ТАТ РУС ENG

Солтан РАХМАНКОЛЫЙ Тукай (Тукай Казанда)

Мәрхүм Габдулла Тукаев үз гомерендә сөйләшергә бик дәртле дә, оста да булганлыктан, юк кына нәрсәләрне гаять дәрәҗәдә рәгъбәтле (кызыклы) вә Җазибәле итеп (күңелне үзенә тарта торган итеп) сөйли торган иде. Ул кешенең аз гына булса да дикъкатен ауларлык булмаган сүзне сөйләргә тарсына да, хурлана да иде.
Хәлбуки, сөйләгән сүзенең әһәмиятен аңлапмы, яхуд сөйләүченең үзенә ригаятәнме (хөрмәтләп), дикъкать белән тыңлаучыга сөйли торган сүзеннән бер дә армый торган иде.
Мәрхүмнең һәр сөйләгән сүзе, һәр мөсахәбәсе (сөйләшеп утыруы) минем күз алдымда торган төсле. Үзенең «Сөялгәнсең чатта» диеп һәм «Ишеттем мин кичә, берәү җырлый» дип башлана торган җырларын Тукаев иң әүвәл миңа (үтенеп) җырлатты. Мәрхүм үзе гомумән музыкага гаять хисле булдыкыннан, мин җырлаган вакытта музыка хаталарымны табып төзәтә торган иде. Шуннан соң мин аның югарыда әйтелгән шигырьләрен җырлап, хәтта бәгъзы вакыт елаштыргалый да торган булып калдым. Тукаевның миңа галәлхосус (хосусән, бигрәк тә) тәэсир иткән шигыре «Мәхәббәт» исемендә: «Җир яшәрмәс, гөл ачылмас төшми яңгыр тамчысы» дигән сүзләр белән башлана. Бу шигырьнең «Кайда Фәрһад берлә мәрхүм шагыйребез рус шагыйрьләреннән Пушкин белән Лермонтовны вә аларга иярүче шагыйрьләрне сөя иде. Пушкин белән Лермонтовның инглиз шагыйре Байронга ияргән шигырьләре Тукаев гыйндендә (алдында, каршында) бигрәк кадерле иделәр. Димәк, Тукаевта да Лермонтов белән Пушкиндагы шикелле җөзьи (аз гына) байронизм рухы бар иде. Бу исә аның күп мөнтәхәб (сайланма) шигырьләреннән аеруча күренмәктәдер.
Җөмләдән бер могътәриза (чыгарма): бервакыт мин Габдулла Тукаевка: «Мә, моны укып кара әле», — дип, инглиз драматургларыннан Шекспирның «Тимон афинский» исемле фаҗигасын кертеп бирдем. Тукаев, башта иренеп йөрсә дә, бу фаҗиганы ике-өч тапкыр укып чыкканлыгын миңа соңыннанрак сөйләде. Бу фаҗиганың мәгънәсе Тукаевның үз гомерендәге тәэсиратыннан иң куәтлесе идекен үз сүзләреннән аңладым. Шуннан соң, «Тимон афинский» шикелле галиҗәнап булсаң иде, дип сөйләгәнен мәрхүмнең үз авызыннан берничә тапкыр ишеттем.
Мәрхүм үзе күп сөйләүчән түгел иде, шулай да булса, кайвакытта сүздән сүз чыгып, төрле «интересный» эшләр хакында сүз ачылса, Тукайның бик тиз «теле ачыла» торган иде. Бервакыт шундый компания тугры килеп, охота тугрысында төрле «маҗара»лар сөйләнде дә, Тукай, бик хуш табигатьтә вакыты булырга кирәк, тамак кырып көлемсерәп, шушы әкиятне сөйләде:
— «Уральскидан Казанга килгән елны Рамазанов дворына төшкән бер юлаучыны эзләп таптым да туган җирем Кушлавычка кунак булып кайтып киттем. Кайтып, мужик өендә бер атналап торгач, авылдан ике чакрымдагы тегермәнче малае белән таныштым. Без аның белән килешеп киттек. Шулай итеп мин аның янына көн саен дип әйтерлек бара торган булдым. Бервакыт эч пошып китеп, мин теге Иван малае янына бардым; анын да аптыраган үрдәк хәленә төшкән вакыты булырга кирәк; ул миңа: «Әйдә бытбылдык атарга барыйк», — дия куйды. Мин әйтәм: «Минем мылтыгым да юк, ата да белмим», — дидем. Ул шуннан соң йөгереп әллә кая китте дә зур бер мылтык алып килде. Мин һаман «мылтык ата белмим» мәсләгендә торам. Иван малае үз мылтыгын да алып чыкты һәм, икесен дә корып, берсен миңа тоттырды. Мин әйтәм: «Мин ата белмим, атканым да юк»,— дидем. Ул әйтте: «Әйдә, өйрәнерсең, үзем күрсәтермен», — диде. Шулай күп тарткалашканның соңында икәүләп басуга чыгып киттек. Икебездә дә бытбылдык алдый торган сыбызгы бар —миндә атаныкы, анда ананыкы. Арышның җитәр вакыты иде. Бара торгач, ике юл чатына барып җиттек. Иван малае шунда туктады да миңа карап: «Син уң якка кит, ә мин сулдагы юлдан китәм. Кояш баер алдыннан бытбылдык атсаң да, атмасаң да, шушы юл чатына килеп көтеп тор, бергә кайтырбыз», — диде. Мин «ярый» дип, уң якка кереп киттем, Ул сулга китте.
Мин мылтык ата белмәсәм дә, тегермәнче малаеның өйрәтүе буенча бераз төшендем булырга кирәк. Мин һаман барам. Бер-ике чакрым җир киткәч, кесәмдәге бытбылдык алдый торган «ата» сыбызгыны акрынрак кына сызгыртып җибәрдем, сызгырттым да колак салдым. Сул яктан бер ана бытбылдык тавышы ишетелде. Мин, аллага тапшырып, шул тарафка арыш җырып кереп киттем. Барганда, һаман сыбызгыны сызгырта барам, каршыга һаман теге ана бытбылдыкның җавабы ишетелә. Мин һаман барам, һаман теге ана бытбылдыкның тавышы якынлаша. Мин үземчә уйлыйм: бу бичара кош минем сыбызгыга алданды, инде, дим, үзем һаман барам. Әмма авыр мылтыкны күтәреп йөри-йөри, җан тирләрем чыкты. Арыш эченә кергән саен, теге ятның тавышы һаман якынлаша. Мин һаман шатлана төшәм. Тавыш бик якынлашкач, мин бөкрәйдем дә мылтыкның теге әллә нәрсәсен күтәрдем. Каршымда арыш арасында бер-ике сажень ераклыгында бер кара шәүлә күренде. Мин шул бытбылдык икән дип төбәп атып җибәргән идем, каршыма бер адәм сикереп килеп чыкты; карасам, әлеге тегермәнче Иван  малае икән. Бу эшкә  шаккаттым.
Сорашкач, мәгълүм булды ки, мин иптәшемдәге ана бытбылдык сыбызгысына, ә ул миндәге ата бытбылдык сыбызгысына алданып, икебез дә кара-каршы арыш арасына кергәнбез. Эш мәгълүм булгач, кочаклашып еламадык кына (такмак әйтеп өйгә кайтып киттек). Ул вакытта кояш шактый югары иде әле…» Шул сүзләрдән соң Тукай әллә нәрсәләр сөйләде, әмма алар исемдә калмаган, бигайбә.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*