ТАТ РУС ENG

Галләмов Филүс (Алабуга) Г.Тукай әсәрләрендә керешмәләрнең кулланылу үзенчәлекләре

rn rn

rn

rnВ статье рассматриваются особенности употребления вставочных конструкций в произведениях Г. Тукая. Вставки более активны в прозаических произведениях Г. Тукая, чем в его поэзии. В отличие от вводных слов, вставочные конструкций не могут употребляться в начале предложения. В произведениях Г. Тукая они активны в середине, в конце и вне предложения. В статье анализируются все структурные особенности вставочных конструкций и их средства связи с базовым предложением.rn

rn

rn rn

rn

rn 
rnТатар телендә керешмәләргә, иң беренче булып, тыныш билгеләренә мөнәсәбәтле рәвештә, К. Сабиров игътибар итә (4, 89-90). Ул аларны «кыстырылма сүзләр» дип атый һәм кереш сүзләр, кереш җөмләләр белән беррәттән бирә. Синтаксис дәреслекләрендә башта (2, 231) бу конструкцияләр аныклагыч итеп, соңрак (3, 191) кереш җөмләләр итеп карала. 70 нче елларда керешмә конструкцияләр сүз тәртибенә мөнәсәбәттә бик тирәнтен өйрәнелә. Татар тел белемендә, беренче булып, кереш сүзләр, керешмәләр һәм кереш җөмләләр аерым категория буларак карала. Аларның бер-берсеннән принципиаль аерымлыклары күрсәтелә (5, 126-134). Керешмәләрне өйрәнүгә Ф.Сафиуллина шуннан соңгы хезмәтләрендә дә зур урын бирә (6, 161-177; 7, 49-52). Соңгы елларда татар синтаксисында, беренче тапкыр буларак, җөмләдән тыш керешмә конструкцияләр күрсәтелә (1, 17-23). Татар телендә керешмәләр монографик планда махсус өйрәнелмәгән, классик шагыйребез Г. Тукай телендәге керешмәләргә дә шулай ук игътибар ителмәгән. Бу мәкаләдә Г. Тукай әсәрләрендә керешмәләрнең кулланылу үзенчәлекләре күрсәтелә.
rnГ.Тукай әсәрләренең тел үзенчәлекләренә игътибар итсәң, керешмәләрнең шактый актив булуы күзгә ташлана. Шигъри әсәрләрендә, әлбәттә, бик аз. Чәчмә әсәрләрендә керешмәләр җөмләнең төрле урыннарында күпләп урын алганнар. Керешмәләр Г. Тукай әсәрләрендә җөмлә уртасында да, җөмлә ахырында да һәм җөмләдән тыш та кулланылганнар. Бу берәмлекләр җөмлә башында килә алмыйлар. Керешмәләрнең кулланылу сәбәбен галимнәр сөйләмнең алдан хәзерләнгән булмавы белән аңлаталар (6, 162).
rnЖөмлә уртасында керешмәләр үзләре караган сүздән соң ук урнашалар. Мәсәлән, фамилия өстәлә, искәртелә: «Галимҗанның хатыны Бибисара (Сәмитева) 17 яшьлек Бибиҗамалның әнкәсе булыр өчен артык яшь кыяфәттә, вә ана булачак урында яшь киленнәр хәрәкәте күрсәткәнгә, ул рольгә муафикъ түгел кеби күренә иде» (Г. Тукай). Цифр белән бирелгән сан сүз белән дөресләнә: «Мин бер пар итек өчен 2 (ике) көн бөкрәйдем, ә син бер көндә ясаган 10 аршин киндергә алмаштырмакчы буласың» (Г. Тукай).
rnСүзнең тәрҗемәсен тәшкил итүче керешмәләр төрлечә барлыкка киләләр:
rn1) Татарчадан русчага тәрҗемә рәвешендәге керешмәләр бик күп кулланыла: «Башлык әфәнде, үзенең ушбу дружинасына таянып, үзенең җәмәгатенә зур көч (хакимият) йөртә» (Г.Тукай). «Менә шул рәвеш илә әксәрияткә баш булучылык (начальство) дөньяга чыга» (Г. Тукай). 
rn2)    Русчадан татарчага тәрҗемә рәвешендәге керешмәләр: «Алтын берлә көмешнең кыйммәте акчаларда гына түгел, бәлки алтын, көмеш савытлар алтын, көмештән акча ясамастан борын ук халык арасында ходка (йөрергә) киткәннәр иде» (Г. Тукай). «Менә нәрсәдән: әүвәлге сурәттә базарга итек бик аз чыгарылган иде, ә мөштәриләр бик күп иде, требование (сорау-сорату) күп булды, ә предложение (чыгару-тәкъдим) аз булды» (Г. Тукай).
rn3)    Татар телендә кулланышта йөргән рус алынмалары рус телендәге язылышы белән бирелә: Мәсәлән, ул шул эшләнеп чыккан товарга: «Әхмәтҗан Шалканов мануфактурасы» дип «кләймә» (клеймо) ябыштырырга куша» (Г. Тукай). «Сезнең кеби намуслы вә шанлы милләт илә безнең кеби органлы вә шарманлы (шарманкалы) милләткә сезнең дә хәзерлегеңез бар вакытта сугышмак, әлбәттә, мөхальдер» (Г.Тукай).
rn4)    Татар сүзләре гарәп-фарсы сүзләре белән дөресләнә: «Үзенә паровой станок алган мануфакту-рист, әлбәттә, инде ткачтан һәм аның осталыгыннан вә өйрәнгәнлегеннән — һәммәсеннән моңсыз (мөстәгъни) каладыр» (Г.Тукай). «Ә мануфактурный эшне бүлмәктә (тәкъсимдә) һәрбер эшче бер бөтен ма хасәлнең тик бер кисәген генә ясап чыгара» (Г. Тукай).
rn5)    Гарәп-фарсы алынмалары татарча сүзләр белән бирелә: «Минем уемча, «Тәрҗеман»ның без татарларга галякасы (бәйләнүе) бөтенләй юктыр» (Г. Тукай). «Борын заманда Мисырда шундый гадәт бар иде: мәсәлән, бер баерак кеше үлсә, аның җеназасы артыннан ялланган нәүхәчеләр (егълаучылар) җибәрәләр иде» (Г. Тукай).
rn6)    Гарәп-фарсы сүзләре шул ук телдәге сүзләр белән конкретлаштырыла: «Без күрәбез ки, ткач та, итекче дә үзләренең товарларына шул товарларны эшләп чыгарырга никадәр вакыт кирәк булса, шул кадәр кыйммәт (бәһа) куялар» (Г. Тукай). «Сары май табагы янында торган мәче төсле, мулла да, указ алгач, як-ягына карый, күрә ки: үзенә аерым вазифа (мәгаш) юк» (Г. Тукай) «Кайсы динсезләрдәдер, Оракул исемендә агачтан ясалган бер мәгъбүд (санәм) бар иде» (Г. Тукай).
rn7)    Татар сүзләре татарча сүзләр белән аңлатыла: «Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаган-лыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән» (Г. Тукай). «Бәс,  хезмәтне бүлмәк алмашуның кирәклеген, махасәлләрене алмашу өчен (сату өчен) йөртеп товар ясауның тиешлеген чыгарадыр» (Г. Тукай).
rn8)    Рус сүзләренә карата гарәп-фарсы сүзләре керешмә ролен үти: «Ул үзенә хас бер дружина (гаскәр) җыя» (Г.Тукай). «Нужда (ихтыяҗ) бәлеш пешерергә өйрәтә», — диләр: мужиклар уйладылар, уйладылар да, уйлый торгач, ахры, бер хикмәт чыгардылар» (Г. Тукай).
rn9)    Гарәп-фарсы сүзләренә карата рус алынмалары керешмә булалар: «Безнең рус сәүдәгәренә хөдүд тышыннан (заграницадан) товар алырга кирәк; чит мәмләкәттә безнең кәгазьләргә бик күп инабәт итмиләр» (Г.Тукай).
rnТөзелеше ягыннан караганда, җөмлә уртасында кулланылган керешмәләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтергә мөмкин:
rn1)    Тыныш билгесе белән бирелгән (график) керешмәләр булып сорау һәм өндәү билгеләре, үзләре генә дә, төрле комбинацияләрдә дә (?!, !?, !!, !!!) кулланылалар. Алар сөйләүченең төрле хис-тойгыларын, субъектив модальлекне белдерәләр: «Муллалар, шәкертләр, тагы шундый эштән чыккан ялкаулар: „Менә ихсанлы кеше, менә ихсанлы кеше", — дип рәхмәтләр укыйлар, дога кыйлалар, шул ук акытта аның мануфактурасындагы эшчеләр, ул ихсанлы кешенең (?) туган көненең сәгатен, минутын әллә нинди начар вә әшәке сүзләр берлә сүгәләр» (Г. Тукай).
rn2)    Бер сүз белән генә бирелгән керешмәләр: «Минем кайсы чаклар уянганда тыгызланган вә газапланган маддәләрем төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде» (Г.Тукай).
rn3)    Сүзтезмәләр белән бирелгән керешмәләр: «Депутат итеп (Дәүләт думасына) җибәрү өчен безгә Шәрмәхутов белән озын колак Байбулыймны бирде» (Г. Тукай).
rn4)    Аерымланган синтаксик әйләнмәләр белән бирелгән керешмәләр: «Качыр (Үрмәкүчтән бу сүзне ишеткәч, көлеп): — И Үрмәкүч, мин синең бу кадәр гакылсызлыгыңа хәйран булам» (Г. Тукай).
rn5)    Иярчен җөмлә рәвешендә бирелгән керешмәләр: «Аннан да соң мотлак рәвештә берничә мәсәлләр язып үткәч, балаларга галәме табигатьнең һәртөрле хәл вә эшләрен күрсәтер өчен (балаларга бераз күңелсезрәк булса да), „Кояш", „Җир", „Су", „Һава", „Елның дүрт фасылы" кеби фәнни вә гыйльми мәкаләчекләр язылды» (Г.Тукай).
rn6)    Гади җөмлә тибындагы керешмәләр, алар җыйнак та, җәенке дә, тулы да, ким дә, бер составлы да, ике составлы да, раслау да, инкяр дә булырга мөмкиннәр: «Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар» (Г. Тукай). «Башлыкка инде (ул инде үзен кенәз дип тәгъзим итәргә фәрман бирде) тормыш түгел — бәйрәм» (Г.Тукай). «Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде» (Г. Тукай).
rnКерешмәләр, кайсы кисәккә карасалар, шул кисәктән соң урнашалар. Җөмлә уртасында килгән керешмәләр җөмләнең теләсә кайсы кисәгенә карарга мөмкиннәр. Хәбәргә караган керешмәләр, гадәттә, җөмлә ахырында урнашалар. Иягә, аергычка, тәмамлыкка, хәл кисәкләргә, аныклагычка караган керешмәләр җөмлә уртасында киләләр. Керешмәләр кушма хәбәрләрне дә, хәтта аерым сүзләрнең морфемаларын да бүлеп килеп керергә мөмкин: «Мин Муса әфәнденең эш бүлмәсе (рабочий кабинет) ндә» (Г. Тукай). «Тагы белергә мөмкин ки, фалъшивый акча ясаучылар бу һөнәрләрен үзләреннән уйлап чыгармаганнар, бәлки менә шул хәзинәче (казначей)ләрдән генә өйрәнгәннәрдер» (Г. Тукай).
rnҖөмлә ахырында килгән керешмәләр, гадәттә, тулаем җөмлә эчтәлегенә карыйлар һәм аны мәгънә ягыннан тулыландыралар. Түбәндәге мисалда керешмә кушма җөмлә белән бирелгән: «Быел авылда батканнар да, өшегән-катканнар да хисапсыз булды (ачлык, салкын, ялангачлык — өчесе берьюлы һөҗүм иткәч, адәм түгел, дию дә чыдамас)» (Г. Тукай). Бу төр керешмәләр дә алдагы җөмлә белән я интонацион, я грамматик (ияртүче һәм тезүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр), я лексик-семантик (кабатлаулар, кереш сүзләр, синонимнар, алмашлыклар һ. б.) чаралар белән бик тыгыз бәйләнгән була:
rnа)    тезүче теркәгечләр ярдәмендә: «Язгы яңгыр тамчысы бер башка тамчыдан сорый (Әллә белмичә сорый, әллә шаярыпмы юри)» (Г. Тукай);
rnб)    ияртүче теркәгечләр ярдәмендә: «Күз алдымызда һәр „заман" „хакыйкать" булып, „хак"ны кычкырып, „игъланел-хак" итмәк тиештер (хәтта сыра заводы ачылуы хакында булса да)» (Г. Тукай);
rnв)    кереш сүзләр ярдәмендә: «Бохара, Хивә, Хуканд вә гайре ерак җирләрдәге вә җәмигъ „Шәркы рус"тагы карендәшләремезнең әхваль вә „ әхбар "ыннан „мәгълүмат" алып торыйк (хосусән дин башчыларымыз)» (Г.Тукай). «„Көндә өмид, көндә куаныч, ләкин Зөһрә абыстай үлми дә үлми иде" (бигыйба-рәтиһи бугай)» (Г. Тукай).
rnҖөмләдән тыш килгән керешмәләр, төп җөмлә тәмамланганнан соң, җәяләр эчендә биреләләр. Керешмә тәмамлангач, нокта, сорау, өндәү билгеләренең берсе куела һәм җәяләр ябыла. Ябучы җәядән соң бернинди дә тыныш билгесе куелмый, яңа җөмлә баш хәрефтән башлана. Җөмләдән тыш килгән керешмәләр уртада, ахырда кулланылганнарына караганда, күләмлерәк тә булалар. Шулай да бер сүз белән генә дә, сүзтезмә, гади җөмлә, кушма җөмлә, катлаулы кушма җөмлә, мөстәкыйль җөмләләр тезмәсе белән дә биреләләр. Җөмлә уртасында килгән керешмәләрдән аермалы буларак, җөмлә ахырында һәм җөмләдән тыш килгән керешмәләр график юл белән, ягъни тыныш билгеләре белән бирелә алмый. Җөмлә ахырында һәм җөмләдән тыш килгән керешмәләр бик күп яклары белән өстәлмәләргә дә охшыйлар, чөнки онытылып калган, истән чыгып киткән фикер өстәлеп куела.
rn1) Сүзтезмә рәвешендәге керешмәләр: «Вәхәлбуки „Камыр" дип атау тиеш иде. (Аның да тараканлысы)» (Г.Тукай).
rn2)    Гади җөмлә тәшкил итүче керешмәләр: «Татар телендә өч токым бар: Ир токым, хатын токым, урта токым. Безнең токымнар да, югарыда күрсәткәнем русча токымнар нинди хәрефләргә туктаган булса, шул хәрефләргә туктап, шулар белән бер-берсеннән аерылалар. (Бу кагыйдәдән фәкать «хатын», «сыер», «кыз» дигән сүзләр генә мөстәснадыр)» (Г. Тукай). «Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан абзыйларны күрә дә, әйдә шуларны тунарга, әйдә каезларга! (Кай җирләре кычыта)» (Г. Тукай).
rn3)    Мөстәкыйль җөмләләр тезмәсеннән торучы керешмәләр: «Бер тарафтан кибет тә тота. (Бер-ике ел гына элек бу авылда кибет булмаган. Нинди һавага да карамыйча, күрше 3 чакрым җиргә йөгерергә мәҗбүр булганнар.)» (Г.Тукай). Мәсәлән: «Черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча. Карга да оча, козгын да оча.)» (Г.Тукай).
rnСоңгы төргә керүче керешмәләр шактый нык җәенке дә булырга мөмкин: «Бу хәл бабаларымызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән? (Бу урында бернәрсә хәтергә килә: безнең халык җырларында халкымызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкем итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларымыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: „Иртә генә тордым, ай, таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән җар берлән". Безнең хәзерге җырларымызның күбесендә „ислам", „тәкъдир", „ходай" сүзләре күренә. Гаҗәбан, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?)» (Г. Тукай).
rn4) Хәтта керешмә составында керешмәләр дә кулланыла: «Безгә муллалар: „Дөнья кумагыз! Дөнья кумагыз!" — дип, никадәр кычкырып вәгазь әйтсәләр дә, тыңламыйбыз имеш. (Бездә җомга көннәргә дә бер дә игътибар юк: ул көннең бәйрәмлеге бер дә күңелдән хис ителми; халкымыз бүген җомга, бүген бәйрәм дип яңы киемнәр киеп, руслар якшәнбене олугълаган кеби олугъламыйлар; тик шунда татар кибетләренең ябыклыгыннан гына бу көнгә бер үзгәреш килә. Кибетчеләрдән башка мөселманнар (мин складларга күз салмыйм әле) һаман эшләрендә)» (Г. Тукай).
rnГ. Тукай әсәрләренең телен, аның синтаксик үзенчәлекләрен өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин. Әдипнең әсәрләре, бигрәк тә прозасы керешмәләргә бик бай. Г. Тукай, аларны бик урынлы файдаланып, фикерен төгәл, үтемле итеп бирүгә ирешкән. Аның әсәрләрендә җөмлә уртасында, җөмлә ахырында һәм җөмлә тышында кулланылган керешмә конструкцияләрнең матур үрнәкләрен табып була.rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Галләмов Ф. Г. Татар телендә җөмләдән тыш килгән керешмә төзелмәләр // Милли мәдәният. — 2003. — № 4. — Б. 17-23.
rn2.    Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. — 244 б.
rn3.    Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. — Казан: Татар. кит. нөшр., 1984. — 258 б.
rn4.    Сабиров К. Татар телендә тыныш билгеләре. — Казан, 1956.- 184 б.
rn5.    Сафиуллина Ф. С. Татар телендә сүз тәртибе. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 154 б.
rn6.    Сафиуллина Ф. С. Развитие синтаксического строя татарского языка в советский период: Простое предложение. — Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1990. — 230 с.
rn7.    Сафиуллина Ф. С. Развитие синтаксического строя татарского литературного языка (20 век): дис. в виде научного доклада … докт. филол. наук. — Казань, 2000. — 116 с.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

Комментарий язарга


*