ТАТ РУС ENG

Шәйхзадә БАБИЧ Габдулла әфәнде Тукаев (Тукай турында шигырьләр) 

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул — караңгы тәндә яктырткан матур, ак тулган ай.

Ул бөек уй, нечкә хис, тәгъризләргә бик бай, — диям,

Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, — диям.

Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек,

Ап-ачык ап-ак булып, тик ак күңел аккан кебек,

Күп китапларның арасында аның китаплары

Ап-ачык нурлар чәчеп, күрнеп тора һәр яклары.

Алса, укыса халык шигырен аның — истә кала,

Һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

Галибән Габдулланың хәзер Казанда мәскәне,

Ул уяткыч, ул юаткыч, ул терелткеч хәстәне.

Билгеле, безнең мабиһельифтихар ул, мөхтәрәм,

Зур шагыйрь, мәшһүр шагыйрь бар бездә дә, — дип шатланам.

Тәсбих вә тәһлил итеп җырлап йөримен җырларын,

Җырлаганда, нечкәрә күңлем, эри һәр җирләрем.

Тәгъризләргә — киңәю, тармаклануларга.
Галибән — гадәттә, күбрәк вакытта.
Мәскәне — тора торган   урыны.
Мабиһельифтихар — мактанычыбыз.
Тәсбих вә тәһлил — телгә   алып, күңелдә йөртеп.

1911

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*