» газетасы редакциясенә барган чакта, Гафури алдына бер кеше килеп басты һәм бик ялагайланып:
—    И, Мәҗит абзый, исәнмесез, саумысыз!  Сезне күрер көнебез дә бар икән! Без    бит   Гыйлемдар Баембәт белән сезне кичәдән бирле эзлибез. Сорамаган гостиница, шылтыратмаган агай-эне калмады. Кайда тукталдыгыз? Әйдә, хәзер үк үзегезне алып китәм. Анда иптәшләр сезне күрергә интизар булып торалар. Мине эзләргә чыгарып җибәрделәр.  Сәламәтлегегез ничек? — дип бәйләнә калды.
Гафури, бу кешене күрү белән үк, үзгәреп китте. Аннан соң үзен кулга алды һәм, салкын канлылык сакларга тырышып, үзен күрергә һәм хөрмәтләргә теләгән кешеларгә рәхмәт белдерде. Элекке кебек күп йөри алмавын, бик каты режим астында яшәвен әйтте. Табуы кыен булган дарулар эзләп килүен һәм башкача бик ашыгыч эшләре барлыгын сөйләде. Әгәр дә бушый алса, бүген кичкә булмаса, иртәгә барып чыгарга вәгъдә бирде һәм без туктаган квартираның телефонын бирде.
Башта мин Гафуриның мондый дипломатик сөйләшүен аңламыйчарак тордым. Шунлыктан аның кайбер сүзләренә төзәтмәләр кыстырып, чак-чак кына эшне бозып җибәрмичә калдым. Бары тик, бик серле рәвештә миңа: «Мин сөйләшкәндә кысылма» дигән кебек итеп карап куйгач кына, аның политикасын аңлап алдым.
Борын өстенә зәңгәр пыялалы күзлек элеп алган бу иләмсез зур авызлы кешедән аерылып киткәч, Гафуриның авыру йөзенә елмаю бәреп чыкты һәм бик канәгатьләнгән тавыш белән:
—    Кәкре каенга  сөяп куйдыммы үзләрен!  Башкортстанга барып кулак яклап йөргән шул мөртәт оппортунистны сүгеп язган мәкаләмнең бит әле карасы да кибеп җиткәне юк. Шул ук кулак адвокаты инде мине эзләргә кеше чыгарып җибәргән. Андый сөрсегән оппортунистлар белән минем бертөрле дә мөнәсәбәтем юк. Беләсеңме, шул кеше бит Уфада, чит телләр өйрәнү   җәмгыяте төзик, дип теңкәмә тиеп бетте. Кем    белә,    аның   астында әллә нинди шаукымлы нәрсәләр ята торгандыр?!. Үзләре түгел, каберләре якын була күрмәсен! — диде.
Гафури, элек «Коммунист» редакциясенә барды. Анда аны Мәскәүдә яшәүче һәм укучы татар, башкорт язучылары һәм журналистларыннан: Мәхмүт Максуд, Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Исхак, Идрис Агишев, Тимер Алюк, Әхмәт Кутушев һәм башкалар көтеп торалар иде. Бу очрашудан соң Гафури КИМда укучы Башкортстан студентларының тормышлары белән танышты.
Соңыннан мавзолейга кереп бөек Владимир Ильич Ленинны күреп чыктык. Кич белән Сәйфи Бәдри Гафурины үзе эзләп килде. Кунакка алып китте.
Мәскәү белән Магнитогорск арасында йөри торган поездның йомшак вагонына кереп утырдык та тизрәк кузгалып китүен көтә башладык. Поезд китәргә берничә минут вакыт калгач кына купега аңлашылмый торган телдә сөйләшүче ике кеше килеп керде. Алар дөбер-шатыр килеп керделәр дә, аскы урынга ике чемодан, өске урынга метр ярым озынлыкта, бастырык юанлыгы итеп кызыл чүпрәк белән уралган бер төргәк салып куйдылар.
Поезд кузгалып китте. Ул, куе-калын урман юлыннан ачык яланга ашкынган кешесыман, безне мәснүнен читенә таба сөйрәде. Ниндидер бер заводның өстендә дулкынланып торган кызыл флаг, безне озатып яулык болгаган кешесыман, җилбердәде. Паровоз, аның белән хушлашкан кебек итеп, сузып-сузып кычкыртты.
Безнең вагондаш күршеләребез ерак юлга бара торган юлчыларга охшыйлар. Алар, поезд кузгалып киткәч, безнең гадәттәгечә, вагон тәрәзәләренең әле берсеннән, әле икенчесеннән карап, тирә-як белән кызыксынмадылар. Юлның ике ягында аерым бистәләр булып утырган заводлар, яңа төзелешләр белән дә сокланмадылар һәм Мәскәү белән дә хушлашмадылар. Бәлки, вагонда икесе генә китеп барган кебек итеп, һичнәрсәгә дә игътибар итмәстән, көлешә-көлешә чемоданнарын актарырга тотындылар.
Бу кешеләрнең берсе төп кебек юан. Битенә чиртсәң, чәчрәп кан чыгарлык кызыл һәм симез. Икенчесе, нәкъ киресенчә, үзе озын, үзе каклаган кебек ябык, ләкин кызыл чырайлы бер кеше. Кыска буйлысы азык-төлек чемоданын ачты да, берничә көн тоташтан ашамыйча ач торган, бер кешесыман, кулына эләккән бер нәрсәне умырды, тешли-тешли ашый, урын өстен ашамлык һәм китаплар белән тутырып ташлады. Икенче күршебез, тегесенең киресенчә, хуш исле тәмәке тутырылган тартманы ачты да, бездән рөхсәт-фәлән сорап тормыйча, төреп тарта да башлады. Бу кеше тәмәкене бик үзенчә итеп тарта. Иң элек бертоташтан дүрт-биш сигаретканы төреп куя да аннан соң тарта башлый. Шуларны тартып бетермичә торып, мундштугын авызыннан төшерми.
Шул арада алар безнең белән танышып алырга да теләделәр. Теге, кыска буйлысы, авызына капкан икмәген чәйни-чәйни, бик бозык тел белән русчалап, безнең кайда китеп баруыбызны сорады. Тәмәке тарта торганы сүзгә катнашмады. Сорауга сорау итеп, мин дә аларның кем булуларын һәм болай кайда китеп баруларын сорадым. Ләкин алар, рус телендә без аңларлык итеп, бернәрсә дә сөйли алмадылар. Бары тик һичбер бәйләнешсез бер рәвештә: «Америка, Магнитогорск, Октябрь һәм эшче» дигән сүзләрне әйттеләр дә теге кызыл чүпрәккә уралган төргәкне төртеп күрсәттеләр. Безнең аңлашу шуның белән тәмамланды.    
Боларның аяк өстеннән генә капкалый башлаулары тора-бара утырып ашауга әйләнеп китте. Ашаганда да алар гаҗәп бер комсызлык белән, ашыйлар. Берсе элек бик күп итеп икмәк телеп ташлады. Икенчесе шул телемнәргә май ягып чыкты. Шуннан соң кайбер телемнәргә колбаса, кайберләренә сыр, кайберләренә икра, кайберләренә шоколад кисеп салдылар да, өсләренә тагын да берәр телем икмәк капладылар. Шундый әзерлек беткәч кенә сызганып ашарга керештеләр.
Бераздан соң болар янына күкрәгенә КИМ значогы кадаган какча гына бер егет килеп керде. Рус телендә иркен сөйләшә торган шушы немец егете кергәч кенә,
без боларның кемлекләрен һәм кайда китеп баруларын аңлый алдык. Бу комсомолецның сөйләвенә караганда, болар безнең яңа төзелешләрдә ялланып эшләүче Америка белгечләре булып чыктылар. Алар, ике инженер, өч эшчедән торган бер делегация, Магнитогорскида эшләүче һәм үзләрен социалистик ярышта җиңеп чыккан чит ил белгечләре һәм эшчеләренә Октябрь бәйрәмендә күчмә кызыл байрак тапшырырга китеп баралар икән. Комсомолец эшче егет килгәч, бу инженерлар арасында бик кызу бәхәс башланып китте. Бөтен тулылыгы белән, аңлашылмаса да, бәхәснең безнең ил турында барганлыгын төшенү авыр түгел иде. Безнең сорауга җавап итеп, теге комсомолец егет:
— Алар бит СССРда социализмның тулысынча җиңеп чыгуына ышанмыйлар. Совет илендәге хуҗалык системасын тәнкыйтьлиләр һәм «Бишьеллык план» дигән китапны укып баралар. Ләкин аның дүрт елда үтәләчәгенә ышанмыйлар һәм шул турыда үзара бәхәсләшәләр», — диде.
Бу елларда әле безнең тимер юл вагоннарында пассажирларга чәй эчерү хезмәте күрсәтү тәртибе юк иде. Бер станциядә мин Гафуриның яшел чәйнеге белән эссе су алып кердем. Симертергә ябылган үрдәкләр кебек, туктаусыз ашап килгән күршеләргә дә чәй бик әйбәт булып төште. Шул вакыт безнең күршеләр өстәлгә ярты литр коньяк та чыгарып куйдылар. Ләкин алар, чәй эчкәнгә хәтле, тагын да бер кат бик ныгытып ашап алдылар.
Шоколад һәм коньяк белән безне дә сыйларга уйладылар. Гафури, гомумән, кондитерский нәрсәләрне ашарга яратмый иде, шулай булса да, бик кыстагач, шоколадларыннан авыз итте. Коньякны алар аерым эчмәделәр, бәлки чәйле стаканнарга берәр чәй калагы белән салып кына чыктылар.
Бу кешеләрнең бертуктаусыз ашаулары һәм ашаган чакта бик комсызланып, дөньяның бөтен рәхәте ашаудан гына тора, дигән кебек кыланып ашаулары, Гафуринын кәефен боза башлады. Ул гына да җитмәсә тагын, һәрбер ашаган саен, әллә нинди безне түбәнсетә торган кыяфәт һәм тон белән, бу азыклар сезнең илегездә юк бит, шуңа күрә сез аларны, күрсәгез дә бары төшегездә генә күрә торгансыздыр, дигән шикелле итеп:
—    Рәхим  итегез, Америка  шоколады, Америка  колбасасы, Америка коньягы, Америка печеньесы, Америка тәмәкесе! — дип тәкъдим итәләр.
Боларның бу кыланышлары безнең саруыбызны кайната һәм ачуыбызны китерә башлады. Мәҗит Гафуриның болай да бик тиз хәрәкәтләнергә әзер торган, үтә сизгер булган нервлары сабырлыкларын югалттылар. Ул, үз-үзен тыеп, бераз сөйләшмичә утырды да:
—    Сизәсеңме, болар бит үзләрен Африкада һәм Филиппин утрауларындагы кебек итеп    тотмакчы булалар. Үз илләре, үз товарлары һәм культуралары    белән мактанырга    һәм    патриотлыкларын    күрсәтергә    телиләр. Европа һәм Америка капиталистлары    бит безгә, шулай, ач ил һәм «вәхши» халык, дип карарга өйрәнгән. Туктагыз, без сезгә күрсәтербез әле, үзебезнең Совет патриотлыгы ничек булганлыгын!.. Бик исең китмәсен, алар бит безнең үз азыкларыбыз белән шулай мактаналар,—диде.
Икенче көн иртән Мәҗит Гафури, ниндидер бер күптән хәл ителмәгән мәсьәләне бик уңышлы рәвештә хәл иткән кешесыман, нәрсәдер эшләргә җыена башлады. Миңа бик шәп итеп өстәл әзерләргә кушты, һичбер көтмәгәндә бер бутылка «Массандра» шәрабын өстәлгә куярга боерды. Шәрапны дүрт стаканга бүлеп салгач:
—    Ягез, рәхим итегез, әфәнделәр, безнең Совет шәрабын да татып карагыз, — диде стаканны кулга алып.
Безнең кыланчык күршеләребез хөрмәттән баш тартмадылар, үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар да, Кырымның данлыклы шәрабы салынган стаканнарны күтәреп, бертоташтан эчеп җибәрделәр. Гафури тагын да кунакчыл тон белән:
—    Рәхим итегез, Совет    шоколады    белән    закусить итегез, — диде. Азрак русча    белә    торган    америкалы «Золотой рок» шоколадын авызына капкан хәлдә:
— Карошо! — диде. Тегесе башын селкеп рәхмәт әйтте. Күршеләр, безнең шоколадны ашый-ашый көлешеп, сөйләшергә керештеләр.
Гафури бер килограмм яхшы Кырым тәмәкесе алып кайтып килә иде. Шуны алып бирергә кушты. Тәмәке төргәген чишү белән, купеда хуш ис бөркелеп китте. Бу ис күршеләрнең игътибарларын да үзенә бик тиз тартты.
—    Рәхим итегез, Совет    Кырымының   тәмәкесен    дә тартып карагыз, — дип елмайды Гафури. Күршеләр элек тәмәкене алып иснәп карадылар, аннан соң төрергә тотындылар.
Чәй эчә башлагач Гафури тагын да рухланыбрак китте. Ул, мин оныткан бер нәрсәне хәтерләтеп:
—    Синең балың да бар иде түгелме    соң? Аны кире Уфага  алып кайтасыңмыни?  Булса, китер әле, — диде.
Безнең, чынлап та, балыбыз бар иде. Гафури үзе алып барган бер тартма кәрәзле балын Галимҗан Ибраһимовка күчтәнәч итеп биреп калдырды. Мин алып чыккан тартмадагы балның яртысын, туган җирдә үскән чәчәкләрнең тәмен татысын, дип доктор Хәбиб Ибраһимовка биреп калдырган идек. Кырымнан әйләнеп кайтып килгән башкорт балы америкалыларның ризыкларына да язган булып чыкты. Балны өстәлгә куйгач Гафури, бик тантаналы рәвештә:
— Әфәнделәр, хәзер сез Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы территориясеннән үтеп барасыз. Безнең республикабыз  — СССРның табигый байлыкларга бик бай булган бер өлкәсе. Рәхим итегез, элек-электән бөтен Европага билгеле булган башкорт балының тәмен татып карагыз! — диде. Ләкин безнең күршеләребез бал белән бик үк таныш кешеләр булып чыкмадылар. Чөнки алар кәрәзле балны икмәккә ягып балавызы белән ашадылар.
Шуннан соң Мәҗит Гафури, бик канәгатьләнгән һәм горурланган бер кыяфәт белән,—күрсәттекме бу тәкәббер буржуа интеллигентларына совет кешеләренең нинди икәнлекләрен дигәнсыман итеп, — елмаеп куйды.
Аннан бераз уйланып, сүзсез утырганнан соң, миңа таба кинәт әйләнде дә:
— Язучы булган кешеләр ничек кенә булса да Европа телләреннән берсен бик яхшы итеп белергә тиешләр. Әгәр дә миңа берәр гарәп, төрек яки иранлы очраган булса, мин алар белән рәхәтләнеп сөйләшер идем. Чөнки мин яшь чагымда бу телләрне өйрәндем. Ә менә Европа телләрен белмәү яхшы түгел. Аларны белмәү — культурасызлыкың бер билгесе бит. Хәзерге язучылар моны хәтерләреннән чыгарырга тиеш түгелләр, — диде.

Тукайны сагынганда

1

Мәҗит Гафури шагыйрь Габдулла Тукайга аның үз замандашлары арасында чын күңелдән хөрмәт итеп караучы кеше иде.
Мәҗит Гафури, аңа якын торган һәм аның белән озак еллар бергә эшләгән кешеләргә бик яхшы билгеле булган рәвештә, иҗатында да, шәхси тормышында да чын күңелле һәм самими бер кеше иде. Аның бу характеры, тормыштагы аерым вакыйгаларга һәм аерым кешеләргә үзенең мөнәсәбәтен билгеләгән чакта, хәлиткеч бер фактор булды. Аның мәхәббәте дә, нәфрәте дә шушы бер чишмәдән чыкты. Шуңа күрә дә аның мәхәббәте керсез кайнар, нәфрәте туңдыргыч салкын иде.
Мәҗит Гафури үз гомерендә Тукай турында 1913 елда бер шигырь, 1914 елда бер истәлек, 1918 елда Уфада уздырылган Тукай кичәсендә бер чыгыш ясады. Аның бу шигырь һәм истәлекләрендә Гафурига хас булган гадилек һәм дөреслек аңкып тора. Кайбер тенденциоз кешеләр, аларны күпме генә капма-каршы куеп маташмасыннар, Гафури бервакытта да Тукайга каршы кеше булмады.
Тукайның үткер каләменә эләгеп, бик гадел рәвештә тәнкыйть ителгән кайбер язучылар, җәмәгать эшлеклеләре гомер буйларынча аңа дошман булдылар. Җае туры килгән һәм көчләре җиткән чаклы үч алырга һәм аны түбәнәйтергә тырыштылар. Ләкин Гафури андый түбәнлеккә төшмәде, Бәлки үзенең йомшак яклары турында Тукай каләме тарафыннан язылган тәнкыйтьләрне дөрес аңлады. Шуның нәтиҗәсендә Гафури бик җитди хаталардан арынды. Болар — барлыгы бергә, Тукайның Гафури алдындагы дәрәҗәсен күтәрергә генә сәбәп булдылар. Шунлыктан Гафури Тукайны үзенең бер остазы итеп карады. Менә шуның өчен дә Гафури Тукайга карата булган хаксыз һөҗүмнәргә каршы теше-тырнагы белән ташланырга әзер тора иде.
Элекке бер очрашкан вакытта ул миңа, борчылуның соңгы чигенә җитеп, Тукайга бәйләнешле ике вакыйга турында сөйләгән иде. Һәркемгә билгеле, Тукай бик принципиаль кеше булган. Шунлыктан ул үзләренең шәхси файдалары өчен көн саен мәсләкләрен үзгәртеп торган һәм корсак колы булган принципсыз бәндәләргә каршы көрәш алып барган. Шуңа күрә дә шагыйрьнең үзе әйтмешли «үзләре сүздән түбән, күзләре тездән түбән» булган дошманнары «эттән дә» күбәйгәннәр. Бер карасаң мулла, икенче карасаң «дәһри»ләнеп, аумакайланып йөргән Чыгытай дигән принципсыз бер кеше Тукайның шундый дошманнарыннан берсе булды. Чыгытай мулла, заманында «Исабәт» дигән китап язып, Ислам дине турында кыю гына фикерләр әйткән кеше. Ләкин Духовное Собрание моның өчен Чыгытайны муллалык указыннан мәхрүм итә башлагач, ул бик тиз генә тәүбә итеп, язган фикерләреннән кире кайтты. Бу турыда Тукай, «Мәҗрух указ» дигән сатирик шигырь язып, бик әче көлде.
Чыгытай, бераздан соң муллалык эшеннән читкә китеп, һәрбер мәсьәләдә уң позициядә торган «Тормыш» газетасына эшкә керде һәм язу-сызу эшләре белән маташты. Ләкин Октябрь революциясеннән соң 1920 елларда инде ул тагын да мулла булып алды. Муллалыктан доход килми башлагач, тагын да муллалыкны ташлап, дингә каршы көрәшүче «Дәһри» булып китте. Моның, белән ул, үзенә Тукай тарафыннан бирелгән характеристиканы тагын да бер тапкыр дөресләде.
Ләкин бу шигырь Тукай өчен бик кыйммәткә төште. Чөнки табигате белән вак һәм интригант бер кеше булган Чыгытай бөтен гомере буенча Тукайдан үч алырга тырышты. Шуның өчен ул, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, Тукайны мөселман буржуазиясенең шагыйре ясап, чүплеккә түгәр өчен кампания ачты. Моның өчен «Фән һәм дин» журналын файдаланды. Бу кампаниягә ул хәтта Борһан Мансуров кебек партияле авторитетларны да корал итте.
Моннан башка, Тукай мәрхүм гомер буенча нәфрәт белән караган кайбер кешеләр дә Чыгытайдан калышмадылар. Пушкинны кешедән ишетеп кенә белгән һәм Галимҗан Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» күләмендә дә әдәби белемнәре булмаган һәм үзләрен «Пролетариат язучысы» дип атаган кайберәүләр Тукайны РАПП күсәге белән тукмап йөрделәр.
Менә шушының кебек хәлләр Гафурига бик начар тәэсир иттеләр. Озак чирләп, болай да бик нык йончыган бер кешегә бу хәбәрләр җитә калдылар. Ул, Тукай өчен гарьләнүнең соңгы чигенә җитеп: «Ичмасам, тормыш юлларын кеше төсле үткән кешеләр сөйләсәләр, язучы буларак, татар әдәбиятына Тукай иткән хезмәтнең чиреген генә күрсәткән язучылар тәнкыйть итсәләр дә, бу чаклы хурланмаган да булыр идем!» — ди торган иде.
1934 елның 30 маенда мин барып кергән чакта Гафури, каты авырый башлаганнан бирле булган гадәтенчә, кроватенда мендәргә сөялгән хәлдә, ниндидер бер китап карап утыра иде. Ул, күзлегенең өстеннән генә карап алды да, китабын ачылган көенчә каплап, күрешергә кулын сузды. Гафуриның кулы бик эссе иде. Бу эсселек, Гафуриның хәлен аңлаучы кешеләр өчен, бик күпне сөйли торган бер хәл булганлыктан, мин ул хакта сүз кузгатмадым. Чөнки бу турыда сүз кузгату аның ачык җәрәхәтенә тоз сибү белән бер иде. Шунлыктан, бик гади генә, гадәттә авыру кешенең хәлен белергә барган чакта була торган рәвештә:
— Кәефегез ничек, Мәҗит абзый?—дидем. Ул тагын да тырышыбрак елмайды һәм пышылдабрак чыккан тавыш белән:
—    Шулай инде, бер көй. Тамак    борчый. Әйтерсең, әрекмән башын йомарлап тыгып куйганнар, шулай әрнетә һәм интектерә. Үпкә авыруы    бер нәрсә   дә түгел икән ул, менә тамак чире, ичмасам, авыру! Дошманына да теләмәс адәм рәтле   кеше   бу авыруны, — диде   һәм стаканнан бер йотым су эчеп куйды.
Тамагы борчыса да, бүген аның кәефе төшенке түгел иде. Иң элек өстәлдәге язулы кәгазьләрен икенче яклары белән каплап куйды. Аннан соң кроватенда тузып яткан газеталарны тәртипләп куйды да:
— Афзал Таһиров әсәрләренең библиографиясен карап чыктым. Бик күп язган икән, тәкъдир итәргә лаеклы хезмәт. Бигрәк тә башкорт Совет әдәбияты кебек Октябрь революциясеннән соң гына барлыкка    килгән    яшь бер әдәбият өчен ифрат зур хезмәт. Безнең кайбер яшьрәк язучыларыбыз язарга вакыт    юк, фәлән-төгән, дип сылтау табалар. Безнең язучылар арасында    Афзал Таһировтан да ныграк партия, дәүләт һәм җәмәгать эшенә күмелгән бер кеше юк. Шулай булса да, язарга вакыт таба. Димәк, вакытны дөрес файдалана белергә һәм буш нәрсәләр өчен әрәм-шәрәм итмәскә кирәк. Яшь язучылар әнә шуннан үрнәк алырга тиешләр. Афзал Таһировның юбилеен котлап бер шигырь    яздым. Мә, укып кара әле, — дип бая икенче яклары    белән    әйләндереп куйган кәгазьләрне алды да миңа сузды. Шигырьне мин укыган чакта ул, минем йөзгә карап,    шигырьнең ничек тәэсир итүен күзәтеп утырды. Укып бетәр-бетмәстән:
— Я, ничек, ярыймы? — дип сорады һәм җавап көткән сораулы караш белән миңа төбәлде.
— Һәйбәт, Мәҗит ага, ихласлы йөрәктән язылган,— дидем. Ул, тагын да күңелләнеп китте.
— Авыру белән җәфаланып яткан чакта    язылмаса, тагын да икенчерәк булыр иде дә бит, нишләтәсең, бары белән чын йөрәктән инде. Тик моны тантаналы утырышта кемнән укытырлар икән? — диде.
— Булат Ишемгулов укыр. Аның тавышы да яхшы, укуы да матур, — дидем. Ул да минем фикергә кушылды.
Гафури тагын да рухлана төште. Шигырен кровать янындагы кечкенә өстәлгә куйды. Аякларын кроватьтан салындырып утырды да, мин кергән чакта укып утырган китапны кулына алды һәм:
—    Тукай 1912 елда, Уфага килгәч, минем белән булган очрашуын «Ялт-йолт» журналында    язып чыгаруын әйткән идем бит. Менә шуны таптым. Мә, шушыннан укып кара әле, — дип китапны миңа сузды.
Гафури миңа сузган китап Тукай әсәрләренең Фатих Сәйфи-Казанлы редакциясендә чыккан миңа мәгълүм булган бер томы иде. Шулай булса да, мин аның үземә билгеле булган бер нәрсә икәнлеген белдермәдем. Бәлки, Гафури күрсәткән җирдән кычкырып түбәндәге юлларны укыдым: «… Мәҗит әфәнде Гафури белән очраштык. Ул миңа караганда юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кебек күренде. Аның белән безнең мөнәсәбәтебез күп вакытта күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше икебезне әле генә хисапсыз күп шаярып, соңра аналары кыйнаган балаларга охшатыр иде.
Ни эшлик соң? Шаярыр идек, әле генә язмыш ханым кыйнаган, елар идек, күздән яшебез дә кипкән. Россиядә хәзер уйнаган җилләр, Россия һавасы безнең барлык коллегаларыбызны шул халәте рухиягә китергән. Әйе, күздә яшебез дә кипкән, киләчәктәге шатлык яки ерак, яки юк!..»
Укып беттем дә, мин укыганны тыңлап, күзләрен миңа кадап утырган Мәҗит Гафурига карадым. Ул, күзләрендәге яшьләрен сөртә-сөртә, тирән итеп көрсенгән иде, ютәлли башлады. Иреннәрен кымтып ютәлен басты. Стаканын алып, тагын да бер йотым су уртлап куйды да:
— Әйе, Тукай мәрхүм бик дөрес язган. Тукай бит ул. Шул заманның кайбер язучылары кебек, үзенең авторитеты белән сату итмәде. Чөнки ул,    чын    мәгънәсендәге бөек табигатьле бер кеше иде. Ул шатланса чын күңелдән җырлады.  Кайгырса, сафлык    белән әрнеп, сыкрап елады. Аның шатлыгы да, күз яше дә эчкерсез иде. Сезгә, хәзерге яшьләргә безнең шул чактагы халәте рухиябез бәлки    аңлашылып   та җитми   торгандыр.    Бу хәл Тукай турында язган иптәшләрнең мәкаләләрендә еш кына шулай чагылып та кала. Мәсьәләгә хәзерге югарылыктан торып караган кайберәүләр безне гаепләргә телиләр. Ләкин алар хаклы түгелләр. Шул    чактагы    буталчык һәм катлаулы шартларга кайтып карарга һәм шул ноктадан чыгып хөкем итәргә кирәк. Әйе, бүгенге кебек хәтеремдә, Зөһрә кайдандыр  ашыгып кайтты да  шатлыгына  буылып:
— Гафури, сөенче, Тукай килгән    бит. Бар, үзебезгә алып кил. Нигә үзебезгә генә туры төшмәде икән? — дип сөйләнергә тотынды. Ләкин, сораша башлагач, үзе Тукайның кайчан килүен дә, кайда тукталганын да белмәде.
— Әйе, Зөһрә, Тукай чаклы Тукай булсын да, ваксынып, синең тавык кетәге кебек квартираңа килеп төшсен, имеш. Ул бит әсәрләре иң күп тарала торган, бу дәвер татар язучылары арасында иң атаклы булган бер зур шагыйрь! Бәс, шулай булгач, гостиницаларның да иң яхшысына туктагандыр әле ул, — дидем, тирән дулкынланып.
Ашык-пошык кына киендем дә Тукайны күрергә чыгып киттем. Эзләп йөри торгач «Сабах» китап магазинының складыннан барып таптым мин аны.
Керсәм, ни күзләрем белән күрим, яхшы гостиницалардан эзләп йөргән зур Тукаев магазин артында ящиклардан оештырылып ясалган «кровать» өстендә бәп-бәләкәй генә булып ятып тора. Гаҗәпләнүдән нәрсә әйтергә дә белмәдем.
Тукай мин барып керү белән сикереп торды. Әллә кайчан берен-бере күреп белә торган һәм сагынышкан дусларсыман, кочаклашып күрештек. Шул вакытта аның кулы, менә хәзер минем кулым кебек, бик эссе иде. Исәнлек-саулык сораштык. Тукай авыруыннан зарланды һәм нинди максат белән юлга чыгуын сөйләде.
Аның күңеле бик төшенке иде. Зур Тукайны шул хәлдә күргәч, күпереп чәчәк атып утырган гөлгә көзге кырау салкыны килеп бәрелү белән, аның чәчәкләре сибелеп төшкән шикелле, минем күңелем дә кинәт моңсуланып китте. Аның авыру күңелсезлеге, сөйләшә торгач, гомуми сәяси һәм әдәби күңелсезлеккә әйләнеп китте. Шушылай сөйләшеп утыра торгач, мин үземне һавасыз бер бүлмәдә камалып яткан кебек итеп хис итә башладым. Бу минутта мин Тукайның да, үземнең дә елмайганын хәтерләмим. Әйтерсең без, анадан туу белән үк, һичбер көлми һәм шаярмый торган коточкыч, аяусыз бәгырьле кешеләр арасында үскәнбез дә, хәзер инде елмаеп һәм рәхәт сөйләшә дә алмыйбыз… Нигә без шул кадәр хәсрәтле һәм моңлы булдык икән ул чакта? Бу сорауга ул вакытта җавап бирүе авыр иде. Хәзер инде җавап биреп була. Чөнки безнең халкыбызның гасырлар буенча җыелып килгән аһ-зары, кайгы-хәсрәте шулай авыр булган. Шуңа күрә безнең күзләребез яшьле, йөзләребез хәсрәтле иде.
Мин, мондый авыр минутлардан котылырга теләп: “Әйдә, Тукай, миңа киттек, бу таш бинаның эче дымлы һәм салкын. Минем квартирам, зур булмаса да, бик җылы. Анда Зөһрә көтеп калды,” — дидем. Тукай кинәт уңайсызланып китте һәм ютәлли башлады.
—    Рәхмәт, Мәҗит    әфәнде, — диде   ул тонык    кына елмаеп, — сезнең бит гаиләгез бар. Мин гаиләле дусларымның өйләренә барып йөри алмыйм.    Мөмкин булса, башка берәр җирдә утырышырбыз.
Тукайның бу сүзләрен катгый һәм чын күңелдән әйтелгән сүзләр итеп аңладым һәм кабул иттем. Мин аның хатын-кызлы урыннарга барып йөрергә һәм аралашырга яратмый торган бер кеше икәнлеген ишеткәнем бар иде, ләкин ышанмый гына идем. Хәзер үзе шулай әйтеп торгач, ышандым һәм кысташмадым. Озакламый килергә вәгъдә итеп, чыгып киттем. Кайтып җиткәнче, Тукайны ничек итеп, кайдан акча табып кунак итү мәсьәләсен чишә алмый, баш ватып кайттым. Өйгә кайтып керү белән Зөһрә:
—    Тукай кайда, нигә алып килмәдең? — дип каршы алды. Мин мәсьәләне аңлатырга тырыштым. Ләкин Тукайның ни өчен гаиләле иптәшләренең   өйләренә барып, аралашып йөрмәвенең сәбәпләрен Зөһрәгә аңлата алмадым. Чөнки мин аны үзем дә аңлап җиткерми идем әле ул чакта. Шуның өстенә бу мәсьәлә безне артык кызыксындырмады да. Чөнки безнең алдыбызда моңа караганда да мөһимрәк һәм конкретрак мәсьәлә    килеп баскан
иде. Кайдан акча табарга? Ләкин, дөнья җимерелеп китсә дә, табарга һәм Тукайны кунак    итәргә    кирәк… Уйлаша торгач, минем кышкы пальтоны    сатудан да ышанычлы чыганак табылмады.  Шуннан    соң инде  атаклы Тукайның шәп гостиницаларга төшмичә китап магазины складында ятуының сәбәпләрен аңлау кыен түгел иде.
Без, Тукайның теләве буенча, Уфаның аулаграк бер ресторанында утырырга булдык. Пушкин урамы белән бераз баргач та, Тукай арыды.
— Гафури, эшнең рәте китте,    камыт   кыса, — диде.
Извозчик яллаган булдык. Бусы да ярамады. Извозчикка утырып бер квартал да китә алмадык.    Тимер тәгәрмәчле гади каты тарантасның ташлы    урамда дыңгырдатып баруы Тукайның чыраен бик тиз бозды.    
— Булмый,    Гафури,    үпкәмне    өзә, — диде.    Тагын җәяүләп киттек.
Ресторан бик һәйбәт, тыныч иде. Ләкин андагы кунакчыллык та безне күңелләндерә алмады. Без монда да озак утыра алмадык, чөнки безнең өстәлнең күршесенә ике исерек татар баеның килеп утыруы булды, Тукай чыгып китәргә дә җыена башлады.
—    Рәхмәт, Гафури,   әйдә, исән-сау чагында,    моннан тизрәк чыгып китик.    Кирәк булса, башка берәр   җирдә утырышырбыз, — диде.
Урамга чыккач мин, аның ни өчен моннан болай тиз чыгарга ашыгуының сәбәбен сорадым. Ул, минем гаҗәпләнүемә каршы:
—    Безнең Казанда әнә шундый динче татар байлары, эчеп алгач, тагын да суфиланыбрак китәләр һәм: «Нигә сез шәкерт    башыгыз белән сыраханәгә килдегез? — дип бәйләнә башлыйлар һәм сугышырга тотыналар. Бу бәндәләрнең битләрендә дә шундый тискәрелек сөреме чыгып тора, — диде.
Тукай Уфадан тиз китте. Шулай булса да без бик яхшы аңлаштык. Кулдан килгәнчә хөрмәтләдек. Тукай яныннан кеше өзелмәде. Уфаның бертөрле югары катлам зыялылары, әлбәттә, Тукай белән кызыксынмадылар. Әллә ваксындылар, әллә курыктылар…
Безнең язмышларыбыз бертөрле булып чыктылар. Элек, кайберәүләр: «Тукай шәпме, Гафури шәпме?» — дигәнсыман тенденциоз мәсьәләләр күтәреп, безне кара-каршы куярга маташтылар. Бу бит бәхәсле мәсьәлә түгел. Тукай, һичбер сүзсез, талантлы бер шагыйрь иде. Мин аңа байтак моментларда ияргәләдем. Мәсәлән, балалар өчен язган шигырьләремне мин Тукайдан үрнәк алып яздым. Аның балалар өчен язган шигырьләре, һичбер шөбһәсез, минекеләрдән яхшылар. Ихтимал, минем дә Тукайда табылмаган кайсыбер артыклыкларым бардыр. Язучылар бит алар стандарт станокларда эшләнеп чыккан бертөсле машиналар түгелләр. Язучылар, ни хәтле генә төрле-төрлерәк булсалар, гомуми әдәбият өчен шул чаклы яхшырак булачак.
Хәзер инде мәсьәлә бик ачык. Ләкин ул чакта әле без, бу бәхетсезлекләрнең һәм шатлыксызлыкларның иҗтимагый һәм сәяси тамырларын аңлап һәм күреп җиткерә алмаганбыз. Аларны күрерлек һәм аңларлык нигез булмаган. Чөнки без эшче сыйныфтан һәм аның Ленин төзгән партиясеннән читтә яшәгәнбез…
Шатлык кара болытларның артында гына елмаеп торган, без аны күрмәгәнбез. Болытлар куергач яшен шартлатып, өермә туздырып давыл кубасын, яңгыр явасын һәм яңгырдан соң кояш чыгасын аңламаганбыз… Тукай мәрхүм күрә алмады. Бу үзгәрешләрне мин үз күзләрем белән күрдем. Кичә Афзал Таһиров хәл белергә килгән иде.
— Җәйне монда, Башкортстан санаторийларында үткәр, көзгә Кырымга барырга туры килер. Бу хакта борчылма, барлык чараларны үзебез күрербез,—дип китте. Өченче көн Башгиз директоры Камал Айдаров белән баш редактор Шиһап Шәһәртдинов килде. Алар мине машинага утыртып алып киттеләр дә шәһәр күрсәтеп йөрделәр, рәсемгә төшерделәр. Бүген Булат Ишемгулов колхозчыларның икенче бөтен Башкортстан съездына һәм Афзал Таһировның 20 еллык юбилей тантанасына чакыру билетлары китерде. Барсам, үзе килеп алырга вәгъдә биреп китте. Болар бит, — пальто сатып кунак сыйлау, адәм рәтле извозчик яллый алмау һәм Тукайның гостиницага төшә алмыйча китап магазинында ятуы да, берсе дә түгел!..
Атаклы Тукай мәрхүм хәзерге шартларда һәрбер гади совет язучысы күрә торган игътибар һәм хөрмәтнең чиреген дә күрә алмады. Мине элекке тормыш черетте, хәзер Совет хөкүмәте дәвалый. Тукай әсәрләрен сатып йөз меңнәр белән файда иткән татар байлары аңа бер айга Кырымга барырлык та гонорар түләмәде. Ул бит шулай Троицкига кымызга барган чагында да бары тик Габдулла Гыйсмәтинең яшьләр арасыннан җыеп биргән акчасы белән генә юлга чыгып китә алган. Татарстан хөкүмәте хәзер Галимҗан Ибраһимовны ничә ел инде Кырымда асрый. Башкортстан хөкүмәтенең җитәкчеләре, миңа халык тарафыннан буш бирелгән өйгә килеп, мине савыктыру өчен чаралар күреп йөриләр.
Тукайның шул хөрмәтләрне күрә алмавы искә төшкән саен йөрәкне әрнетеп җибәрә, — диде.

Өйрәнүләр һәм чыганаклар

Мәҗит Гафури татар әдәбиятында да, башкорт әдәбиятында да мәсәл жанрын башлап тудыручы шагыйрьләрнең берсе булып тора. Әгәр дә аның башка төр әсәрләрен бөтенләй сызып ташлый торган хәл булса, Мәҗит Гафури үзенең мәсәлләре белән генә дә безнең әдәбиятыбыз тарихында хөрмәтле урынны алган булыр иде.
Мәҗит Гафуриның аерым мәсәлләре башлап газеталарда һәм шигырь җыентыкларында басылдылар. Аннан соң, 1913 елда, «Әмсал» исеме астында 36 битле аерым җыентык булып чыкты. Соңыннан да Гафури бу жанрда язудан туктамады. Революциядән соң аның «Инә белән җеп», «Урак белән чүкеч» һәм «Күз бәйләш — сукыр тәкә» кебек мәсәлләре барлыкка килде.
Ләкин Мәҗит Гафуриның мәсәлләр язу тарихы һәм аларның чыганаклары турында дөреслеккә нигезләнмәгән карашлар әле булса хөкем сөреп киләләр. Гафури бу турыда берничә тапкыр газета редакцияләренә ачык хат язарга да уйлады. Ләкин, нинди сәбәптәндер, ул уйларын тормышка ашыра алмады.
Әдәбият белгечләре һәм дәреслек төзүчеләр арасында йөргән бу карашлар, асылда Гафури үзенең мәсәлләрен бары тик Л. Н. Толстой белән рус халкының мәшһүр мәсәлчесе И. Крыловка ияреп, алардан файдаланып кына язган, диюгә кайтып кала иде.
1934 елның җәендә Мәҗит Гафуриның томнарын әзерләгән һәм биографиясен язу белән шөгыльләнгән чагында бу моментны ачыкларга кирәк иде. Шуннан соң мин бу вакытта Аксаков исемендәге санаторийда дәваланып яткан Гафурига мөрәҗәгать иттем. Минем соравыма каршы җавап итеп ул 1934 елның 4 нче августында түбәндәге хатны язып җибәрде:
«…«Әмсал» исемле мәсәлләр җыентыгына кергән мәсәлләрнең исемлеге кулымда булмаганлыктан, аларның һәрберсе турында тулы итеп җавап бирә алмыйм. Хәтеремдә саклануга караганда, андагы мәсәлләрнең чыганаклары түбәндәгеләр:
1. Һиндстан философларыннан Бейдебаның «Кәлилә вә Димнә» дигән әсәреннән, мәсәлән,    «Казлар    белән кысла» һәм башка берничә мәсәл алынган.
2. Берничә мәсәл башка гарәпчә әсәрләрдән алынып язылганнар. Хәтта Л. Толстой белән И. Крылов та үзләренең мәсәлләрен шул әсәрнең берәр телгә ясалган тәрҗемәләреннән алганнар булырга кирәк, чөнки аларның, рус халкы арасында гаҗәп рәвештә күп таралган мәсәлләренең бик күбесе югарыда әйтелгән «Кәлилә вә Димнә»дә, «Әлфе ләйлә вә ләйлә» («Мең дә бер кичә») Һәм «Әлмостазараф» дигән әсәрләрдә очрыйлар.
3. Кайсыбер    мәсәлләр,      мәсәлән,      «Җанварларга килгән үләт», «Карт белән Әҗәл» һәм «Маймыл белән Күзлекләр» — И. Крыловтан тәрҗемәләр.
4. Байтак мәсәлләр үземнең иҗатларым.    Мәсәлән, «Үрдәк белән тавык»,    «Әтәч һәм тавыклар» һәм башкалар үземнеке. Болардан башка тагын   берничә мәсәл турыдан-туры үз тарафымнан язылган».
Аңлатма биреп торуның кирәге юк, дип уйлыйм. Тик шуны әйтергә кирәк: Мәҗит Гафури файдаланган бу китаплар дөньяның барлык телләренә диярлек бик күптән тәрҗемә ителгәннәр. Мәсәлән, «Кәлилә вә Димнә» белән «Мең дә бер кичә» әсәрләре грек теленә XI, латин теленә XIII гасырда ук тәрҗемә ителсәләр, хәзерге рус теленә бу китаплар 1889 елда тәрҗемә ителгән булганнар. Бу китаплар төрекчәдән үзбәк теленә 1888 елда тәрҗемә ителсәләр, 1889 елда инде Габделгалләм Фәизханов аларны гарәпчәдән татарчага тәрҗемә итеп бастырган. Шуның белән бергә, бу китаплар бик күп халыкларның фольклорларына да йогынты ясаганнар. Телдән телгә күчерелеп йөри торгач, бу хикәяләрнең эчтәлекләре дә, исемнәре дә бик нык үзгәргәннәр.
Л. Толстой белән И. Крыловның бу әсәрләрдән файдалану һәм файдаланмаулары турында бәхәсләшүнең монда кирәге дә, әһәмияте дә юк. Ләкин М. Гафуриның ничек һәм нинди күләмдә файдалануын аның үз сүзләре әйтеп торалар. "Моңа ышанмаска мөмкин түгел. Шуның белән бергә, азактан Гафури белән бу турыда сөйләшкән чакта ул:
— Гарәп телендә басылган бу китапларны мин Л. Толстой һәм И. Крылов әсәрләре белән танышканга кадәр, бик күптән үк укыган идем инде, — диде.
Мәҗит Гафури, күпләргә билгеле булуынча, гарәп телендә иркен сөйләшә, теләгәнчә яза ала һәм гарәп поэзиясен яхшы белә торган кеше иде. 1909 елда «Галия» мәдрәсәсендә язгы имтиханнар барган чакта ул бөтен Уфаны шаулаткан бер чыгыш ясый.
Заманында Россия мөселманнары өчен «Галия» мәдрәсәсе салам дип, алдашып акча җыеп йөргән Минһаҗ Кадермәтев дигән кеше Уфага килеп чыга. Бу кеше турында Тукай үзенең:
Таш ташыйлар:  анда Минһаҗ «Галия» нигезен сала.
Туй  ясыйлар:   монда Минһаҗ  гаилә нигезен  сала.
Салыныр да, төпләнер дә, бик уңайдыр соңгысы,
Шикләнәм мин, әллә ник, булмас кебек әүвәлгесе, —
дигән мәгълүм эпиграммасын язып дөньяны шаулаткан иде инде.
Менә шул кеше «Галия» мәдрәсәсендә барган язгы имтихан мәҗлесләренә йөреп үзенең «галим»леген күрсәтергә һәм шөһрәт чыгарырга уйлый. Үзен гарәп телен бик яхшы белүчеләрдән дип ышанган бу дини аферист имтихан вакытында шәкертләргә теләсә нинди сораулар биреп йөдәтә башлаган. Төбендә гарәп телен бик бозып сөйли торган бу кешенең шәкертләрнең наданлыкларын фаш итү һәм мәдрәсәнең җәмәгатьчелек алдында дәрәҗәсен төшерү максатыннан чыгып эшләгән бу кыланышы имтиханның барышына бик нык җайсызлый. Мәдрәсәнең җитәкчеләре һәм укытучылар чакырылмый килгән бу оятсыз кунакның мондый хәрәкәтенә каршы бернәрсә эшли алмый аптырап калалар. Минһаҗ Кадермәтев үзенең активлыгын арттырганнан-арттыра бара. Бу кеше имтихан кылына торган бер шәкерткә бик бозык тел белән сорау биргәч, Мәҗит Гафури үзенең бөтен сабырлыгын югалткан һәм сикереп торган да:
— Минһаҗ әфәнде, бер шәкертнең нинди булса да бер фәнне ничек үзләштерүен тикшерер өчен, иң элек үзең шул фәнне бик яхшы белүче булырга тиешсең. Аннан соң бу турыда сорау биргән чакта иң элек үзең дөрес итеп сөйли белергә дә кирәк. Баядан бирле тыңлап утырам, сез гарәп телен икмәклек-тозлык та белмисез. Сез әле генә бу шәкерткә биргән сорауны алай түгел, бәлки менә болай дип әйтергә кирәк, — дип Минһаҗның соравын төзәтеп әйтә.
Имтихан мәҗлесендә утырган йөзләгән шәкерт пырхылдап көлеп җибәрә. Иң җитди кешеләрнең йөзләренә дә елмаю бәреп чыга. Сыйныф бүлмәсендә һава үзгәреп китә. Шуннан соң Минһаҗның кикериге төшә һәм шәкертләрне урынсыз йөдәтү активлыгы сүрелеп кала. Икенче көнне инде ул имтихан мәҗлесенә бөтенләй килми.
Хәтерем ялгышмаса, 1927 елның азакларында булса кирәк Казанда «Яңалиф» редакциясендә эшләүче Исмәгыйль Рәмиевтән Мәҗит Гафурига яңа алфавит белән язылган хат килде. Бу вакытта Гафури яңа алфавит белән басылган әсәрләрне авыр укый иде әле. Шуннан соң ул шаярып:
—    Тукта, үзләре дә, минем кебек,    укый    алмыйча җәфалансыннар әле, — дип бу хатка каршы гарәп телендә җавап язып җибәрде.
1932 елның азакларына таба мин бер барып кергән чакта Гафури бөтен дөньясын онытып нәрсәдер укып утыра иде. Мин барып кергәч, күзлегенең өстеннән карап алды да, укудан туктады.
— Сезне укудан бүлдердем    ахры, — дидем    гафу үтенгән рәвештә.
— Зарар юк, мин аны икенче тапкыр    укып утырам инде. Укыганың бармы? — дип сорады    һәм    китапны ачылган көенчә миңа бирде. Мин    әйләндереп китапның тышын карадым. Бу китап Валерий Брюсовның шигырьләр җыентыгы иде.
— Син аның кемлеген белә   торгансыңдыр инде, ул турыда әйтмим, әнә шул мин ачкан    биттәге    поэманы кара әле, шуны укыганың бармы? Шул хакта сорыйм, — диде.
Мин тагын да китапның Гафури укып утырган битләренә күз ташладым. Бу поэма Әрмән шагыйре Аветик Исаакянның Валерий Брюсов тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән «Әбу-Галә-әл Мәгарри» дигән поэмасы булып чыкты.
—    Беркөн кич  шулай,   гадәтемчә,    гарәп    шагыйре Мәгарринең шигырьләрен укып утырган чакта бер иптәш килеп керде. Мин укып утырган китапны күргәч ул, җирәнгән шикелле итеп читкә карады да, масаюлы бер тавыш белән: «…Һаман шушындый иске-москы белән вакыт әрәм итеп утырасың икән әле…» — диде.
Мондый сай карашлы кешегә ни әйтсәң дә артык булганга күрә, бәхәсләшеп торуны һәм болай да тузган нервларны борчырга теләмәдем. Бәлки: «һәрбер шагыйрь дә шулай, үз заманының Мәгаррие була алса, начар булмас иде ул», — дип көләргә генә мәҗбүр булдым. Шуннан соң теге кеше, үзенең нинди тәрәзәгә таш ыргытканын бик тиз аңлап алды һәм: «…шаярып кына әйтәм», — дип койрыкны сыртка салды.
Кичә үзәк китапханәдән Зөһрәгә менә шушы китапны биреп җибәргәннәр һәм Мәгарри турындагы поэманы укып чыгарга киңәш биргәннәр. Шуны укып чыккач теге иптәшкә тагын да ныграк ачуым килде. Шуңа үч итеп бүген тагын да Мәгаррине укып ятам әле.
Шагыйрь турындагы поэманы укыганнан соң, шигырьләре тагын да тирәнрәк булып аңлашыла башлады, — диде һәм кровате янындагы кечкенә өстәлдән Мәгарри шигырьләренең җыентыгын кулына алды.

Хәтерләре калган кешеләр

1933 ел.
17 февральдә Башгизга Зөһрә ханым Гафури килде. Ул миңа Мәҗит Гафури кулы белән язылган түбәндәге записканы тапшырды: «…Договор буенча 15 февральгә кулъязмаларны бирә башларга тиеш идем. Авырулык бик әкрен хәрәкәтләнергә мәҗбүр иткәнлектән, өлгертеп булмады. Шушы өч-дүрт көн эчендә шигырь өлешенең байтагын бирермен. Син шуны тиешле кешеләргә әйтерсең инде. Үзең бүгенме-иртәгәме минем янга килеп китсәң, бик яхшы булыр иде. Зөһрә акча мәсьәләсе белән бара. Башгизның ул ягы ничектер инде?»
Бу көннәрдә Гафури, үзенең авыру булуына да карамастан, Башгиз тарафыннан чыгарырга планлаштырылган сайланма әсәрләрнең биш томлыгын карап бирү белән шөгыльләнә иде.
Мөмкинлек булган чакта хезмәттән һәм коллективтан аерылырга теләмәгән һәм эшсезлекне яратмаган Мәҗит Гафури бу эшне үзе теләп алды. Бер яктан, ул беренче тапкыр чыгарыла торган томнарны үзе теләгәнчә төзергә уйлады. Икенче яктан, вакыт уздырыр өчен бер эш булыр дип карады.
Күрәсең, шагыйрь элекке кебек, үзе теләгәнчә, җиң сызганып эшли алмый. Дәрте булса да, дәрманы җитмәгәне күренеп тора. Гафуриның бу запискасын укыгач минем хәтеремә Тукайның:
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм, —
дигән юллары килеп төште.
Булмаса мин, Гафуриның үкенгәнен хәтерләсәм дә, зарланганы исемдә юк. Гомумән ул, эчендәген тышка чыгара салып, зарлана һәм үзе әйтмешли көчсезлеген икърар итә (Икърар   итү — тану.) торган характерлы бер кеше түгел иде. Монда да ул зарланмый һәм сукранмый. Бәлки, авырулыгы сәбәпле килеп чыккан хәл белән таныштыра гына. Ләкин аңа ташлама ясарга да сорамый. Гомумән, ул үзенә ташлама ясатырга ярата торган табигатьле кеше дә түгел иде.
Гафури хезмәт шартларында һәрвакыт    чын    үрнәк булырлык иде. Аның карашынча,    кеше — эшендә дә, өендә дә һәм халык арасында    да    бертөрле    булырга тиеш. Аның сүз остасы булган язучылар өчен куя торган таләпләре дә гражданлык    бурычларыннан    килеп чыгалар. Язучы бөтенесеннән дә бигрәк самими булырга тиеш. Кешегә әдәп өйрәтеп, үзе әдәпсез булган,    кешене хезмәт батырлыгына чакырып та, үзе хезмәт    сөймәгән һәм намуссыз   булган язучы — самими   язучы    түгел. Язучы самимилеккә туры калган чакта гына, кеше йөрәгенә үтеп керә ала торган самими    әсәрләр    иҗат итә ала. Язучы дөреслекне һәм турылыкны мәҗбүрият, нинди булса да бер кысым һәм ярашу    юлы    белән түгел, бәлки аңлау һәм ышану юлы белән табарга тиеш. Ничаклы шәп тыпырдасаң да, бер урында    гына    тыпырдау — язучы өчен үсү галәмәте түгел. Бер атлап узган эзенә кабат төшмәгән кеше генә туктаусыз    алга бара ала. Бервакыт сиңа бик зур булып    күренгән кешеләр тора-бара бик кечкенә булып калырга мөмкиннәр. Юлның кайбер өлешен бергәләп үтәргә яраган бу кешеләр бара торгач сиңа юлдаш булырга да ярамаска бик мөмкиннәр.
Бервакыт ул үзенең шушы сүзләрен рус халкының билгеле шагыйре К. Н. Батюшковның: «Живи, как пишешь, и пиши, как живешь», — дигән сүзләре белән раслап куйды.
Бу көннәрдә Уфа шәһәре тамакка ябыша торган куе томан белән капланган иде. Торбалардан чыккан төтеннәр күктән төшкән зыкы белән аралашып җиргә егылалар. Төтене тамакка капланып, зыкысы күзне ачып йомган чагында керфекләрне бер-беренә ябыштыра.
Гафуриның төрле вакытта төрле уңай белән әйтә торган шундый сүзләрен уйлап, томан ярып килгән чакта, Пушкиннан Гоголь урамына   борылган    җирдә,    кинәт сискәнеп киттем. Кемдер Гафуриларның урам як ишекләрен бик каты итеп япты. Бу тавышка мин    сискәнеп киттем һәм күтәрелеп карадым. Ишекне    шулай    итеп бары тик исерек булган яки бик    ачуланган кеше генә ябарга мөмкин. Бу кеше парадный ишекнең баскычыннан төште дә пальтосының якасын күтәрде. Аннан соң кайсы якка китәргә белмичә аптырап, бераз басып торды. Аннан, мин килә торган Пушкин урамы ягына таба карап берничә адым атлагач, кинәт тукталды да Фрунзе урамы ягына карап әйләнде һәм бик ашыгыч рәвештә китеп югалды.
Шул вакыт мин үз-үземә: кем бу? Нишләп йөри? Өйдә нәрсә булган? Бу кеше ни өчен болай ашыгып чыкты? Гафури белән берәр хәл булдымы икән әллә? — дигән сорауларны бирдем һәм эсселе-суыклы булып киттем. Үземне-үзем онытып, бик кызу атлый башладым.
Баскычтан ашыгып күтәрелдем дә бик    каты    итеп ишек шакырга тотындым. Әйдә кемнәрдер сөйләшәләр. Ләкин ишеккә таба килүче кеше юк. Тагын да катырак итеп шакуны кабатладым. Эчтә тагын да кычкырыбрак сөйләшә башладылар. Ишетмиләр булырга кирәк. Баскычтан төштем дә тәрәзә кактым. Зур пыяладан торган өлгеләр шыңгырап китте. Сөйләшүче кешеләр тәрәзәгә якын ук киләләр, ләкин пәрдәне ачып карамыйлар. Шуннан соң тагын да ишеккә бардым, тагын шакыдым. Юк, ачмыйлар. Аптырагач, тоттым да үрмәләп    күтәрелдем һәм тәрәзәгә капландым. Гафури идән   буйлап йөренә, Зөһрә ханым нишләргә белмичә, аптырап, өстәл янында басып тора. Тәрәзәгә капланып эндәшкәч кенә Зөһрә ханым курка-курка гына миңа таба килде һәм танырга тырышып карады.
— Ачыгыз, — дидем мин тагын да бер тапкыр. Бары тик шуннан соң гына Зөһрә ханым Гафурига әйләнеп карады һәм нәрсәдер әйтте. Гафури Зөһрә ханымның әйтүенә һаман да ышанып җитмәгән булса кирәк. Ул, мин өйгә кергән чагында, каны качкан, битләрен тагын да җыерчыкландыра төшеп, дулкынланган кыяфәт белән кемне күрәм инде дигәнсыман итеп, ишек төбендә басып тора иде.
Английский    йозак белән    бикләнә    торган    тышкы ишекне мин тартып яптым. Эчке ишекне, мин кергәч, Зөһрә ханым бикләп куйды. Аннан соң, тавышын кемгә булса да ишеттермәскә тырышкан кебек, пышылдап кына:
— Ишек төбендә    берәрсе басып тормыймы? — дип сорады.
— Юк, бер кеше дә басып тормый. Кем басып торырга тиеш иде соң анда? — дигән идем мин, үзләре минем белән күрешә-күрешә:
— Кем булсын, Халиков, — диде Зөһрә ханым.
— Алланың бит Халиклары бик күп аның. Бу кайсы Халиков тагын? — дидем.
—    Кайсы булсын,  алланың    пәйгамбәрдән кала иң ышанычлы бер кешесе булган мулла һәм мөфти Мансур Халиков, — диде.
— Нишләп йөри ул монда? Нәрсә, илче булып дингә өндәргә килгәнме әллә сезне?  Кайсы мәзһәпкә (Мәзһәп — секта, доктрина, юл, тәгълимат, караш.) өнди?
— Зәки    Вәлиди    мәзһәбенә,    әллә   Солтангалиевныкынамы? — дип сораган идем, Гафури түзмәде,    тавышына бераз гаҗәпләнү төсе биреп:
— Әллә синең белән дә сөйләштеме? Булыр  аннан, ул бит бик әрсез кеше. Ләкин аларның мәзһәпләре, хәзер бөтенесе дә бергә кушылып, Советка    каршы дошманлыкка әйләнгән бер юл инде, — диде кулын селтәп.
— Ләкин бик начар илче икән шул. Булмаса, ахмакларча хәрәкәт итмәс иде…
— Ничек? — дип бүлдерде мине Гафури, гаҗәпләнгән рәвештә.
— Болай хәрәкәт иткән илчеләрнең язмышлары бит безгә бик яхшы  билгеле. Димәк,  ул    Мөхәммәт    пәйгамбәрнең бик начар бер варисы икән. Булмаса, аңардан өлге алыр иде. Тарих буенча  безгә бит бик яхшы билгеле, әнә ул ничек итеп дингә өндәгән. Бу турыда сез миннән күбрәк беләсез. Ул бит ябышып яткан. Таш белән атканнар, көл сипкәннәр, үләксә ыргытканнар, ләкин ул кул селтәп китмәгән, һаман да үзенекенә өнди биргән. Ә менә бу бөлгән пәйгамбәр сезне үзе ташлап чыгып киткән, — дигән идем, Гафури белән Зөһрә ханым кычкырып көлеп җибәрделәр.
— Ул ябешкәк кебек ябышып ятар иде дә бит, Гафури аңа тын алырга да ирек бирмәде, сүз белән әйтүне тыңламагач, җилкәсеннән тотып чыгарып җибәрде. Тел төбенә караганда, ул кунып китмәкче булып килгән булырга кирәк, — диде Зөһрә ханым, өстәлдән самоварны яңартырга алган чагында.
Зөһрә ханым, самоварны яңартып, чәй өстәлен яңадан әзерләгәнче без Гафурины кызыксындырган мәсьәләләр турында сөйләшеп алдык. Гафуриның артык әһәмиятле йомышы булмаган: бары тик томнарның бик әкрен төзелүләренә артык борчылган. Нәшрият кешеләренең, шуңа сылтау итеп, планнан төшереп калдыруларыннан шикләнгән икән. Бу турыда андый-мондый әңгәмәләр юклыгына ышандырырга тырыштым. Башгизның акчаны бик азлап бирүенә зарланды. Әгәр дә нәшриятның финанс хәле мөмкинлек бирсә, договор буенча үзенә хәзер үк бирелергә тиешле акчаны бүлеп-ярып, бәрәкәтсез итеп бирмичә, тоташы белән алырга теләвен белдерде. Бу турыда нәшрият директоры Камал Айдаров белән сөйләшергә кушты. Аннан тагын да әле генә шушы өстәл янында булган шау-шуга күчте.
— Менә кабахәт нәрсә. Өйдән куып чыгарган чакта ул чаклы дулкынланмаган идем, ишек шакылгач, йөрәгем кинәт тын юлына килеп каплангандай булды,    капылт тир бәреп чыкты. Кабат килеп керсә, мин андый күзе тонган исерек белән нишли алам?  Күршедәге Хәсән Әхтәмовны чакырып кына кертмәсәң, безне    харап итеп, кыйратып чыгып китәргә мөмкин бит ул. Хәзер ул башкорт Диния назаратының  мөфтие түгел,  бәлки  бөтенләй бер бандитка әйләнгән. Сөйләшүе бөтенләй кешеләрчә түгел. Хәер, аның йөрәгендә шәкерт чакта ук моның орлыклары бар иде шул. Әгәр дә    берәрсе белән бәхәсләшкән чагында    җиңелә башласа,    көче җитәме-юкмы, сугышырга тотынып китә иде ул.
— Кайдан килеп керде соң ул, нишләп йөри?..
— Кайдан белим мин аны. Ул сиңа дөресен сөйлимени. Әллә берәрсе котыртып   җибәргән,    килеп    керү белән үк, тавыш чыгарырга, сугышырга сәбәп эзләп, чеметеп-чәнчеп һәм төрткәләп сөйләшә башлады.
Җитмәсә тагын эчеп һәм мине дә эчерер өчен кесәсенә аракы тыгып килгән бит әле…
— Менә сиңа мөфти хәзрәт!
— Ул элек мулла чагында да эчә иде    инде. Гомер буе эчте.
— Ул гына түгел, Гафури, безгә бит соңгы вакытларда башка кайбер кешеләр дә, синең эчмәгәнеңне белгән хәлдә, кесәләренә аракы тыгып килә башладылар, — дип Зөһрә ханым арага сүз кыстырып куйды. Гафури, аның бу зарлануга охшаган сүзләрен яратмаган кебек итеп, карап куйды.
Мин аларның сүзләрен бу тирәдән алып китәргә тырышып:    
— Нигә, шул бөлгән пәйгамбәргә генә билгеле булган берәр начарлыгың һәм ялынычың бармыни? — дип сорадым.
— Кайдан булсын!.. Минем    яхшылыгым да, начарлыгым да әнә шул әсәрләремдә  язылганнар инде. Үзе шулай әшнәләшеп, гомер буена минем зонтигым күләгәсенә керергә һәм сөйкәлеп йөрергә ярата торган бер тигәнәк булды инде ул.
— Булган икән, заманында булган. Хәзер аның юлы башка, сезнең юлыгыз башка. Нигә ызгышырга?
— Бөтен нәрсә менә шушында шул. Әнә шул юлларның башкалыгы сугыштыра да. Килеп керү    белән үк: «Совет түрәсе» дип миннән көлә   башлады.    Сайланма әсәрләремнең томнарын әзерләп ятканлыгымны белгәч, көнләшүдән, бөтенләй шашып    китте һәм:    «Максатың шөһрәт белән акча булгач, саткансыңдыр инде», — дип ычкындырды. Минем нервларны һәм холкымны син яхшы беләсең, сикереп тордым да:
— Вон, кабахәт, дегет чиләге! — дидем. Кузгалмый, һаман талашып утырырга уйлый. Шаярып    кына, димәкче була. Шуннан соң җилкәсеннән тоттым да ишеккә озаттым.  Ярый әле,  минем  авыру чагыма туры килде, булмаса мин аны дөмбәсләп чыгарырга да күп сорамас идем. Еланның аның үзе үлү белән генә агуы үлми икән шул! Картлар белми әйтмәгәннәр,  һаман да тешләргә, чагарга омтыла…
Ул гына да түгел, хәзерге мөфти Риза хәзрәт Фәхретдиновның хәтере тагын да ныграк калган икән миңа. Бүген берәү килеп сөйләп китте.
— Ни өчен хәтере калган тагын?
— Ни өчен булсын, сәбәпләре билгеле инде. Бердән, минем татар һәм башкорт ак эмигрантлары   турындагы үзеңә билгеле булган: «Горбәттә йөргән «милли юл»чылар» дигән фельетоннарымны яратмаган    икән. Бу    ак эмигрантлар Риза хәзрәт хаҗга барган чагында Стамбулда бик хөрмәтләп махсус пароход белән каршы алганнар бит. Икенчедән, «Шагыйрьнең алтын    приискасында» дигән әсәремдә Риза хәзрәтне алтынга манган Рәмиевларны ерткыч капиталистлар итеп күрсәтүем ошамаган. Элек Риза хәзрәт Тукай белән мине әллә нинди гарәп шагыйрьләренә охшатып мактый иде. Хәзер инде мине «Аксак шайтан» дип кенә йөретә икән. Менә бит ул революция һәм сыйнфый көрәшнең мантыйкы (Мантыйкы — логикасы.) ничек була икән… Берәүләр бергә уйнап үскән балалык дуслары белән дошманлашалар. Берәүләр бервакыт күккә күтәреп мактаган кешеләрен бүген килеп сүгәләр,— диде тирән көрсенеп…
Кайткан чакта мин Гафури әйткән сүзләр һәм хәтерләре калган кешеләр турында уйлап кайттым. Чынлап та шулай бит. Мәҗит Гафури башта Хатип хәзрәтнең зур улы Мансур Халиков белән Үтәш авылы мәдрәсәсендә бергә укыды. Аннан соң «Рәсүлия» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә булдылар. Шулай йөри торгач «дуслаштылар». Гафури Үтәш авылына берничә тапкыр семьясы белән кымыз эчәргә дә барды. 1915 елда соңгы тапкыр Үтәшкә барган чакта Гафурины Мансурның яңа гына фронттан кайткан энесе Мәхмүт Халиков, пар ат җигеп, Уфадан ук килеп алды.
Менә шул вакытта Гафури беркөнне, сөйләшеп утырган чакта кулын йомарлый да, шаярып:
— Мәхмүт, минем кулымда нәрсә бар? Дөресен әйтсәң, шуны үзеңә бирәм, — ди. Мәхмүт һичбер уйлап та тормастан:
— Нәрсә булсын, акча, — ди.
— Түгел.
— Төймә.
— Түгел.
— Таш.
— Юк, түгел…
Шуннан Гафури кулын ачып җибәрә. Аның уч төбеннән ялтырап биш сумлык алтын килеп чыга. Мәхмүтнең күзләре шардай була. Ул нишләргә белмичә: «Дөрес әйттем бит, акчаны бир!» — дип бәйләнә башлый. Гафури Мәхмүтнең күзләренә текәлеп карый да:
— Дөрес әйтә алмадың шул. Бу    бит    акча    түгел, бәлки алла! — ди. Бу сүзләрне ишеткәч Мәхмүт куркып китә һәм:
— Андый көфер сүзләрне    сөйләмә,   әстәгъфирулла, дип әйт. Үзеңне җир йотар, динсез! — ди һәм Гафуридан читкәрәк китеп утыра. Гафури һаман да җитдилеген югалтмыйча гына:
— Әйе, чынлап әйтәм, бу акча түгел, алла! Бөтен көч һәм куәт шушының кулында. Шуның өчен кешеләр алдашалар. Берсен берсе үтерәләр. Шушының аркасында капиталистлар дөньяның астын-өскә китереп канга батыралар… Шуларның комсызлыгы аркасында күпме хатыннар тол, күпме балалар ятим кала. Хезмәт кешесенең кече һәм маңгай тире белән барлыкка китерелгән күпме биналар җимерелә һәм утта яна. Ни өчен? Син ышанмаска телисең. Ышанма… Әле ышанмасаң, барыбер бер көн килеп ышанырсың, — дигән.
Гафуриның бу сүзләренә, Мәхмүт соңыннан ышангандырмы, юктырмы, аның монда әһәмияте юк. 1930 елда инде Мәхмүт колхоз члены булган. Ә менә, 1915 елда бик күп Мәхмүтләрне вәгазьләп-вәгазьләп сугышка озаткан һәм ул чагында «дусы» булган элекке Мансур мулла Халиковны бүген Гафури өеннән куып чыгарган. Боларны баштан кичергәннән соң мин Мәҗит Гафуриның түбәндәге:
Чиксез ватанчы мин,
Совет иле —
Булу шарты белән ул ватан.
Советларга  дошман кеше — миңа —
Дошман, әгәр булса да атам!.. —
дигән шигырен хәтерләдем.

Кунаклар

Бәхетсез кеше…

Кайбер язучылар башка кешеләр белән дә, үзләренең каләмдәш иптәшләре белән дә аралашырга һәм йөрешергә яратмыйлар. Кайберләре бу аралашу һәм йөрешүне үзара бәйрәм ашы — кара каршы, кунакка йөрешү дип кенә атыйлар. Башкача аралашу һәм йөрешүләргә эш калдыру, вакыт әрәм итү һәм бер-береңә җайсызлау итеп карыйлар. Үзләренә бер дә кеше килмәсә инде — моны нинди дә булса бер уңышка һәм отышка исәплиләр.
Мәҗит Гафури моның бөтенләй киресенчә булган бер кеше иде. Ул кеше белән аралашуны һәм актив яшәүне яратты. Язучылар арасында аның бик еш күреп торырга ярата торган кешеләре дә бар иде. Әгәр дә аңа берничә көннәр бер кеше дә, бер язучы да килми торса, ул инде өстәмә бер чир белән чирли башлый. Шуңа күрә дә ул, ниндидер сәбәпләр буенча, сирәкләбрәк килеп чыккан вакытта:
— Кайда югалдың син? Нигә бер  дә    күзгә-башка күренмисең? Командировкада булдыңмы әллә? Кайда бардың? Авырып яттыңмы? Авырсаң, хәбәр итәргә кирәк иде, — дип каршы ала торган иде. Бу вакыт син аңа уңайсызланып кына, гафу үтенгән кыяфәттә:
— Командировкада да булмадым, авырып та ятмадым. Бераз эш булды.  Бик еш килеп  борчырга, вакытыгызны да алырга теләмәдем, — дип җавап бирсәң, ул инде нинди булса да бер хәрәкәт ясап ала, я кузгалып утыра, яки берәр нәрсәне кузгатып куя.
— Киресенчә, килми торуың белән    син    миңа зыян китерәсең. Беләсеңме, үзенә кеше һәм иптәшләре килми торган ялгыз кеше — дөньяның   иң   бәхетсез    бер кешесе ул! Мин сәламәтлек ягыннан бөтен гомергә бәхетсез булдым. Шуңа күрә дә бу яктан аз гына да бәхетсез булырга теләмим…
Берәр йомыш төшеп яки хәлен белер өчен барган чакларда аның өендә бик еш кына нинди дә булса берәр кунак белән очрашырга туры килә торган иде.
Шулай булса да мин аның кеше күп килүдән зарланганын хәтергә төшерә алмыйм.

«Олаучы»

1920 ел, июнь.
Мин Мәҗит Гафурига китеп бара идем. Уфаның Вавиловская һәм Уфимская урамнарының почмагында кемдер кычкырганга әйләнеп карадым һәм тукталып калдым. Элекке «Дарелмөгаллимат» (Дарелмөгаллимат — хатын-кызлардан укытучылар әзерли торган мәктәп.) ягыннан, гадәтенчә бераз тентәеп, ашыгып килә торган Галимҗан Ибраһимовны күргәч, аптырап киттем һәм үзем дә аңа таба атлый башладым.
Мин инде аны 1917 елның көзеннән бирле күргәнем юк иде. Шул сәбәпле көтелмәгән бу очрашу мине кинәт дулкынландырып җибәрде. Исәнлек-саулык сорашып күрешкәч тә:
— Соңгы вакыттагы шигырьләреңне укып киләм. Бу турыда урамда түгел, бәлки икенче бер вакытта иркенләбрәк сөйләшербез. Мин Караякуп тирәсенә кымызга барам. Әле Җиһанша Абдюшевны эзләп йөримен. Күрсәң, зинһар әйт әле, барырга вәгъдәләшкән кешеләргә вакытында килеп җитсен. Мин туры шунда барачакмын, — диде.
Мәҗит Гафури белән мин көндез «Шәрык ярлылары» газетасы редакциясендә бер тапкыр очрашкан һәм сөйләшкән идем. Хәзер мин аларга, көндез вәгъдәләшү буенча, үземнең Гафурида яткан кулъязмаларымны алыр өчен бара идем.
1917—1918 елларда мин Хөсәеновлар издательствосының Уфа бүлегенә үземнең «Моңлы сазым» исемле лирик шигырьләр җыентыгын, үзем фольклор җыйган вакытта язып алган һәм унике әкияттән торган «Халык әдәбияты» җыентыгын, балалар өчен тезмә сүз белән язылган «Батыр песи», «Җен» дигән әсәрләремне һәм өч бүлектән торган «Үзбәк» исемле озын хикәямне бастырып чыгарырга тапшырган идем. Бу китапларның тиз көндә басылып чыгачаклары турында игълан ителүгә карамастан, алар дөнья күрә алмадылар. 1919 елның азакларында бу хосусый издательствоның эшләре бетерелгәч, Гафури минем кулъязмаларымны җыеп үзенә алып кайткан булган.
Мин барып кергән чакта Гафури язып утыра иде. Ул үзенең зур поэма язып ятканлыгын әйтте. Соңыннан мәгълүм булуынча, ул Гафуриның атаклы «Эшче» поэмасы булып чыкты.
Гафури сүзне минем кулъязмаларыма күчереп:
— Оригиналлары үзеңдә әллә бар, әллә юк, югалсалар, бөтенләй үк юкка чыгачакларын уйлап, үземә алып куйдым, — диде.
Мәҗит Гафуриның үземә карата булган бу игътибарлылыгы һәм бу хәстәрлелеге миңа аңлатып бетерә алмаслык тәэсир итте. Шуның белән бергә, гомер буенча кайтарып бетерергә мөмкин булмаган бер изгелек һәм үрнәк ала торган яхшы бер сыйфат булып калды.
Сүз уңаенда Гафури бу әсәрләрне яңадан карап чыгарга киңәш бирде. Илдә халык хуҗалыгы, издательство һәм полиграфия эшләре юлга салыну белән бастырып чыгарырга мөмкинлек булачагын әйтте.
Шул вакыт кемдер ишек какты. Зөһрә ханым каршы чыкты. Ишектән, шаулашып, Галимҗан Ибраһимов белән элекке «Галия» мәдрәсәсенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы һәм һәрвакыт А. Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясеннән Чацкийның канатлы сүзләрен сөйләп йөрергә ярата торган Җиһанша Абдюшев килеп керде.
Бу минутта миңа бу кешеләрнең кемгә кунакка барырга вәгъдәләшкәннәрен аңлавы авыр түгел иде инде. Шул сәбәпле үз укытучыларымның очрашу һәм утырышуларына җайсызламас һәм артык кеше булмас өчен, тизрәк чыгып китү ягын карый башладым.
Сүзнең барышына караганда, Мәҗит Гафури белән Уфага кичә генә килгән Галимҗан Ибраһимов көндез инде типографиядә очрашканнар. Шунлыктан типографиядә башланган әңгәмәләр, өйгә кереп, өстәл тирәсенә утыру белән үк, кабат ялганып китте.
Галимҗан Ибраһимов 1919 елның җәендә яшерен эш итү һәм дошманны өйрәнү теләге белән олаучы, сәүдәгәр кыяфәтендә Колчак армиясенең тылында йөргән чактагы истәлекләрен сөйли башлады.
Галимҗан Ибраһимов, исән-сау йөреп, фронт аша кире Кызыл Армия ягына чыккач, истәлек итеп рәсемгә төшкән булган. Сүз уңаенда, шул рәсемнең берсен Гафурига бүләк итеп бирде. Открытка форматында төшкән бу рәсемдә: өстенә иске пиджак, тезләре ямалган чалбар, якасы ычкындырылган кара күлмәк, аягына итек, башына эшләпә кигән һәм кулына чыбыркы тоткан, битләрен сакал баскан һәм бик йончыган олаучы басып тора иде.
Зөһрә ханым өстәлгә ашамлыклар куя башлады. Мин китәргә карар иттем һәм торып хушлаша башладым. Өйнең хуҗасы да, кунаклар да мине утырырга кыстый башладылар. Ләкин мин кабат утырмадым, бәлки: «Миңа сезнең белән табындаш булырга иртәрәк әле», — дип уйладым да, калырга тәкъдим итүләренә каршы рәхмәт әйтеп, чыгып киттем.

Сөйкемле егет

1924 ел.
Мин Чишмә волостеннан Советларның Уфа кантон съездына делегат булып килгән идем. Съезд үзенең эшен шимбә көн кич белән тәмамлады. Якшәмбе көн кичкә таба мин Гафурига сәлам бирергә бардым. Ләкин барып керү белән бик уңайсыз бер хәлдә калдым. Чөнки кунак өстенә кунак булып төштем. Җитмәсә тагын, гади бер кунак кына түгел, бәлки Башкортстанның җитәкче работникларыннан берсе, Гафури үзе бик ярата торган Шәһит Ходайбердин иде.
Элек алар нәрсәләр турында сөйләткәннәрдер, белмим, мин барып кергәч сөйләшкән сүзләренә караганда, әдәби тел һәм башкорт телен гамәлгә кую турында сөйләшеп утырганнар булырга кирәк. Мин баргач, Гафури шул мәсьәләгә карата Шәһит Ходайбердинга берничә сорау бирде. Шәһит Ходайбердин бу вакытта башкорт телен гамәлгә кую буенча БашЦИК янындагы комиссиянең председателе булып та эшли иде.
Бераздан соң Шәһит Ходайбердин авыл белән кызыксынырга кереште һәм миңа төрле сораулар бирә башлады. Авыл интеллигенциясенең соңгы вакыттагы бурычларына кагылды. Ачлык калдыкларын тизрәк бетерергә һәм авыл хуҗалыгын аякка бастырыр өчен авылдагы культура учреждениеләрен авыл хуҗалыгы фәннәрен пропагандалауның учагы ясарга кирәклеген сөйләде. Монда йөзеп эшләргә кирәклеген әйтте: «Бигрәк тә узган ачлыкның башкорт һәм татар авыллары өчен нинди авыр һәм корбанлы сынау икәнлеген бер генә минутка да онытырга ярамый. Бу коточкыч елны һәрвакыт башкорт һәм татар крестьяннарының хәтеренә төшереп торырга кирәк. Бу сезнең турыдан-туры бурычыгыз. Шагыйрь булган кешеләр өчен инде бу бурычның зурлыгы һәм җаваплылыгы икеләтә арта, — диде ул йомшак кына тавыш белән.
Шәһит Ходайбердин минем шәһәргә күчү-күчмәү мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Гафури исә, авылга туберкулез белән чирләп кайтып китүемне белгәч, саулыгым турында сорашты. Шәһит Ходайбердинны бөтенесеннән бигрәк, минем авылда укытучылык итүдән башка, үзара ярдәм комитетында председатель һәм сельпо правлениесенең председателе булып эшләвем кызыксындырды.
— Булмаса бит, сезнең кайбер язучыларыгыз ак перчатка киеп, читтән карап торырга гына яраталар. Үзләре тормыштан читтә яшәгәч, язган нәрсәләре дә халык йөрәгенә кереп үтә алмый. Менә бит Мәҗит агай — гомер буена эш өстендә кайнаган кеше. Иҗаты да шуның нәтиҗәсе булып тора, — диде Шәһит Ходайбердин, миңа карап.
Шул көнне кич театрда ниндидер постановка булырга тиеш иде. Шәһит Ходайбердин безне театрга барырга чакырды. Чыгып киткән чакта тагын да:
—    Барыгыз, шунда күрешербез һәм сөйләшербез сүзләрнең калганнарын, — диде.
Мәҗит Гафури Шәһит Ходайбердинны озатканнан соң өстәл янына килеп утырды да бик канәгатьләнгән бер караш белән:
—    Сөйкемле егет безнең шушы    Шәһит.  Беләсеңме, безнең башка җитәкче работниклар да менә шулай булсыннар иде! Ләкин саулыкка туя алмый, бичара. Шулай бит ул, үзен аямыйча күп суккан чүкеч тиз таушала, —
диде.

«Эшче» операсын язганда…

1928 елда Татарстанның җитәкче оешмалары Мәҗит Гафуриның «Эшче» поэмасы нигезендә опера барлыкка китерергә булдылар. Бу турыда Гафуриның карашын белер өчен рәсми рәвештә мөрәҗәгать иттеләр. Шул хакта сөйләшер һәм аңлашыр өчен, Гафури Казанга да барып кайтты.
Ләкин, җитәкчеләр һәм музыка белгечләре белән очрашып сөйләшкәннән соң, «Эшче» поэмасының беренче варианты опера язар өчен яраксыз булып чыкты. Чөнки, һәркемгә билгеле, Гафуриның бу поэмасында исеме билгеле булмаган бер ярлы крестьянның язмышы тасвирлана. Монда укучы исемсез геройның хәрәкәтләрен күрми, чөнки автор аны хәрәкәттә күрсәтми. Бәлки аның язмышын шагыйрь үз сүзләре белән генә сөйләп бирә.
Опера өчен сюжетка корып язылган, драматик конфликтлы либретто һәм хәрәкәт итүче образлар кирәк иде. Бу таләпләр шагыйрь алдына бөтенләй яңа иҗади бурычлар китереп куйдылар. Икенче төрле итеп әйткәндә, Гафури бөтенләй яңа бер әсәр язарга тиеш булып калды. Моның өчен иске багажлар, элекке күзәтүләр, әллә кайчан күргән заводлар һәм шахталардан алган тәэссоратлар гына җитми иде. Шуңа күрә Гафури Златоуст шәһәренә китте. Златоуст шәһәрендәге кайбер заводларның тарихлары белән танышты. Бигрәк тә 1905 еллардагы революцион вакыйгаларны тирән кызыксыну белән өйрәнде. Октябрь революциясенә чаклы ук Златоуст заводларында эшләгән карт татар һәм башкорт эшчеләре белән очрашып сөйләште. Бу очрашулар вакытында Гафури, барыннан да элек, авылдан шәһәргә күчеп килгән кешеләрнең язмышлары белән кызыксынды һәм җентекләп сорашты. Менә шундый әзерлекләрдән соң гына Гафури «Эшче» операсының либреттосын язарга тотынды.
Мин барып кергән чагында Гафури, Башкортстан халык җырчысы Газиз Әлмөхәмәтов һәм композитор Солтан Габәши либреттоның планын тикшерүне тәмамлап кына торалар иде. Гафури өстәлдәге кәгазьләрне җыеп алды да, көлемсерәгән кыяфәт белән:
— Дөресен әйтегез әле, туганнар, әллә мин чынлап та кулымнан килми торган бер эшкә тотындыммы икән?
— Либретто язу бит ул пьеса язу да, поэма язу да түгел. Шуның өстенә ул ялгыз минем өчен генә   түгел, бәлки безнең бөтен язучыларыбыз өчен дә яңа бер нәрсә. Маташырсың-маташырсың да бернәрсә дә барып   чыкмас. Ул чагында бит сезнең өчен дә, минем өчен дә күңелле булмас, — диде җырчы белән композиторга карап. Опера язу безнең өчен дә искергән бер нәрсә түгел, Мәҗит ага. Без, шулай күмәкләшеп, «Сания» операсын язу белән бер тәҗрибә ясап карадык. Бу тәҗрибә безнең ышанычыбызны һәм кыюлыгыбызны  арттырды. Бу коллективка сезнең дә килеп кушылуыгыз безне бөтенләй канатландырып җибәрде.    Сез инде Мәҗит ага, зинһар дип әйтәм, шаярып кына булса да ул сүзегезне кабат әйтмәгез һәм чыгымчылый күрмәгез. Шулай бит, Солтан? — диде Газиз Әлмөхәмәтов, ялынычлы бер тавыш белән.
Ләкин Солтан Габәши үзенең уендагын тышка чыгарырга бик тиз генә ашыкмады, ул, элек әйтергә теләгән сүзләрне табар өчен кирәк булган вакытны уздырырга теләгән кебек итеп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата әле Гафурига, әле Газизгә карап, бераз сүзсез утырды да шуннан соң:
—    Юк инде, Мәҗит ага, без сезне сүзендә торалмый торган кеше итеп күрергә өйрәнмәгәнбез.
Тапмыйча изге теләкне,
Сүтмик сызганган беләкне.
Җырлатмыйча «Эшче» Нигъмәтне,
Суытмыйк ярсу йөрәкне… —
диде һәм пианино янына барып утырды.
Юаш кына кебек күренгән Солтан Габәшинең шаяруы бу минутта бик урынлы булып чыкты. Гафури иң элек рәхәтләнеп көлде. Аннан композитор янына килде дә ягымлы гына итеп:
— Я, алай булса, үзеңнең «Кәккүг»еңне уйнап җибәр әле, — диде, төсенә ризалык һәм тәвәккәллек галәмәтләре чыгарып.
Солтан Габәши тирән бер кичереш һәм эчке дулкынлану белән «Кәккүк»не уйный башлады. Газиз Әлмөхәмәтов, иркен далада ефәк ялларын җилфердәтеп чабарга ашкынып тыпырчынган ярсу бер атны тотып торган кеше кебек, үзенең көчле тавышын үзе тыеп, әкрен генә сузып җырлап җибәрде.
Мәҗит Гафуриның композитор һәм җырчы белән булган бу очрашуы, аларның «Эшче» операсын бергәләп эшләр өчен, Чехов исемендәге санаторийга китәр алдыннан булган бер әзерлек очрашуы булып чыкты. Шуның өчен дә Зөһрә ханымның мөлдерәмә итеп салган бокаллары операның уңышлы чыгуы өчен күтәрелде.

Бәйрәм көнендә…

1929 ел.
Октябрь бәйрәме көннәре бик явым-чәчемле булды. Хәтта бәйрәм көнендә дә пыскылдап бертуктаусыз яңгыр яуды да торды. Уфа урамнарының баткаклары, демонстрация вакытында таптала торгач, бөтенләй чаерга әйләнде.
Демонстрациядән соң өйгә кайтсам, мондый йончу көндә яңадан шәһәр үзәгенә килеп йөрү минем өчен артык мәшәкать төсле булып тоелды. Шул сәбәпле мин тоттым да демонстрациядән соң ук Гафуриларга бәйрәм тәбриге һәм сәламе тапшырып кайтырга булдым.
Гафури сәламәт вакытында мондый демонстрацияләргә бик актив катнаша һәм андагы күренешләрне зур кызыксыну белән күзәтә иде. Хәзер ул берничә елдан бирле мондый тамашаларга катнашудан мәхрүм булып тора.
Мин барып кергән чакта алар кухня өстәлендә, җылыда, бәйрәм чәе эчеп утыралар иде. Мин барып кергәч, Гафури белән Зөһрә ханым, балаларча кыланып:
— Беребезнеке дә дөрес булмады, — дип бераз шаулашып алдылар. Башта мин бу шаулашуның серенә төшенмичә тордым. Ләкин күп тә үтмәде, шаулашуның сәбәбе бик тиз аңлашылды. Гафури белән Зөһрә ханым үзләренә бәйрәм котлап киләчәк кунакларны алдан ук көтеп торганнар. Тик кемнең алдан килүен генә белә алмаганнар. Зөһрә ханым:
— Гариф Гомәр элек килер, — дигән. Гафури:
— Юк, я Даут Юлтый, я Хәбибулла Ибраһимов элек килеп җитәр, — дип бәхәсләшкәннәр икән алар.
Мәҗит Гафури демонстрация турында сораша башлады, Зөһрә ханым өстәлне, әлегә хәтле куелмаган сый-хөрмәтләрне китереп, ямьләндерергә кереште.
Беренче стакан чәйләрне эчәргә дә өлгермәдек, кемдер ишек шакыды. Зөһрә ханым:
—    Аягыгыз җиңел булды, инде тегеләр килеп җиттеләр булырга кирәк,—дип ишек ачарга ашыкты. Ләкин ишектән әле булса алар бәхәсләшеп көткән кешеләр килеп кермәделәр. Бу килгән кунаклар    Гафурига артык зур ихтирам һәм шуның белән бергә артык үз итеп караучы  типография эшчеләре — Ибраһим Мәҗитов,  Сәлим Гафаров, Ибәт Ходаяров һәм Һидият Гыйззәтуллиннар булып чыкты.
Гафури, түргә узарга кыюсызланып ишек төбендә басып торган бу дусларын күрү белән, сикереп аякка басты һәм ашыгып алар янына чыкты да:
—    Хуш киләсез, туганнар! Әйдәгез, узыгыз, бәхетле кешеләрнең кунаклары    һәрвакыт    менә    шулай бергә җыелып килә ул… Зөһрәкәй, әйдә,    өстәлне зал ягына әзерләп җибәрик, — дип үзләре кебек үз күреп, бик гадилек белән каршы алды.

Хәтфә палас өстендә

Тышта кыш. Урамда чатлама суык. Гафури өенең урам тәрәзәләреннән аркылып нур төшкән. Зөһрә ханымның пианинода, үзе уйнап, «Зөлхиҗҗә» көенә җырлавы урамга ук ишетелеп тора.
Арка җиркәйләрдән болан үтә,
Зөлхиҗҗә…
Арка җирдә юллар түтә дип,
Зөлхиҗҗә…
Төн  уртасы җиткән бер  кыз  елый,
Яшь гомерем зая үтә дип,
Зөлхиҗҗә…
Моны ишеткәч, өйдә нинди булса да, һәр көннең гади гадәтләреннән тыш, берәр эшнең булуын аңламаска мөмкин түгел иде. Чөнки Гафурилар семьясы белән якыннан таныш булган һәм аралашкан кешеләргә бик яхшы билгеле булганынча шагыйрьнең өендә «көн дә бәйрәм, көн дә туй» түгел иде. Шагыйрь өендәге тормышның гадәт хөкеменә кергән эчке тәртибе бар. Анда теләсә кем, теләсә нинди вакытта утырып, пианино шыңгырдата алмый. Син инде, бик кирәкле йомышың булса да, авыру шагыйрьнең хәл җыю сәгатьләрендә, дөбер-шатыр килеп, барып керә алмыйсың. Өйдәге бу тәртип, Гафури авырып өй шартларында гына яшәргә мәҗбүр булганнан соң, бигрәк тә нык саклана һәм җиренә җиткерелә башлады.
Менә шуңа күрә дә шушы сәгатьтә Гафури өендә дәвам иткән бу җырлашу нәрсә турында булса да сөйли торган бер җырлашу иде. Мин парадный ишекнең болдырына баскач, арыган бер кешенең хәл җыюын хәтерләтә торган бер кыяфәттә сөялеп, җырның беткәнен тыңлап тордым. Бу минутта мин, күрмәсәм дә, Гафуриның нинди кыяфәттә утыруын бик ансат рәвештә күз алдына китерә ала идем. Музыка һәм җыр тыңлаган чакта ул үзен үзе онытып бирелеп тыңлый һәм кичерешләр аркылы кабул итә иде. Шунлыктан мин аны бу минутта, гадәт буенча, күреп өйрәнгән кыяфәттә: утыргычка бөкләп салынган бер аягы өстенә утырган һәм бер кулын яңагына терәп, өстәлгә таянган, күзләрен бер ноктага текәлдереп тынып калган бер хәлдә күз алдына китердем. Бу минутта аның алдында саксызлык күрсәтеп тәртип бозарга һәм хәрәкәтләнергә ярамый. Мондый рухани киеренке вакытларда аның алдында тыныңны эчеңнән алырга һәм хәтта ютәлләмәскә тырышырга кирәк.
Менә шуларның бөтенесен дә игътибарга алып, мин өйдә җыр һәм музыка тавышы тынгач кына ишек шакыдым. Өйгә кергәч инде залдагы күренешкә карап шак каттым. Карт ике фикусны залның ике почмагына илтеп тыкканнар. Уртадагы озын өстәлне бер як читкә этәреп куйганнар. Зур бәрхет паласны идәнгә җәеп ташлаганнар. Түргә бөкләп юрган сузганнар. Залның иң түрендә Гафури белән янәшәләп миңа таныш булмаган һәм кулына курай тоткан урта яшьләрдәге бер кеше утыра. Аларның уң ягыннан, диван кырыннан Зөһрә ханымның туган агасы Нуретдин Насыйров белән аның хатыны Кәримә апалар утырып алганнар. Бу күренешкә тиз генә
күз йөртеп чыктым да:    
—    Саумысыз, барчагыз да монда, тик мин генә юк икәнмен бит. Тышта салкын кыш, ә сез монда бөтенләй җәйләүгә чыккансыз. Бары тик кымызыгыз гына күренми, — дидем.
Бу сүзләр электән үк шатлыкка тулышып утырган Гафурига җитә калды. Ул тагын да канатланып китте. Үзенә генә хас рәвештә тонык кына итеп елмайды да:
—    Шушындый вакытта җәйләвен ясый алган кешеләр кымызын гына таба алырлар инде.    Кымыз бит ул күгәрчен сөте түгел.    Уфаның   «Кымызтрест»   залында аның теләсәң нинди   сорты    бар. Тик    кымыз    остасы Мөхәммәтҗан Гобәйдуллин гына исән-сау була күрсен!— диде.
Шуннан соң Гафури, кем икәнлеге миңа билгесез булган кунак белән таныштырды. Озынча яңакларын сирәк кенә җирәнсу сакал каплаган бу курайчы Зиннәтулла дигән бер кеше булып чыкты. Бу курайчының кайсы районнан килүе һәм хәзер кем булып көн күрүе турында кызыксыну уе ул чакта башка кереп тә чыкмады. Бу минутта аның биографиясе белән кызыксыну, гади генә итеп әйткәндә, үзе бик зур мәгънәсезлек булыр һәм тупаслык булыр иде. Чөнки без бу минутларда, гомумән, үлем турында уйлаудан, бу курайчының кемлеген җентекләп тикшерүдән бик ерак тора идек әле. Чөнки, Тукай әйтмешли: «Без аны кайдан белик, ул үлеп аңлатмагач?» кебегрәк булган инде безнең бу минуттагы кәефләр.
Шунысы билгеле булды, бу Зиннәтулла белән Гафури Троицкида «Рәсүлия» мәдрәсәсендә бер елларда укыганнар. Бер җәйне Рәмиевларның алтын прииска-ларында эшләгәннәр. Бөтенесеннән бигрәк, менә шушы алтын приискасында бергәләп эшләү язмышлары аларны якынайткан сәбәпләрнең иң зурысы булып калган. Курайчы Зиннәтулла ел саен ук булмаса да, артык сагынырга урын калдырмыйча гына, кураен кыстырып, килә дә чыга икән.
Шулай, өстән генә танышып алганнан соң Гафури, серле генә итеп, Зиннәтуллага карап алды да, кузгалып куйды һәм нәрсәгәдер ишарә ясаган кебек итеп, җайлабрак утырып алды. Башкаларга бер нәрсә дә аңлатмый торган бу караш һәм бу җайлап утыру Зиннәтулла өчен:
«Без әзербез. Телләр сүздән туктады. Син сәхнәгә чыгып бастың. Кулыңнан килсә, музыкаңның буйсындыргач көче белән безнең, рухларыбызны үзенә багындыр инде!» — дигән сүзләр булып чыктылар.
Гафуриның күз карашына һәм хәрәкәтләренә җавап итеп, Зиннәтулла да кузгалып куйды. Артка кайшала биребрәк, җайлап утырып алды. Бармакларын курайның тишекләренә куйгач, җайлап кына авызына китерде. Курайчының тыны курай аркылы «Буранбай» көе булып яңгырый башлады. Шуннан соң башка көйләр ялганып киттеләр.
Гафури музыка тыңлауда талымсыз кеше түгел иде. Ул, теләсә нинди көйне, теләсә нинди музыка коралында уйнауны яратмады. . Мәсәлән, «Буранбай», «Зөлхиҗҗә», «Колый Кантон» һәм «Әллүки» кебек озын көйләрне ул курайда һәм скрипкада уйнатып тыңларга яратса, «Фазлуш» һәм «Сазда елан сызгыра» кебек кыска көйләрне гармоньда тыңларга ярата иде. Җырлашып утырган чакларда ул үзе дә җырга катнаша, бигрәк тә, казакъ үләңчеләре — акыннары кебек, бер-берсенә каршы утырган җирдән җыр чыгарып, шаярырга бик ярата торган иде. Казакъ көйләреннән «Аххау симәй» һәм «Әмерхан» көйләре аның яратып җырлый һәм тыңлый торган көйләре булды.

Сүзгә саран кунак

Афзал Таһировның әдәби хезмәт юбилеена багышланган тантаналы утырыштан соң, Башкортстан хөкүмәте кабул итү мәҗлесе оештырды. Мәҗит Гафуриның соңгы елларда бик күп эшләрдән мәхрүм итеп килгән сәламәтлеге аңа бу мәҗлескә катнашырга да мөмкинлек бирмәде.
Үзенең табигате белән һәрбер эштә актив булырга ярата торган шагыйрь бу мәҗлескә катнаша алмыйча калуы өчен бик нык борчылды. Тантаналы утырыш соңында, Булат Ишемгол белән үзен озатып куйган чакта, ул шыпыртын гына итеп:
— Юбилейның калган өлешендә булган эшләрне үз җаең белән иртәгә килеп сөйләрсең әле, — диде.
Икенче көнне мин аларга бардым. Миңа ишек ачкан Зөһрә ханым, гадәте буенча, ачык йөз һәм бик мәшгуль кыяфәт белән:
—    Әйдүк, бик мактап йөрисең,— дип    каршы алды да ишеге ачык торган кухняга кереп тә китте.
Зөһрә ханымның бу сүзләре буенча мин үземне аларның кичке аш вакытларына килеп кергәнемне аңладым. Өсне-башны салу белән, залга керер өчен ачык ишек алдына барып бастым да эчкә күз ташладым. Ләкин аш бүлмәсе тып-тыныч, озын өстәл тирәсендә бер кеше дә юк иде. Ул арада булмады, Зөһрә ханым тагын да алгы бүлмәгә әйләнеп чыкты һәм:
—    Без монда утырабыз, әйдә теге    яктан үзеңә бер утыргыч алып чык, — диде.
Зөһрә ханымның тавышында, йөреш-торышында күп чакта үзара гына очрашканда булмый торган бер җитдилек һәм берникадәр рәсмилек сизелеп тора иде.
Залдан утыргыч алып чыккач, мин чишенгән чагында игътибар итмәгән бер нәрсәгә күзем төште. Ишек төбендәге вешалкада ниндидер бер чит кеше пальтосы эленеп тора. Бу мине сагаерга мәҗбүр итте.
Кухняның ишеге эчкә таба карап ачылганга күрә, барып кермичә торып аның эчендәге кешеләрне күрергә мөмкин түгел иде. Анда Шәриф Камал бар икән. Казаннан Афзал Таһиров юбилеена кунак булып килгән, үзенең «Акчарлаклар»ы һәм «Хикәяләр төркеме» җыентыгына кергән кыска, шуның белән бергә бик үзенчәлекле булган хикәяләре белән бик күптән минем яшь йөрәктә үзенә карата мәхәббәт тойгылары уяткан бу бик басынкы язучы белән без 1929 елда Ялтада Галимҗан Ибраһимов өендә танышкан һәм, монда килгәч, кичә театр бинасында тантаналы утырышта ук күрешкән идем инде. Шул сәбәпле монда миңа артык зур уңайсызлыкка очрарга һәм кыюлык тапмыйча югалып калырга туры килмәде. Казаннан Афзал Таһиров юбилеена кунак булып килгән иде ул.
Шулай да, бераздан мин үземне бик җайсыз хәлдә калган итеп хис кыла башладым. Бәлки алар монда бик күптән үк утыра торганнардыр, шуңа күрә дә алар инде сөйләшә торган нәрсәләрне сөйләшеп тә беткәннәрдер. Бәлки шул сәбәпле мин килеп кергәч сүздән тукталып калганнардыр. Әллә тагын бу ике өлкән язучының үзара гына сөйләшә торган сүзләрен бүлдердем микән? Зур кешеләргә иркенләп сөйләшергә җайсызлаудан, артык кеше булудан һәм үзең шуны аңлаудан да авыр хәл юктыр дөньяда.
Әсәрләрен укыган чакта, бигрәк тә аның сатирик һәм юмористик хикәяләренә карап, мин Шәриф Камалны нигәдер, кыю, бик үткер, көр тавышлы һәм кычкырып көлә торган бер кеше итеп күз алдыма китерә идем. 1929 елда беренче тапкыр күргәч, аны бөтенләй башка бер кеше итеп таптым. Ул артык басынкы, артык гади, бик әдәпле һәм табигый рәвештә мөлаем бер кеше булып чыкты. Әгәр дә аның бик яшерен һәм әдәпле генә итеп елмаюын күрә алу сизгерлегеннән мәхрүм булсаң, һичшиксез син аны, бу бик чикләнгән һәм тупас бер кеше икән, дип зур хаталануың да бик мөмкин. Мәҗит Гафури да — басынкы һәм бик гади бер кеше. Шуңа күрә дә бу минутта минем күңелемне бу басынкы һәм гади булган ике кешенең һәм шуның белән бергә өлкән ике язучының сөйләшүен баштан ук тыңлап утыру бәхетенә ирешә алмау турындагы үкенүле уйлар яндырып үттеләр.
Шәриф Камал үзе кузгатып бертөрле мәсьәлә күтәрмәде. Гомумән, мин монда килеп кергәч, хәтердә калырлык сүзләр сөйләшмәделәр. Гафури белән безнең арада булган вак-төяк сөйләшүләргә карата Шәриф Камал яки сыек кына елмаю, яки берәр сүз кушып кую белән бергә катнашып утырды.
Әгәр дә бу хәл бик озакка сузыла торган булса, бәлки эчпошыргыч бер күңелсезлеккә әйләнеп китүе дә бик мөмкин иде. Ләкин бәхеткә каршы, алай булмады. Печатник Гали Исхаковның шаулап килеп керүе өйдәге тынлыкны бөтенләй юкка чыгарды. Шәриф Камал аны:
— О, кемне күрәм мин! Бу Оренбургта минем «Акчарлакларымны баскан кеше түгелме соң? — дип каршы алды.
Ләкин алай да ул бик активлашып китмәде, һаман да шул аз сүзле, тыйнак һәм һәрвакыт бертөрле Шәриф Камал булып калды. Алар янәшә утырып алдылар да үзләре Оренбургта эшләгән елларда икәүсенә генә билгеле булган вакыйгалар һәм кешеләр турында сөйләшә башладылар.

Балалык дусы

Бик күп булса ярты сәгатьлек бер вакыт эчендә Гафури, кем турындадыр борчылып, Зөһрә ханымнан:
— Бу ни эшләп болай бик озаклады?— дип ике тапкыр сорау бирде.
Гафуриның бу сораулары һәм борчылып утыруы мине кинәт сискәндереп җибәрде. Мин эчемнән һаман да шул: «Вакытсызрак килеп кердем ахрысы, болар бәлки кунак чакырганнардыр, монда озак утырырга ярамый» дигән уйга килдем. Зөһрә ханым минем уйларымны сизгән кебек итеп:
—    Эшләре бетмәгәндер, кайтыр әле, бала түгел, — диде. Аның шушы сүзне    әйткәнен генә    көткән кебек итеп, кемдер ишек шакыды.
Тыштан уртача буйлы, какча гәүдәле, ач яңаклы һәм кылыч борынлы бер кеше килеп керде. Тыштан караганда, авыр табигатьле булып күренгән, сүлпән хәрәкәтле бу кешене Гафури:
—    Минем авылдашым, балалык иптәшем,    укытучы Бәдретдин Максудов, — дип таныштырды.
Беренче карашка аз сүзле һәм пассив булып күренгән бу кеше, чәй эчеп алгач һәм һәр икесе өчен дә кызыклы темага әңгәмә башлангач, бик актив бер кеше булып чыкты. Алар, мавыгып-мавыгып, үзләренең балалык чакларын сөйләргә керешеп киттеләр.
Ләкин хәзер бик күп нәрсәләр үзгәргәннәр. Элек Мәҗит белән Бәдретдин, кечкенә чакта, Җилем-Каран авылының көнчыгыш очыннан ургылып чыккан мул сулы салкын чишмә, бераз баргач та, «Якты күл» исемле бер күлне һәм «Чарлаклы» дип йөртелгән зур бер сазламыкны барлыкка китергән. Җилем-Каран кешеләре элек якты күлдән табан балыгы сөзгәннәр. Хәзер инде монда якты күл дә, чарлаклы сазламыгы да юк. Чөнки Җилем-Каран кешеләре авылның югары очыннан ургылып чыга торган чишмәнең юлын үзгәртеп, бер километр ераклыктагы Түбәрәш чишмәсенә илтеп кушканнар. Шуннан соң берләшеп алган бу ике чишмә табигатьнең гаҗәп бер матур җирендә Агыйделгә барып кушылганнар да бик еракларга агып киткәннәр.
Бу минутта мин, ни өчендер, бер авылда туып-үскән бу ике кешенең язмышын да бер туфрактан чыккан чишмәләрнең язмышына охшатасым килде. Җилем-Каран туфрагыннан чыккан бу Чишмәләр тәүдә аерым акканнар. Аннан бергәләшеп, бер тирәнәеп бер саегып, бер киңәеп, бер тараеп ага торгач, Агыйделгә барып кушылганнар. Аннан, зурая-зурая, Камага һәм Иделгә әйләнеп акканнар. Азак килеп Каспий диңгезен барлыкка китерешкәннәр.
Мәҗит белән Бәдретдиннең гомере дә менә шул Җилем-Каран туфрагына баскан беренче адымнардан башланып киткән. Алар башлап Җилем-Каран, Үтәш мәктәбендә бергәләп укыганнар. Аннан Бәдретдин үзенә караганда үткеррәк, кыюрак, зирәгрәк һәм тапкыр булган Мәҗиткә ияреп Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсенә укырга барган. Соңыннан, тырышып-тырмашып, Гафури артыннан Уфаның мәшһүр «Галия»сенә барып кергән. Гафури гомере буенча китаплар яза, шул китаплар басыла торган типографиядә эшли. Максудов, шул китаплар белән балалар укытып, грамоталы кешеләр әзерли. Алар икесе дә бер максатка хезмәт иткәннәр.
Сөйләшеп утыра торгач, аларның әңгәмәләре Җилем-Каран елгасы буенда кунып балык каптырган бер тәнне хәтерләүгә тукталып калды. Кыш буенча иске мәдрәсәнең тынчулыгында камалып яшәгән Мәҗит белән Бәдретдин яз көне үзләрен читлектән чыгарылган кошлар кебек хис итәләр. Менә, яшьлек тойгыларысыман, ярларына сыймый ташып чыккан Җилем елгасы үз калыбына төшә. һава кинәт җылытып җибәрә. Агачларның бүртенгән бөреләре, яз кояшының иркәләве белән ачылып, яфрак яра башлый. Кыш буена үлеп яткан бакалар хор белән бакылдап гөрелдәргә керешәләр. Кечкенә чактан ук калку җиргә басып яки агач башына үрмәләп тирә-яктагы матурлыкларны күзәтергә яраткан эзләнү-чән табигатьле Мәҗит бу якның гүзәллекләрен сагынып кайткан беренче сандугачның сайравын да ишетергә өлгергән инде.
Җитмәсә тагын, беркөнне, тыны кысылып, Бәдретдин йөгереп килеп җиткән һәм әтисе Сәхәү картның, Зариф Галим һәм Шәрифулла абзыйлар белән бергәләп, Җилем буена балыкка китүләрен хәбәр иткән.
Кыш буе шушы көннәрне күрергә хыялланып, сагынып көткән һәм әллә кайчан әзерләнеп беткән Мәҗит белән Бәдретдин шуннан соң ничек итеп өйдә чыдап ятсың инде? Алар үзләренең алдан ук бик җентекләп әзерләп куйган кирәк-яракларын күтәрәләр дә, балык каптыруның тәмен белми торган башка малайлардан качып, шыпырт кына Җилем буена ычкыналар.
Өметле ашкыну белән атланган адымнар аларны Җилем буена бик тизлек белән китереп җиткерә. Бирәсе килгән улына чыгарып куяр юлына, дигәнсыман, бөтенесе дә җаена туры килеп кенә тора. Икесе дә бик шәп томбалау урыннарны сайлап алалар да: «Төкереп салдым, сикереп чык, бер чабагын элеп чык!» — дип ашыга-ашыга кармакларын суга ташлыйлар.
Балыклар да бик тиз генә алданып бармыйлар, бик тиз генә эләгеп тә чыкмыйлар. Бәдретдин кармагын бер сала, бер ала. Балыклар яки җимне урлап китәләр, яки эләккән булалар да, суның өстенә    чыккач    кына, чулт итеп төшәләр дә калалар. Бәдретдиннең эче поша башлый. Ул хәтта таягы белән шап иттереп    суның өстенә сукмакчы була, ләкин, үзеннән яшькә зур булган Мә җитнең әрләвеннән куркып, тагын да тыела. Менә бер вакыт Мәҗит сөрәнләнгән тавыш белән:
—    Кил әле монда!—дип кычкырып җибәрмәсенме.
Бәдретдин йөгереп барса, ни күзләре    белән күрсен, Мәҗитнең тирә-ягында, көмеш сипкән кебек булып, ялтырашып балыклар яталар.
— Әллә кайда йөрисең, бик зур балык эләккән иде, авызы ерылып төшеп калды, — ди Мәҗит. Шуннан соң алар икесе янәшә утырып каптыра башлыйлар. Чулт та чулт иттереп салып торалар, шамбыр да шомбыр иттереп,  алып кына торалар. Бу шатлыктан  алар бер-берсенә карашып елмаймыйча булдыра алмыйлар. Бераздан Бәдретдин балыкларны тазартырга,    Мәҗит таган әзерләп ут ягарга тотына:
— Син тоз алып килдеңме?
— Юк.
— Ә син алып килдеңме?
— Юк.
— Ашадык, алай булгач балык шулпасын!..
— Синең белән без түгел,    тозсыз    килмәгәннәрдер әле, бар, әтиләреңнән тоз сорап кил,— диде Мәҗит.
Ләкин балыкчылар бик тиз генә тоз бирергә теләмиләр аларга. Барып сорау белән Шәрифулла абзый хәйләкәр генә елмая да Бәдретдинне шаярта башлый.
— Нигә үзегез тоз алып килмәдегез?
— Ашыгып онытканбыз.
— Балыкларны тозлы суда    үсәләр дип    белдегезмени?
— Юк.
— Кем белән килдегез?
— Мәҗит белән.
— Кайсы, Нургани хәлфәнең Мәҗите беләнме?
— Әйе.
— Алай  булса, бик яхшы. Мәҗитне    китап  буенча әкият сөйләргә бик остарган, диләр. Бүген кич безгә килеп әкият сөйләсәгез, тоз бирәбез, булмаса, юк. Сәхәү
абзый, сез моңа каршы түгелме? — ди.
— Юк, юк, каршы түгел,— диделәр Зариф,    Галим һәм Сәхәү картлар бөтенесе бергә шаулашып.
— Килегез, — диде Шәрифулла тоз биргән чакта,— зур балыклар пешереп сыйларбыз үзегезне.
Беренче тапкыр ашалган балык шулпасы Мәҗит белән Бәдретдин өчен дөньяның иң тәмле бер ашы кебек булып тоела. Тамак та туйдырып алгач, Мәҗитнең күңеле тагын да күтәрелеп китә. Ул ихтыярсыздан кычкырып:
— Ай-һай да гына дигән әй тавышка,
Камалары кача камышка.
Үлмәсә дә егет үлми икән
Эчкәйләре тулы сагышка…—
дип җырлап та җибәрә. Бәдретдин аңа кушылып иярә. Аларның яшь тавышлары, урманнар арасыннан алга ашкынган Җилем елгасы кебек, шыңгырап, еракларга китеп югала. Бу тавышны ишеткән Шәрифулла иптәшләренә карап:
— Теге балыкчы    малайларның    тамаклары   туйды, ахрысы, тавышлар    бик   көрәеп    чыга башлады, — дип куя.
—Алар хәзер монда килә дә    куймаслар   әле, — ди Зариф.
— Килерләр,— ди Сәхәү карт ышанычлы тавыш белән.
Нургани хәлфәнең 15 яшьлек Мәҗите инде бу вакытта халык арасында үзенең үткерлеге, укыган китапларын яттан сөйләү сәләтлелеге белән танылып өлгергән була. Шул сәбәпле балыкчылар, аның әле малай гына булуына карамастан, зурлап каршы алалар. Бәлки, алдан шулай сөйләшеп куйганнардыр, арада иң яшьрәк кеше булган Зариф бу шәкерт кунакларны сыйлар өчен балык тазартырга тотына. Моны күргәч Мәҗит белән Бәдретдин, күз карашлары белән, үзара сөйләшеп алалар. Алар тазартыла торган балыкларның үзләре өчен пешереләчәге турында шулай хәбәрләшәләр. Ул арада булмый, Шәрифулла белән Галим серле генә итеп үзара карашып куялар. Шәрифулла тамагын кырып һәм сүзен китапчалаштырырга тырышып:
— Ягез, шәкертләр, Зариф балык пешереп өлгерткәнче берәр кыйсса сөйләп җибәрер идегез, булмаса. Безнең кебек бәндәләрнең аз булса да наданлыгы басылыр, сезнең зиһеннәрегез ачылыр. Шулай бит, Сәхәү абзый? — дип елмаеп куя. Сәхәү карт та Шәрифулланы хуплап утыргач, Мәҗит ялындырып торуны урынсыз саный. Бәдретдин Максудовның әйтүенә караганда, бу яктан ул әтисе Нургани хәлфәгә охшаган була. Мәҗит, гадәтенчә, аякларын бөкләп, үзенең гарип аягын астына салып, утырып ала да, «Мәшһүр балыкчы белән гыйфрит» кыйссасын сөйләргә керешеп китә.
Балык пешеп килгән чакта әле әкиятнең яртысы да бетмәгән була. Шунлыктан әкиятне туктатып, аш табыны әзерлиләр. Үзләренең хуш исе белән авызның суын китереп торган балыкларны шәкертләрнең алдына тезеп салалар.
Аштан соң әкият тагын да дәвам итә. Мәҗит сөйләп беткәч, Бәдретдин сөйләп алып китә. Балыкчылар, әгәр дә сөйләргә иренмәсәң, таңга чаклы тыңлап утырырга да каршы түгелләр. Ләкин аларның мурда һәм нәрәтә саласылары гына бар…
Бу минутларда Гафури белән Максудовлар үзләре дә балалык һәм яшьлек заманнары турында шул балыкчылар янган комарлык белән янып сөйләшергә керешеп киткәннәр иде. Әгәр дә без Зөһрә ханым белән аларны хуплап утыра торган булсак, алар иртәнгә хәтле сөйләшеп утырырлар иде.

Үткәннәрне хәтерләгәндә

1932 ел.
Казаннан берьюлы өч кунак: Галиәсгәр Камал, Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали килеп төште. Г. Нигъмәти үзенең туганнарына туктады. Г. Камал белән Г. Галиләр Мәҗит Гафуриларга төштеләр. Авырып, күп вакытын өйдә, ялгызлыкта үткәрә торган Гафури өчен бу кунаклар бик тансык булды. Бигрәк тә Казан интеллигенциясенең иң картларыннан берсе, татар әдәбиятының Тукай белән якыннан торып серләшеп эшләгән күренекле бер вәкиле булган Галиәсгар Камалның килүе Гафурины канатландырып җибәрде. Алар гомер тарихының, татар һәм башкорт иҗтимагый тормышының, инде күптән тузан астында күмелеп калган көннәрендәге бик күп вакыйгаларны һәм кешеләрне чокып чыгардылар.
Бер кичне шулай алар бик озак сөйләшеп утырган чакта ниндидер бер сәбәп белән элекке «Сабах» нәшриятының Уфа бүлегендә эшләүче һәм заманында дәреслекләр язучы Хәбибрахман Зәбири дигән бер кешене телгә алганнар. Шуңа ялгап Галиәсгар Камал, бу кеше беләк үзе арасында булган бер вакыйганы сөйләп, Гафури белән Зөһрә ханымны рәхәтләндереп көлдергән.
… Бервакыт шулай, Галиәсгар Камалны кемдер кунакка чакырган. Бу мәҗлестә Хәбибрахман Зәбири дә булган. Менә шул вакыт Г. Камал миллионер Кәримовларны тиргәп утырган һәм: алар бит «Бәдри-Бәнеҗ» төймәсе сатып кына баедылар, дигән.
Кунактан кайткач X. Зәбири үзенең хатынына Кәримовларның нәрсә сатып баеганлыкларын сөйләмәкче булган. Ләкин төймәнең исемен хәтеренә төшерә алмаган. Шуннан соң, тиз генә киенгән дә Галиәсгар Камалларга чыгып йөгергән һәм килеп бик каты ишек шакырга тотынган. Г. Камалның иптәше ишек ачарга бара башлагач ул:
— Сорамыйча ача күрмә, мөгаен Зәбири килгәндер. Әгәр дә аны, исерек көенчә өйгә кертсәң, иртәнгә кадәр чыгара да алмассың, — дип искәртү   ясаган. Галиәсгар Камалның бу сүзләрен ишетеп торган Зәбири:
— Юк, юк, Галиәсгар әфәнде, кереп    тормыйм, шул сәбәпле ишегегезне дә ачмагыз. Бары тик, зинһар әйтегез әле, Кәримовлар нәрсә сатып баеганнар? — дип сораган. Моңа каршы Галиәсгар:
— «Бәдри-Бәнеҗ» төймәсе сатып баеганнар,— дигән, ишекне ачмыйча гына:
— Булды! Рәхмәт! Миңа шул гына кирәк иде. «Бәдри-Бәнеҗ, Бәдри-Бәнеҗ!..» дип    сөйләнә-сөйләнә кайтып киткән икән Зәбири.
Мәҗит Гафури моны миңа сөйләгән чагында мыек астыннан гына елмаеп утырган Галиәсгар Камал:
—    Мәҗит туган, син моны бер төн эчендә шоп-шома бер әкияткә әйләндереп җибәргәнсең. Мин болай җыйнак итеп сөйли алмаган идем әле аны сезгә, — диде.
Галиәсгар Камалның бу сүзләреннән соң Гафури тагын да җанланып китте һәм арыган күзләренә кинәт очкын чәчрәп чыкты. Аннан, үткән төнне үзе белән булган бер хәлне сөйләргә тотынды:
— Була бит ул, кайбер чагында яңа ишеткән бер сүзне генә түгел, иң таныш булган бер кешене һәм бик билгеле булган бер нәрсәне хәтереңнән чыгарып ташлыйсың да исеңә төшерә алмыйча җәфаланасың. Кичә сез Зәбири белән булган вакыйганы сөйләгәннән соң, йоклый алмый газапландым. Бәлки, Зәбири миңа таныш булмаган берәр кеше булмаса, мин аның турында булган хәбәрне тыңлар идем дә, онытыр да идем. Үзем белә торган бер кеше булгач, хәтерләгән саен тегенең кыяфәте күз алдына килә дә баса. Шуның белән бергә, тегенең образы ясала һәм хикәягә әйләнә башлады.
Йокысызлык белән көрәшеп, уйланып ята торгач, Зәбирины оныттым, ләкин икенче бер әйләнмәгә барып эләктем. Нигә кирәк булгандыр инде ул, үзебезнең Уфа радиостанциясенең тапшыру программалары һәм башкаручылары турында уйлый башладым.
Әйе, курайда Канчурин башкара… Галия Сираева җырлый. Болар икесе дә яшь кешеләр, ләкин танышлар. Икесен дә күреп беләм. Ә гармоньда кем башкара? Бу кешене дә беләм. Үзе белән бик күптәнге танышларбыз. Ләкин шуның исемен хәтерли алмыйм. Кемнәрнең нәрсә башкаруларын кайта-кайта уйлап та карадым, ләкин барыбер хәтергә төшереп булмады. Хәтергә төшмәсә соң, төнлә ул кемгә кирәк? Юк, баштан да чыкмый, йоклап та булмый. Шуннан соң, аптырап һәм алжып беткәч, рәхәтләнеп йоклап яткан Зөһрәгә һичбер аңлатып-нитеп тормастап:
— Зөһрә, гармоньда кем башкара? — дидем. Ул, белмим, әллә күзен ачты, әллә юк, сөйләшеп утырган чактагы кебек итеп, бик ачык һәм бик табигый бер рәвештә:
— Мортаза Зарипов башкара,— диде һәм үзе йоклап та китте. Иртән торгач үзеннән шуны сорадым. Ул инде хәзер бер нәрсә дә хәтерләми, — диде Галиәсгар Камалга карап.
— Бу үзе Казанга кайткач,    сөйли    торган яңа бер әкият булды, — дип көлде Галиәсгар Камал.
Гафури үзенең йокысызлыгын сөйләгән чакта мин Галиәсгар Камалга карап, әңгәмәнең аңа ничек тәэсир итүен күзәтеп утырдым.
Галиәсгар Камалны мин башлап 1928 елда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә күргән идем. Гадәттә, кешеләрнең кыяфәтләре беренче тапкыр күргән чактагы тәэссорат буенча кала. Бу кешене син гомерең буена әнә шул беренче тапкыр күргән чактагы төсе белән күрергә телисең һәм күз алдына китерәсең.
Галиәсгар Камалның мин һәрвакыт, аның 1914 елларда булырга кирәк, «Гасыр» нәшрияты тарафыннан открытка форматында бастырылып чыгарылган һәм күпләргә билгеле булган бер рәсеме буенча күз алдына китерә идем. Бу рәсем буенча ул — киң маңгайлы, үткен карашлы, мәһабәт гәүдәле һәм буйсындыра торган көчле тавышлы бер кеше булып хәтердә саклана.
Гафури белән Галиәсгар Камал шулай көлешә-көлешә сөйләшкән чагында, мин аның төсендә элек үзем күз алдына китерә торган черталарны күрергә тырышып утырдым.
Ләкин аның киң, ачык маңгае хәзер инде тигезләнми торган тирән җыерчыклар белән сырланган иде.

Гармонь тыңлаганда

1924 елда булырга кирәк, мин бер барган чакта Гафури кыска буйлы, тузган чәчле һәм юаш табигатьле бер кеше     белән    сөйләшеп    утыра    иде.    Бу    кешене    ул миңа:
— Таныш булыгыз, «Тукай маршы» һәм «Каз канаты» көйләренең авторы Заһидулла Яруллин дип тәкъдим итте. Ә икенче вакыт, 1925    елда,    редакциядә гонорар түләнгән беркөнне яшь журналист Гомәр Илбай эштән кайтышлый безне берәр кружка сыра   эчәргә чакырды.
Гафури да моны кире какмады, тик:
— Алай булгач, әйдәгез, Заһидулла Яруллин скрипка уйный торган    сигезенче    номерлы    сыраханага барыйк, — диде. Сыраханага кереп утыру белән, теге тузган чәчле кеше Гафури янына килеп тә җитте. Яруллин безнең яннан киткәч Гафури:
— Тукай маршын язган бердәнбер    композиторыбыз бар, ул да булса ресторанда уйнап кына тамак туйдыра, — дип көрсенеп куйды. Гафуриның сүзләренә җавап биргән кебек итеп Заһидулла Яруллин скрипкада өздереп Тукай маршын уйнап та җибәрде.
1927 елның җәендә, бер якшәмбе көн Гафуриларга барып кергәч, минем артымнан ук диярлек, Уфага гастрольгә килгән Фәйзулла Туишевны ияртеп, Гыймалетдин Минһаҗев килеп керде. Исәнлек-саулык сорашкач та Гафури Фәйзулла Туишевка карап:
— Нигә гармоньнарыгызны алып    килмәдегез? Гармоньсыз эчелгән чәй бит ул тозсыз аш кебек булыр, — диде көлеп.
Моңа каршы Фәйзулла Туишев, башта нәрсә әйтергә дә белмичә, бераз аптырап торды. Бары тик сылтавын эзләп тапкач кына:
— Бердән, алар бик күпләр. Берсен алсаң, икенчесен дә алырга кирәк, шунсыз шартына килмәс кебек тоела. Икенчедән, гармонь кычкыртып сезне борчудан курыктык,— диде сүзләренә берникадәр шаярту төсе бирергә тырышып. Моңа каршы Гафури:
— Безгә ни, аларның Тукай кебек көчлерәк тавышлы булганнарыннан берәүсе дә    ярап торыр   иде, — дигәч, Фәйзулла белән Гыймадетдин бер-берсенә карашып алдылар. Киңәшләшү нәтиҗәсендә,   Гыймадетдин  Минһаҗев тиз генә йөгереп үзенең   гармонен    алып килергә булды.
Гыймалетдин Минһаҗев әйләнеп килгәнче Зөһрә ханымның самовары кайнап чыкты һәм чәй өстәле әзерләнеп өлгерде. Фәйзулла Туишев артка кайшала биребрәк «Фазлуш»ны уйный башлады, ә Гыймалетдин Минһаҗев:
— Агыйдел сулары булсам,
Агарып агар идем.
Кына чәчәкләре булсаң.
Түшемә кадар идем, —
дип, кушылып җырлап та җибәрде. Гафури ике кулын берьюлы яңагына куеп өстәлгә таянды да әллә нинди тирән уйларга чумды.

Шәрикләр

1933 ел.
Ничә генә барсаң да, Гафуриның Троицк яки Уфа мәдрәсәләрендә укыган чакларындагы шәрикләреннән кем булса да берсе килгән була. Бигрәк тә алар, Гафури каты авырганнан соң, ешрак килә башладылар.
Беркөнне ул Башкортстанның Чишмә районы Биш-кәҗә авыл мәктәбенең карт укытучысы Фәхри Гайнетдинов белән сөйләшеп һәм авыл хәлләрен сорашып утыра иде. Бу Фәхри Гайнетдинов Башнаркомпрос тарафыннан игълан ителгән пьесалар ярышына катнашып, «Дошман җиңелде» исемле кечкенә бер пьеса язды.
Бу ярышта Гафури «Кызыл йолдыз» пьесасы өчен беренче бүләкне, Гайнетдинов икенче бүләкне алды. Соңыннан «Дошман җиңелде» пьесасы «Гайнетдин улы» имзасы астында басылып чыкты.
Икенче бер барып кергән чагымда, элекке шәрик, хәзер карт укытучы Зыя Тупиев килгән бер көнгә туры килдем. Алар, үзләренең Троицкида укыган чакларын хәтерләп утыралар. Зыя Тупиев Гафуриның бер мунчачы кызына булган шәкертләрчә тәүге гыйшкын сөйләп көлдерә. Бу ике шәрик Гафуриның соңгы көннәренәчә аралашып яшәделәр.
Мин шәрикләрне күбрәк сөйләндерергә теләп төрле сораулар белән Гафуриның үзе бик саран язган автобиографиясен киңәйтергә теләсәм дә, бу кешеләрдән яңа нәрсәләр алып булмады.
Өченче бер барып керүемдә Гафури янында һичбер тартынмыйча, иркен һәм кычкырып сөйләшә торган бер кеше бар иде. Гафури бу кешене миңа:
— Томск татар педагогия техникумының директоры, минем элекке шәригем Юсыф Деликамов, — дип таныштырды. Бу кеше миңа үзенең уку-укыту мәсьәләләләре буенча «Шура» журналында «Юсыф Т Ияр кый» имзасы белән бастырган кайбер мәкаләләре һәм газеталарда Себер мәктәпләре тормышыннан язган хәбәрләре аркылы күптән үк таныш иде инде.
Бу вакытта миңа үземнең эшләп яткан эшем буенча Гафуриның тәүге әдәби адымнары белән якыннан таныш булган һәм күп сөйләргә ярата торган шушындый Кешеләрне табып сөйләшергә бик-бик кирәк иде. Үзенең табигате бик басынкы булган Гафуриның үз кулы белән язган автобиографиясе дә, үзе кебек, бик басынкы гына итеп, кыска гына язылган. Гафури, һичбер вакыйганы тулы итеп, җәелеп язмый, бары тик — шулай булды, болай булды, — дип кенә үтә.
Менә шул сәбәпле мин Гафуриның бу шәригенә очрагач күктән көткән теләгемне җирдән тапкандай булдым. Чөнки мин Гафуриның бик күп кордашларын, табындашларын, янәшә утырып эшләгән һәм еш кына бер табактан ашаган якын кешеләрен күрдем. Ләкин күбесеннән Гафури турында тирән сизем һәм иҗади кичереш белән сөйләнгән истәлекләр ишетә алмадым. Моның, әлбәттә, бик күп сәбәпләре бар. Кайбер кешеләр иң яраткан кешеләре турында да үзләренең истәлекләрен яза һәм сөйли белмиләр. Кайберләренең хәтерләре һәм игътибарлары бик йомшак була. Чынында үзләре рухани яктан ярлы булган кешеләр башкаларның рухани байлыкларын күрү, аңлау һәм бәяләү югарылыгына күтәрелә алмыйлар булырга кирәк.
Гафуриның бу Юсыф Деликамов дигән шәриге, башка шәрикләренә караганда, гаҗәп хәтерле бер кеше булып чыкты. Безгә мәгълүм булганынча, 1901 елда Гафури үзенең «Ишан шәкертләренә» дигән бер башлангыч шигырен язгач, аны мәдрәсәдә яшәү хокукыннан мәхрүм итәләр. Бу эштә барыннан да бигрәк Зәйнулла ишан алдында хезмәт итеп йөрүче һәм аның дару-дәрманнары белән сату итүче Куян Хәким исемле бер хәлфә бик эшчәнлек күрсәтә. Бу хәлфә шәкертләр арасында, хәлфәләр тирәсендә: «Мәҗит ишан хәзрәткә, хәлфәләргә тел тидерә, шәкертләрне хурлый. Ничә еллардан бирле яшәп килгән бер мәдрәсәнең изге тәртипләрен үзгәртергә тели торган бер дәһри, аны мотлакан мәдрәсәдән куарга кирәк!» — дип коткы тарата. Гафури бу хәлфәнең эшчәнлеге турында ишеткәч кычкырып көлә дә, «Үземә хитап» дигән түбәндәге юлларны яза:
Бу хакта яз бер-ике сүз, уян да,
Ишанга  кол  булган   Хәким   Куян  да.
«Дөрес!» — ди ул  ишан әфсеннәрен  дә,
Сатып  бирә  аның  әфьюннарын  да.
Шуннан соң Гафури квартирага чыгып яши һәм укытучы яллап рус телен өйрәнә башлый. Шунлыктан бу эш Гафури өчен файдалы гына булып чыга. Хәзер Гафуриның квартирасы яңалыкка омтылучы хөр фикерле яшьләр өчен яңа бер мәктәп һәм әдәби түгәрәк булып әверелә. Дәртле, өметле һәм ихлас күңелле яшьләр белән чолгап алынган Гафури иҗат уты белән яна башлый. Кулына казакъ думбырасын ала да, нәкъ казакъ акыннары кебек итеп:
Шампански-әхмәр (Әхмәр   шәрап — кызыл аракы, вино.) шәрап алда булса, Кыйммәтле «офицер бармак» («Офицер   бармак» — югары   сортлы   папирос.) әлдә булса (Әлдә   булса — кулда булса.);
Мәҗлестә  төрле нигъмәт әзер  булып,
Яшел чәй, чәй янында бал да булса;
Бу мәҗлестә кара кашлы кыз да булса,
Ул кызның ике күзе бездә булса;
Бу табында укыр өчен газет булса,
Ул газетта төрле хәбәр җәдид булса,
Бу сыйфатлы  гаҗәип   урыннарда
Кызга каршы утыручы Мәҗит булса! —
дип импровизировать итә башлый.
Юсыф Деликамовның бу сүзләре Мәҗит Гафурины бөтенләй сәламәтләндереп җибәрде. Җитмәсә тагын бит әле ул кулларын думбыра чирткән кебек итеп хәрәкәтләндереп сөйли. Гафури өендәге мәҗлес тә җанланып китте. Гафуриның хәтеренә бер кешегә дә билгеле булмаган һәм үзе дә күптән үк оныткан юлларны китереп төшерде.
1902 елның җәендә Гафури Троицк өязендә заманының яңа карашлы кешесе булган Муса исемле бер казакъта балалар укытып тора. Көз көне Муса бай Гафурины озатып, Троицкига килгән чакта, үзләренең бер кода тиешле кешеләренә кунарга тукталалар. Муса бай белән бергә Җилдар исемле бер старшина да була. Кич белән ит ашап, чәй эчкәннән соң, өй хуҗасының хатыны — байбичә кунакларга түшәкләр сала башлый. Иң элек Муса белән Җилдар байларга ефәк юрганнар һәм мамык мендәрләр салып урын түшәп бирә. Азактан Гафури белән үзенең хәлфәсенә бер иске юрган һәм каткан бер мендәр ташлап, кунак өеннән чыгып китә башлаган чагында, Гафури:
— Ефәк юрган,  мамык мендәр  Җилдар  байга,
Шундый ук, мөгаен, Муса байга.
Каткан мендәр, иске юрган муллаларга,
Дау  чыгармый,  ятыйк  без, әйдә җайга, —
дип әйтеп сала.
Һичбер көтелмәгән бу сүзләрне ишеткәч, байбичә хурлыкка, оятка калу галәмәте итеп, куш кулы белән битләрен тырный да:
— Уй-бай-ай, монавыгыз мәсхәрә кылды гуй!.. Теле кандай ачы, Акмулланың туышканы мәллә үзе югыйсә? — дип ашыгып чыгып китә һәм Гафурига да, байларга җәйгән кебек итеп, урын салып бирә.
Кунаклар иртәнге чәйдән соң юлга чыгарга әзерләнә башлыйлар. Кичәге вакыйганы хәтереннән чыгарган байбичә каклаган ит күтәреп керә дә:
— Шәһәргә баргач пешереп ашарсыз, — дип кунакларның юл сумкасына сала башлый. Моны күреп торган Гафури, үзенең тапкыр теллелегең тагын да эшкә кушып:
— Аларга  бирәсеңдер кодалыктан,
Мина бирсәң, булыр  иде ходалыктан.
Гафуриның  кай җире  ким  кодалардан,
Бу төсле кеше аралау кайдан чыккан? —
дип ычкындыра.
Хәзер инде гарьчел байбичә өчен Гафурига да ит кертеп бирүдән башка чара калмый.

Съезддан соң

1934 елның мартында Башкортстан совет язучыларының беренче съезды булып үтте. Күптән чирләп яткан Мәҗит Гафури, бик теләсә дә, съездның эшенә катнаша алмады. Шулай булса да съездның эше белән бик нык кызыксынды. Яшь әдәбиятның яшь вәкилләренә шигъри котлау белән мөрәҗәгать итте. Гафури үзенең бу котлавында совет язучылары алдында торган бурычларны бөтен үткерлеге белән чагылдырган иде.
Съезд делегатлары Гафуриның бу котлавын бик көчле алкыш белән каршы алдылар. Шул вакыт бу котлау бер төркем язучыларда авыру карт шагыйрьнең хәлен белә барырга теләү тойгысын уятты. Бу хакта үзенә барып әйткәч, Гафури язучыларның бу теләкләрен шатланып каршы алды һәм ачык йөз белән кабул итәчәген белдерде.
Гафури кунакны сүз белән генә сыйларга ярата торган кеше түгел иде. Шул сәбәпле без, Александр Ромм, Б. Ишемгулов, Т. Янәби, Ш. Шәһәретдинов, Д. Юлтый, И. Насыйри һәм Г. Гомәрләрдән торган бер төркем язучылар барып кергән чагында, Зөһрә ханым өстәлне шартына җиткереп әзерләп куйган иде инде.
Бу очрашуда Гафури, бөтенесеннән бигрәк, элек орфографиясе дә булмаган башкорт халкының хәзер, менә шулай, съезд җыярлык язучылары барлыкка килүе өчен шатланганлыгын белдерде. Яхшы әсәрләр барлыкка килеп, әдәбият баесын өчен, өлкән буын язучыларга таләпчән, яшь язучыларга карата игътибарлы һәм сизгер булырга кирәклеге турыңда сөйләде. Бу сүзләрне әйткән чакта ул бигрәк тә тәнкыйтьче Шиһап Шәһәретдиновка карап әйтте:
Бу елларда Гафури, киң катлам рус укучыларына түгел, хәтта язучыларга да үзенең иҗаты белән таныш түгел иде әле. Шул вакыт Александр Ромм Гафуриның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре белән кызыксынды. Ләкин Гафури аңа «Эшче» поэмасының М. Светлов тарафыннан тәрҗемә ителгән кечкенә бер өзегеннән башка нәрсә күрсәтә алмады.    
Башкортстан һәм башкорт совет әдәбияты белән якыннан таныш булган һәм кайбер шагыйрьләрне уңышлы гына тәрҗемә иткән Александр Ромм Гафури шигырьләрен дә тәрҗемә итәргә теләде. Хәтта ул кайбер подстрочниклар да алып киткән иде. Ләкин, нинди сәбәпләр беләндер, тәрҗемәләр барлыкка килмәделәр һәм дөньяга чыкмадылар. Гафури   бу   турыда   еш   кына хәтерләде, үз шигырьләрен рус телендә күрергә   бик теләде. Ләкин насыйп булмады.

Якташлар

Бу карлыгач койрыгы кебек нечкә кара мыеклы,   бераз яшьләнебрәк торган чем-кара хәйләкәр күзле кеше белән без Гафуридан бергәләп чыгып киттек. Бу — Җилем-Каран авыл Советына караган    Якты  күл авылы кешесе Вәли Колымбитов иде. Алар Гафури белән «Рәсүлия»дә бер елларда укыганнар.   Гафури    аны    якташ дип йөртә. Заманында ул бераз мулла да булып алган Гафуриның яшьлегенә  бәйләнешле вакыйгаларны    бик яхшы хәтерли. Ул    хәтта  Юсыф Деликамов    сөйләгән нәрсәләрне кабатлап,  аның сүзләрен раслап  куйды.
Беренче очрашуда мин Вәли Колымбитов белән иркенләп сөйләшә алмаган идем, соңыннан 1940 елда Якты күл авылында булган очрашу вакытында инде барлык шартларын китереп сөйләштек…
Без әлегә кадәр Мәҗит Гафуриның әтисе Нургани мәрхүмне:
— Хәлфә булган, — дип кенә йөртә идек. Вәли Колымбитов бу хәлфәнең башка кайбер якларын да сөйләп ташлады. Аның бу сүзләрен Җилем-Каран авылының Пачакин-Сибгать тә дөресләп куйды. Нургани хәлфә татар һәм башкорт халыкларының фольклорын бик яхшы белгән. Аның өе ул чагында авыл яшьләре өчен театр, әдәбият кичәсе, китапханә һәм читальня хезмәтен үтәгән. Нургани хәлфәнең матур әкиятләре авыл яшьләрен үзенә тартып китергән. Ул ящьләрга әкият сөйләргә, китап укырга шулкадәр гадәтләнгән, әгәр дә нинди булса да бер сәбәп белән алар берәр көн килми калсалар, Нургани хәлфә үзенең тормыш иптәше Мәрзия әбигә әкият сөйләргә керешә икән.
Аннан соң Нургани хәлфә коры әкиятче генә дә булмаган. Туры килгән чагында, ул үзе импровизировать итеп тезмә сүзләр дә әйтеп җибәрә торган булган.
Мәсәлән, бервакыт Нургани хәлфә ниндидер йомыш белән бер байның өенә барган. Ул, байның өендә ит пешеп, ашарга хәзерләнеп торган чакка туры килә. Нургани хәлфә барып кергәч, алар ит ашауны ул чыгып киткәнче кичектерергә булалар. Ләкин кечкенә балалары түздерми: «Әни, итне кайчан ашыйбыз?» — дип сорый, моңа каршы баланың әнисе:
— Сабыр ит, теге якта, әтиең янында анау ачкернә Нургани хәлфә утыра бит. Ул кайтып китсен әле, аннан ашарбыз, — ди. Шуннан соң теге бала Нургани  хәлфә янына килә дә:
— Хәлфә бабай, син кайчан кайтып китәсең инде? — дип сорый.    
Нургани хәлфә, бай семьясының ит ашарга ашыгуын һәм үзеннән кызгануларын сизеп ала да торып чыга башлый. Ләкин бай икейөзлеләнеп:
— Утырыгыз, хәлфә, хәзер  аш пешә, — дигән була.
Байның чын уен аңлаган Нургани хәлфә, әлбәттә, бик тиз генә сер бирергә уйламый. Ишеккә таба атлавында дәвам итеп:
— Нияте дөрес булмаган байның ашы пешми,
Ярлыларның   авызына  төшми.
Байның хатыны пешкән ит турый,
Баласы,  кайчан  кайтасың? — дип  сорый, —
дип әйтә дә чыгып китә.
Соңра, бер байның хатыны эчелгән чәйне яңадан киптерә дә, юри көлеп, укучы баласы артыннан Нургани хәлфәгә садака итеп җибәрә. Берничә көн үткәч, Нургани хәлфә йомыш табып теге байның өенә килеп керә. Гәпләшеп утыра торгач сүзне чәйгә китереп тери һәм:
— Бу  заманда  комсыз байлар
Ярлыны читкә тибәрә.
Хәтта хәлфәне алдыйлар,
Чәй диеп шама (Шама — чәй калдыгы.) җибәрә, —
ди һәм садакага җибәргән шаманы байның үзенә тоттырып китә.
Җилем-Каран авылында гына түгел, хәтта тирә-якта «әкият остасы Нури бабай» булып йөргән Нургани хәлфәнең бу сүзләре аның яхшы ук оста һәм үткер телле булуын күрсәтәләр.
Нургали хәлфәнең бик яраткан һәм зур кеше булачагына өмет белән караган кече улы Мәҗит кечкенәдән үк әтисенең ике сыйфатын: җыр чыгару һәм әкият сөйләү гадәтләрен үзенә үрнәк итеп ала.
Кечкенә Мәҗит тора-бара Нургани хәлфә өйдә юк чакларда яшьләргә әкият сөйләп әтисен алмаштыра башлый. Мәҗит балалар арасында гына түгел, хәтта Җилем елгасы буенда куна яткан балыкчыларга да әкият сөйләп исләрен китерә.
1897—1898 елларда Җилем-Каран авылында уразада көндез ашаган һәм урамда гармонь уйнап йөргән өчен солдатка каралачак яшьләрне сходка чакырып кыйныйлар. Шуңа ялгап Гайния исемле кыз белән Садрый исемле егетне урам себертеп мәсхәрәлиләр. Бу вакытта 17 яшьтә булган Мәҗит, кәгазьгә язмыйча гына, Гайния белән Садрыйны урам себертү уңае белән түбәндәге җырларны чыгара:
Сибелгән  чәч  матурлана
Башны майлап тарасаң.
Мулла бабай хөкем итә
Яшь кызларга карасаң…
Гайниянең чәч үргече
Ике талир  тәңкәдән.
Бер  яшь  кызны  аердылар
Сөйгән  ата-әнкәдән…
Бу җырлар бик тиз арада яшьләр арасына таралып өлгерә. Алар Җилем-Каран авылында гына чикләнеп калмыйлар, вакыйга турындагы хәбәр белән бергә тирә-як авылларга барып җитәләр.

Кәҗә мөгезенә тагылган җыр

1934 ел. Март.
Кичке салкыннар төшү белән һава корыланып киткән. Тын алырга рәхәт. Күңел канатлана, атларга җиңел. Шундый кичләрнең берсендә Мәҗит Гафурига килдем. Зөһрә ханым ишек ачты. Мин кергән чакта Гафури кроватенда ятып тора һәм кәефе күтәренке түгел иде. Исәнлек-саулык сорашу белән үк әңгәмәнең куерып китмәве мине бераз гаҗәпләндерә төште. Бу хәлне аңлау белән мин әле Гафурига, әле Зөһрә ханыма карадым. Электән үк сүзгә бик юмарт, сөйләшү темалары бик бай һәм күп төрле булган бу кешеләрнең болай тынып сүзсез калуларының сәбәпләрен Гафуриның авырулыгына кайтарып калдыру бик үк дөрес булып җитмәс иде.
Шунлыктан мин, болар арасыннан нинди дә булса берәр кара мәче үтеп киткәндер, дип уйладым. Чөнки бу елларда инде Гафуриның нервлары бик нык какшаган, хәтере бик тиз калучан булып киткән иде. Аз гына уңайсызлыктан, сизгерлек җитмәүдән һәм аңа ошамаган бик кечкенә нәрсәләрдән дә дулкынланырлык бер хәлгә килгән иде. Ниндидер сәбәпләр нигезендә өйдә кабарган бу болытларны таркату һәм бу киеренкелекне йомшарту теләге белән:
— Тышта язгы кич бик матур, һава тын һәм сулар өчен бик җиңел. Сезнең өегез, ни өчендер, гадәттәгечә җылы түгел кебек тоела. Үзегез дә өшеп утырган кебек күренәсез. Арагыздан салкынлык үтеп киттеме әллә?— дидем һәм өшегән бер кешесыман кулларымны угалап алдым. Гафури белән Зөһрә ханым елмаюларын яшерергә тырышкандай, бик серле генә итеп карашып алдылар. Гафури торып утырды да:
—    Юк, өйнең һавасы    гадәттә    була   торган    һава. Кайсыбер кешеләрнеке кебек безнең өйнең һавасы бит көненә әллә ничә тапкыр    үзгәреп    тормый.    Тыштагы һаваның  нинди  булуына  карамастан, без өйнең һавасын бертөрле тотарга тырышабыз.  Бәс, шулай булгач, үзе безнең арадан да салкынлык үтү  ихтималы   юк.   Вак-төяк һәм  очраклы  булган сквознякларга игътибар итәргә ярамый, — диде бик күпне аңлата торган итеп, башта миңа, аннан соң Зөһрә ханымга карап алды. Бераз тынлык   булып   алды.
—    Соң ни, үзеңә бер сүз дә әйтер хәл юк бит, дөрләп, кабынып барасың, — диде Зөһрә    ханым    йомшак кына тавыш белән, холыксыз бер сабый баланы көйләгән кебек итеп.
Гафури үзенең тирән борчылу эзләре ярылып яткан битләрен елмайтырга тырышып,, бераз пышылдаганрак тавыш белән:
— Ярый,   Зөһрәкәй,  чүпне    чүмәләгә    әйләндерергә кирәкми, — диде, кроватеннан  бөтенләй төшеп.
— Гафури, — диде  Зөһрә    ханым,    ялынычлы    бер тавыш белән, — синең кәефең бит мин    кайтканчы    ук һәйбәт түгел иде. Песи белән дә дипломатик мөнәсәбәтеңне бозган идең бит инде, — диде.
Моңа каршы Гафури эндәшмәде. Зөһрә ханымның сүзләрен бөтенләй ишетмәгән бер кеше кебек булып, тышта куерган караңгылыкка карады. Шул минутта мин монда председательлек итәргә һәм судья булырга кирәклеген аңладым. Бер Гафурига, бер Зөһрә ханыма карап:
— Нинди дипломатик мөнәсәбәт тагы ул? — дидем.
— Менә шулай, берничә еллар буенча кайнап торган тормыштан, хезмәттән, кешеләрдән аерылып, физик яктан да, рухани яктан да интегеп ятып карагыз әле үзегез, аннан соң нинди   дипломатик мөнәсәбәт   икәнлеген аңларсыз, —диде.
Гафури белән Зөһрә ханым бер-берсенә караштылар да һичбер нәрсә булмаган кебек көлешә башладылар. Шуннан соң берсен-берсе бүлдереп сөйләшергә керешеп киттеләр…
Зөһрә ханым кайдадыр чыгып киткән җиреннән бик озак кайтмый торган. Бу вакыт Гафури өчен бигрәк тә озак булып тоелган. Ничә тапкыр укысаң да яңа булып аңлашыла торган китапларны да кулга алып караган, алар да канәгатьләндермәгәннәр. Радионы эшкә кушарга теләгән, ул эшләмәгән. Идән буйлап йөрмәкче булган, бик тиз хәле беткән. Шуннан соң алдында яткан кәгазьгә:
— Эчем  пошып  китә  чыгып  йөремәгәнгә,
Таныш-белеш,  дус-ишләрне күрмәгәнгә,
Читлеккә  ябылып  куйган  арсландай,
Йөримен  мин бер бүлмәдән  бер  бүлмәгә, —
дигән юлларны язып куйган да ике кулы белән иягенә таянып уйга калган. Шул вакыт Зөһрә ханымның йонлач соры шаян «Писуш»ы өстәлгә сикереп менгән дә Гафурига каршы килеп утырган. Песи шаярыр өчен ничек тә Гафуриның кулы хәрәкәтләнгәнне, кулындагы каләмен өстәлгә куйганны көтеп, утыра биргән. Ләкин Гафури хәрәкәтләнмәгән. Песигә карап уйланып утыруында дәвам иткән. Шул минут песи йомшак кына үрелеп Гафури кулыннан өстәлгә төшкән каләмне тәгәрәтеп алын китәргә өлгерә алмаган, Гафуриның кулы хәрәкәтләнеп киткән һәм чалт иттереп песигә чабып та җибәргән. Песи өстәлдән үзен-үзе атып бәргән һәм икенче бүлмәгә үк чыгып киткән.
Зөһрә ханым кайтып кергән чагында инде Гафури, ни эшләргә белмичә, эченнән үзен-үзе әрләп, тагын да идән буйлап йөрергә тотынган булган. Гафуриның борчылган кыяфәтен күрү белән Зөһрә ханым дулкынлануын басарга тырышып:
—    Нәрсә, кәефең начарландымы әллә, Гафури?— дип сораган. Моңа каршы Гафури үкенгән һәм гафу үтенгән бер тавыш белән:
— Юк, кәефем начар түгел. Тик песиең белән дипломатик мөнәсәбәтебез бозылып китте бит әле, шуңа үземне әрләп тора идем,— дигән.
—    Ни эшләде, әдәпсез, әллә кровать астыңны   пычраттымы?
— Юк, пычратмады.
— Нәрсә, каләмеңне алып төшеп киттеме әллә?
— Юк, менә шулай кулларыма таянып утырган чакта өстәлгә сикереп менде дә миңа   каршы килеп утырды. Бик озак күзгә-күз    карашып   утырганнан соң, тотты да:
— Әй, кәксегән нәрсә, әллә кайда   барырлыгың калмаган инде. Утырган буласың тагы шунда, бер эшем кешесе кебек! — диде.
— Булмас ла, Гафури, ул    чаклы    ук    әйтмәгәндер. Ул бит әле бер    бала    гына,    ул    чаклы    тирәнгә керә алмас, — дигән  Зөһрә ханым,    эшне    бераз    йомшартырга теләп. Шуннан соң Гафури тирән итеп көрсенгән дә:
— Әйтергә дә оят, менә бит   ул    минем    нервларым нинди хәлгә килгәннәр. Кеше көләр, сөйли күрмә тагын, Зөһрәкәй, — дигән.
Ул, Зөһрә ханым тирәсендә уралган песине тотып иркәләргә һәм гафу үтенергә уйлаган. Ләкин песи тиз генә мөнәсәбәтне яхшыртырга теләмәгән. Кенә саклый торган кайсыбер кешеләр кебек үпкәчелрәк песи булып чыккан һәм йөнтәс койрыгын селти-селти кире качып киткән.
Ләкин Гафури белән Зөһрә ханым арасыннан үтеп киткән нәрсә бу соры песи түгел, бәлки ниндидер бер билгесез кара кәҗә булып чыкты.
Базарда Зөһрә ханымга ниндидер бер карчык очраган. Гафуриның озак авырып ятуын ишеткән бу карчык күптән үк аларга килергә һәм шагыйрьне дәвалар өчен үзенең шифалы киңәшләрен бирмәкче булган. Тик ничек тә өйдән аерылып чыгып кына китә алмаган икән. Менә шул карчык базарда Зөһрә ханымны очраткач тигәнәк кебек ябыша калган. Гафурины бик сәламәтләндерәсе килгән бу изге күңелле карчык, шушы очрашудан файдаланып, һәм бик ышандырырлык итеп, үзенең дәвалау методын да сөйләп кайтарган. Гафурины тизрәк савыктыру юлында теге карчыкка караганда да күбрәк уйлаган, күбрәк борчылган һәм нинди генә чараларга тотынырга белмичә йөргән Зөһрә ханымга бу карчыкның сүзләре җитә калган. Ләкин аның бу хәбәрне Гафурига тизрәк җиткерер өчен ашыгып кайтуы бушка киткән. Чөнки песи белән дипломатик мөнәсәбәтен бозып утырган Гафури бу хәбәрне бик салкын каршылаган. Ул гына да түгел, бәлки яратмаган. Мин аларның, менә нәкъ шул турыда әңгәмәләшкәннән соң, сүзсез калып утырган чакларына туры килгәнмен икән. Эшнең кайдан килеп чыкканын беләсе килүемне аңлаткач, Гафури түзмәде:
— Үзең  ишетеп  кайткансың,  үзең  сөйләп  бир, —дип Зөһрә ханымга   карады. Зөһрә ханым   күтәренке тавыш белән, көлә-көлә сөйли башлады.
— Бүген бер таныш карчыгымны очраттым. Ул Гафурины кәҗә сөте эчереп дәваларга киңәш бирде,—дигән сүзләрне әйтү белән Гафури аның сүзләрен бүлдереп:
— Сөт эчереп  түгел    шул,   син хәзер    алай үзгәртеп
сөйләмә. Миңа ничек сөйләсәң, шулай сөйләп бир, —диде.
Зөһрә ханым төсенә гаҗәпләнү галәмәтләре чыгарып һәм тавышын бераз йомшарта биреп:
—    Сөйләп  беткәнне көт,    Гафури,    бүлдермә,    нәкъ сиңа сөйләгән кебек итеп сөйләячәкмен, — диде һәм сүзендә дәвам итеп, —… кәҗәнең төсе кара булсын, ләкин савып эчмәскә, бәлки турыдан-туры имчәктән имәргә кирәк, чөнки савып эчкән чакта сөтнең шифалылыгы югала икән, — диде.
Баядан бирле сабырсызланып утырган Мәҗит Гафури Зөһрә ханымның соңгы сүзләрен дә көтмичә:
— Менә, туган, күз алдыңа китер инде — зур мөгезле карт бер кара кәҗә өстәлдә басып тора, ә мин бер кәҗә бәтие булып чутылдатып имеп утырам. Авызымның ике як читеннән сөт агып төшкән. Абау, нинди җирәнгеч! — диде һәм чыраен сытып куйды. Аннан соң үзе бернәрсә дә булмаган кебек итеп көлде. Шуннан өчәүләшеп көлештек.
Гафури уйга калды. Төсенә җитдилек бәреп чыкты һәм бөтенләй икенче тавыш белән:
— Зөһрәкәй, самоварың кайнаганмы, бар, чәй әзерлә. Тамак кибә башлады,—диде һәм миңа карап сүзендә дәвам итте, — кәҗә сөтенең файдалылыгын һәм яхшы азык икәнлеген инкарь итмим мин. Тик шушы хәлгә килгән, авыруы үпкәсеннән тамагына күчкән бер кешегә кәҗә сөте генә түгел, күгәрчен сөте эчерсәң дә савыктырып булмаячак. Авыру бит ул кул кере түгел, сабын белән «эһ» дигәнче юып ташлый алмыйсың. Минем авыруымның тарихы бик ерак. Минем үпкәләр бит типографиядә корректор булып эшләргә керешкәндә үк авырый башлаганнар иде инде, — диде.
Гафури тагын тирән уйга чумды. Бу минутта ул бәлки үзенең мохтаҗлыкта үткән яшьлеген, бәлки Уралдагы алтын приискаларын, бәлки «Шәрык» типографиясенек буяу исе һәм кургаш тузаны белән ысланып беткән тар бүлмәсен күз алдына китергәндер…
Бу минутта мин Гафуриның кәҗә белән булган икенче бер вакыйгасын хәтерләп утырдым. Үзенең татар телен укыту буенча язган куп мәкаләләре һәм дәреслекләре белән танылган укытучы Фатих Сәйфи-Казанлы күптән үк туберкулез белән җәфалана иде. Бәлки аңа да берәрсе киңәш биргәндер, ул да шулай кәҗә асрады һәм кәҗә сөте эчеп сәламәтләнергә тырышты. 1920 елда Фатих Сәйфи Мәҗит Гафурига да бер кәҗә баласы бирде. Гафурилар бу чакта Никольская, хәзерге Гафури урамының 83 номерлы йортында торалар иде. Зөһрә ханым кәҗәне тәрәзә каршысындагы тирәккә арканлап куйган. Кәҗә бер көн, бер төн бакырып Гафурины йоклатмаган. Икенче көнне аны Гафури өй хуҗасының утынлыгы янындагы тирәккә илтеп бәйләргә куша. Ләкин иптәшләрен юксынган кәҗә, бер нәрсәдән дә канәгатьләнмәгән, бакыруында дәвам иткән. Өченче төнгә кәҗәне сыер абзары артындагы терәккә   илтеп   бәйләгәннәр. Ләкин ул кычкыруын туктатмаган. Дүртенче көн инде Гафури бөтен сабырлыгын югалткан. Бер кәгазьгә нәрсәдер язып кәҗәнең   мөгезенә бәйләгән дә чыгарып җибәргән. Бер көнне шулай, мин барып   кергән  чакта,   Гафури каядыр барыр өчен өйдән чыгып килә иде инде.
—    Әйдә, Фатих Сәйфиләргә барабыз. Ул бит хатыны үлгәч, балдызына өйләнде, тәбрик итеп чыгарбыз, — диде һәм барган чакта шушы кәҗә вакыйгасын сөйләде.
Гафурилар белән Фатих Сәйфиләрнең арасы бары тик бер квартал ярым гына икән. Вавиловская (хәзерге Зенцов) урамындагы 62 номерлы өйгә без барып кергән чакта Фатих Сәйфиләр чәй эчәргә утырып кына торалар иде. Алар:
—    Әйдәгез, бик мактап йөрисез, —дип каршы алдылар. Моңа каршы Гафури көлеп:
—    Кәҗәнең могарычын эчәргә  килдек, — диде.
Өстәл янына утыргач, башта кәҗә турында сөйләшеп, бик озак көлештек. Фатих кәҗә мөгезенә бәйләнеп кайткан түбәндәге шигырьне кычкырып укыды:
Фатих  Сәйфи,  мин  китәмен  инде синнән,
Бик зур  рәхмәт, бәлки  сезгә  кабат килмәм.
Гафурилар капкасыннан барып кергәч,
Шарт иттеләр  кычкырмаска  алар  миннән.
Мәгълүм сиңа, кәҗәләр бит бик хөр халык,
Сәхраларда һәм кырларда күп җырладык.
Гафурилар мине бәйләп куйганнан соң,
Күп моңландым, башкаемны түбән салып.
Яратмады шагыйрь  минем җырлавымны,
«Абзар   арты   күңелсез!»  дип  уйлавымны.
Шуның өчен, үзе белән килешмәгәч,
Ычкындырып  җибәрде ул богавымны.
Бар, — диде, — алай булгач, юлың кара,
Тондырдың бит колагымны, йөзең кара!..
Бу язуны илтеп Фатих Сәйфигә бир,
Үзем  барып чыгармын мин  берәр  ара…
Чәй эчәргә утыргач соры песи дә, кара кәҗә дә онытылды. Монда сүз Совет Армиясе сафына хезмәткә киткән шагыйрь Сәлах Кулибай һәм шуңа бәйләнеп әдәбиятка килгән хәзерге яшьләр тирәсендә йөреде. Гафури Сәлах Кулибайның армия сафына хезмәткә китүе өчен бик куанган.
—    Әйдә, тормышның иң каты мәктәбе булган хәрби мәктәпне дә үтеп кайтсын. Элек картлар: «егет   кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», дип әйткәннәр. Шуннан чыгып мин: «хәзерге язучылар ярты дөньяны йөреп чыгарга тиешләр», дип әйтер идем. Булмаса,    безнең   хәзерге яшь язучылар бит бер нәрсә дә белмиләр һәм күрмиләр. Элек: «Тавыкның сәфәре — ындыр», — ди торганнар иде. Безнең хәзерге  яшь язучыларның тормыш тәҗрибәләре — мәктәп белән өй арасында, техникум яки институт белән редакция  арасында   йөрүдән  тора.   Әнә   бит, Мөслим Марат техникумны бетереп чыкты да хәзер союзда «түрә» булды. Бик аз яза. Ул инде хәзер тормышны командировкага    барып    кына    өйрәнәчәк.  Язучы булырга теләгән яшьләр укып чыгу белән бүлмәгә бикләнергә ашыкмаска, бәлки   халык   арасында   эшләргә, тормышны тирәнтен өйрәнергә тиеш.
Минемчә, язучының бернәрсәгә дә исе китәргә тиеш түгел. Әгәр дә язучы бик гади нәрсәләргә дә исе китеп карый торган булса, ул чакта инде бу язучы тормыштагы катлаулы вакыйгаларны, кешеләр арасындагы аермалыкларны дөрес аңлый алмаячак. Менә шуның өчен дә язучы тормыштагы зур эшләрне дә, бик әһәмиятсез кебек күренгән кечкенә эшләрне дә аңлый, күрә һәм бәяли белергә тиеш, — диде.
Сәлах   Кулибай   армиягә   китәр   алдыннан   Гафуриларга килеп, хушлашып юл теләкләре алып киткән. Бу яшь шагыйрьнең шулай кечелекле булуы Гафурига бик ошаган. Җитмәсә тагын, Сәлах Кулибай үзе хезмәт итәчәк урынга барып җитү белән,   Гафурины  атасы   кебек күреп, хат язган. Бу хат аңа илһам алып  килгән.  Мондый игътибарлылык карт һәм авыру язучыны бөтенләй канатландырып җибәргән һәм кроватеннан күтәреп торгызган. Шул рухланудан кулына каләм алган һәм Сәлах Кулибайга багышлап: «Дошманнарга капма-каршы» дигән исем астында шигъри хат язып куйган.
Шигырьне, бергәләп укып чыккач, бастырып чыгарырга тиеш таптык. Мин аны газета редакциясенә тапшырыр өчен үзем белән алып киттем.

Кәгазьгә төшми калган уйлар…

Соңгы бер-ике елда Мәҗит Гафури үзенең язу өстәле янында утырып эшләми башлады диярлек. Ул үзенең бөтен эшләрен кровате янына куелган кечкенә өстәлгә күчерде.
Бу өстәл кечкенә буйлы, ләкин бик уңган кешеләр сыман, үз өстенә бик күп йөкне һәм хезмәтне күтәреп тора. Анда Гафури эчә торган дарулар, укый торган китаплар, газета-журналлар һәм нәрсәдер языла башлаган кәгазьләр яталар. Бер барган чагында син бу өстәл өстендә Максим Горькийны, икенче барган чагында гарәп поэзиясенең классигы Әбу-Галә-Әл-Мәгаррине, өченче барганыңда Маяковскийны яки фарси-таҗик шагыйре Фирдәүсине һәм башкаларны күрәсең. Бу китаплар үзләре генә дә шагыйрьнең рус, гарәп һәм таҗик телләре белән эш иткәнлеген күрсәтеп торалар. Кайбер вакытта син аның Тукай мәрхүм әйткәнчә:
Язасы да сүзне язалмыйм,
Ни  булды  икән   минем  каләмгә?
Язам диеп кенә утырсам да,
Вакытым гына китә әрәмгә!
дип утырган минутларына туры киләсең. Бу минутларда аның маңгаендагы җыерчыклар тагын да тирәнәнгәнрәк төсле булып күренә. Ул тузган ак   чәчләрен,    тәртипкә китерергә теләгәндәй итеп, сыйпап куя да:
— Элек ташып торган дәрт һәм көч бар иде, ләкин дөньяга төпле караш җитми иде. Хәзер инде бу караш бар, ләкин элекке дәрт белән көч бетеп калды. Әгәр дә мин менә шушы ике нәрсәне, ичмасам, аз гына элегрәк берләштерә алган булсам, менә шул чагында ничек итеп эшләргә һәм язарга белгән булыр идем!.. Хәзерге язучылар бик яшьтән үк шушы ике нәрсә белән коралланып эшкә башлыйлар. Ләкин шуның әһәмиятен аңлап һәм кадерен белеп җиткерә алмыйлар. Без яза башлаган чакта бит безнең телдә өйрәнер һәм үрнәк алыр өчен «Бакыргани», «Мөхәммәдия» һәм «Ахыргы заман» китапларыннан башка мирас юк иде. Пушкиннардан өйрәнер өчен әле без бу чакта рус телен белми идек: шунлыктан безгә беренче башлап Пушкинны түгел, бәлки рус теленең әлифбасын өйрәнергә кирәк иде.
Хәзерге башлап язучылар үзләренең тәүге язмаларын стена, район һәм республика газеталарында бастыра башлыйлар. Без яза башлаган елларда татар телендә бөтенләй газета чыгарылмый иде әле. Алар бары тик 1905 елгы революциядән соң гына чыга башладылар. Хәзерге яшьләр менә шуны бик нык төшенсеннәр һәм Октябрь революциясе биргән шушы мөмкинлекләрнең кадерен белсеннәр иде! Монда безнең дә гаеп бар. Шул турыда без яшьләргә аңлатмыйбыз. Тәнкыйтьчеләр карт язучыларның нинди авыр шартларда яза башлаулары турында язмыйлар. Хәзерге язучылар төнен шигырь язалар да иртән басарга илтеп бирәләр. Без ул чакта нишли идек? Мине тәүге шигырем өчен мәдрәсәдә тотып кыйнадылар, мөкафәте (Мөкафәте — бүләге,   премиясе.) шул булды, дип бик тирән итеп көрсенү белән каршылый ул сине.
Бу сүзләрдән үк инде син үзеңнең бүгенге бурычыңны аңлап аласың. Аның белән бик сак сөйләшергә кирәк. Кәефен боза һәм хәтерен калдыра торган сүзләр әйтүдән, хәбәрләр сөйләүдән бөтен көчең белән сакланасың.
Мондый минутларда ул бигрәк тә үзен кызгандырырга теләми һәм кызганган кешеләрне яратмый. Бервакыт алар заманында үзенең «Аң», «Сөембикә» журналларында басылган шигырьләре, поэмалары һәм 1922 елда Стәрлетамакта чыккан «Кызыл чәчәкләр» исемле җыентыгы белән билгеле булган шагыйрь Бәхтияр Мирзанов белән очрашканнар. Урамда, тыны кысылудан тукталып, хәл җыеп торган Гафурины күргәч, Мирзанов:
—    Ни эшләп сез мондый хәлгә   төштегез?   Бөтенләй беткәнсез бит, Мәҗит агай! — дигән.
Моңа каршы Гафури:
—    Шагыйрь түгел икәнсең син, туган. Әгәр   дә   син чын шагыйрь булсаң, үзеңнең карт бер иптәшеңнең еллар буена авырып ятканын белер идең,— дигән дә китеп  тә барган.
Икенче бервакыт килеп керсәң, аның битләрендә җыерчыклар шомара төшкән булалар. Бу көнне аның ак чәчләре дә эссе көндәге билчән башы кебек булып тормыйлар инде. Ул хәзер үзенең газаплы минутларын бөтенләй оныткан була. Өстәлендә яткан кәгазьләрне, китапларны һәм йөзенә чыккан эшчәнлекне күреп, син аның авыру икәнлеген дә хәтердән чыгара башлыйсың. Мондый минутларда аның белән сөйләшкән чагында үзеңне җайсызлык рамкасы эчендә тотмыйсың. Әңгәмәләр иркен һәм сине борчымый торган тынычлык шартларында ага башлыйлар. Аны мондый хәлдә күрүең өчен сөенеп бетә алмыйсың һәм аларга килгән чакта һәрвакыт шулай бәхетле юлга чыгуыңны телисең.
Ул көнне мин аның менә шундый бер кәефле һәм бәхетле минутларына туры килдем. Ул инде аз гына кәефе яхшы булдымы, хәзер үк укырга, язарга һәм нәрсә белән генә булса да шөгыльләнергә тотына. Өстәлен кәгазьләр, китаплар һәм газеталар белән тутырып ташлый. Әле дә өстәлдә шундый күренеш иде. Газеталарда басылган шигырьләрнең юл асларына сызып һәм читләренә язып укулар үзләре үк аның рухи торышының нинди хәлдә икәнен күрсәтеп торалар иде.
Шуның белән бергә, аның болай юл астына сызып һәм читләренә язып укуы белән мин күптән үк таныш идем инде. 1928 елда мин үземнең яңа басылып чыккан «Көрәш батыры» исемле шигырьләр җыентыгымны бүләк итеп бирдем. Икенче бер тапкыр үзләренә барган чагымда өстәлдә яткан шул җыентыкны алып карадым. Актарып чыккач минем маңгаема салкын тир бәреп чыкты: Гафури җыентыкны укыган чакта юл асларына һәм китапның читләренә каләм белән генә түгел, бәлки көрән кара белән сызып һәм язып укыган. Китапта аның кулы тимәгән битләр бик аз гына калган. Икенче бер вакыт инде мин бу китапны үзем белән бергә алып киттем. Аның бу күрсәтмәләре минем өчен гомерлек сабак булды. Китапның читләренә Гафури кулы белән язылган сүзләрне күрсәм әле дә миңа уңайсыз булып китә.
Шул көннәрдә «Башкортстан» газетасында М. Таҗиның бер шигыре, «Коммуна»да Г. Гомәрнең «Очулар» исемле поэмасы басылган иде. М. Таҗиның шигыре Гафурига ошаган. Гариф Гомәрнең поэмасы канәгатьләндермәгән. Шул сәбәпле газетаның читләренә: «Артык озын, нигә инде дүрт юлда әйтергә мөмкин булган нәрсәне ун юлга сузып мәгънәне сыегайтырга?» «Монысы артык» дигәнсыман бик күп тәнкыйди күрсәтмәләр ясалган иде.
Гафури минем газетага күз ташлап чыгуымны көтеп торды да:
— Мазһар Абдуллин дигән яшь шагыйрьне беләсеңме? — дип сорады.
— Беләм, — дип әйткән идем, ул:
— Ничек, акыллы егетме?
— Нигә алай сорыйсыз? Мин   аның  акылы турында кайдан белим. Болай, басынкы һәм җитди егет күренә,— дидем. Гафури үзе сызгалап укыган бер газетаны миңа сузды да үзе сөйләп алып китте.
— Нигә, дип, ни, мин үзем ул егетне ныклап белмим. Менә тәнкыйтьче Ш. Шәһәретдинов шул егетнең кечкенә генә тәүге бер шигырь җыентыгы турында зур газетаның ике подвалын тутырып озын бер мәкалә язган. Бу озын мәкаләне укыган Мазһар Абдуллин минем күз алдыма атасының зур бүркен кигән бәләкәй генә бер малай төсле булып килеп басты. Ләкин эш анда түгел. Хикмәт Ш. Шәһәретдиновның үлчәүсезлегендә. Яңа яза башлаган яшь шагыйрьне ике подвал буена күкләргә күтәреп мактый да мактый. Мактавының чиге дә, үлчәве дә юк. Мәкаләнең эчендә мисалга китергән шигырь өзекләре тәнкыйтьченең мактавын күтәрә алмыйлар. Аннан соң мин үзем укып ышаныр өчен Зөһрәдән шигырьләр җыентыгын алдыртып кайтарттым да укып чыктым. Ләкин барыбер үземне ышандыра алмадым. Чөнки Мазһар Абдуллинның аны башкалардан аерып күрсәтә торган чәчрәп торган таланты юк. Ул әдәбиятка, башкаларга ияреп, әзер сукмактан килә торган күпләрнең берсе генә. Шуңа күрә дә: «Акыллы егетме?»— дип сорадым. Чөнки акылсыз егет булды исә: «Мин поэтик осталыкның иң югары баскычына менеп җиткәнмен икән» дип масая да бозыла да китә. Бездә моның мисаллары булмады түгел, Гайнан Хәйри белән Батыр Вәлидевны да шулай боза яздылар. Хата аңламагыз, мин аларны ахмаклар дип әйтергә дә теләмим. Алар мәсьәләгә җиңел караучыларның сүзенә ышандылар да без өлгереп беттек инде дигән фикергә килделәр. Шуның нәтиҗәсендә, укыйсы, өйрәнәсе урында, борыннарын күккә чөеп, профессиональ язучы булып яшәү юлына бастылар. Чынында аларга әле бик нык тырышып, язучы буларак, формалашырга кирәк иде.
Әгәр дә язучы надан, культурасыз һәм тар карашлы булса, халыкның көндәлек тормышыннан аерылып, тәртипсез бер рәвештә яши башласа һәм үзенең осталыгын көн саен арттырып тормаса, аның уңышсызлыкка очравын көт тә тор. Бу инде бәхәскә мохтаҗ нәрсә түгел. Ләкин шуны аңламаучылар байтак әле. Син үзеңнең яшь чактагы йомшаклыкларың һәм хаталарың өчен үкенеп бетә алмыйсың. Ә менә кайбер яшь язучылар, бер-ике шигырь бастырып чыгаралар да, укуны артка ташлап, ирекле иҗат белән генә яшәү юлына басалар һәм башкаларга акыл өйрәтү эшенә тотыналар.
Мондый кешеләр, хәтта алар бик талантлы булсалар да, озакка бара алмыйча тыннары кысылачак һәм   зур әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итә дә алмаячаклар.
Бездә яшь язучыларга карата ике төрле яраксыз чамасызлык бар: яки урынсыз бик нык мактыйлар, яки кыйныйлар. Тирән уйланып эшләнгән тәрбия чаралары җитешми. Әгәр дә мин бүген яшь язучы булсам, түбәндәге киңәшләргә бик нык колак салыр идем:
Башта ук зур нәрсәгә тотынырга ярамый. Кеше  фикерен тыңларга, үз зәүкың белән эшләргә кирәк, һәрбер көчләп тагылган фикер алтын булмый.
Оркестрда һәрбер музыка коралының үз тавышы була. Шагыйрьнең дә башкаларга охшамаган үз тавышы булырга тиеш.
Язучы башта ук кыю булырга тиеш, чөнки кыюлыктан гына яңалык туа.
Язучы үзе ышанганны гына язсын. Чөнки үзең ышанганны язган чагында гына кыю һәм ышандырырлык итеп язып була.
Үзең белгәнне һәм хис иткәнне генә язарга кирәк. Шуны гына син үзеңә буйсындыра һәм яхшы яза алачаксың.
Башта ук төрле жанрга ташланып көч әрәм итәргә ярамый. Элек бер жанрны үзеңә буйсындырырга кирәк. Аннан соң, көчең җитсә, башка жанрда да үзеңне сынап карарга ярый. Югыйсә, кайберәүләр башта ук комсыз кешеләр сыман төрле көймәнең койрыгын тотарга сузылалар да азакта берсенекен дә тота алмыйча калалар…
Гафури сөйләгән чакта мин аның өстәлендә яткан бер кәгазьдән: «… яшь язучылар арасында шундый кешеләр бар, аларда алдагы көндә зур ай кебек булып тулу билгеләре күренә. Иркен, саф һава, шуның белән бергә күзләрне камаштырып тора торган чем-кара туфрак өстендә үсеп килгән, һәм дә тарлыкларны күрми, иске тәрбиянең, борынгы мохитның агулары белән агуланмый үскән бу язучылардан безгә зур өметләр көтәргә кирәк.
Иске мохитта тәрбия алган бер төркем карт язучылар арасында яшь язучыларга карата салкын бер караш бар. Яшьләрнең иҗатларына игътибар итмәү, хәтта баштанаяк укып та чыкмау вакыйгалары очрый. Кайбер карт агачлар үзләренең корыган ботакларын өскә күтәреп, җирдән күтәрелеп килә торган зифа буйлы яшүсмер агачларга кояш нурын күрсәтмәскә яраталар», — дигән юлларны укып алдым.
Сөйләгән сүзләренә һәм язып ташлаган шушы юлларга карап, аның яшь язучылар турында нәрсә булса да язарга әзерләнгәнлеге күренеп тора иде. Ләкин, никадәр көтсәм дә, мәкалә килеп чыкмады. Шагыйрьнең сәламәтлеге аның бу изге теләкләрен барлыкка китерергә мөмкинлек бирмәде. Сөйләнгән сүзләр һәм кәгазьләргә сызгалап ташланган аерым өзекләр, йомгакка чорналмаган җеп кисәкләре кебек булып, шул көйгә ятып калдылар.
Шуның өстенә, Мәҗит Гафури, кайбер тәнкыйтьчеләрнең яшь язучыларга карата саксызлык күрсәтүләрен яратмаган кебек, гомумән, танылган язучыларга һәм үзенә карата әйтелгән үлчәүсез сүзләрне дә яратмыйча хөкем итте.
Мәсәлән, 1933 елгы «Октябрь» журналының икенче номерында шагыйрь Сәлах Кулибайның «Цехларда» исемле җыентыгына тәнкыйтьче Хәнәф Наумның рецензиясе басылып чыкты. Хәнәф Наум иптәш бу рецензиядә һичбер урынсызга Пушкин белән Гафури арасында бер чагыштыру ясап, «Юктырсың ла, алла!» дигән шигырен «Евгений Онегин»нан югары күтәреп мактый да: «Кайда син, гениаль тәнкыйтьче Белинский? Син мактаган һәм тирән анализ белән маһләтенә (Маһләтенә — асылына.) бәя биргән Онегиннарны бүген өч сүздән торган «Юктырсың ла, алла!»га алмаштырмыйлар һәм сатмыйлар», — дип тәмамлый.
Мәҗит Гафури бу сүзләрне укыгач:
— Бүген көн буенча Пушкиннан оялып йөрдем. Әгәр дә ул бүген тере булса, һич кичекмәстән, гафу үтенеп хат язып җибәргән булыр идем үзенә, — диде.

Зөһрә

Әгәр дә Мәҗит Гафури өендә сөйләшелгән сүзләрнең, хикәяләрнең һәм әңгәмәләрнең иң әһәмиятлеләрен генә тупласаң да, бик бай эчтәлекле, шуның белән бергә бик кызыклы һәм үзенчәлекле берничә томлык зур бер әсәр барлыкка килер иде.
Кайчан гына һәм ничә генә барсаң да, бу өйдән буш чыгып китмисең. Үзеңнең күңел һәм хәтер капчыгың гына сай булмасын. Бу очрашулар вакытында, уйландыра, кызыксындыра һәм сокландыра торган әңгәмәләр булган кебек, сискәндерә, уяуландыра һәм карашларыңны үткенләндерә, баета торган гәпләшүләр дә бик күп булалар. Кайбер очрашулар турыдан-туры профессиональ сабак булып, ә кайберләре җан рәхәте бирүче хәл җыю мәҗлесе булып китә.
Бу очрашу, бу утырышу һәм бу әңгәмәләрдә, әлбәттә, беренче скрипканы Мәҗит Гафури үзе уйный. Ул укыганын һәм ишеткәнен һич тә онытмый торган, гаҗәп бер хәтерле кеше иде. Әгәр дә теләсәң, ул сиңа төннәр буе әкият яки укыган бер китабын сөйли ала.
Гафурилар семьясында «Хатәмтай» исемле бер шәрык хикәясе еш телгә алына. Бу хикәяне башлап Гафури сөйләгән. Соңга таба инде аны Зөһрә ханым сөйли башлады һәм аның агасы Нуретдин абзый белән җиңгәсе Кәримә апа да отып алдылар.
Зөһрә ханым — сүзгә осталык ягыннан һичшиксез Гафурины алмаштыра алырлык сәләтле кеше. Тормышларында булып үткән вакыйгаларны ул Гафурига караганда да остарак сөйли. Ә Гафуриның өйләнүен, өйләнгәч бер якын танышларына кунакка баруларын һәм Гафуриның артист Әмин Зөбәеров туеннан кайту маҗараларын сөйләгән чакта аеруча осталык күрсәтә.
Мәҗит Гафуриның ул заманда түбән катламнан чыккан татар, башкорт кызлары арасында сирәк очрый торган яхшы укый-яза белгән тегүче Зөһрә белән танышуы да бик кызык кына башланып киткән һәм өйләнүе дә көтелмәгәнчә килеп чыккан. Укырга бик һәвәс, сүзгә үткен һәм әтисе Камалетдин карт кебек бик оста тегүче булган һәм буйга җиткән Зөһрә туташ шагыйрь Мәҗит Гафурины күреп белмәсә дә, әсәрләрен яратып укучыларның берсе булган. Шул вакыт шагыйрь Гафури, һич тә аны-моны уйламастан, Зөһрәләргә якын гына бер квартирага урнашып алган. Таныш булмасалар да, урамда очрашкан чакларда Зөһрә туташ шагыйрь белән исәнләшеп китәргә кыюлык таба башлаган. Бервакыт ул Асякаевлар өендә хуҗа балаларына дача киемнәре тегеп утыра икән. Мәҗит Гафури килеп кергән. Шаян табигатьле Зөһрә шул вакыт эшен ташлаган да, төрле сылтаулар табып, өй хуҗасы белән Гафури әңгәмәсен тыңларга һәм качып-посып шагыйрьне күзләргә керешкән. Ул аның чәй эчкән чагында чәшке астын ничек тотып эчүенә кадәр игътибар   иткән.   Соңыннан,   шагыйрь киткәч, чәй өстәлен җыештырган вакытта ул, шагыйрьнең эрбет чикләвеген,   үзенчә   итеп,   урталайга   ватып ашаганлыгын белгән һәм: «шагыйрьләр чикләвекне шулай ашыйлар икән» дип уйлаган. Ләкин бу минутларда әле Зөһрәнең бу кызыксынулары һәрбер кешедә була торган гади бер кызыксыну булып кына калган. Ул үзен бу шагыйрь белән танышырга һәм сөйләшергә  тиң  бер кеше итеп исәпли алмаган кебек,  бу  кызыксынуларның беркөн мәхәббәткә әйләнеп китәчәген дә башына китермәгән.
Мәҗит Гафуриның квартира хуҗасы Гөлбикә карчык егетләр белән кызлар арасында почтальонлык хезмәтен башкаруда һәм яучылык итүдә тәҗрибәле кеше булган. Шунлыктан ул көне-төне китап укый һәм язу-сызу белән шөгыльләнә торган яңа квартирантының да кылларын тарткалап карарга булган. Җае килсә дә, килмәсә дә, күршедә генә яшәүче Камалетдин картның ятим калган һәм шуның белән бергә бик якын тирәдә генә тиңдәше булмаган һәм бик уңган гыйлем иясе булган Зөһрәсен мактап сүз кузгаткан.
Ләкин Гафури аңгыра кош кебек бик тиз генә карчыкның тозагына барып кермәгән һәм сер капчыгын чишеп ташламаган. Эшне үзенчә алып барырга карар иткән. Әлегә чаклы үзенә кирәкле нәрсәләрне Уфаның Александровский урамындагы «Белье» исемле магазиннан гына алып йөри торган Гафури, беркөнне күлмәклек сатып алып кайткан да, бик җитди кыяфәт белән:
— Гөлбикә әби, бәйрәм якынлашып килә бит, сезгә якын тирәдә берәр яхшырак тегүче юкмы? Шушы күлмәкне тектереп алырга кирәк иде, — дигән.
Гафури авызыннан чыккан бу сүзләрне ишетү белән, Гөлбикә карчык эченнән: «Әһә, тәкәббер егет, шулай итеп, тезгенеңне үзең минем кулыма китереп тоттырасыңмы!» — дип уйлаган һәм бераз шикләнә төшеп Гафуриның күзләренә караган. Ләкин аның күзләренең төбенә үк яшерелгән хәйлә очкыннарын күрә алмаган. Шул сәбәпле ул Гафури өчен түгел, бәлки үзе өчен сөенеп һәм елмаеп:
— Бар, балакаем, бар! Хатын-кызлар арасында, безнең тирәдә генә түгел, бәлки бөтен Уфада аңа тиңләшерлек тегүче юк. Үзе укымышлы, үзе чибәр, үзе оста тегүче булган Зөһрәбез бар. Алтын бал калагында тере көмеш кебек тетрәп торган бер тамчы саф судай итеп кап та йот үзен, балакаем!.. Хи-хи-хи. Әйе, әйе, күгәрченем, ялган сөйләсәм көфер китим… Күлмәгеңне коеп куйган кебек итеп тегеп бирер. Ул тегеп биргән күлмәкне киеп алгач, аның кочагына чумган кебек итеп сизәрсең үзеңне, балакаем, — дип тезеп алып киткән.
Ул: тегүче кыз үзе килеп күлмәкнең үлчәвен алыр яки Гафуриның үзен килергә кушар, дип уйлаган. Ләкин боларның берсе дә Гафури уйлаганча булмаган. Кыз үзе дә килмәгән, Гафурины да чакырмаган. Бәлки:
— Үзем дә сезгә барып үлчәү алалмыйм, аның үзен дә үзебезгә китерә алмыйм. Үзенә бик    чак булган бер күлмәген биреп җибәрсен, шуны өлге итеп кисәрмен дә тегәрмен, дигән Гөлбикә әбигә. Зөһрә туташның агалары андый-мондый эштән куркып    сеңелләренә ир-ат белән аралашырга рөхсәт    итмиләр икән.    Шуның    өстәвенә, башка вакытта күзләреннән чаткы, теленнән сүз чәчрәтеп торган Зөһрә, Гафури күлмәк тегәргә җибәргәч, кинәт кыюсызланып калган икән. Җитмәсә тагын:
— Күпме осталыгым булса, күлмәген  шундый итеп тегеп бирәм, Гөлбикә әби. Мин аның кебек зур кешедән бик оялам. Аның исемен ишетү белән үк йөрәгем тарсылдый башлады. Теләсәм, абзыйларның рөхсәт итмәүләренә дә карамастан, сезгә барып килүнең генә хәйләсен табар идем. Ул бит гади кеше түгел, бәлки шагыйрь.
Әгәр дә мин теккән    күлмәк    аңа    ошаса, мин    үземне дөньяда иң бәхетле    бер    кеше итеп    исәпләр идем, — дигән. Менә шуннан соң гына  Гөлбикә карчык үзендә квартирада нинди кеше торганлыгын чынлап белә башлаган.
Зөһрә туташ башлаган эшләрен бер як читкә этеп ташлаган да әллә нинди моңлы җырлар җырлый-җырлый Гафуриның күлмәген тегәргә керешеп киткән. Бу күлмәк әлегә кадәр Зөһрә теккән күлмәкләр арасында иң килешлесе булып чыккан. Азактан Зөһрә, шагыйрьне сынар өчен, Гөлбикә карчыктан яшерен генә, күлмәкнең инеченә кош теледәй генә хат язган да Гафурига җибәргән. Гафури күлмәкне бик яраткан. Шул сәбәпле ул, бәйрәм килеп җиткәнен көтеп торырлык сабырлык тапмаган, Зөһрә теккән күлмәкне тизрәк киеп алган. Ә тегендә Зөһрә, үзенең хатына җавап көтеп, газаплана башлаган. Дөресрәге, хатның болай җавапсыз калуы өчен түгел, бәлки үзенең шундый бер мәгънәсезлек эшләве өчен үкенеп борчылган. Аның болай эшләвен Гафури, мөгаен, наданлык, мәдәниятсезлек, хәтта ахмаклык, дип карагандыр…
Ләкин Гафуриның күзләре, инечкә язылган бу хатка, бары тик, берничә көннән соң, күлмәкне салган чакта, аның тискәре ягы әйләнеп киткәч кенә, төшкән. Ул, иң элек, кызның шундый тапкырлыгына хәйран калган. Аннан соң ашыгып һәм дулкынланып хат язарга утырган. Менә шулай, инечкә язылган хат аркылы башланып киткән бәйләнеш, тора-бара бернинди көч һәм каршылык алдында да җиңелми торган мәхәббәткә әйләнеп киткән. Ахыр чиктә алар кушылырга, гаилә тормышы корырга карар иткәннәр. Алар әле бәлки эшне болай ук ашыктырмаган да булырлар иде. Көтмәгәндә килеп чыккан хәлләр аларны шулай ашыгырга мәҗбүр иткән. Чөнки беркөнне җир астыннан калкып чыккан кебек, Зөһрәгә бер-бер артлы ике кешедән башкода килеп төшкән. Бер яктан, аны Бөре шәһәреннән килгән бер сәүдәгәр, ашыктырып, яучыларга тотынган.
Икенче яктан, Иркутск шәһәренең бер яшь мулласы Зөһрәне остабикә ясарга уйлаган. Сәүдәгәрнең яучысы Зөһрәнең агаларын байлык белән кызыктырган. Мулланың башкодасы Зөһрәгә Иркутск байларының түр башыннан урын вәгъдә иткән. Зөһрәнең агалары, башта яучыларның кайсысы белән сүз башларга белмичә аптырап калганнар. Шулай аптырашып торган чагында өченче яучы булып Гафури үзе барып кергән. Бу хәл мәрхүм Камалетдин карт балаларының аптырауларын бөтенләй ачуга әйләндереп җибәрә язган. Алар, яучыларның барчасын да куып чыгармыйча чак-чак кына үзләрен тыеп калырга көч таба алганнар.
Үзара киңәшләшеп алгач, Зөһрәнең агалары яучыларның берсен дә турыдан-туры кире какмаганнар. Бу хакта Зөһрә белән киңәшеп торуны һәм аның фикерен белүне, әлбәттә, артык санаганнар. Шулай булса да, мулла яучысын, ачыктан-ачык әйтеп, кире какканнар. Әгәр дә тәкъдир язып, чәчләре бәйләнгән булса, Бөре сәүдәгәренә бирүне мәгъкуль күргәннәр.
Шулай булса да, сеңелләренең холкын бик яхшы аңлаган агалары, үзенә белдермичә генә, җиңгәләре аркылы Зөһрәнең кылын тартып карарга булганнар. Зөһрә гомумән кияүгә барырга җыенмаганлыгын, бәлки укырга өмете барлыгын әйткән. Әгәр дә инде тормышка чыга-нитә калса, Гафуридан башка беркемгә дә бармаячагын белдергән. Зөһрәнең бу сүзләре башта агаларының хәлен бераз катлауландырып җибәргән. Шулай булса да, алар артык аптырап калмаганнар. Чөнки Гафуриның Зөһрәгә өйләнү хыялларын җимерер өчен дә ул кадәр үк тырышып баш ватасы юк. Моның хәйләсе бик җиңел. Ярлы шагыйрьнең кесәсе күтәрә алмаслык мәһәр һәм туй расходлары гына салырга, башка бернәрсә дә кирәкми. Шуннан соң аның коты очачак. Алар шулай итеп ярлы шагыйрьдән көләргә, Зөһрәне Бөре сәүдәгәренә ярәшеп, шаулатып туй ясарга план корганнар. Зур мәһәр һәм туй расходларыннан курыккан Гафуриның Зөһрәне алудан кул селтәп, бөтенләй күздән югалачагына алар аз гына да шикләнмиләр. Гореф-гадәтне бозып, оялмыйча үзенә үзе яучы булып килгән Гафурины чакыртып алалар да үзләренең шартларын әйтәләр. Өйдәге хәлләр белән хәбәрдар булган Гафури булачак каенагалары белән сөйләшкән чагында үзен бик эре тота. Ялынмый-ялбармый, сатулашмый-кыркышмый. Үзенең кесәсендә мәһәргә, туй расходларына һәм бүләкләренә җитәрлек акчаның юклыгын бөтенләй сиздерми. Кызның агалары сораган нәрсәләрнең һәммәсен дә бирергә була.
Зөһрә агаларының маңгаеннан салкын тир бәреп чыга. Алар, аптырауның соңгы чигенә җитеп, бер-беренә карашып алалар, һәм:
—    Ул чаклы коры тотмагыз, әфәндем, без алай ашыгырга мәҗбүр итмибез. Уйлап карагыз, агай-энеләрегез белән киңәшләшегез. Җавапны иртәгә бирергә дә мөмкин, — диюдән башка сүз таба алмаганнар.
Гафури аларның уңайсыз хәлдә калуын күргәч тагын да горурланыбрак киткән. Эченнән үзе кайдан акча табу турында уйлаган, үзе тегеләрне почмакка кысрыклавында дәвам итеп:
—    Минем киңәш итә торган кешем    юк. Аннан соң мондый изге эштә сатулашырга ярамый. Әйдә, сәүдәгәрләр сатулаша бирсеннәр.   Куйган   шартларыгызга   мин ризамын.    Сез сораган нәрсәләр   иртәгә шушы вакытта шушы өстәлдә булырлар, — дигән.
Гафури шул көнне үк Дәүләт Думасындагы Сәлимгәрәй Җантуринга барып вакыйганы сөйләп биргән һәм. бурычка 50 сум акча алган. Иртәнгесен, Зөһрәнең агалары сораган нәрсәләрнең һәммәсен дә икешәр өлеш алып зур бер сандыкка тутырган да кыз өенә җибәргән. Шуннан соң Камалетдин карт өендә чыннан туйга хәзерләнә башлаганнар.
Туйдан соң 15—20 көн вакыт үтү белән беркөнне Гафури:
— Әйдә, Зөһрәкәй, мин сине үземә күптәннән бик якын булган бер гаилә белән таныштырып кайтыйм әле, — ди.
Икәүләшеп тора башлаганнан бирле парлашып беркая да чыгып йөрмәгән Зөһрә бу хәбәрне шатланып каршы ала. Һәм эченнән генә: «Берәр мәдәни приказчикка алып бара микән. Әллә үзе кебек берәр язучы белән таныштырырга итә микән? Әллә берәр мөгаллимгә күрсәтергә тели микән?—дип уйлый. Ләкин нинди якын танышларына алып барачагы турында сорарга башына да китерми.
Алар Уфаның Нижегород дип атала торган ягына таба төшеп китәләр. Ущили тавы итәгендә тимер юл линиясен аркылы чыгарга да өлгермиләр, Зөһрәнең борынына әллә нинди әчкелтем-төчкелтем бер ис бәреп керә башлый. Бу ис алга барган саен көчәйгәннән-көчәя бара. Җитмәсә тагын, шушы ис белән аңкыган һава күздән яшь китерергә иткән кебек була башлый.
Шул арада булмый, алар бер күл янына барып җитәләр. Шул күл өстенә аркылы-торкылы салынган басмаларда 30—40 лап хатын-кыз зур-зур кәрзиннәргә тутырылган йонны озын таяклар белән болгата-болгата юалар икән. Зөһрә бу истән тизрәк котылу өчен, җәһәт-җәһәт атлап китә башлагач, Гафури аның беләгеннән тотып, йон юучы хатыннарга таба алып китә һәм читке басмада эшләүче өлкән яшьтәге бер хатын белән исәнләшә дә:
— Кемгә юасың, әби? — дип сорый. Карчык бик сүзчән бер кеше, күрәсең:
— Сорама инде, улым, — дип башы белән изәп, ике кварталга чаклы сузылган кладовойлы,  ике катлы зур таш пулатны күрсәтә, — әнә   шул   Гайфулла   байларга юабыз. Иртәнге сәгать җидедән алып кичке җидегә кадәр, баш күтәрмичә, менә шулай болгатабыз да болгатабыз инде, туганкай. Болгатмас идек, әнә теге кеше, — ди кулы белән күрсәтеп һәм тавышын бераз түбәнәйтеп,— безне пешекләп кенә тора: «Нигә сөйләшәсез? Нигә карап торасыз? Байга әйтермен, көнлек хакыгызны кимметтерермен!— дип ырылдый да йөри. Шуның өчен акча ала. Көнлекче булырга алла язмасын икән!..
— Көненә күпме аласыз соң, әби?
— Күпме булсын, хатын-кызның көнлек хакы Элмисактан бирле билгеле, 30 тиен инде аның, дип әби кызылга сары парча төшкән алъяпкычының  итәге белән маңгай тирен сөртеп ала.
Басманың икенче башында кырык ямаулы күлмәгенең итәген артык югары күтәреп кыстыру сәбәпле ыштаны күренеп торган озын буйлы арык бер хатын: «Сезнең сорашуыгыздан безгә ни файда бар, барыбер безнең хәлебез җиңеләячәк түгел», — дигәнсыман итеп бер карап ала да:
Агыйделнең суы әй Дим түгел,
Чыгар җиркәйләре киң түгел.
Кешеләрдән кеше әй ким түгел,
Тик бәхеткәйләре тик түгел,—
дип сузып җырлап җибәрә.
Гафури белән Зөһрә исәнләшеп китә башлыйлар. Йон юучылар, пышылдашып, үзара нәрсәдер сөйләшеп калалар. Гафури кесәсеннән блокнотын алып теге хатынның җырын язып куя. Алар Нижегородканың эреле-ваклы тартмалар төсле булып тезелеп киткән өйләрен артта калдырып алга атлыйлар. Иделгә якынлаша башлагач, Гафури уң кулын алга сузып:
— Әнә без бара   торган өй, — дип   күрсәтә.   Зөһрә, Гафури төртеп күрсәткән   якка,    күпме генә   тырышып караса да, күзгә бәрелеп торырлык каралты заты таба алмый. Шуннан соң ул карашын   Иделнең аргы ягына күчерә. Аның күзләре Идел аръягында, агач арасында, яңа гына салынган матур бер өйгә   төшә. Моны күргәч ул: «Әһә, моның таныш кешесе дачада    торадыр ахры, алай булгач бик тиктәс кенә кешеләр түгелләрдер инде. Бик эре кешеләр булып, уңайсыз хәлгә калмасам ярар иде», дип уйлана башлаганда,    Гафури   аның уйларын бүлдереп:
— Килеп тә җиттек, — ди. Шул вакыт алар җирдән бер аршин чамасы биеклектәге, түбәсенә үскән алабуталары саргаеп беткән һәм тимер мич торбасы юанлыкта калай морҗасы серәеп утырган бер землянка алдында туктыйлар. Гафури, землянкадан ерак түгел, бер бүрәнә янында торган кызга:
—    Нихәл, туганым,  өйдә берәрсе бармы? — дип эндәшкәч, кыз ертылган   итәген уң   кулы белән тотып, сул кулы белән авызын каплый да, бер сүз дә әйтмичә, землянкага кереп китә.
Зөһрә белән Гафури землянка ишеген ачарга да өлгерә алмыйлар, өстенә ямаулы күлмәк, аягына чүпрәктән үзе теккән башмак кигән һәм башына керләнеп беткән кара каймалы ак яулык бәйләгән 60—65 яшьләрдәге зәгыйфь күзле бер карчык килеп чыга да, кулларын күзләре өстенә куеп:
— Бәй, бәй, Мәҗит түгелме   соң? — дип  күрешергә кулларын суза.
— Әйе, мин. Менә сиңа килен  күрсәтергә   килдем, күрешегез, — ди Гафури.
— Әй, шулаймыни әле. Котлы булсын инде, бәхет-тәүфикъ белән, мәхәббәт белән, тигезлектә, шатланышып гомер итегез инде, балакайларым!—дип куш кул белән Зөһрәнең кулларын кыса да аның аркасыннан сөеп куя. Карчык аларны землянкага алып керә. Анда кергәч Гафури:
—    Минем фатир хуҗасы Гөлбикә әбинең асравы Мөслимә апаңны беләсең бит. Миңа барып йөргән чакларда үзеңә чәй ясап эчерә торган иде. Менә бу әби шул Мөслимә апаңның әнисе була, — дип таныштыра.
Землянкада әүвәл Зөһрәнең күзләренә һичбер нәрсә күренмичә бераз әйле-шәйле булып тора. Тик бераздан соң гына землянка эчендәге нәрсәләр бер-береннән аерылып күренә башлыйлар. Ишектән кергәч тә сул якта мич, ә мичнең уң ягында, күмер төшеп, күп җире уйдыкланып янган аркасыз утыргыч, аның өстендә, карчыкның үзе кебек бераз алга иңкәйгән калай самовар утыра. Аның, сүндерер өчен булса кирәк, торбасына бүрек зурлыгы чүпрәк тыгып куйганнар.
Гафури тәмәкесен кабыза-кабыза әби белән сөйләшә башлый.
— Хәким кайда эшли, әби?
— Эшләми, балакаем. Ул бит һаман больниста ята. Аның бер елдан бирле аяксыз җәфалануын беләсең бит инде…
— Анысын беләм. Нигә, ул сәламәтләнгән иде түгелме соң?
— Сөйләмә инде, хәерчегә җил дә каршы, диләр бит. Такта яру заводында эшләгән чагында    аягына бүрәнә башы төшкән иде, шуннан    котырып    шеште дә китте. Без аны тиз генә докторга    күрсәтә    алмадык, им-том белән    маташтык.    Ул бер дә   килешмәде.    Тозлы мүк япкач, азрак шеше    кайткан    кебек   булган    иде, әллә каймыкты-нитте, кып-кызыл булып яңадан җилсенде дә китте. Шуннан соң аптырап больниска    салдык. Хәзер инде докторлар:  «Аягыңны кисмичә туры килмәс» дип әйтәләр икән, — дип әби елап җибәрә.
Гафури белән Зөһрә уңайсыз хәлдә калалар.
— Елама, әби, елама, сәламәтләнер әле, — ди Гафури, карчыкның иңбашыннан сөеп. Ләкин карчык юана алмый, аның олы хәсрәте, эченә сыймыйча, күз яшьләре булып тәгәри:
— Буламы соң, булмас, бер ел    буена    чирли. Бер җирдән бер тиен ярдәм    алырга    рәтебез юк.    Бәхетле кешеләр башта ук безнең кебек шулай хәерче булмыйлар. Картлар: «Берәүнең яшь чагында бәхете булмаса, картайгач була», — ди    торганнар иде.    Бер дә    дөрес түгел икән шул. Дөрес булса, менә мин бәхетле булыр идем.
— Булыр әле, әби, булыр.    Шайтан    гына өметсез, диләр бит. Дөнья гел генә шулай    тискәре    ягы белән тормас.
— Белмим, Мәҗит балакаем, булса булыр иде инде. Менә мин биш яшемнән ятим калдым.    Шул вакыттан бирле мин эшләмәгән эш калмады. Шунда да тамагым туймады, өстем бөтенәймәде. Тормышка чыккач та рәтле көн күрмәдем. Ишле    семьяга    төштем,    унбер    кашык күтәрә торган идек… Я инде, шул вакыт    каенсеңелләрем белән күлдән нефть  җыеп бер  байга    көянтәсен 10 тиенгә сата торган идек бит…
Карчыкның нефть турындагы сүзләре Зөһрәгә бик сәер тоелалар. Чөнки ул Уфа шәһәре эчендәге кечкенә күлләрнең берсендә дә нефть чыкмаганын бик яхшы белә иде. Шул сәбәпле ул әбинең сүзләрен ачыклар өчен:
—    Нигә, әби,  Нижегородка күлендә дә нефть чыгамыни? — дип сорый.
Шуннан соң карчык, ямьсез җилле  көндә кабарып һәм күпереп аккан болыт уелмаларыннан күренеп калган кояш нурлары кебек итеп, кайгылы битләренә бик сыек кына елмаю галәмәтләре чыгаргандай була да тагын да сөйләп алып китә:
— Юк, балам, күлнең үзеннән нефть чыкмый. Әнә теге депода машиналарны кайнар су белән юалар. Баклардан да нефть саркып кына тора бит. Менә шулар барчасы да күлгә агып төшә. Без әнә шуны җыеп алабыз. Оят булса да әйтим инде, күлмәкләребезне билгә кадәр күтәреп бәйлибез дә муеннарыбызга җеп белән бер чиләк тагып алабыз. Аннан соң, су өстендәге, аш өресе кебек булып, йөзеп йөргән нефтькә чүпрәк кисәге җәябез. Май шул чүпрәккә сеңгәч чиләккә алып сыгабыз. Шулай сыга торгач чиләкләрне тутырабыз инде… Ләкин моның белән генә эш бетми әле, нефтьне сатып ала торган бай безгә 10 тиен акчаны бик тиз генә биреп җибәрми. Чиләкләрне савыттан савытка бушаттырып нефтькә аралашкан суны аерта. Шулай маташтыра торгач, җыйганыбыз кимеп бетә. Ун тиен урынына сигез яки тугыз тиен генә эләгә.
Шул вакыт   Зөһрә    берникадәр    катылык   күрсәтеп:
— Ул гына барыбер ашарга    җитмәгәндер инде? — дигән сорау бирә.
— Җитәме соң  инде, балакаем! Безнең   көчебез сатылмаган байлар калмагандыр инде Уфада… Бер байга, Идел буеннан үзебез җыйган мунчала белән, парын дүрт тиеннән чыпта суктык. Икенче бер    байга, сатар өчен, киндер суга торган көре бәйләдек. Өченче бер байга, аршинын ярты тиен белән,    тасма суктык.    Дүртенче бер иске-москы җыеп кәсеп итә торган байның складында ун иске галошның резинкасын чүпрәгеннән куптарган өчен ун парына берәр тиен эш хакы алып тамак туйдырдык. Таш, ком, такта һәм кирпеч ташу кебек эшләрнең берсе дә калмады инде бездән…
Әңгәмә шул җиргә җиткәч кенә, әби, җитез хәрәкәтләнеп тора да, калай самоварга тотына. Гафури белән Зөһрә шул чак үзара карашып алалар. Бу минутта инде көн яхшы ук кичеккәнгә күрә, землянканың эче шактый караңгылана башлаган иде.
— Мәшәкатьләнмәгез, әби, без чәй эчеп тормыйбыз. Көн дә кичегеп бара, безгә кайтырга да ерак кына. Хәким кайткач, иркенләп утырырга берәр җаен табып килеп чыгарбыз әле. Әле киленегез белән таныштырыр өчен генә килдем. Инде үзең барып чык. Хәзер барсаң, иркенләп кунак итә алабыз. Менә сиңа килен бүләге, — дип Гафури карчыкка биш сум акча тоттыра.
Карчык ни эшләргә белмичә аптырап, акчаны әле бер, әле икенче кулына тотып, кая куярга урын тапмыйча кала. Соңра, бик озын итеп дога кыла да:
— Рәхмәт инде, балакайларым! Мине шулай шатландырган өчен, сезгә Ходай көтмәгән җирдән гаеп хәзинәләрнең серләрен ачсын!.. — дип елый-елый әле Зөһрәнең, әле Гафуриның аркасыннан сөя…
Бу әңгәмәләр Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» һәм «Ярлылар» исемле хикәяләрендәге Сәрбине һәм Җәмилә белән Бәдрине хәтерләтәләр.

Санаторийга озатканда

1934 ел. 15 июнь.
Без шагыйрь Булат Ишемгулов белән икәүләшеп, Гафурины Аксаков исемендәге санаторийга озатып куярга булдык. Безнең бу тәкъдимебез өчен Гафури әйтеп бетергесез шатланды.
Кайда булса да юлга чыгып китәргә кирәк булса, Гафури бер атна алдан әзерләнә башлый торган иде. Аның чемоданы берничә көн алдан юлга чыгарлык хәлгә китерелгән була. Юл азыклары һәм кирәк-яраклары шартына җиткерелеп әзерләнә һәм тәртип белән салына. Поезд кузгалып китәргә бер сәгать вакыт калгач та вокзалга төшеп китә торган иде.
Гафури өчен кирәк булган кайбер нәрсәләрне юллап алу, бигрәк тә аңа ике ай буенча җитәрлек папирос әзерләү кебек хуҗалык эшләре Булат Ишемгуловка тапшырылган иде. Ул, мондый эшләргә булган сәләтенә ышанып, алдан ук чарасын күрмәгән, бәлки юлга чыгып китәсе көнгә калдырган булган. Моның белән ул бөтен эшне боза язды. Чөнки ул Гафури көткән вакытка килеп җитә алмады. Шуның өстәвенә Булат юл чәен эчәргә өлгермәве белән үк Гафуриның кәефен бозып җибәрде. Аны көтеп утыра торгач, өстәлнең яме, чәйнең тәме китте, һичбер нәрсә белән исәпләшмичә, вакыт кыса башлады. Көтә торгач, көтек булып беттек. Гафури бер киенә, бер чишенә. Бер утыра, бер йөренә. Аның кыяфәтенә карап утырырга мөмкин булмый башлады. Ахырда килеп ул түзә алмады, машинага чыгып утырды. Аны көтмичә китәргә булдык инде. Ләкин машина кузгалып китәргә өлгермәде, җан тиргә батып Булат Ишемгулов күтәренеп килеп җитте.
Вокзалга барып җитү белән без, Гафурины машинада калдырып, бер кешенең генә кулыннан килмәс кебек итеп, икәүләшеп билет кассасына чаптык. Поезд әле генә узып киткән булып чыкты. Бу хәбәрне ишеткәч, Булат Ишемгуловның электән дә зур күзләре тагын да зураебрак киткән сыман булды. Инде ни эшләргә? Гафурига нинди йөз белән барып күренергә дә ни әйтергә?
Сөйләшә торгач, хәзергә туп-туры, күзгә карап аралашырга булдык. Чөнки шул минутта гына башка чара таба алмадык. Булат Ишемгуловның артистлык иткәнен ишеткәнем һәм күргәнем дә юк иде, бу минут ул беренче тапкыр икенче кеше роленә керде.
—    Эш күңелле түгел, Мәҗит агай, поезд өч сәгатькә соңга калган. Чөнки кайдадыр крушение булып    бозылган, — диде төшенке бер тавыш белән. Үзе, «килештерәмме?» дигән кебек итеп, миңа карап алды. Бу хәбәргә Гафури башта: «ничаклы бәла-каза булгандыр инде, юлдагы хәрәкәт тукталып. Сизгерлеге    тупасланган һәм үзенә тапшырылган эшкә гамьсез караган бу бәндә шулай эшләгәндер инде  аны. Әгәр дә без уты янгач шулай крушение булса, ни эшләр идек? Алла сакласын!» — диде.
Станция начальнигы белән сөйләшеп, өч сәгатьтән соң үтәчәк поездга билет мәсьәләсен хәл иттек тә Гафурины кире алып кайттык. Чәй эчәргә утыргач Гафури үз алдына көлде дә:
—    Менә бит ул ничек килеп чыга. Әгәр дә син баягынак юл чәенә өлгергән булсаң, без кире кайтмаячак идек,  синең  ризыкларың тартып  безне    кире    кайтарды, — диде Булат Ишемгуловка    төрттереп, үзе    миңа карап: «Кирәген бирдемме    малайның!» — дигән сыман итеп куйды.
Чәй эчкәч тә Булат Ишемгулов түзмәде, туры вокзалга төшеп китте. Мин Гафурины, бераз хәл җыйдырып, поезд килергә каратарак алып төштем. Без төшкәндә инде Булат билетларны кулына учлаган хәлдә каршы алды.
Гафури, Булатның кулындагы билетларны күрү белән, елмаеп җибәрде. Без аны вагонга кергән чакта, күтәргәндәй итеп, култыклап алып мендек. Бу минутта күңеле чынлап та гомерендә беренче тапкыр поездга утырган бала күңеле кебек шат иде. Вагонга утырып алгач, тәүге йомыш итеп ул безгә юлдан калдырмый йөртә торган яшел чәйнегенә эссе су алып килергә кушты. Агыйдел күперен чыккач, Гафури тоткынлыктан котылган бер кешенең комсызлыгы белән, тирә-якны күзәтә башлады. Алай гына да түгел, ул аз сөйләшә, үзе генә калырга, табигатьне үзе генә күзәтеп барырга тели. Шуңа күрә булырга кирәк, су йотып алды да:
— Сезгә минем янымда тик кенә бару бик күңелсездер. Юлны кыскартыр өчен, барыгыз, ресторан-вагонда берәр шешә сыра эчеп, тамак чылатып килегез, сусап та киткәнсездер, кыюсызланып тормагыз! — диде.
Без тамак чылатып килгән чакта инде Гафури җайлап кына Чишмә районы Чукраклы авылының бер колхозчысы белән сөйләшеп утыра иде. Ул Дим буеның Чишмә һәм Дәүләкән районнарына караган Караякуп, Күчем, Хаҗәт, Чукраклы, Ябалаклы, Иске Япар, Яңа Япар һәм Көрмәнкәй авылларын бик яхшы белә иде. Сизгер табигатьле һәм күзәтүчән язучы өчен колхозчының һәр сүзе, һәр хәрәкәте үзенә күрә кыйммәтле бер хәзинә иде.
Гафури һәрбер колхозчыга бирергә мөмкин булган: «Малайлар ничек кышлады», «Уҗымнарның күренеше ничек? Чәчүне ничек бетердегез? кебек гомуми сораулар белән генә чикләнеп  калмый.  Бәлки хуҗалыкның һәрбер тармагын аерым сорап    тикшерә.    Кайсы    авылда хуҗалыкның нинди тармаклары артта калып килгәнлеген белә. Аерым кешеләрне хәтерли.    Шуңа    күрә дә: «Теге кеше һаман шулай эшлиме?» Бу    кешенең теге малае бик уңган күренә иде, нинди булса да берәр эш чыгаргандыр инде ул», — дип һәрбер кешене белеп һәм актив рәвештә бәяли. Димәк, ул бу авылларда ял иткән чакта колхоз тормышын читтән торып күзәтүче генә булып яшәмәгән. Бәлки аның йөрәк тибешен аңлаган.
Гафури белән сөйләшеп килә торган кеше Шоңгәк-Күлдә төшеп калды. Гафури кемнәргәдер бик күп сәлам тапшырырга кушты. Кемнедер хәтта Уфага барган чакта кереп чыгарга чакырды. Дәүләкәннән узып киткәч, бераз хәл җыеп сөйләшмичә  барды.    Аннан соң безнең белән ымлашып яки язышып кына сөйләшә башлады. Шул вакыт ниндидер бер кеше, безнең шулай сөйләшкәнне карап торды да:
— Абзыйлар, бу иптәшегез әллә телсезме? — дип сорады. Аның соравын ишеткәч, Гафури чак-чак кына кычкырып көлеп җибәрмәде. Теге кеше үзе дә оялып калды һәм безнең яныбыздан китеп барды.
Ул киткәч Гафури, нәрсәдер хәтерләп алды да, безне үзенә якынрак килеп утырырга ишарә ясады. Без аңа якын ук килеп утырдык. Шуннан соң җылы суын йотып алды да пышылдап кына:
— Була бит ул дөньяда шундый күлмәге белән бер катлы булган кешеләр. Бервакыт шулай, «Аксаков» санаториенда яткан чагымда, гадәтемчә, тимер юл станциясе алдына бардым да, күзәтеп, арлы-бирле йөрергә тотындым.  Шул  вакыт,   кайдандыр,     бер  кеше    килеп чыкты да, әллә кайчаннан ук таныш   булган бер иптәш сыман итеп, минем белән исәнләште. Аннан, бик гаҗәпләнгән бер тавыш белән:
— Нинди язмыш белән монда килеп чыктыгыз, Мәҗит агай, һәм ни эш бетерәсез монда? — дип сорады.
Бу сорауга каршы мин, һичбер уйлап-нитеп тормыйча, телемә нәрсә килсә шуны әйттем һәм: «Нигә, белмисезмени, мин бит монда станция начальнигы булып эшлим. Бүген менә дежурить итәм, шуңа күрә шулай йөримен», — дидем.
Минем җавабым бу кешене аз гына да гаҗәпләндермәде. Бәлки, ул минем җаваптан бик канәгатьләнде. Ул гына да түгел, минем җавабым аның күңелендә ниндидер өмет тудырды. Ул рухланып һәм, ниндидер теләгенә ирешкән бер кеше сыман, канатланып китте. Бик купшы бер кеше төсле тыпырдап торды да, ялынычлы бер тавыш белән:
— Гафу итегез, Мәҗит агай, ил эше белән    Уфага китеп барам, ләкин билет алып булмый, зинһар, ярдәм итә күрегез инде! — диде. Моңа каршы  нәрсә әйтәсең инде. Шаяру чынга әйләнеп китте.
— Бар, кассирга әйт, Гафури бирергә кушты дисәң, бирер, — дидем. Бу кеше йөгерә-атлый станция бинасына кереп китте. Мин һаман да арлы-бирле йөрүемдә дәвам иттем. Теге кеше тагын да ялт итеп килеп чыкты һәм, өметсезләнеп, минем алдыма килеп басты да:
— Бирми бит, Мәҗит агай, тыңламаска итә үзенең начальнигын, хәтта сөйләшергә дә теләми, бик    бюрократ нәрсә икән, — диде.
«Ни эшләтәсең, юктан шаярып башлаган бер эш хәзер бөтенләй җитди төс алып китте. Арткы ишектән кереп, кассиршага, уеннан уймак чыкканны аңлатып, теге кешегә билет алып бирергә туры килде. Шунысы гаҗәп, бу кеше һаман да чын хәл белән кызыксынмады. Билетны алды да рәхмәт әйтеп үз юлына китте дә барды. Шулай итеп, мин үз гомеремдә станция начальнигы да булган кеше. Шунлыктан миңа «Аксаков» санаториенда ятуы күңелсез булмаячак.
Ләкин бу шаяру вакыйгасы миңа икенче бер хакыйкатьне ачты. Моны уйлагач мин сискәнеп киттем. Димәк, халык язучыга җаны-тәне белән ышана. Шунлыктан язучы һәрвакыт туры сүзле булырга тиеш. Аңа шаярып та ялган сөйләргә ярамый. Шунлыктан язучы иҗатта да, тормышта да дөрес сүзле булсын. Ләкин бу — җиңел эш түгел. Кеше моңа ирешмичә торып, иҗади уңышларга ирешә алмый», — диде әкрен генә тавыш белән.
Гафуриның шул көндә монда киләчәге санаторий җитәкчеләренә алдан мәгълүм иде. Шул сәбәпле алар Гафури өчен ике кешелек урын билгеләп көтеп торганнар. Урнашып алу белән өйнең болдырына, чыкты да бик канәгатьләнгән тавыш белән:
— Менә яхшы булган, станциягә якын кабинаны биргәннәр. Кайбер кешеләр поезд тавышыннан куркып, тимер юлга якын өйләрне яратмыйлар. Мин, киресенчә, тормыш кайнап торган шау-шулы урынны яратам; ә артык тыныч һәм каберлек кебек тынлык каплаган җирне яратмыйм. 1922 елда башлап Кырымга барган чакта шулай бик аз кешеле артык тыныч булган «Кечкенә» дигән бер дворецка урнаштырдылар. Менә шунда артык тыныч булган өчен рәхәтләнеп хәл җыя алмадым, шундый оҗмах кебек бер урында.
Монда минем өчен бик яхшы булачак. Шушында утырып, тимер юлдагы хәрәкәтне күзәтүе минем игътибарымны үзенә тартачак. Мин һәрвакыт мәшъгуль булачакмын. Мин бит җанлылык һәм хәрәкәт булган җирдә генә тыныч яши алам,— диде, әле җилбердәп торган ак каеннарга, зәңгәр бушлыкка карап.
Икенче көнне без, иртәнге аштан соң, кайтып китәргә әзерләнә башладык. Әгәр дә   без Гафури кайтканчы сайланма томнар өчен язып яткан биография белән кереш сүзне өлгертә алсак, монда тагын бер килеп китәргә вәгъдә иттек. Хатны күп язарга һәм эшнең барышы белән таныштырып торырга булдык.
Еллар буена өйдә үртәлеп ялгыз яткан чакта Гафуриның эченә кату булып каткан хәтер калу, ятимсенү, читләтелү һәм игътибарсыз ташланган кебек итеп тоюлардан торган төеннәр бөтенләй йомышарып һәм сүтелеп киткән сыман булдылар. Болай озата килү өчен нык шатланды. Аерылышыр минут та якыная башлагач, ул:
—    Тагын берәрне кунып китегез,    үзегезгә дә яхшы булыр, бераз хәл җыю булып калыр, минем өчен дә күңелле булыр, — дип безне кыстый башлады.
Булат Ишемгулов тиз көннәрдә Гафуриның полиция надзоры астында яшәве турындагы архив материалларын эзләр өчен Казанга китәргә тиеш иде. Шул сәбәпле без Гафурины күпме генә ялгыз калдырырга теләмәсәк тә, монда шуннан артык торырга мөмкинлегебез юк иде. Хушлашкан чакта Гафури:
—    Мин сезнең миннәтчел (Миннәтчел — яхшылыкка каршы түләү  алырга  яратучы кеше.) кешеләр түгел икәнлегегезгә бик нык ышанам. Минем йөрәгемне үзегез беләсез, бу турыда сөйләп торуны артык саныйм. Ихтирам итеп һәм мәшәкатьләнеп килеп йөрүегез өчен зур рәхмәт. Бик һәйбәт килдек, теге   крушениегә   туры килеп, бәла-казага очрамадык әле, бик яхшы    булды.   Чынын әйткән чакта, мин бит бу турыда сөенеп бетә алмыйм. Бу хакта бит мин бары тик сезгә генә әйтмәдем, булмаса, искә төшкән саен куанам, — диде.
Шул минут Булат Ишемгулов көлемсерәп Мәҗит Гафуриның ябык кулбашыннан тотты да:
— Болай булгач, әйтик   инде, Мәҗит   агай,   без бит сезгә дөресен әйтмәдек, — диде.
— Нәрсәне әйтмәдегез? — дип сорады    Гафури, гаҗәпләнеп.
— Крушениене бит без ясадык, ә дөресрәге мин ясадым, — диде Булат.
— Ничек? Мин бит бер нәрсә дә аңламыйм, — диде
Гафури тагын да гаҗәпләнә төшеп.
— Шулай, минем гамьсезлек һәм тапшырылган эшне алдан эшләп куймавым аркасында сезне беренче поезддан калдырдым. Аннан соң, сезне кәефсезләндермәс өчен тоттык та, крушение булган, дип алдадык, — диде.
Гафури ни эшләргә белмичә шатланды һәм Булатның аркасыннан сөеп:
— Болай оста алдаша белгән өчен рәхмәт! — диде көлә-көлә. Аннан өчәүләшеп көлештек.
Гафури, без станциягә барып җиткәнче, кабина алдында утырып торды. Поезд килде. Без, вагонга кереп алгач, аңа ак яулык селкеп, изге теләкләр тели-тели кузгалып киттек. Гафури, безгә эшләпәсен селкеп, ак юл теләп калды.
Шулай булса да, Гафурины ялгыз калдырып китү әллә ничек моңсу булып тоелды.

Полиция надзоры астында

1930—1933 еллар арасында Мәҗит Гафуриның гомер һәм иҗат юлы турында әлегә чаклы матбугатта чыккан барлык хезмәтләр белән танышканнан соң, мин шагыйрьнең үзе белән иркенләп сөйләшеп утырдым. Бу сөйләшү вакытында аңа бик күп сораулар бирдем. Бу сораулар белән мин әлегә кадәр ачылмаган һәм игътибар ителмәгән бик күп моментларны ачыкларга тырыштым.
Ләкин 1923 елда үткәрелгән юбилеена хәзерлек көннәрендә Мәҗит Гафуриның үз кулы белән язылган автобиографиясен укып чыккач, ачыкларга һәм шагыйрьнең игътибарын юнәлтергә кирәкле булган мондый әһәмиятле моментлар тагын да күбәя һәм конкретлаша төштеләр. Аларның берсе — Гафуриның полиция надзоры астында яшәү вакыйгасы иде. Бу вакыйга турында үз заманында газеталарда да хәбәрләр басылып чыкканнар. Мәҗит Гафури үзе дә бу хакта кайбер якын дусларына озын-озын хатлар язган. Шул хатлар арасында барыннан да бигрәк «Әдәбият юллары» дигән китапның авторы һәм укытучы Гата Исхаковка язган бер хаты бик зур әһәмияткә ия һәм игътибарга лаек булып тора. Ләкин автобиографиясен язган чагында шагыйрь гомуми политик әһәмияткә ия булган бу моментларны бөтенләй телгә дә алмаган. Бу моментларны исенә төшергәч, Мәҗит Гафури кинәт сискәнеп һәм рухланып китте. Бераз уйга калып, берничә минут эчендә ул әллә кайларда, Уфаның караңгы елларында йөреп әйләнеп кайтты булса кирәк.
— Менә бит ул, ничек, кайбер вакыт үз башыңнан узган вакыйгаларны да бәяләп җиткермисең икән, — диде һәм булган хәлне сөйләргә кереште.
Беркөнне миңа Уфа туберкулез диспансерының баш врачы һәм Мәҗит Гафурины даими рәвештә берничә еллар буе дәвалап килүче доктор Огородников белән очрашырга туры килде. Шул вакыт мин, сүз уңаенда, Мәҗит Гафуриның саулыгы турында сүз кузгаттым. Докторның бу хактагы фикерен белергә теләп берничә сорау бирдем. Шуның белән бергә үземнең Гафурины Аксаков исемендәге санаторийга озата барачагымны әйттем.
Доктор Огородников шагыйрьнең организмына оялап алган микробларның бик агрессив характерда булуларын һәм әледән-әле тәннең сәламәт урыннарын басып алуларын сөйләде. Күңелне тынычландыра торган бер нәрсә дә әйтә алмады ул. Азак килеп мин докторга үземнең Гафурига бәйләнешле эшемне һәм шагыйрьдән эшләтергә теләгән нәрсәләремне сөйләгәч ул теләр-теләмәс кенә елмайды да:
—    Моны бит элегрәк эшләтергә кирәк иде. Хәзер бит аның саулыгы бик нык какшаган. Шуның өстенә көннән-көнгә кирегә китә.  Бернинди көч белән дә туктатып булмый, — диде һәм үзенең коңгырт күзләре белән бик күпне аңлата торган итеп карады.
Бу минутта мин докторга Тукай мәрхүмнең Хөсәен Ямашев үлгәч язган шигыренең:
— Без аны кайдан белик,
Мескен үлеп аңлатмагач… —
дигән сүзләрен тәкрарлаудан башка бер нәрсә дә әйтә алмадым. Бу шигырьнең язылу тарихын сөйләп биргәч, доктор:
—    Шулай шул. Эшләр шулай тора. Бу хакта элегрәк уйларга һәм хәстәрлек күрергә    кирәк иде. Хәзер аңа язарга җиңел түгел. Хәтта күп сөйләшергә дә ярамый. Шуннан үзегез нәтиҗә чыгарыгыз инде, — диде.
Бу сөйләшүләр мине тагын да ныграк дулкынландырды һәм шомландырды.  Бу әңгәмә турында мин шагыйрь Булат Ишемгуловка да сөйләдем. Шуннан соң үзебезнен эшләрнең барышы белән таныштырыр һәм хәл белер өчен Гафуриларга бардык. Бу вакыт без Гафуриның алты томлыгын чыгарырга хәзерләнү белән шөгыльләнә идек. Эшләр турында сүз барган чакта, без Зәйнулла ишанның Һибәтулла исемле улы үлгәч, Гафури тарафыннан язылган бер көйле некролог табылганын әйткәч, ул кычкырып көлде дә:
— Менә бит ул ничек, кырын эш кырык елдан соң да беленә дип картлар бик дөрес әйткәннәр. Кайдан таптыгыз ул нәрсәне? — диде.
Без Гафурины санаторийга озатып кайтырга карар иткән идек. Бу турыда үзенә әйткәч, Гафури бик шатланды. Эшләрнең барышы белән таныштырдык. Сүз азагында, җайлап кына, әгәр дә мөмкин булса, автобиографияне тулыландырып яңадан эшләргә кирәклеген аңлатырга тырыштык. Ләкин аның тиз генә язып җибәрә алуына ышанып җитми идек әле без.

II

Гафуридан хат һәм безне нык кызыксындырган мәсьәләләрнең берсе турында материал алу әйтеп бетергесез куандырды. Ләкин монда хикмәт кирәкле материалны алуда гына түгел, бәлки Гафуриның каләм тотып шуны яза алырлык булып җегәрләнә башлавында иде. Без шагыйрьнең 1911 елда полиция надзоры астында яшәве турында, аның үзе тарафыннан, дәфтәр кәгазенә җиде битлек итеп язылган түбәндәге юлларны укыдык.
«…1912 елның март һәм апрель числоларында мин торган фатир тирәсендә һәм урамның минем фатирыма каршы ягында кичләрен кемнәрнеңдер күзәтеп йөрүләрен байтак танышлар сөйләделәр. Бу билгесез кешеләр минем фатир тирәсендә арлы-бирле йөреп, миңа кемнәрнең килүен-китүен тикшереп торулары, аларның күзләре һәрвакыт мин торган фатирның капкасында булуыннан мәгълүм иде.
Мин ул вак җаннарның болай йөрүләренә әһәмият бирмәдем. Столыпин реакциясе чорында шөбһәле кешеләрне эзләүләр бик көчәйгәнлектән, бу минем өчен бик табигый иде. Аннан соң мин полициянең бу яшерен агентларының башка берәр сәбәп белән йөрүләре дә ихтимал дип уйлый идем. Ләкин бу шпионнар үзләренең болай эзәрләп йөрүләренә генә канәгать булмый башладылар. Апрель числосының караңгы бер төнендә кичке сәгать уннар чамасында минем фатирыма «Галия» мәдрәсәсенең укытучыларыннан Зәкария Садретдинов килеп керде. Аның төсе агарган, үзе калтырана иде. Мин аңа:
— Нәрсә бар? Сиңа ни булды? — дидем. Ул: — Менә сиңа килгән чакта Вавилов урамыннан Черкалихина урамына карап борылгач, мине бер кеше туктатып: «Кая барасың?» — дип сорады. Мин бер дә аны-моны уйлап тормыйча: «Гафурига барам», — дип ычкындырдым. Шуннан соң ул миннән бик ныклап сиңа ни өчен килүемне, сезнең өйгә һәрвакыт шикле кешеләр килеп йөргәнен һәм синең фатирга килгән кешеләрнең һәм үземнең нәрсәләр турында сөйләшкәнлекләрен сорашырга кереште.
Сөйләшә торгач, ул кешенең кем икәнлеген дә белдем. Жандармда хезмәт итүче мәгълүм Хәйдәр Ходайдапов икән. Менә шулай, Мәҗит, мин шуңа курка төштем. Сиңа килеп йөрү бик ярап җитми икән. Сине күзәтеп торалар икән», — диде Зәкария Садретдинов.
Болай тикшерү һәм миңа килгән кешеләрне юлда тотып сорашуны бер Зәкария Садретдинов кына сөйләмәде. Исемнәре хәтеремдә калмаган, тагын берничә кешене шулай туктатып сорашулары мәгълүм.
Менә шундый эшләрдән соң гына мин үземнең жандармерия тарафыннан бик нык күзәтү астында торган-лыгымны белдем. Ләкин, аңа карап, үземә килеп йөрүчеләргә: «миңа килмәгез, дошманнарның шөбһәләрен арттырасыз», — дигән сүзләрне әйтмәдем. Белгән танышлар һаман шулай әүвәлгечә килеп-китеп йөрүләрендә дәвам иттеләр. Хәтта, бара торгач, теге яшерен йөрүчеләргә бөтенләй әһәмият тә бирми башладым.
Ләкин бара торгач, эш болай гына калмады. Ниндидер бер таныш: «…сине кулга алулары да бик мөмкин, сиңа беразга Уфадан читкә китеп торырга кирәк иде»,— дигән киңәш бирде. Бу кеше моны каян ишеткән, каян белгәндер, анысын ныклап сорашмадым. Ихтимал, ул мин сорасам да әйтмәслек бер кеше булгандыр. Бу кешенең исеме хәтеремдә калмаган.
Шул елның август аенда булса кирәк, минем фатирга бер полицейский килеп, повестка биреп, аны алганлыгым турында кул куйдырып китте. Бу повесткада икенче көнне иртән сәгать унга народный следовательгә барырга тиеш икәнлегем язылган иде.
Хәзер теге шпионнарның ни өчен тикшеренеп йөрүләренең мәгънәсен бик нык аңладым. Чыннан да бу чакырылу үземнең басылып чыккан әсәрләрем өчен икәнлеге мәгълүм булды.
Иртәгесен, нәкъ сәгать ун тулырга унбиш минутлар калганда народный следовательгә бардым. Мине бер полицейский каршы алды һәм кем икәнлегемне сорашкач, коридордагы скамьяда көтеп утырырга кушты. Следовательнең кабул итү залында әллә кайда йозак ватып әйберләр урлау турында сөйләшәләр иде. Мин шикләнә төштем: «әллә минем фамилиям белән файдаланган берәр кеше йозак ватып тотылдымы икән», — дигән уйга төшә яздым.
Судебный следователь яныннан ниндидер бер чиновник чыгып китте. Шуннан соң гына теге полицейский мине следователь янына алып керде. Мин башта ук, следователь миңа карата бик начар мөгамәлә итәр, дип уйлаган идем. Эш уйлаганча булып чыкмады. Следователь мине, электән үк белгән бер кеше кебек, ачык йөз белән каршы алды һәм үзенең каршысындагы урындыкка утырырга «ушты. Теге полицейскийны чыгарып җибәрде һәм бик җайлап кына көмеш портсигарын алды да миңа папирос тәкъдим итте. Шуннан соң бик калын бер папканы алып өстәлгә салды да, шуны актара-актара, миңа төрле сораулар бирә башлады. Папкадагы кәгазьләр арасында минем кайбер кулъязмаларым да күренеп калдылар.
Байтак сөальләрдән соң минем «1906 елның 1907 елга васыяте» һәм «1907 елның 1906 елга җавабы» дигән шигырьләремне алды. Бу шигырьләр элек газетада, соңыннан «Милләт мәхәббәте» дигән җыентыгымда басылган иде. Следователь шигырьләрнең татарчасын миңа биреп, үзе русчасын укырга кереште, һәрбер юлның тәрҗемәсен укыган саен миннән: «дәрес тәрҗемә ителгәнме»? — дип сорый бара иде.
Шигырьләр чыннан да бик дәрес тәрҗемә ителгән иделәр. Тик берничә урында гына кайбер сүзләрне ике-өч төрле тәрҗемә итәргә мөмкин икәнлеген әйтеп үттем. Ул минем һәрбер сүземне яза бара иде. Бу шигырьләрне укып беткәч ул миңа: «Хөкүмәт һәм патшага каршы булган сүзләрне язарга нәрсә мәҗбүр итте? Моның собәпләре нәрсәдә? Берәр кешенең яки берәр организациянең кушуы буенча яздыңмы?» — дип сораша башлады.
Мин үз теләгем белән һәм 17 нче октябрь манифестындагы сүз хөррияте турындагы материалга таянып язуымны, ул елларда мондый нәрсәләрне язуга һичбер кешенең каршы килмәвен, цензураның рөхсәте булганлыгын сөйләдем. Шуның өстенә «рус телендә чыккан ниндидер бер журналда шундый шигырьләр укыдым һәм шулар тәэсире астында яздым», дип өстәдем. Ләкин минем бу соңгы дәлилем дөрес түгел иде. Чөнки мин аны юрамал гына әйткән идем. Шуннан соң тагын да берничә шигырьнең тәрҗемәсен укып, шулай җавап алуында дәвам итте.
Иң азактан хәзерге көндә кайда, нәрсә эшләвемне, ниләр язуымны һәм социаль положениемне сорашты. Ул минем һәрбер сүземне яза бара, үзе бик еш тәмәке тарта иде.
Бу эш берничә сәгатькә сузылды. Шигырьләрне рус теленә тәрҗемә итүченең Казан профессоры һәм көнчыгыш телләре галиме мәшһүр Катанов икәнлеген әйтте. Шуннан соң, минем бик нык гаҗәпләнүемә каршы, шигырьләремне жандарм идарәсенә биреп торучы кешеләрнең берсе Әхмәров фамилияле бер кеше икәнлеген белдерде. Ләкин мин хәзер бу кешенең кайсы Әхмәров икәнлеген белмим һәм бу вакыйгалар тулы рәвештә язылган хатирә дәфтәрем 1915 елдагы бер пожар вакытында янып юкка чыккан иде. Шуңа күрә мин бу эшкә бәйләнешле байтак кешеләрнең исемнәрен хәтерли алмыйм.
Берничә сәгатьләргә сузылган сөальләр һәм аларга бирелгән җаваплар язылган протоколны миңа бик яхшылап укып чыкканнан соң:
— Дөрес язылганмы? Риза булмаган урыннар юкмы? — дип сорады.
Протокол бик дөрес һәм минем сүзләрем үзем әйткәнчә язылганлыктан, мин: «Әлбәттә, бик дөрес», — дигән җавапны бирдем. Тик шуннан соң гына ул, протоколны минем алга куеп, кул куйдырды да, теге минем турыдагы тикшерү кәгазьләре арасына салып куйды.
Азактан алдыма тагы бер кәгазь салып кул куярга кушты. Бу кәгазьдә минем полиция надзоры астына алынуым, Уфадан бер җиргә дә чыкмыйча яшәргә, һәрбер шимбә көн саен үзем торган райондагы участокка барып кул куеп китәргә тиешле булуым турында язылган иде.
Эшнең хәзергә болай гына бетүенә мин яхшы ук шатландым һәм следовательгә:
— Мондый эшләр өчен миңа нәрсә булыр икән һәм нинди җәза бирелергә мөмкин? — дип сорадым. Бу сорауга каршы ул: «Сезнең эшегез Казанда тикшерелә һәм суд та шунда булыр. Тагын да тикшерүләр соңында эшегез ничек булып чыгар бит. Шуның өчен бу турыда хәзергә бернәрсә дә әйтеп булмый. Монда җыелган мәгълүматларга һәм әсәрләрегезгә караганда, бер елдан алып өч елга хәтле төрмәгә ябу яки шул срокка сөргенгә җибәрү булырга мөмкин», — дип елмаеп куйды.
Мин, шул көннән алып, Уфадан бер җиргә дә китмичә полиция карамагы астында тора башладым. Алда эшнең нәрсә белән бетәчәге миңа караңгы иде…»

* * *

Бик күп вакыйгалар белән тулы булган 23 елдан соң, каты авырып яткан шагыйрь тарафыннан язылган бу озын аңлатманың кайбер даталарында хаталар бар. Гафури үзенең полиция надзоры астына алынуын 1912 елның августында булган бер вакыйга итеп хәтерли. Чынында ул хәл 1911 елның июлендә булган. Мәсәлән, Мәҗит Гафури үзенең якын дусты булган укытучы Гата Исхаковка 1911 елның 14 августында язган бер хатында бу вакыйганың 1911 ел июль аенда булуын хәбәр итә.
Аннан соң, 1911 елның 13 ноябрендә чыккан 875 номерлы «Вакыт» газетасында бу хакта: «1911 елның 29 нчы ноябрендә шагыйрь Мәҗит Гафури полиция күзәтүе астында торудан азат ителде», дигән хәбәр басылып чыккан булган.
Димәк, вакыйганың 1911 елда булуы һичбер бәхәскә мохтаҗ булмаган бер хакыйкать булып чыга.

Хөсәен Ямашев һәм Мәҗит Гафури

1

Хөсәен Ямашев белән Мәҗит Гафури арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтә торган нинди дә булса документлар барлыгын белмим. Тарихчыларның да, әдәбиятчыларның да бу мәсьәлә белән шөгыльләнгәннәре   һәм нинди булса да фикер әйткәннәре юк.
1905—1907 еллардагы беренче рус революциясен Казанда каршылаган һәм берсе профессиональ революционер-большевик, икенчесе демократ язучы булган ике кеше арасында, логик яктан караганда, нинди булса да мөнәсәбәт булмыйча калу һич мөмкин түгел.
Мәҗит Гафури белән якыннан аралашкан кешеләр бу мөнәсәбәтнең чыннан да булуын раслыйлар. Әйе, Хөсәен Ямашев белән Гафури үзара тыгыз бәйләнештә булганнар. Гафуриның үзенең сөйләвенә караганда да, Ямашев шагыйрьнең идея үсешендә, 1905 елгы политик вакыйгаларны дөрес аңлау юлына төшүендә бик зур роль уйнаган.
Хезмәтчән халык тормышының төбеннән күтәрелгән, .башыннан бик күпне кичергән һәм өч революцияне күргән бер шагыйрь булган Мәҗит Гафуриның үз кулы белән язылган автобиографиясен укып чыккач мин аптырап калдым. Бердән ул бик ашыгыч һәм җиңел кул белән өстән-өстән генә язылган бер автобиография булып чыккан. Монда Гафуриның артык басынкы табигатьле кеше булуы әллә каян ук сизелеп тора. Шагыйрь үзе турында сүз барган чакта артык саранлана. Үзенә бәйләнешле вакыйгаларны язган чагында берничә сүз белән генә үтеп китәргә ашыга. Шуның өстенә бу автобиография үз эченә шагыйрьнең 1915 елга хәтле булган гомер юлын гына ала. Анда да әле шагыйрьнең тормышындагы бик күп әһәмиятле вакыйгалар бөтенләй төшеп калганнар.
Бу хакта Гафуриның үзе белән сөйләшкәч, әңгәмәнең азагында ул, эчкерсез бер елмаю белән елмайды да:
— Бик мөһим булган вакыйгалар һәм моментлар читләтеп үтелгән икән шул. Аннан соң, — мин шулай, мин болай, дип Камил Мотыйгый кебек итеп яза башласаң, әллә ничек, мактануга әйләнеп киткән кебегрәк була бит әле. Үзең турында шуннан да артык итеп язу тыйнаклы кешенең эше түгел, — диде ул, бөтенләй борчылган бер кыяфәткә кереп.
Мин аны, үземчә, тормыш юлында булган вакыйгаларны һәм фактларны теркәп язуның мактану түгел икәнлегенә ышандырырга һәм автобиографиясен тулыландырыр өчен тагын да каләм тотарга дәртләндерергә тырыштым. Автобиографияне яңадан эшләгән чакта бигрәк тә февраль һәм октябрь революциясе көннәрен мөмкин чаклы тулы язарга кирәклеген сөйләдем. Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал һәм Сәгыйть Рәмиев кебек язучыларның, Хөсәен Ямашев һәм Шәһит Ходайбердин кебек партия һәм дәүләт эшлеклеләренең исемнәрен телгә алдым һәм аларга бәйләнешле кайбер вакыйгаларны хәтерләттем.
Рәхимсез авыруның интектерүеннән каты җәфаланган һәм сары яфрак кебек булып калтырап утырган бер кешегә мондый зур киеренкелек сораган эшләр кушу бер яктан караганда бөтенләй җинаять иде. Бу көннәрдә Гафуриның авыруы чыннан да бик нык көчәйгән, туберкулез үпкәдән тамакка күчкән, нервлар тузып бик нык хәлсезләнгән иде инде. Шуңа карамастан, ничек кенә булса да, аңардан яздырасы һәм эшләтәсе килә иде.
Сөйләшеп утыра торгач, Гафури тирән уйга чумды. Калын кара болытлар арасыннан чәчрәп килеп чыккач, кинәт балкып киткән йолдыз кебек, аның күзләренә иҗади дәрт очкыннары бәреп чыктылар. Ул нәрсәдер хәтерләгән кыяфәт белән күтәрелеп карады да, бик җитди рәвештә:
— Кара әле, чыннан да бик мөһим бер нәрсәне хәтергә төшердең бит әле син. Бик кызык бит ул кеше дигәнең. Кайбер чакта ул, кеше хезмәтенә түгел, хәтта үз эшенә дә бәя биреп җиткерә алмый. Менә, алай булса, мин сиңа бик кызык бер хәл турында әйтеп китим әле. Бу мәсьәлә менә әле син биргән төрле сораулардан соң гына искә килеп төште. Сез бик яхшы беләсез, мин үземнең ул чактагы сәяси белемсезлегем аркасында, патшаның халыкны алдаудан гыйбарәт булган «17 октябрь манифестын» шатланып һәм мактап шигырь язып каршы алдым. Бары тик Казанның печән базары мәйданында булган бер зур митингтан соң гына мин бу исереклектән айный башладым. Бу митингта бик күп ораторлар сөйләделәр. Ләкин анда миңа һәм минем кебек башка бик күпләргә иң нык тәэсир иткәне Хөсәен Ямашев рече булды. Ямашев патша тарафыннан чыгарылган бу манифестның бөтен эчке серен ачып салды. Алай гына да түгел, аның тотар җирен дә калдырмыйча, теткәләп бетерде. Хөсәен Ямашевның бу рече минем өчен барлык гомерем буенча онытылмый торган зур бер сабак булып калды, — диде Гафури.
Шул уңайдан Гафури, 1905 елда булган революцион вакыйгаларны сөйләп алып китте. Шуңа ялгап ул, Ямашевның 1911 елда Уфага килүен, шул вакыт аның «Шәрык» типографиясендә булуын һәм үзенең полиция надзоры астына алынуы өчен Ямашевның кайгы уртаклашып йөрүен хәтерләде.
Аксаков исемендәге санаторийда булган ике айлык вакыт эчендә Гафури автобиографиясе өстендә чынлап, сәламәтлеге мөмкинлек биргән кадәр, ныклап эшләде.
Ләкин санаторийдан Уфага кайту белән, эш тагын да тукталып калды. Гафури совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съездына барырга, анда Алексей Максимович Горький белән очрашырга һәм үзенең вакытлы рәвештә Кырымга күчү мәсьәләсен дә хәл кылырга өметләнә иде. Бара алмый калды. Авыруы көчәйгәннән көчәйде, нервлары соңгы чиккә җитеп киеренкеләнделәр. Ул ашаудан һәм йокыдан мәхрүм була башлады һәм бөтенләй аяктан егылды. Автобиографиясен дә без һәм үзе теләгәнчә язып тәмамлау бәхетенә ирешә алмады. Зур дәрт белән кулга алынган каләм кулдан мәңгелеккә төште. Шулай итеп, бөтен гомерен хезмәт халкының бәхете өчен яну белән үткәргән кешенең тормышындагы күп кенә һәм бик әһәмиятле моментлар ачыкланып җитмичә торып калдылар.
Мәҗит Гафуриның Троицк шәһәрендә укыган чагындагы якын иптәшләреннән булган карт совет укытучылары Юсыф Деликамов, Гата Исхаков, Зия Тупиев һәм Фәхри Гайнетдиновларның сөйләүләренә караганда Гафури 1906 елның язында Казаннан Троицкига килгән. Менә шул вакытта ул үзе белән большевикларның Казан комитеты тарафыннан татар телендә бастырылган революцион прокламацияләрен алып килгән һәм шәкертләр арасында тараткан.
Мәгълүм булуынча, бу чакта Казанда татар телендә чыгарылган прокламацияләрнең бөтенесе дә Хөсәен Ямашев кулы аркылы үткәннәр, аның җитәкчелегендә тәрҗемә ителгәннәр. Болар бөтенесе дә Гафуриның Хөсәен Ямашев белән булган мөнәсәбәте турында җитдирәк уйларга мәҗбүр итүче факт булып торалар.
Шуның өстенә, Гафуриның үз сүзләренә, «Шәрык» типографиясенең ул чактагы мөдире Закир Субиев һәм карт художник Касыйм Дәүләткилдиевларның сөйләүләренә караганда, Хөсәен Ямашев 1911 елның җәендә соңгы тапкыр Уфага килгән. Бу юлы ул кымыз эчү максаты белән килгән һәм җизнәсенә, ягъни «Шәрык» типографиясенең хуҗасы миллионер Хәсән Кәримовларга тукталган була.
Хөсәен Ямашев белән Касыйм Дәүләткилдиевлар күптән таныш булганнар. Чөнки Хөсәен Ямашев Уфада революцион эш алып барган чакларда Дәүләткилдиевларның өендә революционерларның китапханәләре һәм конспиратив квартира-штаблары булганлыгын да искә алсак, бу сүзләргә игътибарсыз карарга ярамаганлыгы үзеннән-үзе аңлашылып тора.
Мәҗит Гафуриның әйтүенчә, Ямашев аның адресын Закир Субиевтан алган һәм аның квартирасына килеп кергән. Менә шушы очрашу вакытында, сүз уңаенда, Гафури аңа үзенең бернинди дә сәяси партиядә тормавын һәм сәяси кеше түгеллеген әйткәч, Ямашев бик самими рәвештә елмайган да:
— Сез сәяси кеше. Сезнең язганнарыгыз бөтенесе дә әдәби әсәрләр булу белән бергә, сәяси документлар да. Сезнеңчә алай түгел икән, ул чакта нигә соң әле сезнең өстегездән донос биргәннәр? Нигә соң әле сезне, самодержавие төзелешенә каршы котыртуда гаепләп, полиция надзоры астына алганнар? Димәк, сез хәзерге стройга зарарлы, ә хезмәт халкы өчен файдалы сәяси мөндәриҗәле шигырьләр язгансыз, — дигән һәм Гафуриның 1906 елда язган бер шигыреннән:
Хәзергә әле безнең өмет сүнгән,
Кылычлар чыга  алмый тора  кыннан,
Гомер булса, без күрербез, килер заман,
Алырбыз залимнәрнең якасыннан! —
дигән юлларын китергән. Кайчан булса да шул заманның бер киләчәген әйткән. Шагыйрьне чыдамлылык белән, һаман да шул рухта язарга чакырган һәм сак булырга киңәш биргән.
Шуңа күрә дә, Мәҗит Гафуриның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүче иптәшләр, үзләренең алдагы эшләрендә бу истәлекләрдә кузгатылган мәсьәләләр буенча җитди эзләнүләр алып барсалар, Октябрь революциясенә чаклы демократик позициядә торган бер шагыйрьнең шул дәвердәге иҗатын һәм политик йөзен тагын да ачыграк аңлауга ирешерләр иде.

Җавапсыз калган хат

1934 ел.
Хат өстенә телеграмма да килеп төшкәч, Гафуриның Бәләбәйдән 16 августта кайтачагы бөтенләй аныкланды. Ул үзенең хатында ничек булса да вокзалга ике машина төшерү турында чара күрергә үтенгән иде. Язучыларның күпчелеге совет язучыларының беренче съездына киткәнлектән, без аны М. Таҗи, Башкортстан Үзәк башкарма комитеты работнигы һәм «Сигезенче камера» дигән китапның авторы Габдулла Искәндәров Һәм яшь шагыйрь Гайса Юсупов иптәшләр белән каршы алдык.
Поезд вакытында килде. Каршы алучыларны күрү белән Гафуриның шатлыгы йөзенә бәреп чыкты. Машиналар янына чыккач, аның бу шатлыгы канәгатьләнү катыш гаҗәпләнүгә әйләнде. Чөнки аның бер үзен өч машина көтеп тора иде.
—    Рәхим итегез, Мәҗит агай, өч машинаның теләсәң кайсына утырыгыз! — дигәч ул бик аз гына вакытка, кайсы машинага утырырга    белмичә, аптырап калгандай булды.
Вокзалдан шәһәргә күтәрелгән чагында ул бу шәһәргә башлап килә торган кешесыман, тирә-ягына каранып, күзәтеп бара торгач, елмаеп:
—    Кызык та соң бездә хәзер.   Үзеңнең үзгәргәнеңне хәтта үзең дә сизми каласың.   Атлаган саен    ниндидер үсеш һәм үзгәреш күрәсең, — диде дә, сүзне   икенчегә борды,— ничаклы гына һәйбәт булса да, санаторий—санаторий инде ул, үз өең, үз гаиләң түгел.    Эчне пошыра һәм сагындыра. Зөһрәләрдән калып, ялгызым гына бераз тынычланып яшәмәкче, теге «Минем гомерем»не бераз эшләрмен дип өметләнгән идем дә, булмады. Эче пошкан кешенең кулыннан эш киләмени инде. Ярар, бу турыда өйгә кайткач   сөйләшербез инде, — диде,    үзен    бераз гаепле кеше кебек итеп.
Үз семьясын, үз өен сагынып кайткан Гафурига уңайсызламас өчен без, озак тормыйча гына, чыгыпп китәргә җыена башладык. Безнең болай намус белән эш итүебез Гафурига бик ошады. Шулай булса да миңа:
—    Ашыгып бара торган җирең булмаса, син  беразга кал әле, эшләр турында сөйләшеп алырга кирәк, — диде.    
Гафурины безнең эшләрнең торышы, мине исә аның сәламәтлеге һәм эшләп кайтырга тиеш булган эше кызыксындыра иде. Шунлыктан мин, иң элек, аның сәламәтлеген сораштым. Ләкин мин бу сорауны аңа иртәрәк бирдем булырга кирәк. Чөнки минем сорауны ишетү белән үк ул кинәт үзгәреп китте. Уфага кайтып төшкән чагында йөзендә күренгән шатлык эзләре югала башлады. Бу минутта сорауны кире алырга мөмкин түгел иде инде. Гафури минут эчендә киеренке бер хәлгә кереп бетте һәм Зөһрә ханымның күзләренә карап алды да:
— Әгәр дә яраса мин Тукайның: «Китә шатлык, килә башлый дигәнче», — дигән юлларын: «Китә саулык, килә башлый   дигәнче», — дип үзгәртеп    әйтер   идем. Чөнки болай эшләр яхшыруга табан барган кебек була. Ләкин шул арада авыз ачып: «Яхшырам!» — дип әйтергә өлгермисең, тагын начарлана башлыйсың. Әле менә кайтырга берничә көн калгач кына температурам күтәрелде дә китте. Күтәренке    температура белән кайтам икән дип куркып торган чакта, әле дә яхшы,    нормаль хәлгә килеп китте. Бәс, шулай булгач, ничек итеп, рәтләндем дип әйтәсең инде.    Чынын    әйткәндә,    врачлар миңа мәҗбүри рәвештә Кырымга күчеп торырга кушалар. Әйе, киңәш бирмиләр, кушалар. Сез,  үзегез бик яхшы беләсез, матур һәм рәхәт булса да мин санаторий тормышын яратмыйм. Ләкин нихәл итәсең, егет өч әйләнеп су эчмәгән коедан, бер әйләнеп   су   эчә,   диләр. Башыңа төшкәч баш тартып булмый инде, күнәсең. Чөнки яшисе килә бит.    Галимҗан    Ибраһимов та    шулай мәҗбүр булгандыр инде, бичара. Ярар, бу турыда икенче вакытта сөйләшербез. Үзегезнең эшләр кайсы җирдә тора соң әле? — дип сорады.
Безнең эшләр Гафурины   кәефсезләндерерлек   түгел иде. Булат Ишемгулов беренче том    өчен    билгеләнгән кереш сүзне тәмамлап китте. Мин Гафуриның тәрҗемәи бетереп машинисткага    бирдем.    Икенче    томны Башгосиздатка тапшырдык. Шул сәбәпле Гафури    бик канәгатьләнеп тыңлады. Шуннан соң ул рухланып китте. Битләрендә аны тагын да мөлаемләндерә торган сызыклар барлыкка килделәр. Ләкин күп тә үтмәде, ул тагын үзгәрде һәм:
Мин дә тик кенә ашап ятмадым. Сәламәтлегем мөмкинлек биргән чаклы эшләдем. Ул минем теге 1923 елдагы юбилей вакытында язып биргән автобиографиям чынлап та бик кыска, бер анкета рәвешендә генә язылган икән шул. Тегендә баргач укып чыктым һәм сезнең фикер белән бөтенләй кушылдым да яңадан озайтып зшли башладым. Ләкин тагын да 1915 елга кадәр килеп җиткәч тукталып калдым. 1915 елдан бирге якны Зөһрә белән Хәмит кайтып киткәч яза башларга планлаштырган идем, эшләп булмады, температура күтәрелде дә китте. Хәзер әйдә җайлап кына эшләргә кала инде, — диде ул.
Сүз ахырында мин иртәгә эшләрне алып килергә, кереш сүз белән тәрҗемәи хәлне үзенә укып чыгарга теләвемне белдердем. Гафури бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Сүз азагында үземнең Кырым санаторийларына барыр өчен ике айлык путевка алганлыгымны һәм 25 августтан да соңга калмыйча китәргә кирәклеген белдердем.
Бу хәбәр Гафурины тагын да сискәндереп җибәргәндәй булды. Ул уйлана башлады. Аның болай уйлануы — электән бер төрле хәл ителгән бер мәсьәләне икенче төрле хәл итәр өчен уйлануын күрсәтә иде. Ул шулай булып чыкты да. Бу хәбәрне минем чынлапмы, шаярыпмы әйтүемне аңларга теләгәнсыман итеп, күзләремә карап алды:
— Путевкаңны алып та куйдыңмыни инде? — дип сорады. Аның бу соравына каршы мин:
— Алып куйдым шул. Чөнки алмыйча    мөмкин булмады. Әле алмасам, мин барырга теләгән җиргә башкача путевканың булуына ышаныч юк иде. Шунлыктан хәзер үк китәргә мәҗбүр булам. Сезнең эшләрне бетердем инде. Сезнең янга    санаторийга    барып    кайтырга да мөмкинлек булмады, вакыт җитмәде. Булат Ишемгулов Казанда озак йөреп кайтты. Томнарны әзерләү эшләре төбендә  минем    җилкәгә    төште, — дип җавап биргән идем, Гафури тагын да уйлангандай итте дә:
—    Хикмәт минем эшләрнең ничек    торуында түгел, бәлки икенче нәрсәдә шул. Үзең беләсең, мин хәзер кеше ярдәменнән башка ялгызым гына озын юлларга чыгып йөри алмыйм. Бик якын санаторийга да бит мин сезнең ярдәмегездән башка бара алмадым. Әле дә менә Рәүф Сафаров алып кайтты. Теләсәм-теләмәсәм дә миңа хәзер Кырымга барырга кирәк булачак. Мин, әллә тагын быел да шулай, бергәләп барырбызмы, дип   өметләнеп тора идем. Ләкин, болай булгач, җае туры килеп торган чакта китмичә калырга ярамый инде, барырга кирәк. Аннан соң минем бару-бармау эше башка бик күп нәрсәләргә бәйләнгән бит әле. Бу нәрсәләр хәл ителмәгәннәр. Аны мин үзем генә хәл дә итә алмыйм. Әйдә, хәерле юл, син уеңнан кире кайтма инде, — диде.
Без, иртәгә күрешергә вәгъдәләшеп, әңгәмәгә шул җирдә нокта куйдык. Гафурига тынычлык теләдем һәм «Минем гомерем» дигән исем астында язган автобиографиясен карап чыгар өчен үзем белән алып киттем.
Иртәгесен баргач, мин көтелмәгәнрәк хәлгә очрадым. Бу хәлнең килеп чыгуына нинди сәбәп булуын болай гына белергә мөмкин түгел иде. Чынын әйткән чакта, бу хәлне белер өчен Гафуриның уйларын аңлый ала торган гадәттән тыш көчкә ия булырга кирәк иде. Ләкин моның чынлыкта булмый торган бер эш икәнлеге һәркемгә мәгълүм.
Зөһрә ханым миңа ишек ачкан чагында ук өйләрендә ни булганын әйтеп куйды. Гафури бүген иртән әллә ниләр уйлап утырган-утырган да фикусларга су сибеп йөргән Зөһрә ханыма:
—    Зөһрә, әйт әле, мин үлгәч, син тормышка чыгарсыңмы, юкмы? — дип сорау биргән.
Зөһрә ханым, иң элек, көтелмәгән бу серле сорауны аңларга тырышып һәм чынлапмы, әллә шаярып кына әйтәме дигән бер кыяфәт белән Гафурига карап торган. Гафуриның йөзендә шаяру галәмәтләре таба алмагач, шикләнә башлаган… Шул минут аның башыннан яшен тизлеге белән көйдереп: «Акыллы көйгә сөйләшәме икән бу?» — дигән уй үтеп киткән һәм каушаган йомшак тавыш белән:
—    Гафури, нигә андый урынсыз уйлар белән үзеңне борчыйсың? — дип әйткән һәм елый башлаган.
Гафури бу сүзләргә каршы бертөрле дә җавап кайтармаган. Бәлки, үз соравына җавап көткән кебек булып, өнсез һәм хәрәкәтсез генә утыруында дәвам иткән. Тик Зөһрә ханым чыгып китә башлагач кына тавышына йомшаклык бирергә тырышып:
—    Бу фикуслар соңгы яфраклары    калганчы шулай утырсыннар, — дип калган.
Залдагы ике урындык өстендә утырган һәм берсенең ботаклары икенчесенә тиеп торган бу ике карт фикусны алар үзләренә охшатып яшиләр иде. Шул сәбәпле бу тарихны белә торган бер кеше өчен бүген алар арасында булган хәлне аңлавы авыр түгел иде.
Гомеренең һәрбер елын гына түгел, бәлки хәзерге һәрбер көнен, һәрбер сәгатен зур көрәшләр бәрабәренә яулап ала торган авыру һәм карт язучының трагедиясен аңлаган кешегә аның киеренке минутларындагы шәхси эшләренә тыгылу һәм акыл сату аз дигәндә үзе бер юләрлек булыр иде.
Менә шуның өчен дә мин Гафури янына бу хәлне бөтенләй белмәгәнгә салышып барып кердем. Күтәренке күңел белән әллә ничаклы папка кочаклап килеп керү үзе аның бүлмәсендәге күренешне үзгәртеп җибәрде. Мине күрү белән ул үзе дә яткан җиреннән сикереп торды.
— Менә кырык тартмачы кебек булып, күтәренеп килеп тә җиттем. Кәефегез ничек? Кичә бик озак утырып арытып ташламаганбызмы? — дип   папкаларны    аның кечкенә өстәленә илтеп куйдым да, нәрсә укырмын икән, дигән уйлар белән күзләренә    карадым.    Күзләрдә әле генә йөрәк аркылы үткән көчле   давылдан калган һәм тынарга өлгермәгән    вөҗдан    газабының   дулкыннары гына бар. Ләкин зарар юк. Алар хәзер,    мин беренче папканы ачу белән үк, онытылып юкка чыгачаклар…
— Кәефнең тезгене хәзер элекке кебек минем үз кулымда түгел бит, бәлкем авыруым кулында. Шуңа күрә дә ул һичбер көтмәгән бер минутта мине    үзе теләгән якка ала да китә. Кичәге кәеф бит ул — сагынып кайту кәефе генә булган. Өйдәге беренче төнне   үткәрергә дә җитмәде. Өзек-тартык кына булган йокыдан инде мин чирле кәеф белән тордым,    һәйбәт иттең әле — килеп кердең. Булмаса, кәефсезлек шаукымы кагыла башлаган иде. Авыр сүз әйтеп, Зөһрәне дә рәнҗетеп ташладым, бугай. Син папкаларыңны чишә тор, мин хәзер керәм, — дип чыгып китте.
Ул бүлмәдән чыгып киткән чакта мин эчемнән генә Гафуриның үзе әйтмешли:
Мин беләм, белдермәсең дә
Агадыр күздән яшең, —
дип калдым.
Гафуриның бу гадәте һәм холкы миңа күптән билгеле иде инде. Әгәр дә ул, үзен-үзе җиңә алмыйча, авыр сүзе белән кемне дә булса урынсыз рәнҗетсә, шул кеше алдында гафу үтенмичә торып, аның күңеле тынычлана алмый иде. Әгәр дә бу хәл Зөһрә ханым белән икесе арасында булса, гафу үтенгән чагында ул ялварып тормый: «Я, Зөһрә, ташла, минем Пачякин Сибгать авылдашы икәнлегемне беләсең бит инде», — ди торган иде.
Элек Агыйделдәге Бакрак пристаненда баржалар белән йөк ташытып кәсеп итүче Пачякин фамилияле бер бай булган. Җилем-Каран авылының Сибгать дигән бер малае шул Пачякин булып уйнарга яраткан һәм үзе һәрвакыт балаларга: «Мин үскәч Пачякин кебек баржалар йөртәм!» — дип күкрәк сугып мактана торган булган. Ләкин аның кечкенә чактагы хыялы барып чыкмаган һәм баржалар йөртүче Пачякин була алмаган, бары тик гомерлек «Пачякин Сибгать Биктимеров» булып кына калган. Тапкыр һәм туры сүзле, бик әче телле булган бу Сибгать, старшинаны хурлап, шул теле аркасында бераз тимер читлектә дә утырып чыккан.
Гафури белән дә шуңа охшашрак бер вакыйга булган. 1915 елның җәендә ул печатник Гали Исхаковка кунакка барган. Мәҗлес вакытында империалистик сугыш турында сөйләшкәннәр.
Кунактан кайтып барган чакта губернатор йорты турына килеп җиткәч, Гафуриның хәтеренә келт итеп мәҗлестә сөйләшкән сүзләр килеп төшә һәм ул: «Бу кан коелуның бөтенесенә дә Николай гаепле!» — дип патшаны орыша башлый. Губернаторның өен саклап торучы стражниклар Гафурины арестовать итәләр дә якындагы участокка озаталар. Төн буена йоклый алмыйча, ничек итеп җавап бирү турында уйлап чыга. Иртән полиция начальнигы килгәч, Гафурины җавапка чакыралар. Начальник аңа:
—    Үзегез интеллигентный бер кешесез, господин Гафуров, үзегез патша хәзрәтләренә тел    тидергәнсез, — дип Гафурины кыздыра һәм сораша башлаган.
Гафури үзен нык тоткан һәм төнлә төзелгән план буенча хәрәкәт итеп:
— Әфәндем, бу бит баштан алып ахырынача аңлашылмаудан гыйбарәт булган бер нәрсә.    Чөнки минем андый сүз сөйләү ихтималым юк. Алар мине аңламаганнар…
— Нинди аңлашылмау, ничек аңламаганнар?
— Шулай, кичә бакчада утырган чакта яныма эчкән бер кеше килеп утырды. Исәнләште, үзен Николаев фамилияле бер кеше дип тәкъдим итте. Мин аңардан шундый эчемлекләр сатылмый торган бер вакытта кайдан табып эчүен сорадым. Ул моңа каршы: «Тапкансың аптырый торган нәрсә, акчасы гына булсын, аракысын теләсәң күпме табарга була. Кирәк булса, сезгә дә табып бирә алам», диде. Кесәмдә семья расходы өчен билгеләнгән актыккы биш сум акчам бар иде. Шуны бирдем дә аракы алырга җибәрдем. Ярты сәгатьтән килеп җитәргә булды. Ярты сәгать, бер сәгать һәм өч сәгать көттем. Караңгы төште. Николаев та юк, акча да юк. Өйдә семья акчасыз утыра. Менә шуннан соң сез Николаевны сүгәрсезме, сүкмәссезме, ә? Чынында мин үзем гаепле! Белмәгән-күрмәгән кешегә актык акчаңны биреп җибәргән өчен үземне әрләргә кирәк иде. Минем эш менә шулай тора, — дигән.
Өйдә Зөһрә ханым борчылып беткән. Югалган Гафурины эзләп ул иртән типографиягә килгән һәм кешеләрне аякка бастырган. Бигрәк Гали Исхаковка нык эләккән. Зөһрә ханым типографиядән чыгып килгән чакта Гафури килеп кергән һәм бөтен нәрсә аңлашылган…
Гафури кухняда Зөһрә ханым янында озак юанмады. Минем янымнан чыгып киткәндәге кебек үк:
— Ярамаган бер эшең өчен үкенү һәм гафу үтенүдән дә авыр нәрсә юк дөньяда. Чөнки син бер ахмакланып эшләгән эшең өчен бөтен акылыңны тезләндереп гафу үтенәсең. Ул моңа әллә ышана, әллә юк. Әллә гафу итә, әллә итми. Менә шуның өчен газапланасың да йөрисең азактан, — дип сөйләнә-сөйләнә килеп керде.
Ул килеп керүгә мин аның автобиографиясе турында сүз башларга әзерләнеп тора идем. Шул сәбәпле без аның белән һичбер нәрсә булмагандай сөйләшә башладык. Иң элек мин аңа үзенең автобиографиясен шулай яңадан эшли башлавы өчен бик зур канәгатьләнүемне әйттем. Шуның белән бергә, «Юктырсың ла, алла» шигыре язылганнан соң узган унтугыз еллык гомер турында бер генә юл да язылмавы өчен борчылуымны да белдердем.
Шуннан соң мин Гафури әсәрләренең беренче томы өчен үзем язган биографияне укып чыктым. Ул, үзенең авырулыгына карамастан, зур игътибар белән тыңлап утырды. Ләкин, укып чыккач, кулъязманың җитешсезлекләрен шунда ук күрсәтмәде. Үзе тагын бер кат игътибар белән укып чыгарга һәм, кирәк табылса, шуннан соң фикерен әйтергә булды. Булат Ишемгулов тарафыннан язылган кереш сүзне дә үзе укып чыгарга һәм авторы Мәскәүдән кайткач бергәләп сөйләшергә вәгъдә итте.
Мин икенче барганда Мәҗит Гафури репродуктор янында утыра иде. Йөзенә кәефсезләнү төсе кергән. Ә нигә? Бу көнне кич, ягъни 17 августта, Мәскәүдә Совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съезды ачылырга тиеш иде. Әйе, Гафури репродуктор янына утырып алган да съездның ачылганын көтә башлаган. Сәгатьләр үтә биргәннәр. Гафури түземсезлек белән Максим Горькийның: «Совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съездын ачык итеп игълан кылам!» — дигән сүзләрен көтеп утыра икән.
Ләкин сабырсызланып һәм дулкынланып көткән Гафури съездның ачылуын тыңлый алмаган. Менә аньщ кәефе шуңа кырылган булган икән. Шул минут ул бик үкенечле итеп көрсенде дә:
— Их, хәзер бөтен Мәскәү шаулый торгандыр инде!.. Анда бит күп милләтле Совет әдәбиятының алдынгы вәкилләре белән бергә, бөтендөнья революцион әдәбиятының танылган көчләре катнаша. Бу авыру Галимҗан Ибраһимов белән безнең тез астына сукты бит. Авыру булмасак, ихтимал, без дә шул тарихи съездга катнашу бәхетенә ирешкән булыр идек. Бу минутларда бәлки Галимҗан Ибраһимов та, минем кебек, шулай әрнеп һәм пошынып утыра торгандыр. Ичмасам, «барасыңмы» дип сорамадылар да бит. Авыру, имеш. Кырым тикле Кырымга барып йөргәнне, хәлем болай булса, Мәскәүгә генә бара алыр идем әле…
Мине барыннан да бигрәк Максим Горький кызыксындыра иде. Беләсеңме, Максим Горький бит мине белә икән. Әйе, чынлап әйтәм. Бу хакта мин 1922 елда Кырымга барган чакта ишеттем. Кырым Совнаркомының шул чактагы предсе