ТАТ РУС ENG

Фазылова Флорида (Уфа) Габдулла Тукай иҗатына рухи кыйммәтләр

rn rn

rn

rnВ статье рассматриваются проблемы морали и нравственных ценностей, затрагиваемые в творчестве татарского поэта Габдуллы Тукая.rn

rn

rnИгелек, иман, тугрылыкның сүз сәнгатендә мәңгелек тема булып йөрүе табигый. Чөнки «әхлак — кешелекнең гасыр-гасырлардан килгән озайлы тормыш тәҗрибәсе җимеше ул» (1, 47).
rnРухи кыйммәтләр һәр чор әдәбиятта төрлечә каралган, үзенчәлекле чагылыш тапкан. Моны татар халкының бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты үрнәгендә ачык күрергә мөмкин. Язучының бу юнәлештә нәни дусларыбызга, балаларга арналган әсәрләре игътибарга лаек. Аңарда әхлакый темага бәйле мәгърифәт, гыйлем, һөнәр, табигать, дуслык, рухи сафлык, матурлык, шәфкатьлек кебек темаларга зур урын бирелгән. Кыскача күзәтүләрне аң-белем, гыйлемнән башлыйк.
rnЯз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!
rnҺәм кара күңелне ялт иттер сызып ак нур белән!
rn
rnӨч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше,
rnМәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.
rn«Ата илә бала» шигырендә язучы замана балаларын аң-белемгә омтылырга әйди. Бәхетнең асылы — мәгърифәттә, дигән идеяны бердәм хуплый.
rnГыйлемгә ия булганнар — ихтирам, хөрмәткә лаек, халык акылында. Ялкаулык, наданлык әхлакый түбәнчелек булып санала. Тукайның «Эш» дигән әсәрендә нәкъ шушындый чагу уй-фикерләр куәтләнә.
rnТынма, эшлә, әй сабый! Бел, Тәңредән эшләргә көн;
rnЭшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.
rn

rn

rnИртә торгач та, юын да дәресең укырга тотын,
rnТынма, эшлә, торма тик, тынсаң, тынарсың җомга көн.
rnӘдип тырыш, укыган кешенең тормышы киләчәктә якты, ырыслы булыуына зур өмет баглый. Шушы матур уй-ниятләрен төгәл шәхес күңеленә табигать дөньясы аша җиткезергә ашкына.
rnСин кояштан урнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,
rnКук арасында кояш кук ялтырарсың бер заман.
rnТукай яшь буынны аң-белемгә эстәү, үгет-нәсихәт берлә шушы гыйлемгә омтылган тырыш балаларга ихлас соклана, зур куаныч кичерә. Ул халыкның тирән мәгънәле мәкаль-әйтемнәренә таянып эш итә. «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәре — моның матур өлгесе. Аның кыскача йөкмәткече түбәндәгечә: ямьле бер җәйге көнне бер укучы бала өстәл янында — ян тәрәзә каршысында дәрес хәзерләргә керешә. Ул хәтта ки бөтен дөньясын онытып, укуга чума. Шул чагында аны барча табигать: күктәге Кояш, бакчада үскән Алмагач, агач ботагында сайраучы Сандугач-кош урамга уйнарга дәшәләр. Гүя ки алар лирик геройны үзләренчә сынап карамакчылар. Ә сабый бала аңарга каршы тапкыр җавап белән чикләнә: «Туктагыз, сабыр булыгыз, дәресем хәзерләп куймагач, һич уенда юк кызык», — ди ул. Соңыннан дәресен тамамлагач, ул йөгереп бакчага чыга: шул чагында аңарга Кояш матур елмаеп көлә, Алмагач кып-кызыл дәү алмасын сона, ә Сандугач шатланып моңлы җыр җырлый. Димәк, эш беткәч, уйнарга ярый. Уңганлык, үз-үзеңә таләпчәнлек — әхлакый матурлык билгесе ул.
rnШагыйрь «Сабыйга», «Бишек жыры», «Бәхетле бала», «Мәктәптә», «Кызыклы шәкерт», «Гомер юлына керүчеләргә», «Сабитның укырга өйрәнүе» шигырьләрендә шулай ук белемнең кирәклеген, наданлыкның хурлыкка илтүен көчле лирик образлылык, кинә сүзләр белән беркетә.
rnТукайның лирик герое нәниләрне тугрылыкка, дуслыкка, табигатькә рәхимле, шәфкатьле булырга үгетли. Бу юнәлештә аның «Су анасы», «Гали белән Кәҗә», «Фатыйма белән Сандугач» һәм башка шигырьләре игътибарга лаек.
rnЯзучының кечкенә, урта яшьтәге балаларга һәм өлкәннәр өчен язылган кыска хикәяләре мавыктыргыч, кызыклы. Аңарда, башлыча, хезмәт, дуслык, намус, игелек, яхшылык мотивлары өстенлек итә. Тәкәббер, дан-шөһрәт сөюче, ялкау, тупас адәмнәрдән ачы көленә. Автор хикәяләрен бәян иткән соңында үзенең тапкыр нәтиҗәсен өстәп куя. Мәсәлән, «Бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс» («Бытбылдык»); «Мактанчыклардан гәрчә көлсәләр дә, куп вакытта аларга өлеш тиядер» («Кәгазь очырткыч», «Мактанчык куян»); «Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә
rnгенә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала» («Арыслан вә Төлке»); «Дөньяда күп кешеләр бар ки, алар арт аяк илә йөргәннәре өчен генә бәхетле булалар» («Ике эт»); «Кем ки туган-үскән жирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит жирләр сөекле булыр» («Умарта корты вә чебенннәр»); «Үзеңнең барачак, йөриячәк юлыңа таш атма. Яшь вакытта ни чәчсәң, шуны карт көнеңдә урмыйча кабергә кермәссең» («Картайган арыслан»); «Кеше, үзе бозык булып та, дәрәжәсез булса, ул бик тикшерелмидер. Әмма бозыкка дәрәжә бирелсә, аның бозыклыгы, тәмсилдәге кыңгырау тавышы кеби, бик тиз һәм бик ерак ишетеләдер» («Ишәк»); «Куркак берәүдән курыкса, үзе курыккан кешегә бөтен дөнья курку күзе белән карый дип уйлый» («Тычкан илә Күсе»); «Сез кайда барсагыз да, дусларыгыз торган җирдән матур, күңелле урын тапмассыз!» («Ике күгәрчен»); «Безгә дөресне яңлыштан һәрвакыт аерырга кирәк, бу икенең берсен урынына төшермәскә тырышырга кирәк» («Каз») һ. б.
rnОлыларны санламаган — орылган да бәрелгән, ди халык мәкале. Язучының «Яшь агач», «Чабак» әсәрләрендә тормышка җиңел-җилпе караган, өлкәннәр сүзен исәптә тотмаган, башбаштаклы яшь буын образы төсмерләнә. Автор кеше рухына табигать дөньясы аша мөрәҗәгать итә — поэтик-психологик параллелизм алымын тудыра. Менә шушындый юл белән ул шәхес күңеленә оста ым-ишарә ясый. Өлкәннәрне хөрмәтләргә, аңардан хәер-фатиха алуны изге ният, дип исәпли.
rnӘдипнең «Бәхет» исемле хикәясе үзенчә кызыклы. Монда өч бертуган ага-эне тормышы хакында бәян ителә. Башта алар нинди генә эшкә тотынсалар да, эшләре уңга китми. Бу сәбәпне Бәхет юклыгыннан күрәләр. Шулай бер заман боларга сиздермичә Бәхет кунакка килә. һәр кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрә бу. Зур агалары сәүдәгәрлеккә керешкән була. Бәхет аркасында баеп китә. Икенчесе мәхкәмәдә кя-тиб вазифасын башкара. Ул да Бәхет аркылы хакимлек дәрәҗәсенә күтәрелә, мактауларга лаек була. Өченче туганнары Бәхет килгәндә — чебен тоту белән мәшгуль иде. Бәхет аңарга булышлык күрсәтә, ләкин егет аны читкә этәрә. Кунакка килгән Бәхет ялындырмый, китә. Нәтиҗәдә ике агай-эне зур абруйлы була, ә аларның кече туганнары явыз Бәхетне яманлап, авылдан авылга, капчык күтәреп йөрүче теләнче юлына баса. Биредә хикәятнең эчтәлегенә бәхетне хезмәт юлы белән — тир түгеп табу төшемле, алма төш — авызга төшне көтеп утырмаска, хәрәкәттә — бәрәкәт, хезмәте барның — хөрмәте булыр, дигән җитди фикерләр орлыгы салынган.
rnЙомгаклап әйткәндә, Габдулла Тукай иҗаты — фәһем-сабак өләшүче зур тәрбия мәктәбе ул.rn

rn

rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Әхмәтҗанов К. Поэзия. Матурлык. Батырлык / К.Әхмәтҗанов. Уфа, 1982.
rn2.    Тукай Г. Сабыйга / Г.Тукай. — Казан, 1982.
rn
rn

rn

rnrn (Источник/Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни rnбагланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара rnфәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011) rn

rn


rn

rn rn

rn
rn

Комментарий язарга


*