ТАТ РУС ENG

Галиуллина Гөлшат (Казан) Татар антропонимиясендә милли традицияләр формалашуда Г.Тукайның роле

rn

rn Статья посвящена выявлению роли Габдуллы Тукая в формированнии национальных традиций в антропонимии татар. Все творчество поэта пронизано идеей сохранения и пропаганды национальной культуры и языка. В центре внимания Габдуллы Тукая оказывается и система личных имен татар, которая развивается на основе исламских традиций. Поэт неоднократно критикует именник татар за отклонение от национальных традиций. По его мнению, культура, воспитание, язык, в том числе и именник, должны основываться на национальных традициях.rn

rn

rn
rnБөек шагыйребез Габдулла Тукай — үзенең иҗатын, гомерен милләткә багышлаган тиңсез зат. Аның каләме астыннан чыккан һәр язма татар милләтенең язмышын, аның мәдәниятен, телен, тарихын, әдәбиятын кайгыртуга юнәлгән. Ул үзенең кабатланмас сурәтләү чаралары, үткен теле ярдәмендә татар халкының милли сыйфатларын, психологиясен, дөньяны күзаллау үзенчәлекләрен гаять дәрәҗәдә төгәл һәм тулы рәвештә ачып сала. Габдулла Тукай милли телебезне саклауга һәм пропагандалауга гомере буе тугрылыклы кала. Аның иҗатының бөеклеген, тиңсезлеген исбатлый торган төп сыйфатларның берсе — татар халкының җанлы сөйләм телендә иҗат итү. Г. Тукай әдәби телне халыкның җанлы сөйләм теленә якынайтуда, әдәби тел формалашуда, аның нигезен билгеләүдә бик зур эш башкарды. Күренекле тел галиме В.Х. Хаков әйтеп үткәнчә, «Габдулла Тукай әдәби телне элекке тар стиль кысаларыннан чыгарды, заман таләпләренә туры китереп, аңа киң үсеш ачты» (3, 206). Милли телгә игътибар аның үз иҗатында гына түгел, башка әдипләргә карата әйтелгән фикерләрендә дә ачык чагыла. Мисал өчен, 1910 елда Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатында түбәндәге юллар бар: «…Аннан соң Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән… » (2, 329).
rnТатар милләтенең теле һәм мәдәниятенең көзгесе булган исемнәр системасына Габдулла Тукай аеруча игътибар бирә. Татар кеше исемнәре системасының халыкчан булмавын, милли мәдәниятне чагылдырмавын ул ачынып яза. Публицистик әсәрләре булсынмы, ачы телле сатира әсәрләре булсынмы, дусларына язган хатлары булсынмы — Габдулла Тукай һәрвакыт исемнәргә гаять зур игътибар биреп килә. Татарлар арасында кулланылган исемнәрнең милли рухта булуы зарурлыгына, исемнең җисем белән тәңгәллегенә булган мөнәсәбәте әдипнең «Гаҗәп түгелме?» (1906), «Исемнәремез хакында» (1911), «Казанга кайтыш» (1913), «Мәкаләи махсуса» (1913) һәм башка хезмәтләрендә ачык чагыла.
rnТатар кеше исемнәре системасының милли традицияләргә нигезләнергә тиешлеге Габдулла Тукайның исемнәргә карата әйтелгән төп фикерләренең берсе булып тора. Аерым алганда, XX гасыр башында татарлар арасында йөргән исемнәрнең милли булмавы, балаларга кушылган исемнәрнең мәгънәсенә игътибар җитмәү кебек фикерләр әдипнең «Исемнәремез хакында» мәкаләсендә сатира аша ачык әйтелә. Шагыйрьнең татар исемнәренә булган тәнкыйть фикерләренең сәбәбе — татар исемнәр системасының катлаулы төзелешле гарәби һәм фарсы чыгышлы исемнәрдән торуында. Мәгълүм булганча, Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул иткәннән соң, исламгача чорда кулланылган борынгы төрки исемнәр акрынлап кулланылыштан төшеп кала. Исем кушуда ислам традицияләренең төрки-татарлар арасында таралуында кискен борылыш Казан ханлыгы яулап алынганнан соң башлана. Көчләп чукындыру сәясәте аркасында ислам халыкның бербөтен милләт буларак сакланып калу символына әверелә. Бу, үз чиратында, гарәби һәм фарсы чыгышлы исемнәрнең активлашуына китерә. Тел — милләтнең тарихи, иҗтимагый, сәяси үзгәрешләр басымы астында югалмыйча сакланып калуын күрсәткән төп факторларның берсе. Татар милләте вәкиле һәм мөселман булуын ассызыклау максатыннан, татар халкы арасында бу төр исемнәрне кушу бик нык арта һәм шуның нәтиҗәсендә XIX гасырның икенче яртысында татар исемлеге тулысынча мөселманлашып бетә. Мисал өчен, 1816-1879 елларда Казан шәһәрендә ир балаларга иң күп кушылган исемнәр: Ибраһим, Хәсән, Муса, Хөсәен, Йосыф, Мостафа, Исхак, Мөхәммәтгали, Мортаза, Хәбибулла, Әхмәт, Мөхәммәт, Мөхәммәтҗан, Исмәгыйль (1).
rnXIX гасырда исем кушуда тагын бер яңа традициягә нигез салына. Ул катлаулы төзелешле Мөхәммәтрәхим, Габделгаффар, Габдерәшит, Сәйфелмөлек, Вәлибикмөхәммәт, Бибинәгыймә, Бибитәскирә, Маһисорур, Зәйнәпфатыйма, Миңлегөлҗиһан кебек исемнәр кулланудан гыйбарәт. Әдип нәкъ менә бу төр исемнәрне тәнкыйть утына тота.
rnГабдулла Тукай, үзенең югарыда искәрткән мәкаләсендә, исемнең тәрбияви ролен, аның милли рухка туры килергә тиешлеген кат-кат ассызыклый. Исемнәрнең дини генә булып калмыйча, милли тәрбиябезгә хезмәт итәргә тиешлеген әйтә: «Мөселман булганымыз вакыт татар икәнемезне дә онытмыйк. Аллаһе Тәгалә исемемезне, җисемемезне вә рухымызны ислах әйләйә!» — ди ул (2, 212). Әдипнең әлеге фикерләре халык арасында катлаулы төзелешле исемнәрнең артуына һәм аларны куллануда авырлыклар тууына ишарә ясый, чөнки гади халык мәчет кенәгәләрендә теркәлгән рәсми исемнәрне барыбер үз җаена кыскартып әйтүчән була: Садретдин — Садрый, Галәлетдин — Галәй, Мөхәммәтҗан — Хәмәтҗан — Хәмәй, Мөхәммәт — Мәмәт, Габдерәшит — Габдери, Разетдин — Разый, Бибифатыйма — Биби I Фатыйма һ. б. Бу төр үзгәртүләр очраклы гына түгел, аның нигезе элекке төрки традицияләргә барып тоташа. Исламгача булган чорда исемнәр кыска төзелешле, җайлы әйтелешле булалар. Кыска формада язма истәлекләрдә теркәлеп калганнары да шактый: Габдул, Сәфәр, Шәриф, Ибак (Ибраһим исеменнән кыскартылган форма), Әлмәмәт, Габдүкәй, Ярукәй, Исмакай, Муллакай, Ибрай, Дусай, Сөләй, Җәмәй, Шамай (4, 57; 5, 287) һ.б. Габдулла Тукай милли традицияләрне истә тотып, милли йөзебезне, телебезне сакларга чакыра.
rnТатарларның холкындагы чит сүзләргә, исемнәргә, гомумән, чит күренешләргә мөкиббән китүен, бу сыйфатның милләтебезгә зыян китерүен Г. Тукай үз заманында бөтен тирәнлеге белән күрә һәм күрсәтә алган. Дин әһелләре тарафыннан эзлекле рәвештә татар теле өчен ят исемнәрнең халык арасында таратылуына әдип бик борчылып, болай дип яза: «…безнең Тимер, Алтынбик, Япанчы кеби гүзәл милли исемнәребез урынына… ямьсез, …әйтергә тел теләми торган исемнәрне тудырганнар. …Мин бу сүзләрне без татар балаларына анадай тугачук әллә нинди истикъбалемез өчен яман фаллы вә мәшъум исемнәр тагылганына эчем пошканнан яздым. … Гарәп теле — бай телләрнең дә баерагы. Татар исемнәрендә „Тәлгать"ләр толугъ итсен (тусын), „Фаикъ"лар тәфәүвек итсен (күбәйсен), „Фатих"лар фәтех итсен (җиңеп чыксын), „Рифгать"ләр тәрәффегъ итсен (югары ашсын)» (2, 212).
rnГабдулла Тукайның милли телебезне, милли исемлегебезне чит сүзләр һәм исемнәр белән тутыруга каршы фикерләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Билгеле булганча, XX гасырның 20-30 нчы елларында татар исемнәр системасына моңарчы кулланылышта булмаган рус һәм Европа телләреннән ят исемнәр үтеп керә башлады. Татар халкының чит исемнәргә кызыгу сыйфаты тагын алгы планга чыкты. Нәтиҗәдә, татар исемнәр системасында милли йөзебезне чагылдырмаган, милли телебез, мәдәниятебез өчен ят булган исемнәр үтеп керде. Аларның байтагы татар исемнәр системасына ныклап урнашып, билгеле бер дәрәҗәдә татар исемнәр системасы үсешенә дә йогынты ясадылар.
rnМилли исемнәр — дөнья картинасы, милли психология үзгәрү күрсәткече ул. Кеше формалашкан милли характер белән тумый, ул җәмгыять кысаларында, социальләшү процессында, милли йолалар, тел, мәдәният кысаларында үзләштерелә. Традицион рәвештә кеше исеме милләт көзгесе вазифасын башкара, аның иҗтимагый статусын, кайсы чорда яшәвен күрсәтә. Хәзерге җәмгыять шартларында, үз мәдәниятебез белән чит мәдәниятләр тыгыз бәйләнгән чорда, халыкның милли характеры да формалаша, ул кеше исемнәрендә чагыла.
rnБүгенге татар кешесе, бер яктан, милли традицияләргә нигезләнгән исемнәр сайлауга йөз тотса, икенче яктан, дөнья мәдәнияте кысаларында барлыкка килгән берәмлекләрне үз күрә. Алай гына да түгел, татар җирлегендә көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләренең матур үрнәкләрен берләштергән яңа исемнәр уйлап табыла. Бу — милләтләрнең, тыгыз бәйләнештә яшәве шартларында, эреп югалмавына, үз милли исемлегебезне булдырып, саклап калырга ярдәм итә. Шул рәвешле, бүгенге татар кеше исемнәре системасы оригинальлеге, төрлелеге, кабатланмас булуы белән аерылып тора.
rnГ.Тукай, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Ф.Әмирхан кебек күренекле әдипләребез һәм галимнәребез белән беррәттән, татар антропонимик системасында милли традицияләрнең формалашуына зур өлешен кертте. Г. Тукай һәм аның тарафдарлары әйткән фикерләр татар исемнәре системасында, дини эчтәлекле, структур яктан катлаулы һәм татар халкының милли теле өчен беркадәр ят булган исемнәр белән беррәттән, дөньяви эчтәлекле, этик һәм эстетик зәвыклы гарәби һәм фарсы чыгышлы исемнәр, төрки-татар чыгышлы исемнәр кулланыла башлауга этәргеч булды. Соңрак бу исемнәр татар милли антропонимиясенең нигез ташына әйләнделәр.
rnrn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    «Ревизские сказки о купцах, мещанах и цеховых г. Казани русского и татарского сословиях (1816-1879)» — ЦГА РТ ф. 3, оп. 2.
rn2.    Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Габдулла Тукай. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 329 б.
rn3.    Хаков В. X. Тел — тарих көзгесе (Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан) / В.Х. Хаков. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.-206 б.
rn4.    Хисамова Ф. М. XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре / Ф.М. Хисамова. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. — 57 б.
rn5.    Хисамова Ф. М. Татарский язык в восточной дипломатии России (ХVI-ХIХ вв.) / Ф. М. Хисамова. — Казань: Мастер Лайн, 1999. — 287 б.
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. — Казан, 2011)
rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*