ТАТ РУС ENG

Шәһеф ШӘРӘФ Габдулла Тукай хакында бәгъзи хатирәләрем (Тукай Казанда)

(Вафатына биш ел тулу мөнәсәбәтилә искә төшерү)

Әдипләребездән соңгы биш ел эчендә иң күп искә төшерелгән, иң күп хатирәләр язылган зат, шөбһәсез, Габдулла Тукай булды, һәр ел апрель башында вафаты мөнәсәбәтилә аның хакында озын-озын мәкаләләр язылып тора, бәгъзы газет вә журналларның шул вакыттагы номерлары һаман бөтенләй аңа багышлана, һәммә язучылар Тукайның беренче чын татар шагыйре булып дөньяга чыгуын, халыкның нечкә хисләрен, моң вә зарларын әдәби тел берлә сөйли белүен, татар телен әдәби бер тел итеп мәйданга куюын, халыклар теләкләрен сәһле мөмтәнигъ (тагын да җиңеләйтү мөмкин булмаслык дәрәҗәдә гади сүзләр белән аңлатып бирү) дәрәҗәсендә шома, матур чыгышлы гыйбарәләр берлә тасвир вә тәгъбир итүен тәкъдир итеп яздылар һәм шулай язып торалар.
Ләкин инде Тукайны халыкка аңлатырга күп хаҗәт тә калмады. Инде аны бөтен халык татар шагыйре дип таныды. Иң караңгы почмактагы бик иске мәктәп шәкертләре дә аның шигырьләрен яттан укып йөрүне үзенә гадәт итте. Инде бик күп балаларның телләре дә Тукай шигырьләрен укып ачыла башлады. Менә бу хәлләрнең һәрберсе Тукай шигырьләрен тәкъдир итүгә күп ихтыяҗ калмаганын күрсәтә. Шунлыктан мин биш елдан соң аны искә төшерү мөнәсәбәтилә язылган ушбу мәкаләмдә озын фәлсәфә вә тасвирларга керешмәенчә, фәкать аның хакында булган бәгъзы хатирәләремне генә язып үтәм.
1907 нче елның ахырлары иде. Бервакыт берадәрем Борһан:  «Уральск газетларында шигырьләр язучы Габдулла  монда килгән, хәзердә «Болгар» номерларында, утырышырга ярый торган егет», — дип сөйләде. «Соң ул егетне гомумән ничек таптың?» — диюемә каршы: «һәр-нәрсәгә өстән карап мөхакәмә итәргә ярата, акчага, байлыкка, хәятка бер дә исе китми, һәммәсенең өстеннән карый ала; аның берлә утырышканымда Җәмалетдин Әфгани тәрҗемәи хәлен укыганымда һәм Риза Казый берла утырышуымда хис иткән бер хәлне хис иттем», — диде.
Беркөн Казан мөхбире» газеты идарәсендә беренче мәртәбә Тукай берлә очраштым. Ул вакытта Тукай солдатка  каралдыктан соңра Казанда торып калырга уйлаган иде.
Беренче сүз Уральскида дәвам иткән «Фикер», «Әл-гасрел җәдит» хакында булды. Ул бу газет вә журналларнын күбрәк эшләре үз кулыннан, үз планы буенча ипләнгәнен сөйләдектән соң мин анда күпме вазифа алганын сорадым. Егерме-егерме биш сум кадәрле, диде. Моңа каршы: «Казанда шулкадәр эшләсәң, сиңа аның кадәрле ике-өч өлеш вазифа бирерләр иде», — дидекем-дә, «Тамак туярлык, бер дәрәҗә мәгыйшәт итәрлек булгач, акчаның нигә кирәге бар, миңа шул акча җитә иде, газетлар яхшы барса, һаман шунда хезмәт итүне уйлап тора идем», — диде.
Соңра сүзне Казанга борын, Казанны бик яратып сөйләде. «Казанның нәрсәсе сине үзенә җәлеп итте?» — диюемә каршы Тукай: «Казанда «кеше» бик күп, мин Уральскида үземә иптәш, утырдаш булырлык кешеләр таба алмый башлаган идем. Монда һәртөрле мәсләктә кеше бик күп, кайсы мәсләк кешеләре берлә күрешсәм дә, үземнән артык әллә ничә кеше таптым; шунлыктан тәрәкъкый итүем, гыйлем арттыруым өчен, мотлака, (әлбәттә, һичшиксез) Казанда калырга кирәк дип карар  бирдем», — диде.
Тукай илә моннан соң күп очраша идек. Ул вакытта аның гыйлем арттырырга тырышканы, һәртөрле китаплар моталәгасенә (аңлап, төшенеп укырга) ихласы күренеп тора иде. Миннән гарәп әдәбияты вә аның тарихы хакында күп нәрсә сораша, бу нәрсәләрне бик яратып тыңлый вә шуларны тәфсыйллары белән беләсе килә иде. Бервакыт яныма килеш «Гарәпләрнең «могалләкате сәбга» (Кәгъбә стенасына асылып куелырлык хөрмәткә ия булган җиде касыйдә) касыйдәләрен кәгъбә диварларына асып куярлык ниндәен хасиятләре булды икән, шуларны укып чыгасы иде, шул мөмкин булырмы?»— дип, шуларны укырга кызыгып йөрде. Миннән төрек әдипләренең байтак китапларын алып укыды, «Госманлы әдәбияты нәмүнәләре» исемле китапны укыгач, «Бу китапта миңа ярарлык нәрсәләр дә бар икән»,— дигән иде.
Төрек әдипләреннән Габделхак Хәмиднең берничә әсәрләрен алып укыгач, аның фикерләренең ачыклыгын, шигырьләренең дә садә вә шигърияте куәтле булганын яратып сөйләде. Фәкать аның «Нәстәрин»(Кыр гөле) исемле әсәрен укыгач кына: «Шундаен куәтле мәхәббәт берлә куәтле дошманлыкның бер күңелгә җыелуына минем күңелем җитми, Габделхак Хәмиднең тасвирларын башыма сыйдыра алмыйм», — дип сөйләгән иде.
Фәкать Тукайның гыйлем арттыру, төрле китаплар моталәга итүгә мәракы, иске гарәп вә төрек әдәбиятын тикшерүгә әһәмият бирүе озакка бармады. Инде ул Казанга килеп, берникадәр вакытлар үткәрдектән соңра, бөтенләй бу эшләргә әһәмият бирми башлаган, очрашкан вакытта да бөтенләй икенче нәрсәләр хакында гына сөйләшә иде.
Тукай, үзенең табгань шагыйрь булып яратылуына, үзендә шагыйрьлек таланты фәүкыльгадә куәтле булуына бик нык иманлы иде. Бервакыт 1909 нчы ел «Вакыт» газетының бер номерында Сәгъди имзасы берлә Тукайның шигырьләре вә шагыйрьлеге хакында озын бер фельетон язылган иде. Миңа очрашканда, шул газет яңа гына килгән, Тукай да яңа гына укыган иде. Мин: «Бу фельетонны укыгач, берәр вершок үсеп киткәнсең», — диюемә каршы Тукай бер дә исәпләп тә тормаенча гына: «Балыкка «син йөзәргә оста» дисәләр, күтәрелеп китәр идеме?» — диде…
Тукай берлә озак утырышуымның иң соңы, вафатыннан кырык көн кадәр мокатдәм, «Мәгариф» көтепханәсе тарафыннан булган сорау буенча, үзенең бөтен язган шигырьләрен бер тәртипкә тезеп, бәгъзы җирләрен төзәтеп, «Мәҗмүгаи асар» бастырырга хәзерләнгән вакыты иде. Шул вакыт бәгъзы шигырьләрен бозып, төзәтеп: «Яшьлек берлә әллә нәрсәләр язылган, кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми, халыкның дини яки милли шогурларына (аңларына, төшенчәләренә) тукына торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм, шуңарга күрә «Исабәт» чыгаручыга каршы да бер шигырь язып ташлаган идем», — диде…
Соңра үзенең әүвәлдәрәк, хосусан төрекләргә тәкълит белән (ияреп) язылган шигырьләренең телен яратмаенча, шуларны бөтенләй мәҗмугадан төшереп калдырсам ничек булыр икән, дип киңәште. Нәтиҗәдә ул шигырьләрне мәҗмуганың башларына куймый, урта бер җиренәрәк кертергә, һәрхәлдә бөтен шигырьләрнең язылу тарихларын гыйлавә (кушымта, өстәмә) итеп бастырырга карар бирелде.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*