ТАТ РУС ENG

Дәминова Флюра (Казан) Тукай варислары

rn rn

rn

rnВ статье идет речь о родственниках Тукая (С. Г. Забировой, Г. Ж. Ансагановой, Н. X. Забировой-Шаповаловой и др.).rn

rn

rn 
rn2006 елда, Тукайның тууына 120 ел тулуны бәйрәм иткәндә, миңа шагыйрьның бертуган апасының оныклары — Суфия Гали кызы Зәбирова, аның кызы Гөлнара Җумәбәк кызы Ансаганова һәм Наилә Хөсәен кызы Зәбирова-Шаповалова белән танышу һәм эшләү насыйп булды. Наилә Хөсәен кызы Зәбирова-Шаповалова әтисе Хөсәен Зәбиров төзегән альбомны Милли музей фондларына тапшырды. Г. Тукайның апасы Газизә Зәбированың кече улы Хөсәен төзегән әлеге альбомда кызыклы мәгълүматлар бар. Г. Тукайның шәҗәрәсе белән танышып үтик.
rnШәҗәрә шагыйрьнең бабасының әтисе белән башланып, бүгенге көндә дә исән варислар белән тәмамлана.
rn 
rnШагыйрьнең бабасының әтисе — Шәмсетдин. Шәмсетдиннең әтисе — Мортаза, Мортазаның әтисе — Туктулла.
rnМөхәммәтгалим — Тукайның әтисе ягыннан бабасы;
rnЗиннәтулла Әмиров (1829-1909) — Тукайның әнисе ягыннан бабасы;
rnКамилә — Тукайның әнисе ягыннан әбисе.
rnМөхәммәтгариф Тукаев (1843-1886) — Г.Тукайның әтисе. Ул атаклы «Кышкар» мәдрәсәсен тәмамлый. Әтисе исән чагында, 22 яшендә үк аннан Кушлавыч авылының указлы мулласы вазифасын мирас итеп ала. Мөхәммәтгариф хәзрәт, күпмедер өлеше әтисеннән калган зур гына китапханәгә ия була, кечкенә мәсәлләр иҗат итә. Дин вәкилләренең кайберләрен тәнкыйтьли һәм еш кына «улларымны беркайчан да мулла итмим» дип әйтә торган була. Хәзрәт крестьян хезмәте белән дә шөгыльләнә, үрнәк гаилә башлыгы була, җитеш тормышта яши.
rnМәмдүдә (1864-1890) — Г. Тукайның әнисе, Зиннәтулланың кызы.
rnГазизә Усманова — Мөхәммәтгариф Тукаевның бертуган сеңлесе, Җаек шәһәрендә яшәгән Галиәсгар Усмановның хатыны. Тукайның Кырлайдан соңгы үсмерчак еллары Усмановларның бай гаиләсендә үтә. Әлеге гаиләдә булачак шагыйрьгә уку өчен барлык шартлар тудырыла.
rnГазизә Зәбирова (28.11.1876-6.02.1963) — Г.Тукайның бертуган апасы. Г. Тукай һәм Г. Зәбирова бергә егерме елдан артык яши (Кушлавыч, Җаек шәһәре).
rnВәли Зәбиров (7.01.1899-1941) — Газизә Зәбированың олы улы, большевик (1919 елдан), гражданнар сугышында катнаша, губернадагы (хәзер Җаек өлкәсе) әйдәп баручы партия һәм совет эшлеклеләреннән берсе була. Бер үк вакытта өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм Җаек шәһәренең өлкә профидарә мөдире итеп билгеләнә. Өлкәнең милли мәгариф бүлеге мөдире, ВКП(б) өлкә комитеты секретаре булып эшли. Казакъ телендә чыга торган (Кустанай шәһәре) «Аул» газетасын оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. В.Зәбиров 1936 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр бүлеге учреждениеләре ассоциациясенең (Санкт-Петербург шәһәре) гыйльми сәркәтибе вазифасын башкара.
rnГали Зәбиров (1901-1981) — Газизә Зәбированың уртанчы улы, Чапаев дивизиясе солдаты, чекист (Казакъстан-Уил), хуҗалык эшчесе.
rnГайшә Зәбирова (1903-1927) — Газизә Зәбированың олы кызы, Казанда укый, комсомолка, өлкә мәгариф бүлеге әгъзасы, профком сәркәтибе. 1927 елның 30 мартында «Кызыл яшьләр» газетасында дөнья күргән «Зур югалту» исемле кайгынамәдә болай дип әйтелә: «Гайшә Зәбирова 12 яшеннән үк иҗтимагый эшләргә алынды һәм соңгы көннәренәчә башкаларга үрнәк булды…» Ул Казандагы туганнар каберлегендә җирләнә.
rnФәизә Зәбирова (Кондратьева) (1905-1980) — Газизә Зәбированың кече кызы. 1932 елда Ташкенттагы Урта Азия университетының көнчыгыш факультетын тәмамлый. Гомере буе Санкт-Петербург шәһәрендәге Эрмитажда эшли. Шунда башкарган соңгы вазифасы Кытай мәдәнияте мәсьәләләре буенча өлкән фәнни хезмәткәр була. Ул гаилә истәлекләрен үзендә саклый һәм бай китапханәгә ия була.
rnХөсәен Зәбиров (1907-1991) — Газизә Зәбированың кече улы. 1932 елда Ташкенттагы Урта Азия университетының төзелеш институтын тәмамлый. «Башпроект» оешмасының баш инженеры (Уфа шәһәре), «Гипротатнефть» проект оешмасының баш конструкторы, «Татнефтепроект» (Казан шәһәре) проект институтының баш инженеры булып эшли. Сугыш ветераны, 12 орден һәм медальләр белән, шул исәптән «Мәскәүне саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Казанда яшәде.rn

rn

rnВәли Зәбировның балалары:
rnРаҗия Зәбирова (1917-1987) — шәфкать туташы, Фрунзе шәһәрендә (хәзер Бишкек) яшәде. Ике ул (Рөстәм Зәбиров 1940 елда туган, Бишкек шәһәрендә яши; Олег Сәгыйтов 1941 елда туган, Бишкек шәһәрендә яши) үстерде.
rnСәлим Зәбиров (1928) — су асты көймәсе капитаны, Санкт-Петербург шәһәрендә яши, пенсиядә, ике ул (Герман һәм Игорь Санкт-Петербургта яши) үстерде.
rnРөстәм Зәбиров (1935) ^— заводның баш конструкторы (Махачкала шәһәре), ике бала (Наҗия һәм Марат Санкт-Петербургта яши) үстерде.
rnГали Зәбировның балалары:
rnСуфия Зәбирова (1935) — Казан химия-технология институтын тәмамлый, Кустанай шәһәрендә яши һәм эшли. Өч кызы (Гөлнара, Динара, Жанна) бар.
rnРәшит Зәбиров (1937) — төзүче, өч кызы (Айгөл, Әлфия, Нелли Кустанай шәһәрендә яши) бар.
rnРафаэль Зәбиров (1950) — механик, ике баласы бар, Кустанайда яши.
rnРәисә Зәбирова (1948) — химик, Кустанайда яши.
rnФәизә Зәбированың (Кондратьеваның) улы Георгий Санкт-Петербургта яши, инженер-механик булып эшли.
rnХөсәен Зәбировның балалары:
rnӘлфия Зәбирова-Белостоцкая (1941) — «Гипронииавиапром» институты Казан филиалының баш архитекторы, 1988 елдан «Татпромстройпроект» институтының баш архитекторы булып эшли. 1977 елгы Владимир исемле улы бар.
rnНаилә Зәбирова-Шаповалова (1947) — Казандагы «Татагростройпроект» институтының баш архитекторы, 1968 елгы Олег һәм 1975 елгы Антон исемле уллары бар.
rnДиләрә Зәбирова-Ганина (1956) — Мәскәү архитектура институтын кызыл дипломга тәмамлый, «Казгражданпроект» институты архитекторы.rn

rn

rnХөсәен Зәбиров искәрмәләре:
rnГ. Тукай шәҗәрәсен төзегәндә шагыйрьнең апасы Газизә Зәбирова истәлекләреннән файдаландым.
rnСуфия Гали кызы белән Наилә Хөсәен кызы әбиләре Газизә Зәбирова турында «кечкенә буйлы, киң күңелле, аягы авырту булса да очрашуларга, бәйрәмнәргә йөрергә яратучы, Тукай турындагы истәлекләре белән теләп уртаклашучы» дип яратып сөйли. Газизә Зәбирова 1963 елда, 86 яшендә Наилә Хөсәен кызы кулында бакыйлыкка күчә.
rnСуфия Гали кызы 1953-1958 елларда Казан хи-мия-технология институтында укый.
rnХөсәен Зәбиров төзегән альбом — зур мәгълүмат чыганагы. Ул тәҗрибәле туканчыны көтә.
rnТормыш бер урында гына туктап тормый. Хәзер Наилә Хөсәен кызы шәҗәрәне алга таба дәвам итә. Аның улы Олегның — Артём (1995), Антонның — Настя (2004) һәм Тимур (2007) исемле балалары туган. Диләрә Хөсәен кызының Таня (1986) һәм Наташа (1988) исемле кызлары дөньяга килгән. Алар һәммәсе дә — шанлы Тукай нәселенең дәвамчылары.
rnrn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*