ТАТ РУС ENG

Шәриф КАЮМОВ истәлеге (Тукай Уральскида)

1902 нче ел октябрь числосы булырга кирәк, әти безне Җаек шәһәре мәдрәсәләренең берсенә укырга бирергә ияртеп китте. Бу мәдрәсә Габдулла Тукай укый торган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе иде.
Бу вакытта Тукай мәдрәсә шәкертләре арасында зур шәкерт булып, ул дәресне хәлфәләрдән укымый, хәзрәттән укый иде.
Хәзрәттән дәрес алучылар арасына Тукай, аның шәриге Мортаза Шәрипов, безнең хәлфәбез Гомәр Хөсәенев, Мыек Сафа, Урыс Йосыф, Зиннәт, Фәсах, Тукай белән җырлаучы Вәли, казакълардан Урынгали, Иргали һәм башкалар укыйлар иде. Хәзрәт дәресе вакытында кайвакыт зур бәхәсләр чыга иде. Хәлфәләр һәм зур шәкертләр арасында хәзрәт тарафыннан куелган чуалчык мәсьәләләрне чишү яки дәресне йомгаклау Габдулла Тукай, Г. Хөсәеневләргә туры килә иде. Тукаев бу вакыт мәдрәсәдә генә укымыйча, учитель Әхмәтша школасына русча укырга да йөри, алар Урыс Йосыф белән бергә укыйлар. Ул вакыт безнең мәдрәсәдә «Мөхәммәдия» уку модада иде. Тукай дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буйлап йөреп, көйләп, «Мөхәммәдия» укырга ярата, безнең хәлфә Хөсәенев, Тукайга кушылып, кайвакыт Вәли белән шулай бергә җырлап йөриләр иде. Тукай ашханәгә юынырга төшкән вакытларда, ашханә буена җырлап йөри, биредә ул «Мөхәммәдия» укымый, ә татарның милли көйләрен: «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» көйләрен җырлый иде. Атна саен була торган кичәләрдә хәлфәләр соравы буенча Тукай күп вакыт кыска көйләрне яратып җырлый иде. Тукай иске вакытта укыла торган «Йосыф китабы» кебек китапларны җырлап тәнкыйть итә. Ул вакытта ук сүзлекләрдән файдалана, аның тәбәнәк өстәле өстендә   калын-калын, рәсемле сүзлекләр тора иде. Мәсәлән, минем бик яхшы хәтеремдә: бервакыт безнең мәдрәсәгә атна саен кереп йөри торган Шәкүр хәлфә килә. Ул кеше белән күп сөйләшми, утырып коръан укый башлый. Шәкүр хәлфә гакылга саеккан иде. Ул кереп утыру белән, Тукай аңарга калын, рәсемле сүзлек бирә. Шәкүр шатланып ала. Укырга теләгән китаптан ниндидер рәсем килеп чыга, ул ачуланып китапны мәктәпнең икенче башына кадәр ыргыта да, «кяфер син, динсез син» дип, Тукайга ачулы сүзләр әйтеп чыгып китә. Башка шәкертләр шаркылдашып көлә башлыйлар, мәдрәсә шау-гөр килә.

***

1904—1905 нче елларда Төркиядәнме, каяндыр Мөхәммәтвәли исемле бер төрек килде. Төрек Вәли Тукайга караганда гәүдәгә бераз зуррак, ләкин нык, йомры, таза егет иде. Аңарга мәдрәсәдә «төрек Вәли» дип йөриләр иде.
Тукай белән төрек Вәли бик тиз дуслашып киттеләр. Тукайның төрек телендә сөйләшә белүе һәм фикердә бер булулары   аларны   якынлаштырды диеп уйлыйм.
Минем исемдә калганча, төрек Вәли Төркиядән ниндидер бер сәбәп белән качыпмы, сөрелепме килгән егет булырга кирәк, чөнки аның турында шундый сүзләр сөйләнә иде.
Тукай ара-тирә төрек Вәли белән төрекчә җырлыйлар иде, ашханәгә бергә төшеп, бергә юынып, бергә ашап-эчеп тордылар. Ләкин төрек Вәли озак тормады, бер кышмы, шул тирә генә булды. Шуннан соң каядыр китте.
Бу вакыт Тукай янына Габдулла Кариев та бик еш килеп йөри, Тукай һәм Кариев яхшы дуслар иде.
Тукай мәдрәсәдә укыган дәверендә, башка шәкертләр кебек, җәйләрен казакъ арасына чыгып йөрмәде. Ул кышын, җәен мәдрәсәдә ята, аның япа-ялгыз калган вакытлары да була иде.
Бервакыт Уральскиның атаклы бае Мортаза малаена никах укыту өчен Уфадан мөфти чакырып, туй мәҗлесенә хәлфәләр, шәкертләр, яшүсмер балалар барды. Тукай да бу мәҗлескә барды. Безнең мәдрәсә Мортаза бай карамагында булгангамы, барыбыз да бардык. Туй мәҗлесенә мичкәләп-мичкәләп кымыз китертелгән иде. Ул туйда Тукай хәлфәләр, шәкертләр янында булмыйча, итекчеләр, читекчеләр, итчеләр, тиречеләр, кибетчеләр табынына туры килде.
Тукай туй мәҗлесеннән соң түбәндәге шигырен җырлый иде:

Туйга бардым мин бүген: эчтем кымыз,
Кеше бик күп — бүлмәбез булды тыгыз,
Күп эчелгән — шартлый язды корсагым,
Һич үкенмим, андый туй булмас тагын.
Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,
Ит исе, тире исе аңкый иде.
Таз Сабир, сучы Шакир, Күктәк Галим,
Чакырылган Мөрсәлим һәм Мөстәкыйм.
Бар да сөйли кайда нәрсә алганын,
Бу базарда күпме табыш калганын.
Шулкадәр туйдым тире, ит исенә,
Валлаһигазим, икенче бармамын.

***

Габдулла Тукай дүрт ай балалар укытты. Аның балалар укытуы турында бер истәлек тә юк. 1904 нче еллар булырга кирәк, безнең хәлфә Гомәр Хесәенев кызыл мал белән сәүдә итүче Вәлиулла Апаковка ялланып хаҗга китә. Гомәр хәлфәдә укучы егерме бишләп балаларны зур шәкертләр бүлеп алалар. Шул вакыт унлап баланы Габдулла укыта.
Ул тиз вакыт эчендә укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә парталар булмаса да, беренче мәртәбә кара такта шул ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы өстәл янына асып куела. Тукайдан күреп, башкалар да такта ясаталар. Тукай балаларны укытканда, бигрәк тә язарга, телгә, хисапка игътибар итә һәм күбрәк яздыра иде.
Язгы су ташуы вакытында Урал, Сакмар, Чаган сулары бергә кушылалар, һәр елны Чаган безнең мәдрәсәнең ишек алдына килеп җитеп, ике-өч чакрымга җәелә иде.
Тукай, Гомәр хәлфә, Тукайның шәриге Мортаза Шәрипов, Исмәгыйль Шәрипов, Тукайның җырчы иптәше Вәли, төрек Вәли, Фәсах һәм башкалар бергә җыелышып, сигез-тугыз кеше, көймә    белән Чаган    елгасы буйлап, Урал елгасы кушылган җиргә пикникка чыгалар иде. Моның өчен пәнҗешәмбе көн кич белән сәгатьче Камалиның каегын (көймәсен) сорап, тагы да кемнәндер икенче көймә хәзерләп, иртәгесен шул ике көймәне янәшә куеп, көймә өстенә такта тезеп, киез җәеп, барганда самовар куеп, самовар морҗасыннан төтен чыгарып, кайсы ишкәк ишеп, кайсы койрык тотып, самоварчы малай самовар янына утырып, кәеф-сафа корып бара идек. Ул вакытының мәдрәсәләрендә куллана торган музыка коралы— кубыз Тукайның кесәсендә була. Мәдрәсә яныннан көймә кузгалып киткәч тә, Тукай белән Гомәр хәлфә әкрен генә «Мөхәммәдия» китабыннан сыздырып җибәрәләр:

Чөн адәм җәннәтә керди,
Юҗә гыйззәтләрә ирди, —

дип башлап китәләр. Шәһәрдән ераграк киткәч, «Мөхәммәдия» көе тукталып, Тукай белән Вәли татар халык көйләрен җырлый башлыйлар, җырлау тиешле урынга барып җиткәнчегә кадәр дәвам итә. Тукай күп вакыт көлке җырлар да җырлап көлдерә иде:

Эскрипкәм тари-тари,
Тари булса да ярый;
Безгә кызлар ләкмәс инде,
Карчык булса да ярый, —

дип куя. Күп вакыт Тукай түбәндәге җырны сөеп җырлый иде:

Челтәрле күперләре сиксән такта,
Кемнәр йөри икәнләү, герерай-герерай, һай, бу чакта.
Сау бул да сау бул дигән чакта,
Сулкылдап ук елыйдыр, герерай-герерай, һай, кочакта.

Шулай ук Тукай, көлдерү, күңел күтәрү өчен булырга кирәк, «Галимҗан кызы бәетен» әйтә иде. Көймә яр кырыена туктагач та, Тукай урын сайлый, кем беләндер, хәтерләмим, ләкин озаграк торалар. Алар кайтканда, ут ягылып, самовар куелып, ашъяулык җәелеп беткән була. Тукай бу урынны ошатмый: «Әйдәгез, егетләр, без бик матурын таптык, анда барыйк, бу ләззәтсез урын, тиречеләр исе килә», — ди ул. Барыбыз да күтәрелеп, Тукан сайлаган урынга күчәбез. Дөрестән дә, Тукай сайлаган урын — бик матур күренеш. Сул яктан Урал елгасы тулы казан ясап, борылып-борылып, гөрләп, сөйләшеп ага, икенче яктан Урал суының кабыргасына Чаган елгасы килеп кушыла. Зур тирәк, тигез, югары, хәтфә кебек ямь-яшел чирәм. Шул вакыт Тукай сайлаган урынның кыйммәтен, манзарасын аңлата да, кесәсеннән агач шакмакка бәйләнгән, җиз телле кубызны алып, тигез итеп киселгән тирәк төбенә утырып, уйный башлый. Чыннан да, Тукай кубызны матур итеп уйный иде. Башкорт халкының курай тавышларын чыгара, Урал елгасының агымына, сирәк кенә ак мамык тавы кебек агарып торган болытларга карап уйный. Самовар өлгерә, аш пешә, ашъяулык җәелә, көнбагыш, чикләвек, чәчәкле конфет ашъяулык әйләнәсенә сибелә, әңгәмә, җыр, уен-көлке белән чәй эчелә.
Тукай күп мәртәбә шул ук җырларны җырлый иде:

Минем сөеп җиккән атым
Кара белән тимеркүк;
Сагынганда айга карыйм,
Ай да ялгыз минем күк.

Мин сандугач булыр идем,
Кунар тирәгем булса;
Тал тибрәтеп сайрар идем,
Күземә яшьләр тулса.

Чәйдән соң төрле уеннар башлана: куышу, йөгерешү, сикерешүләр китә. Ләкин Тукай җептән сикергән вакытта, аның аягы җепкә эләгә иде, яки сикерә торган җепкә килеп җиткәч, җепнең астыннан чыгып китә; яисә җепкә килеп җиткәч, сикергән була да, авызына сулыш тутырып пуф итеп, төрле кыланышлар белән көлдерә иде.
Мондый пикник җәенә бер-ике мәртәбә була иде. Бервакыт җәй көне мәдрәсәгә Тукай янына Ярулла мөәзин килә. Мәдрәсәдә тактадан бүленгән бердәнбер бүлмәдә Тукай тора иде. Ярулла мөәзингә мин самовар кайнатып өлгертәм. Чәй янында мөәзин Тукайга җырларга куша. Тукай бер-ике җыр җырлагач, мулла кызларына карата болай җырлый башлый:

Укыгыз, кызлар, укыгыз!
Күп хәлләрне белегез!
Остабикәләрне ташлап,
Мәктәпләргә керегез!
Муллалар сезне укытмыйча,
Сезден. үзәккә үтәләр.
Мәдрәсәдә яшь егетләр
Сездәй кызны көтәләр.
Конфет ашаган акчагыз
Үз яныгызга калсын,
Инлек-кершән акчалары
Ваклап җыела барсын.
Шулай ваклан җыйсагыз да,
Бер кесә алтын тулыр;
Тамчы-тамчы тамган судан
Тирән диңгезләр булыр.

Тукай Ярулла мөәзиннең буйга җиткән ике кызы барын белеп җырлый иде. Тукай кешенең күз алдында тәнкыйть итә, һич тайчанмый, оялмый, баш ими, тәрилкә тотмый, аңарда иркен көчлелек зур иде.

***

Камил, Мисырдан кайткач,  атасы Мотыйгулла хәзрәт урынына мәдрәсәдә дәрес   бирә   башлый.   Ул озын буйлы, аягында заграничный сары   штиблет,   өстә яшел чапан, чапан астыннан карлыгач койрыклы фрак, ак жилет, башында кызыл фәс; үзен гадәттән тыш күтәренке тотуы, кирәксез урында көлүе, принципсызлыгы, мөәзин урынына    манарага менеп,    гадәттән    тыш    кычкырып азан    әйтүе, патша думасына    сайлау   вакытында җаны-тәне белән   депутат булып сайланырга йөрүе,   япь-яшь булуына карамастан, ике хатын алуы, шәһәр байгуралары каршында   рестораннарда   җырлап   йөрүе һәм башка  шундый  кыланышлары  Тукайга  ошамый,  яратмый гына түгел, ул чыраен сыта, җирәнә   иде. Уральск шәһәрендә думага сайлау кампаниясендә татар байларының җыелышы Шәрык клубында була иде. Тукай бу вакытта Шәрык клубында бер    бүлмәдә тора.   Мин бу вакытта Г. Әхмәтҗанов байда торам. Миңа ниндидер бер йомыш белән клубка барырга туры килде.   Тукай кара кәләпүш киеп, үзе тора торган   бүлмәдән   чыгып йөри, клубның сәхнәсе өстендә, яшел сукно япкан, зур өстәл тирәсендә җыелып утырган байгураларның талашканын карый, ә Камил Мотыйгый кулын    селтәп,    әллә нәрсә сөйли иде.
Тукай берникадәр Мотыйгулла хәзрәт йортында бер бүлмәдә торды. Камилнең типографиясе дә шул ук йортта иде. Тукай   ялгызлыкны   яратканлыктан,    Камилләр өендә тору аның табигатенә авыр булгандыр, чөнки аларга килем-китем, чыр-чу, бала-чага, бигрәк тә хатын-кыз Тукайның изелүенә сәбәп була. Бу вакытта Тукай чиктән тыш күп эшли. Типография таш идәнле, караңгы, бик тәбәнәк, һавасы юеш, көн якта тәрәзә юк. Әнә шул шартлар эчендә, беренче буларак, хезмәт дәверен кичерә. Тукайны мәдрәсә һавасыннан да начар   булган   таш стена кочаклап ала. Тукайның беренче туберкулез палочкалары да шул вакыттан башлануына һич шик юк. Камил Мотыйгый болай акланмакчы була: «Тукай үзе бу турыда бернәрсә дә язмый иде», — ди. Чыннан да, Тукай язмый, аның бу өлештә язмавы Камилгә хосрхаһ булганлыктан түгел, бәлки   ул остачы Мотыйгулла мулла хәтере өчен яза алмый.  Гомумән, Тукай Уральскида яшәгән дәверен яза алмый. Тукай Уральскида яшәгән дәверен я киләчәктә язу өчен калдырамы, яисә кирәксенмиме. Тукай Казанга кайткач та, тулысы белән Казан атмосферасына чума.

***

Тукай яшүсмер  балаларны ярата,  алардан  качмый, алар белән утырыша, аларга әкиятләр сөйли. Без, шул ук мәдрәсәдә укучы балалар, Тукайны аптыратып, йөдәтеп, аның әкият сөйләвен сорый идек. Ул безнең үтенечне бервакытта да кире какмый. Без, ун-унбер яшьлек балалар, Тукай тирәсенә җыела идек.    Тукай   түгәрәкләнеп утырган балалар уртасына, ике тезен кочаклап, идәнгә утырып сөйли башлый. Сөйләр алдыннан кисәтү ясый, «йокламасагыз гына сөйлим»   ди ул. Тукай әкият сөйләгәндә, тупас итеп сукты да екты, торды да китте, дип сөйләми. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне,    кошларны,    матурын    матурлап, ямьсезен ямьсезләп,   җанландырып   сөйли.   Без,   аның әкиятен тыңлаучы балалар, кайберләребез утырган җирдән йоклап та китә идек. Ул икенче вакыт шушы туктаган җирдән алып сөйли башлый иде, «кайда тукталдык әле без?» дип, балаларга сорау бирә иде. Аның әкиятен дә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була. Мин Тукай сөйләгән әкиятләрнең өчесен хәзерге көндә дә яхшы беләм. Аның бу әкиятләре миндә саклануы, онытылмавы шуннан диеп уйлыйм. Тукай әкиятләрен түкми-чәчми үзем дә бик күп сөйләдем.
Тукайның әкиятләре, ни сәбәптәндер, ярлы, ятим егеттән башлана, мәсәлән, «Хәсән», «Гали», «Әсгать белән Әмҗәт» әкиятләре. Әсгать белән Әмҗәт әкиятләрен мин томанлы төш кебек кенә хәтерлим, «Хәсән», «Гали», «Утыз ул, утыз кыз» әкиятләре яхшы сакландылар.
Тукай мәдрәсәдә була торган кичәләрдә җырлый иде. Дөрестән дә, ул җырны сөеп җырлый иде. Тукай укудан, эштән бушаган арада мәдрәсә идәне буйлап уйланып җырлап йөри. Иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшсә, анда укучы балалар, зур шәкертләр, хәлфәләр булмаса, сөлгесен муенына урап, папирос тартып җырлап йөри иде. Җырлый торган көйләренең арасында, минем белүемчә, хәзергә кадәрле җырланмый, ишетелми торган җыр кушымталары да бар. Мин бу җыр кушымтасын Тукайның үз иҗаты дип әйтә алмыйм, ләкин Тукай күп вакыт бу кушымтаны кушып җырлый иде. Бу кушымтаны татар җырларының бик күбесе белән җырларга мөмкин. Мин Тукайның үзе җырлаган җырны язам:

Җилбер-җилбер йөргән чакта,
Җил ачадыр куенымны;
Күңелсез чакта җырласаң,
Җыр ачадыр күңелне.
Кушымтасы:
Хөрмәтлү мәхбүбәм,
Сине төшемдә үбәм,
Синең өчен җаным фида,
Күрмичә торалмыйм.

Бу кушымтаны җырлаганда — «хөрмәтлү»нең «лү» авазы күтәренке тавыш белән, икенче, өченче юлы кыска басым белән, дүртенче юлдагы «торалмыйм»ның «а», «ы» авазлары күтәренке тавыш белән җырлана иде.
Тукай укыган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә, атна саен дип әйтерлек, ябык кичә ясала иде. Бу кичәдә төп җырчы Тукай булып, Вәли белән янәшә утырып җырлыйлар, ләкин Тукай һәрвакыт ике тезен кочаклап утыра иде. Шундый кичәләрнең берсендә мәдрәсәдә булган барлык шәкерт һәм хәлфәләр дә җырладылар.

 

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*