ТАТ РУС ENG

Вәлит АЛИЕВ Сәгыйть Рәмиев белән (Габдулла Тукай Әстерханда)

Тукай Әстерханга килгәндә, Сәгыйть Рәмиев минем абыем Даут Мөхәммәдевләрдә тора иде.
Даут абый көймәләр күтәрүче һәм конопатчы эшчеләр бригадиры булса да, бик прогрессив кеше иде. Ул Нариман Нариманов белән дә дус, аның белән йөрешә иде. Аның хатыны Әстерхан хатын-кызларыннан беренче булып сәхнәгәчыкты. Даут абый үзе дә спектакльләр, төрле җәмәгать чаралары оештыругакатнаша иде. Шуңа ул, Тукай килү хәбәрен ишетү белән, Сәгыйть Рәмиевкә Тукайны «Люкс» номерыннан үз өйләренә алырга тәкъдим итте. Соңыннан ул бөтен буш вакытын кунагы Тукайның Әстерханда булуын оештыруга багышлады.Тукайның авыру булуын күреп, Даут абый Сәгыйть Рәмиев белән бергәләп аны доктор Наримановка алып бардылар.
Нариман Нариманов Тукайның авыруын карагач:
— Бер-ике сәнә мөкатдәм (бер-ике ел элгәре) килү кәрәк иде, — дигән. Шулай да аңа көч җыярга, кымыз эчеп карарга киңәш биргән.
Шул киңәш буенча Тукай Калмык базарында, укытучы  Шәһит Гайфидә торып,  кымыз  эчте.
Доктор Нариманов һәр ел ромашка чәчәк ата башлаган көннәрдә «Ак чәчәк бәйрәме» оештырып, туберкулезга каршы көрәш кампаниясе үткәрә иде. Шуңа хәзерлек барган көннәрдә, Тукай белән танышкач, ул аңа бу чарага катнашырга тәкъдим итә һәм Тукай аны кабул итә.
Әле дә исемдә: «Ак чәчәк бәйрәме» уңае белән Губернатор бакчасында (хәзер Туганнар бакчасы) митинг булды. Анда Нариман Нариманов бәйрәмнең әһәмияте, туберкулезга каршы көрәшнең бөтен халык эше булуы турында сөйләде. Аннан ул татарның атаклы шагыйре Габдулла Тукайга сүз бирде. «Атаклы» сүзен ишеткәнгәме (ул үзен олылаганны һич тә яратмый иде), әлләсөйләргә хәзер булмагангамы, Тукай аптырап калды. Шулай да ул халыкны агарту, культурага якынайту, уку кирәклек турында сөйләде.
Туберкулезга каршы көрәш фондына җыелган акчага доктор Нариманов Петроградтан профессор чакырта һәм, туберкулез белән авыручыларны аңа күрсәтеп, аларны дәвалауны оештыра иде. Ул үзе ярлыларны акчасыз карый, кайбер бик мохтаҗларына аптекадан дару сатып алырга акча да бирә иде.
Нариманов һәр көн губернатор канцеляриясенә барырга тиеш була, аңа шәһәрдән чыгарга рөхсәт ителми. Шуңа карамастан, ул, авыруны дәваларга бару сылтавы белән, тирә-як авылларга да чыга, анда беседалар үткәреп, халыкның аңын күтәрү буенча зур эш алып бара иде.
Тукай катнашкан Сәмәк авылындагы маевкага да ул, үзенең яхшы танышы, бакча хуҗасы Латыйп Умәровны дәваларга дигән сылтау белән, ялгыз фаэтонга утырып бара.
Тагын Тукайның Яна Гаскәр авылына барганын хәтерлим. Анда баруны Даут Мөхәммәдев оештырды. Ул моторлы көймә сорап алды. Бу юлы мине «кушчы бала» — йомыш үтәүче итеп  алдылар.
Язгы ташу вакыты иде. Көймә Аударма елгасыннан барды. Яңа Гаскәрдә «Ирагаҗы» зиратында булдык. Сәгыйть Рәмиев турыдан-туры каберлеккә барыпкерде, аннан аңа каршы мөҗавир (зиратта торучы, сакчы) килеп чыкты. Сәгыйть аптырап  калмады:
— Галимҗан хәзрәт шәкертләрен изге аталарга коръан укырга  алып килдем, — диде.
Бу сүзләрдән мөҗавир үзе аптырап калды.
—    Ай, алай булгач, мин кузы чалып китерим, сәвап булыр, — диде ул һәм ашыгып авылга китте.
Бу эше өчен Сәгыйтьне Тукай әрләп:
— Әй, Сәгыйть, каберлеккә кермик дип әйттем бит! — диде.
Шулай да бу сәяхәт бик күңелле булды. Тукай да бик  риза булып кайтты.
Галимҗан хәзрәт дигәч, тагын бер кызыклы хәл хәтеремдә. Тукай минем абый— Мәзһәр Моради-Алиев белән бергә укыган булган. Мәзһәр абый Казанда Галимҗан хәзрәт мәдрәсәсендә үлеп кала. Тукайны Әстерханда Мәзһәрләргә Габдерәхим Сәмәки алып барды. Киткәндә, Мәзһәрнең анасы аларны озата чыгып, Тукайга:
— Мә, балам Габдулла, Мәзһәр рухына укырсың,— дип, ун сум акча тоттырды.
— Әнкәй, мин сәдака алмыйм, — дип, Тукай акчаны кире  кайтарды.
Габдерәхим Сәмәки (чын фамилиясе Әбүбәкерев) — Тукайның күптәнге танышы иде. Алар Уральскида Габдулла Тукай Камил Мотыйгый матбагасында эшләгәндә танышалар. Сәмәки Тукайның басылмаган күп эпиграммаларын  белә  иде.
Мин тагын Тияктә үткәрелгән әдәби ахшамда булдым. Зал шыгрым тулы иде. Кичәдә Габдулла Тукай халык әдәбияты турында сөйләде. Аннан соң артист Габдерәхим Адаков, Бари Әминев, Әҗдәр Моратов һәм башкалар Тукай шигырьләрен укыдылар. Җыелучылар Габдулла Тукайны бик олылап тәбрикләделәр.
Тукай Әстерханда вакытта җырчы Мәрьям Искәндәрова концерты булды, ул Касыйм шәһәреннән, Петербургта консерватория тәмамлаган җырчы иде. Бу концертка Сәгыйть Рәмиев һәм Даут абыйлар Тукайны көчләп алып бардылар. Концерт «Аркадия» исемле җәйге бакчада булды (хәзер анда Карл Маркс исемендәге шәһәр культура һәм ял паркы).
Төскә-биткә чибәр, матур җырлаучы артистканы Әстерхан публикасы бик җылыкаршылады. Байлар визит карточкалары, хәтта акча да салган чәчәк бәйләмнәрен сәхнәгә яудырдылар. Ләкин аларның җырчыны үз якларына аударырга маташулары бушка чыкты. Сәгыйть Рәмиев аның белән күрешеп, Гадулла Тукайның да концертта булуын әйтеп өлгергән иде. Җырчы Мәрьям концерттан соң Габдулла   Тукай   утырган   өстәлгә барды.
Мәрьямне як-яктан чакырсалар да, ул берсенә дә игътибар бирмәде. Бу хәл байлыклары белән кәперенүче, культурадан, шигърияттән, музыкадан хәбәре булмаган кешеләрдә зур ачу тудырды. Алар җырчының шагыйрьләр белән сөйләшергә теләгәнен аңламадылар. Киресенчә, ул кешеләр Мәрьям Искәндәрованы үз якларына аударучыларны кыйнатырга маташып карадылар һәм«Борһани тәрәкъкый» газетын аларга яла ягу өчен файдаланып, анда карикатура урнаштыруга ирештеләр. Бу хәлгә доктор Наримановның бик ачуы килә, һәм ул, редакциягә барып, мөхәррир Мостафа Лотфыйны бик нык тирги.
Тукай китәр алдыннан аның шәрәфенә шәһәрдә, кышкы театрда, Зәйни Солтанов җитәкчелегендә зур кичә үткәрелде. Анда катнашучыларның Тукай белән бергә төшкән рәсеме әле дә бик күп кешеләрдә саклана. Бу кичәдә Әстерхан шәһәре кызларыннан беренче булып Сара ханым Байкина сәхнәгә чыкты.
Габдулла Тукайны Әстерханнан бик олылап озаттылар, Тукай Әстерханнан 1 класста, аерым каютада китте. Ул үзе дә килгәндәгедән күп үзгәргән иде: башына эшләпә, өстенә европача тегелгән яхшы костюм кигән, ак яка салып галстук бәйләгән, кымыздан соң шактый тазарган һәм матурайган иде.

(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)


 Г.Халит "Г.Тукай турында замандашлары"

Комментарий язарга


*