ТАТ РУС ENG

Галимҗанова Эльмера (Казан) "Ил" һәм "Сүз" газеталарында Тукай

rn В данной статье рассматриваются материалы, посвященные Г. Тукаю, которые были опубликованы на страницах газет «Ил» (1913-1915) и «Сүз» (1915-1916). По содержанию они охватывают различные стороны жизни и твор-чества поэта, его взаимоотношения с другими писателями и современниками.rn

rn

rn
rn 
rnТукайның вакытсыз үлеме татар дөньясы, татар зыялылары тарафыннан зур фаҗига буларак кабул ителә. Шул елларда нәшер ителгән «Вакыт», «Кояш», «Йолдыз», «Ялт-йолт», «Аң», «Сөембикә» һ. б. шундый газета-журнал битләрендә Тукайга багышланган төрле характердагы мәкаләләр, истәлекләр күпләп басыла башлый. Күренекле татар әдибе, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә чыгып, XX йөз башында татарларда милли үзаң тәрбияләүдә,  милли азатлык идеяләрен тормышка ашыру юлында күп көч куйган «Ил» (1913-1915) һәм «Сүз»( 1915—1916) газеталары да бу вакыйгадан читтә калмый.
rnБу игътибар, бөек шагыйрь үлү көннәреннән үк башланып, газетаның соңгы саннарына кадәр дәвам итә. Газетаның Тукайга булган шундый якын мөнәсәбәте, әлбәттә, аның мөхәррире — Г. Исхакыйның Тукайны якын итүе, аны олы талант иясе итеп бәяләве белән билгеләнә. Тукай да Исхакыйны хөрмәт иткән, аңа багышлап «Кем ул?», «Мөхәрриргә» шигырьләрен яза, «Мөридләр каберстанындин бер аваз», «Булмый» шигырьләрендә дә Исхакый телгә алына. Әмма бу ике бөек зат, кызганычка каршы, бер-берсе белән очраша алмый калалар. 1907 елда Тукай Уральскидан туган ягына, солдатка каралырга дип, кайта. Кайтышлый Казанда тукталып, «Болгар» номерларында торган С. Рә-миев белән таныша һәм, солдатка каралырга дип, Әтнәгә кайтып китә. С. Рәмиев Тукайның Гаяз Исхакый белән очрашырга теләге турында «Икенче апрель көне» мәкаләсендә болай ди: «Бер, ун-унбиш көннән тагы әйләнеп Казанга килде. Бу дәфга (кабат) килгән көннәре — Гаяз әфәнденең Казан төрмәсеннән сөргенгә озатылган көннәре иде.
rn—    Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде? — диде.
rn—    «Булмас шул инде…» — дидем»(17).
rn«Ил» газетасы Тукай үлгәннән соң, 1913 елның 22 нче октябреннән дөнья күрә башлый, шуңа да Тукайның шигырьләре газетада күзәтелми. Әмма әдипнең әдәбияттагы урынын билгеләүдә, якты исемен һәр төрле тормыш ваклыклары белән тоныкландырудан саклау юлында әһәмиятле роль уйный. Бу юлда Г. Исхакый «Ил» газетасын Тукайны яклаучы, саклаучы трибуна итеп файдалана. Газеталарның 1913-16 еллардагы саннары да әлеге фикерне ачык раслап торалар.
rnБу өч-дүрт елда Тукайга багышлап басылган материалларны түбәндәгечә төркемләргә булыр иде:
rnБеренчесе — хатлар. Беренче төр — Тукай үлгәннән соң, татар халкының милли кайгысын уртаклашып идарәгә юлланган хатлар (13; 21). Икенчесе — шагыйрьнең 1907 елның 30 декабрендә, Казаннан Ураль-скига Газизә апасын гает корбаны белән котлап язган хаты (7). Бу хат Тукайның эпистоляр иҗатын фәнни туплый башлавы ягыннан беренче адым.
rnИкенче төркем — чыганаклар, алар истәлек характерында. Шуларның беренчесе — Мәҗит Гафури язмасы. Ул «Габдулла Тукай Уфада» дип атала (3). Анда Тукайның 1912 елның язында Уфага килүе, алар-ның очрашулары тасвирлана. М. Гафуриның бу истәлегендә Тукайга Уфада тиешенчә хөрмәт күрсәтелмәвенә басым ясавы, очрашуның үкенечле характерда булуы сизелә.
rn«Габдулла әфәнденең Уфадан Петербургка баруы» истәлеге — Хәбибрахман Зәбиринеке. Бу сәфәреннән «Габдулла әфәнде гаять дәрәҗәдә ватылып, юкка йөреп, сәламәтлеген тагын да югалта төшеп кайтты» — дип искә ала аны X. Зәбири (6). Тукайның Петербургка чакырган кешеләр аны каршы алмыйлар, шуңа күрә ул анда күп газаплар күреп, бер танышын очратып, анда кунак булып, арып-талчыгып кайтуы турында әйтелә.
rnӨченче истәлек — Сәгыйть Рәмиевнең «Икенче апрель көне» язмасы (17). Истәлектә Тукайның килеш-килбәте, төсе, әхлагы турында бик уңай фикерләр булмаган детальләр дә очрый. С. Рәмиев Тукайның үлеменә бик табигый итеп карый. Чөнки ул шагыйрьнең нинди фәкыйрьлектә яшәвен күрә. «Безнең халык шулай инде: ул, ярмасы булса, аны тегермән ташы астында издерә дә, он итеп бетерә; бетергәч кайгыра. Әмма аны саклап, тагы чәчеп үстерү ягын һич уйламый», — дип, С. Рәмиев талант ияләренә татар җәмгыятендә уңай шартлар тудырылмавына ачына.
rn«Ил»дәге тагын бер истәлек — Сәгыйть Сүнчәләйнең «Тукай бәйрәме» мәкаләсе. Күп еллар дәвамында Тукайны бары атеист итеп кенә күрергә тырышканга, әлбәттә, бу истәлек читтәрәк кала килгән. Чөнки бу язмада Тукай халкыбызның дини бәйрәмнәрен хөрмәт итүче, йолаларын үтәүче итеп күрсәтелә. Бу фикерне раслау өчен истәлектән түбәндәге юлларны китерергә була: «Тукай мәрхүм, шик юк, бәйрәмне ярата иде; бәйрәм көннәрендә ул икенчерәк Тукай була иде. Бәйрәм көннәрендә ул яңа күлмәк кия, бәйрәм чәе ясый, үзе дә йөри, балаларга бүләк биргәли, урам этләренә кәләвәләр ашатып йөри…» (19).
rn«Ил» газетасы Тукай турында мемуар әдәбиятны башлавы, М. Гафури, С. Рәмиев, С.Сүнчәләй кебек Тукайның якын дусларының истәлекләрен бастыруы белән гаять әһәмиятле һәм кирәкле эш башкарды. Тукай турында истәлекләрне туплаганда һәм Тукай турында әсәрләр язганда үз вакытында дөнья күргән бу истәлекләр кыйммәтле тарихи-әдәби чыганаклар булып тора.
rnӨченче төркем чыганаклар итеп, Тукай һәм аның татар әдәбиятындагы урынын күрсәтүче мәкаләләрне карарга була. Бу язмаларда шагыйрь татар әдәбиятының асылын күрсәтүче ныклы бер нигезе итеп бирелә. Гани Абызовның «Халык шагыйре Тукайны искә төшерү» мәкаләсендә Тукай үлеменең татар әдәбияты өчен нинди зур югалту икәнлеге ачыла, Тукайның исән чагында ук халык шагыйре исемен алу сәбәпләре ачыклана. Гани Абызов Тукай шигырьләренең татар дөньясына гына түгел, башка төрки халыкларга да яхшы таныш булуы турында яза: «Шул ук кичне, — ди ул, — бу кайгылы хәбәр телеграф чыбык буенча Идел, Агыйдел сулары буйларына, башкорт, кыргыз сахраларына, Себер болыннарына вә Русиянең башка тарафларына таралмакта иде» (1).
rnШакир Мостаевның «Рәхмәтле Тукай» мәкаләсендә дә Тукайның бөеклеге расланып: « /…/ аның, татар рухын сугару юлындагы шигырьләрен санамаганда да, бер сәнгатькәр булуы гына да, XX гасыр Идел буе шагыйрьләренең таҗын кияргә хак бирәдер», диелә (16).
rnФуад Туктаров «Онытылмаслык үкенеч» исемле мәкаләсендә төп игътибарын Тукай үлеменең сәбәпләрен эзләүгә юнәлтә. Ул аны әүвәл әҗәлгә, язмышка бәйләп аңлата. «Милләткә кыйммәтле «энҗе бөртек-ләре»н берничә бөртеген генә алып калырга муафикъ булды. Монда гаеп рәхимсез әҗәлдә, залим фәләктә булды» — ди ул. Бу фикер өч-дүрт мәртәбә кабатлана. Ләкин бераздан ул мәсьәләне болай гадиләштереп аңлатырга ярамаганлыгын искәртеп, шагыйрь үлеменең төп сәбәпләрен Тукай яшәгән җәмгыятьтәге иҗтимагый шартларга бәйләп аңлата. «Тирә-юнендәге мохитның, заманның начар тәэсир итүе, төрле әхлаксыз, тәрбиясез вак халык, милләтенең надан булуы да, Тукайның үлүенә сәбәп булды», — ди ул (20).
rnМәкаләдә С. Рәмиев язганнар белән аваздашлык күренә. Фуад Туктаров та җәмгыятьтә талант иясенә игътибарның, ихтирамның юклыгын, тиешле дәрәҗәдә түгеллеген әйтә.
rn«Ил»дә Тукайның вафатын шагыйрьнең йөрәк тормышына, хатын-кызга булган мәхәббәтенә, эчке дөньясына бәйләп аңлаткан мәкалә — Гаяз Исхакыйның «Милли фаҗига» язмасы. Моңа кадәр тәнкыйтьчеләр күп мәкаләләрдә шагыйрьнең үлемен ятимлек, ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек, үпкә авыруы белән бәйләп аңлаттылар. Ә менә Г. Исхакый мәкаләсендә, бе-ренчеләрдән булып, аның яшьли вафат булуын, йөрәк җылытучысы булмау, гаилә бәхете күрмәве белән аңлата: «Габдулланы чахотка үтермәде. Габдулланы йөрәк җылысы юклыгы, бер татар кызының аны сөймәве, бер татар кызынының аны «шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнабләре» димәенчә, «Габдулла» гына дип каравы үтерде. Габдулланың хосусый хәйәтенең генә түгел, әдәби тормышының да фаҗигасе менә шунда» — ди әдип. Тукайның Зәйтүнә исемле кызны яратып йөрүе мәгълүм. Г. Исхакый бу яшерен мәхәббәт турында белгән. Ләкин ул Тукайның үлемендә конкрет бер генә татар хатын-кызын да гаепләми. «Бу фаҗигадә гаеп кенә бар, гаепле юк — ди, — гаепле булса — татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше…» (9).
rnГ. Исхакый татарның тормыш төшенчәсен тарих белән бәйләп карый. Тукайның хатын-кыз мәхәббәте юклыгыннан үлүен ул, үткән тарихта татарларның хатын-кызга карата мәрхәмәтсез булганнары өчен җәза, дип аңлата.
rnГазетада шагыйрьнең якты рухын сакларга һәм аның сөю хисләренә сак карарга өндәүче тагын бер язма — «Тукай мәхәббәте» мәкаләсе (10). Ул да Г. Ис-хакыйныкы. Мәкаләне язарга этәргән төп сәбәпләр итеп, түбәндәгеләрне күрсәтергә була: газета-журнал битләрендә мәрхүм Тукайга пычрак ыргыту, аның сәламәтлегенә, төс-кыяфәтенә, килеш-килбәтенә, шәхси тормышына караган тискәре фикерләрнең дөнья күрүе. Мәсәлән, Кәбир Бәкернең «Тукай Петербургта» мәкаләсе (2), С.Рәмиевнең «Икенче апрель көне» язмасы басылу (17). Икенчедән, вакытлы матбугатта шагыйрьнең мәхәббәтенә кагылышлы, Зәйтүнәне гаепләү йөзеннән язылган мәкаләләр дә күренә. Җамалетдин Юмаевның «…мин булсам, никадәр рәхәт гомер сөрсәм дә, шагыйрьнең шул тәэсирдән үлгәнен белсәм, дөньяда валлаһи тормас идем…» (23) дигән сүзләреннән соң, әлбәттә, Зәйтүнә Мәүлүдова дәшми кала алмый: үзенә нахак бәла ягылудан хурланып, ярдәм сорап, Г. Исхакыйга хат яза (8, 173-174). Исхакый җавап хатында: «Юкка вөҗдан газабы кичермәгез, киләчәктә дә матбугатта андый хатлар булгалар. Хәзер сез һичбер төрле вөҗдан газабы берлән газапланмагыз. /…/ Сез Габдуллада нечкә пакь хисләр уяткансыз. Габдулланың шигырь тудыруында үз ихтыярыгыздан башка ярдәмдәш булгансыз. Моның өчен һаваланырлык, мактанырлык хакыгыз бар. /…/ Ләкин үзегез һичбер вакыт үзегезне якларга дип матбугатка чыкмагыз», — дип киңәш бирә (4, 174).
rnБу хәлләрдән соң Гаяз Исхакый «Ил»дә Зәйтүнәне усал телләрдән һәм гайбәт сүзләреннән аралау, Тукайның рухын чиста саклау йөзеннән «Тукай мәхәббәте» исемле әлеге мәкаләсен бастыра да инде. Г. Исхакый анда гайбәтчеләргә үзенең кире мөнәсәбәтен белдереп, шагыйрьнең урынын аның таланты белән генә бәяләүне яклый: «Мәрхүм Тукайның милли кыйммәте аның шагыйрь — милли шагыйрь булуындадыр. Аның төсенең матурлыгы-ямьсезлеге, табигатенең, килеш-йөрешендәге үзенчәлеге, аның милли шагыйрьлеге өчен кыл кадәр дә кадерен, хөрмәтен арттырмый вә киметмидер»(10). Г. Исхакый шулай ук, Тукайны зурлаган булып, аңа шигырь язарга илһам биргән бер туташны аяк астына салып таптауны Тукайның кыйммәтле хисе белән уйнау һәм Тукай мәрхүмне ваксытудыр, дип саный.
rnШагыйрьнең үлеменә бер, өч ел тулу уңаеннан әлеге газеталарның махсус саннары тулысы белән Тукайга багышланалар. 1915 елда,Тукайның үлеменә ике ел тулуга багышланган саны гына чыга алмый кала. Чөнки «Ил» газетасы» «сәяси яктан зарарлы» дип табылып, ябыла. Эшнең шулай чыгасын алдан күреп булса кирәк, Исхакый «Ил»нең соңгы санында «Мәрхүм Тукай» мәкаләсен бастыра (11).
rn«Мәрхүм Тукай» мәкаләсе шагыйрьнең вафатына өч ел тулу мөнәсәбәте белән язылган. Мәкаләдә Исхакый шагыйрь мирасына югары бәя биреп: «Шул өч ел эчендә татарның әдәбият, шигырь галәме моңа кадәр беренче сафында барган Тукайсыз, халык шагыйрьләренең беренчесе булган Тукайсыз яшәде», ди. Тукай, исән булса, татар дөньясына әллә никадәр бөек әсәрләр бүләк иткән булыр иде, дигән үкенеч-ышаныч та белдерә. Язманың буеннан-буена Исхакый Тукай үлеменә гаеплеләрне һәм гаепне эзли. «Ачлыктан, ялангачлыктан, мохтаҗлыктан, фәкыйрьлектән шагыйребезне үтердек, татарның иң зур мәркәзендә меңнәр, йөз меңнәр, миллионнар мохлисы булган Тукайны ачлыкта, суыклыкта үтердек», — ди ул (12).
rnФатыйма Коләхмәтованың «Тукай шигырендә хатыннар» мәкаләсе — Тукай иҗатын хатын-кыз язмышына бәйләп киң иҗтимагый яссылыкта тикшерергә омтылган беренче мәкалә, беренче күзәтү. Мәкаләдә Тукайның «Фөрьяд» һәм «Хатыннар хөррияте» шигырьләренә матур гына анализ ясала. Аның әйтергә теләгән фикере — Тукай татар хатыннарының авыр тормышын гәүдәләндерүче шагыйрь: «Мөхтәрәм ша-гыйремез Г. Тукай — ди ул, — татар хатынының ачы тормышын, авыр зарларын, гаилә эчендә ким һәм хокуксызлыгын, моңлы көйләр берлә җырлап әйтеп бирә». Ф. Коләхмәтова: «…безнең тормышыбыз төзелеп, милләтебез алга китүгә беренче шарт: укыган хатын, тәрбия күргән мәгърифәтле ана. Чөнки ул гына үз баласына милли тәрбия биреп, аны милләтенә файдалы бер әгъза итеп, үстерә ала», дип саный (14).
rnДүртенче төр чыганаклар — Гыйффәт туташ һәм «М. Әхмәдишаһ углы» имзасы белән язган Сәхаутдин Миңлекәйнең Тукайга багышлап язылган бер үк исемдәге «Хатирә» исемле шигырьләре (5; 15).
rn«Ил» газетасында тагын бер кызыклы чыганак бар. Ул Тукайның нәсел шәҗәрәсенә кагылышлы «Тукайның нәселе, яптәре», — дигән язма (18). Хәбибулла улы Сәйфетдинов бу язмада Тукайның әтисе ягыннан туган тиешле 22 кешене телгә алып, аларның кем булуларын сөйли һәм шул вакытта кайда торуларын хәбәр итә.
rn«Ил», «Сүз» газеталары битләрендә Тукайны искә алу һәм исемен мәңгеләштерүгә бәйле информацион язмалар да шактый урын алган.
rnМәсәлән, «Петербург, 29 март» дигән язмада Исхакый Тукайның үлеменә бер ел тулу уңае белән петербурглылар, Тукайны танытыр өчен, аның тормышы һәм иҗаты турында лекцияләр укырга йөрүләре, ләкин көне җиткәч кенә аны үткәрергә рөхсәт бирелмәве турында яза.
rnКүргәнебезчә, «Ил» һәм «Сүз» газеталарында Тукайга һәм аның мирасына шактый урын бирелгән. Мәкаләләрнең күбесе Тукайны юксыну, исән вакытында тиешле игътибар бирмәү, кадер-хөрмәт күрсәтә алмауларына үкенү хисләре белән бирелгән. Чыннан да, Тукайга исән вакытында тиешле кадер, хөрмәт җитмәгәндер. Ләкин ул тиешле тәрбия күрмәүдән, вакытсыз үлеме аркасында безне тагы да бөек әсәрләрдән, хезмәтләрдән мәхрүм итте, дию дә дөрес булмас иде.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Абызов Г. Халык шагыйре Тукайны искә төшерү // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn2.    Бәкер К. Тукай Петербургта // Вакыт. — 1914. — 13 апрель.
rn3.    Гафури М.Габдулла Тукай Уфада // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn4.    Гаяз Исхакый хаты // Казан утлары . — 1990. — 10 нчы сан. — Б. 174-175.
rn5.    Гыйффәт. Хатирә // Сүз. — 1916. — 3 апрель.
rn6.    Зәбири X. Габдулла әфәнденең Уфадан Петербургка баруы // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn7.    Мәрхүм Габдулла Тукайның үз кулы берлә язган мәктүбе // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn8.    Мәүлүдова Зәйтүнә хаты // Казан утлары,- 1990. — 10 нчы сан. — Б.173-174.
rn9.    Исхакый Г. Милли фаҗига // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn10.    Исхакый Г. Тукай мәхәббәте // Ил. — 1914. — 2 сентябрь.
rn11.    Исхакый Г. Тукай мәрхүм // Ил. — 1915.-27 март.
rn12.    Исхакый Г. Мәрхүм Тукай // Сүз. — 1916.-3 апрель.
rn13.    Идарәгә мәктүб // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn14.    Коләхмәтова Ф. Тукай шигырендә хатыннар // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn15.    М.Әхмәдишаһ углы. Хатирә // Сүз. — 1916. — 22 апрель.
rn16.    Мостаев.Ш. Рәхмәтле Тукай // Сүз. — 1916. — 3 апрель.
rn17.     Рәмиев С. Икенче апрель көне // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn18.    Сәйфетдинов X. Габдулла Тукайның нәселе, яптәре // Ил,- 1914. — 2 апрель.
rn19.    Сүнчәлөй С. Тукай бәйрәме // Ил. — 1913. — 20 декабрь.
rn20.    Туктаров Ф. Онытылмаслык үкенеч // Ил. — 1914. — 2 апрель.
rn21.    Уразаев Җ. Идарәгә мәктүбләр // Ил. -1914. — 15 март.
rn22.    Шәрәф Җан.Тукайның мәхәббәт хакындагы шигырьләре вә аның мәхәббәте // Мәктәп. — 1914. — 6 нчы сан. — Б. 127-133.
rn23.    Юмаев Җамалетдин. Яшерен мәхәббәт // Сөембикә. — 1914. — 15 июнь.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*