ТАТ РУС ENG

Сәйфи КУДАШ Казакъ даласында (Очерктан өзекләр)

Сарсымбай тыштагы эш-көшләрен бетереп кергәч без теге, түр башында утырган кеше белән дә таныштык. Бу кеше, авылдан авылга .гизеп, думбра уйнап, үләң әйтеп-җырлап йөрүче бер акын булып чыкты. Сөйләшергә бик ярата торган бу акынның сүзләренә караганда, ул һәр елның җәендә Трейдинга барып, ул чакта граммофон пластинкаларындагы җырлары белән билгеле булган җырчы Мирфайза Бабаҗановның кымызханәсендә бераз үләң әйтеп кайта икән.
Ул чактагы күпчелек казакъ акыннары кебек үк, бу акын да укый һәм яза белми иде. Ләкин, шулай булуга карамастан, ул аңсыз һәм артта калган бер кеше түгел. Ул бик күп белә һәм бик күп нәрсәне хәтерендә саклый торган кеше булып чыкты. Шуның аркасында аның сүзләре җырлар, мәкальләр һәм хикмәтле әйтемнәр белән бергә үрелеп бара. Аның телендә Абай һәм Акмулла акыннарның исемнәре һәм сүзләре бик еш кабатланып тора. Ул шагыйрь Акмулланы мактап хәтергә алды. Аның Троицк төрмәсендә утыргаи чакта, казакъ бае һәм түрәсе Исәнгилдене әрләп язган шигырьләренең бер бүлеген сүз арасына кыстырып җибәрде.
Шуның өстенә бу акын, ниндидер бер татар укытучысының ярдәме белән, Тукайның кайбер шигырьләрен дә ятлап алган. Ул гы«а да түгел, акын Тукайның «Күңел» дигән билгеле шигырен «Тәфтиләү» көенә җырлап та күрсәтте. Акынның әйтүенә караганда, ул 1912 елның җәендә Тукайның Троицк шәһәренә килүен дә ишеткән.
Шагыйрь белән танышыр һәм, шигырь әйтешеп, ярышып карар өчен, эзләп, Габдрахман мулла Рахманкуловның өенә дә барган булган. Ләкин ул, кызганычка каршы, үзе әйтмешли, нугайның өлкән акынын күрә алмаган. Чөнки ул эзләп барган чагында инде Тукай Казанга кайтып киткән булган икән. Ул Тукайны, казакъ җәйләүләрендә йөртеп, кунак итәргә бик теләгән, ләкин барып чыкмаган. Акын моның өчен әле булса үкенеп бетә алмый. Әгәр дә Тукай тагын бу якка килеп чыга торган булса, ул аны, мотлак (һичшиксез), барып күрәчәк…
Без дә тик ятмыйбыз, һәр көн иртүк торабыз да эш эзләп чыгып китәбез. Шәһәрдәге барлык постоялый дворларны, мосафирханәләрне һәм юлчылар төшерә торган махсус өйләрне йөреп чыгабыз. Бер мәчет ишек төбенә барып, Гатаулла мулланың, икенчесенә барып, Сәгыйть мулланың чыкканын көтеп торабыз. Алардан укытучылыкка урын сорашабыз. Шуннан соң, я бер байның тире складында яки тегермәнендә эшләп, кан таратып кайтабыз. Үзенә күрә икмәклек акча да табылып тора. Ә ару-талу үзенә күрә генә түгел. Үлгән кебек йокларлык булып кайтабыз.
Беркөнне шулай, көндәге сәяхәттән кайтып кергән җиребезгә, безне әлегә кадәр булмаган бер күренеш һәм яңа бер мосафир каршы алды. Җиткән һәм тузган кара чәчле утыз яшьләрдәге бер кеше елый-елый гармун уйнап утыра иде. Без килеп кергәч тә, ул күтәрелеп карамады. Бәлки, һичбер нәрсәгә игътибар итмәстән, тирән бер кичереш белән онытылып, һаман да уйнавында дәвам итте.
Гаффан Сафаров әле гармунчыга, әле постоялый пвор хуҗасына карап торды да: «Әллә бераз төшереп алганмы?» — дип тамагына чиртеп күрсәтте. Моңа каршы постоялый двор хуҗасы, юк, алай сөйләшергә ярамый, дигән кебек итеп, башын чайкап һәм кулын селтәп куйды. Ләкин хуҗаның бу бер нәрсә дә аңлатмый торган җавабы Гаффанны канәгатьләндермәде булырга кирәк. Ул хуҗага якынрак барды да:
— Нәрсә, моны сөйгән кызы алдаганмы әллә? — дип сорады.
— Юк, белмим, — диде хуҗа.
 — Алай булгач, ата-анасы берьюлы үлгәнме әллә? — дигәч, хуҗа:
– Соңыннан сөйләрмен, — диде дә Гаффанның яныннан ук китте.
Гармунчы бу сүзләрне ишетмәде дә, Гаффанны күрмәде дә кебек. Уйнавында дәвам итте. Тирән итеп бер көрсенеп алды да, тыйнак кына моңлы тавыш белән, гармунга кушылып җырлап та җибәрде. Шул вакыт гармун тавышының моңы белән -тынлыкка талган өйдә Тукайның:
Яшь вакытта яшьнәдем, көчле, вакытта күкрәдем,
Яшьнәмим дә,  күкрәмим дә,  утсыз  инде күкрәгем!
Килде тоткынлык, түбәнлэнде уемның куллары,
Хөр заман ак кул  белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.
Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп;
Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!..
Ул түгел күңлем эшеннән, тик ялан кулның эше,
Кызмагыз бик, чыкса  мәйданга  басылган чүпләрем,* —
дигән юллары яңгырадылар (*Тукайның “Үтенеч” шигыре).
Гармун чыңлаудан туктады. Моңлы җыр тавышы тынды. Өйдәге тынлык тагын да куера төште. Өйдәгеләр, кай җиреннән тотып сүз башларга белмәгән кешеләрсыман, гармунчыга текәлгән хәлдә, сүзсез тордылар. Ләкин бу хәл озакка бармады. Аны башлап гармунчы үзе бозды:
—    Нигә гаҗәпләнәсең, әллә дөньяга  бүген генә тудыңмы? — диде ул   Гаффанга. Кешегә туры карап сөйләшергә    ярата  торган  кыю   Гаффан кинәт бирелгән   бу сораулардан бөтенләй аптырап калды һәм:
—    Юк, бернәрсәгә дә    гаҗәпләнмим, — диде,   ничек җавап бирергә дә кыймыйча.
—    Белмәсәң бел, туганкай,   мин    бүген аракы эчеп исермәдем. Сөйгәнем дә алдаганы юк. Әтием белән әнием дә тереләр.   Бүген мин   бөтенләй  башка   кайгыдан исердем. Бу кайгыдан кайгырмаган татар,   ике акыллы булса да, кеше түгел ул.
Үз кайгысы — кайгы түгел кешенең,
Үз хәсрәтем өчен түкмим яшемне.
Мең кат янып, бүген мең кат өшедем,
Халкым кайгысы идерде башымны…
дип, Мосафир үзенең сүзләрен дәвам итте:
—    Халкыбызның шатлыгы да, кайгысы да аның йөрәге аркылы үтеп, җырга   һәм   шигырьгә әйләнә иде. Хәзер инде менә шушы шигырь тәсбихенең бисмилласы өзелде — бөек шагыйрь Габдулла   Тукай   юк! Рәхимсез үлем аны безнең арабыздан тартып алды… Ләкин аны
безнең йөрәкләребездән тартып   алырга   бернинди көчнең дә кулыннан килмәячәк!.. — диде һәм тагын да гармунын уйный башлады.
Без, бу көтелмәгән хәбәрдән аптырашып, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер-беребезгә карашып, хәрәкәтсез һәм телсез калдык. Гармунчы бераз тынычлана төште. Аннан тагын да безгә күтәрелеп карады һәм әле беребезгә, әле икенчебезгә төбәлеп:
—    Ышанмыйсызмы? Ышанмагыз! Чөнки бу — кеше ышанырга яраклы хәбәр түгел. Мондый хәбәрләр һәрвакытта да дөрес булмый   калсыннар иде!  Ләкин алар дөрескә чыгалар икән шул. Ышанмасагыз, әнә Габдрахман Мостафинның китап магазинына барыгыз. Анда әллә ничә төрле газет килгән. Ләкин барчасы да шул бер шомлы хәбәрне раслап сөйлиләр, — диде һәм эчәргә салкын су сорап алды.
Әлегә чаклы бернәрсә дә аңламыйча гаҗәпләнеп, бер як читтә басып торган украинец, Гаффан янына килде дә, яшерен бернәрсә турында сораган кебек итеп, әкрен генә тавыш белән:
 — Нәрсә булган? Бу кеше нинди бәхетсезлеккә очраган? — дип сорады.
Татар халык шагыйре   Габдулла Тукай үлгән, — диде Гаффан, авыр көрсенеп.
— Нигә, бик зур шагыйрь идемени? — дип сорады украинец, кайгының шул чаклы зур булуына ышанасы килмәгән бер кыяфәттә.
— Татарның Пушкины һәм Тарас Шевченкосы иде, — диде Гаффан, үзенең горурлыгын яшерә алмыйча.
Бу сүзләрне әйткәч, Гаффан минем алдымда кинәт үсеп киткән төсле булып күренде. Димәк, ул, ничек кенә булмасын, бөек Пушкин һәм Тарас Шевченконы да белә торган бер егет!
Без теге гармунчы мосафир әйткән Габдрахман Мостафинның «Тәрәкъкый» исемле китап магазинына, ягъни Кустанай шәһәренең бердәнбер культура учагына юнәлдек.
Без, магазинга барып җиткәнче, гармунчы сөйләгән хәбәрнең ялганга чыгуына исәп тоткан идек. Ләкин, анда баргач, теләсәк тә, теләмәсәк тә, ул хәбәрнең чын икәнлегенә ышанып кайтырга мәҗбүр булдык. Шул көннең истәлеге итеп, без кесәдәге барлык байлыгыбыз булган 17 тиен акчаның 12 тиененә Тукайның үзе тере ( чакта чыккан һәм иң соңгы җыентыгы булган «Җан азыклары» китабын алып кайттык. Без постоялый дворга кайтып кергән чагында теге гармунчы да, Полтава губернасыннан күчеп килә торган украинецлар да юк иделәр инде. Шул сәбәпле бу хәбәргә ышанганнан соңгы кичерешләребезне бер кеше белән дә уртаклаша алмадык…

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*