ТАТ РУС ENG

ТАЯН Син һәммәсеннән югары

Син, Тукай — кадерле халык шагыйре — үзеңнең моңлы сазларың белән халыкның гасырларча ач торган рухын газаләндердең (тукландырдың), син карт вә карчыкларны үзеңнең мораль өйрәткән, укыган саен укып туймаслык матур шигырьләрең белән рәхәтләндердең. Аларның балалык сафлыгына кайткан саф күңелләрен үзеңә сәҗдә кылырлык дәрәҗәдә авыштырып, мәхәббәт кундырдың. Син яшьләргә, үзеңнең матур вә нәфис булган төрле тасвиратларың берлә, аларның матурлыктан матурлыкка ашкынган күңелләренә мәңгелек азык бирдең. Син татар балаларына, үзеңнең үткен вә һәрбер сүзеннән татарлык аңкып торган шигырьләрең берлә, аларның күңелләренә мәңге онытылмаслык татарлык рухы салдың. Син, үзеңнең «Шүрәле», «Печән базары», «Таң вакыты» кебек, татар әдәбиятында синнән соң бик озак вакытлар зоһур итмәячәк (килеп чыкмаячак) поэмаларың илә татар әдәбиятына кыйммәтле бүләкләр калдырдың. Син юктан татар телен, татарча шигырь, татарча шигырь язучыларга мөгайян (билгеле) бер мәктәп иҗат иттең. Син үзеңнән соң киләчәк бик күп шагыйрьләргә юл күрсәттең вә эз салдың. Хасыйль, син татар әдәбияты өчен җибәрелгән әдәбият пәйгамбәре идең. Син шушы вазифаны үз дәрәҗәңдә яхшы үтәдең, мөмкин булган кадәресен эшләдең. Син татарча шигырьнең атасы, шигырь вә шигъриятнең бик озак вакытка кадәр бабасы булырлык дәрәҗәгә лаек булып киттең. Синдәге талант гали иде, ул һәм шул голүвиятен (галилек, бөеклек) саклап бездән аерылды да. Син үткен вә ачы көлүең белән мәдәният дошманнарын үтердең, алардан мәңгегә кеше күзенә күренә алмаслык дәрәҗәдә көлдең. Син, бер шигырең белән үзеңнең укучыларыңны елата белгән кебек, икенче шигырең белән, күз яше аркылы көләрлек юморың белән көлдерә дә белә идең. Син шагыйрь — мөтәфәккир (фикер йөртүче, идеолог) һәм юморист идең. Син, кешене әгълаи гыйллийингә (иң югары биеклеккә) күтәрерлек мәддах (мактаучы, одист) булганың кебек, икенче мәртәбә кеше күзенә күренә алмаслык итеп ачы көлүче дә идең. Үткен иде синең телең, куәтле иде синдә шигърият.
Татар синдәге хасиятләрне һәммәсен аңлады. Ул бөтен күләме илә иң түбәннән алып иң югарысына кадәр синдәге голүвият вә галилекне, синең кыйммәт вә кадереңне тәмам тиешлесеңчә төшенде. Милләт синең кадереңне үзең исән вакытта да аңлаган иде инде. Ләкин синең кебек кыйммәтле җәүһәрләрне үз арасыннан югалтканнан соң бу аңлау үзенең табигый хәленә иреште. Синең югалуың өчен тиешле матәмне тотып, тиешле кадерләү вә олуглаулар илә бергә синең өчен милләт тәмам хаклы уларак аглады, һаман аглый һәм киләчәктә дә аглаячактыр. Әйе, агларлык шул. Син бит татарның үз хәятында, аның рухына керә алып, аның чын кайгы вә хәсрәтен моңлы иттереп көйли алган беренче баласы идең. Син генә аның кайгы-хәсрәтен уртаклаша алдың. Син генә аның бөтен шатлык вә кайгыларын, кәгазь өстенә кара төшереп, бәхак (дөреслек белән) тасвир итә алдың.
Ләкин, Тукай, синең шушы дәрәҗәңә вә шушы голүвиятеңә көнләшүчеләр яки дошманлык итүчеләр дә юк түгел бит, син боларны сәламәт вакытыңда белә идең. Ләкин җәсәдең арабыздан аерылгач, ул затлар яхшы ук тавыш күтәрергә батырчылык иттеләр. Син белә идең бит: безнең арада бер-берсен макташып, бер-берсен күтәрешеп, ярым ялган шөһрәтләренә мәгърур булган кешеләр бар иде. Менә шушы кешеләрнең бәгъзылары, фәкать «алтын» эштән алда йөргәнлекне генә алда тотып, синең шигърият җәһәтеннән түбәнрәк торган
шигырьләрне күрсәтәрәк, сине кимсетергә батырчылык иттеләр. Лисанынә (теле) татарча, нә төрекчә, вә нә фарсыча булмаган шигырьләрне әллә кайларга кадәр күтәреп тә, синең «Печән базары», «Шүрәле» кебек миселсез (тиңдәшсез) поэмаларыңнан әдәбият кагыйдәсендә билә (бөтенләй) булмаган нәрсәләрне таләп итеп, шәхси тәнкыйтьләр яздылар. Син андый мөнтәкыйтьләрдән (тәнкыйтьче), бик хаклы уларак, усал көлү белән көлә идең. Хәзер син үзең юк, ләкин синең шушы үткен сүзләрең ул «мөнтәкыйть»ләрдән һаман да шулай ук көләләр; синең берлә бергә еглап, бергә көлгән сөекле халкың да, җаныңнан артык яраткан татарың да ул сүзләр белән бергә ул шәхси «мөнтәкыйть»ләрдән көлә.
Син, Тукай-җан, андый түбәнлекләрдән, андый пислекләрдән (түбәнлекләрдән) бик күп югары шул. Шуңар күрә андый тәнкыйтьләр синең татар күңелендәге тоткан тәхетеңнең бер терәген генә дә какшата алмыйлар.
Сине татарның бик зур адәмнәре «җырчы татар малае» дип тә кимсетмәкче булалар. Ләкин үзләренең репутацияләрен (абруйларын, дәрәҗәләрен) әллә нинди предательстволар (хыянәтләр) белән пычраткан ул «сатлык җан»нарның андый түбән сүзләре генә синең голүвиятеңә бер дә кимчелек китерә алмыйлар. Син аларның һәммәсеннән бик күп гали торасың шул.
Син сәламәт вакытыңда ук «бер аягы белән кабергә баскан» дип кенә, сиңа бик өстән караучы нахаллар да юк түгел иде. Ләкин син шушындый пычрак вә нахал адәмнәр арасында торуны үзеңә кимчелек саныйдыр идең. Синең гали күңелең хәкъканият (турылык, гаделлек,хаклык), гадәләт вә сафлык хөкем сөргән гали галәмгә ашкына, синең саф вә мәгъсум рухың пычрак адәмнәр вә сатлык җаннар арасында изелеп торасы килмидер иде!

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

 

Комментарий язарга


*