ТАТ РУС ENG

Арсланов Мөхәммәтгали (Казан) Тукай һәм татар театры артистлары

rn rn

rn

rnrn

rn

rn
 “Сәйяр” труппасы. 1907-1908 еллар. Утырганнар (уңнан сулга): В. Мортазин-Иманский,
rnБ. Болгарский, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Әхмәтова,
rnФ. Сәмитова; басканнар: Н. Сакаев, Г. Кариев

rn

rn

rn Тукай, как высокообразованный, разносторонний, масштабный деятель rnтатарского народа, наряду с различными направлениями развития духовной rnкультуры также досконально знал проблемы роста национального rnтеатрального искусства, состоял в близком знакомстве и в постоянном rnконтакте с выдающимися актерами и режиссерами своего времени. В статье rnпрослеживаются связи Г. Тукая с «отцом татарского театра» Г. Кариевым, rnпервой татарской актрисой С.Гиззатуллиной-Волжской (и др.), определяетсяrnличный вклад народного поэта в развитие национального сценического rnискусства.rn

rn

rnТатар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай үзе яшәгән чордагы милли rnтеатр сәнгатенә актив тәэсир иткән, юл күрсәткән, әйдәп барган олуг rnшәхесләрнең берсе була. Әгәр без бүген татар театры тууының тәүге rnкөннәреннән үк гомумкешелек кыйммәтләренә таянды, югары идеалларга rnхезмәт итте, һәм, иң мөһиме, халкыбызда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә rnармый-талмый эшләде, дибез икән, бу, әлбәттә, Габдулла Тукай, Галиәсгар rnКамал, Фатыйх Әмирхан, Гаяз Исхакый, Габдрахман Кәрам кебек өлкән rnәдипләребезнең тырышлыгы да. Алар — «Сәйяр» труппасының һәр адымын rnҗентекләп күзәтеп барып, анализ ясап, юнәлеш бирүчеләр. Зур сәнгатькә rnилтүче катлаулы юлның адаштырмый, читкә чыгармый, бары тик алга, яңа rnюгары үрләргә рухландыручы бик кирәкле маяклары.
rnТукай, табигать тарафыннан гаять юмарт бүләкләнгән күпкырлы талант иясе rnбуларак, сәхнә сәнгатенең байтак төрләре белән шөгыльләнә. Әйтик, rnУральскидагы «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә чагында ул, кечкенәдән үк, җырчы rnбуларак таныла, чаршау арты кичәләрендә зур уңыш белән татар халык rnҗырларын башкара, даими рәвештә яңаларын өйрәнә, күп вакыт авыз эченнән rnнидер көйләп, моңланып йөри торган була. Җырчы булуы турында Тукай үзе rnдә сөйли торган булган. «Мин мәдрәсәдә җырчы идем. Һәр кече атна rnкичләрдә була торган җырлау, бию мәҗлесләренең башында мин була торган rnидем, — дип сөйләгән ул. — Шуңа күрә мин татарча җырларны байтак беләм, rnһәм, белемемне арттыра барып, иптәшләр арасында беренче урынны тота идемrn(1). Аның шулай ук «Казан» миһманханәсендә узган, руслар да катнашкан rnзур концертта, иптәш егете Хәкимҗанны теләнче киемен киендереп, үзенең rn«Теләнче» шигырен укуы билгеле. Шигырьләре белән ул Казанда Шәрык клубы rnкичәләрендә дә чыгышлар еш ясый. «Татар театрының атасы» Габдулла rnКариевның истәлекләреннән күренгәнчә, алар, берничә кеше җыелып rn(Г. Тукай, Г. Кариев, К. Мотыйгый һ. б. шәкертләр) күренекле төрек rnдраматургы Нәмыйк Камалның «Гыйшык бәласе» әсәрен сәхнәләштерергә rnҗыеналар. Уральск Халык йортында репетицияләр ясала. Г. Тукай төп rnкаһарманнарның берсе — Габдесамат хәлфә ролен башкарырга җыена. Г. rnКариев исә, характерлы артист буларак, ниндидер бер хатын ролен әзерли. rnӘмма, шактый күп көч куелуга карамастан, спектакль тамашачыга уйналмый rnкала. Сәбәпләре билгеле түгел (2).
rnГабдулла Тукаев һәм Габдулла Кариевның кечкенәдән башланган дуслыгы rnгомер буенча дәвам итә. Икенче бер Гайнетдин карый Җәлалетдинов rnмәдрәсәсендә укыганга күрә, Г. Кариев Тукай янына еш килеп йөри, аларныңrnчаршау арты мәҗлесләрендә катнаша. Алар бергәләшеп төрле китаплар rnукыйлар, газета-журналлар белән танышалар, фикер алышалар, бәхәсләшәләр.rnКазанга килеп, «Болгар» номерларында янәшә диярлек яшәгәндә, бу очрашу,rnфикер алышулар даимиләшә. Халык шагыйре һәм танылган артист rnбер-берсенең иҗатларын яхшы беләләр, киңәшләшәләр, тәнкыйть сүзләре rnәйтешәләр. Әлбәттә, бу эчкерсез аралашулар ике як өчен дә бик файдалы rnбула.
rnГ. Тукай 1907 елда, әле татар сәхнә сәнгате дөньяга чыга гына башлаган, rnтәүге адымнарын атлаган чорда үзенең милли театр өчен программа rnдәрәҗәсендә яңгыраган «Театр» исемле шигырен яза. Бүген һәркемгә мәгълүмrnбу әсәргә күп тукталып торуның хаҗәте юктыр. Әмма сәхнә тәрбиясе аз, rnэстетик зәвыгы бик үк югары булмаган тамашачыга театр сәнгатенең rnкыйммәтен, башкарган функцияләрен, шартларын аңлаткан әлеге шигырь rnТукайның театрга мөнәсәбәтен чагылдыруы белән әһәмиятле. Аның һәр сүз, rnһәр фразасыннан шагыйрьнең бу төр сәнгатькә тирән мәхәббәте, чиксез rnихтирамы бөркелә.
rn…Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
rnТәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.
rnВә ул дарел-голум, дарел-әдәптер,
rnХолыкларны төзәтмәккә сәбәптер…
rnТеатрга мәдхия җырлаучы бу юлларны бары тик аны өзелеп сөйгән, аның кирәклеген төптән аңлаган кеше генә яза ала.
rnТукайның театрга, аның белән шөгыльләнүчеләргә мөнәсәбәте шулай ук 1907 rnелның 30 декабрендә Г. Кариевка (Казаннан Уральскига) язган хатыннан да rnкүренә. Бу вакытта Мәскәүдәге уңышсыз гастрольләрдән соң Г. Кариев rnҗитәкләгән труппа И. Кудашев-Ашказарскийдан аерылып, Уральскига кайта rnһәм берничә спектакль уйнарга җыена. Шул турыда язылган хатка каршы Г. rnТукай: «Бичара караңгыда калган Уральск мөселманнарына шактый зыя rn(яктылык) сачмакчы икәнсез. Эшләреңездә парлак сурәттә муаффәкъ rnбулуыңызны (якты, зур уңышка ирешүегезне) телим», — дип яза (3). rnГомумән, 1911 елга кадәр «Сәйяр» труппасы күчмә шартларда эшләгәнлектән,rnГ. Тукай дусты Г. Кариев белән даими хәбәрләшеп, хат алышып тора. Аның rnталантлы артист булып җитешүенә, киләчәге якты икәнлегенә куана. rn«Габдулла Кари хәзер труппада үзе баш, — дип хәбәр итә ул икенче бер rnтанышы Гайнетдин Туприевка җибәрелгән хатында. — Әле Оренбурда. Хатлары rnкилеп тора» (4).
rnШул ук вакытта шагыйрь татар театр сәнгатен төзү, үстерү эшенә алынган rnфидакарьләрнең нинди зур авырлыклар, акчасызлык, хурлау-кимсетү, rnэзәрлекләүләр аша үтүен белеп-күреп тора, аларга даими теләктәшлек rnкүрсәтә, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Тукай һәм Г.Камал rnбергә чыгара торган «Яшен» журналының 1908 ел, дүртенче санында имзасыз rnгына шаяру катыш язылган «Профессиональный татар артисты булырга rnшартлар» исемле мәкалә басылып чыга. Биредә авторлар юмористик формада rnмилли артистларның яшәү, эшләү шартларын ачыклыйлар. Бу өлкәдә хезмәт rnитү өчен аларга:
rn«1. Эттән әрсез вә артистлыктан башка һөнәрсез булырга кирәк.
rn2.    Кесә төбендә һәрвакыт җил исеп торырга, чи татарлардан «хулиган» rnисмен вә учительская школа философларыннан — «театр вә школа күрмәгән rnнаданнар» — исмен ишетергә түзәргә кирәк.
rn3.    Күп вакытларда өчәр тәүлек ураза тотуга вә гыйнвар суыкларында җәйге пальто белән йөрергә чыгарга кирәк.
rn4.    Спектакль куйган саен «бу актык куюыбыз» дип язарга кирәк.
rn5.    Нигә төшсә төшсен, тәмәкенең «Дюшес» яки «Кальян» кебек кыйбатлы rnвә матур тартмалысын гына тартырга кирәк. Тәки кеше алдында кесәдән rnкыйбатлы тәмәке чыгарып үзеңне акчалы күрсәтмәк мөмкин булсын.
rn6.    Казанда чыгарган афишаларда «Кырым һәм Кавказда халыкның rnмәхәббәтен җәлеп кылган труппа» дип, Кавказ вә Кырымда чыгарган афишада rn«Казанда халыкның мәхәббәтен җәлеп кылган труппа вә әлех…» дип язарга rnкирәк.
rn7.    Кыскасы: артист булмак өчен хикәядәге Сәйфелмөлек күргәннәрнең rnһәммәсен күрергә, ут диңгезен, су диңгезен, ком диңгезен, буран rnдиңгезен, төтен диңгезен вә, хәтта, суп диңгезен вә сыра диңгезен rnһәммәсен үтәргә кирәк» (4). Күз яше аша елмаю чагылган бу юлларда ике rnолуг әдипнең татар артистларына зур теләктәшлеге, ихлас хөрмәте ярылып rnята. Чыннан да татар театры үсешенең тәүге елларында сәхнә rnхезмәтчәннәренә Г. Камал һәм Г. Тукай санаганнарның һәммәсен күрергә, rnишетергә, кичерергә туры килә. Хәл яхшы якка бары тик 1911 ел ахырында, rn«Сәйяр» труппасы кышкы сезонга «Шәрык клубы» штатына алынгач кына rnүзгәрә. Бу инде артистларга даими эш урыны, зур булмаса да ай саен килә rnторган хезмәт хакы һәм алга таба үсү өчен шартлар булу дигән сүз. Моннанrnсоң милли театр сәнгате үсешендә яңа этап башлана.
rnТукай «Сәйяр» труппасының «Шәрык клубы» сәхнәсендә уйналган һәр rnспектаклен карап бара. Аның өчен хәтта тамаша залында, алдагы рәтләрнең rnберсендә, махсус кресло да куелган була. Тик Тукай ни өчендер rnспектакльләрне анда утырып түгел, ә арттагы урыннардан, халык аша rnкарарга ярата. Бәлки танылган шагыйрь залдагыларның игътибарын үзенә rnтартырга теләмәгәндер? Тамашачы буларак, ул сәхнәдә барган вакыйгаларны rnбик садә, хис белән кабул итә. Бу җәһәттән законлы сорау туа. Шагыйрь rnкалдырган иҗади мираста «Сәйяр» труппасы спектакльләренә рецензия бары rnберәү генә. Анысы да 1909 елга, ягъни труппаның күчмә шартларда эшләү rnчорына карый һәм, «Хуҗа һәм приказчик» спектаклендә катнашкан һәр rnартистка диярлек, мактау сүзләреннән тора, тәнкыйть булганда да зур тактrnбелән, кат-кат чигенешләр аша. гафу үтенү формасындарак әйтелә (5). Ни rnөчен, нәрсәдән бу? Җавап артык ерак яшерелмәгән. Төп сәбәп — Тукай rn«Сәйяр» труппасының үз кешесе. Ул артистлар тормышын эчтән белә, көн rnсаен күрешеп, аралашып торгач (бигрәк тә соңгы чорда, бергә «Болгар» rnномерларында яшәгәндә), кемнең ни белән яшәвен, проблемаларын күрә һәм rnшуңа да үз фикерләрен әйтү, җиткерү өчен аңа бернинди матбугат органы rnхаҗәт түгел. Тугры Тукай уен турындагы фикерләрен, гадәтенчә, җиренә rnҗиткереп, өздереп әйтә. Ләкин газета-журналлар аша, ягъни әйләнечтән rnтүгел, бәлки турыдан-туры, колактан-колакка. Биредә инде хәтер саклап, rnтәкәллефләнеп торасы юк. Шуңа күрә дә фикерләр матбугатка чыкмыйча кала.rnӘйтеләсе әйтелгән, бәя, юнәлеш бирелгән. Ә телгә алынган рецензиягә rnкилгәндә, әлбәттә, Тукай авыр һәм кирәкле, зур эш башкарган якын rnкешеләрен матбугат аша тәкъдир итә, хөрмәтли, игътибар күрсәтә.
rnТукай «Сәйяр» труппасы хатын-кызларына, бигрәк тә С. rnГыйззәтуллина-Волжская, Г. Болгарская, С. Байкина, М. Иманская кебек rnартисткалар иҗатына зур хөрмәт белән караган. Ирләр өчен дә гаять авыр rnтоелган күчмә артист тормышын аларның ничек кичерүе турында кайгырткан. rnАның аеруча беренче татар артисткасы С. Гыйззәтуллина-Волжскаяга булган rnҗылы мөнәсәбәте билгеле. Шагыйрь, ислам дөньясында беренчеләрдән булып, rnсәхнәгә чыккан бу яшь кызның кыюлыгына, батырлыгына сокланган. rnАртистканың истәлекләрендә, аңа фанатик динчеләр һөҗүменнән соң, rnТукайның бу хәбәрне ничек кабул итүе турында сөйләнә (6). Берни дә rnдәшмичә уйланып утырганнан соң, шагыйрь бер читкә барып түбәндәге rnюлларны яза:
rnСөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
rnБез үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
rnКиң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
rnТаптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын (7).
rnШушы шигырьдән соң авыр кичерешләрдә утырган актрисаның ничек канатланыпrnкитеп, рухы күтәрелүен, көче артуын күзаллау кыен түгел.
rnТукайның С. Волжскаяга багышлап язылган икенче шигыре дә мәгълүм. Үз rnвакытында артисткага, ни өчендер, тапшырылмый калган бу әсәр шагыйрь rnвафатыннан соң аның кулъязмалары арасыннан табып алына һәм 1929 елда rnгына беренче тапкыр басыла. Менә ул:
rnКүр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула, —
rnҺәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
rnБу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
rnБерсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.
rnМактау сүзләренә үтә дә саран, туры Тукайның Волжскаяны кояш кадәр rnкояшка тиңләве халык шагыйренең бу актриса иҗатын ничек югары бәяләве rnтурында сөйли. Дөнья әдәбиятында нинди дә булса башка бер артистканы rnкояш белән тиңләп шигырь язучы янә берәр шагыйрь бар микән?..
rn1910 елның 5 ноябрендә татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе — rnГ.Камалның һәм 1912 елның 5 мартында «татар театрының атасы» — Г. rnКариевның иҗат эшчәнлекләренә 10 һәм 5 ел тулу хөрмәтенә «Шәрык rnклубы»нда юбилей, бенефис кичәләре оештырыла. Тукай, әлбәттә, бу rnкичәләрне оештыручылар арасында була. Ул Г. Камалны, үзе язганча, алгы rnсафтан торып, тамагы карлыкканчы кычкырып тәбрик итә һәм күңеле rnнечкәргән халәттә, драматургка карата «олуг мәхәббәт» тоеп өенә кайта. rnБу турыда ул үзенең «Йолдыз» газетасы 1910 ел, 22 ноябрь санында rnбасылган «Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилейсе» исемле күләмле rnмәкаләсендә язып чыга.
rnӘ Г. Кариев бенефисында Казан яшьләре исеменнән бирелгән, Г. Камал, Ф. rnӘмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, X. Ямашев, «Сәйяр» труппасы артистлары —rnбарлыгы җитмешкә якын татар зыялысы кул куйган тәбрикләү адресында Г. rnТукай стиле, аның милли театр сәнгатенә, дусты Г. Кариев иҗатына олуг rnихтирамы ярылып ята. Күрәсең, ул — адресны язучыларның берсе, бәлки әле rnбердәнбере дә булгандыр (2).
rnЭчкерсез дус, якын киңәшче, ихлас ярдәмче булганы өчен Г. Камал да, rn«Сәйяр» труппа әгъзалары да Г. Тукайны үз итәләр, якын күрәләр. Әйтерсеңrnлә алар бер гаилә кешеләре. Бәлки шуңа күрәдер дә Тукайны югалту алар rnөчен үз туганнарын югалтуга тиң була. Авыру шагыйрьнең хәлен белергә rnкилгән Г. Кариев, мәсәлән, дәвалаучы табибтан Тукайның бары берничә көн rnгенә гомере калуын ишеткәч, озак вакыт тыела алмыйча стенага сөялеп rnүкси. Башкалар өчен дә бу тирән кайгы була. Труппаның яшь әгъзасы КасыймrnШамил шагыйрьнең үлемен аеруча авыр кичерә. Аңа дөнья төссезләнгән, rnКазан шәһәре бар ямен, матурлыгын җуйган төсле тоела. «Мин Габдулла rnТукайны күмеп кайткач, үземне кая куярга белмәдем, — дип яза ул үзенең rnистәлекләрендә. — Чөнки Тукай минем өчен шагыйрь генә түгел, якын дус rnта, эчкерсез киңәшче дә һәм алыштыргысыз остаз да иде» (8). Бу сүзләр rnастына «Сәйяр» труппасының барлык артист һәм артисткалары да диярлек кулrnкуя алырлар иде, мөгаен.
rnКызганычка каршы, Тукай бик иртә дөнья куя. Аның масштаблы фикере, туры rnсүзе, теләктәшлеге татар театр сәнгате өчен бик кирәк чакта арадан китә.rnӘмма ул юнәлеш биргән, күңел җылысын салган милли театр яши һәм бүгенгеrnкөндә дә формалаштыруда бөек шагыйрьнең дә көче кергән реалистик rnтрадицияләрне дәвам итә.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Аң. -1914. — №7.
rn2.    Кариев Габдулла. Мәкаләләр, истәлекләр, документлар / Габдулла Кариев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 1916.
rn3.    Габдулла Тукай. Әсәрләр. 4 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., — 1977. — IV т. — 297 б.
rn4.    Стиль һәм орфография журналдагыча калдырылды.
rn5.    Татарча театр // Йолдыз. — 1909. — 24 июнь.
rn6.    С. Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. — 30 б.
rn7.    Моңа кадәр Тукайның бөтен томнарына диярлек кертелгән бу шигырьне rnфилология фәннәре докторы 3. Рәмиев, соңгы табышларына нигезләнеп, С. rnСүнчәләй әсәре дип раслый. Алай да булырга мөмкин. Тукай, актрисаның rnкүңелен күтәрү әчеп, дустының алдарак язылган шигырен тәкъдим иткән rnбулуы ихтимал.
rn8.    Шәрәфиев Ф. Касыйм Шамил. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 22 б.

rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*