ТАТ РУС ENG

Бәширова Илида (Казан) XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы татар әдәби теле һәм Габдулла Тукайның башлангыч чор иҗаты

rn rn

rn

rnВ конце XIX — начале XX века татарский литературный язык функционировал в трёх вариантах. В зависимости от адресата и содержания текстов, одни и те же писатели-просветители оформляли свои произведения: а) традиционным старотатарским с преобладанием арабо-персидских заимствований; б) традиционным старотатарским с преобладанием огузо-турецких слов и словоформ; в) близким к татарскому разговорному языку. Все классики татарского народа, в том числе и Г.Тукай, в теоретическом плане резко отрицали традиционный старотатарский язык, хотя в практическом плане, на начальном этапе творчества все они подражали и ново-османскому и старотатарскому тюрки, с постепенным переходом к новотатарскому национальному языку.rn

rn

rn 
rnГабдулла Тукай үзе турында: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятелъ дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә…», — дип яза (20, 227). «Тукай иҗаты ул чордагы татар иҗтимагый-мә-дәни тормышының «кечкенә энциклопедиясе» диярлек. Аның иҗаты — тарихчылар өчен дә, язучылар, шагыйрьләр өчен дә, телче һәм әдәбиятчылар өчен дә бәрәкәтле чыганак», — дип белдерә Ш. Рамазанов (17, 62). Аңлашылганча, Г.Тукайның киң кырлы эшчән-леге әсәрләренең телендә, сәнгатьле сөйләмендә чагылыш таба. Бу яктан язмыш аңа мәрхәмәтле була: нәкъ үз вакытына һәм үз урынына туры китерә.
rnХалкыбызның даһи шәхесе иҗат итә башлаганда, ерак гасырлардан килә торган төрки-татар, классик иске татар — Казан теле сөйләмә телнең энергиясе белән куәтләнеп, яңарыш чорына килеп керә. XIX гасыр ахыры-XX йөз башы әдәби телебезнең алтын чоры булды дигәндә, менә шушы синтез-берлекнең, берсе икенчесен инкарь итмичә, киресенчә, үзара параллель рәвештә хәрәкәттә, кулланылышта булуы истә тотыла.
rnТатар әдәби теленең хәзерге хәленнән аермалы буларак, гасыр башында иҗат итүче бер үк әдип, нәрсә турында язуына һәм укучының кем булуына карап, иске татар теленең: 1) гарәп-фарсы алынмалары мул кулланыла торган, 2) гомумтөрки һәм төрек теле сүзләре, яисә 3) татар халкының сөйләмә формалары активлаштырылган төрле варианты белән файдалана алган. Мәсәлән, Р.Фәхретдиннең био-библиографик «Асар» хезмәте классик иске татар теленең гарәп-фарсы алынмалары белән баетылган төрендә; әти-әниләргә һәм балаларга дини-дидактик тәрбия бирү максаты күздә тотылган язмалары, автор үзе искәрткәнчә, «саф ана телемездә»; тулаем төрки дөнья укып аңласын дигән максат белән иҗат ителгән хезмәтләре, бигрәк тә «Шура» журналындагы күп санлы мәкаләләре, гомумтөрки традицион форма һәм төрек сүзләре эзлекле файдаланылып языла. Ф. Көрими дә һ. б. мәгърифәтчеләр дә шушы тәртиптә иҗат итә. Алга таба әлеге үзенчәлек, Г. Исхакый, Г. Тукай һәм Дәрдмәнд, Г. Ибраһи-мов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал һәм Г. Камал һ. б. классик-ларыбызның беренче әсәрләренең теле — сәнгатьле сөйләмендә, һәрберсенең үзенчә ысул-өслүбенә туры китерелеп, төрле дәрәҗәдә дәвам ителә (4, 3-5). Татар телендә газета чыгарырга рөхсәт алынгач, аның мөхәррире, татар һәм рус телләрендә берничә китап авторы, «Русия голямасы эчендә, хакыйкатән, иң ачык фикерле тәрәкъкыйпәрвәр вә зыялы бер имам» буларак танылган Г. Баязитов (14, 182; 15, 4) «Нур» газетасына дигән мәкаләне Казан теленең кайсы варианты белән языйк: гарәп-фарсы алынмаларын мул кулланыйкмы, әллә госманлы-төрек сүзләрен файдаланып языйкмы, «әдәби телемез нә делдер?» дип куелган соравына җавап бирү юнәлешендә башланган «Тел бәхәсе»ндә, күпчелек укучылар үзебез сөйләшә торган телдә генә язарга тиешбез дип теләк белдерә (27). Мең еллар буена дәвам итеп килә торган төркине — язма традицияне инкарь итү нигезендә яңалыкка омтылу менә шулай башлана.
rnМәгърифәтчеләрдән аермалы буларак, классик әдипләребез әлеге традиция — яңарыш мәсьәләсенә үзенчәлекле мөнәсәбәт белдерә: иҗат эшчәнлекләре башланган чорда, татар зыялыларының күпчелеге кебек үк, нәзари-теоретик планда яңарыш-халыкчанлыкны хуплый, гамәли-практик яктан традицияне дәвам итә. Ә инде алга таба, халыкчан җанлы сөйләмә телгә нигезләнгән милли әдәби телне, аның теләсә кайсы стилендә иркен кулланыла, шул стильнең табигате һәм вазифасын камил итеп чагылдыра торган язма тел дәрәҗәсенә күтәрә.
rnМәсәлән, Г. Исхакый, «Нур»да куелган сорауга кискенлек белән болай дип язып җибәрә: «…борычны «форыч» дип, пәрдәне «фәрдә» дип, булырны «улыр» дип язу әдәби язу түгел. Әдәби дип мәгънәсен ап-ачык итеп аңлата торган һәр гыйбарәгә әйтелә. Бер мәкалә әдәби булыр өчен, ни хакында язылганлыгы һәр укый белә торган кешегә тәмам аңлашырдай булырга тиеш. Шуның өчен мин әдәби телне үз телемез димен. Үземез сөйли торган телдә язарга тиеш димен һәм язамын. Минем мәсләгемдә язылган китаблар һәрвакыт халык арасында күб таралыб, күб укылачак вә халыкка күп файда китерәчәкдер» (28). Бу юлларны язган вакытта, Г. Исхакый берничә хикәясен («Тәгаллемдә сәяхәт…» 1899; «Кәләпүшче кыз», 1900; «Бай углы», 1903); бер-ике драмасын («Өч хатын белән тормыш», 1900; «Ике гашыйк», 1903) язып бастырган; А. С. Пушкинның «Капитан кызы»н тәрҗемә кылган (1902); тормышының программасы буларак язылган «Ике йөз йылдан соң инкыйраз» повесты (1904) дөнья күргән була. Әлеге әсәрләренең барысында да Г. Исхакый үз төбәге сөйләмендәге сүзләрне яратып куллана: келәү, чикле, дөбрән, кагау, өргәү, тиресләнү, искәү, койты һ. б. Димәк, әдип «үземез сөйли торган телдә йаза-мын» дигән концепциясенә, нигездә, тугрылык саклый. Шуның белән бергә, ул үз чоры әдәби теленә хас булган язма традицияләрдән дә баш тарта алмый.
rnГ. Исхакый, үз чоры каләмдәшләре кебек, еш кына бер төшенчәне атау өчен үз төбәгендәге сүзне һәм аның гомумсөйләмә яки традицион формаларын, яисә шул ук мәгънәне белдерә торган гарәп-фарсы алынмаларын файдалана. «Тәгалләмдә сәгадәт …» тә: «Кайа илтергә келисең? Эстәсәң — бирерсең, теләсәң — алырсың», — дигән җөмләдә бер үк «теләү» төшенчәсе келәү, эстәү, теләү сүзләре белән бирелә. Әдипнең барлык әсәрләрендә дә айау — кызгану, эшләү — кылу, тавыш — сада, гариза — үтенеч, тырыш — иҗтиһадта булу, лисан — тел, күңел — калеб, бәхет — сәгадәт — мәсгүд һ. б. абсолют синоним парлар эзлекле булып кулланыла. Димәк, Г. Исхакыйны атаклы әдип, көчле драматург, ялкынлы публицист итеп таныткан әсәрләре аның үз төбәге сөйләмә сүз, сүзформалары белән генә түгел, бәлки XIX гасыр ахыры — XX йөз башындагы татар әдәби теленең традицион тулаем байлыгы белән иҗат ителгән? дип әйтә алабыз (5, 260-261).
rnГ.Тукай да үз чорына хас булган традиция-яңарышка карата үзенчә мөнәсәбәт белдерә. Билгеле булганча, шагыйрьнең 1906 нчы елда язылган «Шәкерт, яхуд бер Тәсадеф», «И каләм!», «Ифтирак соңында», «Фикер» газетасына гына махсус түгел», «Гыйшык бу йа!..», «Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Пушкинә», «Газета мөрәттибләренә», «Дәрдмәнд дәгелмәйем?», «Мөхәрриргә», «Мәхү идәрмисән?» һ. б. шигырьләре хәзерге укучыга юлга юл тәрҗемәдә тәкъдим ителә (19, 217-240). Әлеге шигырьләре белән бер үк вакытта язылган «Тәрҗеман»ның татарларга галякасы» дигән мәкаләсендә: «Минем уемча, „Тәрҗеман"ның без — татарларга галякасы бөтенләй йукдыр, чөнки, әүвәлән, аның теле безнең телемезгә кире бер Кырым теледер…», дип белдерүе мәгълүм (29; 20, 116).
rnТабигый ки, Г.Тукайның иҗатын өйрәнү барышында, әлеге каршылык ничек аңлатыла икән дигән сорау туа. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, шагыйрьнең беренче шигырьләренең теле, берничә ноктадан каралып, төрлечә бәяләнә ала икән. Г. Тукайның беренче җыентыгында урын алган шигырьләренең теленә карата Ф. Әмирхан: «Һәр милләтнең шөгарасы шул милләтнең теленең сакчысы вә төзәтүчесе, Габдулла әфәнде кеби табигате шигъриятле кешеләрнең иске вә йаңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеб дә, татар шагыйре урынына — үзләрендән мөтәкәллиф төрекләшкән шагыйрьләр йасаб чыгарулары татар теле вә татар әдәбияты ноктаи нәзарындан гөнаһдыр», — дип (30), шагыйрьнең иҗатын, асылда, «милләт теленең сакчысы вә күзәтүчесе» күзлегеннән карап, тулаем гомумхалык теле яктылыгына куеп фикер әйтә. Алга таба Г. Ибраһимов шушы ук юнәлешне дәвам итә: «Насыйриның ахыргы йылларындан башлап бездә ике агым көрәште. Фатих Кәрими кебек кайбер мөхәррирләр («Аурупая сәяхәт», «Кырыймә сәяхәт»), Тукай кебек шагыйрьләр (башлангыч «Мөхәммәдия» дәвере) байтак вакытлар ярым «Тәрҗеман», ярым госманлы тәэсирендә бардылар. Ләкин тормышның төбендән табигый рәвештә күтәрелеп килгән халык хәрәкәте әдәбиятны, матбугатны үзенә корал иттерергә тели иде. Боның өчен җанлы халык теле лязем иде» (13, 38). Ш. Рамазанов та: «1905-07 елларда Тукай ике телдә — татар һәм төрек телләрендә язды», — дип, шигырьләрнең ничәсе татарча, ничәсе төрекчә, ничәсе катнаш икәнлеген санап күрсәтә (17, 63). Димәк, шагыйрьнең башлангыч чор иҗатын «җанлы халык теле» яктылыгында караганда, аның беренче шигырьләре төрек телендә язылган, дип әйтергә мөмкин була.
rnГ.Тукайның Җаек чоры шигырьләренең телен. Л. Җәләй әйткәнчә: «Тукай телен өйрәнү — татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү дигән сүз» (11) дигән нигезгә утыртып караганда да, шагыйрь иҗатының традицион юнәлештә башлануына игътибар ителә һәм Г. Тукайның тулаем иҗатын күзәтү белән бергә үрелеп китә. Әлеге эшчәнлек Җ. Вәлиди хезмәтләрендә чагылыш таба. Бу хакта әдәбиятчы галим Т. Гыйлаҗев «Җамал Вәлиди — беренче Тукайчы галим» дигән мәкаләсендә, болай ди: «Җ. Вәлидидә Г.Тукай шигъриятенең тел һәм өслүб мәсьәләсе мөстәкыйль сызык булып бара. Ул бу сорауны шагыйрьнең иҗат эволюциясе яктылыгында, халыкчанлашу ноктасыннан торып өйрәнә. Г.Тукайның башлангыч чорда язылган шигырьләрендә күзәтелгән тел чуарлыгы, өслүбе каршылыклы бәя алган вакытта, Җ. Вәлиди, мәсьәләнең иҗтимагый-милли асылын аңлап, җитди якын килә. Ул шагыйрь яшәгән вакыт, урын, чор үзенчәлегенә таянып эш итә; аны XX гасыр башында татар әдәби теленең формалашу процессы белән тыгыз бәйләнештә карый» (10, 79). Шагыйрьнең иҗатын «татар әдәби теленең формалашуы» күзлегеннән караганда инде, аның беренче шигырьләре иске татар теленең госманлы-җәдиди — төрекләшкән вариантында язылуы турында әйтергә тиеш булабыз.
rnШуның белән бергә, әдәбиятчы-Тукайчы галим И.Нуруллин Г.Тукайның беренче шигырьлөренен сәнгатьлелеге ягына игътибар юнәлтә: «..Ничек язуы мәсьәләсенә килгәндә, Г. Ибраһимов фикеренә кушылып, Тукай „буталчык вә корама тел" белән яза башлады, дип әйтергә туры килә. …Тукайның бу чорда ара-тирә татарча язуын хупласак та, бу төркемгә кергән шигырьләрен сәнгатьлелек ягыннан бик үк мактый алмыйбыз. Шагыйрь үзе дә аларга … „агитка" итеп караган», — дип, автор шагыйрьнең төрекләшкән вариантта язылган мәхәббәт шигырьләрен һәм «Пушкинә» дигән оданың «…чын мәгънәсендә лирик шигырьләр булып, сәнгать ягыннан югары торалар. Әмма аларны аңлар өчен …татарчага тәрҗемә итәргә кирәк», — дип ассызыклый (16, 82-83).
rnШулай итеп, Г.Тукайның беренче әсәрләренең теле төрле нигезгә утыртылып карала, әмма боларнын берсендә дә «Тәрҗеман» телен инкарь итүе искә алынмый, чөнки шагыйрь үзе дә ул мәкаләсендә шигырь, шигърият теле турында фикер әйтми: «…Икенче, — дип дәвам итә автор язмасын, — …без мондан йегер-ме биш йыл борын, ак күмәч булмаганда, ипи ашаган төсле генә „ Тәрҗеман "ны укыдык һәм ихлас багладык. „ Тәрҗеман " газетасы, йалгыз чапканда, уз кой-рыгындан алда килә торган ат шикелле, безнең күзебезгә һаман алда төсле күренә иде. Ләкин хәмедләр улсын, хәзер мәйданга „Таң йолдызы", ,,Вакыт", «Фикер» шикелле тагы да йөгерек атлар төште. Без „ Тәрҗеман "ны шулар скачкасына кушып карадык. Шунда кем алда, кем артда икәнен күрдек» (20, 116; 29). Сүз җаеннан аңлашылганча, мәкаләдә вакытлы матбугат теле турында гына фикер әйтелә, ягъни Г. Баязитовның газетага ничек языйк, «…әдәби телемез нә делдер?» соравына тасвири җавап бирелә. Күпчелек укучылар кебек үк, Г. Тукай да газета-журналла-рыбызга «Тәрҗеман» теле белән язмаска тиешбез дип саный. Әмма шигырьне һәммә кеше дә аңлап бетерә алмый торган гарәп-фарсы алынмалары, гомумтерки сүз, сүзформалары мул кулланыла торган классик иске татар теле — традицион төркидә, аның да югары стилендә генә иҗат ителә ала торган бөек, илаһи шигърият, дип инану да дәвам ителә. Нәтиҗәдә, Г. Тукай, интуитив рәвештә, язма әдәби телнең, жанр-стильләренә карап, төрлечә языла ала торган күп функциональле булуына игътибар юнәлтә.
rnӘмма алга таба шагыйрьнең бу фикере, иҗтимагый-сәяси хәлләргә туры китерелеп, төрле термин — төшенчә белән «яңартылып» кабатлана һәм шагыйрьнең соңгы мәкаләсендәге үз сүзләре белән куәтләндерелеп тә куела. Мәсәлән, Ш. Рамазанов: «…Өйрәнчек елларында Тукайның борынгы Урта Азия һәм төрек шагыйрьләренә ияреп иҗат иткәнлеген, үз чорының әдәби атмосферасы тәэсирендә булганлыгын исбат итеп торуның кирәге юк. … Гомуми политик һәм милли аңы ачылу белән тел төрекләштереп маташуларның, телдә төрекчелек агымының фальш һәм зарарлы реакцион бер хәрәкәт икәнен аңлады. Аның белән арасын өзеп кенә калмады, пантюркистларга каршы каты көрәш ачты. Ниһаять, үзенең төрек телендә, төге кчә стильдә язылган шигырьләрен дә аяусыз тәнкыйть итеп чыкты…», — дип, шагыйрьнең Клячкин шифаханәсендә язылган «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсеннән (31) өзек китерә.
rnШ. Рамазановның әлеге мәкаләсендә, иҗтимагый гормыш таләбенә туры килә торган, чорының сәясәтенә аваздаш булган фикер әйтелгәч, объективлыкка гуры килә торган авторның үз мөнәсәбәте дә чагылыш габа: «…Тукай өйрәнчек елларында гына түгел, бәлки гамам шагыйрь булып җитешкәннән соң да әдәби ми-гястан үзе теләгәнчә файдаланды. Үзенең иҗат процессында әдәби мирасның энҗеләрен сайлап, уңай традицияләрен дәвам иттереп, яңа эчтәлекле чын тагар поэзиясе тудырды… Ул чорның әдәби телендә һәм Тукайның үзенең дә өйрәнчек елларындагы шигырьләрендә киң кулланылган гарәпчә, фарсыча, төрекчә күпертелмә купшы тәгъбирләр, предметсыз абстракт метафоралар җитлеккән Тукай теленнән төшә бардылар. Алар урынына татар чынбарлыгындагы реаль мөнәсәбәтләрне, реаль образларны тәгъбир иткән гади сөйләү теле, көнкүреш сүзләре әдәби телгә керделәр» (17,64).
rnГ. Тукайның уңай традицияләрне дәвам итәргә кирәк дип ышануы, аның «Шура»да «Тел йарышы» китабы басылып чыккач (32, 195), аны «Тиле ярыш» дип атавында да чагылыш таба (33). «…Нә тугрыда улга даулсын, һич бер чит суз катыштырмай , халис вә гаф төркидә» мәкалә язарга өндәгән игъланның (32) мөхәррир Р.Фәхретдин үзе дә «…укучыларны сынап карау өчен генә» шулай дип белдерелүен искәртә (32). Шуның белән бергә,  бу вакытларда инде Г. Тукай "…әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан теле» икәнлегенә инануын белдерә (34). Чыннан да, Г. Тукайның даһилыгы, аның илаһи шигърияте нәкъ менә халкыбызның үз — милли сүзләре белән тасвир итү юнәлешендә ачыла, әлеге нигездә татар әдәби теленең иң гүзәл — нәфис стиле дә формалаша. Хәзерге вакытта Г. Тукайның беренче шигырьләрен традицион төркидә башлап та, иске татар теленә кире мөнәсәбәт белдерүе, яңа татар милли әдәби телгә күчеш этабының чагылышы булган, дип аңлатыла (22, 32).
rnГ. Тукай әсәрләренең теле, аның тулаем иҗаты яктылыгында өйрәнелеп языла торган Гыйльметдин Шәрәф, Җ. Вәлиди, Л. Җәләй, Г. С. Амиров, М. 3. Зәкиев, Ю. А. Вәлитова, В.Х. Хаков, Ф. М. Хисамова, Ф. С. Сафиуллина һ. б. галимнәрнең хезмәтләрендә, объектив-фәнни күзлектән яктыртыла, бу уңайдан шагыйрьнең башлангыч чор иҗатына карата әйтелгән фикерләр дә тулыландырыла һәм киңәйтелә.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Амиров Г. С. Язык Тукая (Лексика и фразеология): автореф. дис. … докт. филол. н. / Г.С.Амиров. — Алма-Ата, 1968. — 72 с.
rn2.    Амиров Г. С. Синонимы в произведениях Г. Тукая / Г. С. Амиров // Тюркская лексикология и лексикография. — М.: Наука, 1971. — С. — 47-60.
rn3.    Амиров Г. С. Словарь языка Тукая / Г. С. Амиров//Тюркская лексикология и лексикография. — М.: Наука, 1971. — С. 186-193.
rn4.    Баширова И. Б. Татарский литературный язык конца XIX- начала XX века…: автореф. дис. … докт. филол. н. / И. Б. Баширова. — Казань, 2000. — 67 с.
rn5.    Бәширова И. Б. XIX гасыр ахыры — XX йөз башы татар әдәби теле һәм Гаяз Исхакый иҗаты / И. Б. Бәширова // Гаяз Исхакый һәм татар дөньясы. — Казан: Фикер, 2000. — Б. 256-267.
rn6.    Валитова Ю.А. Иноязычные элементы в поэтических произведениях Г. Тукая (турецко-огузские элементы и арабские масдары): автореф. дис. … канд. филол. н.. — М., 1966. — 23 с.
rn7.    Вәлиди Җ. Габдулла Тукаев / Җ. Вәлиди // Вакыт. — 1913. -6 апрель.
rn8.    Вәлиди Җ. Тукайның шагыйрьлеге / Җ. Вәлиди // Мәгариф. — 1923. — № 3-4.
rn9.    Галиуллин К. Р., Көримуллина Р. Н. Габдулла Тукай. Шигърият теле. Сүзлек: ике китапта. Беренче китап / К. Р. Галиуллин, Р. Н. Кәримуллина. — Казан: Мәгариф, 2009. — 503 б.
rn10.    Гыйлаҗев Т. Җамал Вәлиди — «беренче Тукайчы галим» / Т. Гыйлаҗев // Җамал Вәлиди — энциклопедист галим. — Казан-Апас, 2007. — Б. 73-81.
rn11.    Җәләй Л. Тукай телендә фигыльләр / Л. Җөлөй // Совет әдәбияты. — 1938. — №№ 3, 4, 5.
rn12.    Зәкиев М. 3. Тукай һәм әдәби телебез / М. 3. Зәкиев // Совет мәктәбе. — 1966. — № 4.
rn13.    Ибраһимов Г. Яңа әдәби татар теленең беренче баскычларында / Г. Ибраһимов // Милләт. Тел. Әдәбият: Сайланма хезмәтләр. — Казан: Мәгариф, 2007. — Б. 32-39.
rn14.    Көрими Ф. Аурупа сәяхәтнамәсе / Фатих Кәрими // Морза кызы Фатыйма: Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. —  Б. 150-311.
rn15.    Мухаметшин Р. Гатаулла Баязитов (1847-1911) / Р. Мухаметшин // Баязитов Гатаулла. Ислам и прогресс. — Казань, 2005.
rn16.    Нуруллин И. Тукай. Жизнь замечательных людей. Авторизованный перевод с татарского Радиа Фиша. — М.: Молодая гвардия, 1977. — 240 с.
rn17.    Нуруллин И. Габдулла Тукай: атаклы кешеләр тормышы / Ибраһим Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. -313 6.
rn18.    Рамазанов Ш. Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле / Ш. Рамазанов // Татар теле буенча очерклар. — Казан: Таткнигоиздат, 1954. — Б. 58-92.
rn19.    Сафиуллина Ф.С. Тукай әсәрләрендә җанлы сөйләм теле / Ф. С. Сафиуллина // Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте. — Казань, 1997. — Б. 258-267.
rn20.    Тукай Г. Әсәрләр: дүрт томда / Габдулла Тукай. -Казан: Таткнигоиздат: Матур әдәбият редакциясе, 1955. — I т. — 282 6.
rn21.    Тукай Г. Әсәрләр: дүрт томда / Габдулла Тукай. — Казан: Таткнигоиздат: Матур әдәбият редакциясе, 1956. — III т. — Б. 116-117.
rn22.    Тукай Г. Әсәрләр: дүрт томда / Габдулла Тукай. — Казан: Таткнигоиздат: Матур әдәбият редакциясе, 1956. — IV т. — Б. 227.
rn23.    Фасеев Ф.С. Старотатарская деловая письменность XVIII века / Ф. С. Фасеев. — Казань, 1982. — 171 с.
rn24.    Хаков В.Х. Языково-стилистические средства сатиры в поэтических произведениях Г. Тукая / В. X. Хаков // Габдулла Тукай (к 80-летию со дня рождения). — Казан: Таткнигоиздат, 1968. — С. 230-243.
rn25.    Хаков В.Х. Татар әдәби телен үстерүдә Г.Тукайның роле /В.Х. Хаков // Тел — тарих көзгесе (татар әдәби теленең үсеш тарихыннан). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — Б. 206-215.
rn26.    Хисамова Ф. М. Тукай шигъриятендә әдәби тел яңарышы / Ф.М. Хисамова // Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте. — Казань, 1997. — Б. 254-257.
rn27.    Шәрәф Г. Тукаев сүзләре / Гыйльметдин Шәрәф. — Казан, 1913.
rn28.    «Нур». — 1905. — № 4.
rn29.    «Нур». — 1905. — № 8.
rn30.    «Фикер». — 1906. — № 44.
rn31.    «Әлислах». — 1907. — № 9.
rn32.    «Кояш». — 1913. — 14 март.
rn33.    «Шура». — 1909; 1910; 1911.
rn34.    «Ялт-йолт». — 1910. — № 8.
rn35.    «Ялт-йолт». — 1911. — № 29.

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*