ТАТ РУС ENG

Бухарова Фәридә (Стәрлетамак) Габдулла Тукай иҗатында урта гасыр татар поэзиясе традицияләре

rn

rnВ статье рассматриваются традицииrnтюркоязычной татарской поэзии средневековья в творчестве Габдуллы Тукая. Черезrnрелигиозно-мифологические образы поэт стремился отобразить актуальные жизненныеrnпроблемы, гуманистические идеалы и идеи своего времени. Эстетический идеал вrnтворчестве Габдуллы Тукая представлен не только в образе прекрасного человекаrn(камил инсан, «ир-егет»), а выражен через трагическое, печальное. rn

rn

rnМәгълүм булганча, Габдулла Тукай шигърияте үзенең тамырлары белән ислам динеrnтәэсирендә үсеш алган Урта гасыр татар әдәбияты традицияләренә барып тоташа.rnБелүебезчә, Урта гасыр татар поэзиясе ике юнәлештә үсеш алган. Беренчесе —rnЙосыф Баласагуниның «Котадгу белек» традицияләренең дәвамы — дөньявилыкrnөстенлек итү. Икенчесе — Әхмәд Ясәви иҗатында калку чагылыш тапкан дини-суфичылrnкарашларның доминанта булуы.
rnГабдулла Тукай үзенең Урта гасыр татар поэзиясенә хас булган дөньявилык һәмrnдини-суфичылык мотивларының  синтезын  тәшкил  иткән rnәсәрләрендә, иҗтимагый актив шәхесләр образы белән беррәттән, тискәре типларныrnфаш итү юлы белән дә үз чорының уңай идеалларын раслады. Бигрәк тә ГабдуллаrnТукайның, диндарлыгы, мөселманлыгы белән бергә, гражданлык позициясе,rnиҗтимагый, фәлсәфи-эстетик карашлары, афористик фикерләү куәте, сөйләм чараларыrnберлегендә үткән дәверләр ядкәрләре белән охшашлык, уртаклык ярылып ята.
rnУрта гасыр татар шигъриятенең умыртка сөяген тәшкил иткән кеше (камил инсан,rnир-егет) концепциясе матурлык идеалы белән тыгыз үрелеп килә. Үз чорының зыялыrnзаты буларак, ул ислам дине кануннары белән бәйле рәвештә кешене мәгърифәт ашаrnрухи яктан пакьлау, явызлыкны фаш итү аша җәмгыятьне бәхетле итәргә омтылуrnмотивлары аның иҗатында үзәк урынны алып тора.
rnУкып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәтүче йолдызым; Сөймиrnбашлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем (2, 151).
rnГабдулла Тукай иманлы рухани баласы, кечкенәдән Коръән сүрәләрен яттан белүеrnбелән горурланып үскән. Иң беренче чиратта, шагыйрь дини тәрбияне балагаrnкечкенәдән сеңдерергә кирәклеген искәртә.
rnӘй бәһалы, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
rnРәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
rn(1, 167)
rnБалалар өчен язган шигырьләрендә дә «Ходай», «Тәңре», «тәкъдир», «рәсул»,rn«фәрештә», «дога» сүзләренең еш очравы очраклы түгел, әлбәттә. Бу мисал бөекrnакыл иясенең дингә мөкиббән киткән камил инсан икәнен раслап кына калмый, әrnбәлки бөек цивилизацияләрне дә катаклизмнардан саклап калучы бердәнбер Көч —rnАллаһы Тәгалә икәненә ишарә ясый.
rnХодай шунда җан биргән, мин монда туган,
rnШунда әүвәл Коръән аятен укыган,
rnШунда белдем Рәсүлебез Мөхәммәтне,
rnНичек җәфа күргән, ничек торган (1, 155), —
rnдип яза шагыйрь «Туган авыл» исемле шигырендә. Лирик герой өчен туган авылыrnматурлык, мәхәббәт, яшәү чыганагы да булып тора, табигать тә, кеше үзе дә Хакrnсәнгате итеп бирелә, илаһилык төсмере өстәлә.
rnГомумән, кешене табигать, галимә белән тиңләү Ренессанс эстетикасына хасrnкүренеш. Чорның эстетик концепциясе дә дөньяви һәм илаһи матурлыкныңrnтәңгәллегенә ирешүгә юнәтелгән бит.
rnШагыйрьнең «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» шигырендә Урта гасыр төрки-татар Ренессансrnэстетик концепциясендә урын алган тышкы һәм эчке матурлыкның гармониясенәrnомтылган кеше образы тора.
rnМатурлык төшенчәсе, әлбәттә, чор тудырган кыйммәтләр белән бәйле. Әсәрдә ХөсәенrnЯмашев тарихи шәхес, ялкынлы революционер, халыкның иреген, бәхетен яулапrnкөрәшкә күтәрелгән юлбашчы, шул юлда җанын фида кылган күренекле шәхес буларакrnкүз алдына килеп баса.
rnКөч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
rnУл иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.
rnУл көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд… (1, 180).
rnШул рәвешле Хөсәен Ямашев образында идеаль кеше образы шактый калкуrnгәүдәләнгән.
rnМәҗүсилек һәм тәңречелек чоры сүз сәнгатеннән башлангыч алган нур мотивыrnРенессанс эстетикасының «кеше — Алланың чагылышы» фәлсәфәсен яктырткан поэтикrnалым гына булып калмый. Нур образының эстетик эчтәлеге үзгәреш кичерә: илаһиrnнур кешенең кылган гамәлләре белән тәңгәлләшә, яки шуның өчен изге көрәш бара.
rnИдеаль герой сурәтен космик образлар белән «коендыру» Кол Галиләрдән,rnКотблардан килгән традицион алым булып тора. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»rnпоэмасында Йосыфның портреты түбәндәгечә тасвирлана:
rnЯңа туган айга охшаш кашларың бар,
rnЭнҗеләргә охшап торган тешләрең бар …
rnАяк-кулың — гүзәл байлык, бу нурлы йөз —
rnБарын Тәңрең юмарт бүләк иткән инде …
rnЯңа үскән тал чыбыктай бармакларың,
rnМәрҗәннәрдан төзелгәндер тырнакларың… (3, 111).
rnҮз чорының бөек акыл ияләре кешене Алланың иҗаты булган һәм аның сыйфатларынrnүзендә туплаган материянең кисәкчәсе итеп күзаллый, вәләкин һич кенә дәrnмаймылдан яралган итеп түгел.
rnӘйтергә кирәк, Габдулла Тукай иҗатында уңай идеаллар, фәлсәфи-эстетик карашларrnтискәре типларны рәхимсез фашлау аша чагылыш тапкан. Мәсәлән, шагыйрь үзенеңrn«Ишан» шигырендә:
rnКүзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;
rnКибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш хайван, —
rnдип, халыкны алдап көн күргән җаһил дин әһелләреннән ачы көлгән.
rnТәнкыйди пафос белән сугарылган шигырь юллары XIV йөз шагыйре Сәйф Сарайда даrnеш очрый. Ул:
rnИшәк ул адәмидән йахшырак, кем
rnКылыр даим кешенең күңелен азар, —
rnдип, халыкка золымлык кылган хакимнәрне кешелектән сызып ташлый.
rnФилософлар фикеренчә, мондый алым уңай идеалларны раслауның иң үтемле чарасыrnбулып тора.
rnКешене зурлауга юнәлтелгән каршылыклар белән тулы ике чор (Урта гасыр һәм XXrnгасыр башы) Ренессансы поэзиясендә «камил инсан» төшенчәсе ир-егетлек идеалыrnбелән тыгыз үрелеп килә. Тасаувыф термины буларак, ир кеше — нәфсенә хуҗаrnбулган кеше. Коръәндә ир кеше әүлия белән тиңләнә. Төрки мифологиядә күзгәrnкүренмәстән кешеләргә ярдәм итүче әүлияләр рухы булган «Гайб ирәннәр» мификrnзатлар буларак күзаллана.
rnУрта гасыр татар шигъриятендә кеше проблемасын сәнгатьчә хәл итүдә ир-егетлекrnидеалы үз чорының эстетик омтылышын билгеләгән. Мәсәлән, Габдулла Тукайrnиҗатында да якты эз калдырган «Кисекбаш» дастанының үзәгендә ир-егетлекrnмәсьәләсе тора. «Ул Галинең ирлеген сыныйм әле» (4, 5), — ди автор да.rnҺәлакәтле алышта каһарман ирлегенә тап төшерми: «Йоклаганны үтерү ирлек түгел»rn(4, 10). Котб та үзенең «Хөсрәү вә Ширин» поэмасында ирлек дәрәҗәсенә ирешәrnалмаган кешене — теши, дип саный:
rnМорадыңа иреш ирлек белән син,
rnБүтәннәр дә сине ир дип беләлсен,
rnЕрактан күр һәр эшне, бул акылдар,
rnХатын син — сиңа баш булса хатыннар, — (5, 18)
rnдип, ир-егетлек төшенчәсенең җенси билге генә түгеллеген әйтә.
rnКара реакция еллары татар дөньясына канатын җәйгән караңгы чорда Габдулла Тукайrn«Милләтчеләр» шигырендә:
rnКөймә бата, йота торган балык өчен
rnФида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк …
rnСин бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ, (1, 110) —
rnдип, «милләт» дип авыз суларын корыткан бушкуык милләтчеләрне фаш итә. «Яшьләр»rnшигырендә дә:
rnЯралганмы бу яшьләр куңле әллә
rnМөрәүвәт матдәсе ягылыр — ягылмас? — (1, 150)
rnдип, милләтнең ир-егетлек сыйфатларын үзендә туплаган каһарман затларга мохтаҗrnбулуын искәртеп, чаң суга шагыйребез.
rnШулай итеп, милләтебезнең кояшы булып торган Габдулла Тукай үз чорыныңrnгуманистик идеяләрен һәм идеалларны чагылдыруда Урта гасыр татар поэзиясенеңrnрухи казанышларын иҗади үзләштереп, чын мәгънәсендә ир-егетлек идеалы булып,rnбүгенгегә органик кушылды.
rn 
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. — Казан: Татар. кит.rnнәшр., 1953.
rn2.    Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәмrnчәчмә әсәрләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 480 б.
rn3.    Кол Гали. Кыйссаи Йосыф: Поэма. — Казан: Татар. кит.rnнәшр., 1989. — 221 б.
rn4.    «Кисекбаш» / Дастанны хәзерге татар теленә күчерүче ФәритrnЯхин. — Китапта: Әдәби мирас. Дүртенче китап. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1997.rn- Б. 5-13.
rn5.    Котб. Хөсрәү вә Ширин (шигъри роман). — Казан: Мәгариф,rn2003.-367 б.
rn6.    Сәйф Сарай. Гөлестан. Лирика. Дастан / Әсәрләрне басмагаrnәзерләүче, кереш һәм ахыргы мәкалә авторы X. Миңнегулов. — Казан: Татар. кит.rnнәшр., 1999. — 296 б.
rn

rn

rn (Источник/Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәниrnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәлиrnконференция материаллары. — Казан, 2011) rn

rn

Комментарий язарга


*