ТАТ РУС ENG

Ерзин Мөнир (Алматы) Тукай һәм хәзерге заман уйгыр әдәбияты

rn rn

rn

rnРаскрывается роль великого татарского поэта в становлении и развитии современной уйгурской литературы. Говорится о проблемах художественного мастерства Г.Тукая в освещении уйгурского литературоведения конца XX — начала XXI века.rn

rn

rn…Сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы.
rnГ. Тукай.rn

rn

rn
rnГабдулла Тукайның, башка кардәш халыклардагы кебек, уйгыр халкының мәдәнияте һәм әдәбиятының үсешендәге роле дә аерым урын тота.
rnТукай иҗатының могҗизалы да, хикмәтле дә тәэсире уйгыр әдәбияты өлкәсенә бик тиз, ныклы кереп төпләнә. Бу очраклы рәвештә булган хәл түгел, табигый күренеш. Аның тарихи тамырлары тирәндә ята. Беренчедән, татарлар белән уйгырлар теле, дәрте, дине бер халык буларак, аларның тарихи язмышы күп яктан бер-берсенә охшап килә. ХIХ-ХХ гасырларда уйгырлар да яңаруга, уянуга мохтаҗ булды. Икенчедән, Тукай әсәрләренең теле уйгырларга бигрәк тә аңлаешлы иде. Татар әдәби теленә кергән кайбер гарәп, фарсы элементләре уйгырларның гадәттәге тормыш телендә дә кулланыла. Өченчедән, хосусан XIX-XX гасырларда уйгырлар иленә, шул җөмләдән, алар яшәгән Урта Азия һәм Җидесу тирәсенә татар халкының Габдулла Бубый, Хәйдәр Сайрани, Хисам Бавин, Гөләндәм Хәбибуллина, Зариф Бәшири, Гали Ибраһимов кебек мәгърифәтчеләре, алдынгы карашлы, укымышлы зыялылары килеп мәктәпләр төзи, уку-агарту эшләрен юлга куя. Алар шулай ук үзләре белән шактый күп кенә татарча китап, газета, җурналлар алып килә һәм китапханәләр булдыра. Голҗа, Чугучәк, Өремче, Турфан һәм Алматы, Ташкент шәһәрләрендә төзелгән һәм татар телендә дәресләр укылган мәктәпләр, шул шәһәрләрдә барлыкка килгән китапханәләр татар әдәбиятының үрнәкләрен киң җәелдергән мәдәни учакларга әверелә. Уйгыр балалары да шул мәктәпләрдә укып белем алалар һәм Габдулла Тукай әсәрләре, татар әдәбияты үрнәкләре белән танышу мөмкинлегенә ирешәләр.
rnУйгыр халкы арасыннан чыккан Нәзәргуҗа Абдусемәтов, Зонун Кадири, Лотфулла Моталлиб, Абдухалык Уйгыр, Үмәр Мөхәммәди, Һезим Искәндәров, Теипҗан Әлиев кебек шагыйрьләр, язучылар иҗатында Габдулла Тукайның йогынтысы бигрәк тә ачык күренә. Аларның барысы да Тукайның иҗадият юнәлешеннән, идеяләреннән һәм художестволык осталыгыннан илһамланалар, үрнәк алалар, аны остаз саныйлар һәм «ул безнең дә Тукаебыз» дип, үз итеп горурланалар.
rnУйгыр халкының ватанпәрвар арыслан йөрәк шагыйре Лотфулла Моталлиб, балачагыннан башлап, Голҗа шәһәрендәге татар мәктәбендә укый (8, 147). Ул татар телен үзенең ана теле — уйгыр теле кебек яхшы белә һәм аны бик җиңел һәм матур итеп сөйли. Татар әдәбиятын, хосусан, Тукай шигырьләрен яратып, аны яттан укый. Татар сыйныфташлары аңар мәрхәмәт күрсәтеп, Лөтен дип йөртәләр. Ул тиз фикерләү, тиз иҗат итү сәләтенә ирешә. 1944 ел август аеның башларында Габдулла Тукайга һәвәсләнгән Абдулһәй Рузи, Кевир Нияз, Давут Төрәхмәт, Хәлил Һәмраев кебек уйгыр шагыйрьләренең бер утырышында Лотфулла Моталлиб Тукайның «Мәхәббәт» («Җир») исемле шигырен тирән хисләр белән дәртләнгән хәлдә яттан укый һәм шуның артыннан ук:
rnҺай, сөемлек Тукай,
rnӘшгареңне (шигыреңне) укай.
rn
rnИлһам алдим сәндин
rnМән немидин куркай.
rn
rnКувәт бәрдиң маңа,
rnДошман күзини чокай.
rnдип тезеп сала. Бу тезмәләрне ишеткән шагыйрьләр аның гаҗәеп талантына афәрин әйтә (10,43).
rnГабдулла Тукай белән Лотфулла Моталлибнең язмышларында да охшашлыклар бар. Җир йөзендә 27 елдан азрак яшәгән Тукай үз хәятендәге тугыз еллык иҗади фәгалиятендә искиткеч бай мирас калдырган булса, дөньяда бары тик 23 ел гына яшәгән Лотфулла Моталлиб (1922-1945) үзенең кыска гына иҗади фәгалиятендә «Елларга җавап», «Деханга» («Игенчегә»), «Һурун дехан» («Ялкау игенче») кебек гаять сокландыргыч шигырьләрен, әсәрләрен дөньяга китерде. Шагыйрьнең моның кебек шигырьләрендә Тукай рухы, идеясе аңкып тора. Тукай чорының тәэсире белән уйгыр әдәбияты өлкәсендә урын алган Дәрдемәнднен (Закир Рәмиевнең) «Кораб» шигырендәге кораб, тулкын, упкын атамалары да аның «Елларга җавап» шигырендә чагылыш таба. Менә бу мисаллардан Лотфулла Моталлибнең Тукайдан, шулай ук Дәрдемәнд кебек мәшһүр татар шагыйрьләреннән никадәр илһамланганлыгы ачык күренә. (Лотфулла Моталлиб 1945 ел, 7 сентябрьдә Көньяк Шинҗаңнең Аксу шәһәрендә гоминьдаң партиясе чорындагы Кытай хакимияте тарафыннан төрмәгә ябыла һәм һәлак ителә.)
rnСүз нәүбәте Тукай мәктәбеннән үткән шәхес — уйгыр халкының данлы һәм сөекле шагыйре, җәбер-золым елларында дөреслек, гаделлек юлында көрәшүче, берчакларда Казан, Уфа шәһәрләрендә булган Абдухалык Уйгырга (1901-1933) килеп тоташа. Ул татарларның тормышы белән якыннан таныша һәм татар телен бик яхшы үзләштерә. Шуның аркасында татар телендә күп кенә шигырьләр язган. Аянычка каршы, аның бу шигырьләре, башка әсәрләре белән бергә, юк ителә, тик бүтән кешеләр кулында сакланып калган алты куплетле шигыре генә билгеле (9, 72-73).
rnГабдулла Тукай иҗатының йогынтысы хәзерге заман уйгыр шигъриятен нигезләүчеләрнең берсе булган Абдухалык Уйгыр иҗатында да бик ачык күренә. Тема һәм эчтәлек ягыннан да аның шигырьләрендә Тукай йогынтысы турыдан-туры күзгә бәрелеп тора. Аның Тукайдан тәэсирләнгәнлеген, кайбер яктан Тукайга охшап китүен аңлау кыен түгел. Моның өчен Тукайның «Безне урынсыз яманлыйлар» дигән шигыре белән Абдухалык Уйгырның «Бардур» («Бардыр») исемле шигырен карап чыгу кифая.
rn

rn

rnБезне урынсызга яманлыйларrnrn

rn

rnСәдакать бездә юкмыш; булмаса, ялганымыз бардыр;
rnНифак выставкасында куп медаль алганымыз бардыр.
rn
rnНәзафәткә ригаять юк имеш бездә, — нә бөһтандыр!
rnАның чөн йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.
rn
rnТагын бездә гыйлем әһле — зыялылар да юк диләр;
rnУтыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.
rn(3: 1.т., 113)
rn

rn

rn«Бардур» rnrn

rn

rnИәнә йорт пайдисига җәмгый булмаклык бәси мөшкөл,
rnӘгәр бер йәрдә туй булса, берип ятканымыз бардур.
rn
rnОмумның пайдисини йөз елда һәм әсла чүшәнмәймиз,
rnЗыян кылмак өчөн булса, әҗәп чакканымыз бардур.
rn
rnБере бер яхшылык кылса, уның ядын кылмак юк,
rnИбе килсә, барып әврәтләрен ачканымыз бардур.
rn(9,10).
rnАбдухалык Уйгыр Габдулла Тукай шикелле кыска гына иҗади хәятендә эчтәлек, форма, тел, стиль һәм : ашка яклардан уйгыр шигъриятендә яңа бер чор ачты.
rn

rn

rn* * *rn

rn

rn1947 елның сентябре. Элә вилаятенең Голҗа гтәһәрендә нәшер ителә торган «Инкыйлаби Шәркый Геркестан» газетасы редакциясенә бер көнне кешеләр җыйнала башлады. Алар — уйгырларның танылган язучы-драматургы Зонун Кадири, шагыйрьләр: Әлкәм Әхтәм, Нурмөхәммәд Бусаков (алар редакциянең әдәби хезмәткәрләре), Абдулһәй Рузи, Давут Төрәхмәт, Кевир Нияз һәм татар шагыйре, журналист Хәмит Төхфи (ул да редакциянең әдәби хезмәткәре) икән. Сүз 1947 ел «Инкыйлаби Шәркый Төркестан» газетасы идарәсенең матбагасында 700 нөсхәдә басылып чыккан «Г. Тукай сайланма шигырьләре» исемле мәҗмуга хакында барды. Бу басма Г. Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән әзерләнгән булса да мөмкинлекләрнең чикле булуы сәбәпле, шагыйрьнең дөньяга килүенә 61 ел тулган бер чакта бастырылды.
rnСүзне, иң элек, Зонун Кадири башлады. «Безнең илебездә Габдулла Тукай сайланма шигырьләренең дөнья күрүе бик сөенерлек һәм куанычлы эш күреп, укып шатланып утырабыз. Мөмкинлекләр чикле булган әхвәлдә аны бастырып чыгарганлыгың өчен, Хәмит Төхфи, сиңа һәм Голҗа татарларына мең дә бер рәхмәт. Бу Габдулла Тукайның 60 еллыгына багышланган зур бүләк. Мәзкүр җыентыкта аның … 22 шигыре урын алган, алар Тукайның мәңге үлмәс шигырьләреннән тора. Бу шигырьләрне татарлар кебек уйгырлар да бик яратып укыйлар. Матбага ягыннан уңай шартлар булганда, мәҗмугага шагыйрьнең «Шүрәле» поэмасын да кертеп куйганда тагын да яхшырак булган булыр иде», дип, үзенең уен йомгаклады. Башка шагыйрьләр белән язучылар да мәҗмугага кагылышлы үзләренең самими хисләрен белдерделәр.
rn— Зонун ака! Сез (Зонун Кадири Хәмит Төхфидән 11 яшькә олырак иде, шуңа ул аны ака (ага) дип атый) Тукайның «Шүрәле»се хакында әйтеп утырасыз, бу поэма аның иҗатында күренекле урын тота, Ходай боерса, алдагы нәшерләребездә укучыларга тәкъдим ителер. 1945 ел Сезнең «Рудупай» исемле әсәрегез дөнья күрде. Аның «Шүрәле»гә охшаш җирләре бармы? — диде Хәмит абзый.
rn— Рудупай турындагы риваять уйгырлар арасында күптән таралган. Әкиятләрдә сурәтләнүенчә, ул аяклары чалыш килеш сөйрәлеп йөри торган, күзе мәче башлы ябалакныкы төсле, кеше кыяфәтендәге сырышкак мәхлук. Ул юлларда, агач төбендә очрый, ачкүз, комсыз булса да, мөлаемсыман карашлары белән мескенләнеп күренә. Менә шундый хәйләләр белән кешеләрнең җилкәсенә атланып ала да, теле белән ялап, канын эчә башлый һәм хәлсезләндереп үтерә. Мин язган «Рудупай» әсәренең герое Санубәр, үзе гашыйк булган Гөляр дигән кызын эзләп юлга чыккач, рудупайга дучар була, аның мескенләнүенә ышанып, үзенең җилкәсенә атландырып алып йөртә. Бара торгач ул интегеп талчыга башлый, ләкин аның канын эчеп туймаган теге әшәке мәлгуньнән бер дә котыла алмый. Ахыры бер алма агачының өстенә чыга да рудупайның башын чатлы ботакка эләктереп үзен җиргә ташлый һәм аны таяк белән сугып яньчеп үтерә. Уйгырларда «Рудупай тукмактан курка» дигән мәкаль бар бит! Шүрәлеләр дә, мөгаен, агачтан, бүрәнә ярыгыннан шүрлидер.
rn«Шүрәле» белән «Рудупай»ның арасында төпле охшашлыклар бар. Риваятьләрдә шүрәле дә, рудупай да халыкларны җәберләүчеләр, алар һәлакәт, бәхетсезлек китерүчеләр итеп тасвирлана, берсе — кешеләрне «кети-кети уйнарга» дип, алдап кытыклап үтерсә, икенчесе — мескенләнеп, ялганлап кеше җилкәсенә атланып, аның канын эчеп үтерә. Ә Былтыр белән Санубәр исә шул җәберләүче көчләргә каршы көрәштә җиңеп чыгучылар. Былтырның үзенчәлеге — «Безнең белән шаярышмагыз, сездән көчлерәкбез!» дип барча шүрәлеләргә кисәтмә ясавында.
rn

rn

rn* * *rn

rn

rnГабдулла Тукай иҗатыннан уйгыр язучы-шагыйрьләре генә илһамланмады, аның иҗаты уйгыр әдәбиятчы галимнәрен дә үзенә җәлеп итте һәм җәлеп итеп килә. Алар Тукай әсәрләренең бәдигый-художестволык осталыгын, тирән маһиятен, тәрбияви әһәмиятен, туган җиренә, халкына, милләтенә дигән мәхәбәтеннән килеп чыккан ватанпәрвәрлек идеяләрен төптән тикшеренеп өйрәнәләр. Менә шуның нәтиҗәсендә уйгырлар арасында тукайшонаслар — Тукай иҗаты белгечләре җитешеп чыга. Шул галимнәрнең берсе — танылган әдип һәм синолог Үткер Абдуреһим. Ул, яшь чагыннан башлап, Тукай әсәрләрен ашкынулы омтылыш белән укып, аны җиренә җиткереп өйрәнә бара.
rn«Мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләренең бәгъзе үзенчәлекләре хакында» исемле хезмәтнең авторы тукайшонас Рәхмитулла Җари (1926-1999) Тукай иҗаты буенча төпле тикшеренүләр алып барды.
rnРәхмитулла Җари фикеренчә, Тукай шигырьләре күбесенчә гаруз вәзенендә язылган, ул гаруз вәзененнән осталык белән файдаланган. Чыннан да Тукай бармак вәзенен күп кулланмаган (11, 64).
rnТикшеренүче Рәхмитулла Җари Тукай шигырьләре тик татар әдәбияты дәреслекләрендә генә түгел, бәлки төрки телдә сөйләшүче барча халыкларның әдәбият хрестоматияләрендә дә түр башында урын алып килгәнлеген ассызыклап үтә.
rnУйгыр кардәшләр арасында Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү эшләре XX гасырның 80 нче елларыннан соңгы вакытларда тагын да киң рәвештә дәвам итә. Бу чорда танылган әдәбиятчылар, тел белгечләре һәм галимнәрдән Ибраһим Мотыйгыйның «Габдулла Тукай һәм яңа уйгыр әдәбияты», Рәхмитулла Җариның «Татар күгендә мәңге сүнмәс якты йолдыз», Шинҗаң-Уйгыр автоном районы (алга таба — ШУАР) педагогика университеты филология факультетының доценты Адил Алмасның «Хәзерге заман татар әдәбиятының вәкилләре хакында», «Габдулла Тукай шигырьләренең бәдигыйлеге (сәнгатьчәлеге) турында», «Габдулла Тукай шигырьләрендәге ватанпәрвәрлек рухы», ШУАР Әдәбият-сәнгатьчеләр берлегенең җитәкче фәнни тикшеренүчесе Мөһәммәт Полатның «Габдулла Тукай иҗадиятенең уйгыр әдәбиятына булган йогынтысы хакында кыскача бәян», ШУАР Сәнгать институтының элекке ректоры Имин Әхмәтнең «Сөйләп бетергесез Габдулла Тукай», ШУАР Педагогика университеты филология факультетының доценты Абдубәсир Шөкеринең «Урал садасы», Шинҗаң университеты филология факультетының доценты Хөрмәтҗан Фикрәтнең «Габдулла Тукай әсәрләренең эчтәлек төзелеше турында уйлар», ШУАР Педагогика университеты филология факультетының доценты Ришат Асимнең «Яңа заман татар мәдәнияте кыңгырауының уйгыр мәгарифендәге яңгырышы», ШУАР Мәгариф нәшриятының җитәкче мөхәррире Абдусалам Тухтының «Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм аның уйгыр әдәбиятына тәэсире», ШУАР телевизия станциясе кино-телевизия театры Тәрҗемә үзәгенең җитәкче тәрҗеманы Мусаҗан Әзизнең «Пушкин белән Габдулла Тукай арасындагы охшашлыклар хакындагы төп карашларым» кебек мәкаләләр дөнья күрә. Шинҗаң Университетының профессоры, үзбәк вә уйгыр әдәбиятының вәкилләреннән берсе Абдушөкер Ялкынның Габдулла Тукай иҗаты буенча студентлар алдында укыган бай эчтәлекле лекцияләре дә үзенә аерым урын тота.
rn

rn

rn* * *rn

rn

rnШУАРның баш каласы Әремчедә 1996 елның 16 апрелендә Габдулла Тукайның дөньяга килгәнлегенең 110 еллыгын, 2006 елның 13 октяберендә исә 120 еллыгын искә алу буенча тантаналы җыелышта татар, уйгыр, казакъ, үзбәк язучылары, шагыйрьләре, галимнәре булып, 200 дән артык кеше катнашты. Тантанада ШУАР Әдәбият-сәнгатьчеләр берләшмәсенең рәисе Һейтәм Һүсәен һәм  ШУАР  Язучылар  берлегенең рәисе Азат Солтанлар тәбрикләп чыгыш ясый. Шагыйрь Очкынҗан Умәр: «Уйгырларның чын дусы Габдулла Тукай» дигән шигырен укый. Бу тантаналы чаралар ШУАРда яшәүче төрки кардәшләрнең бөек һәм даһи шагыйрь Габдулла Тукайга хөрмәт-ихтирамын һәм татар халкына булган фикердәшлеген дәлилли.
rn

rn

rn rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Тукай Г. Академик басма. I том. — Казан, 1943.
rn2.    Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда. — Казан, 1955-1956.
rn3.    Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда. — Казан, 1975, 1976-1977.
rn4.    Тукай… Дөнья халыклары Тукай турында. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2006.
rn5.    Зариф Бәшири. Замандашларым белән очрашуларым (язучы истәлекләре). — Казан, 1968.
rn6.    Халит Г. Тукай үткән юл. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1962.
rn7.    Ибраһим Нуруллин. Габдулла Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
rn8.    Миркасыйм Госманов. Ябылмаган китап. Яки чәчелгән орлыклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.
rn9.    Абдухалык Уйгыр шигырьләре. — Әремче: Шинжаң халык нәшр., 1987 (уйгыр телендә).
rn10.  Лотфулла Моталлиб. Хакыйкатьне тартынмыйча сөйлә. — Алматы, 2007 (уйгыр телендә).
rn11.    Җунго татарлары. 1 нче сан, 2006.
rn12.    Җунго татарлары. 2 нче сан, 2007.
rn13.    Абдуреһим Үткер. Уйгыр әдәбияты белән татар әдәбиятының үзара тәэсире // «Шинҗаң университетенен гыйльми журналы». 2 нче сан.
rn14.    Абдулла Үткер. Хәзинәләр бусагасында (гыйльми мәкаләләр җыентыгы). — Әремче, 1996 (уйгыр телендә).
rn15.    Зонун Кадири.  Әсәрләр.  Әремче:   Шинҗаң  халык нәшр., 1992 (уйгыр телендә).
rn16.   Аблимит Исмаил, Махмутжан Ислам. Хәзерге заман уйгыр әдәбияты. — Әремче: Шинҗаң халык нәшр., 1993 (уйгыр телендә).
rn17.   Аманулла Хаҗи, Абдушүкүр Мөхәммәт Имин. Уйгыр фәлсәфә тарихына караган тикшеренү тезислары. // «Шинҗан университетенен гыйльми журналы. Иҗтимагый фән бүлеге». 1981, 2 нче сан.
rn18.    Мөхәммәт Зонун. Хәзерге заман уйгыр демократик әдәбиятының башлануы турында // «Шинҗаң университетының гыйльми журналы. Иҗтимагый фән бүлеге». 1981, 3 нче сан (уйгыр телендә).
rn19.    Адил Алмас. Хәзерге заман татар әдәбиятының вәкилләре хакында // «Шинҗаң педагогика университетенен гыйльми журналы», 1995, 3 нче сан (уйгыр телендә).
rn20.    Абдулла Талиб. Уйгыр мәгариде тарихынан очерклар. — Өремче: Шинҗаң халык нәшр., 1986.
rn

rn

rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*