ТАТ РУС ENG

Шәриф ӘХМӘТҖАНОВ Искә төшерү (Габдулла Тукаев Петербургта)

Үткән ел яз уртасында танышларымнан әллә кем миңа шагыйрь Габдулла Тукаевның Петербургка килгәнлеген сөйләде.
—    Габдулла Тукаев    Петербургта!..    Шул    хәбәрне ишеткәч тә аның янына барып танышмакчы, бөек шагыйрь   белән   сөйләшеп,   аның   сохбәте   илә   мөшәррәф булмакчы    булып,    тизлектә    «Нур» идарәсенә киттем.
Монда Кәбир Бәкер әфәнде аның кайда төшкәнен беләчәк иде. Фәкать идарәдә Кәбир әфәндене тугры китерә алмый, «Нур» мөхәррире Сафа әфәнде Баязитовтан сорап, мөхтәрәм шагыйрьнең Муса әфәнде ханәсенә төшкәнлегеннән хәбәр алдым. Минем шагыйрь белән күрешергә барачагымны белгәч, Сафа әфәнде минем аркылы аны үзенә кунакка чакырып, карта визитын биреп җибәрде.
Муса әфәнде Сергеевский урамда, Таврический бакча янында, Дума бинасыннан ерак түгел бер өйдә тора иде. Мин барганда:
—    Муса әфәнде үзе юк, Габдулла әфәнде исә өйдә ята,— диеп   хәбәр   бирделәр.
—    Миңа  Габдулла әфәнде    кирәк,— диеп,    үзеннән изен (Изен — рөхсәт.) алганнан соң,   ул яткан бүлмәгә   кердем һәм шагыйрьне диванга кыйшаеп яртылай яткан рәвештә таптым. Мин бүлмәгә кергәч, шагыйрь, урыныннан торып, күреште. Гадәттәгечә, бер-беребезне тәкъдим кылышып танышкач, шагыйрь үзенең эче пошып ятканлыгын, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, чыгып пайтәхетне (Пайтәхет — башкала.) карап йөри алмаганлыгын, ялгыз, Муса әфәнденең бөтен бүлмәнең яртысыннан күп җирен ишгаль иткән (Ишгаль иткән — биләгән.) китапларына күз тегәп, алар белән рухан сөйләшеп ятканлыгын сөйләгәч:
«Берәр кеше килсә, яхшы булыр иде, сөйләшеп азрак күңел ачар идем», диеп уйлап кына ята идем,— менә сез килдеңез. Бик яхшы булды әле. Без икәүләп татарча бер чәй эчеп алыйк»,— диеп, самовар куярга сорады. Мин өстәл өстендә стаканның яртысына кадәр эчелгән чәйне күреп:
—    Сез күптән түгел эчкәнсез, ахры, шунлыктан минем өчен азапландырмагыз,— диеп карасам да, Габдулла әфәнде, өстәлгә самовар куеп, татарча җайлап Бер чәй эчмичә, катгыян (Катгыян — ныклап торып.) күңел тынычланмаячагын сөйләп, чәй хәзерләтте. Чәй башланды.
—    Эч поша, дисез, монда бер дә танышларыгыз юкмыни? Белми торганнардыр әле, яшьләр вә укучы зыялылар да килерләр.
—    Танышлар бар. Алар килделәр. Кичә иске танышлардан Кәбир Бәкиров вә Кәрим Сәгыйтовлардан башка, байтак кына мөселман студентлар вә курсистлар да килеп, бераз утырып киттеләр. Соңра берничә курсисткалар килгәннәр икән, аларны кабул итә алмадым.
—    Ник?
—    Беләсез бит, хатын-кыз таифәсе, хосусан, пайтәхет кеби җирдә гали мәктәпләрдә укучы европалашкан ханымнар бик нәзакәтле һәм кешене тикшерүчән булалар <…>
Шул сүзләрне сөйләгәч, мөхтәрәм шагыйрь, көлемсерәп:
—    Шүрәле хакында язып азаплана торгач, үзем шүрәле кыяфәтенә кердем,— диеп куйды. Мин укучы яшьләр,  хосусан ханымнар,  Габдулла  әфәндене кирәгенчә тәкъдир    иткәнлекләрен, алар    аның кыяфәтен    түгел, гали рухын, гүзәл шигырьләрен вә илһамын тикшерүләрен вә чыннан аны тануларын бәян иттем. Сүз арасында  Габдулла әфәнде Петербургтан зарланып алды:
— Муса әфәнде һәр даим (Даим — өзлексез, һәрвакыт.) чакыргач, үлә-нитә калсам, пайтәхетне дә күрми үлгәнсең диеп, кыямәттә шелтәләмәсеннәр өчен, Петербургыңызга килдем. Ләкин килгәнемә үкенәм. Өйдә эч поша; Муса әфәнде төрле җәмгыятьләргә вә лекцияләргә йөри; хатын-кыздан тартынам. Урамга чыгар хәл юк, басып үтереп баралар. Килгәч тә Муса әфәнде белән бергә Лотфи муллага кунакка барган идек. Шунда. Невский проспект урамы аркылы чыгарга тугры килде. Урамда һич туктаусыз арба, автомобиль һәм трамвайлар үтеп кенә торалар. Ничек аркылы чыгарга? Берничә минут чыга алмый аптырап тордым. Ахырда күзләремне йомдым да Муса әфәнденең итәгенә ябыштым. Ул мине чыгарган. Бу вакытта аякларымның ничек кузгалганын, үземнең нинди догалар укыганымны белмим. Шуннан соң Невский урамда йөрмәскә ант иттем.
Вакыйгән, чәй татарча булды. Сөйләшә-сөйләшә байтак кына эчеп ташладык. Габдулла әфәнде язылып китте. Аның сөяге ап-ачык беленеп торган маңгайларында бөрчек кеби тирләр күренде, сулган вә саргайган йөзләренә бераз төс керә төшкән кеби булды <…> Бу вакытта Габдулла әфәнде һөҗүләр (Һөҗү — сатира, эпиграмма.) дә сөйләп алды. Ул Казанда бер зыялы мөселманның, гомуми лекция укыганда, татарча җөмләләр төзә белмәгәнлектән, хотбәсенең (Хотбә — речь, сөйләнгән сүз.) бик көленеч чыкканлыгын, аның хотбәсеннән җөмләләр алып сөйләгәннән соң, тагы әллә нинди кызык вакыйгалар хакында сөйләп, мине бик көлдерде.
Чәй эчкәч, Сафа әфәнде Баязитовка китмәкче булган идек, ләкин Муса әфәнде кайту сәбәпле, китә алмадык. Ул аш ашаганнан соң баруны муафыйк күрде. Аш та булды. Муса әфәнденең үз бүлмәсендә, дөресрәк әйткәндә, китап складының бер почмагында, шәкертләрчә тиз генә аш ашап алдык. Шагыйрь һәр никадәр аз ашау тарафында булса да, Муса әфәнде димләве буенча ару гына ашады һәм бик тирләде.
Бераздан извозчик алып, Габдулла әфәнде белән икәү Сафа әфәндегә киттек. Мин извозчикка, Невскигә чыгып, аннан барырга куштым. Габдулла әфәнде:
— Мин Невскигә кермәскә ант иткән идем. Я, барсын инде, ат белән керсәк тә ярый,— диде. Мин юлда бәгъзе нәрсәләрне шагыйрьгә тәгъриф кылып (Тәгъриф кылып — таныштырып, аңлатып.) бара идем. Шагыйрь, Невскидәге хәят вә халыкның хәрәкәтенә һәм мондагы тәртип, пакълек вә зиннәтләргә күзләрен йөрткәч, көлеп:
— Бу дөнья кяфирә җәннәт, улыбдыр мөэминә (Мөэмин — мөселман.) зиндан,— дия, татарларның иске игътикадыннан (Игътикад — ышану.) истиһза кылып (Истиһза кылып — көлеп, көлемсерәп.) куйды. Мин үземнең Габдулла әфәнде белән бер арбада утырып килүемә горурланып, шатлыгымнан ни кылырга белми идем. Һәм Невскидәге шик киенгән халыкка карап: «Әфәнделәр, сез никадәр артык булсагыз да, Пушкин белән бер арбада йөргәнегез юк әле, мин исә Тукаев белән янәшә утырып барам!» — дип кычкырасым килә иде.
Сафа әфәндедә бик озак утырдык. Монда һәм Габдулла әфәнде үзен бик гүзәл хис итте. Ул чәйдән борын «аспирин» йотып, бераз кәефен китерде. Монда Бәкер вә Кәрим әфәнделәр хазир булдылар (Хазир булдылар — килделәр.). Шагыйрь Сафа әфәнденең мәктәбен карап, монда укучы яшь кызларның хор белән аның шигырьләрен укыганын тыңлады вә бик яратты, һәм бераз граммофон тыңлап, моңа да бик кәефе килде. Соңра ул «Нур» идарәсенә килгән бәгъзе бер шигырьләрне карап, берсен бераз төзәтеп биргәч, газетага басарга яраганлыгын сөйләде. Ахырда үзенең Муса әфәнде ханәсендә уңайсызланганын, андагы хатын-кыздан тартынганын, Муса әфәнде үзе өйдә аз тору сәбәпле, эче пошканын, шунлыктан аерым бүлмәгә чыгасы килгәнен бәян итте. Андагы халык та шагыйренең бу теләген дәрхаль (Дәрхаль — шунда ук.) җиренә җиткерделәр.
Казанский урамда, шул ук исемдәге чиркәүгә каршы йортта меблированный комнатлардан муафыйк бер бүлмә алынып, Габдулла әфәндене шунда күчерелде. Ул монда күчкәненә бик шатланды. Монда аңа дус-ишләре вә танышлары бер дә тартынмый килүләре өстенә, ул үзе дә иркенлек тапты. Теләгән вакытында ашый-эчә, йоклый, теләгән вакытында чыгып йөри һәм, үз кәефенчә, кунаклар вә дусларын кабул итә иде. Габдулла әфәнде Казанскийга күчкәч, мин дә, башкалар кеби, һәр көн аның янына бара идем. Кайвакытта ул яткан мөхтәрәм бүлмә аны тәкъдир итүче яшьләр белән тулып киткәнлектән, соңыннан килгәннәр кроватька, утыра, анда да урын калмаса, аягүрә торалар иде. Без җыелган саен Габдулла әфәнде бик баблап (Баблап — тәмләп, җиренә җиткереп.) чәй эчерә, һөҗүләр сөйләп куя. Ул күбрәк үзенең Казанда торган чагындагы вакыйгалардан алып сөйли һәм андагы аркадашларын бик еш хәтеренә төшерә, аларны сагына вә андагы мәгыйшәтен (Мәгыйшәтен. — тормышын.) артык бер кәеф вә ләззәт илә яд итә иде. Сүз арасында ул шигырьләреннән бәгъзеләре үзенең күңеленә ятмаганын, шунлыктан боларны аерып чыгарып, тәмам дөнья йөзеннән югалтырга, калганнарын һәммәсен җыеп зур китап шәкелендә бер җилдтә (Җилд — том, китап.) бастырырга карар кылганын сөйләде. (Мәрхүмнең «Кояш»тагы соңгы мәкаләсеннән дә бу аңланадыр.)
Габдулла әфәнде Тукаевның шигырьләреннән генә түгел, сүзләреннән дә аның милли булганлыгын аңламак мөмкин иде. Миллият хисе артык куәтле булганлыктан булса кирәк, мин аңа Петербургта чыкмакта булган «Звезда»* (*…«Звезда»… — 1910—1912 елларда Петербургта чыккан большевистик легаль газета. Бу газетага идея ягыннан В. И. Ленин җитәкчелек иткән. «Звезда» — «Правда» газетасының элгәресе.) исемле сул мәсләкле газетада Хөсәен Ямашев мәрхүмнең тәрҗемәи хәле хакында язылган мәкаләне күрсәткәч, шагыйрь укып чыкты да:
— Менә заман! Безнең хакта пайтәхеттәге рус газеталары да сөйли башладылар бит! Күптән кирәк иде… Мин Хөсәен мәрхүмне тәкъдир вә ихтирам итәм һәм аны бик сагынам <…> Мин үзем социалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать, һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен иде.
Габдулла әфәнденең сәламәтлеге Петербургка килгәч һаман бозыла гына барды. Шунлыктан соңга таба урамга чыгуны да куйды. Без яшьләр ул мөхтәрәм шагыйрь белән һәр даим сөхбәтдәш булу Шәрафәтенә генә канәгатьләнмичә, мәңгелек бер хатирә вә ифтихар (Ифтихар — горурлану.) өчен уртага алып, рәсем чыгартмакчы идек һәм пайтәхет хатирәсе калдырасы килеп, шагыйрь үзе дә моны бик теләгән иде. Ләкин көннән-көн артмакта булган рәхимсез авыру, безнең бу ниятебезгә манигъ (Манигъ — киртә, тоткарлык.) булып, безне бу шәрәфтән мәхрүм итте. Шулай ук шагыйрьне шифаханәләренә алып барып, аның аяк басуын өмет иткән кешеләр дә мәхрүм булдылар. Ул чакырган кешеләргә бара алмады. Габдулла әфәнде Тукаевның тәшриф бирүе (Тәшриф — хөрмәт итеп бару.) бик аз кешеләргә генә мөяссәр (Мөяссәр — мөмкин булу.) булды. Ул бер-ике хосусый кешедән башка, шәрәфенә ясалган бер яшьләр мәҗлесендә генә була алды. Ләкин Габдулла әфәнденең хәстәлеге бу вакытта дәхи көчәя төшкән булу сәбәпле, яшьләр мәҗлесе дә бик күңелсез үтте. Ахырда шагыйрь үзенең сәламәтлеге, пайтәхетнең ул вәхши һавасының яман тәэсире белән һаман бозыла гына барганын игътибарга алып, моннан котылу чарасына тизлектә ябышасы килде һәм кымыз эчмәк нияте илә Уфа вә Троицк тарафына сәфәр кылды.
Кичке сәгать сигезләрдә Николаевский вокзалның беренче мәүкыйг (Мәүкыйг — урын.) залы мөселманнар белән тулды. Монда мөтәггасыйб (Мөтәгасыйб — фанатик.)  хәзрәт вә философ, фикерсез мулла вә күзе ачык имам, җаһил (Җаһил — надан.) хәлфә вә зыялы мөгаллим, зур корсаклы бай вә ертык киемле халатчы татар яки хезмәткәрдән башка, пайтәхетнең һәммә мәктәпләреннән төрле формада студентлар вә шәкертләр бар. Болар фирка (Фирка — төркәм, партия.) вә сыйныф аерымлыкларын бер якка ташлап, бөек шагыйрьне ихтирам илә озату тугрысында һәммәсе бер фикергә килгәннәр иде. Вакыйгән, Габдулла Тукаев фирка вә сыйныф кеби гади инсаннар мәшгуль була торган мәсьәләләрнең һәммәсеннән югары иде! Моны пайтәхеттәге мөселманнар да аңлаганнар булырга кирәк.
Шул тарика (Тарика — шул юл белән.) шагыйрьне вакытча пайтәхеттән озатып, киләчәктә сәламәтләнгәч яңадан килүенә вәгъдә алган идек. Ләкин талигъ (Талигъ — язмыш, бәхет.) башкача теләгән икән: нәзыйрсыз (Нәзыйрсыз — тиңдәшсез, чагыштыргысыз.) шагыйребезне бездән кызганган кеби, аны бездән күтәреп, үзенең кочагына алды.

Шәриф Әхмәтҗанов. Искә төшерү. (Габдулла Тукаев Петербургта.) «Сибирия» газетасының 1913 ел, 26 май санында басылган. Шуннан алынды.

(Чыганак: Тукай турында хәтирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.)


Комментарий язарга


*