ТАТ РУС ENG

Гайнетдинов Мәсгут (Казан) Г.Тукай һәм һинди Минһаҗ

rn rn

rn

rnВ статье дан анализ произведений Г. Тукая, касающихся личности М. Ю. Кадермати.rn

rn

rn«Вакыт» газетасының 1906 елгы 21 ноябрь (101 нче) санында Минһаҗетдин Йосыф (улы) Кадермәти дигән кешенең «Хвалында мәдрәсәи галия» дигән исем астында редакциягә хаты басылган. Басылган көннәреннән бирле аеруча зур дауларга сәбәп булган бу язма шуннан соң җәмәгатьчелек күзенә башка бер мәртәбә дә чалынмаганга, аның белән хәзерге укучыны да таныштырып үтик.
rn«Хвалын шәһәрендә ислам университеты.
rnМөхтәрәм (редактор) әфәнде!
rnКичә көндез шул хакта уйланып, (булдыру юлында) чын күңелемнән тырышлык һәм гайрәт күрсәткәнем — ислам университетын төзү эше ни дәрәҗәгә җиткән «Вакыт»ны укучы әфәнделәргә ишеттерергә теләп шул юлларны газетагызда бастыруыгызны үтенәм. Үткән мөбарәк рамазан аеның 15енә (5.10. 1906) кадәр, ислам университетының — авылларның берсендәме, яисә Хвалын шәһәренең үзендәме салыначагы һич кемгә ачык билгеле түгел иде. Югары күрсәтелгән көнне исә, Хвалында булачагы ачыкланды. Өлкәннәребез дә шуны яклаганга, өязебездәге хәзрәтләр һәм башка әфәнделәр белән соңгы тапкыр киңәшләшкәннән соң, әлеге көндә фикер алышулар тәмамланды: Хвалын шәһәрендә ачарга карар итеп. Аз вакыт эчендә, Хвалын шәһәре шул мәдрәсәбез сәбәпле зур ислам мәркәзенә әйләнер, дигән өметебез бар. Башка губерниялардан киләчәк шәкертләр һәм голяма әфәнделәр өчен дә, килү-китү харәҗәтләре һәм кыенлыклары азрак булачак. Чөнки Идел ярында ук урнашкан. Авылда булганда тагын 40-50 чакрым ат яллап үтәргә туры килер иде. Шәһәребез, өч яктан, алма бакчалары белән уралган, бик гүзәл, һавасы — чиргә дәва булырлык. Яз башыннан, инша Аллаһ, мәдрәсәне кору эшенә керешәчәкбез. Инде бина сызмаларын (архитектор проектын) әзерләү эше башланды. Ул әзер булгач, бинаның озынлыгын-киңлеген, ничә катлы булачагын хәбәр итеп, фото рәсемен бастырып тарату ниятендәбез. Шәкертләребезгә камил гыйлем алулар насиб булсын. Киләчәк номерларның берәрсендә, бу эшкә теләктәшлек күрсәтеп иганә биргәннәрнең исемен һәм биргән ярдәмнәре күләмен тәфсыйльләп күрсәтеп, рәхмәтләребезне белдерәчәкбез М…Й…Кадермәти».
rnXX гасырның беренче елларыннан, татар мәдәни-әдәби яңаруында «хөррият заманы» дигән яңа дәвер башлана. Бу дәвер — 1905-0907 еллар Россия инкыйлабы белән турыдан-туры бәйләнгән. Дөрес, бу олы борылышны берничә еллар элек илнең эчендәге элгәрләр — иҗтимагый хәрәкәт узаманнары башлап җибәрәләр. 1895-1896 елларда Оренбург Каргалысында җәдит укытучылар әзерләү курслары оештырып, Гани бай Хөсәенев ил күләмендә татар башлангыч мәктәпләрен яңа мәгариф системасы — җәдитлек юлына боруга алына. 1898 елда, аның чакыруы буенча, Төркия-дә зарури әзерлек баскычлары үткән Фатыйх Кәрими, илгә кайтып, бу эшне үз кулына ала һәм яңа югарылыкка күтәрешә. Болар татарның 2-4 сыйныфлы авыл башлангыч мәктәпләрен яңа эзгә, заман таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү эшен тормышта гамәли рәсмиләштерүләр белән янып яшәгәндә, Төр-киядә укып кайткан Гобәйдулла Нигъмәтуллин — Буби, энесе Габдулла белән, 1900 еллардан, кайдадыр кара урманнар (тайга) аръягында (хәзерге Әгерҗе районында) Ижбуби авылында бу эшне яңа баскычка — урта мәктәп (мәдрәсәләр) форматына күчерәләр. Яңа типтагы (җәдит) Буби урта мәктәбе татарның гайре рәсми җәдит укытучылары әзерләү белем йортына («техникумына») әйләнә. Нәкъ М. Кадермәти «Вакыт» газетасына мөрәҗәгать язарга йөргән чакларда (1906 ел, октябрь) Зыя Камали исеме белән танылачак Пәрвазетдин Җәмалетдин улы Камалетдинов (1873-1942), Уфадагы күренекле мирзалар белән аралашып, башлыча, алар ярдәме белән, Уфада мәшһүр «Галия» мәдрәсәсен ачуга ирешә.
rnМенә шундый фактлар чылбыры яктылыгында, М. Кадермәтинең югарыдагы «Вакыт» редакторына хатын тагын бер мәртәбә күз алдына китерик. Бу җирлектән аның хөррият заманына тәңгәл, күтәренке, оптимистик рух белән гади бәндә акылы җитмәслек эшкә алынган, шул эшкә ихлас, фидакарьләрчә бирелгән бер кеше булганлыгы ачык сиземләнә. Ярым шәхси, ярым рәсми (функциональ) бәләкәй генә язмасында күтәргән проблемалары һинди Минһаҗның да затлы татар егетләренең берсе икәненә шик калдырмый. Никтер, ул, башкалар кебек, колониаль татар дөньясына рөхсәт ителмәгән — «мөмкин булмаган эшен, соралганча, ахыргача «мыштым гына, үзе генә башкарып чыкмастан, бу хакта газетада чаң кагасы иткән.
rnИгътибарны шуның сәбәбенә юнәлтү сорала — язмасы шуңа чакыра. Күрәсең, «аның чалгысы ташка бәрелеп», — эшне азакка җиткерү мөмкинлеге ерып үтә алмаслык сискәндергеч куркыныч астында кала. Япон сугышы мәйданыннан чыгып, үзенең «17 октябрь манифесты»н калкан итеп, царизмның хөрриятне җанландыруына, аның тамырлануына каршы һөҗүмгә күчә.
rnЭленке-салынкы күренеш буларак аякланырга омтылган декабрь кораллы күтәрелешен файдаланып, ил кара канга батырыла. Ил — җәза отрядлары, хәрби-кыр судлары ихтыярына тапшырыла. Татар тормышында мәгарифне яңарту юнәлеше дә кара реакция игътибарыннан читтә калмый. Кулъязмалардан укытмыйлармы һәм башка илләрдән кайтарылган дәреслекләр кулланылмыймы икән, дигән тикшерү сылтавы астында, яңа татар мәктәпләрен өркетеп тикшерүләр башлана.
rnМ. Кадермәтинең «үз эченә йомылып», — үз исеменнән мыштым гына башкарырга тиешле эше турында газета аша галәмгә аваз салуы — шул эшенә кемнәрнедер ярдәмгә чакыру авазы түгел. Хатында, бу хакта бер авыз сүз юк. Күрәсең, ул бу язмасы белән татар җанлануы мәйданында «һавалар үзгәрүе», хәрәкәт юлында тирән, хәвефле упкыннар барлыкка килү турында татар җәмәгатьчелеген кисәтергә теләгән.
rnЗамандашлары, җәмәгатьчелек фикере, автор кебек үк, фәлсәфи сизгерлек, интеллектуаль зирәклек күрсәтергә сәләтле булса, аның Редакциягә язган хатын укыгач, Хвалын «Ислам университеты»на, их-тыярсыздан юкка чыгу куркынычы янавын аңлавп, шунда ук, аны сакларга, халык тарихыннан юкка чыгартмау, югалтмау чарасына керешергә тиешләр иде.
rnДөрес, хөррият, мәдәни-әдәби яңару хәрәкәте М. Кадермәтинең газетадагы чыгышын игътибардан читтә калдырмый. Аны булачак, яңа гына саналган һөҗүмнәрдән, мораль-әхлакый пычраклардан йолып калып булмасмы, дигән фикер уяна. Р. Фәхретдин, гадәтенчә, тыйнак кына итеп яклау сүзе — хуплау сүзе ишеттергәндәй итә. Мәсьәләләрнең катлаулылыкла-рын игътибар үзәгенә алучы М. Бичиев, Риза хәзрәт чыгышы белән килешмәвен искәрткәндәй, М. Кадермәти мәсьәләсен (аңа яудырылачак хурлауларны) хөррият яңарту хәрәкәтеннән аерып куярга ашыга. Г. Тукай иҗатында (һәм, өлешчә, М. Кадермәтинең «Дөньяда җәннәт вә аның хурлары», 1912 ел. әсәрендә) хөррият этабы әдәбият ядкәре югарылыгына күтәрелә.
rnГ. Тукай иҗаты һинди Минһаж темасына «Вакыт»та югарыда шәрехләнгән «хат» күренгәннән соң ике еллар үткәч кенә килеп җитә. Анын исеме телгә алынган беренче хезмәте — «Авыл җырлары (Беренче көлтә)» 1908 елның 10 сентябрендә «Яшен» исемле көлке журналының 2 нче санында басылып чыга. Шактый тотрыклылык һәм дәвамлылык күрсәтеп, 1912 елга кадәр, алты әсәрендә бу темага кагыла. 1908 елда — ике әсәр, 1909 да — бер: 1910 да ике әсәр, 1912 дә — бер. Барысы да көлке журналында. «Яшен»нең 1908 ел, 3 августында чыккан беренче санында, тау башындагы бер шәһәр рәсеме бирелә. Уртада, ак колонналы мәһабәт бина. Аның артында нарлар чәчеп торган фәсле бер кеше башы күренә. Рәсем астына «Хвалынский тавы башында Минһажетдин Йосыф тарафыннан салынган университет» дип язылган.
rn"Яшен" — Г. Тукай журналы санала. Аны Тукай оештырган, Тукай редакцияләгән. Әлбәттә, бу сюжетны да Тукай тәкъдим иткән, аңлатмасын Тукай язган дип була.
rnКара реакция еллары башлангач, шагыйрь һинди Минһаҗны шул карагруһчылык рухи гәүдәләнеше итеп ала да, аны камчылапмы-камчылый. Бу шулаймы? Тукайның 1908 елның 10 сентябрендә чыккан бәетенә күз салыйк:
rnКаф тавы артында үсә самарау кош баласы;
rnҺинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы…
rn«Авыл җырлары» дип аталган бу әсәр, нигездә, эпиграммалардан тора. Халык җырлары калыбына салынган күренешләр параллелизмы, дөрестән дә, җырлардагы камиллеккә һәм фикерләр төгәллегенә китерелгән. Әмма мәктәп баласына да аңлашыла: әкиятләрдәге сокландыргыч матур сәмруг кош баласы әкияти Каф тавы артында гына. һинди Минһаҗ «ислам университеты да» «шул җирләрдә — әкият рәвешендә генә бирелә ала. Шагыйрь гүя «урам авызында» чәйнәлеп таушалган, чүпрәккә әйләнеп беткән гайбәтләргә нокта куя — аларны сызып ташлый.
rnГ.Тукай җанын һинди Минһаҗның «ислам университеты» салырга теләве, яисә максатына ирешә алмавы, сала алмавы… түгел, башлаган эшен җанланыр дәрәҗәгә китереп җитәргә алмавы һәм бу аны татарның затлы егетләре сафыннан төшеп калырга мәҗбүр итәчәге сызландыра.
rnБу фаҗиганы реакция (карагруһчылар) идеологиясе, соңрак идеологиягә яраклаштыру максатыннан татар совет әдәбият фәне дә, һинди Минһаҗны азгын холыклы, белемсез, тыйнаксыз, принципсыз-идеалсыз, кыскасы, халык кесәсенә кул салучы, дип аңлатырга тырышалар. Тукайның аны фаш итүен дәлиллиләр, шуның белән Тукай дәрәҗәсен күтәрәбез, дип саныйлар. Әгәр Тукайлар шулай очраклы хәлләрдән барлыкка килә ала торган булсалар, ул чакта, татарның һәр авылында гына түгел, ул заманнарда, ишле (күп балалы) булган һәр гаиләдә ургылып Тукайлар мәйданга килеп торыр иде.
rnТукай — тормыш, җәмгыять — объектив чынбарлык җырчысы, «һинди Минһаҗ» — хөррият этабы мәдәни-әдәби яңаруы каһарманы. Аның да, соңгы — «могҗизачылар» буыны вәкиле. Кара реакция көннәре башланган сәгатьләрдә, Г. Тукай игътибарын таланты заман каршылыкларында югалып калырга мөмкин булган тотрыксыз яңа зыялыларга юнәлтә. («Матбага берлә уйнаган бер байга», «Улмы? — Ул» шигырьләре). Минһаҗ — шундый язмышка юлыккан шәхесләр арасында, иң гаепсезе, ихласлылыгы белән Бигиләр, Акчуралар, Тукайларга иң якын торганы. Тукай каләме бу шәхескә аны җәрәхәтләрлек итеп кагыла алмый, мондый үткенлеген күрсәтергә сылтау, нигез таба алмый. Әмма ул аны башкалар кебек зур эш башлап та, аны ахырына кадәр җиткерә алмавында гаепли һәм, шуның өчен хөкем итәргә теләп булса кирәк, аңа каныккандай, кайта-кайта исенә төшерә. Дөрес, «узып барышлый» төртелеп китү чикләрендә генә.
rnБеренче чыгышыннан соң ике ай да үтми, шул ук «Яшен» журналының 1908 ел, (4 нче сан) санындаrn«Төрле хайваннар тугърысында бераз мәгълүмат» дигән памфлетында тагын «һинди Минһаҗ» исеменә килеп чыга. Күп төрле темаларга багышланган әсәрнең күзгә ташланып тормас бер җирендә, шул көн яшәешенең бер төсмерен билгеләү рәвешендә: «Минһаҗел һинди. — Бу хайван күркә нәүгыннән бер коштыр. Хвалын өязендә мишәр Карияләре тирәсендә күбрәк буладыр…» Әйе, Минһаҗ һинди Хвалын өязендә яши. Әйе, соңгы заманнарда, исемен күперенгән күркәдәй күперткәләделәр. Бу хәбәрләрнең «яңа»лы-гы, көлкелелеге ул кешенең шәхси кимчелеге, яисә ниндидер чатак гамәле белән бәйләнмәгән, дигәндәйрәк фикер кузгала. Әлбәттә, эчтәлекне баетмаган бу бәрелү дә Тукайны канәгатьләндерә алмый. Ике бәеттән генә торса да Минһаҗның үзенә генә багышланган, үз исеме белән генә аталган бер әсәр язып, «Яшен»нең 1909 ел, 29 апрель санында бастыра:
rnТаш ташыйлар. Анда, Минһаҗ «Галия» нигзен сала.
rnТуй ясыйлар. Монда Минһаҗ гаилә нигзен сала.
rnКабат үзенең яңа көлке журналы «Ялт-йолт»та, 1910 елның 2 нче санында, бу «ала карга — һинди»нең исемен «Авыл җырлары (Дүртенче көлтә)» дигән «Күмәк темалы» шигырьнең беренче юлларына чыгарып карый:
rnАла карга, кара козгын әрсезләнә, тук була.
rnҺинди — мәдрәсә салганда, Рәшит — мәчет Токиода.
rn«Ялт-йолт»ның 1910 ел, 1 июнендә (6 нчы) чыккан санындагы «Акыллы башлар» дигән памфлетында да Тукай бу «башваткыч» темага тагын: «Һинди Минһаҗ: — иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, барыбер, дарелфөнүн салынмас; 60 мең чакрым йөрдем, дип була да, Собраниягә (Дини идарәгә) хисап бирми булмас, дип әйтте дә, ди, Уфага китте, ди. Тел төбе, чынлыкта, һаман каһарманын аклауга каратылган, дияргә мөмкинлек калдыра.
rnАй ярым үткәч, шул ук «Ялт-йолт»ның 1910 ел, 6 нчы санында Тукайның «Сибгатуллин» шигыре басыла. Кара реакция көннәрендә хөррият этабында эшләрен ахырынача җиткерә алмаган элгәргеләре темасын поэтик яктырту — көннең башкалар якынлаша алмаган уникаль, иң үзәктәге, иң заманави, иң актуаль мәсьәләсе. Кыска гомерле узган күренешнең асыл чынлыгын нәфис шигъриятле, олы сәнгать рәвешенә кертеп гәүдәләндерү.
rnГ. Тукайның бу темага язылган һәр шигыре конкрет фактка, конкрет шәхес гамәлләренә төбәлгән. Шагыйрьнең йөзьеллыгына атап чыгарылган биш томлыгына Рәшат Гайнанов язган искәрмәләрдә инде бу хакта кызыксынучыларны канәгатьләндерерлек мәгълүмат табып була. Аларны кабатлап тормастан, адресатларның исем-фамилияләрен күрсәтү белән генә чикләник. «Матбага берлә уйнаган бер байга…» — Җаек сәүдәгәре Мортаза Гобәйдуллин; «Улмы? — Ул…» шигыре «каһарманы» — Рәкыйб Рәкыйби; «Сибгатуллин» — Камиль Мотыйгый. Аларда — Минһаҗ Кадермәти кебек үк, конкрет замандашлар, аларның конкрет гамәлләре.
rnРеакцияның татар урам гайбәтендә аеруча киң яңгыраш тапкан һинди Минһаҗ темасы Тукайга иң популяр, иң киң мөмкинлекләр ачкан материал булып күренә. Ул шул темага мөрәҗәгать итә һәм… күрелмәгән каршылыкка очрый. Аның каләме, аның таланты тел төбен Минһаҗның гаепсезлеге тарафына каера да тора.
rnУл 1910 елда элеккеге остазы, идеалы К. Мотыйгый ренегатлыгын махсус гәүдәләндергән «Сибгатуллин» шигырен яза. Үзен дә читтә калдырмый, шул сызыкта, шул чынбарлыкта үзенең рухи халәтен, заманның әшәкелеген фаш иткән «Өмид» шигырендә «фикере кояшы»на мөрәҗәгать итеп үзенең дә Минһаҗ хәлендә икәнен сөйли.
rnБер бетү чокрында мин, юктыр нәҗат, коткармаса, Мәңге тотныр нәрсәм юктыр, ул килеп җеп салмаса. …Бер тигез җирдер, дисәм, бассам аягымны — бата; Күп вакытта сискәнәм, яңлыш тотып кош дип бака…
rnМинһаҗ исемен соңгы мәртәбә телгә алган «Мәкаләи мәхсуса…» дигән юлъязмасында да үзен язаrnалмас хәлгә җиткән итеп сурәтли, хәтта Г. Исхакыйның мәхәббәтне сурәтләвен шаржга әйләндереп көлә дә. Һиндине… үзләренә тиң фигура итеп сурәтли: «Аң» журналы хуҗасына үзеннән буш калган урынга: «Һинди Минһаҗ дарелфөнүн акчасына «Дөньяда җәннәт вә аның хурлары» ясап ята, ди. Шуны языңыз» дип киңәш бирә…. һинди Минһаҗ 1912 елда басылып чыккан бу, утыз алты битле әсәрендә вакыйга Фирдәүси «Шаһнамә»сендәге дин пәриләре оясы, Иранның юлбасарлар кулындагы Мазандиран өлкәсендә бара. Автор, нәкъ Тукай кебек, әмма заманасының модернизм, символизм алымнарына мөрәҗәгать итеп, «хөррият зыялылары» сызыгындагы хәлләрне әдәби сәнгать геройлары сурәтенә кертеп чагылдыру юлына баса.
rnНәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, Тукай һинди Минһаҗны сатира объекты буларак кулланмый, ул аның язмышында милләт фаҗигасен күрә.rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*