ТАТ РУС ENG

Гайнетдинов Айдар (Казан) Тукай сөйләгән әкиятләр

rn rn

rn

rn
rn

rn

rnВ статье сообщается о находках сказок, рассказанных детям татарским rnпоэтом Г. Тукаем. Он показан как искусный повествователь и rnпреобразователь сюжетов сказок. Впервые дается их краткий анализ, rnвыявляются их особенности и отличие от других татарских сказок. В конце rnстатьи приводится стихотворение Ш. Каюмова (слушателя сказок от Г. rnТукая), посвященное великому поэту.rn

rn

rn rn

rn

rnКазанның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының rnязма һәм музыкаль мирас үзәгендә Г.Тукайга караган бик күп әсәрләр, rnистәлекләр, хатлар, фотолар, документлар һ. б. саклана. Алар инде күп rnтапкыр басылып чыккан, галимнәр тарафыннан файдаланылган. Шул исәптән rnШәриф Хәйрулла улы Каюмовның истәлекләре дә берничә кат басылып чыкты. rnАның Тукай турында истәлекләре 9 нчы фонд, 4 нче тасвирлама, 72-74 rnсаклау берәмлекләре астында саклана. Ләкин мирасханәнең фольклор rnфондында да Ш. Каюмовның истәлекләрен табарга мөмкин. Ул аларны, Тукай rnсөйләгән өч әкият белән бергә, 1941 елның 2 февралендә ул вакыттагы Тел,rnәдәбият һәм тарих институтының фольклор бүлегенә җибәрә. Алар 41 нче rnфонд, 4 нче папка, 101-103 нче саклау берәмлекләре астында саклана.
rnШәриф Каюмовның Тукай хакында истәлекләре 1960 елда «Тукай турында rnзамандашлары», 1986 елда «Тукай турында истәлекләр» исемле китапларда rnбасылып чыга. Әмма андагы мәгълүматларда бераз аермалар очрый. Мәсәлән, rnШәриф Каюмов басылып чыккан истәлекләрендә Җаек мәдрәсәсенә 1902 елда rnкилгәнлеге хакында яза. Фольклор бүлегенә җибәргән язмаларында исә 1903 rnелның көз көнендә килгәнлеген хәбәр итә. Ш. Каюмов үзе язганча, 1902 rnелны аның гаиләсе ачлыктан качып туган авылларын ташлап, чана өстенә rnарба салып, төялеп Самара губернасына кыш чыгарга чыгып китә. Аларның rnгаиләсендә 5 бала була. Самара губернасының Михайловка исемле рус rnавылында кыш чыгарга уйлыйлар. Ата-анасына еш кына: «Балаларыбыз авылда rnятып надан кала, безгә шәһәргә барырга кирәк,» — дигән уй тынгы бирми rnбашлый. 1903 елда көзге эшләр тәмамлангач, алар Җаек шәһәренә барып rnкерәләр, шәһәр читендәге бер йортта түләп торалар. Хуҗа малае Каюм беләнrnбергә Ш. Каюмов мәдрәсәдә укый башлый. Шунда ул Г. Тукай белән таныша, rnул да бу мәдрәсәдә белем алган була (1, 1-2). Ш.Каюмов бик ярлы гаиләдәнrnбулганга, шагыйрь аңа карата юмарт, миһербанлы булган. Бу турыда ул rnтүбәндәгечә сөйли:
rn«Без абый белән икәү идек. Безне Суксулар дип йөртәләр иде. Безгә rnәтиләрдән хат килә иде. Хат китерүче почтальон хатны биргәч тә, үз юлынаrnкитмичә нәрсәдер көтеп тора иде. Шулвакыт Тукай биш тиен бакыр акча rnбирә иде, «Мә, Суксу, бир, ул шуны көтә», дип безгә биш тиен бирә иде. rnТукай ярлы балаларына юмарт, шәфкатьле, аларны ярата, үз янына туплый rnиде» (1, 3). Бу вакыйга хакында аның басылган истәлекләрендә очрамый.
rnШ. Каюмов язганча, Г. Тукай янына җыелучы балалар аннан һәрвакыт әкият rnсөйләвен үтенгәннәр. Ул, әлбәттә, беркайчан да каршы килмәгән. Тукай rnәкиятләрне, күбесенчә, казакълар тора торган түбән мәдрәсәдә сөйләгән. rnӘкият сөйләгәндә киез өстенә утырып ике тезен куллары белән кочаклап rnутырган. Тукай әкиятен һәрвакыт ятим, ярлы егет белән башлаган (1, 3-4).rnМонда Г.Тукайның әкиятләрне кайда сөйләгәнлеге дә ачыклана, ягъни rnказакълар тора торган түбән мәдрәсәдә икән.
rnИ. Нуруллин «Габдулла Тукай» китабында болай дип яза: «Аның тыңлаучыларыrn— күбрәк кече яшьтәге шәкертләр. Бу уңай белән шуны әйтик: Габдулла үзеrnсөймәгән шәкертләргә, бигрәк тә надан, фанатик күсәкләргә карата ачы rnтелле булса да, үзеннән кече шәкертләргә шәфкать күрсәтеп, канат астына rnалырга яраткан. Дөрес, ул төче теллеләнмәгән, йон уңаена гына rnсыпырмаган, кирәк чакта орышкан, тел чәнечкеләрен дә җибәргән, кушамат rnта тагарга да оста булган. Әмма малайларның күңеле сизгер, яхшы белән rnяманны тиз аера. Көннәрдән беркөнне әкият тә сөйләп күрсәткәч, бетте rnгенә, Габдулла абыйлары артыннан калмый йөри башлыйлар. Кич җиттеме, rnуратып алалар да үтенә башлыйлар: сөйлә инде, Габдулла абый, ә?! rnГабдулла башта ялындырган була: «Йоклыйсыз бит». «Йокламыйбыз, rnйокламыйбыз, сөйлә». «Йокламасагыз гына сөйлим», — ди дә җәмәгать rnсәкеләре уртасында калган идәнгә тезләрен кочаклап утыра, малайлар rnтүгәрәкләнеп урнашалар» (5, 59).
rn«Тукай әкият сөйләгәндә, гади, тупас итеп, сукты да екты, торды да rnкитте, дип сөйләми. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, rnҗәнлекләрне, кошларны матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп, җанландырып rnсөйли… Аның әкиятләрендә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була», — дип rnискә ала Ш. Каюмов. (4, 52; 3, 66). Моның нәкъ шулай булганлыгына, rnәкиятләрнең үзләрен укып карагач, тагын да ныграк инанасың.
rnШ. Каюмов аның өч әкиятен яхшы хәтерләп калган: «Хәсән», «Гали», «Утыз ул, утыз кыз».
rnШагыйрь сөйләгән әкиятләр үзләренең структурасы белән дастаннарны rnхәтерләтә. Әкият сюжетларының фольклорчыларга таныш вариантлары да rnочрый. Ләкин аларга төрле өстәмә детальләр кергән, кайбер өлешләре rnшигъри юллар белән бирелгән. Димәк, Г. Тукай әкиятләр сөйләгәндә дә rnараларына шигырьләр кертмичә булдыра алмаган. Мәсәлән, «Хәсән» әкиятендәrnалар шактый күп:
rn

rn

rnТыңла, гүзәл егет, мин җырлыймын
rnҺәм сузамын моңлы көйләрен,
rn
rn

rnrnrn

rnrnТотмадың, син, минем сүзләремне,
rnАчып кердең кайгы өйләрен.
rn
rn

rnrnrn

rnrnНи булды соң сиңа, гүзәл егет?
rnНик саргайды алсу йөзләрең?
rn
rn

rnrnrn

rnrnКарашларың моңлы, нигә алай
rnБоек карый матур күзләрең?

rn

rn

rnГ. Тукай сөйләгән әкиятләрнең башы да оригиналь, чөнки, беренчедән, бер rnәкияттә дә очрамый торган гыйбарәләр кулланыла, икенчедән, алар шигъри rnформа белән бирелгәннәр. Мондый башламнарны Г. Тукай үзе уйлап чыгарган rnбулуы да мөмкин. Мисал өчен:
rn

rn

rn«Борын-борын заманда,
rnАчлык булган һаман да,
rnАккош яткан күлләрдә,
rnКомлык эссе чүлләрдә,
rnКара урман уртасында,
rnАрысланнар, аюлар,
rnКуян, төлке, бүреләр
rnХуҗа булып йөриләр.
rnЗур урманга якын торган өй салдым, эчләрендә
rnяттым, бар иде, ди, бер әби,
rnБөкерәйгән, ялыккан,
rnКыскын тормыш тарлыктан» (1).

rn

rn

rnШулай ук икенче әкияттә:
rn

rn

rn«Борын-борын заманда,
rnКара урман уртасында
rn«Һәһәү» дигән тавышка
rnУрман яңгыраганда,
rnҖилләр исеп, давыл чыгып,
rnОлы имәннәр ауганда,
rnЯшен яшьнәп, күк күкрәп,
rnҖилле яңгыр яуганда,
rnКарга карылдаганда,
rnЧәүкә чарылдаганда,
rnТукран тукылтаганда,
rnСары түшле пар сандугач
rnЧутылдап сайраганда,
rnУрман сакчысы Татлының
rnУлы Гыйлем туганда…»

rn

rn

rnБер әкиятенең ахыры да кызыклы:
rn

rn

rn«Кичә бардым, бүген кайттым,
rnВәссәлам, тәммәт тәмам».

rn

rn

rnМонда да Г. Тукай рифмалар кулланырга онытмый.
rnИкенче әкиятнең ахырын ул юмор кулланып: «Алар иркен, рәхәт гомер rnитәләр, ди. Мин дә шул бабайның улы булсам, рәхәт яшәр идем», — дип rnтәмамлый. Аның юмор-сатирада осталыгы, шул заманда ук, әкият сөйләү rnманерасында да күренеп торган.
rnГ. Тукай сөйләгән әкиятләр күбрәк яшүсмерләр өчен туры килә. Чөнки rnаларның һәрберсендә диярлек өйләнү, сөйгән яр табу, ир белән хатын rnмәсьәләләре урын алган. Бу аңлашыла да, Г. Тукай бу вакытта яшүсмер rnбулган бит һәм үзе дә үз парын табу турында хыялланган булуы мөмкин.
rnГ. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм rnмузыкаль мирас үзәгендә 9 нчы фонд, 4 нче тасвирлама, 39 нчы саклау rnберәмлеге астында Г.Тукайга багышлап язылган бер шигырь дә саклана. Аныңrnавторы билгесез, диелгән. Шигырь татар телендә, латин графикасында rnязылган һәм җиде строфадан тора. Анда шундый юллар бар:
rn

rn

rn«Мин ун яшьлек бала вакытымда
rnСинең миңа биргән бүләгең,
rnИке кулың белән тез кочаклап,
rnБезне җыеп әкият сөйләдең.
rn
rn

rn

rnОнытмадым синең әкиятеңне,
rnИсемнәре Хәсән, Галине.
rnВак җәзирә ике читендәге,
rnЯлгыз яши торган әбине» (2, 2).

rn

rn

rnАхыргы юлны укыгач, шундый сорау туа: «Ә кем соң ул вак җәзирә ике rnчитендә ялгыз яши торган әби?» Җавабы «Хәсән» әкиятен укып чыккач rnаңлашыла. Әкияттә Хәсән исемле егет бик күп михнәтләр күргәннән соң, берrnкүгәрченнән кешегә әверелгән чибәр кызны өенә алып кайта һәм алар бергәrnяши башлыйлар. Берникадәр вакыттан соң аның хатыны үзенең күгәрчен rnкиемнәрен кулына төшергәч, ире йортыннан чыгып китә. Киткәндә rnкайнанасына: «Хәсән мине „вак җәзирә" дигән җирдән эзләсен», — дип әйтә.rnХәсән көч-хәл белән шул җирне таба. Хатынын эзләп табарга исә аңа шундаrnялгыз яши торган бер әби булыша. Менә шулар күздә тотылган икән югарыдаrnтелгә алынган шигырьдә.
rnГ.Тукай сөйләгән әкиятләрнең теленә килгәндә, алар гади сөйләм телендә rnязылган. Урыны белән әдәби телдә бик кулланылмый торган парлы сүзләр дә rnочрый: «Төрле җирдән, якыннан-ерактан, карт-коры, карчык-корчык, rnир-хатын, яшь-җилкенчәк, бала-чага, бай-байгура, ярлы-ябагай, rnсукыр-мукыр, чатан-чотан, аксак-туксак — һәрберсе килә башладылар».
rnКүргәнебезчә, Г. Тукай шагыйрь, публицист, прозаик, тәнкыйтьче генә rnтүгел, әле оста әкиятче дә булган. Таланты ташып торган шәкерт rnәкиятләрне үзе үк шигъри юлларга салган, иҗади эшкәрткән, аларга үзеннәнrnөстәмәләр керткән, шуңа күрә алар башка әкиятләрдән нык аерылып тора.
rn 
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язмаrnһәм музыкаль мирас үзәге: 41 ф., 1 колл., 4 папка., 101 сак. бер.
rn2.    Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге: 9 ф., 4 тасвир., 39 сак. бер.
rn3.    Каюмов Ш. Шәкертлек еллары хатирәсе / Ш. Каюмов // Тукай турында истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 256 б.
rn4.    Каюмов Ш. Шәриф Каюмов истәлекләре / Ш. Каюмов // Тукай турында замандашлары. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 296 б.
rn5.    Нуруллин И. Габдулла Тукай / И. Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 304.
rn

rn

rnКУШЫМТА
rnГ. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һем rnмузыкаль мирас үзәгендә саклана торган (133 ф., 3 тасвир., 291 сак. rnбер.) бер шигырь белән таныштырып үтәргә булдык. Бу шигырьне Ш. Каюмов rnГ. Тукайга багышлап язган. Ул авторның үз кулы белән латин графикасында rnкара каләм белән язылган. Язылу датасы куелмаган.
rnСин Тукайны искә алып без
rnҖырларыңны җырлыйбыз.
rnСин үзең әйткәнчә сине
rnКүктәге йолдыз дибез.
rn
rnҖырларыңны җырлый мәктәп
rnҺәм балалар бакчасы.
rnСагыналар мәрхүм Тукай дип,
rnКарт вә карчык барчасы.
rn
rnСиндә вөҗдан, синдә илһам,
rnСиндә Пушкин җырлары.
rnСине татар Пушкины дип,
rnШигыреңә кыйммәт биреп, ләззәт алып,
rnҖырлый совет кызлары.
rn
rnУл көфер почмакларыңны
rnҺәм «Яңа Кисекбаш»ың,
rnИстә саклана синең
rnБиргән бүләк, җәүһәр ташың.
rn
rnЧирек кашык булып үтте инде,
rnКүмелгәнгә туфрак астына,
rnЛәкин исемең яши, Апуш Тукай,
rnТаралалар таулар артына.
rn
rnМин ун яшьлек бала вакытымда
rnСинең миңа биргән бүләгең,
rnИке кулың белән тез кочаклап,
rnБезне җыеп әкият сөйләдең.
rn
rnОнытмадым синең әкиятеңне,
rnИсемнәре Хәсән, Галине.
rnВак җәзирә ике читендәге,
rnЯлгыз яши торган әбине.
rn

rn

rn rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*